Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКЕРГӘН АКЧАЛАР ТАРИХЫ

йе, яшь язучы Камил Каримов иҗат иткән һәм «Казан утлары» журналының быелгы 3 нче санында басылып чыккан «Алдавыч кеэ» повесте искергән акчаларга бәйле бер гыйбрәтле хәл турында Ләкин биредә, бу әсәрдә, искергән акчалар үзләренең туры мәгънәсендә генә түгел, ә сәнгать ягыннан тагын да мөһимрәк булган икенче мәгънәсендә дә аңлашыла. Шуңа күрә, әлеге кечкенә повестьның мәгънә төсмерләрен һәм яшь прозаикның иҗади уңышының серен ныграк аңлау ечен, башта әсәрдәге төп ва-кыйганы кыскача искә төшереп алыйк
Илленче еллар. Бер авылда сатучы булып эшләүче Әгъдия исемле хатын кеше алдап җыйган бөтен акчасын пыяла банкага тутырып, алмагач төбенә күмә. Әмма бераздан үзе каты авырып китә һәм дөнья куя. Аның күмгән акчалары беркемгә бе-ленмичә җир астында кала.
Озак еллардан соң гына, кышкы салкын, нан өшеп корыган алмагачлар урынына яңаларын утыртырга дип чокыр казыганда, пыяла банкадагы теге акчалар килеп чыга. Ләкин, кәгазе бозылмаган булса да, хәзер инде алар — иске акчалар!
Менә шушы мәгънә яшь язучы повестеның бөтен эчтәлеген берләштерә кебек.
Әйе. Әгъдиянең җыйган акчалары искергән — хәзер аларның беркемгә дә кирәге изк! Бу — аның тормышта йөз тоткан юнәлеше искергән дигән сүз. Бу—Әгъдия кебек яшәү, көн күрү искергән дигән сүз. һәм, тагын да гомумиләштеребрәк караганда. акчага табынып яшәү үзе — безнең матур җәмгыятебез өчен искергән күренеш дигән сүз!
Искергән акчалар бу повестьта әнә шундый тирән мәгънәгә ия.
Яшь язучы повестена шундый эчтәлек сала һәм аны укучы күңеленә тәэсирле итеп Җиткерә. Юк, алынган гыйбрәтле вакыйгасын тәфсилле рәвештә сөйләп кенә чыкмый автор. Ул повестьның бөтен агышын да мавыктыргыч, кызыклы итеп төзи, үзенең шактый осталыкка һәм тәҗрибәгә ия икәнен күрсәтә
Менә «Алдавыч көз» әсәренең ничек башланып китүен генә карыйк. Автор башта укучының игътибарын җәлеп итәрлек күренеш биреп ала: Нәгыймә карчыкның алма бакчасыннан иске акчалар табылуын сурәтли, малайлар акча белән уйный баш-лыйлар.
Малайлар берни белмичә уйный бирәләр, ә укучыда зур кызыксыну уяна — «Нинди акчалар болар' Нишләп җир астына күмелгәннәр алар?»
Шуннан соң инде — укучы күңелендә түземсезлек тудырганнан соң — автор тыныч кына тонда үткән еллар тормышын сәйли башлый. Әкрен-әкрен сатучы Әгъдия язмышы күз алдына килеп баса.
Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк: Әгъдия язмышын безнең күз алдында яңадан яшәткәндә автор бер генә җирдә дә үз мөнәсәбәтен гурыдан-туры белдерми, аның акча туплавын ачыктан-ачык гаепләп чыкмый. Яшь язучы сурәтләгән вакыйгалар барышында күңелдә үэеннән-үзе диярлек антипатия, эчке нәфрәт туа.
Ә инде ахырда, кешене алдый-алдый акча җыйган Әгъдиянең үзенең авырып китүе һәм дөнья куюы, ә акчаларның җир астында калуы, беркемгә кирәкмәгән буш кәгазьгә әверелүе — бетен сүзләрдән мәгъ-нәлерәк булып чыга. Алдагы вакыйгалардан соң, алар яктылыгында бу күренеш зур әхлакый яңгыраш ала. Ул Әгъдия язмышының тулы һәлакәтен күз алдына бастыра.
Камил Кәримовның хикәяләү рәвеше дә үзенчәлекле. Ул юмор беләнрәк яза. халык тәгъбирләрен һәм тел бизәкләрен матур куллана. Анда күренекле сүз остасы Фатих Хөсни стилем хәтерләткән, әйбәт мәгънәдәге аваздашлык та чалымланып китә. Мондый алым авторга хикәяләүне табигый һәм кызыклы итәргә булыша.
Ләкин, шул ук вакытта теләк тәсендә әйтик: бу әйбәт сыйфатның икенче төрлерәк чагылышыннан сакланырга да кирәк яшь авторга. Анысы — көлкеле кебек тоелган сүзләр һем күренешләр белән вакыт- вакыт артыграк мавыгып китү Әнә шундый аргык мавыгу булган җирдә еш кына мәгънәви һәм психологик тирәнлек кими.
Журналда басылган яңа повесте яшь прозаикның үсә баруын күрсәтә, үз иҗатына булган өметләрне тулырак аклый баруын раслый.