Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм
партия оешмасы яшь талантлар белән эшләүгә
даими игътибар бирәләр һәм нәтиҗәле эш алып
баралар 29 мартта булып узган ачык партия
җыелышында икс яшь язучы — Н.
Гыйматдинова һәм К Каримов иҗатларын
тикшерү мәсьәләсе куелу да моның бер күркәм
чагылышы булды Җыелышта чыгыш ясаган
язучылар А Расих. Т Мнңнуллин, Р Харис. Ф
Мнңнуллин. Ә Баянов. Р Мостафнн, партия
бюросы секретаре Р Мөхәммәднев һ б лар яшь
авторлар иҗатының уңышлы һәм кимчелекле
якларына тукталдылар, аларга ар мый-талмый
ижат итәргә һәм кыенлыклар алдында каушап
калмаска киңәш бирделәр.
ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ УКУЫ
15 апрельдә КПСС влкә комитетының
Политик мәгариф йортында иҗат интел-
лигенциясе вчен даими эшләүче семинарның
чираттагы занятиесе булды Анда катнашучылар
алдында КПСС өлкә комитеты секре таре М Ф
Вәлиен «Культура үсешенең, эчке һәм халыкара
хәлнең кайбер мәсьәләләре» дигән темага чыгыш
ясады СССР Фәннәр академиясенең Казан
филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият
һәм тарих институтының археология һәм этно-
графия секторы мөдире, тарих фәннәре докторы
A X Халиков Татарстан тарихын өйрәнү буенча
яңа археологик һәм этнографик материаллар
белән таныштырды
Политик поэзия сәгатендә шагыйрьләр Н
Арсланов, II Юзсев. Р Харис. Р Гата уллин,
Рәшит Әхмәтҗлнов, Зөлфәт һәм Ф Сафин
чыгыш ясады
ДУСЛЫК КИЧӘСЕ
Мәскәүдә язучыларның А А Фадеев
исемендәге Үзәк йортында күренекле татар сонет
шагыйре Әхмәт Ерикәйнең 80 еллы гына
багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды
Аны СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов ачты Ул Ә
Ерикәйнең биографиясе һәм иҗат эшчәнлеге
белән кыскача таныштыр ды. РСФСР Язучылар
союзы идарәсе секре таре шагыйрь Николай
Доризо. шагыйрь Вадим Кузнецов, әдипне яхшы
белгән, аның белән бергә эшләгән шагыйрьләр
Михаил Львов. Напел Железнов. Рувим
Моран кызыклы истәлекләре һәм фикерл - ре
белән уртаклаштылар
Татарстаннан килгән кунак. «Казан ут ..ары»
журналының баш редакторы шагыйрь Ренат
Харнс һәм шагыйрь Гәрәй Рәхим чыгышларын
тамашачы бик җылы каршы алды
Кичәнең икенче өлешендә Татарстан сәнгать
осталары башкаруында Ә Ерикәй ши-
гырьләренә язылган җырлар яңгырады
«Бу кичә башкала тамашачысының кү-
ңелендә онытылмас гүзәл хатирә булып
сакланыр»,— дип яза безгә Мәскәүдән Диләфрүз
Яруллина
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
8 апрельдә СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы Г Ибраһимон исемен дәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтында «Казан
утлары» журналы җитәкчелеге белән институт
җитәкчелегенең очрашуы бул ды Очрашуда
«Казан утлары»ның эш перспективалары
турында журналның баш редакторы Р Харнс.
галимнәрнең соңгы еллардагы эшчәнлеге
хакында институт директоры, философия
фәннәре докторы профессор Я Абдуллин чыгыш
ясады.
Журнал редакциясе белән Тел. әдәбият һәм
тарих институтының фәнни хезмәтләрне
популярлаштыру буенча хезмәттәш лесе
турында эшлекле сөйләшүдә сектор мөдирләре,
күренекле галимнәр катнашты
«КАЗАН ЯЗЫ»
Республикабыз башкаласында «Казан язы»
исемле әдәби бәйрәмнәр үткәрү тра дициягә
әверелде Быел алар март ахы рында ук Сәүдә
хезмәткәрләре культура йортында һәм
Сәетгалиев исемендәге культура сараенда
башланып китте Бу әдәби музыкаль кичәләрдә
язучылардан Г Ахунов. В Нуруллин. М Мәһдиен,
М Хөсәен, Р Файзуллин. Р Мингалим. Р Миннул-
лин, сәнгать осталарыннан 3 Нурмөхәммә тов. Ш
Әхмәтжанов. Р Ибраһимова һәм башкалар
катнашты
18 мартта Лаеш районы Культура йортында
СССР Верховный Советы депутаты Татарстан
Язучылар союзы идарәсе пред седателе Г Ахунов
белән очрашу булды Әдип татар совет
әдәбиятының соңгы еллардагы казанышлары
турында сөйләде үзенең иҗат планнары белән
уртаклашты, әдәбият сөючеләрнең күп санлы
сораула рына җавап бирде.
БАЛАЛАР КИТАБЫ АТНАЛЫГЫ
һәр елны укучыларның язгы каникуллар
вакытында Язучылар союзы һәм Республика
китап сөючеләр җәмгыяте «Балалар китабы
атналыгы» үткәрәләр. Быел да март ахырында
Казанның А Алиш исемендәге Пионерлар
сараенда, 35 иче, 15 нче, 81 нче, 66 нчы. 67 нче
мәктәпләрдә. Юнчы ннтернат-мәктәптә яшь
әдәбият сөючеләр яраткан язучылары Ш Галиев,
Ш. Рәкый- пов, В Нуруллин, М, Скороходов, Г
Пауш- кнн, Ж Тәржеманов. М. Елизарова, Р
Миңнуллин һ. б. белән очраштылар.
Зеленодольск шәһәренең 4 нче, 10 нчы
мәктәпләрендә дә шундый кызыклы очрашулар
оештырылды. Анда шагыйрьләр Р Мннгалнм,
Роберт Әхмәтжанов, Ф Сафин, Җ. Дәрзаманов
һәм башкалар катнашты.
Әлмәт шәһәрендә яшь әдәбият сөючеләр
белән очрашуларны җирле язучылар оешмасы
һәм шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыяте
оештырды.
22 мартта нефтьчеләрнең Культура һәм
техника сараендагы «Яшь нефтьчеләр клу-
бы»на йөрүче өлкән класс укучылары алдында
чыгыш ясап, Әлмәт язучылар оешмасының
җаваплы секретаре Ә Гаффар татар
әдәбиятының традицияләре һәм бүгенге
торышы, нефть ягы язучыларының иҗади
эшчәнлеге турында сөйләде. Кичәдә яшь
шагыйрьләр Р. Рәкыйпов һәм О. Каримова
үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар.
25 мартта шагыйрь Г. Афзалны Әл- мәттәге
5 нче мәктәп пионерлары үзләренә кунакка
чакырдылар Шагыйрь укучыларны үз
тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды,
яна әсәрләрен укыды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Әдәби тәнкыйть секциясенең 10 марттагы
утырышында «Татар поэзиясендә традицияләр
һәм новаторлык проблемасы» дигән көн тәртибе
тикшерелде Бу мәсьәлә буенча филология
фәннәре кандидаты, яшь тәнкыйтьче Ә.
Махмудов чыгыш ясады. Фикер алышуларда
катнашкан тәнкыйтьчеләр Н. Юзиев, Р
Мостафин, Ф. Мусин, X Хәйри, Н Хнсамов, М.
Гайиетдинов, 3. Мәжнтов, шагыйрьләр М.
Шабаев, Ә. Рәшитов поэзиябез үсешенең актуаль
проблемаларына тукталдылар
Шагыйрьләр секциясенең 4 мартта узган
утырышында «Казан утлары» журналының баш
редакторы шагыйрь Ренат Харис белән очрашу
булды. Поэзиянең иң актуаль жанрларына һәм
соңгы еллар татар шигъриятенә багышланган бу
әңгәмәдә Р. Харис үзенең кызыклы күзәтүләре
белән уртаклашты, күп санлы сорауларга
җаваплар биреп, иҗат планнары белән
уртаклашты.
Секциянең 14 апрелендә уздырылган
утырышында филология фәннәре докторы
профессор й Г. Нигьмәтуллина соңгы елларда
басылган поэмаларның үзенчәлеге турында
сөйләде.
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
9 нчы февральдә Әлмәт язучылар оешмасы
җыелышында башлап язучы шагыйрьләр Иван
Винокуров, Дмитрий Матвеев. Сарманда яшәп
иҗат итүче Дамир Гарифуллин һәм очеркист
Изанл Зарипов иҗаты турында сөйләшү булды
Фикер алышуларда Г Афзал, Ә. Маликов, Ә Гаф-
фар, А Хәсәнов, Р Рәкыйпов, К Булатова һ б
иптәшләр катнашты.
Әлмәт язучылар оешмасында яшь һәм
башлап язучылар иҗатына зур нгьтнбар бирелә.
Әдәби алмаш белән эшләү, алар- ның беренче
адымнарына кайгыртучан һәм таләпчән караш
Г. Афзал, Р Төхфәтуллнн, Ә Маликов. К
Булатова, Э. Мөэминова, Ш. Бикчурин кебек
танылган әдипләрнең көндәлек эшләрендә
чагыла.
Оешманың 6 апрельдә уздырылган гомуми
утырышы яшь һәм башлап язучыларның
иҗатын, беренче кулъязма китапларын
тикшерүгә багышланды В Ларин повестьлары
һәм хикәяләре, М. Нәгыймова- ның «Язмыш
сынавы» дигән романы, В Туктарова һәм Т
Чудинова шигырьләренә һәрьяклы бәя бирелде,
әлеге кулъязмалар Татарстан китап
нәшриятына тәкъдим ителде.
РЕДАКЦИЯ КУНАГЫ
«Казан утлары» журналы редакциясендә
кызыклы һәм файдалы очрашу булды: безгә
кунак булып журналның авторы һәм дусты Арча
районының «Искра» колхозы председателе,
СССР Верховный Советы депутаты Фәйзи
Галиев килде. Редакция хезмәткәрләре белән
колхоз председателе арасында булган җанлы
сөйләшү татар әдәбиятының һәм бүгенге колхоз
авылының тормышына, уртак проблемаларына
багышланды.
Очрашуда ТАССР Язучылар союзы идарәсе
председателе, СССР Верховный Советы
депутаты Г Ахунов, Язучылар союзы идарәсе
председателе урынбасары И Юзеев катнашты
ЯЗУЧЫНЫҢ ТУГАН АВЫЛЫНДА
Февраль аенда Арча районының Яна Сала
авылында СССР Дәүләт премиясе лауреаты
язучы Гомәр Бәшировның туган нигезендә яңа
китапханә ачылды Бу бәй
рәмдә язучылар Гомәр Бәшнров. Мөх-эм мәт
Мәһдиев. шагыйрь Илдар Юзеев һәм КПССнын
Арча райкомы секретаре М Л Гыйнетдинов
катнашып, әдәбият сөючеләр алдында чыгыш
ясадылар
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен
КПССнын Татарстан өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусннович
Мусннга, РСФСР Верхов кый Советы
Президиумының 1983 ел. 10 февраль Указы
белән. «РСФСРнын атказанган культура
работнигы» дигән мак таулы исем бирелде
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре
өчен язучы Мөхәммәт Мәһдневкә, РСФСР
Верховный Советы Президиумының 1983 ел. 12
январь Указы белән, «РСФСРнын атказанган
культура работнигы» дигән мактаулы исем
бирелде
Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
язучы һәм драматург Илдар Юзеевка. РСФСР
Верховный Советы Президиумы нын 1983 ел. 11
март Указы белән. «РСФСРнын атказанган
сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем
бирелде
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Г Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе артисткасы Флюра
Сөләймановага. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы Указы белән, «Татарстан
АССРнын атказанган артисты» дигән мактаулы
исем бирелде
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артисты Әнвәр Го- бәйдуллннга,
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы Указы белән. «Татарстан АССРның
халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде
Совет театр белгечлеге һәм театр тән кыйте
өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Фәннәр
академиясе Казан филиалы Г Иб- раһнмов
исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институтының өлкән гыйльми хезмәткәре
Ильтани Иляловага. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1983 ел. 31
январь Указы белән. «Татарстан АССРнын
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы
исем бирелде
Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре
өчен «Ялкын» журналының баш редакторы Роза
Хафизовага. РСФСР Верховный Советы
Президиумы Указы белән, «РСФСРнын
атказанган культура работнигы» дигән
мактаулы нсем бирелде
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
һәм 70 яшь тулу унаеннан язучы Әминә
Бикчәитәева КПСС өлкә комитеты һәм
Татарстан АССР Министрлар Советының Почет
грамотасы белән бүләкләнде