Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛА БӘХЕТЕ САГЫНДА


Мәгълүм кн, зур рәссамнар бср-берсенә охшамаганнар, әмма аларны күпкырлы
талантлары берләштерә. РСФСРның һәм ТАССРның халык художнигы, Татарстанның
Габдулла Тукан исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче таланты да, һичшиксез,
әнә шулай күпкырлы Аның бай тормыш тәжрибәсе һәм эрудициясе бигрәк тә скульптура
портретында тирән чагылыш таба Чыннан да, бу жанр аерым образны җәмәгатьчелек
биеклегенә күтәрә, аның олы кешелеклелеген, кабатланмас мәгънәгә ия булуын аңлата ала Г
Ибраһимов, Г Тукай, М Ж,әлнл портретлары һәм «Сагыш». «Язгы моңнар» кебек лирнк-
фәлсәфн хезмәтләр нәкъ менә шул биеклектә
Художникның һәрбер хезмәтендә, хәтта ул зур дөньяның бәләкәй генә бер почмагы булса
да, анда иҗат кешесе үзе дә шуның бер өлеше булган бөтен галәм гәүдәләнә шик елле Беренче
карашка очраклы гына булып күренгән кечкенә генә натюрморт та—бу дөньяның бер кисәге,
портрет — йөзләрчә кешеләрнең йөз сызыклары, гади генә, тыныч кына пейзаж исә — күз
алдына китерүе дә кыен булган кинлек. иркенлек
Бакый Урманченың «Сара ханым белән Илдар» исемле хезмәтендә тормыш шатлыгын,
аның бербөтен һәм камнл булуын тоясың Рәссам, әйтерсең лә, әкрен һәм сиздермичә, мәһабәт
тынлыкны бозмыйча гына ана белән баланын серле бердәмлек дөньясына уза.
Ана тешәктә яткан сабыена таба иелгән Аның кыяфәте бик тәэсирле: анда сакчыл
игътибар да. ягымлылык та, ана кешенең иксез-чиксез тугрылыгы да бар Ул сабые белән
яңадан кушылган сыман Шушы кушылу ана каршында нәни затның тормышы турындагы
борчылулар чоңгылын, аның киләчәге турында уйлануларын, Мәңгелекнең бер кисәкчеге
өчен җаваплылыгын һәм үзенең көчен кабат барлау кебек халәтләрне ачып сала.
Картинаның композицион чишелеше әйләнә тирәнең тынлыгына ишарәли. Композиция
образларның талгын ритмына корылган йомшак итеп тасвирланган силуэтлар, җемелдәп
торган буяулар, алтынсу тон — болар барысы да үзгә бер музыка сыман лнрик йогынты
ясыйлар. Әнә шул рәвешчә тамашачы һич көтелмәгән салмак ритмнар һәм хисләр дөньясына
барып керә
Картинаның берникадәр эскнзлылыгы, киң һәм кискен буяулар рәссамга ана серләренең
сафлыгын сакларга ярдәм итәләр Художник гадәтн тормышыбыздагы гармоннялелекне күреп
алган һәм безгә дөньяның кешелекле рухи башлангычын ачып биргән
Д САДЫЙКОВА.
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре