Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАКЫЙ УРМАНЧЕ АЛЬБОМЫ


льбомның тышлыгын ачкач ук Бакый Урманченың фотопортреты белән очрашабыз. Чәченең кар төсе киң маңгай аша рәссамның йөзенә җәелгән, чигәсенә орынып торган бармаклары буйлап кулына күчкән... Ак моң аның кашларын агарткан, ләкин сиксән алты елны күреп кичергән яшь күзләренә, димәк — күңеленә дә, үтеп керә алмаган. Бу күзләр, скульпторның мәшһүр «Сагыш» сынын хәтерләткән бу портрет сине сүзсез әңгәмәгә чакыралар...
Альбомның татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә торган кереш мәкаләсе РСФСРның һәм Татарстанның халык художнигы, Татарстанның Г. Тукай исемен-
А
дәге Дәүлет премиясе лауреаты, скульптор, нәкышче, график Бакый Урманчеиың тормыш һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыра. Сәнгатькә һәвәс гаиләдә туып та, 1907 елдан бирле рәссам булырга хыялланып та, Бакый Урманче Бөек Октябрь революциясенә кадәр теләгенә ирешә алмый. Ун яшьлек татар малае алдында Казан сынлы сәнгать мәктәбенең ачылмаска ябылган ишекләрен революция җиле киң итеп ача, һем 1919 елда 22 яшьлек Бакый, ниһаять, укырга керә... Бакый Ур-манче—татар халкының югары сәнгать белемле иң беренче рәссамнарының һәм педагогларының берсе. Ул 1924 елда «Балалар тәрбиясендә сынлы сәнгать» дигән китап яза, 1926 елда үзе укыган Казан сәнгать техникумында укыта, алтмышынчы еллар урталарында Ташкент сәнгать институтында эшли, өлкән курс студентлары өчен индивидуаль остаханә җитәкчесе була. Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Балхаш. Семәркаид — Бакый Урманчеиың төрле елларда озаклап яшәгән һәм эшләгән шәһәрләре. Алар татар совет рәссамының илһамын интернациональ рух белән баетканнар, иҗади хезмәтенең офыкларын ки-ңәйтешкәннәр. Кеше юлда эз калдырган кебек, юл да кеше күңеленә үзенең эзен уя. Биографиясенең географик киңлеге Бакый Урманчега татар совет сынлы сәнгатен яңа төсмерләр белән баетырга яр-дәм иткән — рәссамның 1982 елда күргәзмәләр залында зур уңыш белән үткән персональ күргәзмәсе һәм кулыбыздагы альбом — моның ачык мисалы.
Казан —Бакый Урманчеда рәссам булу хыялы уяткан, аны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәм. ниһаять, рәссамны олы рәссам итеп күтәргән төп төбәк. Казан үзенең үткене, бүгенгесе һәм киләчәге белән татар совет сынлы сәнгатенә нигез салган аксакалның бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе Скульптор Урманче иҗатының иң биек казанышлары Казан белән, Татарстан белән бәйле.
Кереш мәкалә безне Б. Урманчеиың биографиясе белән таныштырганда, рәссамны кызыклы һәм зур шәхес иткән үзенчәлекләрне дә ассызыклап үтә. Талант күпчелек очракта тормышның, сәнгатьнең терле тармакларын колачлаучан була. Пушкинны, Лермонтовны, Маякоескнйны, Муса Җәлилне генә искә тешерик. Анарның һәрберсендә рәссамлык сәләте дә булган. Утыз Имәнинең дә. Кандалыйның да, боек Тукайның да талантлары әдәбият белән генә чикләнмәгәндер. Бәлки, алар да да рәссамлык я музыкаль сәләт булгандыр да ислам дине астында, тумас борын, сытылып үлгәндер. Бу, билгеле, гөман кылу гына. Рудаки, Низами. Фирдәүси, Нәсими, Хафиз, Хәйям — мөселман холыкларның күпкырлы талант ияләре, ләкин алар да. күрәсең, рәсем сәнгате белән шөгыльләнмәгәннәр. . Әмма рәссамлык талантлары булмагандыр дип һич кенә дә ышанасы килми.
Бакый Урмеичены кызыклы шәхес иткән үзенчәлекләрнең берсе — чит телләр белү. Мин, мәсәлән, аның француз коммунистларының «Юманите» газетасын даими укып баруын беләм. Төрек телен ул. кем әйтмешли, «су урынына эчә». Терек теле белгече күренекле татар шагыйре Шамил Анак белән очрашкан саен, алар сәгатьләр буе төрекчә «тел чарлыйлар». Назыйм Хикмәт иҗаты турында әңгәмә коралар, аның шигырьләрен яттан сейли-сәйли, бәхәсләшеп алалар.
Урманче — шагыйрь. Рәсем сәнгатенең оч классик жанрына сыймаган уй-тонгы- ларын ул шигырьгә сала. Ә шигырьгә дә сыймаганын — җырлый. Миңа берничә тапкыр аның җырлаганын ишетергә генә түгел, карап торырга да туры килде. Ул эфирда яңгырамаган борынгы татар халык җырларын башкара. «Башкара» дип мин ялгыш әйттем, ул чын мәгънәсендә җырлый — онытылып, кәйгә сүз мәгънәсен эретел куша-куша...
Ул беркайчан да утырып җырламый — бүлмә уртасына басып, таягын читкәрек, күзгә куренмәслегрәк итеп куеп, һәм фәкать тәрәзәгә, аның аша күк киңлегенә карап җырларга ярата...
Авторлар мәкаләдә рәссамның иҗатын анализлауны максат итеп куймаганнар, ләкин бу олы, күпкырлы иҗатка керер эчен, анда буталып йермәс эчен тиешле ачкычларны биргәннәр һем юнәлешләрне тегел билгеләгәннәр 86 яшьлек рәссамның остаханәсендә, эш вакытында төшереп алынган фоторәсемнәре кереш мәкаләгә ихласлык эстиләр, ә Урманчеиың үз образын тагы да кызыклырак итәләр.
Бакый Урманче 3000 нән артык графика, 300 дән артык нәкыш (живопись). 120 дән артык скульптура әсәренең авторы Алар — илебезнең терле музейларында, сынлы сенгатЬ галереяларында. Татарстан китап нәшрияты әзерләп, бастырып чыгар-ган бу альбомга исә барлыгы 120 әсәр тупланган, һәм алар совет сынлы сәнгатенә
зур елеш керткән татар рәссамының иҗатын күзалларга, аның үзенчәлеген ачыкларга мөмкинлек бирәләр. Ә хәзер альбомның битләрен ачыйк һәм Бакый Урманченың берничә әсәренә аерым тукта-
Альбом В. И. Ленинның мәрмәр портреты белән ачыла. Бу сын сәнгать сөючеләргә бик таныш — илебезнең, республикабызның олы бәйрәмнәренә я күренекле вакыйгаларына багышланган күргәзмәләр Б. Урманченың шушы әсәре белән башланып китәләр. Рәссам юлбашчының катгый карарга килгән мизгелен сурәтләгән. Еракларга төбәлгән күзләр, уйның аргы очын ачыграк күрергә теләп, башның тә-вәккәл хәрәкәтен бер мизгелгә туктатканнар. В. И. Ленин олы дикъкатькә, якты энергия чыганагына әверелгән. Рәссам зур осталык белән В. И. Ленинның кешелек- леген һәм аның кодрәтле көчен мәрмәрдә берләштерә алган Урманченың бу хезмәте татар совет сынлы сәнгатендәге Лениниананың иң көчле һәм мәшһүр әсәрләренең берсе.
Рәссамның татар халкының күренекле улларына багышланган скульптур портретлар галереясе аерым сүзгә лаек: Хөсәен Ямашев, Кол Гали, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев, Шәехзадә Бабич, Шамил Усманов, Гыйлем Ка- май. Социалистик Хезмәт Герое төзүче Рәшит Саттаров, Дәрдмәнд, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм башка бик күпләр. Шулар арасында Б. Урманченың гомере буе кайтып-кайтып эшли торган образлары да бар: алар—Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Альбомга Муса Җәлилнең Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесына урнаштырылган мәрмәр портреты кергән. Башы палач балтасы астында булган хәлдә дә шигырь язарга көч тапкан патриотның рухи куәте хәтта салкын мәрмәргә дә кан кайнарлыгын иңдергән кебек. Бу әсәрдә рәссамның совет кешесенең батырлыгы, ныклыгы белән соклануы, горурлануы әллә каян күренеп тора.
Менә Урал мәрмәреннән ювелирларча нәзбереклелек белән уелган Тукай. Уйчанлык һәм тәвәккәллек, моң һәм сарказм, ачу һәм үпкәле киная, хәкимлек һәм самимият, үлем һәм мәңгелек — бо- ларның барысы да Урманче иҗат иткән Тукай портретында. Әлеге сыйфатлар аерым-аерым да күренәләр һәм, рәссам тылсымы белән бер-берсен баетып, тулыландырып, ахыр чиктә кушылып, бөек шагыйрьнең гаҗәеп трагик образын тудыралар. Альбомның ахырындарак безне яшьрәк Тукай каршы ала. Башында түбәтәй, күкрәген яка астыннан сузылып төшкән бант бизи. Ул Кырлайга кайткан да үзенең мемориалы каршында биешкән Урманче ясаган имән шүрәлеләргә карап тора. Тукай — романтик, Тукай көчле, Тукай хыялына ирек биргән...
Альбомның алдагы битләре шүрәлеләргә багышланган. Менә агач тамырыннан ясалган борынлач Шүрәле, менә иренләч Шүрәле... Тукай аларны урман сарыклары дип атаган. Ә ни өчендер, бу юаш, ерткычлыктан бик ерак торган урман сарыкларын без ничә еллар инде гел явыз итеп сурәтлибез. Минемчә, Урманченың скульптур шүрәлеләре, тушь белән, акварель белән сурәтләнгән гаҗәеп мәзәк, беркатлы шүрәлеләре татар фольклорына якынрак. Фәйзрахман Әминев шүрәлеләре дә!
Б. Урманче аллегорик скульптуралар остасы да. Шигырьләргә кергән «Сагыш». «Язгы моңнар», «Сөембикә». «Нәфисә» — агачтан юнылган бу әсәрләр татар совет сынлы сәнгатенең казанышлары. Күргәзмәләрдә тамашачы нәкъ менә шул әсәрләр янында озаграк тора, шулар турында тәэсирләрен тәфсилләбрәк яза.
Бакый Урманче — иҗат юлын график һәм нәкышче булып башлаган рәссам. Сынлы сәнгатьнең бу жанрлары альбомда да тиешле урын алып торалар. Менә майлы буяу белән эшләнгән «Печән базары». Культура, сәүдә һәм кыргый гадәтләр үзәге булган бу мәшһүр урынны Урманче, үзе күргәнчә сурәтләп, документ иткән. «Кичү» дигән картина, «Бикбулатов портреты», «Татар кызы», «Сепаратор янында», «Сары күлмәкле кыз», үзләренең эстетик бәһаләоен югары тоткан хәлдә, утызынчы елларның нәкышле документлары буларак та кыйммәтлеләр, чөнки алар натурадан күчерелгәннәр.
Казахстанның халык артисткасы Шара Жәндәрбәкова портреты Урманченың альбомга кергән иң якты, шатлык сирпелеп торган хезмәтедер. Берничә кат бала итәкле алтын-сары күлмәген иран коверы өстенә кояш итеп җәел салган ак йөзле мөлаем ханым кояштан калыккан бер елмаю булып утыра. Фонны тәшкил иткән аллы-гөлле тукыма артистканың хисләрен, кәефен тамашачыга җиткерергә булыша.
Рәссамның «Бүләндәж», «Саэут» кебек натюрмортлары. кайнар буяулар белән
язылган диңгез пейзажлары, Үзбәкстан оазислары, тау күренешләре, печән осте манзаралары альбомны күңелгә тагын да якынрак итәләр.
Бакый Урманченың графикасы гаҗәеп бай һәм катлаулы. Карандаш, күмер, акварель, сангина, тушь белән ясалган күп санлы портретларда, рәсемнәрдә, китап сурәтләрендә, пейзажларда без Б. Урман- чены оста рәсемче (рисовальщик), нечкә психолог, үзенчәлекле юморист, зур сатирик буларак күрәбез. Тукай, Дәрдмәнд әсәрләренә иллюстрацияләр рәвешендә эшләнгән сурәтләре рәссамның шагыйрь-ләрнең иҗатын, аларның эстетик идеалларын, социаль карашларын тирәнтеи аңлавы хакында сөйлиләр Альбомның дүрт бите буйлата сузылган «Кисекбаш» рәсеме кинематографлылыгы белән кыэыклы. Йезгә якын персонажның ашкынулы хәрә-кәтен сурәтләгән бу сатирик рәсем — революциягә кадәрле татар костюмының үзенә күрә кечкенә бер энциклопедиясе Дә.
«Бакый Урманче» — Татарстан китап нәшриятының татар рәссамына багышлап чыгарган беренче монографик альбомы. Бу башлангыч һәртерле хуплауга һәм дәвамга лаек, чөнки ул сынлы сәнгатьнең коммунистик тәрбиядәге мөмкинлеген бермә-бер арттыра һәм аны халыкка тагы да якынайта.