ВАКЫЙГА АРТЫНДА НИ ЯТА?..
ызык кына башланып китте эле бу сөйләшү һәм шулай сүрелмичә дәвам итә дә. Әлбәттә, бәхәс бәхәс инде ул... Анда максимализм һәм арттырып җибәрүләр дә. субъективлыктан куркып, миттәрәк йерүләр, хәтәр урыннарны әйләнебрәк узулар да, салкын акыл белән үлчәп карап, бүгенге прозабызның хәлен аңларга тырышулар да — барысы да бар. Булсын, бары тик битарафлык кына булмасын!
Минем үземә, мәсәлән, кискенрәк булса да, А. Гыйләҗев белән Т Миңнуллин- ның кайнарлыгы ошый. Алар үзәккә үткән нәрсәләр турында борчылып язалар. Р. Мостафин белән Ф. Зөлкарнәев мәсьәләнең асылын ачыкларга тырышалар, көн тәртибенә байтак сораулар куеп, шуларга җавап эзлиләр, кайберләрен ачык килеш калдырып, башкаларны да бәхәскә, сөйләшүгә тарталар.
Афоризмнар остасы Козьма Прутков әйтмешли, колачка сыймас әйберне барыбер колачлап булмаячак. Шуңа күрә бер мәкаләгә барысын да сыйдырып булмас- лыгын аңлап һәм Т. Галиуллинның «сөйләшү конкрет һәм предметлы булсын иде» дигән теләген дә искә алган хәлдә, мин үземне дулкынландырган, уйланырга мәҗбүр иткән бер-ике әсәргә генә тукталып үтәргә уйлыйм.
Әсәрләрнең берсе — Гомәр ага Бәшировның 1981 елда «Казан утларыинда басылып чыккан «Сарут» хикәясе. Икенчесе — Аяз Гыйләҗевның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән повестьлар җыентыгына кергән «Өч аршын җир» повесте. .
Нәрсәсе белән кадерле соң безгә бу ике әсәр? Ни өчен укып чыккач та аларны оныта алмыйсың, геройлары күз алдыннан китми.
Беренче чиратта, ике әсәрнең дә бер үк чорга — сыйнфый бәрелешләр, иске дөньяның җимерелү һәм зур кыенлыклар, югалтулар, тетрәндергеч вакыйгалар аша яңасының туу чорына — каравы игътибарны җәлеп итә. Икенчедән, геройларның аваздаш булуы, охшаш характерлы ике кешенең («Сарутитагы Мифтах белән «Өч аршын җир»дәге Мирвәлинең) фаҗигасе, гыйбрәтле язмышы уйландыра.
Аларның икесен дә гаярь егетләр дип атар идем мин. Икесенә дә көчле рух, физик тазалык, ныклык, үз-үзенә артык ышану, үҗәтлеккә әверелгән үзсүзлелек, кеше сүзен санга сукмау, һәр нәрсәне, акыл үлчәвенә салып тормастан, кызу кан белән хәл итеп кую хас. Бу ике кеше бер-берсеннән санап үтелгән сыйфатларның берсендә күбрәк яки азрак булуы белән генә аерыла. Революцион көрәш барган чорда шушы характерның заманга, кешеләргә булган мөнәсәбәте, яшәү рәвеше һәм гыйбрәтле язмышы безне беренче чиратта кызыксындыра.
Әүвәл Г. Бәшировның Мифтахын аңларга тырышып карыйк. Ул яшь ягыннан да А. Гыйләҗев героеннан яшьрәк, яшәгән чоры да Мирвәлинеке кебек колхозлашу һәм аннан соңгы елларга түгел, ә совет власте беренче адымнарын ясаган вакытка туры килә. Бераз алга китеп булса да әйтим: охшаш характерлар буларак. Мифтах белән Мирвәлинең кендекләре бергә береккән, һәм, төгәлрәк итеп әйтсәк, Мирвәли образы теге чакта исән калган Мифтахның икенче язмышы кебек кабул ителә.
Шулай да. кем соң ул Мифтах Шәмгунов? Автор хәрби трибуналга шаһит булып килгән агай сүзләре аша заманны төгәл билгели: «Патша пичәте чуттан чыкты, ә советский пичәт каладан кайтып җитмәде әле»,— ди агай. Димәк, аклар басып алмаган төбәкләрдә совет органнары эшне инде җайлап җибәргән. Сугыш вакыты булганлыктан, хәрби трибунал да эшли һәм фронтны ташлап туган авылына кайткан унтугыз яшьлек дезертир Мифтах аның каршысында басып тора. Ни өчен? Фронттан качкан өченме, әллә башка гаепләре дә бармы егетнең? Бар икән шул!
Трибуналның карары кыска: «Югарыда саналганнарны һәм Ямбыз авылы халкының аны зарарсызландыруны үтенүен искә алып, Мифтах Шәмгуновны атып үтерергә хөкем итәргә. Фронт якынлашып килүне истә тотып, карарны кичекмәстән гамәлгә
К
ашырырга». Мена шулай.. Авыл салкының моңа ничек кулы күтәрелгән? «Әгәренки узәк бәгырьләрен» утми икән, халык дигәнең үз баласы өстеннән беркайчан да мондый пригавар җыймый! Рәнҗү ташып аккан, түземе текәнгәи!»
Трибунал рәисе Мифтах турында тепченә. «Юк! — диләр аңа. — Гомеренә ат җикмәде, сыер саумады Элек-электән бизбашка булып үсте инде ул. Умарта басып та тотылды, базларда сөт-каймактаи авыз иткәндә дә эләккәләде, кыен ашады» <*>
Димәк, Мифтахның солдатка киткәнче дә авылда яманаты чыккан булган Солдаттан инде егет бөтенләй зураеп, әллә кемләнеп кайтып керә. Качып кайтса да!
«— Ну соңгы айларда бетенләй дә чыдар әмәл калмады, гүпчи дә азынды, кызыл әрмегә ихтыярыйлар җыя башлагач, бигрәк тә,— ди шул шаһит
— Ачыграк, нәрсә, ничек?
— Барып теркәлә дәген, өр-яңа солдат киеме киеп кайта бу Анысын сатып эчә дәгеи, янәдән барып теркәлә бу! Алып кайта дагын, сата бу, сата дагын, эчә бу, янәдән барыл теркәлә бу!»
Шушылары остенә башка җинаятьләре дә өстәлә: ул ошатып йөргән кызы Гөлҗиһанны кечләргә тотына, аннан соң Гайфи мөгаллимне аулакта кыйнап ташлый; үзе турында «пригавар» чыгарганны ишетеп, авыл советы йортына граната ыргыта, ике кешене яралый. Каршы бер чара да күрелмәгәнгә узынып. Мифтах авыл халкын әрнетә, чын мәгънәсендә террор урнаштыра
Хикәяне укый башлагач та Мифтахның характерын ача торган бер урынга игътибар итәсең. Кыйналган Гайфи мөгаллим турында сүз чыккач, трибунал рәисе
— Нигә шулай рәхимсез кыландыгыз,— дип сорый.
— Ә нишкә минем белән Гөлҗиһан арасына кысыла? Ул кем дә мин кем? п
Бик тә үзенчәлекле, егетнең чын йөзен, кешеләргә булган мөнәсәбәтен, үзе ту- Э рында ничек уйлавын ача торган сүзләр «Ул кем дә мин кем?» Егет үзен бүтәннер- х дән өстен санап кына калмый, аларга җирәнеп тә карый икән ләбаса Ни өчен? Хи- < кәя барышында егет бу сорауга үзе үк җавап бирәчәк t-
Әйтеп үтелгән явызлыклар хөкем карары чыгарылганчы кылыиган. ягъни Миф- О тахка әле бернинди куркыныч та янамаганда, ул үзенең «табигый» хәлендә яшәгәндә. Атарга алып барганда да шундыйрак уйлар: «Ул узганда, бүтәннер дер калтырап торсын, җаннары табан астына төшсен! Ник дигендә, ул — Мифтах, ул — алар шикелле селәгәй түгел, ул бер генә...»
Хикәянең кайсыдыр бер төшендә Мифтах образы явызлык гение булып кабул ителә башлый. Кайдан килгән егеткә бу кадәр дә усаллык, бу кадәр дә кансызлык, дисең Автор арттырып җибәомәде микән дип тә куясың. Әмма ашыкмыйк әле. .
Атылудан качып котылгач, Мифтах инде бер боҗрадан чыгып, икенчесенә килеп кере. Аның яңа җинаятьләре тезелеп китә Ул иң элен сакчыны имгәтә киемен алыштыра, кораллана, аннан үзен утыртып кайткан агайның атын талап ала. кияүдән уч ала, авылына ут төртергә җыена Аның хәзер икенче гомере башланды. Ул үз тәвәккәллеге аркасында үлемнән котылды. Тере калуын берәү дә белми, кием башка, ялган документ кесәдә, хәзер җир йөзендә Мифтах Шәмгунов урынына Битал Басур- кин йөри Берәү булса, шушы документлары белән, бәладән баш-аяк дип, читкә китеп югалыр иде. Юк шул, Мифтах әле үч алырга тиеш. Үч! Үч алырга тиеш ул! Моннан соңгы эшләре аның шушы байрак астында эшләнә.
Егетнең «тыныч» вакытта да әллә ниләр кылганын искә төшерсәк, соңгылары инде гаҗәпләндерми Аның явызлыкларына күнегеп тә киләбез кебек. Тик шунысы борчый; нилектән егет шул кадәр дә явыз? Сәбәбе нәрсәдә? Нигезендә ни ята?
Әгәр язучы Мифтахның кыңгыр эшләрен генә күрсәтеп характерны җентекләп тикшермичә, соңгы ноктаны куйса, ул үз максатының яртысына гына ирешкен булыр иде. Хикмәт шунда ки, Г Баширов җинаятьченең психологиясен тикшерә, явызлыкның сәбәбен эзли. Чын әдәбиятка, җитди әдипкә хас сыйфат! Ә без үз әсәрләребездә максатның менә шул беренче яртысына гына ирешәбез түгелме соң?
«Гаярь» егетнең бүгенге эшләрен аңлау өчен, хәзерге кәнен күрсәтү генә җитми икән Аның нинди шартларда үсүен, формалашуын күрсәтергә кирәк
Шушы урында без хикәянең мәгънәви һәм фәлсәфи үзәгенә килеп җитәбез Моңа хәтле ниндидер супермен рәвешендә кабул ителгән Мифтахны аңлый башлыйсың Безне баштан ук изалап килгән күп кенә сорауларга бер-бер артлы җаваплар
II «К У.» М 5
ВАКЫПГА АРТЫНДА НИ ЯТА?
161
табыла. Язучы, йомгак сүткәндәй, характерның эчке логикасын ача башлый. «Аның (Мифтахның) күңелендә бу авылга бармак башы тикле генә дә җылы тойгы юк иде.. — ди автор. Аннан соңгы битләрдә әле генә унтугызны тутырган Мифтахның язмыш ачысын инде күп татуын, ул сабый чакта ук әнисенең, аларны ташлап, яшь иргә кияүгә чыгуын, әтисенең исә малай белән күрше Ямбыз авылының Хомәйрә исемле усал хатынга йортка керүен яза. Малай кечкенәдән үги ана кулында кыен ашап, типкедә үсә. Үз анасы малайны күрергә килгәндә дә. үги ана аны, мунчага ябып куеп, әнисенә күрсәтми җибәрә. Мифтах үсә тешкәч, үги ана, иреннән үч аласы булса, моны малайдан эшләткән. Ә үзе: «Яле, уңлы-суңлы чалтырат әле шул бозауның яңагына! Кизәнебрәк, ныграк! Менә шулай!» — дип азындырып торган. Тыңламаса, үзен кыйнаган. Шул вакыт малай күңелендә нык кына ир була торып үзен шушы хатыннан мыскыл иттергән әтисенә нәфрәт уяна. Мәми авыз булганы ечен ул аны күрә алмый башлый. Шул кыерсытуларның үчен урамга чыккач башкалардан ала. «Кечкенәдән үк явызлыкның зәһәре белән агуланып, аның «тәмен татып», шуннан рәхәт табып үсә». — ди язучы, Мифтахның фаҗигале һәм тетрәндергеч язмышын ачып салып.
Аның артыннан без дә. кем соң ул Мифтах Шәмгунов, дигән сорауга җавап алабыз, тик җавап безгә куаныч китерми. Күз алдына бетен акылсызлыгы, гамәлгә сыймаган эшләре, күңел катылыгы, кансыэлыгы белән япь-яшь егет Мифтах килеп баса. Их, дисе»/, заяга үткән гомер! Әгәр дә бу кадәр көч, мондый гайрәт, дөрес юнәлеш алып, яхшылык юлыннан киткән булса! Нинди эур эшләр башкара алган булыр иде егет...
Г. Бәширов Мифтах образы аша акылын эшкә җикмичә эчке инстинктка, кәеф- настроениегә буйсынып кына яшәргә өйрәнгән кыйбласыз рухның фаҗигасын күрсәтә. Үз-үзен дә. кешеләрне дә. катлаулы заманны да аңламаган көчле шәхеснең индивидуаль бунты һәлакәт белән тәмамлана. Җинаятьләре арткан саен, гаярь егет иленнән, халкыннан, кешеләрдән ерагая бара, Мифтах белән җәмгыять арасында стена үскәннән-үсә бара, һәм шушы фикернең логик төгәлләнеше буларак, герой урмандагы ерткыч кебек, япа-ялгызы калып үлә.
Бу әсәрне укыгач, басыла килгән кайбер повестьларда, хәтта романнарда да шушындый гомумиләштерүләр, тирән мәгънә булсын иде дип куясың. Ә бит бу бео хикәя генә иде. Димәк, эш әсәрнең күләмендә түгел, ә язучының үзендә, иҗат эшенә булган мөнәсәбәтендә икән.
Әйе. Р. Мостафин фикере белән һичшиксез килешәсең: Г Бәшировның «Сарутны — соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләрнең иң яхшысы. Аңа өстәп, мин Ә. Еникинең матбугатта инде мактап телгә алынган «Тынычлану» хикәясен дә атар идем. Икесе дә — әдәбиятыбызның горурлыгы булырдай әсәрләр. Өлкән әдипләребез вакыйга сөйләп чыгу белән генә чикләнмичә, аңа тирән фикер, фәлсәфә дә салганнар. Безнең күп кенә хикәяләребезгә, тагын бер баскычка күтәрелү өчен, нәкъ менә шул нәрсә җитми. Күренгәләп килгән хикәяләребеэнең кайсында «Сарут«тагы кебек характерны җентекләп тикшерү, аның үсешен, нәтиҗәсен күрсәтү бар соң? Өстәи-өстән генә язабыз, тормыш күренешләрен сөйләп чыгабыз да тынычланабыз. Анализлау, тирәннән сөрү җитенкерәми безгә.
Соңгы вакытта хикәя җанрында күпмедер җанлану сизелә, әмма бу җанлану әлегә күләм исәбенә бара. «Менә бу хикәя ичмасам!» диярлекләре сирәк очрый. Шулай да хикәяләр языла тора, басыла тора, арада әдәби эшләнеше шактый камил булганнары да очрый. Шушы уңайдан В Шукшинның хикәя турында әйтелгән гыйбрәтле сүзләре искә төшә: «Даже если и есть умение ее рассказать, надо еще почувствовать, что она нужна. Нужна ли? И это-то в «профессии» рассказчика едва ли не самое трудное — понять нужен ли ты сейчас со своей историей». Димәк, яхшы хикәяче булу өчен әдәби осталык кына аз. укучыга җиткерәсе вакыйганы сайлый белергә дә кирәк Бүген хикәяләргә нәкъ менә шушы нәрсә җитми дә инде.
Яшьләрнең актив рәвештә хикәя яза башлавы куандыра. Мин үзем, мәсәлән, киләчәктә безнең хикәячеләребез булыр дигән өметтә яшим. Яшьләрнең хикәя язулары шуңа дәлил булып тора. Алар әлегә көч туплый, осталыкка өйрәнә. Хәзер хикәяне өлкән буын әдипләребез белән яшьләр генә яза. Урта буын тулысынча повестька тотынды.
Шәмсегаянны җирләгәч тә Мирвәлигә әле күпне татырга туры килә. Хатынын кызганалар, аны — юк. Читләшәләр Үзен санга сукмауны бик авыр кичерә ул. Ан- дыйга күнекмәгән. Гомер буе үзенчә, беркем белән хисаплашмыйча яшәгән.
Буш нигезенә кагылган усак казыкны күргәч тагын бер үртәлә Мирвәли. «Бүген, ул кайткач кына какканнармы әллә?..»
Авылда әле онытмаганнар аның кылган эшләрен. Утыз ел аның исемен берәү дә баласына кушмый икән. Ул гынамы соң! «Үз җирен каһәрләгән кешене, встебез ялангач чагында күпме кием-салымны тураклаган кешене, күз карасыдай кадерле игенне дегет белән аралаган кешене, күпме мал-туарын агулап киткән кешене... Гафу итәргә, сыендырырга, урын бирергә дисеңме?! Белмим, белмим.» — дип җавап бирә Мирвәлигә бердәнбер адашы Ләкин Мирвәлинең барыр җире юк, картлык якынлаша, сыеныр урын кирәк Аның авылда каласы килә. Ничек итеп? Әмма халык хөкеме беркайчан да кирәгеннән артык каты булмый. Соңгы минутта үлем карарын юкка чыгаргандай: «Җизни... олы башың белән әллә кайларга китеп йөрмәссең инде, үзебездә генә калырсың...»—дип, балдызы аңа коткаручы кулын суза.
Чын язучы үзенең геройларын гомер-гомергә олы эшләр, авыр язмыш, зур мәхәббәт белән сыный, шулар аша үткәрә. Сынауларны үткән герой гына (димәк, әсәр дә) әдәбиятта кала, вакыт аңа мәрхәмәтле була, еллар тузаны аны күмеп китми. Егерме ел элек язылган «Өч аршын җир» повесте да бүген язылгандай актуаль яң-гырый. Чөнки аның нигезендә мәңгелек конфликт ята. Шәхес һәм җәмгыять — конфликт шуннан гыйбарәт. Дөресрәге, әсәрдә без үзен җәмгыятькә, аның прогрессив көчләренә, халыкка каршы куйган индивидуалистның тупикка барып терәлүен, рухи яктан үлә башлагач кына үзе йөз чөереп йөргән халык алдына килеп тезләнүен KV-
Г. Бәшировның Мифтахы яшьли үлеп китә, шуның аркасында үзенең хатасын да, фаҗигасын да аңламый кала. А. Гыйләҗев исә үз героена барысын да җитәрлек та- тыта. повесть ахырында Мирвәли инде гомеренең заяга узганын аңлый һәм фаҗига- ның сәбәпчесе фәкать үзе генә икәнне дә танырга мәҗбүр була.
Бер үк проблемага багышланган «Сарут» хикәясе белән «Өч аршын җир» повестьларын тормышның шундый да рәхимсез, шундый да каты була алуыннан тетрәнеп, бу ике язучының тормышны бизәмичә, шомартмыйча, бөтен катылыгы һәм рәхимсезлеге белән күрсәтергә көч, кыюлык табуларына сокланып укыйсың. Иҗатта үзеңә таләпләрне киметмәгәндә, җиңел юлдан барырга тырышмаганда, заманның төрле кызыктыруларына ымсынып алданмаганда, нинди әсәрләр язып була икән лә-
Әсәрләрдә уңай герой гына түгел, тискәре герой да. тиешле ракурста бирелсә, уйланырга мәҗбүр итә, байтак фикерләр уята. Соңгы елларда иҗат ителгән «Әтәч менгән читәнгә» (А. Гыйләҗев), «Хәсән Вәгыйзович» (Т. Миңнуллин), «һәлакәт» (В Нуруллин) повестьларында да тискәре образлар аша бүгенге көннең әхлакый мәсьәләләре күтәрелә, көн кадагына суга торган гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Бу — язу-чыларның бүгенге көн турында кайгыртып, борчылып яшәүләре турында сөйли.
Объектив хакыйкать күп кенә субъектив хакыйкатьләрдән җыела, ди Р. Моста- фин. Бу чыннан да шулай. Авырткан җирдән кул китми дигәндәй, шушы сөйләшү вакытында һәрбер автор үзен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә һәм шулай итеп гомуми картина, прозабызның бүгенге хәле ачыклана бара. Әйе. хәлләр бигүк шәптән түгел икән шул. Бу нәтиҗә белән барысы да килешәләр шикелле. Минем дә төп мәсьәләгә кайтып, прозабызның бүгенге хәлен үзем өчен ачыклыйсым, кайбер уңышларыбыз булуга да карамастан, гомумән алганда проза өлкәсендә артта калуыбызның сәбәпләрен аңлыйсым килә.
Ф. Зелкарнәевнең: «Миңа калса, безнең прозада патриархальлек төсмере сакланган тормыш идеалы өстенлек ала»,— дигән сүзләре игътибарга лаек. Ни өчен? Соңгы елларда бераз югалып калуыбыз, минемчә, гомер бакый авыл темасында көчле булган, күбрәк шул теманы сөргән-сукалаган татар прозасының фән-техника революциясе чорында, республикада зур тизлек белән шәһәрләшү процессы барган бер дәвердә язучыларыбызның аптырабрак калуы белән аңлатыладыр. Язучыларыбыз — барысы да диярлек — авылдан чыккан кешеләр. Ә авылда тел стихиясе. Шәһәрдән безнең әдәбиятка кадрлар бик аз өстәлә. Шәһәр балалары язарлык дәрәҗәдә ана
телен белмиләр, яки бөтенләй башка елкәләрга китеп баралар Шулай булгач безнең әдәбият авылдан килгән талантлы кешеләр хисабына дәвам итә
Унны авылда бетереп шәһәргә килгән кешенең күңеле, әлбәттә авылда кала Шуңа күрә дә утызар ел шәһәрдә яшәгән язучыларыбыз һаман авыл турында язалар, кайтып-китеп йөрел, авыл белән даими элемтәдә торалар
Тагын шунысы да бар: авылдан килгән кеше барыбер тиз генә арада чын мәгънәсендәге шәһәр кешесе булып китә алмый. Шәһәр материалы кешелек дөньясы туплаган бөтен рухи һәм интеллектуаль байлыкны саклаучы организм буларак авыл тормышына караганда катлаулырак та, авыррак та. Анда конфликтлар көчлерәк булса да, ныграк яшеренгән, Алариы тотып алуы, аңлавы, бигрәк тә сәнгать чаралары белән тасвирлап бирүе җиңел түгел. Ә авылда барысы да күз алдында, ярылып ята. Аннан соң шәһәр материалында милли характерны тотып алуы авыррак, ул икенче шартларда яши, монда инде күнегелгән, традициягә әверелгән алымнар белән генә эш итү җитми, эзләнү, яңалык таләп ителә
Озын сүзнең кыскасы шул: шәһәрләшү процессы тиз бара торган республика буларак, безнең татар прозасының киләчәген мин шәһәр тормышына игътибарны арттыруда күрәм. Чөнки шәһәр материалы язучыдан, Р Мостафин сүзләре белән әйтсәк, «гасырыбызның әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләре югарылыгында хәрәкәт итүине таләп итәчәк. Моның өчен язучыдан да бик күп нәрсә сорала Беренче чиратта, әлбәттә, интеллектуализм. Әсәрләребеэнең бөтенсоюз аренасында яңгыраш тапмавының бер сәбәбен мин нәкъ менә шул интеллектуализм җитмәүдән дип уйлыйм. Әмма урта буын язучыларыбызда мондый мөмкинлекләр бар Әдәбиятка килүче яшьләребез дә бу эшкә вакытында тотынсыннар, үзләрен төрле яктан әзерлекле кешеләр итеп тәрбияләсеннәр иде Чөнки прозада тышкы бизәк ясап кына көн итү заманнары үгеп бара.
Талантлы язучы белә-т урта кул язучыны янәшә кую талантлы язучыны хәлсезләндерә, дип дөрес яза А Гыйләҗев Моны күреп талант иясенең күңеле төшүе, үзенә куйган таләпләрне дә киметүе бар. «Нигә ул кадәр тырышам, көч куям соң әле! Хезмәтемне барыбер күрүче, бәяләүче юк Башкалар аннан-моннан эшләп тә шул ук дәрәҗәдә йөриләр»,— дип ул да ашык-пошык язылган әсәрләрен бастырырга мөмкин һәм бу нәрсәнең соңгы елларда практикага кереп баруы үзен сиздерә дә
Җитлекмәгән әйберләр газета-журнал редакцияләренә торган саен күбрәк килә, редакция хезмәткәрләре аларны дөньяга чыгару өчен торган саен күбрәк көч, вакыт сарыф итәләр. Әмма эшне редакторларга гына йөкләп барыбер, яхшы сыйфатлы әдәбият булдыра алмаячакбыз Монда язучы үзе. таләпләрне киметмичә әдәбият эшенә йөрәк һәм намус эше итеп карарга тиеш Безгә, әдәбиятның барыннан да элек сөнгать икәнен онытмаган хәлдә, ниндидер темаларга, юнәлешләргә иллюстрация ясаудан туктарга вакыттыр, күрәсең. Соңгы вакытта әдәбиятка журналистика мәсьәләләрен хәл итү йәкләтелә башлады шикелле һәм кайбер иптәшләр шушыннан бик оста, оператив файдаланалар да
Зур сөйләшүләр вакытында тема өчен мактап кына калмыйча, сүзне күбрәк сәнгатьчелек турында алып барасы иде Таләпләрне дә. кешене, заманны аңлауга син нинди яңалык керттең! — дигән принциптан чыгып куясы иде
Соңгы елларда эшче темасына язылган әсәрләрнең сәнгать ягыннан йомшак булуы— әдәбиятка журналистларча килү, аны иллюстрацияләү чарасы итеп кенә карауның бер нәтиҗәсе Бүгенге әдипләребез кеше рухының гел үзгәреп торган яшәешен чагылдырганда гына, көчләрен шул юнәлештә сарыф иткәндә генә халкыбыз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек, заман теләкләренә җавап бирерлек прозабыз булачак безнең Ул чакта бәлки «бөтенсоюз аренасында яңгырамыйбыз» дип чаң кагулар да бетәр
Сүзне: әйдәгез, җитдирәк булыйк әле, егетләр барысы да үзебездән тора бит. дип тәмамлыйсы килә
Хөрмәтле укучылар!
Бүгенге проза турында дискуссия дәвам итә Сездән хатлар, фикерләр, мәкаләләр көтәбез