Логотип Казан Утлары
Шигърият

Урам чатында булган хәл

Урам чатында булган хәл
Урам аша бер абзый Тиз-тиз йөгереп узды, Светофорда кызыл ут — Абзый тәртипне бозды... Чыгып җитте, дигәндә Челтерр! итте сыбызгы.
Абзый куйды сискәнеп, Каранды як-ягына.
Кечтек кенә бер малай Килә аның янына...
— Әй, син, сыбызгы борын, Ник сызгыртасың монда!
Килде малай төз басыл:
— Тәртип бозасыз,— диде, «Тукта», дия кызыл ут,
Ә сез узасыз,— диде.— Иптәш гражданин абзый, Юкка кызасыз,— диде.
Кызыл тасма җиңендә — Пионер тәртип саклый. Абзый тора аптырап, Акланырга сүз тапмый. Светофордай кызарып Урамнан әкрен атлый... Асфальттагы дөнья
Акбур гелме ак була?
Юк шул, төрле чак була: Күкләргә мансаң әгәр — Акбур булыр зәп-зәңгәр. Кояш нурлары төшсә — Керер ул кызыл төскә. Ямь-яшел дә булыр ул Үләннәр белән үссә!
Дәфтәрем минем — урам, Мин шунда басып торам — Рәсем ясыйм асфальтка. Нурулла да, Асфат та Кояш ясап яталар. Шатланыша абыйлар, Сөенәләр апалар.
Маэмай асфальтка керә, Борынын төртеп өрә: Жираф, юлбарыс, филләр Ерак илләрдән килгән, Җылы урын тапканнар, Рәсем булып ятканнар! Санасаң иренмичә — Кояшлар әллә ничә. Кай төштә зәңгәр һава, Кай төштә — бомба ява... Очалар самолетлар, Танклар чәчә утлар!
Көннәр гелме ак була? Җирдә төрле чак була, Бомбалар төшсә әгәр, Каралып кала зәңгәр... Дөнья башына төшсә — Әверелә ал төскә... Әнә, аяк астында Зур бомбалар яталар. Җитдиләнә абыйлар, Сискәнәләр апалар... Без ясаган рәсемнәр Яңгыр астында калды, Танк, самолетларны Җәяүлеләр таптады. Үтте җиргә сеңдереп Бомбаларның башыннан — «И К М Ә К» дигән машина һәм «С ӨТ» дигән машина!
Капкада бар усал язу...
«Усал эт бар!»—дип язганнар— Бик явыздыр, күрәсең, Умырып алмасын, диеп, Куркып кына керәсең...
4вылча, бабайча ял...
Авылда торып китим, Тазарып, ныгып китим, Спорт яратам бит мин! Алып кайттым шәһәрдән Бадминтонны, теннисны, Эспандерны, гантельне һәм ике потлы герне! Бабай боларны күрде, Бабай кеткелдәп көлде: — Үсәр бездә мускулың, Булмас бер дә буш кулың... Куй боларны читкәрәк, Менә сәнәк тә көрәк, Менә балта да чалгы — Без авылча, бабайча Оештырырбыз ялны!
Кыргый мәче
Бик үзгәргән җәйдән соң — Усал карый очраса,
Куркуыңны да онытып, Елмаясың бераздан: Дөрес булыр иде, агай, «Матур эт бар!» — дип язсаң!
Сыртын кабартып баса, Якын китерми — кача.
Өркеп, сагаеп кына Йөри ул кырыйлардан, Сөю-сыйпау күрмәгәч Ничек тиз кыргыйланган...
Бер ялгызын дачада Көзен ташлап киткәннәр, Бу дөньяда беркемгә Ышанмаслык иткәннәр...
Юл хәрефе
«Казанга!»— дигәч, яшь әтәч Кикриген чөйде:
«Мондый данлы юл бәхете Тик миңа тиде!
Минем көчле тавышымны
ишеткән алар,
Үз янына алдырмакчы
Нимек тә алар!»
...Казан ерак түгел иде,
Бик якын иде,
Астында кикрик шикелле Ут-ялкын иде...
Нишләргә дә белми әтәч Шом-хәвефеннән: «Бу казан языла икән Юл хәрефеннән...»
Үкенгән әтәч, кайгырган,
Тәмам ут янган:
«Ах, дип, кычкырып йөргәнче, Укыйсы калган!»
Авторучка тапкан малай
Авторучка тапкан малай. Бер көтмәгән чакта тапкан. Сөенечтән алып чапкан — Ул бит аны көтеп яткан!
Шундый матур, шундый яңа, Моның ише юк дөньяда, Нинди тигез, шома яза: «Ул бит минем авторучка!»
Бераздан ул аптырашта: Мин таптым, дип сөенәм дә,
Югалтучы көенә лә!
Ул да аны яраткандыр, Ялгыш кына югалткандыр. Шундый матур, шундый яңа, Моның ише юк дөньяда...
Малай бер бит кәгазь ала. Рәхәтләнеп игълан яза: «Авторучка җирдән таптым! Авторучка кем югалтты?»
Читлектә аю баласы...
Күрдем читлектә кызганыч
Аю баласын:
«Аю баласы, дускаем, Ник моңаясың?»
«Йөрисем килә минем дә
Читлексез төштә,
Читлекләргә сыймас урман Исемә төшә...
«Менмә!»— дигән агачларга
Мин менгән идем,
«Йөрмә!»— дигән чытырманда Мин йөргән идем.
Тәртипсез, дип, ахры әткәм Озаттыргандыр...
Әйтегезче, мин бит монда Озак тормамдыр?
Мин бит хәзер бик тәртипле, Кайтыймчы илгә, Әнигә ияреп кенә Йөрисем килә...»
...Зоопаркта күрдем тагын Аю баласын,
Көтә һаман әниләре
Килеп аласын...
Дүрт яшьлек абый
Алар икәүләп Әнисен көтә — Кызчык — бер яшьтә, Абыйсы — дүрттә.
...Электрдан кинәт Төтен ургылды, Шундый куркыныч Ялкын ыргылды!
Борыл да йөгер, Тизрәк кач кына — Шкаф артына, Өстәл астына...
Качар иде дә, Сеңлесе кайда? Сеңлесе кала... Сеңлесе кала!
Ишек артыннан Тапты да эзләп, Төтенне ерып Йөгерде тизрәк!
Бик тә вакытлы Әйтеп өлгерде — Күршеләр кереп Утны сүндерде.
Өлкән янгынчы:
— Зур рәхмәт!— диде,—
Өч тәгәрмәчле
Велосипед бирде.
— Сине бик мактап Сөйләргә була — «Ут кичкән егет!» Дияргә була!
Шәһәр урамнарында
Ай-Һай күңелле шәһәр — Акка күмелде шәһәр! Шәһәр урамнарында Авыл бураннары ла: Җәяү килгәннәр алар, Кырдан кергәннәр алар, Урамда уралуны Кызык күргәннәр алар!
Асфальт юлны тутырып,
Машинага утырып, Трамвайларга ябышып, Йөргәннәр шаярышып, Шәһәр белән пнышып.
Ап-ак, ап-ак бураннар Йортларга уралганнар,
Урамнарга тулганнар.
Югалганнар урамнар — Танымаслык булганнар!
Морҗаларга чолганып, Төтен белән болганып Бураннар да арганнар: Басылганнар, тынганнар, Җиргә ятып калганнар.
Иртәрәк шатланганнар... Иртән ап-ак булганнар, Кичкә шапшакланганнар: Корымга уралганнар, Сөремгә буялганнар —
Шәһәрнеке булганнар...