Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ ТӘРҖЕМӘ ӘСӘРЛӘРЕ


әнгатьнең бүтән төрләре кебек татар театры да үз кабыгына гына бикләнеп яшәми. Ул илебез
халыкларының театрлары белән даими рәвештә аралашып яши. Мондый элемтәләр һәр халыкның
сәхнә сәнгатен баета. Ә бу аралашуның формалары күл төрле: аңа тугандаш республикаларга
гастрольгә барулар да, фестивальләр, культура көннәре, конференцияләр дә керә.. Алар вакытында
шәхси танышлыклар барлыкка килә, башка республика коллективлары, режиссерлары спектакльләр
куярга чакырыла. Билгеле, тәрле чорларда үзара элемтәләрнең төрле формалары алгы планга чыга. Ә
без биредә тәрҗемә ителгән әсәрләрне татар сәхнәсендә кую турында сүз алып барачакбыз.
Тәрҗемә итәргә пьеса сайлап алуның үзенә бер төрле кануннары бар. Беренчедән, биредә үз
драматургиябездә күтәрелмәгән проблемалы әсәрләргә игътибар ителә Мәсәлән, соңгы ун елда безнең
театрларыбызның афишаларында И. Дворец- кийның «Чит кешеисе, Җ Җаббарлының «Айдынны, Б.
Горбатовның «Бер төн»е, Л. Леоновның «Ябырылуны, А Абдуллинның «Унөченче председательне
(ТДАТ), А. Салынскийның «Барабанчы кызны, Ч. Айтматовның «Анам кырып (Әлмәт театры), А.
Макаенокның «Трибуналны (Драма һәм комедия театры), А. Каһһарның «Кадерле әниләрне (Минэәлә
театры) кебек әсәрләр күренде Аларда совет кешеләрен төрле яктан һәм яңача ачкан проблемалар
куела, бүгенге кешенең тормышка мөнәсәбәте карала.
Икенчедән, башка телләрдә язылган пьесаларны куеп, безнең театрларыбыз үзләрен
кызыксындырган мәсьәләләрне тирәнрәк алып карыйлар, тамашачыларның игътибарын шуңа
юнәлтәләр. Мәсәлән, В. Распутинның «Авылдашлар, акча кирәкп, М. Байҗиевның «Кияү белән кәләш».
«Хуш, Назлыгөл», Ч. Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм» кебек әсәрләре татар театрына
шунысы белән якын: аларда әхлак проблемалары тирәнтен карала. М. Кәримнең «Ай тотылган төндә».
«Ташлама утны, Прометей» трагедияләре дә кешеләр хакына, бөек идея хакына батырлыкка бару
турындагы татар драмаларына аваздаш. Әнә шундый батырлык мифологик герой Прометейны совет
герое, шагыйрь Муса Җәлил белән берләштерә
Бу мәсьәләдә кызыклы һәм мөһим бер яңалык бар. Элегрәк — сугышка хәтле елларда — бөтен
милли коллективлар да диярлек рус пьесаларын гына тәрҗемә итәләр иде Соңгы чорда исә илебезнең
күп милләтле сәхнәсендә барча халыкларның әсәрләре дә актив куелып килә. Хәзер «Совет пьесасы»
төшенчәсенә молдаван И. Друцэның да. әзербайҗаи Р Ибраһимбәковның да, белорус А. Макаенокның
да. кыргыз Ч. Айтматовның да. татарлардан Т. Миңнуллин, тА. Гыйләҗевларның да әсәрләре керә.
Шушы уңайдан барлык милли театрларда да булган бер күренешкә тукталырга кирәк Режиссерлар
тәрҗемә пьесаларны куйган чакта, ә актерлар исә уйнаганда.
С
теге «ки бу конфликтны, проблеманы ачалар, геройның психологик асылын күрсәтәләр Ә
характерларның саф милли сыйфатларын гына сурәтләү теп максат булып тормый: кыргыз яки грузин
героен уйнаучы актер әлеге милләт вәкилләренә хас булган тышкы «билгеләргә, чалымнарга гына йәз
тотмый Әгәр шул юлдан гына китсәң, кыланчыклыктан артык берни килеп чыкмас иде Ченки бер генә
кеше дә. шул исәптән актер да, үз милли характерының гасырлар буена формалашып килгән
сыйфатларын, кием салган кебек, тиз генә салып ташлый алмый Беек итальян ак- х трисасы А.
Расториның «мин теләсә кайсы рольне үз милләтемә хас кайнарлык белән уйныйм».— диюе дә нәкь
менә шул турыда. Мондый мисаллар аз түгел. _л> Әлбәттә, тәрҗемә әсәр спектаклендә аны башкаручы
милли коллективның үз ха- п рактеры күренә. Безнең татар театры, мәсәлән, тыйнак шигъри-
эмоциональ. лирик 2 җанлы артистлары белән күпләргә билгеле
«Хуш. Наэлыгәл» спектакле уңае белән сәнгать фәннәре докторы А Аиастасьеа язган фикер кызыклы Ул
болай ди: «Заманча, милли үзенчәлекле бу спектакль «геройларында без хәзерге Татарстанның яшь
кешеләрен күрәбез» Димәк, «Хуш. Назлыголядәге характерларда милли кыргыз тибы түгел, ә хәзерге татар
халкының — милли тибы чагылдырылган Ә аларда исә гомум интернациональ сыйфатлар, башка халыклар
белән уртак әхлакый идеаллар ачык күренә Үз әдәбиятларының чиген - үтеп чыккан язучылар — Айтматов,
Друцэ, Ибраһимбәкое. татар драматургларыннан J Миңнуллин, Хәсәенов, Вәлиев иҗатына мерәҗәгать итсәң
дә. аларда гомуми һәм а. милли якларның бергә үрелүе аермачык күренә.
Татар театрында куелган тәрҗемә спектакльләрнең художество кыйммәте тор- •” лечә булуга карамастан,
аларның барысы ечен дә уртак бер уңай як бар берсендә ф дә милли билгеләрне механик рәвештә генә күчереп
алуга омтылыш сизелмәде. Ха- < рактерлы мисал: татар академия театрында «Кызыл яулыклы гүзәлкәй генам»
а куелды. Авторы кыргыз, режиссеры үзбәк, актерлары татар булган бу спектакльдә ° оч культура бергә кушыла.
Айтматовның тыштан беркадәр кырыс күренгән, уй-хис- эт ләрен түгеп-чәчми торган геройлары югары
шигърияткә, кайнар хислелеккә омтыл- 4 ган режиссерның милли характерында үзенчә чагылыш тапты. Шушы
ике башлангыч ~ татар актерларының традицияләре, үзенчәлекләре белән бергә кушылып, аларга - гына хас
булган үзенә бер сәнгать күренеше тудырды Спектакльдә нечкә хиссият. < йомшак моң, кычкырып тормаган
шигърият, злегиэм сизелә. Әмма бу спектакльне иҗат итү җиңел булмады Чонки режиссер һәм актерлар әдәби
материалга торлечә е; карыйлар иде. Кайбер рольләрне башкаручылар үз геройларын гадәти һәм элекке =
әсәрләр буенча таныш булган кешеләр итеп санады Ә режиссер Т Ходжаев әсәрне сәхнәдә күрсәтүне поэтик
планда күзаллады, ул шигърият турында сүз алып барды характерларны тәптен-тирәннән ачып бирүне таләп
итте Нәтиҗәдә, актерлар спектакль геройларын кенкүрештә еш очрый торган персонажлар дип уйлаудан баш
тартырга, кеше җанының, күңел кичерешләренең үзенә бер торле ру хи күтәренкелеген аңларга тиеш булдылар.
Спектакльдәге кенкүреш детальлоре исә кешенең теп сыйфатын ачарга ярдәм итүче фактлар булып кына
калдылар
Менә юл мастеры Байтимер (аны Ш. Биктимеров бик оста уйнады!) үэоноң ярдәмчесе болен авария
булган урынга ашыга. Ярдәмчесе иң башта машинаны чыгарырга тели. Байтимер аңа болай ди. «Башта —
кеше, ә машина — аннан соң». Ул моны үзеннән-үэе аңлашыла торган нәрсә кебек һәм шул ук вакытта, кире
какмаслык итеп тә әйтә. Нәкъ менә шушы «Башта — кеше» дигән сүз мастерның үзен дә ботен спектакльне дә
характерлый
Бу спектакль театр үсешендә мәгълүм бер этап булды һәм бетенсоюэ күләмендә югары бәя алды.
Тәнкыйтьче В Сахновский-Панкееә язганча: «Айтматов геройларының рухи тыйнаклыгы, хисләрдә һем
сойломдә тыенкылыгы хәзерге театрның мәҗбүри таләбенә җавап бирде, тамашачы күңеленә хуш килде
Кыргыз язучысы повестьларының инсценировкалары күп кенә театрларга һәм актерларга үзләренең моңарчы
күрелмәгән ру хи һәм иҗат мемкинлекләрен ачарга ярдәм итүе гаҗәп түгел. Г Камал исемендәге театрда да
шулай булды» ’
Терле милли культуралар аралашканда актерлар һем режиссерлар уртак иҗатта
' А Аиастасьгв II* «5 языках Ч . 1972. W бит
•Журнал «Театр». J* 9. 1967
бер-берсен баеталар. Башкорт режиссеры Л. Вәлиевнең һәм әзербайҗан режиссеры
A. Кязимовның татар театрлары белән эшләве, мәсәлән, ике як ечен дә бик файдалы булды
Спектакльләрне сәхнәгә куючылар татар артистларына күтәренке-героик стилистикага якынаерга булышу
белән бергә, аларны психологик яктан тирәнәергә мәҗбүр иттеләр. Мәсәлән, А. Кязимов сәхнәгә
куелышны күтәренке манерада хәл итеп, характерларның психологик эшчәнлегенә дә бик зур игътибар
бирде. «Айдын»- да кәндәлек тормыш интонацияләре юк, характерлар да беренче карашка гадәти түгел
чөнки режиссер әзербайҗан сәнгатенә хас күтәренке стилистиканы бирә. Шулай итеп, татар һәм
әзербайҗан театрларының уртак иҗаты үзенчәлекле синтез барлыкка китерде.
Башкорт режиссеры Л. Вәлиев «Ташлама утны. Прометей!» (М. Кәрим) трагедиясен сәхнәгә куйганда
да стиль үзенчәлекләре аермачык чагыла. Әсәрдә героика, югары эмоциональлек, милли характерның
үзенчәлекле сыйфатлары сста күрсәтелә. Ә Закиров эшләгән сәхнә бизәлеше — биек колонналар, күк
гөмбәзен җилкәсендә күтәреп торучы Атлант, тамаша залы өстенг үк чыгыл торган пандус та —
спектакльнең героик-монументаль стилистикасын көчәйтә. Г. Камал театрының бу спектаклендә
башыннан ахырынача сузылган бер ачык фикер бар. кешелек хакына, аның алга китеше, үлемсезлеге
хакына батырлык эшли белү, үз-үзеңне корбан итә алу Монда Дон Кихот темасы да бернинди
кимсетелүләргә карамастан, иң бөек гаделлеккә ышанычын югалтмаган хыялый кеше темасы да укыла.
Шунда ук — бүтәннәр хакына шәхси газспларга баручы революционер темасы да. кешегә нәрсә кирәген
башкалардан ачыграк, ераграк күрүче, күбрәк белүче юлбашчы темасы да бар Нәкъ шул проблеманы ача
торган күренешләрдә мәгънә акцентлары да бик дөрес ясалган. Иң әйбәт эшләнгән күренеш —
Прометейның әнисе Фемида белән (Р Таҗетдинов һәм Н. Ихс анова) очрашуы. Монда Ихсанованың трагик
рольне башкару осталыгы гаҗәп матур ачылды. Шунлыктан бу өзектәге фикер төгәллеге, аның югары
трагизмы һәм үтә көчле эмоциональ тәэсире бөтен спектакль барышында үзәк урынны алды да. Биредә
мифологик сюжет арткы планда кала, каһарманлык, патриотик идеягә бирелгәнлек темасы, хатын-кыз һәм
ана хәсрәте, улына батырлыкка фатиха бирү темасы алгы планга чыга. Бу — заманча, җанлы тема. Ул
ассоциатив рәвештә Муса Җәлилнең, совет иле геройларының батырлыкларын хәтердә яңарта.
Тәрҗемә пьесалар спектакльләрен иҗат иткәндә актерларның бик күп яңа яклары ачылды. Характер
логикасында эзлеклелекнең, фикерләрне чагылдырганда эчке азатлыкка ирешүнең иң ачык күренүе актер
Ә. Шакиров өчен «Чит кеше» спектаклендә (Манагаров), Г. Исәнголова өчен «Хуш, Назлыгөл»
спектаклендә (Назлыгөл) булды. Моңарчы комедия актеры буларак танылган Р. Шәрәфиевне • Ябырылу»
драмасында тамашачы бөтенләй икенче яктан күрде (бик катлаулы драматик роль булган Федор Таланов
образы). «Кияү белән кәләш» спектаклендә кичерешләр тирәнлеге һәм эчке драматизмны бирә белү
белән яшь актриса Ф. Хайруллина да яңа яктан ачылды.
Иң кыен бурычларның берсе, мөгаен, «Баһадирлар» («Третья, патетическая») спектаклендә Ленин
образын иҗат иткәндә Ш. Биктимеров алдына килеп баскандыр Ленин образын тудыруда совет театрының
бай тәҗрибәсе бар. Аны беренче башкарган Б. Щукин, М Штраух исемнәре яхшы билгеле. Әмма бу бөек
образны үзләренчә күрсәткәндә, соңгы .буын актерлар да тирән дулкынлану кичерәләр, мәсьәләнең гаять
катлаулылыгын тирән аңлыйлар Ш. Биктимеров та үзен бик озак әзерләде Чорыбызның иң югары идеалы
гәүдәләнгән мондый образны тудыру ечен тормыш материалын еллар буена аңлы һәм интуитив рәвештә
туплый бару, үз күңелеңнән үткәрү иирәк Биктимеров та юлбашчы тормышы турында бик күп әдәбият
укый, аның рачьларе ягылган грампластинкалар тыңлый, документаль фильмнар карый. Ленин турындагы
фильмны татарчалаштыруда катнаша, радиопостановкаларда Ленин ролен башкара, Мәскәүдәге Ленин
музеенда күп тапкырлар була. Иң мөһиме — ул
B. И. Ленин әсәрләрен тирөитен өйрәнә. Иҗат эше көнен дә, төнен дә дәвам итә, театрда да. ейдә да
рамда да... Тапшырылган эшнең гаять кетлаулылыгы, җаваг.лв;- лыгы аңа тынгылык бирми.
Бервакыт, инде спектакль сәхнәгә чыкканнан соң, Ш. Биктимеров педаготия институты студентлары
белән очраша. Актерлар спектакльдән бер өзек уйнап күрсә-
теләр Биктимеров бу юли бүтән галстук бәйләгән була һәм студентлардан берәү аңа шул фактны әйтә.
Шунда инде Биктимероа «әгәр тамашачы костюм деталендәге аз гына төгәлсезлекне дә сизә икән,
юлбашчы ролен башкаручы артист эчке линияне никадәр төгәллек белән алып барырга тиеш!»—дигән
тирән бер фикергә килә
Русчадан тәрҗемә ителгән пьесалар белән эшләүне дәвам итеп театр Б Гор- батовиың «Бер тән» исемле
инде бераз онытылып тә барган драмасын сәхнәгә куйды. Ул фашистлар Германиясен җиңүнең 30 еллыгына
куелды һәм татар академия театры тормышында әһәмиятле күренеш булды Б Горбатоаның фронттагы шәхси
күзәтүләре нигезендә 1944 елда ук язылган бу әйбәт пьесачы коллектив «ңадан, үзенчә ачкан кебек булды
Башта тискәре персонажлар группасы бик «эчле язылганлыктан, пьесага күпмедер дәрәҗәдә шикләнеп карау
да булган иде Шуңа күрә, бу драманы куярга алынган театрга да әсәрнең кәчләр нисбәтен тегәл, уңай геройлар
һәм уңай пафос файдасына хәл итәргә кирәк иде Г Камал исемендәге театр спектакленең төп отышлы ягы шул
— биредә уңай программа төгәл ачыл бирелә Тирән психологик драма жанрында, нәкъ Чеховныкына
атмосферада хәл ителгән, көчле икенче планы булган бу әсәрдә көчләр бик ачык бүленгән. Тискәре
персонажларның зур группасына уңай геройларның да монолит бердәм группасы каршы куела Бу әсәрнең төп
фикеренә — совет кешеләренең җиңелмәслеге, как- шамаслыгы турындагы фикергә китерә
Театрның Л Леонов әсәре «Ябырылу»ны сәхнәгә куюы да (режиссер М Се- лимҗанов, художнигы Ә
Закиров) әлеге теманың дәвамы булды Бу әлбәттә, бии катлаулы бурыч идс Чөнки анда, төп концепция ачык
булган хәлдә, төрле стильләр бер-берсенә нечкәлек белән үрелгән: психологизм, рухи хәрәкәтләр тирәнлеге
кискен гротеск, күзгә бәрелеп торган сатира һәм плакат стиле Әсәрдә карт врач Таланов семьясы һәм тормыш,
киләчәк ягында булган кешеләр йомшак җылылык, вчкерсеэ психологик якынлык белән сурәтләнә. Ә сәхнә
гротескы фашистларга каршы юнәлдерелгән. Режиссер М. Сәлимҗанов та авторга төгәл ияреп бара. Ул зур
игътибар бирелгән төп персонажларны табып, килешмәүчән ике лагерьны капма-каршы куя. Театр өлкән
Талановларга— Иван Тихоновичка (Ә Шакиров) һем Анна Николаевнага (А Галиева һәм Н Ихсанова) бик җылы
карый Бу ике образны актерлар иң яхшы реалистик традицияләрдә — тыйнак һәм күпсүзлелекне яратмаучы
өлкән яшьтәге интеллигент кешеләрнең психологиясенә тирән үтеп иҗат итәләр Чал чәчле, төз гәүдәле Иван
Таланов-Шакиров тыныч, шау-шусыз, басынкы- сабыр кеше Әмма, шулай да, бөтен вакыйгалар барышында
кайчагында турыдан туры үзе күренмәгән килеш тә ул үзенең барлыгы белән бетен сәхнәне тутырып тора кебек
Аның чын патриотизмы, совет кешесенең кечене тирән ышануы — тел характер сыйфаты булып чыга. Үзенең
хаклыгына тирән ышанган Анна Таланова да ире Иван Тихоновичка тиң. Ирле-хатынлы Талановлар
образларын иҗат итүче актерлар гомер юлын бергә үткән бу ике кешенең рухи якынлыгын, карашлар
бердәмлеген күзгә бәрелерлек итеп үк күпертмичә, әмма бик тегел бирәләр. Тис* көре персонажлар исә
(Фаюшин-Биктимеров Кокорышкин-Мифтахое) үткен гротеск. хәтта фантасмография аша күрсәтелә
Шул рәвешчә, татар театрында СССР халыкларының тәрҗемә пьесаларын кую труппаларның иҗади
интересларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә, театрны тар рам калардан алып чыга һәм милли культураларның
тагын да якынрак аралашуына бу лышлык итә. Р Гамзатов мондый диалектика турында РСФСР азучыларының
II съездында бик матур итеп әйткән иде «Үз тауларыннан ерак киңлекләргә очмаган бе ркет—ул әле беркет
түгел, чебеш кенә Шулай ук ерак киңлекләрдән туган оясына әйләнеп кайтмаган беркет тә — беркет түгел!»
Әйе. илебездәге барлык халыкларның сәхнә сәнгате кебек үк, безнең татар театры да ике планда —
үзенчәлекле милли культура күренеше булып һәм шул ук вакытта, күпмилләтле совет театры белән бер
юнәлештә үсә Чынбарлыкка һәм аның прогрессив көчләренә тугрылык, социалистик гуманизмны раслау
халыкчанлык, партиялелек, коммунистик идеаллар ечен керешүче хезмәт иясенең матурлыгын раслау — менә
бу сыйфатлар бетен совет театры ечен уртак