Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ЯЗАРГА ӨЙРӘТӘМ...


әскәүдә әдәбият институты каршындагы Югары курсларда укыганда, бүлмәмә күршем Зелфәт килеп
керде Чәчләре тузган, зәп-зәңгәр күзләре Парнас тавының иң текә кыясына кунган беркет күзләре
сыман яна, ике кулы давылда бәеннән ычкынган тегермән канатлары шикелле болгана,— димәк,
шигырь язган һәм шатлыгын минем белән уртаклашырга тели
Шулай булып чыкты да. Тотынды укырга шигырен — егерме квадрат метрлы бүлмә тараеп, кечерәеп
калды Сыймый шагыйрьнең хисләре бүлмәгә, аңа киңлек кирәк, аңа, авызлыкларын чәйнәп, иксез-чиксез дала
буйлап чабарга кирәк, атмосфера катламын тишеп чыгып, галәмгә очарга, Сатурнның кыршавына басып
Андромеда йолдызлыгына сикерергә аннан яңадан планетабызга кайтып. Тын океанга чумарга, андагы берәр
кашалотны кочаклап үбеп, ярга чыгарга да аякларын-кулларын тирдәге материклар остенә салып, татлы, илаһи
йокыга талырга кирәк. Күңеленнән шулай эшләде дә Зелфәт Укып бетергәч, юашланып, ишен яңагына сөялде.
гөнаһсыз күзләрен миңе текәп, сүзсез калды
Мин нишләргә тиеш идем! Әлбәттә, шигырь тәэсиренә бирелеп әсәрләнергә
— Гениально! — дип кычкырырга тиеш идем
Бу моментта шагыйрьнең күңеле белән бик сан булырга кирәк Чөнки мондый чакларда шагыйрь (һәм,
гомумән, һәр иҗат кешесенең) йерәге ачылып шәп-шәрә кала, ул тиз яралана, ул яраны теэәтүе авыр була
Ходаның биргәненә шөкер, тупаслык бездә җитәрлек инде
— Аңламадым,— дидем
Миннән мондый мәгънәсез һәм рәхимсез сүз көтмәгән Зелфәт аптырап миңа карап торды.
— Шигыреңнең нәрсә турында икәнен аңламадым,— дип кабатладым
Башын артка чөйде Зөлфәт, уң кулын югарыга ыргытты һәм
— Шигырь нәрсә турында була аламыни! Поэзия бит ул нәрсә турында була ал мый! Шигырь ул шигырь!
—дип, ишекне ачык калдырып чыгып китте
Гафу үтендем микән, хәтерләмим Юк шикелле Чөнк и «Шигырь нәрсә турында була аламыни!» дигән сүзе
белән ул мине наданлыкта, примитивлыкта гаепләгән сыман тоелды. Мин ул вакытта да. хәзер дә әдәбиятның
һәрбер жанры нәрсә турындадыр булырга тиеш дип саныйм
Берничә көннән бу хакта Зөлфәт белән кара-каршы утырып бәхәсләштек Ул рәхәтләнеп миннән көлде,
мин бирешмәдем Хәтта мин аны шигырь язарга да өйрәтергә керештем
— Әгәр дә.— дидем. — илһам килеп, шигырь язарга утырсаң, иң элек, язачак шигыреңдәге фикерне проза
белән, ягъни мәсәлән, салкын акыл белән кәгазьгә теркәп куй. Аннан эшкә йөрәгеңне хисләреңне җик Менә
дигән аңлаешлы шигырь туачак,— дидем
Идәнгә ятып, тәгәри-тәгәри көлде Зөлфәт. Шигырь турында сүз чыкса, әле дә шул вакыйганы сөйләп келә
Мин дә аңа кушылып көлгән булам ләкин күнелемнең кайсыдыр бер җирендә »ә бит мин ул хәтле үк хаксыз
түгел» дигән уй ята
Әлбәттә, мин «өйрәткәнчә» шигырь язу мөмкин түгел хәл ул чыннан да көлке Кызганычка каршы бездә
проза теле белән сөйләп бирерлек шигырьләр күренгәләп тора Рифмага салынган прозаны мин шигырьгә
андый шигырьләр язучыны шагыйрьгә санамыйм Поэзиядәге образлар системасы бөтенләй башка икәнен
бүтәннәргә
М
аңлата аямасам да. үзем аңлыйм Шигырь ул күңелдә уйнаган хисләр давылының тышка бәреп чыгуыннан туган
ә дәбият жанрыдыр.
Ләкин ни генә булмасын, минемчә, шигырь аңлашылырга тиеш. Әгәр дә ул аң- лашылмаса, икенче
берәүгә тәэсир итә алмый. Аннан соң, дөньяда һәрбер нәрсәдә, һәр хәрәкәттә логика бар. Хәтта стихиядә
дә. Без хаос дип санаган нәрсәләрдә дә үзенең логикасы ята. Ни өчен шигырьдә шул жанрга гына хас
логика булмаска тиеш? Әгәр логика бар икән, димәк ул күпләргә аңлашылырга тиеш Билгеле, шигырьнең
тәмен тояр өчен күпмедер дәрәҗәдә әзерлек тә кирәктер. Ләкин мин һәм башка бик күпләр — кулына
китап тотып карамаган томана түгел ләбаса Тукай, Дәрдмәнд, Такташ. Хәсән Туфан кебек үзебезнең
классикларны да. башка халыкларның поэзиясеннән дә хәбәрдар, хәзерге заман шагыйрьләрен дә
аңларга тырышкан кеше
Шушы урынга хәтле язганнарым кереш сүз генә иде. Минем әйтергә теләгән фикерләрем конкрет
шигырь турында. «Казан утларымның 1982 елгы 11 санында Казан дәүләт университеты студенты Ркаил
Зәйдуллинның дүрт шигыре басылып чыккан. Яратам мин бу малайның шигырьләрен, өметем зур ул
егеткә. Мин аңарда иҗат кешеләренә иң кирәкле сыйфат — тыйгысызлыкны күрәм. Җаны тынгысыз аның,
яшьлеккә хас бунтарьлыгы да бар. Бик әйбәт Яшь чакта да бунтарьланмагач, картайгач ни кала?! Мыштым
гына каш астыннан карап йөргән малайлардан куркам мин. Чаттан торып берәр этлек эшләп, җанны
өшетерләр сыман. Әдәбият ачык йөрәкле (душа нараспашку) затларны яратарак төшә.
Димәк. Ркаилның дүрт шигыре. Баштагы өч шигыренә бер сүзем юк. Кәҗүнни тел белән әйткәндә,
кайбер җитешсеэлекләре булуга карамастан, әйбәт, йөрәккә, кү ңелгә һәм акылга да тәэсир итә торган
шигырьләр Менә дүртенчесен аңламадым. Ркаилның үзенә шул турыда әйткән идем дә, заманында
Зөлфәт миңа караган сыман карады Өлкән кешенең хәтерен саклап, миңа надан, дип әйтмәде әйтүен,
әмма елмаеп каравында шундыйрак теләк ята иде кебек.
Менә хәзер журналны алдыма куйдым да Ркаилның шигырен аңларга тырышып утырам. Аның өчен
мин. Зөлфәт көлсә көләр, Ркаил шигырен сүтеп җыярга телим. Чын шигырьне сүтеп җыярга мөмкин
икәнлегенә ышанып эшлим бу эшне.
Иң элек, сүтәр алдыннан Ркаилның шигырен тулысынча күчереп алыйк.
Кырмыска оясына кулны Суздым.
Кырмыскалар учым буйлап йөгереп узды.
Гөжләп куйды бетен бер ил.
«Кем ул анда тынычлыкны бозып йөри!»
Җанны асраггнда, мәгънә күреп
Кыса эчендәге яшәештән!
(Бөтен бер ил карап тормый булыр
Ярдәм көтеп табигатьтән, естән.)
Һәрбер нәрсә канунлашкан монда.
һәркемнең уз эше уз йортында.
Мөмкин кадәр тизрәк.
Мөмкин кадәр күбрәк күтәрәсе.
Юк монда моң төшенчәсе!
Яшәү өчен яшерен көрәш бара.
Куәтсезләр бөлә, куәтсезләр үлә...
...Никтер шушы кырмыека оясын Таяк тыгып болгатасы килә.
Шигырь техникасына тыгылмыйм — мин аны тикшерүне бу очракта максат итеп куймадым Теленә дә
кагылмыйм. Гәрчә, кырмыска иленең гөжләвен мин күз алдыма китерә алмыйм. Шөпшәләр иле, умарта
кортлары иле гөжләгәнен ишеткәнем бар, кырмыска иленең гөжләгәнен ишеткәнем юк. Бәлки минем колак
ишетеп бетермидер, шагыйрь колагы сизгеррәк буладыр? Ярый, анысын калдырып торыйк та, мәгънә
ягына күчик.
Беренче өч юл миңа аңлашыла. Дөнья, мохит, яшәеш турында уйланып, шагыйрь урманга килеп
керде ди Төрле бөҗәкләрне күрде дә. аларның көн итүен безнең
Җанны асраганда, мәгънә күрел Кыса эчендәге яшәештән!
Нәрсә аңлата бу сүзләр? Кем әйтә болай дип? Кырмыскалар дисәң, җөмлә куш - Ф тырнаклар эченә
алынмаган. Шагыйрь кырмыскалар өчен сөйләргә керешәме' Бу - г луы бик мөмкин, анысын да кабул иттек, ди.
Ә менә җәя эчендәге сүзләрне һич £ кенә дә аңлый алмыйм. Нинди фәлсәфә ята анда, нинди мәгънә? Хәтта
мин ул туры- “ да фараз кылырга да алына алмыйм Я берәр ахмаклык әйтеп ташлармын дип куркам £
Җәя ябылды Аннан соңгы дүрт юл аңлашыла. Шагыйрь уйланулардан соң бер 3 нәтиҗәгә к илә. Нәтиҗәсе
дөрес — кырмыскалар үз илендә барысы да аерым бер □ тәртип белән көн итәләр Ләкин табигать кануннары
буенча, инстинкт кушканча яши бирәләр, «һәркемнең үз эше үз йортында» Нишлисең, табигать шулай яраткан
кыр- мыска кон-төн чабарга, бала үстерергә, тамак туйдырырга, өен кул тыгыл уйнаучы- - лардан сакларга тиеш
Җитмәсә, агачларны корт баскан, аларны юк итеп, урманны “ саклап калу эше дә табигать тарафыннан
кырмыскаларга йекләтелгән
«Юк монда моң төшенчәсе!»
Монда инде, Ркаил йөрәк маем, гафу ит. мин сиңа бер сорау бнрәм. каян беләсең? Бәлки алар үз
телләрендә көйләр көйләп моңланалардыр? Синең «гөжләү» дигәнең бәлки аларның кычкырып
җылауларыдыр? Бәлки алар ап-ак биләүләргә терелгән балаларына; «бәгырькәем, үсеп буйга җитәрсең,
агачларны корытучы кортларны юк итәрсең» дип көйлиләрдер Эшкә киткәннәрнең кайберләре кайтмый капса,
моңланып, бәет чыгаралардыр? Ашыкмыйк моң юк дигән нәтиҗә чыгарырга.
Моннан соңгы ике юл аннан алдагы дүрт юлның дәвамы буларак аңлашыла. Ләкин монда да тел
төгәлсезлеге. Куәтсез кырмыскаларның үлүләре аңлашыла, ә бөлү ләре ничегрәк? Бәлки, син кырмыскаларны
онытып кешеләргә күчкәнсең? Иртәрәк түгелме? Буталдың түгелме?
Ә инде кырмыска оясына таяк тыгып болгатырга теләвең — монысы инде. Ркаил дус, хулиганлык. Каян
килде әле синең башыңа андый миһербансыз фикер? Кырмыс ка оясының, ягъни кырмыскаларның ни гаепләре
бар синең алда? Ни начарлык эшләделәр алар сиңа? Ояларына кулыңны тыккач, тешләделәрме? Соң, җаным
теләсә кая кул тыгып йөрмә. Бәлки син аю яки арслан авызына кулыңны тыгарсың да, аннан бетен җәнлекләрне
үтерел бетерәсем килә дип шигырь язарсың Болай мыскыл итебрәк язганга үпкәләмә, шаяртам гына. Белом,
синең кырмыскаларда үчең юк Син боры тик аңлашылмый торган шигырь генә язгансың. Бәлки синең теләгең
дә изгедер, күңелең яхшылыктадыр, үз кабыгына бикләнеп, бүтәннәрнең шатлыгын-кайгысын күрмичә һәм
күрергә теләмичә үз мәнфәгатьләре өчен генә яшәүче, бүтәннәрдән алда мөмкин кадәр тизрәк, мөмкин кадәр
күбрәк умырып калырга җыенучы моңсыз, гамьсез бәндәләргә каршы йөрәгеңдә давыл кузгалгандыр Каның
уйнаганга чыдаше алмыйча шигырь язгансың син. Әмма, шул хисләреңне безгә сөйләгәндә кызып китеп
буталгансың, кешеләрнең яшәү законнары белән кырмыскаларның яшәеш формаларын аерып җиткермәгәнсең
Параллель куярга ярамаг ан нәрсәләрне параллель куйгансың. Ягъни образны дөрес сайламагансың. Шуңа да
шигырь аңлашылмый. Аны сүткәчтен җыеп булмый. Мондый чакта инде, чыннан да, фикереңне башта проза
белән язып кара, дигән ахмак киңәш бирәсе килә
Сүзем шушы урында бетте Ләкин нәрсәнедер әйтеп җиткермәдем төсле Бәлки шигърият бакчасына кереп
болганып йөрүем өчен шагыйрьләрдән гафу үтенергә телимдер Нишлим, шигърияткә гашыйк мин. Гашыйк кеше
үзенең яратканын һәрьяклап камил итеп күрергә омтыла. Шуңа күрә мин дә шигырь язарга өйрәт еп азапланам
Ялгыш сүзләр ычкындырган булсам, гафу итегез Парнас бөркетләре