Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӨХӘММӘТ САДРИГА 70 ЯШЬ


Өлкән шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны, 1938 елдан КПСС члены, 1939 елдан бирле СССР Язучылар союзында торучы әдип Мөхәммәт Сад- рига 70 яшь тулды.
Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов 1913 елның 20 маенда Казанда эшче гаиләсендә туган. Бик чшьли. ятим калып, балалар колониясендә тәрбия-ләнгән малай М. Вахитов исемендәге химия комбинаты каршында ФЗУда белем ала Аннары заводның I зендә эшләп, хезмәт чыныгуы уза. шунда ук беренче шигырьләрен яза Шигырьгә ул эшче-ударник- лар сафыннан килә Яшь шагыйрьгә һ Такташ, К Нәҗми, X Туфан. Г Гали, М. Җәлил кебек әдипләр игътибар итә; 1932 елда аның «Җыр башлана» исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга. Аннары ул Мәскәүгә китеп, театр сәнгате институтына укырга керә Аны уңышлы тәмамлагач. Казанга кайтып, Татарстан Сәнгать эшләре ш>Щ1. сен, ң музыкаль •Һольклир кабинетында фәнни хезмәткәр була
1941—46 елларда Совет Армиясе сафларында Бөек Ватан сугышының төрле фронтларында артиллерия, танк, автотранспорт частьларында хезмәт итә, «Ватан намусы өчен» исемендә татарча чыга торган фронт газетасында эшли Шагыйрь Польша, Чехословакия, Румыния. Венгрияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша Батырлыклары өчен КЫЗЫЛ Йолдыз ордены медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң М. Садри Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант, җаваплы секретарь булып эшли. «Социалистик Татарстан» газетасында әдәбият бүлеге мөдире вазифасын башкара
Илле еллык иҗат дәверендә шагыйрь күп санлы шигырь, очерк, тәрҗемә китаплары бастырып чыгарды — алар арасында «Бәхет турында җыр» кебек укучыларга киң билгеле поэма, композиторларыбыз көй язган күп санлы җырлар, гражданлык хисләрен калку чагылдырган публицистик һәм балалар өчен шигырьләр дә бар Шагыйрьне зур бәйрәме белән котлап, бу санда укучыларыбызга аның төрле елларда язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мөхәммәт Садри
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Слесарьлар
Слесарьлар — оста докторлары
Цехлардагы машиналарның;
Тиски, метчик,
зубило һәм чүкеч,— «Дарулары» шулар аларның- Терелтәләр алар
машинаны,
Хәнҗәр
Чиләде танкистлары гвардеецлар миңа хәнҗәр бүләк иттеләр
Польша. 1944
.Mad. 1945 Прага
Хәтерлисезме?
Хәтерлисезме сез Шюньбронда Кәстәнәләрнең чәчәк атканын, Эссе бакчада агач астында Вена картының хәлсез ятканын!
Без аны шул чак күтәреп алдык, Ул су сорады, көчкә эндәшеп; Авызына аның Сан суы салдык, Аңлашкач шулай бергә ымлашып...
Авыруының серен беләләр, Г өрләттереп аны эшләтергә Йөрәк ялкыннарын бирәләр, һәрбер цех һәм һәрбер станокчы
Ышанычын баглый аларга, Машиналар
бик тиз ходка китеп
Мактау көйли слесарьларга.
Слесарьлар корыч кисәкләрен
Иң кирәкле деталь итәләр;
Сизелеп тора:
корыч белән бергә
Үзләре дә чыныгып үсәләр.
М Вахитов исемендәге завод. 1930
Фашистларның кара өннәренә — Германиягә бару юлында, Гвардеецлар хәнҗәр бүләк итте Миңа шунда — сугыш кырында.
Ул бүләкне горурланып алып, Башны идем батыр дусларга: Ике йөз миллион штык ударында Бу хәнҗәр дә сизелер дошманга.
Алтын Прага, Злата
АЛТЫН Прага, Злата Прага! Килеп яз таңнарыннан, Дошманнарны себереп түктек Влтава ярларыннан.
Алтын Прага, Злата Прага!
Балкый халкың йөзләре;
Невский кылычларыдай — Йөз башняң шпильләре.
Прага!
Алтын ПрагВ, Злата Прага!
Җырың җирне гөрләтә, Азатлык әләмнәреңне Май җиле җилфердәтә
Алтын Прага, Злата Прага!
Йөрим кылып тамаша;
Мәңгелек дуслык кулын без Суздык сиңа ут аша.
Ул Бельведерга чишмәгә килгән, Тилмереп килгән бер тамчы суга; Ә чишмә кипкән, үләннәр көйгән... Өметсезләнеп, карт ауган шуңа.
Без штык белән җирне актаргач, Чыкты атылып чишмә сулары; Шушы суларны эчеп хәл алгач, Күтәрде бу карт башын югары.
Карап торды ул көнчыгыш якка, Кәстәнәләргә, Дунай артына... Киң итеп сулап менә шул чакта: «Күп рәхмәт,— диде,— совет халкына!..»
1945 1955. Вена — Казан
Син горурлыгым, Казан
И Казан, нурлы Казан, яңа калам, Туып синдә үскәнемә шатланам.
Яшь Ленин салкын, кара бер заманда, Кояшлы Байрак күтәрде Казанда.
Ауды бит канлы каракош дивары;
Ленин Байрагы җилферди югары!..
И Казан, нурлы Казан, син зур калам. Туып синдә үскәнемә шатланам.
Баш иеп, Казан, һәрбер почмагыңа, Сыенам зур бәхетле кочагыңа.
Мин тоям миллион йөрәкнең тибүен, һәр ягың җанга рәхәт нур сибүен.
Эшчеләр горурлыгы — заводларың, Нурга нур фән-мәгърифәтең утлары.
Цехларда кайный хезмәт ярышлары, Алга өнди Сәйдәшең маршлары!
һәр милләт тигез, туган, нык дуслашкан, Мәңгегә син Мәскәү белән тоташкан.
Ал Байрак җиргә нур сипкән заманда, Мин яшим Ленин яшәгән Казанда!
1979
Учак ягып төнне куам...
Ярга якын алма бакчасында Күңел кайнар хискә күмелде. Биек таудан зәңгәр Идел аша Аллы-гөлле киң юл күренде.
Моңсу баеп барган алсу кояш, Ярда танып газиз баласын, Ялгыз булсаң, әйдә, кил, дигәндәй, Идел аша җәйде паласын.
Әйе, ялгыз көтәм сөйгән дусны, Аның өчен яна хисләрем, Аны көтеп кошлар җыелдылар, Роза сибә иң хуш исләрен.
Җем-җем иткән аллы-гөлле палас Сихри сират кебек күренде. Очар келәм булып тауга менде, Кояш белән янды, сүрелде...
Кара төндә нидер сөйли суга Мүкле ташлар Идел ярында. Ташка учак ягып төнне куам: Бәхет кошым балкыр таңымда!
1980
Катык
Кояш белән бергә кузгалышып, Киек казлар кебек тезелеп, Катыкчылар килгән ал таңнарны, Яшь чакларны сагынам өзелеп
Яулыклары белән йөзен каплап, Яшь бер ана — «вожак» артыннан, Килә иде алар тау ягыннан, Оялып кына Казан халкыннан.
Алмалы ал көянтәләренә Элеп калын әбәт чиләген, Кызыл эчле калошлары белән Өзмәс өчен язның чирәмен, Килә иде алар йомшак басып, Киек казлар кебек тезелеп Катыкчылар килгән ал таңнарны. Яшь чакларны сагынам өзелеп.
Кызлар безгә завод яннарында Салкын катык салып бирсәләр, Җиңел булып тоела иде цехта Сабын туңган авыр плитәләр...
Ә бер көнне завком бүләк иткән Исле ал сабынны берсенә Биргән идем, битең юарсың дип, Үзем кебек сипкеллесенә,—
Шифалымы булды минем сабын, Сипкелләре әллә беттеме, Матурланып минем бүләк белән Кияүгә ул чыгып киттеме?— Килмәде бу тагын, күренмәде, Тәмле иде сые бигрәк тә...
Дусларының артларыннан гына Йөргән бу кыз калды йөрәктә.
Арча ары икән, Чыпчык бире, Уртасында икән Чүриле...
Әллә Чыпчык, әллә Чүрилене
Уйлап җырлап йөрдем мин тиле:
«Катыкчы кыз нигә килми, Сыйлап җибәрер идем, Ә катыгы җылы булса, Кыйнап җибәрер идем!..»
Шуннан белдем: минем «Гөлҗиһан»ым Кызның битен ап-ак иткән, ди, Ялга кайткан яшь шахтерга чыгып, Миңа рәхмәт әйтеп киткән, ди.
...Кайнар кулдан салкын катык эчкән Хатирәләр истә бүген дә.
Кызлар биргән дәрман белән яшим Бәхетле бу картлык көнемдә!
1981
Ышаныч
Җир өстенә кылыч селтәгәндәй Күкрәү аша яшен чатнады...
Күкри-чатный, яшьни-дөрли шулай Үтеп китте яшьлек чаклары.
Матур яшьлек! Үкенечле түгел Яшен кебек яшьнәп үтүең, Беләм нигә чәчкә чал төшкәнне. Нигә көмеш сакал үсүен.
Без яшәдек кызларыбыз өчен, Гайрәт бирдек кыю улларга, Юл күрсәттек алар иркен сулап Барырлык киң, якты кырларга. Сезнең бәхет өчен, яңа буын, Туры килде барысын эшләргә: Кан коярга безгә ут эчендә, Кайнар дары исен иснәргә.
«Ай күрде дә кояш алды» — диеп Кем дә әйтмәс безгә—картларга. Ватандашым! Синең белән бергә Көч җитәрлек әле атларга.
Яшьнәдек без яшь-гайрәтле чакта, Кичтек утлар-сулар аркылы,— Бүгенге һәр кыю яшь йөрәктә Яна безнең йөрәк ялкыны