Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КҮКТӘ НИ БУЛМАС...»


ратам бәхәсләшүне нәрсәнедер «клал, нәрсәнедер кире кагу гадәте канымда бар. Хәер, дөньяга нидер әйтергә теләп, кулына каләм алган, язучылык һөнәрен үзенең профессиясе итеп сайлаган һәркемдә дә бардыр ул гадәт Битараф кешедән язучы чыкмый,— бусы бик күптәнге хакыйкать
«Казан утлары» бүгенге проза турында сөйләшү дип шомартыбрак әйтсә дә, ул сөйләшүнең төбендә бәхәс ятадыр. Бәхәс булмаса. барлык язучылар һәм укучылар бер сүзне тәкърарласалар, нигә сөйләшеп торырга?! Димәк, бәхәс? Әйдә алышабыз! Ләкин бу очракта кем белән алышырга, кем белән бәхәсләшергә? Каләмдәшләр белән без аерым-аерым да, җыелышларга җыелып та әдәбиятыбыз турында сөйләшәбез. бәхәсләшәбез түгелме соң? Нигә аны журнал битләренә чыгарырга? Әллә киң масса укучыларга кирәкме икән безнең бәхәсебез? Шулайдыр, мөгаен. Дәресен әйткәндә, минем үземнең дә бүгенге укучы белән сөйләшәсем, бәхәсләшәсем килә Без язганнарның кайсылары ошый яки ошамый аларга? Ни өчен ошый һәм ни өчен ошамый? Безнең әдәбиятыбыз бөтенсоюз әдәбиятыннан кам ягы белән ким, яисә кайсы мәсьәләләрдә тиңләшә? Укучыны нинди геройлар, кайсы проблемалар күбрәк кызыксындыра?
Әлбәттә, әдәбият турында сөйләшү профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа күрә, бу дискуссияне профессионал язучыларның башлап җибәрүе бик табигый. Мин прозаиклар, тәнкыйтьчеләр янәшәсенә басып белдеклеләнергә җыенмыйм Алар проза әсәрләренең бөтен нечкәлекләрен белеп сөйлиләрдер, дөнья, бөтенсоюз прозасы белән миңа караганда күбрәк танышлардыр. Әмма драматургия дә — әдәбият жанры, без бер үк материал белен >ш итәбез, максатларыбызның да. борчыган мәсьәләләрнең дә күбесе уртак.
Кыскасы, мин проза турында аны актив укып баручы буларак һәм драматург буларак кына сөйләшергә алынам Субъектив фикерләрнең булуы һәм аламның ялгыш булуы да бик ихтимал. Кем әйтмешли, ялгышларын тапсагыз, төзәтеп укыгыз.
Баштан ук әйтеп куям: мин әдәбиятыбыз турында, аерым алганда прозабыз мәсьәләсендә оптимистик карашта торам. Бар иде безнең чын проза әсәрләребез, хәзер дә бар алар һәм киләчәктә дә булачаклар Болай әйтүем шуның өчен: күп вакытта һәм бу сөйләшүдә дә. үзәк журналларда басылуны төп критерий итеп алып, без үзебезнең әсәрләргә кимсетебрәк карыйбыз, мескенләнәбез. Янәсе, дөньякүләм һәм бөтенсоюз аренасында дан алган әсәрләрдән безнекеләр түбәннәр, шуңа күрә, аларны санга сукмыйлар, съездларда телгә алмыйлар. Җитешмәгән якларыбызны күрик. аларны тәнкыйтьлик, әмма да ләкин шул чаклы ук мескенләнмик әле, егетләр Мин үзебездә чыккан һәр проза әсәрен укып барам, кечемнән килгәнчә, дәнья һәм бөтенсоюз прозасын да күзәтеп барырга тырышам. Үзебеэнекелөрне укып, аһ дип куанганым да, эх дип көенгәнем дә бар Үзәк журналларда басылган әсәрләрнең дә кайберләре таң калдыра, кайберләре ташка үлчим Бөтенсоюз әдәбияты турында сүз бара икән, ни эчен әле безнең аһ диген әсәрләребезнең шактые үзәк журналларда үз вакытында дөнья күрми? Шушы сорауга җавап эзләгәндә:
Я
Безнең дә бар мәчебез.
Сезнең дә бар мачыгыз;
Безьең мәче сезгә барса.
Зинһар ишек ачыгыз,
— дип җырлап җибәрәсе килә Ишек ачылган очракларда «безнең мачыбыз» йолкынган, таушалган кыяфәттә барып керә икән, моңарга мачыларның хуҗасы гына гаеплеме?
Төп сәбәп, минемчә, яхшы әсәрләребезнең вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп тәрҗемә ителмәвендә Тәнкыйтьнең яхшы әсәрләрне уз вакытында күтәреп алмавында. Аларның чыннан да югары художествога ия икәнлекләренә оста һәм танылган тәрҗемәчеләрне ышандыра алмауда. Ни өчен Ш. Бикчуринның «Каты токым» романы бөтенсоюз күләмендә яңгыраш тапты? Беренчедән, ул әсәр чын әсәр иде, икенчедән, аны танылган рус язучысы В Чивилихин тәрҗемә итте Әгәр дә мәгәр М. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә»сен — В. Солоухин. А. Гыйләҗевнең «Җомга көн кич беләнпен В. Белов тәрҗемә итсә, ничек булыр иде?1 Ә Еникинең хикәя, повестьлары вакытында авторның үзе кебек үк талантлы язучыга эләксә?! Яки Н, Фәттах романы? Яки...?
Бар бит әсәрләребез Бүтән әдәбиятларда да мондый әсәрләр һәм мондый язучылар унлап-егермеләп түгел ләбаса. Бу турыда безнең күп тапкырлар сөйләшкәнебез бар Кабатлап та тормас идем, ләкин Р Мостафин һәм А. Гыйләҗев мәкаләләрендә, үзәк журналларда чыкмауның сәбәпләрен ачып тормыйча, прозабызны мескенләтү чалымы сизелә Мәсьәләгә ничек карыйсың бит ул. Журналистлар арасында шундый мәзәк йөри Имеш, бер журналист ниндидер җыелыштан кайткан да зал яртылаш буш иде дип информация язган. Редакторга буш дигән сүз ошамаган. Ләкин фактны да үзгәртергә ярамый. Нишләргә? Редактор буш сүзен тулы дигән сүз белән генә алыштырып, зал яртылаш тулы иде дип төзәтә Факт шул ук, әмма яңгырашы бүтән. Шуның сыман, яхшы товарың булу гына җитми, аны яхшылап сата да белергә кирәк. Әдәбият турында сүз барганда, сәүдәгәрләр термины кулланганга гафу үтенәм, ләкин без, чыннан да, товарыбызны бөтен матурлыгы белән күрсәтә белмибез Яхшыларын өйдә калдырып, үтмәс товар белән дә дөнья базарына чык- калыйбыз. Алмасалар, ачуланып йөрибез, уптым илаһи әдәбиятыбызны гаеплибез Кабатлап әйтәм- бар иде безнең чын проза әсәрләребез, хәзер дә бар киләчәктә дә булачак.
Ни өчен мин моны кабатлап әйтәм? Укучыларыбызның күңелендә булдыксызлар икән безнең яэучыларыбыз, юкка кәгазь әрәм итеп яталар икән дигән фикер калмасын. Монысы — бер. Икенчесе — һәрвакыт үзен-үзе кимсетеп, мескенләнеп, үз кадерен белмичә яшәүче кешенең бер заман чып-чын мокытка әйләнүе ихтимал. Мокыттан манкортлыкке да ара ерак түгел. Шуңардан сакланыйк.
Әдәбиятыбызның сафлыгы өчен янып-көеп йөргән, артык борчылудан максималист булып киткәләгән Аяз Гыйләҗевкә минем кирәгеннән артык оптимистлыгым бәлки ошап бетмәс Ләкин мин, яз көне ишегалдыннан чыгып ычкынган бозау ши- келло. алны ртны, уңны-сулны белештермичә әдәбият урамы буйлап койрык чәнчег чабарга җыенмыйм. Аязны аңлап, аңа кушылып; урта кул әсәрләребез дэ җитәрлек дим. Сүз уңаенда әйтеп китим: үзаң журналларда да урта кул әсәрләрнең күплеге турында еш язалар. Мисаллар китерәләр. Ул мисаллар арасында безнең әсәрләребез юк — монысына да игътибар итәргә кирәктер.
Димәк, әдәбияттагы урта куллык — бөтенсоюз әдәбияты алдында торган уртак проблема икән. Мондэ инде кайбер урта кул татар язучыларының тетмәләрен тетү белән генә чикләнмичә, проблемага тирәнрәк карау сораладыр. «Литературная га- зетавда берәү урта кул әдәбияттан котылып булмый, ул һәрвакыт булды һәм булачак диебрәк язган иде бервакыт. Шулай диючене бүтәннәр, әлбәттә, тәнкыйть-ләде. Мин үзем урта кул язучыларны бетереп булмый дип әйтүчеләр ягында Әдәбият тулы бер дөнья ул. Тукай әйтмешли:
Күктә ни булмас дисең,—
Очсыз-кырыйсыз күк бит ул.
Урта кул әсәрләр күп дип никадәр бәргәләнсәк тә, алар бетмәячәктер. Ни өченме? Чөнки андый әсәрләрне дөньяга тудырган сәбәпләр күп төрле Беренчедән,
язучылар да әллә кем түгел, нигә миңа да язмаска дип, белемле, мәгълүматлы, донья күргән, ләкин иҗат оеткысы салынмаган берәүнең әдәби әсәр язарга алынуы. Алтай халкында бер риваять йөри Тәңре аргамакны яратып җир өстенә җибәргәч, аның матурлыгына сокланмаган зат калмаган. Тәңренең осталыгыннан көнләшүче дә табылган Шуларның берсе—җир асты патшалыгының Эрлик исемле хуҗасы икән. Тәңредән калышмаска теләп, ул да аргамак яратмакчы булган һәм эшкә тотынган, ф Аргамакныкы шикелле дугаланып торган муен ясаган. Ул муенга кылдан ял тезеп , чыккан. Ләкин гәүдәгә ябыштырганда муенның дугаланып торган ягын аска каратып куеп ялгышкан. Нәтиҗәдә дөньяга дөя ләйда булган. Гыйбрәтле риваять бу Аргамак 5 ясыйм дип, дөньяга дөя ясал җибәрүчеләр — шул урта кул язучылардыр инде ул Әлбәттә, дөя дә хайван, әмма аргамак түгел. 10
Урта кул әсәрләрне дөньяга тудырган сәбәпләрнең икенчесе, минемчә — бүген Е фәлән темага фәлән әсәр кирәк дип, ашыгу, кабалану. Чын язучылар уйлаган, фикер туплаган арада җитез куллы, елгыр күзле, практик акыллы берәү ре- Е дакциянең өстәленә роман яки повестьны китерел тә ыргыта. Тема бар, купшы сүз ж җигәрлек — тагын ни кирәк? Шулай итеп дөньяга тагын бер урта кул әсәр өстәлә. ”
Өченчедән, безнең мактаулы, чын әдәби әсәрләр язып әдәбиятта исем алган - азучыларыбыз да вакыт-вакыт урта кул әйберләр язгалал бастыргалыйлар Әйдәгез, “ яшермик — синдә дә бар андый бер көнлекләр, миндә дә бар. Нидән килә ул? е;
Бслайдыр язучы иң изге ниятләр белән, шәл әйбер язачагына инанып, естәл •* артына утырадыр Әсәрен язып төгәлләгәч, укып чыгадыр да, язганының бик шәп s үк түгеллеген, аңа нәрсәдер җитеп бетмәгәнен тоядыр. Шул вакыт язганны естәл X тартмасына салып куярга яки ертып ук ташларга кирәктер дә. җәлке. мур кыргыры- ' сы Әйдә инде, бу юлга ярар, икенче талкыр болай эшләмәм дип язганын кая да х булса төртә каләм иясе. Кызганычка каршы, «әсәр» басылып та чыгадыр. «Әсәр»е эчен оялып йөрүен йөридер соңыннан агаебыз, тик эш узган буладыр. >,
Әйе, нишлисең, чыга дөньяга урта кул әсәрләр Бу бик ямьсез күренеш булса *“ да, минемчә әле ул иң куркынычы түгел Иң куркынычы: ниндидер максат, ният белән шул урта кул әсәрләрне мактаудан, аларны әдәбиятның өлгесе итебрәк күрсәтергә тырышудан башлана Монда инде критерийлар бутала Мондый очрэкларда эш безнең тәнкыйтьчеләребезнең намусына, аларның профессиональ хәзерлегенә кайтып кала Объектив бәяне алар биреп, дөрес юлны алар билгеләргә тиеш. Язучы ничек кенә талантлы булмасын, башкаларның иҗатына ул үз зәвыгыннан чыгып карый, аңа объектив булу шактый читен Тәнкыйтьчегә исә Бикмөхәммәт to, Биктимер Дә бер. Аның бәяләү эталоны — бары тик галиҗәнаб әдәбият. Язучының ялгышырга хакы бар, тәнкыйтьченең — юк, дип саныйм мин. Тәнкыйтьче—әдәбиятның табибы, аның ялгышуы әдәбиятка шактый кыйммәткә төшә. Авыруны күреп тә дәшми калу — монысы йомшак итеп әйткәндә, намуссызлык.
Мәсәлән, бер автор шәл кенә роман бастырып чыгарды да, икенчесен язды. Анысы да роман дип атала. Унбиш битле хикәя материалыннан автор роман ясаган. Кочәно-көчәнә язганы сизелеп тора Шунысына рәхмәт — ярый әле, хәле бетеп, туктарга мәҗбүр булган. Югыйсә, болай язганда, унбиш том язып та очына чыкмаска мөмкин Бу очракта мин авторны аңлыйм, язган икән — сәбәбе булгандыр беренче романы макталгач, икенчесен язу җиңелрәк булыр дип санагандыр, бәлки беренче роман күләгәсендә монысы үтеп китәр әле дип уйлагсндыр Иң кызыгы шунда — үтеп китте бит, тәки
Мин авторның фамилиясен махсус язмыйм. Чөнки аның
— Нәрсә аңлыйсың син роман мәсьәләсендә, һәм, гомумән, минем нәрсә язганымда синең ни эшең бар? Син язучылар союзы члены, мин язучылар союзы члены — тыгылма минем эшеме,— дип әйтүе мөмкин һәм ул күпмедер дәрәҗәдә хаклы да булачак. Ә менә инде әдәбият фәненең бөтен нечкәлекләрен белгән профес-сиональ тәнкыйтьче саллы гына итеп, дәлилләп, ах-вах кипмичә генә романны сүтеп күрсәтсә, автор ул романын яңадан җыя алмас иде Бүтәннәр өчен дә бу зур сабэк булыр иде Роман язуның бик үк җиңел түгел икәнлегем аңлар иде ялгышучылар хәйләкәрләр дә әэ-мәз шикләнерләр иде
Фәнни тәнкыйть дигәннән, «Казан утлары» җурмагында басылган әсәрпәэнә
тикшерүгә багышланган җыелыш искә теште. Анда бер яшь прозаик ялгышып (бары тик ялгышып кына) Н Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына тел тидерде. Шуннан трибунага күренекле тарихчыбыз Миркасыйм Госманов менде дә яшь прозаикның ялгышларын төзәтте. Фән теле белән һәр сүзен аргументлап сабыр гына сөйләде ул анда. Нәтиҗәдә, яшь прозаик тарихчыбызга рәхмәт үк әйтте шикелле, һәрхәлдә романның зурлыгын хис белән тойган кешеләр аның чыннан зур икәнен акыл белән аңладылар ул көнне.
Кыскасы, әгәр урта кул әйберләрнең дөньяга чыккалап торуы котылгысыз бер стихия икән, аларга бәя бирү эше стихияле булмаска тиеш. Аларны эт итеп сүгәргә тартынсак та, авторларына гуманлык күрсәтсәк тә, ичмасам, үтереп мактамыйк. Ә инде чын әдәбият әсәрләре дөньяга килгәндә, аны күтәрә белергә өйрәник, берике рецензия белән генә чикләнмичә, туктаусыз пропагандалыйк. Пропагандалау да. әлбәттә, әсәр югарылыгында булырга тиеш. Яхшы әсәрне һәм аның авторын мактый белеп мактау — куркыныч түгел. Талантлы кеше мактаудан бозылмый. Бозыла торган булса, бүгенге заманның зур әдибе Чыңгыз Айтматов әллә кайчан юкка чыгар иде инде. Ә ул макталган саен үргә менә, һәр яңа әсәре белән безне таң калдырып
Инде килеп, роман, повесть, хикәяләребезнең геройлары турында берничә сүз. Әдәби әсәрләрнең герое кем булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләп тору кирәкмәстер Бу очракта журнал замандашларыбыэның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык үрнәк, ягъни мәсәлән уңай герой мәсьәләсен күтәрәдер. Бу хакта да күп сөйләнелде һәм сөйләнелә. Шул турыда берзаман үзем дә фикеремне әйтеп караган идем. Әллә әйтә белеп әйтмәдем, әллә аңламадылар — Т. Миңнуллин тискәре геройларны якларга маташа дигәнрәк тамга суга яздылар. Бактың исә, минем сүзем болайрак иде. «Ни өчен безнең уңай геройларыбыз җансыз, төссез, примитив килеп чыккалый?» дигән сорау куеп, чөнки безнең тискәре геройларыбыз кирәгеннән артык вак, дип әйткән идем Тискәре герой дигәндә мин кеше кыяфәтендәге адәм актыкларын да. уңай герой алдында торган киртә-каршылыкларны да, уңай герой чишәргә тиешле проблемаларны да күз алдында тоткан идем. Әле дә шул фикеремдә калам. Чөнки күп вакыт әсәрләребездә уңай итеп күрсәтергә тырышкан героебыз чәнчә бармак белән сытарлык, мескен, йолкыш затлар белән көрәшеп маташкан була. Яки уңай героебыз сикереп үтәргә тиешле киртәнең биеклеге бик тәбәнәк була. Ярты метр биеклегендәге киртә аркылы сикертәбез дә героебызны, вөт маладис, вәт маладис, дип кул чәбәклибез. Яки героебыз чишәргә тиешле проблема итеп вак мәсьәләне алабыз. Безнең «героебыз» юлдан өч тиен акча таба да, милициягә илтеп бирергәме, юкмы бу акчаны дип баш вата, төн йокысын йокламый газаплана. Менә шуннан ваклана да инде уңай героебыз.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына ни өчен сокланабыз без? Нигә Мусаны әсәрләребезнең герое итәргә омтылабыз? Чөнки Муса каршында Гитлер. Геббельс, Розенберглары белән Германия империясенең коточкыч куәтле машинасы торган Муса үлем дигән җан өшеткеч нәрсә белән күзгә-күз очрашкан, һәм аның рухы, шуларга баш имичә, шуларны җиңеп, киләчәккә юнәлгән. Бүгенге заманның үрнәк герое каршында Мусалар алдындагы киртәне куеп булмыйдыр, әлбәттә. Шартлар бүтән, дөнья үзгәргән. Әмма ләкин, намус, вөҗдан көрәше барыбер исән кала Әгәр уңай героебыз, вөҗданы кушканча гына яшәсә, бүген дә шактый зур каршылыкларга очрар иде. Хәтта аңа үз-үзе белән дә көрәшергә туры килер иде. Бүген безнең куп кенә проза әсәрләребезгә әнә шундый үрнәк геройлар җитешми. Бар алар, ләкин тагын да күбәйтәсе иде. тагын да үстерәсе иде.
Бүгенге заманның үрнәк героен тудыру — авыр мәсьәлә, ул бик күп эзләнүләр таләп итә. Ә менә тормыш безгә үзе биргән, фамилияләрен, исемнәрен дә үзгәртмичә роман, повестьларыбыэның үзәгенә куярлык геройларыбыз әллә ни чаклы бит. Шуларны күрмичә яшәвебез мине нык борчый. Ярый әле Гариф Ахунов «Ардуан батыр» повестен язып, беренче бишьеллыклар герое Мирсәет Ардуанов образын тудырды. Ә азмы андый геройларыбыз? Алар — тормыш сынавын намус, вөҗдан белән үткән фидакарьләр. Безнең әсәрләребездә нигә аларга урын әз бирелә? Без язмасак, алар турында кем язар? Күп санлы укучыларның язучыларга бу сорауны бирергә тулы хаклары бар.
Соңгы сүзем әдәби осталык турында. Ул хакта да әледән-әле сүз кузгатылып тора. Ләкин күбрәк абстракт рәвештә әйтелә, конкрет әсәргә бәв биргәндә, әдәби осталык мәсьәләсе соңгы елларда сирәк телгә алына Әдәби әсәр иң беренче чиратта укылырга тиеш. Әгәр романның ун битен укыганнан соң йокы килә башлый икән, аның актуаль темага язылган булуыннан яки халкыбызның берәр каһарманына багышлануыннан ни мәгънә? Хәтта акыллы-акыллы фикерләре булса да. алар барыбер укылмыйча кала түгелме соң?
Квйвакытларда әдәбиятның кайсы жанрында эшләү авыррак дигән темага сүз башлана Классиклардан цитаталар китерә-китерә, кемдер поэзияне әдәбиятның алиһәсе ител исбатлый, кемдер драматургияне иң катлаулы жанр формасында авансценага чыгарып бастыра, кем өчендер прозадан да катлаулырак жанр юк Мин жанрларның берсен чөеп, икенчесен төю ягында түгел. Чөнки алар барысы да авыр, катлаулы.
Әмма да ләкин проза үзенең «мәкерлелеге» белән бүтәннәрдән бераз аерыла шикелле Карап торырга гади генә кебек — утырасың да белгәннәреңне-күргәннәрең- не язасың да язасың Шигырьдә ритм, рифма дигән нәрсәләр куркыта, драматургиядә — сәхнә законнары, ә монда карап торырга бернинди закон юк. Менә шулай дип уйлап, шактый гына сәләтсез кешеләр проза теле белән теләсә нәрсә язарга алына. Яэа-яза бераз шомара да. Ләкин әдәбиятның (бу очракта прозаның) сәләтле кешеләр генә аңлый, тоя алган закончалыкларын белми, сизми ул. Сызгалый да сызгалый, ә без укымыйбыз, укый алмыйбыз, укып булмый. Әгәр дә без карале, абзый (агай- эне, энекәш), укып булмый бит сезнең романны дисәң, ул: «Минем романым эшчеләр, (я колхозчылар, я революционерлар) турында язылган»— дип авызны томалый.
Өстәвенә тагын бер нәрсә бар: роман, повестьларның укылмавы тиз генә беленми, сизелми, ә драматургиядә инде качып котыла алмыйсың. Шәп спектакль карарга дип килгән тамашачы, алданганын аңлап, кайта да китә һәм пьеса, ике-әч уйналгач, төшеп кала Анда инде: «Мин бөек төзелеш турында яздым бит, китмәгез*.— дип ялынып та, янап та булмый. Соңыннан гына тамашачыны наданлыкта, артта калганлыкта гаепләп сөйләргә мөмкин. Иң уңай сылтау Яза белмим шул дип берсе дә әйтми. Билгеле, язган кеше үзе әйтмәс инде ул. аның өчен бер кулына гөрзи, икенче кулына май канаты тоткан гадел тәнкыйтьче торырга тиеш Ул инде тема дип аталган саламга тотынучыларның хәйләсен тиз фаш итәргә, әдәби осталыкның нинди компонентлардан торганын шәп белергә тиеш.
Әдәби осталык турында язам дип, тагын урта кул әсәрләр мәсьәләсенә килеп төртелгәнмен икән| Әйттем бит: елардай котылып булмый... Димәк, бүгенге әдәбиятыбызның иң төп проблемасы да — урта кул әсәрләр икән Шулар басып китмәсен иде!