КҮҢЕЛ УРТАЛЫГЫННАН...
Ипи тарихчыга да кирәк
уган авылга кайткан көнне үк күңелгә ике вакыйга кереп утырды. Беренчесе: дәүләткә ашлык сатуда районда алга чыкканы өчен безнең колхозга Кызыл Байрак тапшырырга килгәннәр. «Адашканнардыр, янәшә колхозга, Фәйзи абыйга дигән байрактыр»,— дип шаярткан булдым. Күрше Хаҗи абый сүземне кабул итмәде. «Көлмә! Безгә дә вакыт»,— диде.
Икенчесе: төнлә дә уралар икән. Сеңелемнең улы Булат туган-тумача арасында кичен дә күренмәгәч, сорадым. «Басуда, кичә дә төнге бердә генә кайтты»,— диделәр. «Нәрсә, хәзер кызлар белән тау астында түгел, басуда очрашалармыни?»— дим. Шаярту бу юлы да барып чыкмады.
• Төнлә дә уралар быел»,— дип җитди җавап бирделәр.
Төнлә дә уралар диген! Безнең колхозда мондый хәлне хәтерләмим. Бәлки бу юлы да кабынып алу гынадыр?
Түгел! Менә өченче төн инде язудан туктап-туктап калам. Уралар! Ерактан йомшак кына мотор гүләүләре килеп җитә, күк гөмбәзендә сыек кына балкышлар бөркелеп куя.
Бөтен илдә диярлек ду кубып, тирләп-пешеп ашлык җыя торган көннәр иде. Басуларны төнлә дә колонна-колонна комбайннарның юл-юл нурлары телгәли, газеталарда да ике сүзнең берсе — «көнне төнгә ялгап».
Бу манзараларны кайда гына күрсәң дә, дулкынланасың, әмма үз ягыңда тагын да көчлерәк тәэсир итә икән. Сизәм, төнге уру серле бер тылсым булып, күңелне тарта бара, били бара.
Ләкин, тукта әле, боларны төпле уйлау, нидер эшләү быелгы планнарымда һич тә каралмаган ласа.
Мин бу юлы нәкъ алтмыш дүрт елга чигенеп, ягънн тарихи унсигезенчегә кире кайтып, бүгенге дөньяны ничек тә онытып, шул дәһшәтле көннәрдә яшәргә тиеш идем. Тарихи әсәр язам. Ләкин..
1982 елның май аенда партия Үзәк Комитетының Пленумы-булды. Анда илебез өчен 1990 елларга чаклы Азык-төлек программасы кабул ителде. Программаның үзәге — икмәк. Илдә, озакка сузмыйча, икмәк, азык-төлек муллыгына ирешергә кирәк. Сүз, димәк, киләсе көнебезнең язмышы турында бара. Икмәк — ул ирнең дә, илнең дә егәре, дан-шөһрәте. Шунлыктан, партия. Программаны үтәү — бөтен халык бурычы, дип билгеләде.
Авыл темасы минем күңелдә дә, чал тарихны әдәп белән генә этә-этә, үзенә урын ала барды: кызыксыну артты, авылдашлар, якташлар белән очрашулар. Этна, Арча якларына кайтып-китүләр ешайды. Ниһаять менә, чираттагы ялны, урак естеиә туры китереп, авылда үткәрергә булдым.
By юлы кайтканда, күңел дә сизгеррәк иде. Бетен илне аякка бастырган Программа таләпләреннән күзәткәндә (бүгенге авылны өйрәнү, анализлау, бәяләү бары тик шушы биеклектән генә була ала), икмәк язмышын уйлап төпченгәндә, безнең колхоз, безнең авыл ниндирәк хәлдә соң? ф
Чынын яшермичә әйткәндә, үзебездән канәгатьсезлек хисе һаман бет.ми икән.
Колхозыбыз — урта кул хуҗалык. Ул һаман урталыкта. Дөрес, бу — өметсезлек х түгел. Күрәбез, аңлыйбыз: урталык ул колхозның алга киткәннәр белән чагыш х тыргандагы хәле. Әгәр аны ун-унбиш ел элеккеге үз хәле белән чагыштырсаң, баш- 3 ны ташка бәрерлек үк түгел. Колхоз соңгы чакта шактый алга китте. Ашлык 3 җыемы акрын булса да арта, терлек саны ишәя, терлекчелек продуктларының тулай күләме дә арта. Трактор, комбайн, автомашина дисеңме, бүтән ярдәмче технн- £ касымы — ишәйде, төрлеләнде. Ашламасы да җиргә кереп тора. Хәзер колхоз авылларын күтәрелгән туры дамбалы юллар тоташтыра. Тнрә-якта шифер түбәле таза 5 фермалар, зур ындыр табаклары, ашлама складлары, машина паркы... Колхоз > үзәгендә Культура йорты, идарә бинасы, әйбәт өйләрдән торган, кунак йорты булган поселок үсеп чыкты. Элек атлы юлчы гына түгел, шоферлар да котлары ♦ алынып, баш кашып торган тирән ермаклар, тимер-бетон плотиналар белән буы- в> лып, күл-бөяләр булып ялтырап ята, алардан насос-торба системалары басу, пе- 2 чәйлекләргә су сибә. Ярларында чыршы-нарат буй урманнары калкып килә. ч Яшеллек, сафлык.
Воларга карап сөенәсең, һәм... уйланасың да. Алдынгы колхозларда мондый Z үзгәрешләр күптән булып, алар бу мөлкәтнең игелеген күрәләр: ашлыкны, итне. , сөтне дәүләткә күп саталар, шул исәпкә яңа, яхшырак техника, мөлкәт булдыра < лар, экономикаларын тагын да ныгыталар. «Искра*, мәсәлән, гектардан 20 цент 4 иер уңыш ала. Без исә иң кулай елны да 15 тән уздыра алган юк. Кайчан соң Z без кеше аркасына карап барудан туктарбыз?
Әлбәттә, омтылыш белән генә дә булмый. Безнең җирләр көлсу, сабанны аз гына батырсаң да. каерылып кызыл балчык чыга. Үзе Татарстанның иң төньяк читенә урнашкан, олы юлларга ерак. Техниканың еш ватылуы, ашламаның нәкъ кирәкле вакытка җиргә керә алмавы, ашлык, бәрәңге, ит, сөтнең тапшырганда сыйфаты төшүе, белгеч, кадрлар кытлыгы — болар олы юлга турыдаи-туры килеп тоташкан мәсьәләләр.
Инде шулар белән үзебезне юатып, хәлебез белән мәңге разый булып утырыйк мы? Аклану сәбәпләрен эзләүдән битәр урталыктан чыгу юлларын эзләү — изге рәк, кирәклерәк эштер. Сүз бит бер безнең колхоз турында гына бармый. Андый хуҗалыклар республикада, илдә бик күп. Шуңа күрә бу язмалар да гомумнләш терелгән саналырга хаклы, аларда колхоз, кеше исемнәре шартлы. Урта кул хуҗалыкларны алга чыгару — бүген бөтен ил күләмендәге әһәмиятле эш.
Ә моны кем белми? Веләләр, әмма... без, кирәк тирәкне ега, дияргә яратсак та. бу кирәкнең тирәге, күрәсең, алай ансат кына егып була торганнардан түгел.
Кирәк тирәкне ннчек егар?
Ул көннәрдә эчендә җаны булган бер генә кеше дә үзенә бикләнеп утыра алма ган булыр иде. Сиксән икенче ел урагы иде бит ул! Җитмәсә, әйткәнемчә, кайта кайтышка күңелгә теге ике вакыйга килеп тиде.
Вайрак, чыннан да, безнең колхозга бирелгән икән. Колхоз басуында моңар чы күрелмәгән уңыш үстерелгән. Һәм безнекеләр, уракка оешкан рәвештә, бердәм төшеп, уңышны тизрәк җыярга ябырылганнар. Байрак тырышлыкның беренче нәтиҗәсе өчен иде.
Язуымнан туктаган араларда тизрәк шул басуларны, анда эшләгән кешеләрне күрергә ашыгам. Кемнең кемлеген беләсең килсә, урак өстендә аның эшенә кара икән. Гәпләшеп торулар өчен исә көл саен иртэ-кич «капка төбен* калдырмаска
тырышам. «Капка төбе» ике тапкыр: иртән аз гына минутларда — көтү куганда, ә кичен бер сәгать чамасы көтү каршылаганда булып ала. Монда кешеләр бер- берсенең хәлен белешә, яңалыкларын уртаклаша.
Бу көннәрдә калка төбе хәбәрләренең иң яңалары, иң саллылары урак хәбәрләре иде: ничә комбайн эшли, күпмесе ватылган, запас частька кайсы якка чыгып чапканнар; ындыр табагыннан күпме ашлык озатылган. шефлардан ничә машина килгән, кем. нигә эшкә чыкмаган, председатель ничек-ничек дулаган... һ. б.. һ. б.
Халык мактанырга, лаф орырга яратмый. Капка төбе хәбәрләре дә, асылда, эшлекле, кайгыртучан, күбесенчә, борчулы, тәнкыйтьчел була. Шулай да урак вакытындагы капка төбе хәбәрләре гел өметле, алга омтылышлы булды. Мондый кәеф, мондый өмет мул уңыштан, аның исән-имин дәүләт келәтләренә, колхозчыларның үз бураларына керә башлавыннан да иде. Көннәре дә, тулаем алганда, матур тора. Гомумән, бу җәйдә табигатькә үпкәләрлек булмады. Казан артында тагы да «табигать шартларының авыр килүенә карамастан...» дип акланучы булса. теле корыр.
Шулай да колхозыбызның беренче мондый уңышын табигать мәрхәмәте белән генә аңлатсак, һич дөрес булмас. Бу — без әле генә санап киткән мөлкәтләрнең — хөкүмәт ярдәме һәм колхозчылар тырышлыгы белән еллар буе бөртекләп тупланып. корылып килгән абзар-кураларның, ашлама, машиналарның, агротехник чараларның. шулай ук авыл кешеләрендә бөртекләп җыелып килгән белем, осталык, тәҗрибәнең әкренләп гамәлгә аша башлавы түгелмени?!
Тукта әле! Үзебез колхоз турында, ул җитештерә торган ашлык, ит. сөт турында. экономик артталыктан, урталыктан чыгу турында, ягъни матди нәрсәләр турында сөйләшәбез, ә үзебез ике сүзнең берендә кәеф, күңел, өмет, рухи халәт, дибез. Очраклы хәл түгел бу. Икмәк һәм кеше күңеле, аның рухи халәте бер-берсеннән мәңге аерылгысыз. Без «егарга тиешле тирәкнең тамырларын» ачыклаганда, урталыктан котылу юлын эзләгәндә, кешеләрдәге теләк, омтылыш, ихтыяр көче бигрәк тә әһәмиятле. Бөтен шартлар булып та. моңа күңел омтылышың, рухи әзерлегең, ихтыяр көчең җитмәсә? Алдынгы булу ул камиллек, горурлык, да н-ш өһрәт, үз-үзеңә таләпчәнлек кебек рухи төшенчәләрдән һич аерылмый. Алга да чыгарсың, ә кире чигенмәскә, беренчелекне кулыңда тотарга рухи көчең җитәрме?
Төнге уруга игътибар итү дә шул уйлардан килеп чыкты, ахрысы. Шикләнүем юкка булган, төнге уру бер кабынып алу гына түгел иде. озак балкыды. Төнге басу игенченең рухи халәте турында уйлануны куәтләп, күңелне үзенә тарта торды. әйди башлады.
Урак очланыр вакыт җиткәч, августның соңгы көне тәмамланган сәгатьләрдә без басуга чыктык. Без дигәнем — очынган күңелгә канат та табылды — күптәнге юлдашым велосипед иде.
Нихәл, бөртек!
Сәгать төнге уннар иде инде. Дөм караңгы. Менә авылны калдырдык, урман ягына да каердык. Бераздан күз дә ияләшә төште ахрысы, бәрәңге басуының бетүен чамаладык. Велосипедны юлдан читкэрәк тайпылдырып карыйм. Көпшәк бишинәләре келтер-келтер итә — камыл, урылган басу.
Борынга таныш ис — урылган басу исе бәрелде. Басу исе ялт кына яшьлеккә кайтара. Тау астында ашлык киптергеч бар иде, сушилка. Тауны кисеп кенә ясаган зур авызлы җир мич. Өсте — бура. Арыш шунда кибә. Мичкә ат белән зирек агачы ташыйм. Утынны бушатып, атны тугармыйча гына су буена үләнгә жибә- рәсең дә, бурага кереп, җылы арыш өстенә менеп ятасың. Ачы таңнан торылган, әле ныгып та җитмәгән куллар белән юан-юан зирекләрне кисеп төялгән, арык атны әнди-әйди күпме юл үтелгән. И арышның җылы кочагы...
Әз генә черем итеп алу да яшь тәнгә көч-хәл бирә, җанга рух өстн. Мнч эчендә калайда кыздырылган арышны капкалап, барып чишмә суы эчәсең дә янә урманга икенче олауга твшеп китәсең..
Алда якты нокталар җемелди башлады. Алар күзгә күренеп зураялар. Дистәләгән ут кәлтәләре балкый. Урман ягыннан басу иңләп комбайннар менә. Тоташ гөрелте... Сәер шәфәкъ ачыла — кара битъяулык астыннан яктырып алган караш ф сыман серле, сихри бер балкыш.
Киләләр! Җир дөңгердәтеп, тирә-юньне балкытып, комбайннар ашлык урып х килә! Кораб дигән чагыштыру аларга төнлә дә ябыша икән. Көндез ул дулкын- 2 дулкын иген басуын киң диңгезгә охшатканга — кораб. Ә төнлә ул. дөньядан аерылып, караңгыдан курыкмыйча, һаман алга баручы кодрәтле җанга охшатыл- £ ганга — кораб. 5
Ялгыз кораб та тәэсирләндерә. Әмма күбәү булганда, алар сокландыра. Иңгә- ь иң куеп, бер-берсенең сулышыннан коч-ышаныч алып, теләсә кайсы минутта бер- берсен яклаячакларын тоюдан нык басып атлаучы матросларны хәтерләтәләр. 5
Комбайннарга сокланган арада, өскә прожектор утлары бөркелде, ялт кына £ читкә тайпылып, ашлык төягән автомашинага юл бирдем. Аннан янә аска, урман * буена җилдерәбез. Ул арада сул кул якта тәбәнәк кенә койма пәйда булды — ♦ урылмаган җир. «Юл читендә кырын ятып, ял нтеп ал, велосипед дус, ә мин а башаклар белән сөйләшеп чыгыйм». Башаклар, әкрен генә кыштырдыйлар. Иелеп, ° биткә тидерәм. Берсен өзеп алам. Юан, тук, коры. Учка җылысы бәрелә кебек. Башакны көндез карау белән төнлә тою арасында аерма бар икән. Бөртекләрен m кабып карыйм. Тешкә тере, сәламәт катылыгы тия. Бармаклар да аларның тере- 2 легсн, көч-куотен тоя кебек.
Бөртек, бөртек! Нинди могҗиза бит син: бөтен кешелеккә дә җан өрүче, үлгән- < че аны хәрәкәттә тотучы. Галиҗәнап бөртекләрне туплаган башак дәүләт гербларына алтыннан, якуттан коела, ефәк белән уратыла!
Бер бөртек мең, миллион бөртекләрнең вәкиле була ала. Бөртек днбез, о күз алдына бөтен бер капчык ашлык, бөтен бер келәт, элеватор ашлык килеп баса. Бөргек ул — бөтен Татарстан икмәге, бөтен ил ашлыгы. Менә нәрсә ул бер Бөртек.
...Җылы башакны велосипедка атланганда да ташлыйсы килми. Уй да Бөртектән тнз генә аерылырга теләми. Нишләп соң без аңа ешрак сәлам бирмибез, нишләп хәлен ешрак сорашмыйбыз, сөйләшеп тормыйбыз? Игътибарлырак булсак, комбайннардан сугылып бетмнчә төшкән башаклар, автомашиналардан юлга коелган бөртекләр, шәһәрдә чүплеккә ташланган ипи сыныклары очрамас иде!
Бөртек белән «сөйләшкән» кешеләр хәтергә уелып-уелып кала. Менә председатель, яңгыр туктап, озак та үтмәстән, басуга ашыкты. Машинадан төште дә, йөгерә-атлый, арыш эченә кереп китте. Башакка иелде! «Кибәсеңме инде, хәлең ничек, Башак?» — диде микән. Ындыр табагында эшләгән хатын-кыз, төшке ялга туктап, авылга кузгалды. Шактый киткәч, бер хатын кинәт туктап, сызганган җиң сырларыннан бөртекләрне учына алды да, аларны көшелгә илтеп салды. Ашлыкка шәһәрдән килгән автомашина белән юлга чыктык. Җил иде, бәреп бәреп яңгыр ява. Каршыга шундый ук машина кайта. Аның шоферы безгә туктарга ымлады, сәлам биреп: «Брезентың җилферди»,— диде. Үзе, әрҗәгә менеп, яшь шоферга булышты. Бөртекләрне учына алып сыйпады да: «Ярый, чыланмаганнар әле»,— диде.
Ул минутта бу кешеләрнең якты йөзләренә җан олылыгы, күңел кечелеге чыккан. карашлары мөлаем, мәрхәмәтле иде.
Салам күче яисә күңел күзе
Тоюның да күзе бар инде ӘЛЛӘ, юлдан тайпылмыйча барабыз. Юлны тоеп барабы.т. Шома, йомшак. Әйдоле, очыйк, велосипедым!
Шунда капылт күз алды караңгыланып китә, эһ дигәнче, сәер йомшаклык велосипедның алгы көпчәген суырып та ала. һәм без икебез ике якка каерылып
10 «К V » м 5
145
та төшәбез. Салам күче икән. Велосипедтан моңарчы төрлечә егылып төшкән бар иде. тик болай, циркач кебек мәтәлчек ату беренче тапкыр. Шөкер, икебез дә сау-сәламәт.
Берничә ел инде терлек азыгы кытлыгы кичереп, мең бәясенә төшкән саламны күрше өлкәләрдән ташыганлыктан, әлеге байлык җанны җылыта. Бер көнне бер председатель телевизордан, быел без салам эскертләрен озын итеп өябез, ди. Яңалык сиңа! Күп булгач, озайтмый хәлең юк. Югыйсә, ут-күздән, бозылу-күгәрүдән, тычкан-бөҗәк һөҗүменнән саклыйм дисәң, урта кул үлчәмне бозмау хәерле.
Кыскасы, салам бик кирәк, кадерле. Нишләп бу күч юл өстендә сон? Аны бит машинадыр, атлы, җәяүледер таптарга мәҗбүр булачак. Гомумән, рәтләр туры, егетләрнең карашы үткен, яхшы салганнар.
Әмма берәүнең, юлны шәйләп алып, саламны ике генә метр я алдан, я узып китеп салу өчен маңгай күзе генә җитмәгән, күрәсең.
Күңел күзе! Икмәк тирэсендәгеләргә иң элек менә нәрсә кирәк! Кешеләргә бер төсле бирелми икән бу күңел күзе дигәннәре. Бөртекне җир шарын тотып торырдай Галиҗәнап Баһадир дип күрә алмаучылар да бар. Димәк ки. күңелнең күзе хәрәкәттә, алга омтылганда гына ачыла, инерциядән, күңел урталыгыннан чыгарга ыргылмаган кешедә маңгай күзе — ботак тишеге.
Күңел урталыгы? Анысы ни тагы?
Хәрәкәтсез ятып, тынчый башлаган сазлык ул. Кешедә дә була андый халәт: биргәненә шөкер, ди, алтын урталыгым, ди. Җанын бимазаламас өчен тирә-ягын күрмәскә маташа. Күңел урталыгы ул — ялкаулыкка бирелү, хыял канатларының сәлперәюе. Күңелең шундый рухи халәттә, шундый урталыкта булса, колхозыңның экономик урталыкта булуы белән дә ризалашасың.
Без егарга тиешле «тирәк»нең төп тамырларының берсе менә шушы түгел микән әле. Азык-төлек программасы таләп итә торган борылышны күңел күзе күрүчән, хыял канатлары нык булганнар гына ясый ала.
Басуның читенә җиттек. Юл. кара пар җиренә кереп, урманга бара. Ә безгә басуның марилар белән кушылган ызаннан менәсе. Комбайннар, мөгаен, шул яктан төшәр. Тик кайда әле алар? Басуның авыл очында матур бер манзара ачылган ласа: тулган ай күтәрелеп килә, офыкка да, күккә дә аксыл томан бөркелгән. Ай астында саргылт йолдызлар җемел-җемел килә. Алар барысы да бер якка хәрәкәтләнә. Аңлашылды: комбайннар. Барысы бер булып, авылга таба каерганнар икән.
Иртәрәк түгелме? Авылга кайтып җиткәнче, комбайнны карап, өйгә кайтып кергәнче, юынганчы, чәйләр эчкәнче, ярты төн үтә дә китә. Алтыда гына тотын ган булсалар да, эш көне унҗиде-унсигез сәгатькә җыела. Иртәгә дә — бәйрәм түгел, иртүк торасы. Сукранырлыкмыни — рәхмәт әйтергә кирәк.
Үргә менәбез. Авыррак икән. Әллә уйлар бик үк канатлы булмагангамы? Ба шаклар кыштырдап кала. Алар: «Яңгыр юк, чык. томан юк. Урырга да урырга иде! Санаулы була мондый сәгатьләр, үкенмәгәегез»,— диләр кебек. Күңел алар белән бәхәскә керә: «Бөтен колхоз белән ярты төн эшләү — зур казаныш, батырлык инде ул. элек монысын да оештыра алмый идек...»
Башаклар исә барыбер: «Үкенерсез, үкенерсез.—дип кыштырдый кебек,—Ике ай миең кайнамаса, ун ай казаның кайнамас».
Күңелең урталыкта тынчымаса. уйлар өзлексез кайный. Биш комбайн авылга кайтып бара. Колхозда хәрәкәттә дип исәпләнгән комбайннарның саны унике бит. Калганнары кайда? Ватык, төзәтергә запас частьлар юк. Көндез машиналар паркында булган идем. Комбайнчы, еларга җитешеп, таралган подшипникны актарып азаплана. Паркта бернинди җайланма юк. Хәтта верстак та — юан-юан ике бүрәнә. Бу бит — колхозның иң зур бер бригадасы. Күчмә ремонт мастерскойлары бар. диярләр. Юллары начар хуҗалыкларга ул бик үк кулай түгел икән.
Күңел күзе ачык булса, комбайнчы сорауны икенче башыннан бирергә тиеш: ни өчен ватыла соң техника? Быел безнең якларда да ипатовлылар ысулын чынлап торып искә төшерделәр. Муллык үзе мәҗбүр итте. Мондый тәртип исә аерым комбайнчыларның үз үзләренә таләпчәнлеген. җаваплылыгын бермә-бер арттыра. Ике бүрәнәне верстак итеп азапланган комбайнчы иптәшне мин яхшы беләм. Бул
дыклы, уңган белгеч санала иде, тәҗрибәсе дә бар. Күмәк хезмәткә шундыйлар кирәк. Үзе дә яңача эшләүне башта чынлап торып хуплады: төртелеп калсаң, өлкән иптәшләр килеп җитә, җитәкчеләр дә гел янда, элек унлап комбайнның кайсына барырга да белмиләр иде; аш-чәй дә вакытында килә, бергә-бергә ашаулары ук күңелле.
Әмма оешканлык күктән төшми, ул һәр комбайнчының асыл сыйфатларыннан ф җыела. Тәртип, ярдәм ошый икән, үзең дә тәртипле, ярдәмчел булырга тиешсең. Ләкин әлеге иптәш башкаларга караганда ешрак сафтан чыга икән. Менә кайчан х китереп суга китап укымау, белем арттырмау. Осталык чамалы икән, күмәк темп- - ка чыдап булмый. Аерым эшләгәндә, болар сизелми, күмәк эштә исә моны яшереп булмый. Иптәшләре аңа теләсә кайчан ярдәмгә атлыгып тора, ә ул ялны кадер- j лерәк күрә. Менә кайчан беленә кешенең күңел күзе бик үк үткер булмавы. Ч
Сизгер карашны хәзер тоеп аласың. Беркөнне Нургали абыйны очраттым. Олы £ гая инде ветеран. Гомер буе комбайнда эшләде, күп яшьләрне җитәкләп диярлек басу түренә алып чыкты. Күрәм: гәүдә бераз бөкрәйгән моның. Гомер йөгеннән j генә түгел — кулбашына, әбәт сумкасына салып, детальләр аскан. «Запасны үзең > белән йөртмичә булмый, ватылганын төнгә алып кайтасың да, иртәнгә, менә, рәтләп алып чыгасың, яныңда булгач, ышанычлы»,— ди... ♦
Барлык комбайннарның басуда була алмавының икенче сәбәбе — алмаш смена үзәгендәге катлаулы проб- рухи-әхлакый якларга бәй- “ ә менә әхлакый ягына кил- бер сүз әйтә алмас. Әнә •=< ул бер шоферга мәктәп балаларын күрше авылга утыртып барырга кушты. Укы J тучы апа шул арада аңа: «Энем, өлешкә тигән печәнне иртәгә кайтарып булмасмы икән?» — дип мөрәҗәгать итте. «Башта колхозчыларныкын ташыйбыз...» — диде бригадир. Ул укучылар алдында колхозчының дәрәҗәсен күтәрдем, дип уйлагандыр, бәлки. Ләкин шушы балаларда җиргә, туган колхозга мәхәббәт тәрбия лоргә тиешле иң җаваплы кешеләрнең — укытучыларның дәрәҗәсен төшерү нең киләчәктә нәрсәгә китерәсен күңел күзе күреп җиткермәде.
Авылга кайтыр алдыннан Казанда бер колхоздашны очраттым. Элекке ком байнчы. Яхшы исәптә иде. Авылны ярата. Урак хәлләрен сөйләштек.
— Абый комбайнда. Төнлә дә ура, алмаш җитми, ди.
— Үзең кайтыр идең.
— Чакырмыйлар ич. Ялны да шул вакытка көйләп булыр иде, кул да кычыта. Еолай гына кайтып китеп йөрергә автобусы да юк...
Күңел күзе булганда, мондый егетләрне, әйтик, Сабан туенда чәйгә дәшеп алып, урак турында гаплошү. теләге булганнары белән үзенә күрә килешү дә төзеп кую, хат хәбәр алышу авыл җитәкчеләренә бер дә кыен эш түгел. Арала рыннаи китмәскә кайтучылары да килеп чыгар иде әле...
Кызыл китапка—Кешене.
Яшел китапка—Җирне.
Бу мәлдә басудагы тынлык шундый тыгызланган, шундый авырайган иде ки, мрексеәдои туктап ук калдым. Сәер, шомлы гына түгел, хәтәр үк тынлык түгелме соң бу? Тургай, бытбылдыклары да сайрамасын ди, торна, төлкеләрен дә ком байннар өркетсен ди. ләкин тычканыдыр, бөҗәге, күбәләге бетәмени җнрнен? Сагаеп калдым: аммиак исе!
• Җир эшкәрткәндә керткәннәрме, әллә түгелгәнме?..» Юк. башыма килгән 6е
га кеше җитмәү. Кадрларны авылда калдыру — көн лема. Катлаулылык һәм экономик, һәм социаль, һәм ле. Мәсьәләнең ике ягы хакында хәзер күп сөйләнелә, гәндә... Уйланыр өчен, бер-ике мисал китерим.
Бригадир колхозчыларны кайгыртмый, дип берәү
ренче уй бу түгел иде. мин агулы истән качу ягын чамаладым. Җәһәт бул. велосипед! Иңкүлектән ерагайгач, сулыш тигезләнеп, йөрәк үз эзенә төшкәч кенә әлеге уйлар килде. Адәм баласы үз гомере өчен курка, үлемнән кача. Дөрес эшли. Ул үзен-үзе сакларга тиеш. Югыйсә, аны кем сакласын.
Аммиак таралган төштә бүтән җан ияләре калды бит. Аларда да үлемнән котылу инстинкты бар барын, тик барысы да читкә кача белми. Минераль ашламалар. агулы химикатлар игенчегә бик кирәк, аларсыз югары уңыш үстерү мөмкин түгел. Ләкин алар, кешегә дарулар ничек бирелсә, җиргә шулай ук фәнни нигездә, индивидуаль кертелергә тиеш. Туфракны сәламәт, уңдырышлы тотыйм дисәң, андагы бөҗәкләрнең һәркайсын истә тотарга тиешсең. Җиргә, тереклекне яраткан, үз эшен яхшы белгән, олы җанлы, кешелекле белгечләр кирәк. Агулы ашламадан көйгән чирәмлекләр, тирә-якны корытып яткан химикат калдыклары - агроном нарның ак төшкән, сукырайган күңел күзләредер ул.
Белгечләр генәмени?! Җәйнең бер көнендә Шура елгасын иңләп, агуланган балык акканын күреп, хәйран калдык. Чабак, кызылканат, кушбаш, алабуга... Кайсылары инде чалкан ук яткан, күбесе, хәлсез дерелди-дерелди. авыз белән һава йота, соңгы сулышларын алалар, үлемнән качып, үзләре ярга ташланалар, комга, ләмгә төртеләләр. Болар — күзгә күренгәне, ә аста, су эчендә нинди мәхшәрдер.
Соңыннан белдек: көчле яңгыр мари республикасы «Передовик» колхозының аммиаклы тирес буасын агызган.
Чын сукырларны җәзалап та була, ә менә күңел күзе сукырайганнарны нишләтергә? Ул көнне җанны иң каты кыйганы да шул булды: без бу коточкыч хәлдән котылу чаралары эзләп йөргәндә, көтүче егетләр, ятмә белән суга ташланып, балык сөзәргә тотындылар.
Советча яшәү әхлагы буенча, көтүче ул — табигать баласы, ул — басу-болын- ны, инеш-суларны, агач-үләнне көтелмәгән афәтләрдән саклаучы, һәр тереклек иясенең докторы, кайгыртучысы. Табигатьне газаплаучы миһербансызларга иң беренче булып көтүчеләр каршы чыгарга тиеш.
Мондый «сукырлыклар» эзсез калмый. Бүген без җир-суга карата саксызлык таягы белән кизәнәбез икән, ул таякның икенче башы үзебезгә килеп төшүен онытмыйк! Кызыл китапны Кеше булдырды. Үлемгә хөкем ителгән җан ияләрен саклап калу өчен. Соклангыч, мөкатдәс эш! Кешенең үзен исә ул китапка бер генә җан иясе дә язып куймас. Кеше үзен үзе сакларга тиеш. Ә моңа бер генә юл: табигатьне, бөтен башка тереклекне саклап калу...
һоп-лә! Тагын барып төштем. Бу юлы велосипедым да. каты ук бәрелеп, зың- лап-ухылдап куйды. Тез капкачының авыртуына түзә алмыйча, тынсыз утырдым. Каян килгән монда чокыр?
Ай икде шактый күтәрелгән, чокырның басу эченә таба уелып кергәне ачык чамалана иде. Биттәге яра җөе диярсең. Аксый-аксый «җөй» буйлап атлыйм. Ермак әлегә тирән түгел, әмма читләре ишелергә генә тора. Шушы кечкенә генә яра да басуны шактый зарарлап өлгергән: ике яклап та әллә ничә адым җирдә бодай бөтенләй кәрлә, ә беткән төшендә — зур бер пеләш мәйдан.
Ермак, ярый, озын булмады, тиз борылдым. Хәлең ничек, велосипед, атларлык җаең бармы? Бар икән. «Юлда уяу булырга, карап йөрергә кирәк шул!» Юлда ватылып кайткан шофер, тракторчыларга колхоз җитәкчеләре гел шулай диләр. Нишләптер, юлны, басуны тигезләргә кирәк, димиләр. Шуның аркасында күпме техника эштән чыга.
Хәер. Ханнан абый белән Сәлим бу чокырга алай ыржаеп китәргә ирек бирмәсләр. Алар — аталы-уллы агрономнар — җирне яраталар, элекке ермакларны тигезләү. яңаларын булдырмау өчен тырышалар. Күпме еллардан бирле Шура суы буенда колхозның байтак җире төп-түмгәкләрдән арчылмыйча әрәм булып ята иде. Быел, ниһаять, хәрәкәт башланды. Чирәм күтәргән җирдә мин дә булдым. Куәтле ике трактор түмгәкләрне, ком чокырларын актарып-актарып. җир тигезләп киләләр. Абыйлы-энеле Хабил белән Рәхмәтулла икән. Шундый җаваплы эшне
кемгә тапшырырга бела Ханнан абый. Икесе дә — колхозның тепле, ышанычлы осталары.
Мондый кешеләр җирнең кадерен белә! Икмәккә мәдхия укыйбыз икән, ул мәдхия — җиргә дә! Бөтен байлык — җирдән. Биләмәләре булган һәр хуҗалыкта Яшел китап булдырырга, ермак, чокырлардан интеккән һәр басу, болынны, юлларны исәпкә алырга, аларны савыктырырга кирәк! Булдырыйк шундый китапны! ▼
Күптән күзәтәм: иң капалмаган җирләр чик буенда була. Район, республика _ чигендә. Басу эченә керә барган шыксыз чокырлар, гадәттә, чикләрдән башлана. < Ышанмасагыз. Казан артының Мари АССР белән чиктәш «Алга». Азии исемендә- — ге һәм башка хуҗалык басуларына килегез. Моннан егерме ел элек тип-тигез бул- 3 ган болыннарда — коточкыч ермаклар. Яңа башланганнары да җитәрлек.
Җир гамьсезләрне, күңел күзе сукырларны гафу итми. Дөрес, ул кычкырмый. < кизәнми, бары... икмәк бирүдән генә туктый. £
Колхозның хуҗалары *
Комбайннар калдырып киткән соңгы чүмәләләргә җиттек. Велосипедымны иң Q читтәгесенә сөйим дә эченә чумам. Дөньяда моннан да йомшак, моннан да тәмле х бишек юктыр! Мөгаен, шушында гына йокларгадыр, өйдән чыкканда дз. «Төнне. < бәлки, басуда үткәрермен».— дигән идэм. s
Буыннарны язып җибәрдем. Карасана, баягы башак һаман учта икән! И Бөр- s тек. Бөртек! Басуны әйләнеп чыкканчы, синең хакта күпме уй уйлап алганмын. күңел күзе, күңел урталыгы дөньясына бөтен бер сәяхәт кылганмын. Безгә хәзер rj игенченең рухи халәте турында да ешрак, җитдирәк уйларга вакыт. Безгә, рухи П урталыктан котылып, рухи камиллеккә ирешү өчен күп тырышасы бар бит әле. " Моны тану гына җитми. Чарасын да күрергә кирәк. Кем җаваплы авылдп әхла кый тәрбия өчен? Гаиләдә кем җаваплы булса, колхозда да шул, колхоз бит ул — бер гаилә. Димәк, председатель? Әлбәттә. Гаилә башы бит — ул, хуҗа — ул. Ә нигә соң алайса без хуҗалык җитәкчеләреннән икмәк, ит. сөт кебек нәрсәләрне күпләп сорыйбыз да авыл кешеләренең рухи халәте белән сирәгрәк кызыксынабыз?
Уйлый китсәң, бер закончалык ачыла: урта кул колхозларда председательләр еш алмашынган була. Бу. бәлки, колхозның урталыкта таптану сәбәпләренең дә берседер.
Без, гадәттә, соңгы председатель турында язарга яратабыз. Сүзне «...ул фәлә ненче председатель булып килде», дип башларга күнеккәнбез. Бәлки унөченче председательне мактарга ашыкмыйча, теге уникенең ниндирәк кешеләр булуын, ннк китүләрен төпченергәдер, моның файдасы күбрәк булмас иде микән’!
Безнең хәзерге председатель унөченче үк түгел. Без аның ниндидер сан гына булуын теләмибез, гел шул урынында булыр, дип өметләнәбез. Бөртек белән ихлас тан сөйләшә белгән кешенең күңел күзе дә дөньяга, кешеләргә һәрвакыт ачыктыр. Ул сайланган елны мин, авылга кайтып, бер ай язып утырдым. Ай буе көн саен биштә торып, алтынчы яртыда эшкә тотына идем. Шул вакыт тәрәзә каршыннан председатель машинасы үтеп китә. Ул үз авылыннан колхоз үзәгенә килә, анна ры — безгә. Аның ничәдә торуын чамалап буладыр. Ай буе шулай кабатланды. Кешегә өмет баглар өчен дә. аңардан өмет өзәр өчен до күп кирәк түгел.
Дөрес, председатель эшне буш җирдә башламаган, колхозның бүгенге уңышлары. әйткәнебезчә, моңа кадәр ирешелгәннәргә таяна. Әлбәттә, аның үз холкы, үз фигыле булсын, үз юлын тотсын, шулай ук үзенә кядәргеләрне дә исенә төшер- голосен: яхшылыгын да. халык гайрәтен чигергән якларын да.
Халык элекке председательнең радиодан күп сөйләвен. гадәти генә эшне дә зурдан кубып, радио аша кушуын өнәмәде. Ата кеше, тәрбияче кеше сүзен йөзгә туры карап, тәэсиренең нинди буласын күреп әйтергә тиеш иде кебек. Рәхмәтне дч. кулны кысып, сүзен ихластан вйтеп җиткерү хәерле түгелмени? Шундый еүа генә җанга бпрып җитәчәк.
Ә аннан да алдагы председатель турында: «Аның бер аягы гына җирдә»,— диләр иде. Кешеләр белән сөйләшкәндә, машинасыннан төшеп бетми, бер аягы, хәзер кереп китам, дип машина басмасында тора икән.
Кешеләр җиргә нык басып торганнарны ныграк хөрмәт итә.
Председательнең бөртек сыйпап торган кулларын, игътибарлы карашын бер көнне аеруча еш искә төшердем. Уңыш өләшкән көн иде ул. Яшьләр, капчык тулы машиналар белән килеп туктап, җор сүзләрне юмарт әйтә-әйтә. килен-кызлар- ның шаян җавапларыннан көлә-көлә. өлешегезгә тигән көмешегез, дип, ишегалла- рына арыш ташыдылар. Чирәм өсләре, төзтүбәләр сап-сары палас җәелгәндәй булды — арышны кибәргә тараттылар. Җир баласы, нинди генә муллыкка чумып, тамагы ничек кенә туймасын, икмәкне олылаудан, аны хәстәрләүдән беркайчан да туймас, мөгаен. Кешеләрнең күңеле күзгә күренеп күтәрелеп китте, горурлыклары артты.
Тагын берничә көннән ишегалларына машина-машина коры салам кайтты. Малына ашарга булса, крестьянның йөзе тулган айдан ким яктырмый. Күңелләр тагын да күтәрелде, эшкә тагын да дәртләнебрәк йөри башладылар.
Председателебез кешеләрне, беренче чиратта, менә шулай, матди муллык көче белән тәрбияли икән! Икмәк, терлек азыгы, ягулык белән авыл кешеләре вакытында, җитәрлек тәэмин ителсә, көнкүреш, транспорт ихтыяҗлары җайланса, тәртип бозулар, урлашу, ялагайлык, ришвәтчелек кебек яман сыйфатлар күпкә кимер иде. Председательнең тәрбия чаралары арсеналында үгет-нәсихәт тә, шәхси үрнәк тә, кирәк чагында, каты кул, власть та бар. Урынына, вакытына, кешесенә карап куллана гына бел. һәм башка белгечләрне, урта звено җитәкчеләрен дә тәрбия һөнәренә председатель өйрәтергә тиеш. Шунда гаиләдә ихтирамлы, хөрмәтле чын ата буласың.
Колхозның экономик хәле, перспективасы өчен, аның бүгенге ихтыяҗлары өчен председатель белән бер үк дәрәҗәдә кайгырта, борчыла, җавап бирә торган тагын бер җитәкчесе бар — ул партоешма секретаре. Ул хуҗалык хакында, кешеләр турында уйлап, аларның рухи халәтенә бәйләп кайгырта.
КПСС Үзәк Комитетының май Пленумында башлангыч партия оешмалары хакында аерып әйтелде: «Коллективлардагы әхлакый-психологик климат, оешканлык һәм дисциплина дәрәҗәсе, хезмәтнең нәтиҗәлелеге, димәк, ахыргы нәтиҗәләр хәлиткеч дәрәҗәдә аларның эшчәнлегенә бәйләнгән. Партия оешмаларының үз тырышлыкларын төп нәрсәгә туплавы бик мөһим. Ә ул төп нәрсә — кешеләр белән эшләү»,— диелде.
Иң башта, секретарь сайлауга өстән төшсенгә генә башкарыла торган эш дип карамаска иде. Бу — оешма коммунистларының да. райкомның да киләчәккә, кешеләр язмышына туп-туры кагылган үтә җаваплы эше. Хаталану бик кыйбатка төшә. Безнең колхозда янгын сакчысы булып өлкән генә абзый эшли. Ул үз вазифасын әйбәт үти, ул — үз урынында. Яшьрәк чагында тракторчы иде. Тырыш, булдыклы. Ул вакытта да агай үз урынында иде. Тик аны үз урыныннан аердылар — шушы ике эш арасында ул партоешма секретаре булып торды. Ул елларда заманалар нык үзгәрде, бу вазифага таләпләр артты. Хәзерге секретарь белемле, киң эрудицияле, кеше күңеленә үтеп керердәй итеп язарга да, сөйләргә дә сәләтле. ә иң мөһиме, кешеләрне чиксез яратучы гадел, принципиаль, намуслы коммунист булырга тиеш.
Заман таләпләренә туры килерлек үзгәрә алмасын сизеп, абзый башта баш тартып та караган иде. аны тыңламадылар. Нәтиҗәдә ул партия эшенә бөтенләй ят булырга тиешле өч кизүнең корбанына әйләнде: формализмның, волюнтаризмның, принципсызлыкның. Аның белән бергә, бәлки, колхозның урталыктан чыгу мөмкинлеге дә берничә елга артка чигенгәндер.
Колхоз-совхозлардагы партия оешмалары бүгенге авыл кешеләрендә күренә башлаган шәхси мәнфәгатьне җәмәгатьнекеннән өстен кую, җиңел юллар белән яшәргә маташу, эчүчелек кебек яман чирләргә каршы нык көрәшергә тиешләр. Колхозда, гомуми чараларга өстәп, үз чаралары, үз «дарулары» (бу чирләр һәр урында индивидуаль чаралар белән профилактика ясаганда, дәвалаганда гына
бетерелергә мөмкин, э партия эше — ул нәкъ менә индивидуаль эш) табылса, бу — секретарьның дөрес эшләвенә дәлил.
Эчүчелек аеруча хәтәр бәлага әйләнде. Эчәр өчен урлыйлар, алдашалар, баш ка намуссызлыклар кылалар. Әдәпсез сүз, олыны олы дип. кечене кече дип белмәү, кешегә кул күтәрү — болары да шул яман шеш тармаклары. Эчүчелек эт эчәгесе кебек әрсез, бер тамырдан яңа өч-дүрт тамыр, яңа сабаклар чәчри дә чыга. Быел яңа бер тамырын күзәтергә туры килде. «Өмет итүчеләр». Газчы, тегермәнче. х электрик, пилорамчы, тимерче кебек һәр йортның йомышы төшә торган һөнәр ия- < яәре эш урыннарыннан явыз нияттә файдаланалар. Иртән килеп керер шундый = бәндә, хәл белешкән булып, элек эшләгән «яхшылыгына» ым кагар, әмма тонык £ карашыннан уе синең хәлеңдә түгеллеге, үз хәленең хәл икәнлеге аңлашыла. - «Өмет итеп» кергән.
Аларга, «гүр төзәтер», дип, кул селтәргә ярамый. Монда партия оешмавының х индивидуаль эше аеруча кирәк. Вашка чаралар рәтендә «капка төбен» дә кулланып булыр иде. =
Гомумән, дә, парторг һәм аның булышчылары «капка төбе» кебек җирле ин х формация-агитация каналын акыллы файдалана алырлар иде. Әйтик, менә бу ♦ айда «капка төбендә» сүз ни хакында барды, халыкны нәрсә күбрәк борчыды? Ми в ңа ике мәсьәлә игътибарга лаек кебек тоелды.
Беренчесе. Бер ай элек безнең авылда почта бүлекчәсе ябылды Хәер, колхоз < идарәсе булган күрше авылда шундый бүлекчә ачылды. Яңа бүлекчә ачылуы бик 2 яхшы, димәк, май Пленумы карарлары — үтәлештә. Ә менә Совет власте чыккан- — нан бирле эшләп килгән бүлекчәнең, авылда яшәүчеләр саны елдан ел арта бар- ь ганда, бу бүлекчә хезмәтеннән хәтта Мари АССР авыллары да файдаланганда, ябы- < луы бер ничек тә аңлашылмый. Халыкка сәбәбен дә төшендерүче булмаган. Ә имеш мимеш, кешеләрне пошындырып, йөри дә йөри.
Икенчесе. Авыл халкын, безнең колхозга автобус кайчан йөри башлар? — дигән сорау борчый. Җитмәсә, гомер буе эшләгән Казан -- Әтнә маршрутын да ул айларда ябып куйдылар. Кайчанга чаклы, ни сәбәптән? Беркем, бернәрсә аңлатмый. Моны, идеология эшендәге минус димичә, нәрсә дисең. Чөнки ул зур политикага турыдан туры килеп бәйләнә. КПСС Үзәк Комитетының май Пленумында болай дип билгеләп үтелде: «Авылда торак, культура көнкүреш, юл төзелеше белән никадәр тырышыбрак һәм төплерәк шөгыльләнсәк, крестьян хезмәтенең шулкадәр җи гештерүчәнрәк булачагын исбатлап торуның кирәге юк... Ул — шәһәр белән авыл арасындагы социаль аермаларны бетерүгә юнәлдерелгән зур политика».
Кояшны каршылау
Уянып китсәм, яктыра башлаган. Кызык, авыл урак өстендә таңны ничек каршылый икән? Мин кабат салам бишектә килеш күзәтеп ятам. Һе’ Күзәтче, имеш. Авыл әллә кайчан уянган инде. Гомумән дә. авылдан элек торып була микән әле. Никадәр генә ирто күтәрелмә, аңарчы барыбер инде кемдер кузгалган була. Урам буйлап велосипедта ике килен үтеп китте. Алар югары очтан көненә оч мәртәбә сыер саварга йөриләр. Килен булып авылга бергә төштеләр, бергә фермада эшли башладылар, дуслашып киттеләр, фермада да, өйдә дә эш-тормышлары әй бат бара.
Савымчылар фермага киткәч, озак та үтми, авылга ышанычлы, салмак бер моң гүләү тарала. Фермаларда сөт, ит конвейеры ел әйләнәсенә шулай эшләп тора. Әйләнеп тора, әгәр маллар алдыннан азык өзелеп тормаса... Димәк, бу конвейер чың да һәм. һич арттыру түгел, илдәге бүтән конвейерларның да сулышы, язмы шы басуда, урак өстендә хәл «телә.
Комбайннар күренми әле. Көнне төнгә ялгаулар җиңел түгел күрәсең. Тынлык Күңелгә тия торган авыр тынлык. Каян болай? Хәтта әтәчләр дә. каргалар да өнсез калган. Ярый әле кисәк кенә биткә салкынча җил бәрелеп, тәнне чиркан
дырды, камыл, саламчзр кыштырдап куйды. Юкка пошынганмын. Бу — олы тантана көткәндә була торган тынсыз калу икән. Табигатьнең тантана мизгеле.
Кояш чыга!
Онҗы үре өстендә зур кызыл шарның чите күренә башлады. Ул арта, зурая бара. Исәнме, кояш!
Авыл тәмам җанланды.
Ниһаять, бу як юлда да тузан болыты күпереп чыкты. Комбайннар, ашлык ташый торган автомашиналар! Әйдә, велосипедым, без дә кузгалыйк, аларны хәрәкәттә каршы алыйк.
Атлыйбыз. Басу буйлап төнлә үткән юлны гына түгел, хис-тойгыларны, уйларны да кабат хәтердән кичерәм. Алар төн караңгылыгында туган иде, әмма берсе дә томанлы да, караңгы да түгел. Тормышчан, кирәкле, якты уйлар. Урак өстендә, һәр минут кайнар хезмәттә үткән көннәрдә, җитди генә бер уйланып алу начар нәрсә түгелдер. Төнлә уйлаганнарың көндез гамәлгә ашырылса — бигрәк тә.
Тормышка ашыру исә игенченең үз кулында. Ул теләгәненә, уйлаганнарына ирешер дип, партия нык ышаныч белдерә. Үзәк Комитетның май Пленумы фәрманы белән. Халык исеменнән. Ышаныч белдерә һәм шартлар тудыра. Әйтик, озакламас, ел ничек килүенә карамастан, җирне уңдырышлы итә торган ашламалар, вакытында эшкәртә, сугара торган машиналар, тәүлек әйләнәсенә туктаусыз эшли торган комбайннар булыр.
Булыр! Тик без шуңа рухи яктан әзерме? Әзер булу — ул игенченең шул үзгәрешне ихластан теләве, шуңа омтылышы, күңелен гамьсезлектән, ваемсызлык- тан чыгарырга тырышуы, гел алгысынып яшәве дигән сүз. Аның рухи дөньясы^ бүген үк киң офыклы, нурлы, илһамлы дигән сүз. Шунсыз алга бару, партия ышанычын аклау мөмкин түгел. Бер генә машина да безгә Бөртекне үзе үстереп, үзе җыеп бирә алмас. Бу — Игенче кулыннан гына килә торган эш. Бөртекнең юлы бары тик Игенче кулы. Игенче күңеле аша гына үтә.
1982 ел