Җирем
Җирем
И, Җирем син, Җир шарым, Минем яраткан ярым!..
Мин сиңа карап торам — Син бит илаһи бер җан. Син үзеңә туплагансың Бар Галәмнең уйларын, Бар җиһанның моңнарын; Безнең бөтен аһларны, Аһларны, аһ-зарларны; Иң олы шатлыкларны, Иң кече ваклыкларны.
Синдә, тик синдә генә Бу дөньяның өннәре, Бөтен рәхәт көннәре, Газап тулы төннәре; Зәңгәр тасма Сөннәре; Афродита сыннары; Мәхәббәтнең чыннары. Моңсу-татлы җырлары, Иңнәреңдә зур таулар, Илләреңдә зур даулар. Ракеталардан ут ачарга озер торалар яулар.
Кыл өстендә тетрәп тора Ничә миллиард җаннар. Сукма, Җир, сукма чаңнар, Акмасын янә каннар, Тетелмәсен ул җаннар.
Без булмасак, кемнәр әйтер Сиңа дөнья рәхмәтен?!.
Кемнәр татыр ташып торган Бу дөнья мәшәкатен?!. Кемнәр язар яшәешнең Йөрәкләрдә сулгып торган Рәхәтен, җәрәхәтен?!. Туймадык рәхәтеңнән. Ташлама рәхмәтеңнән.
Югалтма син, югалтма, Болын тулы гөлләрне, Гөлләр төсле илләрне, Илләр күрке телләрне; Иминлекләр теләп искән Дипломатик җилләрне, Инде сугыш булмый икән, Дигән изге сүзләрне.
Шулар өчен канын койган Асыл җанлы ирләрне.
И, Җирем син. Җир шарым, Минем бердәнбер ярым. Галәмнең йөзек кашы, Дөньяның асыл ташы;
Ай, Кояш, Венераларның — Җиһанның акыл башы;
Адәм затның бишеге, Чиксезлекнең киң Галәмгә Баккан алтын ишеге — Синдә... Синдә Ватаным,— Татлы Татарстаным!
Синдә назым — Казаным, Бөтен җырым, язганым. Никтер мин гомер сөрүнең Күрмәм кебек азагын, һәм дә үлем газабын.
...И Җирем син, Җир шарым, Булчы мәңгелек ярым. .
Февраль уртасы
Инде хәзер нидән куркасы — Килеп җитте Февраль уртасы.
Күптән узды кышның яртысы, Алда яңа язның балкышы
Тик алданма, кыш бит үтмәгән, Явасы кар явып бетмәгән. Суыклардан чатный буралар — Алда әле иң зур бураннар. Әле язның юк бит эзе дә — Февраль патша ич җир йөзендә.
Тик шулай да, һич юк куркасы, Февральнең бит инде уртасы! Кул сузымы гына — март тора, Анда өр-яңа яз яктыра. Анда кояш карый бүтәнчә, Җылыта ул нәкъ без дигәнчә!
Ләкин... Ләкин чынлык бик ачы — Урамда тик Февраль уртасы. Тәрәзәләрдә калын боз тора,
Салкын битне өтә, куыра.
Тирә-якта чып-чын кыш әле — Кыен адәм, җанвар, кош хәле.
Әмма... инде ниләр кылсаң да, Февраль бетә, ышан-ышанма... Инде елның шундый ноктасы, Ни әйтсәң дә — Февраль уртасы.
Әрләмә, дус, чуар күңелең Сине ике якка тарта, дип, Я сурәтлә юньләп Февральне, Яки мактау җырла Мартка, дип.
Бу җырымны яздым гомеремнең Килеп җиткән мәлдә яртысы...
Гомер уртасы ул — кешенең
Гаҗәбрәк чоры, ахрысы...
— Шагыйрьләрнең гомере нигә кыска була икән?
— Сиксәнгә кадәр яшәгән шагыйрьләр дә бар ич.
Әдәби кичәдә шигырь сөючеләр сөйләшүеннән
Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?..
Үлемгә мин «Юк!» дисәм дә,
Ул чикне үтәрмен бер.
Яшәү дигән мәңгелекне
Үлем дигән бер мизгелдә
Алмашып китәрмен бер.
Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?..
Мәңгелек түгел дисәң дә
Озын булсын гомерләр.
Тормыш дигән бу учакта
Без чаткы булып очсак та,
Эзсез чаткы түгелләр.
Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?..
Яшьтәшләр, сезгә сүзем.
Без — дуслар, дуслар, дисәк тә,
Бөтенегез белән бердәй
Мин дус булмадым үзем.
Ә шулай да барыгыз да
Сиксәнгә җитсен иде.
Бер-ике көн уйлансын да
Туксанга китсен иде.
Мин ышанам, шул ике көн
Уйлатыр әле безне.
Гомергә уйнатмаганны —
Уйнатыр күңелебезне:
Бер-беребез алдындагы
Гөнаһлар өчен шунда, Тезләнеп гафу сорарбыз Намусыбыз каршында.
Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?.. Менә бит сорау кайда! Гөнаһлардан арынырга Өлгермичә кител барсак, Үкенүдән ни файда?!
Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?..
Сабан туе
Автобуста
Нигә миңа карамыйсың, әй, чибәр кыз?! Мин бит сиңа күзем тутырып карап барам... Син бик яшь шул, аңламыйсың, йорәгемдә һаман әрни төзәлмәслек яшьлек ярам.
Син ул кызга бик тә охшаш... бик тә охшаш — Яшьлегемдә гашыйк булган ул кызыйга.
Белсәң иде, никадәрле авыр миңа...
Сине күргәч бөтен җаным тузгый гына.
Мин бит аны бик тә көчле, бик нык сөйдем.
Ул да мине сөймәгәндер миннән кимрәк. Шулай булгач инде безгә, без икәүгә Кавышудан башка тагын ниләр кирәк?!.
Юк шул, кызый, ул чагында без яшь идек... Синең кебек тәҗрибәсез, үзсүзлеләр, Мәхәббәттә максималист, ә тормышта һәр ялганга, ясалмага ут күзлеләр.
Язмыш безнең икебезнең өчен генә Әзерләгән булса да бер уртак сукмак —
Сабан туе — авыл туе, Уйна, гармун, җырла, курай. Әйттер шуны, әнә шулай — Сынатма!..
Сабан туе — авыл туе, Җырла, кияү, бие, килен, Бии торган көнең бүген — һоп!, һоп-па!..
Сабан туе бер генә, Күңел ачып йөр генә.
Сабан туе — ярыш туе, Тул-туп итеп атлар килә, Тояклардан утлар сибә, Чаткылар.
Сабан туе — батыр туе, Көчең булса, күрсәтел кал,
Күтәрел ал, сыртына сал — һоп!., һоп-па!..
Сабан туе бер генә, Батыр булсаң җиң генә. Сабан туе — хезмәт туе, Осталыгың, булганлыгың. Өлгерлегең, уңганлыгың Югалтма!
Сабан туе — хезмәт туе, Егет булсаң, шундый бул син, Кулыңда эш уйнат торсын: һоп!., һоп-ла!..
Сабан туе бер генә, Истә калсын гомергә — Уйна, җырла көне буе, Уртага ук төшеп бие — һоп!., һоп-ла!..
Ул сукмакның уң ягына киткәнмен мин, Сул ягына киткән ярым, тормый туктап.
Шулай итеп, безнең юллар аерылган... Ә мәхәббәт йөрәкләрдә яши һаман. Бер-берсеннән ераклаша-ераклаша Бер зарядлы ике яшен яшьни һаман.
Ә син кызый. Аңа бик тә, бик тә охшаш... Сине күргәч бөтен җаным тузгый гына.
Күпме газап, кыенлыклар узды миннән — Сөю дигән татлы чирем узмый гына.
Бер мизгелгә мин бәхетле булыр идем, Онытылып торыр иде йөрәк ярам.— Нигә, нигә карамыйсың, чибәр кызый, Мин бит сиңа томырылып карап барам.
Күкләрдән
Күкләрдән килеп ява яңгырлар, Күкләрдән агыла яп-якты нурлар. Бөеклеккә оеп, калгып торам мин — Күкләрдән иңә илаһи уйлар.
Тирмәләр һәм төрмәләр
Борынгыда, надан чакларында Тезгән кеше биксез тирмәләр. Акыл кергәч, ясый башлаган ул Мең йозаклы тимер төрмәләр.
Тураймаслык булып
Тураймаслык булып бөгелсә уйларың — Дошманыңа атарга син җәя яса.
Бу җәяң һичшиксез берәүгә кирәгер — Син үзең дә кемгәдер дошман ласа.
Җәйнең соңгы көне
Соңгы тапкыр кошлар сайрады Моңга күмеп таллар арасын. Кошлар әйтте безнең бу очрашу Бер хатирә булып каласын.
Инде җәйнең соңгы көне иде.
Безгә рәхәт тә иде, кыен да...
Җәйнең соңгы көне иде Аккош күле буенда.
Җилләр моңсу итеп истеләр... Саргылт төсләр кунды үләнгә. Күзләремә сөеп карадың син, Сагынмаклык булсын дигәндәй.
Ничә еллар буе сагынам Шул җәйнең шул соңгы мизгелен. Онытмадым сине, син бит минем Көз дә сулмый торган үз гөлем.
Ә ул көнне җәйнең соңы иде Безгә рәхәт иде... кыен да... Җәйнең соңгы көне иде инде Аккош күле буенда.