Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛДАР ЗАРИПОВ «БӘЙРӘМ»Е


Ленинградның Рус дәүләт музее залларындагы мәшһүр рәссамнарның хезмәтләре
арасында даими экспозициядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин комсомолы
премиясе лауреаты Илдар Зариповның да «Өйдә» һәм «Нефтьче Әхәт абый» дип аталган
картиналары лаеклы урын алган Ул — Татарстан рәссамнарыннан мондый дәрәҗәгә ирешкән
беренче кеше. Якташыбызның «Өйдә» дигән хезмәте традицион авыл темасын якача ачып бирә
белүе белән тамашачылар һәм сәнгать белгечләре игътибарын бик тиз үзенә тартты Чыннан да,
Илдар Зарипов көй дә булып торган гадәти, ләкин чынлап дулкынландыра торган тормыш
шатлыгы, ана мәхәббәте, гаилә бәхете түрындагы күренеш-хәлләрне ихлас күңелдән һәм дөрес
тасвирлый
70 нче еллар башында яшь рәссам бер-берсен тулыландырып торган күп кенә картиналар
иҗат итә Алар сюжетлары буенча гына түгел, кеше тойгыларының камиллеген ачкан образларның
эчке бербөтенлеге белән дә бер-берсенә бәйлеләр «Шатлык», «Бишек», «Әткәй», «Нефтьче Әхәт
абый», «Бәйрәм», «Казан гүзәле Зөлфия» кебек хезмәтләр төп идеяләре буенча үзләре якын
торган «Өйдә* картинасына кнлеп кушылалар Бу полотнолардагы төп герой — хезмәт кешесе
Аның җи- нелчә генә тупаслыгы аша без эчке дөнья сафлыгын, мәһабәт күңел киңлеген күрәбез
Хатын-кыз образларында исә рәссам аларның холык-фнгылендәге сафлык, әдәплелек,
оялчанлык һәм наз шикелле төп сыйфатларны тасвирлый Алар — чын аналар, татар хатыннары,
йорт утын саклаучылар, гаиләләренә якты мөлаемлек, ямь һәм йөрәк җылысын бүләк итүчеләр
Гаиләгә кагылышлы сурәтләрдә еш кына нәни бала һәм ата белән ана мәхәббәте үзәк
урынны ала Әлеге картиналар композицион һәм сынлы сәнгатьнең пластик чишелешләре белән
бәйлеләр. Вакыйгалар, гадәттә, татарча, күз явын алырлык пөхтә итеп җыештырылган авыл
өендә бара. Бу сериядәге барлык хезмәтләрдә дә Бәхет, Мәхәббәт һәм Матурлык хакимлек итә.
Ләкин «Бәйрәм» дип аталганы һәм нәкъ менә бәйрәмгә багышланганы бер генә Аның сюжеты гап-
галн һәм бу гадиләштерү, безнеңчә, алдан унлап эшләнгән эш
Язгы иртә Өй эче яз нурлары һәм шатлыклы бәйрәм яктысы белән өртелгән Әтн кеше
җайлап кына сабыеның урындыгына килеп утырган Янындагы улы өреп тутырылган, искиткеч
җиңел шарга сузылган Олы бәхеткә ия булган бу күренештә үзе күренмичә генә әни кеше дә
катнаша Чөнки аның көзгедәге шәүләсе, нәкъ автор алдан ук уйлаганча, ганләнең бәхетле һәм
дустанә яшәвенә ишарәли
Бу тормышчан күренеш күңелгә бәйрәм рухы, пөхтәлек һәм тынычлык алып килә Кайнап
торган кызыл төснең саргылт-кара төсләр белән аралашуы композициянең үзгә бер ритмик
төзелешен тәэмин итә.
1982 елда рәссамыбыз әсәрләренә багышланган аерым күргәзмә Мәскәүдә зур уңыш белән
барды Әлеге күргәзмәдән ике хезмәтне Мәскәү Дәүләт Третьяков га- лереясе үзенең даими
экспозициясенә сайлап алды Рәссамның шулай ук зур уңышы бу. әлбәттә.
Илдар Зарипов иҗаты тамашачыларны үзенчәлеге һәм сәнгать өлкәсендә бертуктаусыз
матурлык эзләве белән җәлеп итә. Аның иҗаты һаман үсә. яхшы якка үзгәрә торган иҗат
Рәссамның иҗатындагы табыш-казанышлары күп төрле, алар бүтенге кешенең рухи дөньясына,
яшәешебез асылын ачуга юнәлтелгәннәр
В. А. Ц.ОЙ,
Татарстан сынлы сәнгать музееның бүлек мөдире