ҖИЛ УҢАЕНА БОРЫЛМА!
РЕПЛИКА
әнкыйть—ут кебек изге, пакь. Ул һәрбер күгәрек-тутыкны, рухи инфекцияләрне зарарсыэландыра. Шуңадыр да «тәнкыйть утына тоту» дигән тәгъбир киң таралган әдәбиятта. Икенче бер урында без тәнкыйтьне иҗатыбызга гадел хөкем алиһәсе — Фемида итеп сынландырабыз.
Барыннан да бигрәк, тәнкыйть предметлы, ягъни конкрет әсәрләргә таянып фикер йөртергә тиешле, дибез. Юкса элеккегедән килүче инерция, комплиментарлык инерциясе алып узачак. Моның шулай икәнлеген раслар өчен ерак барасы юк. Безнең сүз дә «предметлы» булсын, һавада асылынып калмасын өчен конкрет мисалларга таянырга тырышыйк.
Табигый ки, шигърияткә мөнәсәбәтле кеше буларак, мине аерым җыентыкларда һәм көндәлек матбугат битләрендә шигъри әсәрләребезгә карата әйтелгән тәнкыйть сүзе кызь|ксындыра Аларны мин даими рәвештә күзәтел-укып барам. Шигърият иленә кергән тәнкыйтьчеләребезнең теге йки бу әдипкә карата ничаклы объектив булуы, бәяләрдәге логик эзлеклелеге, стилистикасы, терминологиясе һ. б. сыйфатлары игътибарны җәлеп итә.
Күренекле тәнкыйтьчебез Р. Мостафин «Тәнкыйтькә — тәнкыйть уты» исемле мәгълүм мәкаләсендә, язучының тәнкыйтьче ролендә чыгуын хуплап, «биредә таләп ике яклы булырга тиеш: тәнкыйть мәкаләләре язарга алынган шагыйрь яки прозаиктан без фәнни тирәнлек һәм тәфсилле анализ таләп итәргә хаклы, алар, үз чиратында, тәнкыйтьчеләрдән тел, стиль төзеклеге һәм мавыктыргыч итеп яза белүне таләп итәргә тиешләр».— дип язган иде. Биредә без нәкъ менә шул таләпләрдән чыгып эш итәргә булдык та инде Әйтелгәннәргә өстәп, без тагын: «Шагыйрь исә тәнкыйтьчедән һәр иҗади шәхеснең талант табигатен аңларга омтылуын таләп итәргә хаклы».— дибез. Юкса, әлеге дә баягы дигәндәй, исемнәрне төрләндереп, субъектив фикер уйнатып, иҗат алымнары, юнәлешләре һәм осталык турында бик якынча фикерләрне абсолютка тиңләп, укучыны бутавың гына бар.
Мин дә бу язмамны баштан ук безнең кайбер тәнкыйтьчеләребез белән бәхәскә кереп башладым. Әлбәттә, бу — ертыктан сүтек эзләү булып кабул ителмәстер. Чөнки биредә сүз һәр «сүтек» турында түгел, күзгә күренгән зуррак «ертыкларга» гына кагылачак.
Иң әүвәл шунысы күзгә ташлана: тәнкыйтьче үзенең бәясен санап чыгуга, теркәүгә нигезли.
Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, әйтик, әдәбиятка бер чорда килгән шагыйрьләр турында сүзне менә болай башлый: «...И. Юзеевны, мәсәлән, әдәбият мәйданына мәктәп эскәмиясеннән килде дияргә була... 1955 елда, аңа нибары егерме ике яшь иде. Арада иң өлкән саналган Г Афзал беренче шигырьләрен утыз дүрт яшь тулганда дөньяга чыгарды. Шул ук 1955 елда X. Камаловка — егерме тугыз, Ш. Галиев- кә — егерме җиде, Р. Гәрәйгә егерме дүрт иде. Шулай да иҗат һәм эстетик платформалары ягыннан алар бер-берсенә шактый якын торалар иде...». Яшьләренең ни-
Т
чәдә булуы бер хәл, тик менә «беренче шигырьләрен чыгарган» вакытта ук «иҗат платформаларының» аныклануы исә бик ук ышандыра алмый диясе килә (Сүз уңа еннан, бездә шагыйрьләрне әнә шулай теркемләл-теркемләл санау һәм гомумиләштерү шаблоны әле дә гамәлдән чыгып бетми. Әйтерсең, бездә һәрбер иҗади шәхес үзенә бер индивидуум түгел, әйтерсең, шагыйрьләр төркемләп, «детсадлап» үсә! Мо-ның үзенә бер сәбәбе шуг. булса кирәк теркемләп санау җиңелрәк, берсе дә төшеп калмый, чагыштыру эчен дә җиңел, билгеле)
Тәнкыйтьче шагыйрь Ш. Галиевнең «Тормыш тозы» исемле шигырен тәнкыйтьләп, аңардан еч строфа китерә. Без исә кыскалык эчен шул строфаларның соңгысын гына китерик:
Ә тормыш — тозлы тир туккән
Җир уллары кулында.
Җирдә иң кирәк тә шулар — Сүземнең тозы шунда.
«Сүз дә юк, әдәби яктан шигырь бик яхшы зшләнгән. Икенче бер шагыйрь өчем ул зур уңыш булып саналыр иде. Әмма... Ш. Галиевтән фәлсәфи тирәнлек, чын дулкынлану һәм кайнарлык белән сугарылган әсәрләр көтәсең.— ди автор (Биредә һәм алга таба да ассызыклар безнеке). «Бии яхшы» сыйфат билгесе белән тамгаланган строфаны укучы үзе дә бәяли алыр Ә менә ни ечеи «икенче бер шагыйрь өчен ул зур уңыш булып саналыр иде» икән! Бу — уз бәяңне абсолютка тиңләп, укучыга та гуның бер мисалы түгелме! Тәнкыйтьче үзе үк каршы чыккан комллиментарлыиның аз булса да чагылышы юкмы монда!
Аннан соң, шагыйрьнең иҗат лабораториясенә тирән керүгә омтылыптыр инде, кайбер тәнкыйтьчеләр төп игътибарны шигъриятнең тышкы механик күренешләренә юнәлтеп, схематизм юлына кереп китәләр. Р. Мостафин, «Җаваплылык тойгысы» дигән китабындагы (1979) «Хис һәм фикер берлеге» исемле мәкаләсендә Р. Файзуллин иҗатының уңышлы якларына шактый тукталганнан соң, мондый фикерләр дә әйтә: «...Р. Файзуллин шигырьләре еш кына шактый коры булып чыгалар Аңарда тасвирлы эпитетлар, чагыштырулар, метафоралар аз» Сүзен тагын да дәвам ител, автор болай ди: «Мин шагыйрьне корырак, фикерләренең ясалмарак булганы өчен гаепләргә җыенмыйм Аның иҗат үзенчәлеге шундый Өстәвенә, бу үзенчәлек аның матбугатка чыккан беренче шигырьләреннән альт бүгенге кәйгә хәтле дәвам ите». Сәеррәк түгелме: ясалмалык, янәсе, шагыйрьнең иҗат үзенчәлеге булып чыга икән!
Тәнкыйтьче, белгәнебезчә, башкалар иҗатын укып-бәяләп утыручы технии-кои- тролер түгел, ә бәлки үзе дә әдәби иҗат кешесе, фәлсәфи-эстетик байлык тудыручы. Алай гына да түгел, ул — әдәбиятка туры юнәлеш бирүчедә. Әдоби-иҗтимагый тормышыбыз аңа бу өлкәдә зур ышаныч күрсәтә Әдәби жанрлар үскән, баеган һәм үр менгән чакта әдәби тәнкыйтькә дә таләпләр үсә бара
Шигырь, поэтика хакындагы тәнкыйть мәкаләсе үзе дә шигъри тел белән язылган, мөкәммәл әсәр булырга тиеш, билгеле. Тәнкыйть мәкаләсе үзенең принципиаль объектив рухы, фәнни атамаларының төгәл кулланылуы, камил стилистикасы һәм логик ээлеклелеге белән ышандыра, күңелләрне җәлеп итә Кайбер мәкаләләрдәге урынсыздан исем санаулар, төрле терминнарның шыплап тутырылуы фикер ээлеклелеге булмау, күпсүзлелек күңелне кайтара.
Танылган тәнкыйтьчебез Тәлгат Галиуллин үзенең «Бизәкләр төрлелеге» исемле мәкаләсендә («Казан утлары». 1981, 6 нчы сан) терминнар муллыгын менә ничек аңлата: «Хәзерге тәнкыйтьтә поэзиянең тематикасы һәм предметы турында сүз алып бару оят эш, фәнни методикадан читләшү, хәтта күпмедер күләмдә яман аты чыккан вульгар социологизм тегермәненә су кою кебегрәк бәяләнә Шуңа күрә без еш кына бу төшенчәләрне катлаулырак категорияләр, чит телләрдән иңгән авыр терминнар белән алыштырабыз, мәсьәләгә әйләнеч юллар белән килергә мәҗбүр булабыз» (II) Мондый хаҗәт нидән килеп чыгадыр, бик үк аңлашылмый, минемчә Тик менә бу урында, җөмләләрне катлауландырып, сыйфатларның үтә мул палитрасын киң кулланып кына фәннилеккә ирешеп булмый шул. иптәшләр, диясе килә (Әйтерсең лә фәнни методика шигърият фәненең үзеннән килеп чыкмый, ул бары мәҗбүрият кенә!)
Менә Т. Галиуллин мәкаләләрендә әдипләребезгә карата кулланылган палитрадагы сыйфатларның кайберләре: «С. Хәкимнең уйчан, тирән мәгънәле, реалистик поэзиясе..., Ф Файзуллин белән Р. Харисның шартлы алымнарга бай, дәртле, көтелмәгән борылышлы, хыял ачышына киң таянган романтик лирасы..., Н. Арслановның тыгыз хисле, салмак агышлы стиле..., Ш. Галиеанең итагатьле, тыйнак.... Р. Гатауллин, Р. Мингалимовларның романтик, тарихи-интеллектуаль...» Тагын берничә абзацтан соң: «...Р Файзуллин кетелмәгән лирик борылышлар һәм ассоциация шагыйре», шартлауны, көтелмәгән алымнар» кебек чагыштыруларның, сыйфатламаларның мул фонтаны бәреп чыга. Әйе. чыннан да, укучы үзе дә бу диңгездә адашып, «көтелмәгән борылышлар» артында кала. Ә дәлилләр кайда? Предметсыз тәнкыйть чәй башы (завар-ка) салынмаган тонык суны хәтерләтә. Хөрмәтле тәнкыйтьчебез берүк кичерә күрсен— мәкаләдәге стиль чуарлыгы, атамалардагы төгәлсезлекләр, уйлап җиткерелмәгән чагыштырулар шактый өстә ята шул...
Шигырь тукымасына, фикер структурасына, сүз сурәтенең тылсымына кермичә, өстән-өстән генә язылган мәкаләләр әлегә күренгәләп тора. Аларның авторлары арасында без яшь тәнкыйтьчеләрнең исемнәрен дә күрәбез. Кайбер иптәшләр язучы иҗатына бәя биргәндә үз-үзләренә үк каршы чыгалар, мәкаләләренең азакларына җитәрәк сүзне нәрсәдән башлаганнарын оныталар кебек. «Казан утларыпның 5 нче (1981 ел) санында шагыйрь Р. Гатауллинның «Чакыру» китабына рецензия язган ике яшь автор, асылда, шагыйрь иҗатына әйбәт бәя бирәләр, аңа теләктәш фикерләр белән чыгалар, симпатияләрен ачык белдерәләр: бу — яшь тәнкыйтьчеләрнең хәтта азрак борчылу чалымнарында да сизелә. Поэзиягә шундый актив якынлашуны хупларга гына кирәк иде. Әмма чагыштырулардагы ашыгу-кабалану, логик эзлеклелек җитешмәү игелекле фикерләргә дә күләгә төшерми калмый икән. Менә бер мисал.
■Максатка ни илтә?» исемле рецензиянең авторы Ф. Зөлкарнәев бер абзацта: «...стильләштерү алымын оста куллануы исә шагыйрьнең шактый ук югары поэтик культурага ия икәнлеген раслый... Гомумән алганда, болар Р. Гатауллин иҗатын бизи торган сыйфатлар» дигән фикерне әйтә дә, шуннан соңгы өченче абзацта ук: «Шагыйрьнең стиле корырак. Сөйләмнең музыкаль җегәрен, колакны иркәли торган аһәңлекне ул сирәк куллана. Сурәтлелек тә күп түгел. Еш кына хисне сөйләп аңлата» дигән капма-каршы фикер белән чыга. Табигый сорау туа: нәрсә әйтергә тели автор, нинди каланчадан торып яза ул? Бу да — шаблон чире: мактаудан соң һичшиксез, «ләкин...» дип беткәне дә булсын бездә — шагыйрьне уңай яктан гына телгә алсаң, күбрәк булмасмы, янәсе, һәрхәлдә, тәнкыйтьченең позициясе ачык, аңлаешлы булырга тиеш. Ә биредә уңай фикер — бер багана, тискәре фикер — төгәл бер багана. Көчләр тигез! Мондый очракта тәнкыйтьнең файдасы коры сүз көрәштерүгә генә кайтып калмыймы? Тәнкыйтьче һич тә флюгер сыман «үз кыйбласын» үзгәртергә тиеш түгел. Ул теләсә кайсы исем белән җиңел генә жонглерлык та итмәскә, бәяләрдә дә сак булырга, принципиаль да булырга тиеш! Чөнки һәр исем артында — бер шәхес, бер язмыш.
Тәнкыйтькә тәнкыйть белән чыгу, әлбәттә, үзмаксат та, «тел кычытканнан» гына сүз уйнатырга теләү дә түгел. Бу — дәвамлы күзәтүләр нәтиҗәсеннән килеп туган ихтыяҗ! Чыннан да, тәнкыйтьчеләребез үзләре үк таныганча, бездә анализлы тәнкыйтькә караганда, билге куя торган тәнкыйть өстенлек итә әле. Мәкаләләребезгә социаль яңгыраш, фикер ачыклыгы һәм форма төгәллеге җитми! Бу бигрәк тә поэзия тәнкыйтендә шулай.
Шигърияттә булсын, проза өлкәсендә булсын, гомумән, барлык әдәби жанрларда иҗат итүчеләр хакында: «Аның үз иҗат почеркы, иҗади йөзе бар, үз тавышы бар».— дип бәяләү гадәткә кергән. Тәнкыйть тә юкса — әдәби жанрларның берсе. Ә менә аның хакында нигәдер алай әйтелми. Тәнкыйть мәкаләләребез һәм рецензияләребез инкубатор чебешләредәй бер-берсенә охшамасын, әдипләр алардан үз исемнәрен һәм «һ. б.пларны эзләп тормасыннар, үз иҗатларының асылын күрсеннәр иде.