Логотип Казан Утлары
Драма

И МӨКАТДӘС, МОҢЛЫ САЗЫМ...


ДРАМАТИК ПОВЕСТЬ
Ике бүлектә
КАТНАШАЛАР
Тукай — Габдулла Тукай
К а м а л — Галиэсгар Камал
Фатих — Фатих Әмирхан
Рәми — Сәгыйть Рамиса
Сәгыйть— Сагыйть Сүнчәләй
Р а ф ы й к — Рафыйк Акбирдни—шпик, әдәбият тирәсендә чуалучы
Зәйтүнә — Тукайнын сөйгәне
Суфия — врач. Гафур Колахметовның се- иелссс.
Сәлахи бай
Ж ә м и л ә — Сәлахи байдагы асрау кыз
Н у р г а л н — Тукайның танышы, жырчы егет.
Мәрфуга апа хужа хатын
Дубасов — жандармерия идарәсе начальнигы, полковник
Быков — жандармерия капитаны
Л н а — Тукайнын әнисе j
Вала- Кечкенә Тукай Тукайнын кыаиынаагы
Курайчы бабай I обрааа.р
Ш ә м ә т — сукбай, соңрак йөк ташучы Рәхмәй Тукайнын якташы, япон сугы шы солдаты
Пролог
Пәрдә алды Пәрдә аша шәһәр, мәчет, өйләр, кешеләр күренә Көчле жил. Давыл. Караңгылыкны ярып, яшен ялтырый Болыт агыла. Тавышлар «Марсельеза» һәм «Тукай маршы» яңгырый
Лә илаһә илләлла! Аллаһу. бисмилләһу!
— Гарасат! Мәхшәр'
Нургали (nspdj алдыннан днгереп уза) Яшен! Яшен уты!
Артта факелчылар уза. Тукай. Камал.
Рәми. Фатих. Акбирдии
Факелчылар Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Руссня! Хөр Руссия!
Ташлыйк, туганнар, иске тормышны.
Ул тормыштан илгә файда юк
Нургали (кереп) Яшен' Яшен уты! Бай абзыйлар, ишан, хәзрәт һәм хажилар.
сакланыгыз! Яшен ташы! Шагыйрь Тукан язган «Печән базары, яхут Яна Кисекбаш» бу!
Күк күкри, яшен яшьни.
Факелчылар (артта). Хөр мәмләкәт! Хөр Руссия!
— Лә илаһә нлләлла!.. Аллаһу. бнсмил- ләһу!
— Боже, царя храни!..
Нургали (алгы якта). Абзыкайлар. түтәйләр! Әбиләр һәм бабайлар! Менә сезгә шәп товар Дөньяда юк, миндә бар (Кашык сугып з/fырлый.)
Ни кылырсын, хажн абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там.
тотса мәскәүләр якаң?
Сыгмас ирдең киң жнһанга.
малыңа мәгърур булып.
Даже в тюрьму сыярсың,
тотса мәскәүләр якаң.
(Кашык сугып бии )
Тратта-тат-та,
Тратта-та, тарра-тнт-та-та-там
Артта Хөр мәмләкәт, хөр Руссия!
Сәләхн (керә) Үтерәм!.. (Гали йөгерә.) Артта Хөр мәмләкәт, хөр Руссия.
Сәләхн Тотыгыз, тот, явызны!
Күк күкри. Яшен. Давыл көчәя. Утлы, шау-шулы хәлләрдән сон тынлык урнаша. Сәхнә караңгылана. Бераздан, иртәнге шәфәкъне хәтерләтеп, алсу тан сызыла.
Беренче бүлек
Моңсу музыка: «Моңлы сазым» жыры ишетелә.
Аргы Кабан күле буе. Кечкенә өй. Агачлар. Куаклык. Мәрфуга тышкы якта кемнәрнедер көтә.
Суфия (өйдән чыгып) Фатих абыйның авыруы куркыныч ук түгел, Мәрфуга апа. Ул сәламәтләнәчәк.
Мәрфуга. Мин дә шулай дип уйлыйм, Суфия сеңелем.
Суфия. Дару алу өчен рецепт язып калдырдым (Әкрен.) Доктор Ямашев авыруның хәлен белергә кемнәр киләсен әйткәндер бит?
Мәрфуга. Әйтте
Суфия. Галиәсгар ага Камал килгән дә инде.
Мәрфуга. Ул — төгәллекне ярата торган кеше.
Суфия. Башкалар да озакламас Ямашев та нәкъ үзе билгеләгән вакытка килеп җитәчәк.
Мәрфуга. Анысын беләм, Суфия сөеклем
Суфия Ят кешеләр килеп чыга калса. Фатих әфәнде нык сырхаулап тора дип. кертмәскә тырыш
Мәрфуга. Беләм. Иншалла, чарасын табармын
Суфия Ышанам, Мәрфуга апа, син — дөнья күргән хатын.
Мәрфуга (озата барып) Хөсәен дух- тырың өчен тыныч бул.
Суфия. Тыныч, тыныч, Мәрфуга апа. Беләм ич мин — син яхшы күңелле, ышанычлы. (Кочаклый.) Хуш! (Кызу гына чыгып китә.)
Мәрфуга (паузадан соң). Уһу-һу... Авыр заманнар. Ярабби, үзең ярдәм бир. Явыз кешеләрдән сакла. Кадыйр кисәтеп әйтте: күзеңне ачык тот. изге юлда йөрүче кешеләрнең язмышы тапшырылган сиңа, диде (Як-ягына карана )
Р ■> м н (кереп) Исәнмесез. Мәрфуга апа?
Мәрфуга. Исәнме, туганым? (Текәлеп карый.)
Рәми. Фатих авырый дип ишеткән идем...
Мәрфуга. Авырый, туганым, хәлен белергә килсәң, рәхим ит.
Рәми өйгә керә. Аның артыннан Акбирднн керә.
Мәрфуга (сынап карый) Рәфыйк дисәм...
Акбирднн. Үзе. Мәрфуга апа. Акбнр- дин Онытмагансың. Фатих дустыбыз авырый дип ишеттем.
Мәрфуга. Авырып тора шул ул. туганым Әйдә уз!
Акбирднн. Ямаш үзе биреләдер бйт?
Мәрфуга Кем дидең?!
Акбирднн. Шикләнмә, Мәрфуга апа Мин —үз кеше. (Кереп китә.)
Хор: Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы.
Шат яратса да, җиһанга
ят яраткан раббысы Тукан (кереп) Исәнме. Мәрфуга апа Мәрфуга Исәнме, Габдулла туганым Тукай Фатих авырый дип ишеттем Мәрфуга Шулайрак шул, туганым Тукай Кадыйр абзыйның ни хәлләре бар?
Мәрфуга һаман каравылда Заводта имгәнеп чыккач, шулайрак шул ннде Иңсәсе зәгыйфь булса да. кузе күргәч, эшли һаман Бер кулында шакылдавык, бер кулында синең китап, укый-укый да кет-кет келә, кайчак күзләреннән яше тама Рәхмәтләр яусын сиңа, раббым алла гомер бирсен
Тукай Рәхмәт, Мәрфуга апа... Завод белән арасын өзгәне юк аләйсә^
Мәрфуга И-и. өзәме соң. бергә эшләгән дус-ишләре, Кадыйр абзый, дип. аһ итеп тора Берсе килмәсә. икенчесе килә
Камал (ишекне ачып) Тукай!. (Ымлый.)
Тукай Хәзер! (Өйгә кереп кита.)
Өй эче. Гади генә җиһазлар, уртада махсус эшләнгән креслода, өстенә ак ефәк күлмәк кигән, куе кара чәчләрен матур итеп тараган Фатих Әмирхан. Аның тирәсен- дә — «авыру» янына килгән Камал. Рәми. Акбирдин. Тукай.
Фатих (битен гәүдәсе белән күтәрелеп) Юк! Мең мәртәбә юк! Без ят кешеләр түгел!!! Ят кеше дигән фикерне бетен вөҗүдем белән кире кагам! Без дөньяның да, Россиянең дә үз кешеләре! Максатымыз хөр мәмләкәт! Хөр Россия! Халкыбыз, милләтебез азатлыгы! Әмма ләкин без милләт челәр түгел Кайберәүләр кебек Аксак Ти мер түккән кан. харап иткән шәһәрләр белән мактану безнең өчен хурлык! Татар исеме белән йөртелгән халкыбыз өчен иң Мәтлубы 1 - Азиянең борынгы вәхшиләрен сагыну түгел, заманыбыз идеалларын, культурасын үзләштерү, шуна омтылу
Камал (ишеккә карап алып) Ләкин безне монда җыйнаган хәл синең авыру
Фатих Кашки шулай гына булса икән' Иң куркынычы, барыбызның да авыруга дучар булуы Тукайның сыкрануы. Рәминең сызлануы. Камалның «Яшен» журналы туктатылгач, сөмсере коелуы, ялкынлы журналистыбыз Акбирдннның сыгылып төшүе
Кама л. «Урал» газетасы туктатылгач, хәтта корыч ихтыярлы Хөсәен Ямашның да борыны салынды
Фатих Ләкин ул үзен югалтмады, сыкранмый. хәер, килгәч үзе турында үзе сөйләр
Акбирдин Үзеңне дә читтә калдырма. Фатих абзый
Фатнх, Яшермим, мин лә гомуми атмосферага бирелми кала алмадым Бишенче еллардан соң сезне агулаган тынчу һава миңа да йогынты ясамый калмады Бары бызга да бүген олы максатыбызга дөрес юл табу турында уйларга кирәк Сизенәсездер, илебездә кара чор үтеп бара
Т у к а й Бик акрын
Фатих Шулай да үтеп бара. Реакциягә каршы яңа көчләр күтәрелә. Зур, ныклы көч! Ә без — милләтебез факелчылары — шул көчкә кушылып, халкыбызны да чакыру урынына җылыйбыз, сыкранабыз (Тукайга карап ) Үзем сүнәм, сазым сына, имеш, мин — җиһанда ят кеше! Рәминең бөтенләй коточкыч! Алдандым, имеш, үләм! Беттем, бетам!
Рәми (зәһәр белән) Юкка битәрлисен. Фатих! Кайда ул син сөйләгән көч? Төн һаман караңгы! Бөтен җнрдә зобанилар караулый! (Үзлегеннән чыгып, ачынып җырлый )
Әй сез. зобанилар!
Караулагыз теләгәнчә, мин барыбер качалмыйм
Бик шат качар идем дә шул.
Эх! Богауларны ачалмыйм!
(Тыңлап ) Нигә акайдыгыз? Әйтегез нишләргә икәнен...
Фатих (тәрәзә пәрдәсен күтәреп) Әнә Хөсәен дә килеп җитте'
Камал Самавыр кайнап чыкканны гына көткән икән
Акбирдин Акыллы' Вакытын белеп йөри
Кунакларның күзләре ишектә
Каргина алмашына
Мәтлуб иң кнр.ис мәгьннендә
Ill
Жандармерия идарәсе. Николай Романов рәсеме һәм башка җиһазлар. Ашыгып, Дубасов килеп керә. Папкасын всгәлгә ташлап, базык гәүдәсен квчкә күтәреп, кызу- кызу йөренә башлый. Кайбер сүзләрне әйткәндә, теле тотлыга.
Дубасов Барын да кырып бетердек, калганнары тез чүкте, буйсынды, дип уйлаган идек тә. юк. хәтәр ут сүнеп бетмәгән. Тагын баш күтәрергә азаплана чернь Русы- татары барысы бергә Азиатлар! Завод, фабрика, университет, мәдрәсә, гимназия Тагын черт белсен канда (Кыңгырау шалтырата ) Хөсәен Ямашев бер бәла булса, без йолкыш шәкерт дип унлаган Тукайлары— үзе йөз бәла'
Мәһабәт гәүдәле, озын мыеклы капитан Быков керә.
Быков Беренче номер папкалар (Өс тәлгә куя.)
Дубасов Өч көн злск Питердан бер социал-демократ килеп. Казанда булып киткән. Ниндидер яшерен йомыш башкарып. Ни нигә ул турыла безгә мәгълүм түгел? A-а Гады! Болытлар тагын куера Яшен, давылның көчлерәк булуы мөмкин Донбасс. Баку. Урал. Себер якларында эшчеләр туплана Яшерен генә коралланалар Ә бездә хәлләр ничек’ Белмибез Питердан килгән социалистлар кайда, нишлиләр’ Күрмибез Ямашев. үз тирәсенә бөтен татар литера торларын туплап, дөньяны айкарга җыена. Ту-ту-кай. Камал. Әмирханнар тагын күк күкрәтеп, яшен яшьнәтмәкче
Быков Эн-юк! Не позволим1
Дубасов Алар рөхсәт сорап тормая
Быков. Ул чакта беспощадно
Дубасов Ашыкма' Ду-ду-дума заманы
Быков. Россияне үз кулында тоткан бөек император нке Думаны куды, өченчесен дә. дүртенчесен дә куар...
Дубасов Нәрсә ул Дума Балаган' Большевиклар әнә бөтен Россия патшалы гын — бөтен Думаларын төбе-тамыры белән актарып ташлаячакбыз дип әйтәләр, ди
Быков Ә?!. Хо-х! Ашыкмасыннар'
Дубасов. Сез артык дорфа Заманны, кемнәр белән көрәшкәнне аңламыйсыз А-а-акыл кирәк бүген безгә. Дошманны бө тен нечкәлеге белән белергә кнрәк Теориясен. тактикасын, кемнәргә таянып эш итә алар Казан — большевикларның нык таралган җире Бүген ул татарларга да йогып бара Аның интеллигенциясенә Ә бу куркыныч «Ха-халык дуслары»н биргән идем Укыдыгызмы?
Быков. Укыдым
Дубасов Беләсезме авторы кем?
Быков Үзебезнең Казан студенты Террорист Ульяновның энесе.
Дубасов А а-абыйсы патшаның үзенә генә һөҗүм иткән булса, энесе Владимир бөтен җәмгыятебезнең астын-өскә китерергә. барыбызны себереп түгәргә җыена.
Быков Господи, помилуй (Чукына.)
Дубасов Капитан, сез күбрәк күкләргә түгел, үзегезгә ышаныгыз Ямашев нәкъ шул Ульянов партиясендә
Быков Тукан. Камал. Рәмиев Эн-юк! Инде каптылар кармакка. (Папкаларга сугып ) Кичә Ямашев аларны аргы Кабанга җыйнаган Аяксыз Әмирханов яшәгән дачага.
Дубасов. Так. так. Я?
Быков Рәмиевне чакырттым Тиздән килергә тиеш.
Дубасов Бик яхшы
Быков (сәгатенә карап) Ул интеллигент Төгәллекне ярата
Дубасов Төгәллеген безгә бик күрсәтми Патша белән аллага җикеренергә түгел. табынырга кирәген аңламый Аңлатырбыз. (Быков биргән язуга күз йөртеп ) Син оста шагыйрь булсаң, без үз эшебездә оста
Быков. Точно!
Дубасов Тагын шул: бөек Романовлар династиясенең патшалык итә башлавына өч йөз ел тулу уңае белән зур юбилей үткәреләчәк. Шуңа кадәр без бөтен шакшыдан. төрле татарва чиреннән, аеруча бо- бо-большевнклар заразасыннан арынырга тиешбез Пе Петербургның указы шулай
Быков Указ точно үтәлер, господин полковник (Чыга, аннан кире кереп.) Рәмиев килде.
Дубасов Әйтегез, керсен!
Быков (папканы күрсәтеп) Биредә ях шы ук тулы язылган. Акбүрене иртәгә чакырачакмын (Китә.)
Дубасов (көзге алдында). Мм! Рәмиев? Ха..
Рәми (керә) Рөхсәт итегез!
Дубасов О-у, рәхим итегез. СәгыЙть
Лотфуллович Күлме айлар сезне, шагыйрьләр патшасын, күргән юк
Рәми Артык күтәрәсез мине. Николай Николаевич
Дубасов Мин генә түгел, халык күтәрә Тәнкыйтьчеләр
Рәми Шагыйрьләрнең миннән өстенрәк лэрс дә бар Мәсәлән. Тукай
Дубасов. Тукай?! Юк! Үзегезне кимсетмәгез Тәнкыйтьчеләр хәтта аны шагыйрь түгел, диләр Бары тик стихоплет, ка ка как говорят у вас — такмакчы
Рәми. Шулай да шигыре халык күңелендә. халык телендә.
Дубасов Тукай бүген сүнде инде Сынды анык сазы Сез әле һаман гөрлисез
Рәми Минем дә иҗатым сүрелде бүген Сүнде!
Дубасов Сүнде?! Сезнең бөтенләй башка Кайбер хәлләр нәтиҗәсендә рухы гыз төшкән икән Бу табигый хәл
Рәми Шулай да авыр минем өчен
Дубасов Аңлыйм Үзегезнең үткәнегезне сагынасыз Аллага, патшаларга каршы җикеренгән чорыгызны
Рәми Сагынам!
Дубасов Төрмәдә дә социал-демократ Горькийның революцион рухтагы җырын тәрҗемә иттегез!
Рәми Иттем
Дубасов Браво' Мактыйм кыюларны Ләкин ул көннәр үтте Алла белән патша өстен булып калды Сез дә кылган гөнаһ ларыгыз өчен тәүбә иттегез
Рам и Бүген ни белән бурычлымын сезгә?
Дубасов Ярый, эшкә күчик Кичә Яма шев сезне. Тукай. Камал. Акбнрдин әфәнделәрне Әмирхан дачасына чәй мәҗлесенә чакырган Дөресме’
Рәми Дөрес Тнк сезгә бирелгән нифор маниядә хата бар
Д у б а с оп Хата’ Я. я’
Рәми Беренчедән. Ямашен чакырмады Икенчедән, чәйгә түгел, ә авыру Фатих әфәнденең хәлен белергә бардым
Дубасов Бардым түгел, бардыгыз'
Рәми Мин үзем генә
Дубасов Билгеле Ялгыз, ялгыз Яма шев та
Р и м н Ул Фатихның дусты Авыру икәнен ишеткәч үк килеп җиткән Ләкин озак тормады Авыру белән күрешеп, хәлен белде дә ашыгып китеп тә барды
Дубасов Башкалар белән сөйләшмичә үк?
Р ә м и. Сөйләште: хәл-әхвәлләребезне сорашты.
Дубасов Ниндидер киңәшләр, күрсәтмәләр бирде
Рәми Әйе, әйе..
Дубасов Я. я? Нинди кинәш. мәсәлән?
Рәми Борыныгызны салындырмагыз, диде Фати.х дустыбыз тереләчәк, ул әле тагын да элекке дәрт белән иҗат итәчәк, диде И... китеп барды
Дубасов По-по-подлец!
Рәми. Улмы’
Дубасов Курчак уены уйнамагыз, господин Рәмиен'
Рәми. Сез артым шаян. Николай Николаевич.
Дубасов Ша ша-шаян? Ха ха-ха! Характерымны дөрес анлыйсыз Шаярашая- ра сезие дарга да астырачакмын!
Рәми Нәрсә әйтим Сезнен алда мин көчсез Бәлага тарган башымны алып, беркая да кача алмыйм Шуңа карата күңелемдә берничә юл ршгырем йөри
Дубасов. Анысын да тынлап карыйк
Рәми Очрыймсың бәлаләргә.
башым, очра.
Чыгарсың бер бәлки барып очына Хак тәгалә әйткән үзенең коръәнендә «Иннә мөгал гөсрн йосра-
гөсрн йосра»
Дубасов Ничек, ничек? Соңгы юлы?
Рәми Һәрбер кайгы хәсрәттән соң шатлык килә.
Дубасов һәм сез шул шатлыкны көтәсез?
Рәми Кайгыга караганда һәркайсыбыз шатлыкны ярата
Дубасов Шатлык патшага турылыклы хезмәт аркасында гына киләчәк Монархия— Россия өчен алтын багана Аны какшатмас өчен без бөтен чараны күрергә тиешбез Тагын бер сорау кем ул Тукай?
Рәми Тукай?' Минем кебек үк шагыйрь
Дубасов Сезнен кебек үк’ Алайса ни өчен сез түгел, ул күбрәк айкый халык күңелен? Бөтен җирдә Тукай. Тукай!
Рәми (ирония белан) Мин — күкләргә ашкан талант' Ә ул кем’ Гади җырчы Халык ни уйлый, ни тоя. шуны яза Халык көлсә - көлә, җыласа — җылый. җырларын көлтәләп кенә сибеп тора. Мөгътәбәр татар басның, ишаны, хаҗие кебек галиҗәнапларының күкрәгенә кадала торганнарын
Дубасов Шулай ук ул сезнен дә дошманыгыз. куркыныч көндәшегез
Рәми Әйе. көчле дошман' Аның көче
халык белән бәйле булуында Халыктан ничек асрасын аны? Юк бит андый чара Дөрес, анын «Яшен» журналы ябылды Ләкин алар хәзер, янаны, дәүләт кешеләренә тел- теш тидерми торганын чыгара башлады һич ни әйтеп булмый. Чөнки Дума заманы
Дубасов Патша өчен Думаны авызлыклау да бернн тормый.
Р ә м и Авызлыкланган атның үрә тора торган гадәте дә бар.
Дубасов Господин Рәмиев! Житте! Кисәтеп әйтәм. Сезнең шәхси бәхетегез өчен бер генә юл кала (патша рәсеменә ишарә итеп) ул да булса — бөек династия мәнфәгате өчен жаңыгыз-тәнегез белән хезмәт нтү. Сезне төрмәдән ГГатшага каршы бер төрле дә революцион эш алып бармау һәм бер сүз дә язмау шарты белән азат иттек Безгә хыянәт итә калсагыз, һәлакәт көтәчәген аңлатып, кулыгыздан язу алдык. Оныткан булсагыз (Папкадан язу алып күрсәтә )
Р ә м и Онытмадым
Дубасов Алайса, ни өчен Ямашев җыйнаган мәҗлескә бардыгыз?
Рәми Ямашев түгел, дустым Фатих Әмирханның хәлен белергә бардым
Дубасов. Әгәр ялганыгыз өчен без сезне ябып куйсак?
Р ә м и Бөек император әмере белән төзелгән Дума чорында авыру дуслар хәлен белү өчен төрмә дисәгез, бу инде, хөрмәтле полковник әфәнде
Дубасов. Мина сафсата кнрәкмн. господин Рәмиев Исегездә тотыгыз: большевик Ямашев турында сезнең тарафтан әйтелгән кечкенә генә ялган хәбәр дә үзегез өчен зур күңелсезлек белән бетәчәк.
Рәми Анламыйм
Дубасов Ямашев Тукай белән кайда очраша?
Рәми. Белмим
Дубасов Ни өчен Ямашев Ту-ту-тукай белән артык нык кызыксына? (Рәми дәшми) Әйтмисез?
Рәми Тукай булганы өчендер, мөгаен. Үзегез дә бит Тукай белән минем шәхесемә караганда күбрәк кызыксындыгыз
Дубасов. Безнең белән су-су-кыр тәкә уены уйнамагыз! Хәлләр күңелсез төс ала калса. Ямашев абзагыз белән бергә сезне дә. Тукай дустыгызны да тәртипкә буйсындыру чарасын табарбыз Безнең тә-тәр- типкә! А-а-аңлашыладыр?
Рәми Аңлашылды Рәхмәт'
Дубасов. Барыгыз! (Рәми кызу гына ныгып китә) Баш бирәсе түгел Зарары юк! Әмәлен табарбыз.
Быков (ашыгып килеп керә). Акбүре! Мөһим хәбәр, дип ашыгып килгән.
Дубасов Әйтегез, керсен!
Быков Есть. (Чыга.)
Акбирднн (керә) Сәламәтлек телим, господин полковник.
Дубасов Димәк, яңа хәбәрләр?
Акбирднн (кәгазь биреп) Менә, бары да язылган.
Дубасов Яхшы-с. Утырыгыз!
Акбирднн Рәхмәт (Утыра )
Дубасов (укып) Та-ак. Болары билгеле, монысы да Ничек? Ямашев?1 Та-ак. (Укый.) Ямашев әйтә: Фатих Әмирхан авыруы, Тукай. Рәми яки башка әдип, журналистлар авыруы гына түгел, падишаһымыз Романов һәм палачларының Ах. гад! (Укый ) Халык канын кою нәтиҗәсендә туган кара реакция чире, димәк, бөтен халкыбыз. татар һәм рус. шулай ук башка милләт хезмәт ияләренең дә авыруы ул, дн. Ямашев әйтә бүген безнең бурыч халкыбызның өмндсезлеккә бирелгән рухына азык бирү, күтәрү, аны яктылыкка, көрәшкә чакыру Көрәш?! Күрсәтермен мин сезгә көрәшне Шарлатан!!! Кара козгын!!! (Зәһәрләнеп ) Тагын нәрсә? (Укый) Туктатылган «Яшен» урынына яна журнал? «Ялт-Йолт»? Сволочьлар! (Тирен сөртә) Та-ак! (Укый ) Иң элек безгә Туканның сәламәт булуы . кирәк, ул халкыбызның (Кулындагы кәгазьне атып бәрә) Юк-юк! Хәзер инде ул.. (Акбирдинга текәлеп.) Тукай? Бәлки ул да Ямашев партиясендәдер?
Акбирднн Юк. ул бернинди партиядә дә тормый.
Дубасов Димәк, партиясез социалист? Демократ? Ямашев сүзләрен такылдаучы саескан? Чөкердәүче чәперчек?
Акбнрдин Нәкъ шулай Чәперчек. Безнең якларда чәперчекне боз ваткыч дип тә йөртәләр
Дубасов Во-вО-вот! Боз ваткыч Туктаусыз чәп чәп-чәпердәп. койрыгы белән боз вата Яз китерә Та-ташкын' Яшен уйната.
Акбнрдин Нәкъ шулай. Карап торуга бер гөнаһсыз кош сыман Ә бозны вата Шагыйрь генә түгел, сихерче ул Тукай Зур акыл иясе
Дубасов Ж,аек кебек провинциядә, схоластик мәдрәсәдә укыпмы?
Акбнрдин Күп кенә телләр белә. Төрек телендә шигырь яза Гарәп, фарсы Гомәр Хәйям Әбуталисина. Шнразн һәм
Сәгъдиләрне ана телләрендә укый Үзбәк, кыргыз, төрекмән, уйгурларны әйткән дә юк Дубасов Ха-ха-ха! Бәлки кытай телен дә белә торгандыр’
Акбирдин Юк. белми, акламый кытай телен
Дубасов. Ул белгән телләр бары да чүп! Варвар халык Азиат алар Төрек, үзбәк. тажик. гарәп Нинди фән аларда?
Акбирдин Шул аен шулай да. тик Бо- хара белән янәшә, Ашфан авылында туып үскән Әбугалисинанык медицина тәгълиматы Париж. Лондон. Берлин университетларында биш йөз ел буе дәреслек булган, шулай ук алгебра дәреслеге
Дубасов Причем тут алгебра'
Акбирдин Алгебра — гарәп сүзе Әл жәбер дип башлап исем биргән галим дә Төркестаннан, Хәрәзм шәһәреннән. Мөхәм мәт Хәрәзми, үзбәк, азиат! Шулай ук бөек астроном Улугбэк тә,
Дубасов Җитте! Беренчедән, Әбуга- лисина түгел, А-а-вишнна и Омар Хайям Алар бүген юк дөньяда Юк! Күптән үлеп беткән, юкка чыккан Да да, да! Дөнья, та рих барышы бер алла кулында Алар урынында хәзер ярым кыргый азиатлар яши Именно аэиатшина! Дөнья хакимнәре бү ген - Англия лорды, француз бароны, рус алпавытлары. Романовларның бөек динас тиясе Алар бергә-бергә изге союз — Антан та төзеделәр Революциягә, бөтен плебей ларга каршы көчле йодрык
Акбирдин Шулай да. Николай Николаевич, Авиценна һаман Авиценна
Дубасов Нәрсә? Ах-ха-ха-ха. Үзен дә азиат булгач
Акбирдин Юк! Европалы мин Бөек рус патшасы алдында бпш игән фәкыйрь бәндә.
Дубасов Син син инде ул. Ә менә Тукайның халыкка тәэсирен ничек бетерер гә?
Акбирдин «Дума һәм сугыш» исемле мәкаләсен яисә Алексей Бахныц «Ачлык патша»сын, ягъни марксизм әлифбасын та-тарчага тәржемә итеп бастырган көннәрдә булса, я «нн бөек максат безем — хөр мәмләкәт. хөр Россия'»— дип кычкырган чагында булса, бәлки үзегезгә чакыртып
Дубасов Хе-хе-хе! Хәзер ул кычкыра алмый Җылый. сыкрана
Акбирдин Аның сыкравы халык сыкравы Ачуы — халык ачуы Ә бу куркыныч, барыбыз өчен дә!
Дубасов. Стало быть, үзе үлеп ко- тылмаса. без көчсез’ Без берни дә эшли алмыйбыз? (Пауза ) Бәлки моны тизләтергә мөмкнндер?
Акбирдин (сикереп торып) Үлемен? Халык алдында мәңгелек ләгънәт һәм каһәр алып
Дубасов Халык ул — кара сарык
Акбирдин Аны халык мәхәббәтеннән аеру өчен юл бар барын
Дубасов Я. я’
Акбирдин Тукайның Ахиллес үкчәсенә басарга
Дубасов Ахиллес үкчәсе?! Димәк, гомерен кисә торган иң нечкә жире
Акбирдин ӘЙе. жирлегеннән. халыктан аерырга Дусларының жанын тетрәтеп, шулай ук халыкның да
Дубасов Я. я. нишләргә?
Акбирдин Үземә тапшырыгыз Тукайның якын дустына
Дубасов Сиңа?
Акбирдин Тукайның ижаты һәм тормыш юлы турында мәкалә, юк. кечкенә бер китап язу дигән уй йөри башымда Бу мина олы юл ачачак һәр эшен, һәр хәрәкәтен белеп тору, беренче нәүбәттә дус-ишлә- рен. сезгә мәгълүм Ямашевның. башкаларның. кыскасы, зур мөмкинлекләр
Дубасов А акыл бу Я-ясно! Словом, действуй'
Акбирдин аягүрә басып, баш ия.
Картииа
IV
Сәхнә алды Бик ашыгып Тукай узып бара Кулында кәгазьләр
Тукай (туктап) Кая ашыгам? Язмышымның якты биеклегенәме? Әллә төпсез упкынгамы’ Куркырга, сыкранырга хакым юк Яшен уты икәнмен янарга, бары тик янарга тиешмен! Изге максатым бар Кул аягым богаулы милләтем, халкым бар Ачлыкта. богаула газап чнгә торган халык (Кулындагы кзгазьлзрне барлап ) Чү! Ашы-га торгач, иң кирәкле язмаларымны онытканмын (Ашыгыл кире китз Тукталып) Иртәгә Ямаш үзенә чакырды Ялгызымны
Бары тик ялгызымны. Киңәшәсем бар, ди. Яхшы! (Китә.)
Икенче яктан ашыгып Акбирдин килә. Туктала.
Акбирдин Кая ашыгам бу кадәр? Моңлы сазыбызның хәл-әхвәлен белергә. Шулай ук дусларының. Аеруча Ямашевпың. Яза торган китабым тулырак булсын өчен— барысы да кирәк. (Пауза.) Аңлавы кыен дөньяны. Берничә ел элек кенә революция, хөррият дип кычкырып йөргән «Таң йолды- зы»нда эшләүче' Акбирдин, кыю эс-эр бүген.. Ха! Дубасов ялчысы? Юк!! Бары тик үз жанымның турылыклы сакчысы. Үз жа- нын кайгыртмаган адәм бармы сон бу дөньяда? Әгәр мин Адәм улы Адәм икәнмен, димәк, дус-ишемне иркәли, назлый алам, кирәксә... (Куллар хәрәкәте.)
Тукай (кереп) Синме соң бу, Рәфыйк?
Акбирдин. Тукай?! Әй, дустым! Мина бит нәкъ син кирәк идең. Синең турындагы күптән уйланган жаваплы эшемне ашыктырасым килә хәзер.
Тука й. Рәфыйк, калдыр.
Акбирдин. Беләм, син үзең каршы моңа. ләкин халык, нәширләр...
Тукай (кабынып) Нәширләр?!
Акбирдин. Юк! Юк! Иң элек халык мәнфәгате.. Милләт . Бөтен тәржемәи хәлеңне беләм. Шигырьләреңнең һәр юлына кадәр... Идеалың, уртак идеалыбыз — хөр Россия, халык бәхете— Ә менә аңа ирешү юллары, чаралар дип әйтимме...
Тукай. Чаралар? Ха-ха! Шигырьләремне беләм дисең, аларда минем бөтен бар- лыгым, бары да ачык.
Акбирдин Ачык булмаганнары да күп. Хәер, алар турында монда гына сөйләшеп булмый.
Тукай. Дөрес Мин дә ашыгам. (Кәгазьләрен рәтли.)
Акбирдин. Сизәм Яшен бит син. Ялт-йолт. Ярый, өенә килермен.
Тука й. Өйдә булмасам, редакциягә кил. Кузна да уйнарбыз...
А к б и р д и н. Мин чынлап сөйләшәм, Тукан.
Тукай. Мин дә чынлап. Минем бөтен кузналарым редакциядә, валлаһи! Ярын, хуш Ашыгам! (Китә.)
Акбирдин. Хуш... Кем соң бу? Атаклы шагыйрь Тукаймы? Әллә бала-чагамы?..
Китә.
Тукай бүлмәсе. Бик гади жиһаз — өстәл, ике урындык. Тн-
Өстәл өстендә китаплар, газета, журналлар. Кара савыты.
Кечкенә көзге.
Шәмәт (ишекне ачып, як-ягына карана). Өйдә юк. Жәлке. (Яба. шунда ук яңадан бүлмәгә керә. Сәләмә киемнәрдән. Күптән кырынмаган. Шадра йөз. Башында иске кырпу бүрек.) Ф-ф-ф| Монда да җылы юк. Эх-э, Тукай җаный, синдә дә рәт юк икән Баш шундый чатный. Дус-ишләрең бай булмагач, җылынырлык та җай юк. (Көзгегә карап.) Кыяфәт ничава, кәнишне. Хе-хе-хе! (Эзләнә.) Китап, китап, гәҗит, журнал. Әһә! Икмәк! (Бер кисәк икмәкнең яртысын сындырып ала. Ашый, өстәл тартмасын ача) Портманет? Оһо! (Ача. Бер сумлык көмеш алып.) Бер сум! Булды бу... Тагы бар. Ике тиен?.. Их-х унбиш тиен булса... Юк, ярамый. Мужет соңгы бер сумыдыр.. (Акчаны портмонетка салып, кире куя.) Миңа нибары унбиш тиен җитә. (Тәрәзәдән күреп.) Үзе кайта. (Ишек янына килеп баса.)
Тукай (ашыгып кереп, өстәле янына уза Кесәсендәге язуны ала. Укый.) Гаҗәп! Нәрсә?! Зәйтүнә туташ... көтә? (Елмаеп, уйга кала Күз алдына прожектор яктысында искиткеч гүзәл кыз — Зәйтүнә килеп баса Шәмәтне күреп.) Син?!.
Шәмәт. Мин, җаный, мин. Шадра Шәмәт Первый гильди сукбай.
Тукай. Үзеңне кимсетмә, Шаһиәхмәт.
Шәмәт. Кая инде хәзер Шаһиәхмәт булу Крушник Шәмәт и... Ярканат... Кара төн җиткәч кенә., хәрәкәтләнәбез Шунысына шөкер, күз яше төшәрдәй берәүне дә җәберләмәскә тырышам.
Тукай. Тырышып кына да калма.
Шәмәт. Үзем дә шул уйда. Шуңа күрә сиңа кердем дә. йөрәк януларын басар өчен зәмзәм суы алырлык бер унбиш тиен биреп торсаң... көтәргә дим.
Тукай Ай, Шәмәт дус, бүген акча ягым такыррак шул. Китап басучы бай абзыйлар вак-төяк аланагымны да бирми
Шәмәт Барысы да жулик алар. Иске плутатор Эшләгәндә эшләтә, түләгәндә тияр тиеннәреңне басып кала.
Тука й. Шул-шул. (Кесәләреннән акча
«Болгар» номерында мер карават, тумбочка.
эзли. ӨСТӘЛ тартмасын ачып, портмонетын- нан бер сумны ала.) Үземә яшәрлек бер сум бар барын да...
Шәмәт Унбиш тиен житә. Давай, Тукай дус, калганын китерермен.
Тукай Үткән юлы да шулай дигән идек...
Шәмәт (акчаны алып) Белом, ул чак ни иптәшләр бит Сиңа бирәчәк бурычым бер сум утыз тиен жыйнала. Барын да тулы килеш түләячәкмен Пәйгамбәрдән дә артык күргән шагыйрь абыем гөнаһысына кереп, тәмугта янасым юк
Тукай. Ышанам
Шәмәт Ышан, Гаптулла дус. Шадра Шәмәт утка керер, кәтр китәр, но сине пад- вадит итмәс (Акчаны чөеп алып ) Бер сум көмеш, ә! Ух-х1! Чынлый (Көйләп)
Әйлн, әйли, әлләри,
Әлләринен мәйләри.
Шул мәйләрне әмәлләсән,
Дөньялары әллә ни! (Биеп ала )
Эх. мать честная, Маруся начная, яшә. Тукай абый! (Китә)
Тукай ӘЙ, Шәмәт, Шәмәт Дөнья бас маса, үзең шагыйрь була торган кеше син (Кесәсеннән язу алып укый ) Зәйтүнә! Тукта, нигә әле куркам анардан? Болгар бабамнар гайрәте юкмы әллә миндә?
Шәмәт (артта). Әйдә, бабай Шушында инде (Ишекне ачып ) Давай, кер. кер Менә сиңа. Тукай абый, яңа кунак. (Ишекне яба.)
Сакал-мыеклары чалланган, начар гына киенгән, бер аягы, бер кулы зәгыйфь, нык аксап йөри торган авыл крестьяны Рәхмәй керә. Кулында төенчек
Рәхмәй (кыюсыз гына). Әссәләмега ләйкем!
Тукай Вәгаләйкем әссәлам
Рәхмәй (ышаныр-ышанмас каранга- лап) Бу егет дөрес әйттеме сон Миңа шагыйрь Гаптулла әфәнде Тукаев кирәк не
Тукай Әйе, Тукаев мин булам
Рәхмәй Шигырьләр язып, китап чыга ра торган Тукаенмы?
Тукай Әйе. йомышыгыз миндә булса, рәхим итегез (Урындык куя )
Рәхмәй Юк, юк, туганым Тукаев үзе булгач, басып торам инде Рәхәтләнеп басып торам (Аптырабрак торган Тукайга ) Кем икән дисен инде син бу тинтәк чатан картны?
Тукай Юк. нигә
Рәхмәй Үзем гарип-гораба булсам ла. ниятләрем изге Арча якларыннан мин. Иске Мәнгәр авылыннан.
Тукай Якташ болай булгач Мин— Кушлавычтан.
Рәхмәй һи-и, тәгаен дөрес икән Шигырь чыгаручы Тукаев безнен якларда туып үскән дигәч, ышанып бетмәгән нем Ну малай, Тукай туганым, шигырьләрен шигырь генәме Барысы да йөрәккә май булып ята Ә инде чалмалы ишан, акча өчен жанса- тарлар йөрәгенә тоз сибеп язган жырла- рынны телдән-телгә йөртеп укыйбыз Эчебез катып көлә-көлә. Инде дә китереп ба-лаларга атап язганнарын балаларыбызны сандугачтай сайрата Укып та укыйлар, көйләп тә жибәрәләр. Бер көн шулай нәни кызым Наилә мәктәптән кайтты да, алдыбызга килеп, шундый көйләп жнбәрде н туган тел. әткәм-әнкәмнең теле' днп Әнкәсе белән без бер беребезгә карап елаш-тык хәтта Шулай булмыйча сон. Сайлыгыбызның ни зуры шул тел бит инде Югыйсә. береннен хәлен берең ничек белер йен. ә? (Утыра ) Үзем мин, Тукай туганым, япун сугышы солдаты Бер аягым, бер кулым шунда калды Бер күзем дә зәгыйфьләнде Җырның, моңның кадерен бнк белем Ипекәй бсл.ш жыр - солдатка иң кирәге Мылтык кебек үк. Харбин тирәләрендә ранин булдым Ярый әле. шөкер аллага. Порт Артурда булмадым Анда бит. һи-и. кырып кына салды япун безнен халыкны Ватты, жнмерде Солдатын, әфнсәрен. крнпссен. Көлен күккә очырды Әй, без күргәннәр Ходай күрсәтмәсен, дим. сугышны әйтәм (Кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгара да. ку-лында әйләндсргәләп, кире куя ) Мина менә кырык бер яшь..
Тукай Нибары кырык бер?!
Рәхмәй Тулып та житмәгән Үзем жнтмеш яшьлек бабайлар кебек, кәкре дә бөкре Бары шул тынгысыз йөрәк кенә йөртә. Мулла кушкан исемем Рәхмәтулла Алланың рәхмәте, янәсе һи-и, кая инде ул рәхмәте Карачкы бер Аксап-туксап йөри торган Чатан Рәхмәй.. Хи-хи-хи!
Тукай Юк. Рәхмәтулла абзый, аягың чатан булса да. күнелен чатан түгел синең. Йөрәгең дә дөрес тибә, белеп йөртә
Рәхмәй Анысы, аллага шөкер, жан- сатар хажнлар тирәсенә түгел, менә синең янга алып килде (Каранып алып ) Болай булгач, дөресен әйтим инде Авылда, тирә- якта ла шомлы хәбәр таралган Изге күңелле нн якын кешебез ниндидер авыруга дучар булган, дип. сине атап сөйлиләр шулай Алайса, мин әйтәм. барып кайтыйм әле
днм, Казанга, хәлен белеп, дим. Андый- мондый ярдәм кирәк булса, мин әйтәм. җыелырбыз да. бөтен илебез белән берләшеп ярдәм итәрбез, днм Казанга, Тукайны күрергә барам дигәч, кызым үрле-кырлы сикерә Әтием, ди, Тукай абзыйны күргәч, миннән дә, безнең бөтен балалар исемен-нән дә күп итеп сәлам әйт, ди Менә шул. Монда килеп керүемнең сәбәбе шулар, Гап- гулла туганым
Тукай (нык әсәрләнеп) Чыннан да ниятләрең изге икән шул. Барысы өчен дә рәхмәтем зур, күңелемә алар шифалы дәва. Инде хәлем ничек дип сорасаң, үзең күреп торасың, сау-сәламәт Ә инде байлыгым чутына килгәндә, анысы да әлегә мең шөкер (Портмонетны суккалап) Димәк, акчага да мохтаҗлыгым юк Шулай булгач. борчылмагыз, Рәхмәтулла абзый
Р әх мәй. Син дөресен генә сөйлә, Тукай туганым.
Тукай. Дөресе шулай. Әлегә кадәр һичкемнән бурычка акча алмадым, моннан сон да
Рәхмәй. Безнең бит, Тукай туганым, бурычка түгел, болан, пруста ярдәм, сәдака сыман...
Тукай Сәдака?! Миңамы?
Рәхмәй. Юк ла. Тукай туганым, үпкәли күрмә тагын, сәдака сүзе.. Тфу! Җен алгыры, авызымнан ялгыш ычкынды. Түлке шул.. Халык ярдәме сәдака түгел, туганым! Береңә берең ярдәм, брат, Иван солдат әйтмешли, святуй дело.
Тук ай. Аңладым, Рәхмәтулла абзый! Ярдәмгә мохтаҗлыгым төшсә, үзем барырмын сезгә. Өчиледә туганнарым да бар. Авылдашларым, барысы да, рәхмәтләр яусын. киң күңелле...
Рәхмәй. Вәт, шулай дисәң, күңелем булды, ичмасам Рәхмәт! Инде тынычланып кнтәм.
Тука й. Сыйларга сыем гына булмады Ялгыз кеше булгач, хәл шулайрак инде ул. (Пауза ) Ә менә кызың Наиләгә... Сабыр! (ӨСТӘЛ тартмасыннан китабын ала да, берничә суз язып, Рәхмэйгә суза ) Бу яңарак басылган китабым — «Балалар күңеле». Монда «Туган тел» дә, башка шигырьләр дә бар Язып та куйдым «Наилә сенлемә! Тукай абыеңнан» Минем бүләгем итеп бирерсең.
Рәхмәй (китапны күкрәгенә кыса). Әй, Тукай туганым (Күз яшьләрен җиңе белән сөртеп ) Мең алтыннан да кадерле бүләгеңнең әжерен ничек кенә кайтарырбыз икәк.
Тукай Кызың Наилә яратып укыса, әнисе белән әтисе дә яратып тыңласа, шуннан да кадерлесе юк миңа, Рәхмәтулла абзый
Рәхмәй. Алай булса инде, туганым, күптин-күп рәхмәтләребез, изгедән-изге теләкләребез сиңа Бернинди сырхау да кагылмасын. Вакытыңны күп алдым, зинһар өчен ачулана күрмә! (Китапны төенчегенә урнаштыра.)
Тукай Якташларыма сәламемне тапшыр.
Рәхмәй. Тапшырам, алла боерса, тапшырам Ярый хуш. (Күрешә.) .
Тукай Килгәндә тагын кер. Сый-хөрмәтем булмаса да...
Рәхмәй һн-и, ачык чыраең үзе зур хөрмәт, Тукай туганым, хуш булып тор. I Ишектән килеп керүче Рәмигә бәрелә.) Извиняюсь, пожалыста.
Рәми Карабрак йөриләр аны. бабай Сукыр түгелсендер!
Рәхмәй Аллага шөкер, сукыр түгел, мүкләк сыер белән адәм баласын яхшы аерам... (Тукайга ) Хуш, туганым (Китә.)
Рәми Чатан булса да, нинди телчән
Тукай. Минем якташ
Р ә м и. Шулайдыр, күренеп тора... Ну, җаным, ничек түзәсең шундый үтем-сүтем- гә? Кайчан килмә, бүлмәң тулы кеше Бер керсәң — шагыйрь-шогыр, икенче керсәң— мужиклар
Тукай Өченче керсәң, шигъриятебезнең синең кебек даһилары. Алар да кайчак та- ваф кыла шушы хөҗрәмне.
Р ә м и. Эч пошканда киләсең инде, телен төерле булса да, үзең как-никак ннчава кеше Якын иптәш! (Җилкәсенә суга.)
Тукай. Ну, кулың..
Р ә м и. Милләтебезнең шөһрәтле шагыйренә хөрмәт белдерүем.
Тука й. Җавап кайтарыр идем дә пумала башыңны кызганам.
Рәми Чыны шулай, Тукай. Кайсыбыз соң синең кадәре татар милләте өчен яна, көя1 Минме. Дәрдмәндме? Думавимы? Бә- шнрнме? Сүнчәләйме? Берсе дә! Бары тик син ул милләтебезнең милли рыцаре!
Тукай Милли? Тел төбеңнән сизеп торам, кайбер тырнаклы әдипләр кебек син дә мина тар милләтче — националист дигән ярлык тагарга исәп тотасын.
Рәми. Нигә, милләтче булу хурлыкмыни?
Тука й Хурлык! Милләтчеләр татар халкын бары тик алдый, баш очында укый ана үлем аяте ясин, ясин гына Ә мин чын күңелдән яратам милләтемне
PJMH I мыскыл белам) Татар бит мни. татармын, татар бәхете өчен җан атармын, дисен инде.
Тукай. Дөрес! Әгәр миңа хәят биргән, ана теле, моң-жыр биргән төркн-болгар татарымны яратмасам. анын яхшылыкка нигезләнгән гореф-гадәтләрен оныта калсам, яшен атар нде мине! Тарихчылар әйткәнчә, безнең илбасар Батый-хан белән бер уртаклыгыбыз да юк Батый-хан рус шәһәрләрен генә түгел, безнең бабаларыбызның туган илен - Болгар дәүләтен дә тар-мар иткән. Шәһәрләребез, авылларыбызны ян дырып. хәрабә хәленә китергән Бабаларыбызның башын кискән, кырган, таптаган Без - - болгарлар! Милләтемнән ваз кичәргә, шулай ук татар исеменнән качарга да җыенмыйм Карагруһ мулла, хаҗи, ишан нарны җенем сөйми. Дәкнн Шнһаб хәзрәт Мәрҗәни мина иң кадерле кеше. Бабаларыбызның кыю. намуслы халык, болгарлар булуын фәнни нигездә аңлатып биргән га лнм
Рәми Әйе. Әйе'
Тукай Ләкин мин татармын днп. бер генә халыкны да чит күрмим Руслар - якын дустыбыз Башкортлар — ут күршебез Кыргыз, үзбәк тел кардәшләребез, белорус, грузин — берсе дә чит түгел миңа
Р ә м и. Шулай ук карсак япуниар да диген
Тукай Япун, кытай, һинд һәм монгол, әйе. безгә татар исемен тагып калдыр! ан Чыңгыз ханның бүгенге оныклары мон голлар да ят түгел миңа Бары да үз, туган, кардәш, һәркайсынып үз моны, үз җы ры. якты өмете, хыялы Мннем өчен бер гена зур дошман бар Илбасар сугыш чук марлары Халыкларның иркен, бәхетен та-лаучылар
Рәми Яздың Сугыш һәм Дума турын дагы язмаң нәкъ шул турыла нде
Тукай. Әйе. алтынчы елның язында, канлы фаҗнгалар булып үткәч, патша ма ннфсстына ышанып Дәүләт Думасына өмет баглаган көннәребездә яздым, дөресрәге социал демократ Памирцев мәкаләсен тәрҗемә иттем Уйланып, шатланып
Рәми Балаларча кул чәбәкәйләп Имештер, бөтен Әрәчәй күләмендә мир җыены Крестьяннар, эшчеләр, галим-голәмә җыйнала да дәүләтне ничек идарә итәргә икәнлеге турында акыл бирә. Патша аны кабул итә. беркайчан да сугыш булдырмас ка дигән фәрман чыгара, ха-ха ха! Я. әйт, синнән дә ахмак кем бар бу дөньяда*
Тукай Бар!!! Миннән мең кат ахмаг раклары, мин диеп масаеп, патшалар минем алда чүп кенә, днп кычкыручы <даһн- лар> булмадымыни ул чак? Алар ахмаг- рак түгел идемени?
Рәми (ззһар белам) Түгел!!!
Тука й. Соңыннан патша алдына барып тез чүктең!
Рәми Этләшәсең. Тукай.
Тукай. Нишләмәк кирәк* (Пауза ) Сәгыйть папирос кабыза.* Гукай бер як читкә китә.
Шәмәт (керз Кызмача) Булды! Кәеф! Шәмәт күкнең иң югары катында бүген, фәрештәләр янында (Акча биреп.) Сдачасы нәкъ сиксән биш тиен Әйттем бит
Әлләрине бс-р мәйләсәп.
Дөньялары әллә ни!..
(Рәмигз) Шулай түгелме, дәү абый? Үр- кәчле тәвә абый, ә?
Рәми Бу нинди маймыл*
Шәмәт Минме маймыл? (Өстенз кил») Тукай Мннем дустын Шаһнәхмәт.
Шәмәт Пунятно? (Тукайга, квйлап.)
Рәхмәт яусын кулларыңа.
Гөл үссен юлларыңа
Ә сиңа, тәвә абый . кик (хзракатлзр ясап) кнк рн-күк! (Китз )
Рәми Исерек баш
Тукай Изге жан ул. (Пауза) Әле дә хәтерлим ул мәкаләдәге юлларымны (йәр сүзенз, басым ясап) Әгәр мәмләкәтебез, патша манифестыннан аңлашылганча, халык Зарафыннан идарә н телсә. халык сугышның кабатлануына юл куймас, үткән сугыштан калган җәрәхәтләрен бәйли белер
Рәми Менә бит. бичара .i>.-и блдаси нинди генә хыяллар белән хыялланмый.
Тукай Ләкин шул юллардан соң ук: бу ышану, бу өметләр белән куану урынлымы?- дип күрсәтү Думага фабрикант, банкир, алпавытлар уереп тулачак, ярлы халыкка Думадан бәхет көтү, эт авызын нан сөяк алу белән бер. дип кисәтеп кую Сез ул мәкаләмә бәя бирмәдегез Ә ул көннәрдә иң кирәге халыкка шуны аңлату нде Нигезли итеп, кемнәр өчен ул сугыш? Нәрсә ул Дума? Дәүләт' Власть/ Хакимият
Рәми Власть? Гашла! Аракың бармы?
Тукай. Юк' Беркайчан да бүлмәмдә аракы тотмыйм
Рәми Власть Әгәр бер могҗиза булып синең кулыңа власть бирсәләр, ә? Нишләр иден?
Тукай Гомәр Хәйям хыялланган сы ман
Бу дөньяны сүтәр идем, җимрер мдем.
һәм адәмнәр мәңге рәхәт яши торган Бүтән дөнья иҗат итеп бирер идем Бөтен милләтләр үзара тату, дус яши торган, беркайчан да сугыш булмый торган яңа дөнья!..
Рәми. Ох-хо-хо! Хыялларың..
Тукай Әйе. мең еллар буе чын кешеләр күңелендә яшәгән изге хыял . Менә бер шагыйрь ничек хыялланган барлык сугыш коралларын жыеп эретсәң иде дә. су- ка-тырмалар ясатып, игеннәр иксәң нде.
Акмас иде каннар ул чак.
Таммас иде кешеләр күз яше.
Рәми. Кем ул шундый акыллы баш? Инглизме? Немецмы?
Тукай. Юк. Гомәр Хәйям шикелле үк ул да бер азиат.. Мең ике йөз ел элек яшәгән кытай шагыйре Ду-Фу.
Рәми. Каян чокып чыгардың шундый ерак дөнья шагыйрен
Тукай. Якындагы тарихыбыз өчен җаның әрнегәч, чокынасың икән шул. Порт- Артур фаҗигасын исенә төннр Инглиз белән немец түрәләре өстереп тора Дүрт йөз мен кешебез кырыла япун сугышында. Яраланып кайткан гарип-гораба ничә миллион Харап булган байлык, җимерелгән шәһәр, авыллар.. Әле генә син сукыр, чатан мужик, дип хурлаган минем якташ та бит япун сугышында кул-аягын, бер күзен югалткан гарип
Рәми. Кызганыч, белмәдем.
Тукай Иң элек шундыйларны күрә белү кирәк түгел микән?
Рәми. Мине сукырлыкта гаеплисең?
Тукай. Синнән битәр үземне гаеплим! Дөньямның ямьсез яклары булган әнә шундый фаҗигалардаи котылу Кешелекнең якты язмышы Кая минем шулар турындагы иҗатым?. Мин дә бит кайчан да булса бар дәүләтләр һәм халыкларның үзара тату яши торган көннәре килеренә ышанам.
Рәми. Кемнәр китерер икән аны? Бармы дөньяда шундый көч?
Тукай Бар! Синең белән мин ул. Барыбыз да. Ямашев һәм
Рәми. Ямашев?! Белмим... Мин ул партиядә тормыйм. Аның үзен дә сирәк очратам (Пауза ) Син еш очраткач, күбрәк беләсеңдер, билгеле Ярата бит ул сине.
Тукай. Ул барыбызны да хөрмәт итә.
Ишек шакымыйча Акбирдин керә дә, Рәмине күреп, ишек төбендә тукталып кала.
Рәми. Анысы шулай, ләкин сине хөрмәт итүе башкачарак.
Акбирдин (турсд уза) У-у!.. Синдә кунак бар икән ич Милләтебезнең мактаулы шагыйрьләренә (реверанс ясап) дан һәм хөрмәт!
Рәми. Маймылланма. Рафынк! Монда маймыллар юк!
Акбирдин. Бигайбә! Белмәдем. Заманында бергә эшләгән танышлар да булгач күрәсең, ялгышканмын.
Рәми Бик нык ялгышкансың
Акбирдин Алайса, зинһар, гафу әй- лә. Йомышым Тукайда.
Тукай Сөйлә Сер түгелдер ич.
Акбирдин. Юк. нинди сер булсын Шулай да бүгем сезне тынычлыкта калдырам Иртәгә керермен. (Ремигә.) Ләкин юкка дулыйсың. Рәми агаем! Үзен зур. талантың зур. әмма ләкин дөнья хәлләре... Сизенәсеңдер, дүрт дәүләт берләшеп. Дарданелл һәм Босфорны буып, төрек бабаңны бугазыңнан алмакчы. Балкан әле ул— җәнҗалның башы гына. Ә инде диңгезләр котырынып, акула-дәүләтләр беренә каршы бере һөжү м башласа, җил-давыл барыбызга да кагылачак. Япун сугышыннан соң безне бөтереп алып киткән бу жнл-давыл баласы гына булмады микән әле? Антанта,- минемчә, дәһшәтле һәм көчле йодрык.
Рәми, йодрык?
Акбирдин Борчылмагыз, безнең башка төшмәс ул. ходай кушса Ярый. Тукай, иртәгә керермен (Ишек янында туктап) Бу арада Хөсәен килеп чыкмагандыр?
Тука й. Аның биредә бер ел инде булганы юк.
Акбирдин. Ярый, хәерле булсын! (Кит.к)
Р ә м и. Акулалар турында нәрсә каркылдады бу козгын?
Тукай Өстебезгә килә торган зур фа- җиганы сиздерде
Р ә м и. Зур фаҗига дигәнең сугышмы? Шушы йомран башмы ул турыда хәбәр китерүче? Ха-ха!
Тукай. Әрлән белән йомран кебек җанварлар галимнәргә караганда җнр тетрәячәген күп алда белә диләр бит хәзер.
Р ә м и. Әкият! Ә инде сугыш һәм аның ни белән бетәчәк икәне сиңа — сугыш гыйлеме белгеченә, үзең әйтмешли, дипломат һәм общественный деятельгә күбрәк кагыла.
Тукай. Көлмә. Сәгыйть. фажиганы булдырмау, шагыйрь хыялланганча, сугыш коралларын тынычлык кораллары итеп кою
турында уйлау барыбызның да бурычы, минемчә.
Рәми И-и, Тукай-жан, әнә нинди хыяллар бит изге күңелеңдә, һич кенә аерыла сым килми синнән. Шулай да карарым кискен хәзер. Әстерханга кнтәм «Идел» газетасына сәркатип булып Менә редакторның чакыру хаты ун көн инде кәсәмдә таушала (күрезтл).
Тукай Казанны ташлап, ә?
Рәми Монарчы нкеләнеп йердем Ә бүген, сиңа киңәшкә дип килгәч, хәл иттем. Кнтәм!!'
Тукай. Күзләреңдә шундый шом, әйтерсең, миндә гаеп?
Р ә м и. Ялгышмадың! Китүемнең сәбәбе синдер, мөгаен
Тукай. Сәгыйть! Мондый сүзне шаяртып та әйтмә!
Рәми. Кашки шаяру булса икән
Тукай. Нәрсә?! Син шундый сәер бүген...
Рәми Башым чатный (Папирос кабыза )
Ашыгып Камал керә. Тәрәзәгә карый.
Камал Фу! Ләгънәт! Кара шайтан, мунча пәрие!
Рәми Сабыр әйлә, Галнәсгар, кем чуалтты мыегыңны?
Камал (мыекларын сыпырып куеп). Син дә мондамыни әле, әтәч Фәхри! (Тукайга ) Ну. мин ул чучканы бугазыннан алып акыртмасаммы! Үрле-кырлы сиксртә- сикертә
Тукай. Унтер Камали төрмәгә яба аның өчен
Камал. Үзен генә дә түгел, бөтен кара груһ мөритләре белән бергә Әйләндереп салмасаммы
Рәми Ул чакны Салсал батыр Галнәсгар да булмыйм, диген
Камал Шулай-й
Тукай Аңлатыбрак сөйлә әле, ни булды?
Рәми Кем кыстырды нншатырны арт ягына?
Камал Нишатыр?! Ха-ха-ха! (Көләләр ) Алла боерса, нншатырны үзем кыс ТЫрам әле еларга
Рәми Булыр, булыр, башын йомры, тү бәтәсц кыңгыр «Беренче театр»ыңнан соң бөтен Казан тетрәп тора синнән
Камал. Бик тетрәми икән шул Хурлык, паллаһн! Урамнан үтәр чәл юк Бер кайчан Да өрми калганы юк собаканын.
Тукай. Аңлашылды. Көфер почмагы ның эте Мөхәммәтҗан дисен.
Камал Бөтен өере ырлап ябышты һау да һау! «Яшен»егезнс сүндергән идек, патша хәзрәтләренең күзен буяп «Ялт-йолт» килеп маташасыз, ди. Абайлагыз, имеш, куркыта, ипкә-сапка килмәсәгез, барыгызны берьюлы, иң башлап Шүрәле дигәнегезне, сине янәсе (Тукайга к> pt аннан ми не, берәм-берәм башкаларыгызны да тәүбәгә китерәчәкбез, ди. Башыма әле шундый уй, илһам килде Әнә шул кара йөрәк Мө-хәммәтҗан кебек ләңкә, әкәм-төкәмнәрнең бөтен серләрен фаш итеп, сатира язачакмын
Тукай. Шәп'
Камал Сугыш' Барысына каршы аяусыз сугыш ачам'
Рәми Афәрин' Галн батыр! ә ур р
Камал. Көлмә, Рәми.
Тукай Син сугыш дисең дә бит. без әле дөньядагы бетен төр сугышны бетереп, барлык милләтләр, бөтен кеше тату яши торган дөнья Турында хыялланабыз
Камал (сарказм белән) Сезме? Барлык милләт, ә? Үзара тату’ Сәгадәте инсаният, ә? Ха-ха-ха! Әй җаннарым, бөтен кеше түгел, иң элек өчәү, юк икәү, берберегез белән тату яшәү турында хыялланыгыз!
Тукай. Көлмә, көлмә1 Ике кеше тату яши алган җнрдә ике мең дә, меңнәр генә түгел, миллионнар да тату яши ала! Яшн ала! (Паула ) Мин кешенең акыл көченә ышанам Әгәр кешеләрнең башында социаль тигезлек, үзара тату яшәү турында фи-кер, хыял туган икән, димәк, ул күктән төшмәгән, җнрнен, кешелек җәмгыятенең үзендә туган. Бу инде табигать, җәмгыять үсешенең үз кануны бар һәм ул синең белән минем ихтыярга да. падишаһлар ихтыярына да буйсынмый торган көчле кануны дигән сүз.
Камал Шулай булгач. Тукай дус. кеше акылы дигәнен чүп булып чыга түгел ме соң?
Рәми шаркылдап көлен җибәрә
Тукай (злһгр белгн) Юк. түгел! Әгәр акыл шул кануннарның төп серенә төшеп, аны идарә итәргә өйрәнә икән, тату җәмгыять төзү генә түгел, атылган яшенне авызлыклау гына да түгел (анысы аның җиңел), айга күтәрелеп, көянтәле чибәр кызны да коча ала. дигән сүт
Рәми (кул чабыл) Афәрин! Акылың алтын синен. Тукай-җан'
Картина
VI
Кечкенә бакча. Эскәмия. Эчтәрәк парадный ишек.
Тукай (Ялгыз). Уфф! Үзем сөям. ә Зәйтүнә күренсә, бстәм. югалам... (Сәгатенә карап ) Килмәве яхшырактыр да бәлки Ай! Үзе! (Пауза.) Узды! Мен шекер! И-и. шагыйрь iyc! Үзен гашыйк, үзен күрми китте, дип куанасың' Чү. кире борылды. Бире килә!..
Зәйтүн ә (кереп) Тукай әфәнде!
Тукай. Зәйтүнә туташ?!
Зәйтүн.» (эскәмиягә утыра). Уф!.. Сез кемнедер көтәсез?
Тука й. Юк. сезне, бары тик сезне. Исәнмесез!
Зәйтүн ә. I кәнмесез! (Пауза )
Тукан (утырып). Сезне инде. Зәйтүнә туташ, яңа шигырьләр китабым кызыксындырадыр»
Зәйтүнә. Әйе. кызыксындыра. Шулай да китап, дөньямның яртысы гына.
Тукай Ә калган яртысы3
Зәйтүнә. Сезнең «Яшен», яшен уты иде... сүнде, ахры?
Тука й. Сүнмәде! Без аны «Ялт-Йолт» журналы итеп янадан дөрләтеп җибәрдек
Артта шау-шу.
Сәләхи. Бар. кадалып кит! (Ишектән яшь кенә кыз Җәмиләне этеп чыгара.) Күземә күренмә!
Җәмилә. Сәләхи абын, кызган! Яшьлегемне. намусымны...
Сәләхи Сиңа тагын намус! Себерке!
Җәмилә. Себерке?! (Тора, чайкала.
Зәһәр белән.) Шулаймыни? Мыскыл иттең... намусымны таптадың да хәзер инде эткә тиңләп куасынмы? (Өстенә килә.)
Сәләхи Бар дим. кит! Югыйсә... Менә! (Яңаклый.) Менә!
Тукай (йөгереп килеп. Сәлахинең кулын тота) Туктагыз!
Сәләхи. Ә-ә, син. ач әрвах. Сүнгән яшен Бар. сыпырт! Югыйсә, күрәсеңме, кишмиш түгел, кукиш диләр моны. (Кыткылдап көлә) Кех-х-х-хи-хи-хи Тфү!
Тукай Кыз баланы җәберләргә хакыгыз юк.
Сәләхи Асравым ул Телим икән, эшемне эшләтәм, телим икән... Кххх. хи- хи... тф-тф!
Тукай. Намусын таптыйсың?
Сәләхи Бар-бар! Әнә. ябалагын көтә..
Калай әтәч! (Утыра.) Кнкрн-кү Кү-кү. Яшен аткан булып маташкан идек дә. сүндердек яшенегезне Потамушта без ул — без. Имән багана Ә син шаталак Марҗа сарафаны Бар. барр!
Тукай. Барча кошның да үзенчә сайравы бар. шнгьре бар Карга мескен җырлый белми. Кычкыра тик: «кар» да «кар»
Сәләхи. Син үзең карга!! К-й-кы-кыхх! Хи-хи! Юк-к. моннан соң, алла бирсә, ялт- йолтыгыз да (Яшен яшьни, күк күкри.) Лә хәүле вә лә куатә._
Тукай. Укып бетер. Илла биллаһи га- лиелгазыйм. диген, югыйсә Корый ыгечә булмый...
Сәләхи. Ә? Ә-ә-ә. (Кулларын селтәп.) Кит Иблис ләгыйн! Тфү. тфү! Бисмнллаһн! (Мүкәйләп өенә кереп китә.)
Зәйтүнә Нинди тупас, мәрхәмәтсез кеше.
Тукай. Байлыгы зур. кесә калын (Җәмиләгә ) Туташ! (Җәмилә дәшми.)
Зәйтүнә. Нинди коточкыч дөнья бу!
Тукай Туташ! Битегездә кан Менә чиста кулъяулык, сөртегез, туташ.
Җәмилә. Туташ, имеш, келәсез? (Яулыкны ыргыта, елый.)
Зәйтүнә (юатып). Туташ!.
Җ ә м и л .», Сез дә? (Өзгәләнеп елый ) Тукай Сеңелем! Әгәр... Әгәр.
Зәйтүнә Тукай әфәнде, тынычлансын ул... әйдәгез китик.
Җәмилә (тетрәнеп). Тукай? Шагыйрь Тукан? Ярабби! Кичерегез мине. Тукай абый! (Аягына егыла.)
Тукай Кирәкми, сеңелем! Кимсетмә үзеңне! (Кызны аягына бастыра ) Беркем алдында да кимсетмә!
Картина.
VII
«Ялт-Йолт» журналы редакциясе.
Тукай (Нургали белән кереп). Әйдә, Нургали. Ну?!
курыкма Кәҗәләргә любой бакчага керер- Тукай (кузналарны урнаштырып), Куз-
гә ярый. Монда - мин хуҗа наларны яшерәм дә...
H j р г и .1 и (бер кума алып). Ну малай, Апуш, саллы да бу кузнаң. Шуңа отасын да мнне Югыйсә, бу якын тирәдә кузна каруле мин нем Каян вйрәндсн шулай оста сугарга?
Тукай Җаекта. Кыргыз малайларын нан.
Н у р г а л и. Алар остамыни шулай?
Тукай И-и, кырып кына сала кузнаны Н у р г а л и Ну-у?
Тукай. Мондыйлар миндә икәү Мә. монысы снна булсын.
Нургали. Давай Мин дә сиңа берәр намә бирермен
Тукай. Кирәкми. Кашыкларыңны суга- суга җырласаң
Нургали. Шушындамы?
Тукай Монда да ярый Ташаяк база ры тирәсенә барсак яхшырак Халык арасы Әүвәл карусельдә әйләнербез, яме?
Н у р г а л и. Анысы кирәкми, Апуш, бала-чагамыни без, я сакаллы сабый, диярләр
Тукай. Дисә? Безнең мондагы абзый лар берсе дә минем белән кузна уйнамый Карусель дә әйләнми. Кешеләрдән тартына.
Н у р г а л и. Мөгаен, алар зур акыл ияләредер
Тукай У-у, нинди генә әле Безгә синең белән, Нургали дус, кечерәк акыллы булсак та ярый, ә?
Н у р г а л и. Знамо, ярый Булган када- ресе бик җиткән, имә? Главный, тәүфыйк булсын кешедә Үзен генә түгел, кешене дә кеше итеп санасын Комсыз булмасын. Безнең нибары бер кәҗәбез бар Аллага шөкер, җитә сөте Әни сөт белән мине дә сыйлый, күршедәге авыру апага да өлеш чыгара Әгәр күкрәгең-мазар авыртса, син әйт мина, Апуш, тартынып торма. Сиңа да китергәләрмен кәҗә сөте Кымыз кебек ул, шифалы диләр аны
Тукай Рәхмәт, Нургали дус
II урга л и «Кәҗә» дип, кушаматым белән генә әйт. Беләсеңме, каян килде миңа бу кушамат? Барысына да әнә шул са каллы кәҗә гаепле Мин аны көн саен үзебезнең Тегәрҗеп урамыннан ике бистә ара сындагы күл буена, үлән ашарга алып барам. Шул чак Аккомасты малайлары мыс кыл итеп кычкырып кала. Әнә, Кәҗә Гали КНЛэ диләр Үзебезнең Тегәрҗеп урамында гы малайлар Галиен дә әйтеп тормый Кәҗә генә, ди. Әйтсә тагын Дөньицп куша- матсы! кеше буламыни Апуш! Әйт әле. малай, синең кушамат ничек?
Тукай Шүрәле
Нургали. Кит! Ха-ха хл! Бөтенләй коточкыч Шүрәле.
Тукай. Коточкыч булуы әйбәт тә. Кешеләрне озын бармаклары белән кытыклап үтерә торган Шүрәле Кети-кети уйнап.
Нургали Кем бирде сиңа шундый куша матны?
Тукай Үзем
Нургали. Үзең? Дүрәк! Үзеңә үзең шундый кушамат Карале, Апуш, әллә кайчаннан бирле сорыйсы килгән бер соравым бар
Тукай. Сорап кара?
Нургали Адәм әйтеп, адәм ышанмаслык инде ул.
Тукай. Сора, сора.
Нургали Теге матур җырлар, шигырьләр яза торган кешене син, имеш, дип сөйлиләр.
Тукай. Син ышанасынмы шуңа?
Нургали Ышанырга бит, дүрәк. минем белән кузна уйный торган малай Тукай үзе булып чыкса, дөньяның асты өскә килер.
Тукай Мин Шүрәле дидем бит сиңа үземне
Нургали Тукта, аның Шүрәле дигәне дә шул Тукай үзе диләр бит әле Шүр.. Шүрәле? Син! Тукта?! Тукай-fl. Апуш, җаным. дустым! Кирәкми! Тукай булма! Син Апуш кына булганда, без шундый дуслар. Ә шагыйрь Тукай булсаң
Тукай. Барыбер дус булырбыз.
Нургали Я хода! Кая алып керден мнне?
Тукай. Хода түгел, мин алып кердем «Ялт-Иолт» редакциясе бу Элек без «Яшен» журналы чыгара идек
Нургали Байларның котын алган «Яшен»ые? Хәтта патшаның үзен дә Син шуны чыгаручы Тукаймы?
Тукай. Әйе
Нургали Малай! . Юк, Тукай абый! Зинһар, ачуланма, минем белән кузна уйнагач, үзем белән тиңгә куеп, килеп йөрдем монда Ә енн, баксаң-күрсәң, әнә кем икән!
Тукай Кәҗә Галигә дус булуны үзем өчен бәхет саныйм
Нургали Тукай абый, беләсеңме, син бит изгеләргә охшаган
Тукай Бәлки җеннәргәдер?
Нургали Күнеле нзге кешенең җенгә охшавы мөмкин түгел
Тукай Мин бөтен кешегә дә изге түгел, Нургали Дус
Н у р г а л и. Анысы капкорсак байлар, ишаннарны мнн дә яратмыйм
Тукан. Ә попларны?
Нургали Кит, попларны яратсан, дү- рәк, алла сугар.
Тука й. Кулы булса
Нургали. Тәүбә диген, исәр. Алла турында шулай әйтәләрмени?
Тукай. Курыкмаганнар әйтә.
Нургали. Әйтүен әйтә, ә соңыннан үкенәдер дә мужыт Тел очыннан ычкындымы сүз, оча инде ул. Әнә бит Яңа бистәнең хәзрәт улы Фатих мәхзүм алланың үзенә дә түгел, фәрештәләренә генә тел тидергән икән дә, суккан да еккан, ди. моны алла Хәзер ята. ди, түшәк встендә. Инде аллаһе тәгалә кәмитче Камалны сугачак, имеш, диләр.
Тукай Ә Тукайны? Мине диюем?
Нургали. Син беренче булгансын да бит Күрәсең, аллаһе тәгалә, изге якларыңны искә алып, чиратны үзгәрткәндер.
Тука н Кем сөйләде сиңа мондый сүзләрне?
Нургали II Тукай абый. Мәзәк кеше син Печән базарының теле бер генәменн Мең аның теле йөз мең! Бер Мөхәммәтҗан Хафизда гына җитмеш жылан теле бар.
Тукай Җитмеш җылан теле? Ха-ха-ха! Ну, шәп әйттең. Карале малай, Кәҗә! Син бит үзең шагыйрь. Чын, чын! Менә дигән сатирик Кил безгә эшләргә. Кеше талаучы байларның да, карагруһ ишаннарның да тетәбез тетмәләрен Патша хәзрәтенең үзен дә читтә калдырмабыз.
Нургали Патша?! Ярабби! Менә син нинди кузначы малай икән, Апуш Юк. Гаптулла абый, мин абайламый гына килеп кергәнмен монда Зинһар, мине патшага, аллага каршы котыртма Полнтсә ишетсә.
Тукай. Юкка куркасың Синең белән без — бергә булганда — полициядән дә, патшаның үзеннән дә көчлерәк Менә кара әле безнең «Ялт-йолт»ны (Өстәлдәге нөсхәләрнең берсен бирә.)
Нургали. Полнтсә күрсә... (Куркып кына ала)
Тука й Күрсен! Без моны цензор рөхсәте белән чыгарабыз Димәк, патша рөхсәте белән Дөресен әйтим, без патшадан рөхсәт алу өчен, тәүбә кылган булдык. Хәйләсез дөнья — файдасыз.
Камал керә.
Камал Сәлам. Тукай Урманчы юкмы әллә?
Тукай Бәлки, бүген булмас та...
Кама л Димәк, бөтен йөкне сиңа ташлады
Тукай йөк тартырга мин өйрәнгән (Нургалине күрсәтеп) Таныш бул минем дус — Нургали Иске бистә белән Яна бистә кузначыларының короле Ә бу инде, Нургали дус, Галиәсгар абзац Камал була Кәмитче Камал «Яшен»не дә, хәзерге «Ялт-йолт»ны да яшьнәтүче...
Камал. ...ләрнең беренчесе синең дус Тукай булса, икенчесе (кул биреп) мнн булам Тукайның дусты булгач, димәк, ышанычлы Тукай дусларны белеп сайлый ул.
Нургали Мин кузначы малай Апуш- ның гына дусты
Кама л. Апуш барыбер Тукай инде ул. Тукта! Мнн таныйм бнт сине Базарда кашык сугып җырлаучы бит син.
Нургали Әйе шул.
Камал Ха-а! Коеп кунган артист! Сине Карига да әйттем Артист итеп театрга ал, дидем
Нургали Театрга? Аллам сакласын! Әле җырлаган өчен дә шундый итеп кыйнадылар Борынымнан каннар китте. Әгәр базарга аяк бассаң, башыңны өзәбез диләр.
Камал Син курыктыңмы шуннан?
Н у р г а л н Курыкмыйча, башсыз нишли алам мин .. Хәзер поездларда гына җырлап йөрим Арча белән Казан арасында
Камал Әйтәм без эзләп таба алмадык. Хәер, үкенечле булмаган Куркаклар артист була алмый Борынны канаттылар днп качып киткәч инде ул Булмый! Артист икәнсең, Нургали дус, борынны канатты днп кенә качма инде син Башыңны өзәбез дисәләр дә, качма1 Нык тор! Җырыңны җырла Егылсаң, торып бас Тагын җырла! Бигрәк тә Тукайның дусты булгач...
Тука ft һәм минем дә диген.
Камал. Әйе, минем дә дус булгач, сугышырга өйрән! Берәү борыныңны канатса... Син аның авызын канат!
Нургали А! Сез бит моны шаяртып кына әйтәсез...
Тука ft Юк, бик чынлап әйтәбез, Нургали дус.
Камал Менә яңа номерга дигән материалны укып китердем. (Язу бирә.) «До- носчы колагына» дигән баш астына. «Прости, Мамаша» көенә, дип өстәдем.
Тукай Бик шәп! Менә дигән булып 'чйга НУ/н*а‘Лйдән шикләнмә Үз кешебез
Камал (укый)
Ташдыйн битәр катысың!
Үләксәдән сасысың! ’
һәркем донос ясыйсың! Вөҗдаисыэың тидня! һәр фетнәнең башысың! Иблиснең юлдашысың! Милләт башын ашыйсын! Хәрам корсак тидия! Бер көн череп ауларын. Өзелеп чыгар бауларын! Файда бирмәс дауларын!..
Тукай. Әйбәт әйтелгән. Әгәр Ишми ишан белән Сәләхи бай укыса, күзләре шар була Имзасы ничек?
Камал Бичура Ягъни өй пәрие. Нургали Өй пәрие1 Ой?!
Тукай Доносчыларның да, полицмейстерның да котын алабыз. Ха-ха-ха, синеңчә ничек, Нургали дус?
Нургали. Әйбәт тә бит. тик политсә- мастер булгач...
Тукай. Әллә безнең белән дуслашканга үкенәсезме?
Нургали. Юк... Тик мин сезнең кебек була алмам, мөгаен.
Камал Син тырыш! Беләгең таза Йөрәген дә ярыйсы кебек.
Нургали. Ярыйсы гына шул. Ә монда... Ай-яй Йөз арыслан йөрәге кирәк... Ярый, абыйлар Эшегез күптер Мин китим
Тукай. Нургали дус, «Ялт-йолт»ны ал. Бу сиңа
Нургали. Үземә үкме?
Тукай Әйе.
Нургали (алып). И Тукай абый, рәхмәт инде. Сиңа дә рәхмәт, Камал абый. (Китә. Шунда ук әйләнеп керә ) Әлеге мөнәҗәтне «Печән базары»нда җырласам, ачуланмассызмы?
Тукай Чәйдәш байдан курыкмасаң
Нургали Кагылып кына карасын Без — Бистә малайлары җыелып алсакмы Кая керер урын тапмас Чәйдәш бай (Китә.)
Кама л. Шәп егет бу.
Тукай Тукай дусларны сайлый белә днп үзең әйттең ич
Акбирднн керә.
А к б и р д и н. Сәламе галәйкем, дуслар! Камал Вә галәйкем, Ак пәри!
Акбирднн (эшләпәсен салып, югары күтәрә) Милләтебезнең халыкчан вәкилләренә дан һәм хөрмәт!
Камал Халыкчан булмаганы кемнәр инде?
Акбирднн Аның бары байларын, хаҗиларын гына мнлләт дин санаучылар. Ә безгә — үз көннәрен үзләре күргән фәкыйрь- фокырә, эшче һәм игенче Менә кем ул милләт
Камал. Дөрес сукалыйсың.
Акбирднн. Минем өчен, Тукан һәм сез, Галиәсгар ага. үрнәк кешеләр Реакция шаукымы бәреп аударган җирдән сәламәтләнеп, «Ялт-Йолт» булып аякка баскан яшенчеләр
Камал Үзеңдә дә ялкын ярыйсы хәзер. Аеруча соңгы мәкаләң..
Акбирднн. Мнн дә сынатмаска тырышам Бергәләшеп барган җирдән абынып калсам, оят булыр иде Тукай һәм аның тормыш юлы, киләчәге турында, уй һәм хыяллары хакында бер рисалә язып чыгара алсам...
Тукай. Әй, Рәфыйк, дус енн, әмма рисалә дигән сүзен...
Акбирднн. Син үзеңә-үзең кыйммәт түгел икән, милләт өчен кыйммәт, халкыбыз өчен. Минемчә, Галиәсгар ага да хуплый моны Бу турыда Ямашев белән дә сөйләшкәнем бар Тагын да сөйләшәчәкмен Син, Тукай дус, тылсымлы иҗатыңны дәвам нт Яз да яз Аеруча үзебезнең сул канат кешеләре фикерен куәтләп җырла Юк, юк! Патшага, династиягә каршы дигән сүзем түгел. Киресенчә. Романовлар нәсел нәсәбенә кайнар мәхәббәт күрсәт
Тукай Ничек, ничек1! Кайнар мәхәббәт?
Акбирднн Күз буяу өчен Падиша яраннары сөенсен. мактансын хәтта. Ә икенче җырыңда халык өчен үз фикереңне әйт Халык күңеленә хуш килерлек шигырь яз Милләтебез әһелләре, мулла-мунтагай тел тидермәсен өчен, динебезне дә яманлап ташлама Кирәкми Әнә бит «Васыятем» шигыреңне муллалар, олы хәзрәтләр ннн- ди яратты Бәрәкалла диде күбесе, Габдулла әфәнде саф иманлы ходан зат икән ич, дип үзеңне күккә күтәрделәр
Камал (шаркылдап келеп) Күтәрмичә бит Миңрәү сарык сыман минрәү булгач Әгәр ул муллалар Габдулла абзыйның «Васыятем» шигыре үткен сатира, үзләреннән көлү өчен язылганын белсәләр идеме һн-н..
Акбирднн Юк, Галиәсгар ага. син мине нәрсәнең сатира, нәрсәнең сатира түгел икәнен аңламый торган бер ахмакка санама!
Камал (келеп) Соң инде, акыллы баш булсаң, уйлап кара, егерме өч яше тулыр тулмас сап-сду егет, үз җанына үзе мөрәҗәгать итеп: И нәфесле җаным, бар. юнәл.
Kin тәңреңә, диме? Ха ха-ха! Ну. акыл үзендә...
А к б и р д и н. Бу. бу бу инде. Галиэс- гар ага. гәрчә үзен мәшһүр мәзәкче булсаң да. «Васыятемлгә шундый аңлатма бирү, бигрәк тә Тукайның үзе алдында...
Камал (елмаеп торган Тукайга карап). Мин уземчә аңлыйм. Юл асты мәгънәләрен дә анлый алам. Әйе. әйе. җаннарым, коеп кунган һөҗү —сатира бу. Мулла-мунтагай һәм ябалак баш агайларның ахмаклыгыннан көлү. И моны «Яшен яшьнәгәндә» шигыре бик яхшы ачыклый
А к б и р д и и. Яшен яшьнәгәндә? (Тукайга карый.)
Тукай. Ул әле дөньяга чыкмаган. Бары тик Камалга укыдым
Акбирднн Бәлки мине дә таныштырырсың’
Тука й. Сине?! (Уйланып тора.)
А к б и р д и н. Сер булмаса, билгеле?
Тука н Синнән яшерен бер серем дә юк. Рәфыйк
Кама л. Тукай рөхсәт итсә, үзем укып күрсәтәм Гаҗәпләнмә, Тукайҗан, дүрт юлны да хәтердә саклый алмасам. нинди мө- һәррир булыр идем мин.
Тукай. Я. я. укып кара әле.
Камал (тамак кырып) Эһем!
Куркытма син. алла, яшен белән. —
Барыбер мин курыкмыйм. яши беләм. Куркытсаң да — курыкмыйм. аязымны Сатып алдым аһым. яшем белән!
А к б н р д и н (нык тәэсирләнеп, бер Тукайга. бер Камалга карый). Бу инде чыи- чыннан гыйсьян! Бунт! Аллага каршы !0к, аллага гына да түгел.
Камал Ә син «Васыятем»не чын васыять дисең.
Акбирднн (Тукайга карип) Боларны дөрес аңлатучы Тукай, бары тик Тукай үзе. минемчә.
Тукай. Барысы да шунда, язылган.
Акбирднн (паузадан соң) Хи-хи-хи! Яшә. Тукайҗан! Дөресен әйткәндә, мин үзем дә ярым дәһри, динсез. Аллага да ышанмыйм, патшага да!
Камал. Чү. чү. Рәфыйк. Алла ишетмәсә. патша ишетүе бар.
Акбирднн. Икесе дә нипочем!
Тукай. Оһо!.. Ярый. Галиәсгар. озын сүзебезнең кыскасы шул булсын, бөтен әңгәмәне бер читкә куеп, укыйк әле шушы язманы Рәфыйк дустыбыз бәя бирсен. (Дон/M турындагы шигырьне Лкбирдингэ бирз ) Менә «Ялт-Иолт»ның алдагы саны өчен әзерләнгән мөнәҗәт Сиңа да ошаса, бер төзәтмәсез редакторга бирәм.
Акбирднн (укый). Доносчыга. «Прости, мамаша» көенә. (Сикереп тора.) Ха-ха- ха! Кызык.
Тукай. Укы, укы!..
Акбирднн (укый).
Ташдыйн битәр катысың!
Үләксәдәй сасысын!
һәр көн донос ясыйсың!
Вөҗдансызсың...
Камал. Укы. укы!
Акбирднн. Бер көн череп... өзелеп чыгар бауларың...
Файда бирмәс дауларың... Шәп! Ха-ха-ха! Ну кирәген биргәнсез Ишми ишанның.
Тукай. Ишми ишаннан мәкерлерәкләре- нә дә өлеш бар.
Акбирднн Бар. бар, сизелә.
Камал. Без әле һәркайсынын исем Шәрифләрен атап, баганага ябыштырып куячакбыз. Халык, милләтебез үз «дусларын», үз араларында нинди хәшәрәтләр барлыгын белеп торсын.
Акбирднн Ш-шәп! Әйтәм бит милләтебез каһарманнары сез, дип. Сүз бнрәм: Габдулла турында рисаләне уңышлы тәмамласам. икенчесе сезнең турында булачак, Галиәсгар ага!
Камал. Рәхмәт! Тәшәккердән гажнз- мен! Иншалла, мин дә бурычлы булып калмам.
Акбирднн. Билгеле инде, дуслар ашы — кара каршы Ярый, очтым! Мин әле үтеп барышлый. Габдулла дусны күреп чыгыйм дип кенә кергән идем. (Китә.)
Камал. Сәер кешегә әверелде кебек хәзер синең дус.
Тукай. Уртак дустыбыз дип сөйлә.
Камал. Ярын, калдырыйк аны. (Әкрен.) Кичә Хөсәенне күрдем. Ул «Ялт-йолт»ның соңгы номерын мактады.
Тука н. Журналның әһәмиятен ул аңлый Бу мөнәҗәт ярыйсы гына килеп чыкты. Ә алдагы көнгә бөтен шарлатаннарны көйдереп ала торган берничә куплет бәет үзең дә яз.
Камал. Чамалармын.
Тукай. Шәһәребезнең серләрен ачу ни хәлдәрәк?
Камал. Ярыйсы бара Мөртәт Мөхәммәтҗанның сыртын ярыйсы каезладым. Үт- кезеп! Сәхнәдә Кариен дус та уйнаса ..
Тукай. Роле булса, үкертеп уйный... Димәк, театрга азык?
Камал. Шулай дип өмет нтәм.
Театр мөкатдәс ул. бөек ул. гали зат ул;
Тәмам хер ул. вә бик кин ул. азат ул!
Акбнрдин ишекне ача да тукталып кала. Аннан сон әкрен генә яртылаш ябып куя
Тукай.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә!
Камал (әкрен). Хөсәгн иртәгә безне кунакка чакырды Карнев белән Сакайны да Башкаларга сиздереп торма Кызлардан качып Бакалтайга барам дисән, барысы да ышаначак
Акбнрдин (ишекне киң итеп ачып керә) Бигайбә, дусларым, сезнең турыда рисалә ди-ди эшләпәмне онытып калдырганмын
Камал Ярый әле башынны онытып кал-дырмагансың
Акбнрдин. Алла саклый анысын. Акыллы башым һәрвакыт үзем белән (эшләпәсен тотып, реверанс ясап) Бигайбә, тагын бер кат бигайбә, дусларым (Китә.)
Тукай белән Камал аптырашта калалар.
Картина.
VIII
Дубасов кабинеты.
Дубасов (ачулы, кискен хәрәкәт ясап) Иртәгә Алафузовтан — Сидоровны. Поро- ховойлан — Буторинны минем янга! Әгәр шушы атна эчендә кайда, кемнәр һәм нинди кораллар туплавын фаш итеп. Пнтерга хәбәр итә алмасак, нәрсә көткәнен аклыйсыздыр
Б ы к о в. Аңлыйм
Дубасов Литердан килгән кешенен кем булуы Һәм кемнәр белән эш итүе дә томан эчендә.
Б ы к о 11 Ачыклыйбыз.
Дубасов Тик озак (Папирос кабыза.)
Быков Сезне Акбүре көтә
Дубасов Керсен
Быков папкаларны алып чыга.
Акбнрдин (керә Кәгазь бирә) Яма шев турында координатлар.
Дубасов Ямаш бездән котыла алмас Күбрәк ул айкый кешеләр йөрәген (•Ялт- Йолт» журналын алып ) Нәрсә бу?
Акбнрдин «Ялт-Полт»
Дубасов Барыбер яшен! Яшен' Ә цензор йоклый
Акбнрдин Алдагы номер тагын да зәһәр булачак «Прости, мамаша» дигән булып сездән дә шундый усал көл.» Патша дан да көлү бу. минемчә
Дубасов Башын өзәчәкмен мнн анын! Башын!
Акбнрдин Шулай да бөтен бәла — Ямашта
Дубасов Белам Астан торып казый безгә каберне Ә Тукайлар өстә легаль, ачыктан-ачык Патшанын үз рөхсәте белән яндыра, айкый дөньяны һаман шул Дума бәласе Эх-хехе! Ямашевны кулга алу әле анардан котылу түгел Рәшәткә аша да ул Тукайларга план корып бирәчәк Шуна күрә нн яхшысы (Мәгънәле хәрәкәт ясый.)
Акбнрдин Юк’ Ямашсвнын дуслары күп. сизгер Шау-шу күтәрүләре мөмкин Анын партиясендәге кешеләр барыбер исән- сау кала Ачулары кабарып, актив рәвеш* тә корал туплап
Дубасов Ко корал? Бәлки бу турыда хәбәрен бардыр’
Акбнрдин. Төгәл үк түгел Шулай да кайбер жеп очлары
Дубасов Вово вот Шул жеп очын табып, барын да актарып чыгарырга Кайда. кемнәрдә яшерелг.тн ул
Акбнрдин. Аларны Ямлшсв эзеннән барып кына табып була. Кораллары янында, җинаять өстендә фаш итеп
Дубасов Вово вот. бөтен шайкасы белән! (Пауза ) Утыр .uic Бу көннәрдә Тукайның хәле, сәламәтлеге ничегрәк?
Акбнрдин Шәптән түгел һаман ютәлли Шулай да Әстерханга китәргә жы- ена Рәмнев янына Рәмнев үзе чакырган аны
Дубасов Менә ничек? Бу кызыклы хәбәр Ул барып, әйләнеп кайту белән ба рын да белешеп безгә хәбәр итарссн.
Акбнрдин Сәгате-минуты белән үк. Николай Николаевич
Дубасов Карнев белән Сакаевны да күздән ычкындырма
Акбнрдин Минемчә. Ямашен белән бер шайка алар
Дубасов Фа-фз факт кирәк Кайда, кайчан очрашалар’ Сүичзләйләр. теге елны
прокламация тараткан Шәриф. Сәгыйть кайда?
Акбирдин Авылда, укытучы алар.
Дубасов. Кичә авылда, бүген мо-мон- да булулары мөмкин.
Акбирдин. Шәриф — прокламация та ратучы гына түгел, бишенче ел якшәмбе вакыйгасын сылтау итеп. Әхтәриев белән семинария залындагы падишаһ портретын, төн уртасында кереп, ерткалап ташлаган кеше
Дубасов. Подлец! һәм ул үз вакытында ачылмыйча жәзасыз калды Тукай белән Сәгыйть Сүнчәләй — якын дуслар. Бәлки бергә-бергә Ямашев белән очрашалардыр. ә? Казанга килгән арада? Тагын шул. сиңа социал-демократ-большевиклар партиясенә керергә кирәк'
Акбирдин Большевиклар?
Дубасов Курыкма' Сиңа хәвеф-хәтәр булмас
Акбирдин. Хәвеф-хәтәр Ямашевлар ягыннан булачак Ул минем элекке эсер икәнемне яхшы белә
Дубасов. Син күптән эсерлыктан киткән кеше Тәүбә итеп, төрмәдән чыгарылдың
Акбирдин. Сезгә турылыклы хезмәт итү бәрабәренә Ямашев моны белми, билгеле Әмма шикләнә, дип уйлыйм
Дубасов Революцион мәкаләләрне син житәрлек яздың
Акбирдин Аларның да задание белән язылганын сизенүләре мөмкин Конспирациянең нечкә серләрен үзләштергән «Урал»чы ул Шулай да тырышып карармын
Дубасов Во-во-вот! Башта ышаныч казан Тик кара, ялагайланма' Ялагайдан шикләнә алар Уңыш телим
Акбирдин. Хушыгыз. Николай Николаевич! (Китә.)
Дубасов (уйланып, ишекле-түрле йөренә) А годы проходят, лучшие годы
Быков (кереп) Господин полковник Первой гильдии купец Сэлэхн Гнмранович Сезне күрергә тели. Ялгызыгызны
Дубасов Ну что ж! Тик кара аны. (Ымлап күрсәтә.)
Быков Аңлыйм. (Китә.)
(Сәләхи керә. Кулында саквояж.)
Дубасов (каршы алып) О-у, Сәләхи Гнмранович
Сәләхи Здоровья жилаю. гуспадин пәлкәүник (Як>-ягына карана )
Дубасов Үзебез генә (Урын күрсәтеп.) Утыр. Гнмранич
Сәләхи Иң элек бүләкне рәхим ит Кхх. тф. тф
Дубасов (саквояжны ачып) О-у'. Бик юмарт син. Гнмранич
Сәләхи. Татар баеның күңеле киң.
Дубасов Беләм. беләм, күңел киң, кесә калын...
Сәләхи Шөкер анысы Тик. тагын бәла килде башка Кхх-тф
Дубасов Бәла? Нинди бәла?
Сәләхи һаман шул. Тукай ләгыйн. («Ялт-Йолт» журналын күрсәтә) Тагын яшьнәтә яшенен Телен генә киссәгез икән шул афәтнең Кул-аягын бәйләп, кхх тф. тф. төрмәгә утыртсагыз, бераз хәл алыр идек. Шул Тукай дигән ата шайтаннары булмаса. башкасының койрык кысыла Кысыла Хи- хи-хи. тф. тф! Шул жылан телдә төп бәла
Дубасов Ләкин Туканны, аның дусларын да патшага, байларга каршы котыртучы кеше — большевик Ямаш.
Сәләхи Бәлшәүник?! Ишеткәнем юк андый кешене.
Дубасов Хөсәен Ямашевны ишеткәнен юкмы?
Сәләхи Минһажетдин малае Хөсәеннеме’ һи! Аны бала чагыннан ук беләм. «Мөхәммәдияэдә укыганда әйбәт шәкерт не. субака Тәүфыйклы, диндар Учитель- скигә күчкәч, бозылды.
Дубасов Стало быть, яхшы беләсен?
Сәләхи. һн-и. белмичә. Минем дус Ба- дамшинның кызы Хәдичәгә өйләнде. Ну шәп тә кыз ие. ефәктәй шома, сылу Әрәм генә итте шуны, динсез сусиялис! Йөри хәзер качып-посып.
Дубасов Дусыңның кияве булгач, сиңа да киләдер
Сәләхи Миңа?! Аллам сакласын' Әллә мин сусиялисмы?
Дубасов Үзеңне яратмаса. кызын, я .
Сәләхи Кызларым кияүдә Хатыным янына дисәң, тешсез әби ул Асравым янына гына кнлмәсә Кх-х-хн-хн. тф. тф!
Дубасов Асравың янына да килүе мөмкин
Сәләхи Юк! Асрауларыма үзем күз- колак.
Дубасов Анысы шулайдыр Син ышанычлы кеше
Сәләхи Патша хәзрәтләре өчен жаным фида
Дубасов Утыр. утыр. Гимраныч Моннан соң Ямашевка да күз-колак булсаң.
Сәләхи Булам, алла бирса, дусым кияве дип тормам...
Дубасов Во-во-вот
Сәлахи Тик син, господин пәлкәүннк.
Тукай мәлгуньне авызлыкла, телен кис Яшен булып яшьнәү түгел, дөньяда ук яши алмасын. (Лкчо чыгарып.) .Менә, бисмилла һи. шул күрсәтәчәк изгелеген өчен ал әле тагын йөз сум. юк, ике йөз
Дубасов Что сез .
Сәлахи. Алыгыз, ал. Сәдака булыр... Алла өчен
Ду басон Шу шулай дисәң генә.. (Ала) Рәхмәт! Юмарт, юмарт сез, татар байлары
Сәлахи Урыс байларыннан калышмаска тырышабыз
Тукай бүлмәсе
Тукай. Ннндн зур талант безнең халыкта (кяйллч)
Бик сагынсам, айга карыйм.
Лй да ялгыз минем күк
Җәүһәр җыр Ә нинди мәгънә
Ишек шакыйлар. Тукай ишетми. Уйлый, яза, Сәгыйть Сүнчәләй керә.
Сәгыйть. Дөньясын оныткан Тукай, шаштыңмы әллә?
Тукай. Ә?. Шаштым. Сәгыйть Нинди көч, нинди дәрт, тапкырлык! Кешене кеше иткән бөек көч - анык теле, сөйләшә белүе генә түгел, җыры, моңы, әкияте, гореф гадәтләре Милләтләрне милләт иткән сәл.гг ләр дә шулар Дөресен әйткәндә, әдип ул безнең халык, бөек шагыйрь Лекциямне нәкъ шул турыда сөйләячәкмен
Сәгыйть Лекция?
Тукай Халык әдәбияты турында лекция сөйләргә җыенам Чү! Син бит күптән инде авылында Сарашта идең
Сәгыйть Сарашта идем дә Синен хатны алу белән юлга чыкгым Синен ян
Тукай Тукай түгел, басылып ята торган китабын ЧмШнльон мәхбүсе» тарткан сине
Сәгыйть Анысы да бар
Тукай «Шильон»— яхшы ук унышын синең Дөрес, кайбер тәгьбнр һәм кафия ләренII тирәсендә каләм йөрттем бераз Ләкин килергә ашыккансыз
Сәгыйть Матбагага кереп белештем Икс айсыз чыкмас, диделәр Басылгач бер ун данәсен үзең җибәрерсең, шәт’
Тукай. Җнбәрәм, билгеле Кайчан ища сен?
Сәгыйть Бүген өлгермәсәм, иртәгә. Кибетләрдә йөреп, Фәридәнең йомышларын йомышлыйм да
Тукай Күптән шулай җанкәшем йомышлары китерде дисәң
Сәгыйть Бәбәебез бар'
Тукай У-у. бәрәкалла! Котлыйм! Өлгер син. Сәгыйть, шигырьгә дә. бәбәйгә дә
Сәгыйть Анысы, аллага шөкер Ә син һаман ялгыз Зәйтүнәң белән арагыз ничек соң?
Тукай Син генә ичмасам бнрмә бу сөальне
Сәгыйть Ярый, монысы калсын Мннс иң борчыганы — хатыңда язган «Өзелгән өмет»ең синен
Тукай Ул турыда да сөйләшмик Үзен турында сөйлә Нәрсәләр язасын?
Сәгыйть Вак-төяк шигырьләр Ә җитдирәге — «Әлмансур»ны тәрҗемә итә башладым
Тукай Генрих Гейне’ Шундый катлаулы әсәрне' Юк. бу инде шигырьгә, тәрҗемәгә җитди караш түгел, Сәгыйть'
Сәгыйть Димәк, минем көчемә ышлн мыйсын?
Тукай Ышанмыйм да түгел Син бит татар шагыйре, иҗатыңда Байрон. Надсон, Гейне
Сәгыйть Аларны тәкъдир1 итмисең?
Тукай Гейне белән Байронны тәкъдир итмәсәм, җир йотар иде Эш анда түгел, кайда синең ү.з тормышың? Үз халкың?
Сәгыйть Ай. кояш һәм нурлы йолдызлар сүнәрләр сүнсәләр
Тик татар бетмәс, татар сүнмәс Яшәр' Бу юллар халкыма мәхәббәт турында сөйләмимени’
II Тәкъдир <в> очракта) тян». бзи бирү
Кафия рифма
Тукан Татар-татар дип кенә кычкыру ул .халкың тормышын язу түгел әле Аның көнкүреше. халәте рухиясе кайда?
Сәгыйть Шүрәлесе, Мияубикәсеме?
Тукан. Әйе! Әллүкие. җыры. моңы, әйтемнәре. табышмагы .
Сәгыйть. Димәк, шигырьләремне шигырьгә санамыйсың?
Тукай Алай димим Синең «Жыен». «Татар хатыны» дигән шигырьләрең турын да яхшы ук югары фикердә мин
Сәгыйть Шулай булгач?
Тука и. Болар гына аз. Син барыбыздан да яшьрәк. Дәртле!
Сәгыйть. Үз халкыңны инглиз, немец, шагыйрьләре иҗаты белән таныштыру аның рухи байлыгына хәзинә өстәү түгелмени?
Тукай. Гейненың алтын поэзиясен үз телебездә дә алтын итеп бирә алсан, яхшы, бик яхшы. Тик шулай да тәрҗемәне, безнең белән аралашып яшәгән рус шагыйрьләре, әдипләре — Пушкин. Толстой. Тургенев. Горькийлардан башласак, халкыбыз меңмен рәхмәт әйтер иде Ни әйтсәң дә. инглиз. немец әсәрләре синең белән миңа тәрҗемәдән тәрҗемә Рус теле безнең өчен икенче ана теле
Сәгыйть «Шнльон мәхбүсе»н яхшы дидең бит.
Тукан һәр яктан мөкәммәл дисәм, шигърияткә дә. шулай ук үз-уземә дә мо- нафыйк' булган булыр идем.
Сәгыйть Димәк, «Шильон»ны бастырып чыгаруын мине кызганып кына иде? Ә мин жүләр. дивана, шатланам тагы (Кулындагы кәгазьне кесәсенә сала.)
Тукай Кызма. Сәгыйть. борчылма да' Беренче тәҗрибә мөкәммәл булып бетми Үзем тәрҗемә иткән Лермонтов «Понгам- бәр»ен дә камил тәрҗемә дигән фикердән ерак торам Тукта, мина бирергә җыенган кәгазеңне нигә кесәңә салдың?
Сәгыйть Әлегә үземдә торсын
Тука й Дуслыгыбызга хыянәт итмә, Сәгыйть! Миңа бирергә теләгәнсең икән, бир! Хәзер үк!
Сәгыйть «Әлмансур» тәрҗемәсенең беренче юлларын күрсәтеп киңәшим дигән идем дә
Тукай Алайса бигрәк тә. Бәлки файдалы киңәш бирермен
Сәгыйть Ярый инде, мә. укы!
Тука й. Үзең генә укы Син бит бераз артист та. музыкант та кеше «Әлмансур»— башлыча сәхнә өчен язылган әсәр.
Сәгыйть (укый)
Я бабайларның сарае, син элек
нинди идеи.
Иске булсаң да хәзер, җанга сөекле һәр җирен
Бу мен.» Изю бабайлар таптаган
хәтфә палас. Мескенем, кискән көя. беткән нәфис
рәсмсн синең.
Тукай. Укы, укы!
Сәгыйть Бары шул.
Тука й Минемчә, бу чын шигырь. Сәгыйть. Чын шигърият' Саф үзебезчә Юк. бу инде «Шильон мәхбүсе» түгел. Тәҗрибәле кул эше Тәрҗемәңне дәвам иттер. Сәгыйть Мин догада!
Сагы й т ь Рәхмәт
Тукай Гагын әле ачу белдереп әйтәсе зур сүзем бар.
Сәгыйть Ачу белдереп?!
Тукай Балалар өчен кыйраәт III дәреслеге төзим дип язуыма каршы - нигә шундый вак-төяк эш белән вакыт әрәм итәсең, дип яздың.
С ә г ы й т ь Әйе. яздым, әле дә әйтәм
Тукай Әле дә?! (Кулындагы кәгазьне йомарлап ыргыта ) Шагыйрь сүзе, укытучы сүзе түгел бу. Сәгыйть* Кешеләр үз балаларын тәрбия итмәсә. йөрергә, сөйләшергә, җырга, моига. хезмәткә өйрәтмәсә. үсә төшкәч. укытмаса (кыза барып), кеше түгел, хайван булып үсәр иде алар Бүреләр арасында үссә- бүре, дүрт аяклы ерткыч бүре булып Бу турыда укыганын булмады» мыни?
Сәгыйть Укыдым Әллә һиндстан- дамы булган хәл
Тука й Алай булгач, нигә шундый ахмак сүчләр? (Буылып озак ютәлли. Су эчә. Дару каба Хәлсезләнеп, урындыкка утыра )
Сәгыйть Син авырыйсын. Тукай
Тукай У тыр әле яныма ЭлеккеЧә тын гына утырыйк бераз (Тын гына утыралар.) Бәлки җырларбыз, ә?
Сәгыйть Жырга син оста
Тукай (әкрен генә җырлый) И мөкатдәс, монлы сазым...
Сәгыйть (туктатып) Башка җыр җыр лыйк. Тукай.
Ту к а й Дәртле жыр дисен? Анысы да була. (Дәрт белән җырлый)
Бидрәсе бизәкле лә. көянтәсе үзәкле.
Баскан саен борылып карый, шунысы өзә үзәкне.
Өй түбәсе дранча ла. әйләнә дә җил ача,
III Менафыйк ике Пвзле. эчкерле кеше
Кыйраәт ятлау
Безнең Полая утырулар
боек күңелне ача (Бармакларын шартлатып ) Их-нх-нх! Боек кунелне ача (Сэгыйтьнең җилкәсен кочып ) Борчылма, иптәшкәем' Яшибез әле без. яшибез!
С әгыйт ь (шундый ук дәрт белән) Гер ләп яшибез!.
Пауза.
Тукай Шулай да мин үз хәлемне үзем белам. Сәгыйть Хәлем шәптән түгел (Нык ышаныч белән.) Шулай да бирешергә уйламыйм Быел Питерга да барып кайту ниятем Кәбнр Бәкерне күреп, кайбер татар студентларын һәм (сарказм белән) күз кырые белән генә булса да падишаһ сара ен
Сәгыйть. Күр. күр. һичшиксез күр'
Тукай Аннан берәр тәжрибәле докторга да күренсәм
С ә г ы й т ь. Менә, менә монысы инде ин мөһиме
Тукай Шуннан Уфа. Троицкий тирәлә рснә барып кымыз эчү. дәвалану.. Әгәр аннан биш-ун еллык коч. илһам алып кайт сам (колеп), ары таба тагын бераз чамала сам
Сәгыйть Әй. Тукай (кочаклый) бер түгел, йөз кеше гомере бирер идем мин сика!
Тукай Кирәкми! Берәгәйле бер гомер бик житкән (Пауза ) Утыр әле яныма һәм тыңла! (Сәгыйть Тукай янына килеп утыра ) Сика бик яшерен серем бар Тик бер шарт аны берәүгә дә сөйләмисең, язмый сын Беркайчан да!
Сәгый г ь. Димәк, үзем белән кабергә алып китәргә?
Тукай Бары шулай гына Чөнки ялгы шу ым мөмкин Үлем куркытмый Фажнга куркыта
Сәгыйть (сагаеп) Фажнга?'
Тукай Сү.г Рәмиен турында
Сәгыйть Ул рәхәтләнеп эшли, яши дип белим
Тукай Әстерханга аның өчен бардым Үте чакырды
Сәгыйть. Белам яздың миңа
Тукай Пычакка пычак килгән чаклары быз булса да. шатланып каршы алды На рнман Нариманов, артист Зәйни Солтанов. укытучы Шаһит Гайфн белән таныштырды
Сәгыйть Серең нәрсәдә?
Тукай Сер һәм фажига шунда Шагыйрь Рамисе юк ноэер дөньяда. Үлгән' АнЫП урынына дөньяда күләгә йөри Ашый, »чә. сөйли, мәкаләләр яза, шигырьләр дә я та кайчак Гәүдәгә дә таза Ләкин жан. ялкын, өмет, ышану юк Берсе дә!
Сәгыйть Илебездәге резкиияиен ана да кагылуы табигый
Тукай Реакция барыбызның да канатын каерды Рухыбызны төшерде Мин дә элекке мин түгел, син дә син түгел хәзер. Прокламацияләр таратып йөрүче бишенче ел Сүнчәләйләре юк бүген дөньяда Юк! Ләкин Рәминең бөтенләй башка Үз күңеленә аваздаш булганга, күрәсен. Толстой- нын «Тере мәет> драмасын тәржемә итеп, газетада бастырган
С ә г ы йт ь Гажәп хәл.
Акбнрдин (кереп) һи-и. кемне кү- рәм' Мелла Сәгыйть' Ике якын дус янына мине дә өстәсәк, өч дус — теләсә ннндн крепостьны алырлык көч булабыз! Ә? Шулай түгелмени?
Тукай Шулаеи шулай да (Уңайсыз пауза )
Акбнрдин Таракан булдым, ахры Үзара серегез бар икән, туп-туры әйтегез Үпкәссз-инсез кнтәм дә барам Чын. чын! Аклыйм ла мин, егет белән егет арасында ннндн сер булмас!
Сәгыйть Бер төрле серебез да юк. Рә фыйк
Тукай Бигрәк тә синнән, икебез өчен дә үз кешедән
Сәгыйть Дөрес!
Тукай (паузадан соң) Якын дусларга гына сыя торган серебез Рәми турында. Әгәр бу серемне кемгә дә булса ачсагыз, ин явыз дошманым булачаксыз Мәңгегә!
Акбнрдин Аңлыйм (Сәгыйтькә карый Ул да баш ия.)
Тукай Алайса шул Әстерханда очрашкач, ачык итеп үзе әйтте: элекке Рәминең мин бары күләгәсе хәзер, мөгаен, гомерем буе шулай булып калырмын да. ди Ул гынамы. кешеләр барысы ла подлец, сатлык, аларнын берсенә дә ышанма, хәтта якын дусларга да ди Тетрәтте мине бу сүзләре Син дә бит кеше, дустым минем, сиңа да ышанмаскамы, дим Әйе. ышанма* диде бу башта, соныннан каһкаһәләп көлде дә,— юк, миңа ышан, енне дә. берәүне дэ сатмаячакмын. ли Шулай лә миннән ераграк йөр. миндә махау зәхмәте кебегрәк беркай чан ла терелеп булмый торгам куркыныч зәхмәт, ди.
Сәгыйть Махау кебек булса, шулай билгеле
Т у к и й Телем, өметем киселгәч, уйла рым. хисләрем теткәләнгән, ди Нәрсә икәнен үзе әйтмәде Ләкин мин тетрәнеп, уй
ланып калдым Әйтерсең, газраил күктән төшкән дә. «Я идеалың, шигырең, дусларың,— я җаның!» — дип, бугазыннан алган, һәм ул аптырап калган
Акбирдин Коточкыч! Шундый көч. революцион рух иде бит аларда
С ә г ы й т ь Тыңлап бетерик. Рәфыйк.
Тукай Шиккә төштем Тыным кысылды. Буыла башлагач, һавага чыктым Җан тетрәткеч хәл Якын дустың туганың булып күренә, ә ул — газраил сине үтерү өчен алладан әмер алган Мине, сезне. Хөсәенне...
С ә г ы й т ь. Син боларны Ямашка әйтергә тиешсең! Мондый зәхмәт күбрәк аның өчен хәтәр.
Тукай. Ул барыбыз өчен дә хәтәр Мин Рәмигә ышанам Ул безгә зыян китермәячәк Ямашка да, берәүгә дә.
С ә г ы й т ь Мәетләр исәннәрнең бугазыннан ала.
Тукай. Рәми куркыныч түгел. Ә менә башкалар. Әйтәм ич. авыру да, үлем дә куркыныч түгел Ә менә бер-береңә, хәтта дусларыңа да ышанмый яшәү... Фаҗига бу! (Чайкалып китг )
С ә г ы й т ь (куркынып) Тукай... (Пауза.)
Тукай. Хөсәен — минем өчен бөек зат. Хөсәен кебек була алмаганыма кайчак көн ләшәм дә
С ә г ы й т ь. Халкыңның моң-зарын, шатлыгын җырлаучы шагыйрь булу — үзе дә илаһи эш Өч мең еллар элек үк әле Вавилон. юк, Мисыр шагыйре әйткән патшалар. хакимнәр үләләр, алтын сарай, мәрмәр йортлар җимерелә, уала Әмма шагыйрь, аның язганнары үзенә һәйкәл булып мәңге кала.
Тукай Бу — Пушкин, даһи шагыйрь Аның «һәйкәл»е
С ә г ы й т ь. Син мәшһүр, Тукай
Т у к а й Җитте! Җитте! (Читка борыла.)
С ә г ы й т ь Шөһрәт ул — бәхет, дәрәҗә, яшәү стимулы
Тукай һәм адәм баласының хурлыгы, көчсезлеге дә!
С ә г ы й т ь Түгел! Ул иҗат әһеленә шундый көч, илһам бирә, полководецка - гайрәт Шул илаһи көч булмаса, Пушкин да Пушкин була алмас иде Македонский. Тимерлән кебек бөек полководецлар да
Тукай (заһар белан). Адәм башларын кисеп тау өя алмаслар иде Бабаларыбыз- ның туган иле Болгарны, Россияне хәрабә хәленә китереп, халыкларны канга батырып
С» г ы й т ь Тарих күзлегеннән караганда, ул шәхесләрнең эше
Тукай Коточкыч! Кан коеп, халыкны коллыкка дучар иткән икән, Батыйханмы ул, әллә дәһшәтле Иоанмы — барыбер Изге көч дигәнең халык бәхете өчен түгел икән, димәк, изге түгел. Сәнгать дөньясына да үз даны, үз мәнфәгате өчен генә тырышу — хурлыклы хәл Югыйсә, тарихка кереп калу өчен Герострат нәфис храмны яндыра. Ә безнен Геростратлар. Берсе әллә ниләр яза Әй, агу йоткан көчек' Синдәме ул Тукайны егарлык көч.. Әнчек! Калдырыйк! Ләм-мим алар турында
С ә г ы й т ь Ярый, ләм-мим икән, ләм-мнм!
Акбирдин, Ләм-мим! (Тынлык. Бераздан Сәгыйтькә ) Авылга киткән идең, с приездом, дип әйтимме соң?
С ә г ы й т ь. С отъездом, дисәң дә була
Акбирдин. Казан шул Тукай белән миңа гына Казан Авыл, билгеле, ожмах Кайткач Шәрифкә сәлам әйт Хөрмәтем зур аңа. (Як-ягына карангалап ) Бишенче, алтынчы елның утлы айларында зур эшләр эшләдек аның белән, ышанам, ул әле дә безнең уртак нзге эшебезне дәвам иттерәдер?
С ә г ы й т ь Хәзер бары тик балалар укыта
Акбирдин. Аңлыйм Чор башка хәзер Саклык кирәк. (Әкрен) Яңа тактика кирәк бүген. Патша сурәтен ертырга түгел, хөр мәмләкәт, дип чаң да сукмаска, киресенчә, мактарга патшаны, нәсел-нәсәбен, династиясен Кыскасы, уяулыгын тома-ларга охранканың, милләтебез хакы өчен .
С ә г ы й т ь. Тез чүгәргә?
Тукай Аягын үбәргәме патшаның’
Акбирдин. Юк. киресенчә Мактарга һәм. . (Ым белан курс ата )
Сәгыйть Нәрсә” Провокацияме бу’
Акбирдин Тссс... (Пауза.) Акыл һәм хәрәкәт! Җаена карап, хәл-әхвәл нн куша... (Пауза) Бу сүзләр шушында калыр дип ышанам
Сәгыйть Анысы өчен борчылма.
Акбирдин (Тукайга) Бу юлы менә сиңа килүем (Тергәк чыгара.) Иң шифалы дәва сиңа — алоэ гөле Күкрәк авыруыннан.
Тукай Күкрәк?! (Кызып) Миндә бер авыру да юк! \пкәм дә. йөрәгем дә сәламәт Акылым да. шөкер аллага Мә. ал!
Акбирдин. Тукай, мин бит күрәм, белеи торам, дустың синең.
Тукай. Дус булсаң, миңа бер авыру да такма Үлем дә юрама! Ал алоэины!
Акбирдин Аш белән аткан дусыңа таш белән ату Ярдәм итәргә теләвемә шулай карыйсың икән (Кипрга җыена)
Тукай Кыздым бераз. Үпкәләмә! Икенче вакытка кил Аңлашырбыз
Акбирдин Бу сүзләренә рәхмәт. Габдулла Ышан Мин изге ният белән килгән кеше Ярый, хуш! Сина да хәерле юл. Сә- гыйть Шәрифкә сәламемне онытма
Сәгыйть. Онытмам. Хуш! (Акбирдин китә ) Акламадым сине Миңа гына сөйләргә җыенган сереңне дә яшермәдең аннан
Тукай. Нәкъ менә шикләнгәнем өчен сөйләдем дә. Патша охранкасыннан булса да, курыкмыйм! (Пауза) Рәми турында әйтеп бетермәдем!. Хөсәенгә карата Рәми бик яхшы фикердә Рәми үлсә үләр, әмма Хөсәенгә карата әшәкелек эшләмәс! Менә сина берничә юл шигырь (Өстәл тартмасыннан кәгазь ала ) Якын бер иптәшем, син аны беләсең. җырчы Солтан
Сәгыйть. Рахманкулов?
Тукай Әйе. Бер ахмаклык эшләде Шул инде, тахнл шәрабIV бәласе Тәфсиленә кереп тормыйм Хатасы иде бу анын Дөнья бит' Шулай да кешеләр анардан йөз чөерде. Якын дуслары да Барысы да Шул уңай белән шигырь яза башладым Менә аерым юллары (укый)
Сине ташлап бөтен дөнья, үзен фәкать
ялгыз калсаң,- -
Белеп тор мин чыгармын таш күнеллеләр
арасыннан
Көлеп тормам карап читтән, синен бәхетен карасыннан..
Менә шул Рәмигә карата да нәкъ шулай язар идем.
Сәгыйть (тәэсирләнеп) Гали рух синдә. Тукай
Тукай Бик гади рух. (Ютәлли. Күкрәген тотып тын гына утыра.)
Сәгыйть Тукай җаным. якын дустын булып үтенәм. әйдә авылга — Сарашка китәбез Саф һава бездә, урман, зур елга Май. сөт. катык Кымыз да табарбыз. Сина тынычланырга һәм дәваланырга кирәк
Тукай Бөтен эшемне ташлапмы’ Юк. Сәгыйть, булмый. Рәхмәт Кулыма каләм тота алган чагымда мин язарга, әгәр алар әз генә булса да халкыбызнын дәртен күтәрү. монархияне жнмерү өчен ярдәм итә икән, язарга тиешмен' Сокгы сулышыма кадәр Шуннан да яхшырак дәва, шатлык, бәхет юк мина Ә менә Ямашев белән сөй дәшәчәкмен Юк. Рәмневне әләкләп түгел Ана ничек ярдәм итү турында кинәш сорап (Кесә сәгатен алып Сәгыйтькә бирә) Мә.
•огыйть! Бүләгем бу сина!
Сәгыйть (алып) Бу бит сннец үзеңә кирәк
Тукай Мин янасын алырмын Сина дуслык истәлегем булсын
Сәгыйть Т укай! (Кочаклый Үксеп җылый)
Картина
X
Урам Гафур Колахметовлар өе Капка төбендә эскәмия. Суфия йөгереп керә дә, тукталып, артына борылып карый. Кул болгый
Суфия (әсәрләнгән Күзләрендә ялкын) Хуш! Хуш, Хөсәен абый! Ак юл сина! (Эс кәмиягә килеп утыра ) И-н, Хөсәен абыем. Йөрәгемнең уттай янганын беләсеңме? Белә' Белә' Үзе дә шундый ярата бит ул мине Тик Олы мәхәббәт өчен нигә шундый кар шылыклар? Ул әле мине һаман яшүсмер кыз балага саный Ә мин инде югары бе-лем алган кыз Доктор Барлык жанлнлы эшләрен миннән яшерә Ул да, Гафур абый да Ышанмыйлар Ә мин күбесен белам Хөсәен гомеренең һәр минуты кыл өстендә. ди, абый Аңлыйм, һәр адымын жандарм этләре сагалый Шулай да аның белән бер гә булсам Көчем бар Кем ул килә? Кы зу-кызу? Җәй көне башына шәл ябынып? Төнгә каршы? (Шикләнебрәк алга уза )
М ә р ф у г а (әкрен) Миңа Суфия духтыр кирәк не.
Суфия Мин булам Суфия доктор
Мәрфуга (шәлен ачып) Шулай икән шул
Суфия Мәрфуга апа’!
Мәрфуга (каранып) Мин бу, Суфия сеңелем, мин, Хөсәен кирәк иде. ул булмаса. Гафур абыен
Суфия Гафур абый өйдә юк, Хөсәен дисәң
Мәрфуга Кадыйр абзац җибәргән не. бнк
IV Т»хи.1 ui.-аряб
ашыктырып
С у ф н я Әллә бер-бер хәл бармы’ Син мнннән шикләнм.*. Мәрфуга апа
Мәрфуга Кадыйрны жандармнар ап- кнттс Яшергән корал таптыралар Ызбәны тентеделәр, балларны, сарайны Бсрнн дә
тапмадылар Шулай да Кадыйрны апкит- теләр
Суфия. Төрмәгәме?
Мәрфуга Анысын әйтә алмыйм. Үзе болай борчылмады Кайтарырлар, диде. Шыпырт кына шуны әйтте: тиз генә Хөсәенгә ирештер, жандармнар, төрле шикле адәмнәр күп чуала башлады, бу араны безнең тирәдә күренмирэк торсын, диде Тагын шуны әйтте.. Йозагыбыз нык, борчылмасын, диде.
Суфия йозагыбыз нык? Анысы нәрсә?
Мәрфуга Анысын инде, духтыр туганым. үзләре беләләрдер. (Акбирдин керә, сәхнәдәгеләрне күреп яшеренә.) Әгәр бүген Хөсәенне күрә алсан, мин әйткәннәрне Гафур абыеңа ирештер. Бүген үк.
Суфия Аңладым. Мәрфуга апа
Мәрфуга Хөсәен — барыбыз өчен дә кадерле кеше
Суфи я. Әйе. әйе. бик кадерле
Мәрфуга. Синең өчен аеруча, дим.
Суфия 11игә аеруча?
Мәрфуга Сизәм ич мин, Суфия туганым. Хөсәенгә синдә кызлар мәхәббәте барын
Суфия Кызлар мәхәббәте?
Мәрфуга. Әйе. хатыны барлыгын белсәң дә, дим.
Суфия И. Мәрфуга апа жаиым. олы мәхәббәт өчен киртә бармыни соң? (Пауза.) Шулай да мин аның гаиләсен жимермәм! Аны уйлый-уйлый янып үлсәм дә. Өлешемә төшкән көмешем табылыр әле.
М ә р ф у г а. һи-и. табылмыймы соң. үзең алтын, йөрәгең алтын... Инде тагы сүзем Тукай турында Дәвага житәрлек акчаны табарбыз дигәннәр. Кадыйр абыең дуслары.
Суфия Монысы өчен аеруча зур рәхмәт. Мәрфуга апа.
Мәрфуга Аңлыйм, духтыр туганым. Ярый, исән-сау бул.
Суфия (озата барып). Исән бул, Мәрфуга anal
Акбирдин (чыгып). Суфия туташ!.. Бу сез?..
Суфия (сискәнеп) Әйе, мин... Рәфыйк әфәнде.
Акбирдин Гафур әфәнде өйдәме?
Суфия. Өйдә юк шул.
Акбирдин Яңарак Хөсәен әфәндедә килеп чыкмадымы’ Ул да бик кирәк иде.
Суфи я. Хөсәен?' Юк Күптән инде бездә булганы юк аның Соңгы вакытта күбрәк университетта була. ахры. Гафур абый шулайрак сөйләп торды.
Акбирдин. Университет? Сез мина шикләнеп карыйсыз ахры. Суфия туташ.
Суфия, һич! Шикләнергә нинди хакым бар’ Аннан миндә, гади доктор кешедә, яшерер сер дә юк. Бигрәк тә сездән...
Акбирдин. Үзем дә шулай уйлыйм. Хөсәен. Гафур, мин барыбыз да бер идеал кешеләре Ярый. Суфия туташ! Хушыгыз! Хәерле кичләр, матур төшләр телим сезгә! (Нәзакәтле хәрәкәтләр ясап, баш иеп чыгып китә.)
Суфия (баш иеп). Рәхмәт!..
Картина.
XI «Амур» номерында Тукай бүлмәсе.
Тукай (ялгыз). Авыр нде бала чагым, шулай да сагынам аны .
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән
яшел яфрак чагы!
Юк гамен бернәрсәдән дә,
барча эшләр ал да гөл...
Утырып уйга кала. Тынлык. Хыялындагы күренеш. Сәхнәгә моңсу гына алсу яктылык сирпелә. Арттан бик нәфис итеп киенгән Тукайның әнисе килеп чыга. Елмая, шагыйрьнең башыннан сөя.
Ана Балам! Догалар укып, теләкләр телим сиңа Ярабби ходаем! Сау булсын дим аяк кулларың. Якты булсын дим. барыр юлларын. Кешеләргә шәфкать булсын йөрәгендә Беркайчан да сырхауны белмә, балам. (Пауза.) Алды мине салкын кабер сиңа өч яшь тулган чакта.
(Янында нәни Тукай күренә.)
Тукай Бирегез! Кайтарыгыз әниемне, дип жылый-жылый чаптым артыңнан! Ләкин юк. кайтармадылар.
А и а Нишлисен бнт, һичкем кире кайта алмый ул дөньядан.
Тукай Сагынам сине, әнй— Сагынам бала чакларымны.»
(Музыка. Хы1.1ныц дзвамы)
Ана нәни Тукайны җитәкләп алып китә. Тирә-ягы урман белән чолганган авыл. Бүрәнәгә утырган ак сакаллы бабай курайда борынгы татар халык кве <Карурман»ны уйный. Әнисе алдында утырган нәни Тукай йокыга тала. Ана әкрен генә бишек җыры көйли:
Әллә-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу. Тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу.
Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрмен. Сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярмен
Тукай (аңына килеп). Әни! (Тора, карана.) Ах, бу хыяллар Белам, бу мнңа ерак дөньядан шомлы хабәр Ләкин. Мин бит але бик аз яшәдем Күпме генә язган җырларым? (Тукайның уйлары микрофонда яңгырый )
Дөрес түгел! Үзение юкка битәрләмә!
Авырлык төшсә, түз. сер бнрмн-ннтми. Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми? Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син, һич тә армас-талмастан Җиһанда үлми Һәрбер ыңгырашкан Җәмилә Рөхсәт итегез!
Ак, пөхтә киемнән Җәмилә керә. Битләре алсу, күзләре нурлы. Чәчләрен үреп куйган.
Башында энҗеле калфак.
Т у к а й (таныр-танымас) Сез?!
Җәмилә. Хурлыктан коткарып, сез аякка бастырган кыз. Шуннан соң артык егылмадым Өемә кайттым Уйландым Ке шеләрдән дә, дөньядан да бизгән идем Яңадан яши башладым Бер апа үзенә ярдәмче итеп алды. Җөйче итеп Хәзер инде аз булса да кешечә яшим Мина сез ярдәм иттегез, Тукай абый
Тукай Мин?
Җәмилә. Сез. Тукай абый, фәкыйрь ләргә рәхмәт фәрештәсе, явыз байлар өчен газраил икәнсез.
Тукай Ха-ха-ха! Димәк, җаннарын алам?
Җәмилә Аларга шул кирәк тә, Тукай абый, мәгез. теге вакыттагы кулъяулыгыгыз, мин юләрлегем аркасында
Тукай Онытыгыз, сез гаепсез
Нургали керә
Нургали Рөхсәттер. Тукай абый’ Тукай О. Нургали дус! Әйдә, әйдә!
а «к. У » м 5
Нургали. Кәҗә сөте алып килдем, Тукай абый Беркөн ютәллисен кебек иде. Әнием җибәрде
Тукай. Рәхмәт.. Тик мин исән-сау бит, Нургали дус. Авырмыйм Үзендә нихәлләр? Кузна, кузна ничек?
Нургали. Син уйнамагач, мин дә хәзер уйнамыйм диярлек Күп чакны малайлар. кызлар бергә җыйналабыз да күмәкләшеп җырлыйбыз. Синей «Туган тел»не, Тукай абый. Җәмилә апа?! (Тукайга ) Кайчак Җәмилә апа да кушыла Ул күрше урамда. Заводскойда яши Бер усал карчыкта. Әтисе машинага кысылып, әннсе сырхаулап үлгәч
Җәмилә Җитте сиңа. Тукай абый аны әйтмәсәң дә белә
Нургали. Җәмилә апа — әйбәт кыз. Кояштыр! Тукай абый, син апа да берәр китабыңны бүләк ит «Күңел җимешләрон.
Җәмилә Җитте сиңа. Кәҗә! Тукай абый синең акылыңа мохтаҗ түгел Аннан «Күнсл җимешләре» үземдә бар Тукай абыйның бөтен китабы бар
Тукай Бөтен китабы?
Җәмилә Нургали усал карчык дигән әбекәй, кнтап укыганымны күрсә, гел ачулана нде. Бер көнне ана «Көзге җилләр» шигырен укыдым Башта, тыңламыйм дигән иде. укый башлагач, тыңлады һн-н, ничек кенә әле! Сонгы юлны тәмамлагач, карыйм, әбием үксеп җылый Хәзер инде үзе укыта Тукай абый шигырен
Т у к a ft Kapa a!.
Нургали Тукай абый! Вакытың булса. кил кырый урамдагы күл буена Без күмәкләшеп җырлап күрсәтербез Әллә малайлар, кызлар җыйналып, үзебез килик микән?
Җәмилә Шул гына җитмәгән нде, шау-шу килеп, бимазалап
Нургали. Без мыштым гына. Тукай абыйның «Мияубнкә»се кебек
Тукай Килегез соң! Кунагым булырсыз.
Нургали Анысы кирәкми Без тамакны туйдырып киләчәкбез
Тукай Мин сезне аш белән түгел, шигырь белән сыйлармын
Нургали Алай дисәң, була Син ачуланма түлкс Бу безнен малайлар өчен пул- ный бәйрәм булачак.
Җ ә м н л ә Кызлар өчен дә.
Нургали Анысы инде сама сабуй.
Киттек. Җәмилә апа'
Җәмилә Хушыгыз. Тукай абый Сез
113
инде үпкәләмәгез. Безнең Кәҗә шундый ул.
Кузна дисәң, кузыдан сикерә, телгә дисәң
Нургали Ярар. ярар. Тукай абый үзе дә яхшы белә мине Киттек! (Кипләр.)
Тукай Хушыгыз, дуслар!.. (Пауза.)
Шәмәт керә. Өсте-башы рәтләнгән, кырынган. чәчләре дә таралган. Башында эшләпә.
Шәмәт Исәнме. Тукай жаный?..
Тукан Шаһнәхмәт?! Синме соң бу?!.
Шәмәт Мин. Тукан абый Әлеге дә баягы өтек Шәмәт.
Тукай Бу арада күренмисең
Шәмәт Көн саен пристенда хәзер Баржадан икмәк бушатабыз. Бурычка алган акчаларымны китердем Әзләп-әзләп ала торгач, төгәл биш сум җыелган.
Тукай Биш сум?! Кит. каян ул кадәр булсын..
Шәмәт Артыграктыр да әле.. Мужет биш-ун тиен кимрәктер дә Ну инде мин тиеннәр чутлап, сине дә. үземне дә ваксын- дырасым килмәде. (Биш сумлык сузып) Менә рәхим ит' Шытырдап торган биш сум. Шикләнмә! Көч куеп, тир түгеп алган хәләл акчам
Тукан Бу арада мохтаҗлыгым юк. Шәмәт дус Үзеңдә калсын.
Шәмәт Синең хакыңны өстемдә калдырып, ахирәттә тәмугьда янасым юк, Ахирәте чурт с ним Шушы дөньябызда сиңа бурычлы булып йөрүләр — үзе бер газап. Какуй чурт бер генә, мең газап. Дөнья уты, Тукан жаный. йөрәк уты дигәнем, тә- мугь утына караганда да көчлерәктер
Тукай. Шулай днсәң генә, Шәмәт дус. Әмма кара, алай-болай акча кирәк булса, туры үземә кер. Миндә хәзер акча бер букча
Шәмәт Бсләм. Тукай жаный. беләм Казанда юк. какуй Казан, бөтен Әрәчәйдә юк синнән бай кеше.
Тука й. Монысын менә дөрес әйттең. Шәмәт дус, рәхмәт' .
Шәмәт. Каләм очындагы байлыгың гына да мен алтын!
Тукай А-а-а! Син әйтерсең
Шәмәт Дөресе шулай Үз байлыгыңны үзен белеп яшә' Ярый. Тукай җаный йомышым хәзергә шул гына ис. Исән бул! (Китә.)
Тукай Сау бул, Шәмәт дус (Озата килә.) Ха-ха! Әрәчәйдә иң бай кеше син. ди. Шәмәт Нигә? Бәлки чыны шулайдыр Нәрсә соң ул байлык? Нинди үлчәүләр белән үлчәнә ул хәзинә?
Камал (кереп) Әссәламегаләйкем, дамелла!
Тукай Вәгаләйкем, мелла Галиәсгар! Авыз нишләп ерык әле синең бу кадәр?
Камал Как же! (Кулындагы журналын күрсәтеп) Яна номер «Ялт-Йолт!» Көлеп тора бит тышы
Тука й. Димәк, шәп художник син.
Кама л. Шуны әйт, днм. шул.
Тукай. Ә эче? Эче ничек?
Камал. Эче шәп булганга тышы шәп Әмма да чирттек, малай, саламторханнар борынына Синен шигырь, минем рәсем.
Тукай Мактанырлык рәтебез бар дисең. алайса?
Камал. У-у, ничек кенә әле!
Суфия керә.
Тукай Суфия туташ?! Хуш килдегез?
Камал. Нинди жилләр ташлады сезне бу якларга?
Суфия (ярсып) Хөс Хөсәен абый..
Тукай. Ни булды Хөсәенгә5 Әллә...
Суфия. Дөньяда юк инде хәзер Хөсәен абый Вафат ул. Вафат ул.
К.н’ал. } Вафат’’
Камал Ничек? Кайда булды бу хәл?
Суфия «Гасыр» көтепханәсендә. Шундый серле фаҗига... Мин барып керүдән бары ун минут элек...
Тукай, Я алла! Нигә үлем аңа килгән? Нигә миңа түгел?
Камал Тукай, тынычлан! (Суфияга.) Бәлки агулап үтергәннәрдер?
Суфия Мин дә шулай түгелме дип шнкләнәм Доктор буларак, полицмейстердан тикшерү таләп итәчәкмен! Җинаятьче- не тапканга кадәр.
Тукай Җинаятьче мәгълүм Мәрхәмәтле падишаһыбыз безнең Падишаһ һәм...
Суфия Кем?
Тука й Аның ялчылары...
Картина алмашына. Музыка.
Тукай бүлмәсе. Ул ялгыз.
Нык борчулы Шашынып йврн.
Тукай Дәртләнеп яшәдем Күкрәдем, яшьнәдем. Ә бүген7 Фажнга Нишләргә7 Бетен жирдә үлем Үлем алып килүче дөньяга каршы сугыш, сугыш кирәк бү ген! Афәт килә! Бәлки әле зур фажнга - нык башы гынадыр бу Сабыр! Кем авызыннан чыкты бу шомлы хәбәр7 Акбир- дин?! Балкан сугышы турында язам дип, Камал Истамбулга китте Ярый ла анда башын югалтмаса! Ул булганда ичмасам эчне бушатырга кеше бар иде. (Пауза ) Их, Хөсәен! Әллә нигә бер генә күренсәң дә, айлар буена житәрлек жан азыгы би pen кнтә идең (Басым белән )
Әүлняларның барын бер-бер китерсәм каршыма.
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кебн ХӨСӘЕН. Әйе! Җимертергә кирәк патша-лыкны! Халыклар зинданын! Романовлар династиясен! Хөр Россия рухына иң кадерле бүләк булачак. Җимерергә! Ә аңа бәйрәм тантанасы әзерлиләр Бүген иң кирәге—сугышчан шигырь, утлы жыр Ә ми некеләрдә жылау, моң, зар Гомергә сөй мәдем жылакларны, димәк, мичкә аларны! (Өстәл тартмасын актара, кайбер кәгазьләрне йомарлап кәрзингә ыргыта. Берничә бит кәгазь тотып, уйга кала Укый )
Бар иде ялгыз калып, жырлап юанган чакларым.
Ярты жырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм
Кемгә кирәк хасталыгым7 Берәүгә дә! (Кәгазьләрне атып бәрә) Кемгә барып егылыйм киңәш сорап? Хөсәен үлде, Сүн- чәләй авылда. Фатих апырый Күршедә генә яшн. Тик ничек борчыйсың аны Яшен булып яшьнәдем Хәзер инде «Ялт йолт» килеп сүнимме? Ай бу дуслар' Әгәр алар юмалау-юатуның кеше булган кеше өчен никадәр чирканыч икәнен аңласалар Юк шул, юк! Әнә бит ан-акыллы Кәбир Бәкср. Пнтердә, докторны озаткач, сайрапмы сай рый Имеш, миндә куркыныч бер авыру да юк, аз-мәз ютәл, шуңа әллә нн дару-фәлән дә биреп тормады, бары тик яхшы һава су ларга, сөт, май ашарга, кымыз эчәргә киңәш бирде Мнн бит шагыйрь, психолог Кешеләрнең күзенә, ничек елмаюларына ка pan, барын да күрәм, аңлыйм Димәк, гомерем сакаулы минем Ә менә Уфада Мә- жит Гафури Ана рәхмәтләр төшсен, чыннан да шагыйрь йөрәкле кеше икән Аңлады мине Мондагы дус-ишләрем кебек хәл- әхвәлемне сорашып жанымны кыймады. Саубуллашканда да рәхимле булды. Снн әле озак яшәячәксең дип юмаламады. Берберебезне кочакладык та басып тордык тып-тын гына Бу сонгы күрешүебез икәнен икебез дә яхшы белдек Ә менә бүген (Дәһшәтле музыка яңгырый )
И мөкатдәс, моңлы сазым'
Уйнадың син ник бик аз?..
(Музыка туктый. Авыр тынлык)
Ишек ачыла, Фатих, коляскасын тәгәрәтеп килеп. Тукай каршысында туктый. Чәчләре тузган, йөзе агарган.
Фатих. Тукай? Ыңгырашуың бүлмәмә Ишетелде, ышанмадым
Тукай Бер дә юкка чабып кергәнсең
Фатих Юкка түгел Яна бахбаем белән мактанасым килде. Кара Ха-ха-ха!
Тукай Ха-ха-ха (Кинәт аңына килеп, туктала )
Фатих Мин әле яна әсәр башладым. Исеме «Кадерле минутлар» булачак
Т у к а й Матур исем
Фатих. Болайрак башлап китәргә уйлыйм (Кәгазьдән укый.) Елаклар сез! Бөтен гомерегезне елап, сыкрап үткәрәсез!— ди Рәшат, әсәрнең баш герое (Укый.)— Үзегез дөньяда тора белмисез, үзегез тереклегегезгә мәгънә, тормышыгызга кызык бирә белмисез дә, мәгънәсез, кызыксыз дип елыйсыз Юк! Мең мәртәбә юк' Мәгънә дә бар, кызык та бар. ләкин аларны таба белергә кирәк
Тукай Әйбәт башлана Менә нинди могжнэа тудыручы кеше снн, Фатих
Фатих Әсәр язу өчен аяк кирәкми, кул исән булсын! Яөрәк' Хыял' Акыл' Ә синең. Тукай дус. барысы да үз урынында Главное — аягын Аяк кирәкми дисәм дә. анын кирәк яклары бар Тегендә барасын, монда чабасың Кыз-кыркын да ир атның жнтезрәк йөргәнен ярата Ул яктан. сер итеп кенә әйткәндә, мнн отышта хәзер Свнданнега барасы юк Кызлар үзләре килә Тик менә биеп булмый Җырга дисәң, үзең беләсең, синдәге мои да. тавыш та юк миндә Ә сөйләргә, аллага шөкер, телем ярыйсы тарта тегермәнне Дус итеп кенә тагын бер сер әйтим үзенә
Тукай Әйт, әйт
Фатих. Өченче көн Хәлимә килгән дә
әйтә мина Фатих абый, жаным. ди, бәгърем, ди, аягын булмаса да, ал мине үзеңә гомерлек яр итеп, ди Күзләрендә яшь Әти- әннләрен ризамы соң?—дип сорыйм — Юк шул, риза түгелләр, ди, бу. Синең белән күрешмәскә дә кушалар, ди. Эх, алып кына качар идем дә. аякларым юк шул, дигән идем, кычкырып жылап ук жибәрде Мин көлдем. Әрнеп көлдем, Тукайжан. Аңардан түгел, үземнең шундый язмышымнан көлдем, Ләкин көлүем барыбер көлке булып чыкмады. Шулай да мәхәббәтебез дәвам итә Олы мәхәббәт, күңелле дә, кызыклы да, газаплы да. Нишлисең бит. Үз бәхетеннән качып котылып булмый. Беркая да! Качарга түгел, ямь, кызык табып яши белергә кирәк Аяклы кешечә жиргә нык басып, башны горур күтәреп. Җырлый- жырлый. Мәхәббәт ул, Тукайжан, илаһи хәзинә. Ә син кадерен белмисең Теге «Кы зык гыйшык» исемле шигыреңне укыгач, Зәйтүнәң Казанга килеп өч көн буе әйлә-неп йөргән, сине күзләп. Очраткан. Син аны күреп тә күрмәмешкә салынгансың.
Тукай. Киресенчә, ул үзе мине күрмәмешкә салышты
Фатих Ә син, егет булсаң, йөгереп барыр идең дә. алдына төшеп, туктатыр идсн Стоп, кызый, шаярма, дияр идеи.
Тукай. Аллам сакласын!..
Фатих. Вәт шул шул. Котың оча. Ә ул кыз бала, үзе сөя. үзе тартына. Болай булгач, Чистайга үзем барам да, Зәйтүнәңне алып кайтып, тоттырам кулыңа
Тукай. Ну?.. (Келәләр) Ләкин сиңа күп йөрү ярамый
Фатих Хәрәкәт—хәят ул. дигән Әбу- галнсина Сиңа кыз урлап кайтсам, савабы гына да ни тора Әйе. әйе, калган ягын үзең карарсың. (Коляска рычагына тотынып.) Әйдә, бахбай, киттек! На! (Кул изәп.) Адье! (Коляска тәгәрәтеп, китеп бара.)
Тукай Синең белән без яшен уты атабыз әле болай булгач. Яшьнәсен яшен! Яшен минем яшәвем, шатлыгым ул!
(Ут сүнә. Паузадан сон, тагын кабына.) Акбирднн керә.
Тукай. Тагын шул турыдамы?
Акбирднн. Уйлашыйк әле, Габдулла әфәнде, «йолдыз» газетасы һәм «Мәгариф» журналы өчен түгел, милләт өчен, бигрәк тә аның ярлылары өчен патшага бер дипломатик жест ясасак
Тука й. Патшалар тажына дан жыр- лапмы, ә?
Акбирднн. Патша өчен түгел, милләтебез өчен Ишеткәнсеңдер, династиянең өч йөз еллыгы уңае
V Мостафа Ногман таржемәсе
белән патша манифест чыгарырга әзерләнә, диләр. Әлегә кадәр кимсетелеп яшәгән милләтләргә ирек, хокук бирү, мәктәп, шифаханәләр ачу
Тукай. Патшаны мактап шигырь, ә?
Акбирднн. Шигырь ул, Тукайжаным, дөресен әйткәндә, хәйләи шәргый, политика! Патша күзенә төтен Дипломатия!
Тука й. Дипломатия, дипломатия. Утыр әле.
Акбирднн (утырып). Утырдым.
Тукай. Тыңла. (Укый.)
И бадә сәт, и мәйке минаи,
Чындан ки хурм и турашум шидаи.
Гомәр Хәйям бу. аңлыйсынмы?
Акбирднн. Бик үк аңлап жнтмнм...
Тукай Кызганыч. Алайса Сәгъдине укырга кала?
Акбирднн Алай яхшырак
Тукай.
Бу дөньяда якты акыл иясенә
Килсен иде гомер юлы ике кабат,
Берсе аның туплар өчен акыл, тәжрнбә,
Икенчесе яшәү өчен шуңа карап ..V
А к б и р д и и Әйбәт әйткән Сәгъди.
Тука и Шул, шул. Безгә дә ярый аның акылы.
Акбирднн Бик ярый.
Тукай. Инде менә үз шигыремне тыңла.
Ачтым басу капкасын,
Утырдым бүкән башына
Кызыл перчатка бирер идем.
Әтиеңә әйтерсең дип куркам.
Акбирднн һе-һе һи-һи... (Келгәндәй итә.)
Тука й. Көл, көл Пешми калган шигырь бу
Акбирднн. Ә-ә!
Тука й. Патша турында сүз барганда, мондый шигырь ярамыйдыр, мөгаен Пешкән шигырь кирәктер, ә?
Акбирднн. Тукай! Мин синең белән чын күңелдән сөйләшергә дип килдем.
Тукай. Аңладым. Шуңа чынлап сөйләшәм дә Уйланып, акыл жыеп. (Пауза.) Династияне мактап, чын шигырь язачакмын. һич дипломатиясез! Ике-өч көннән менә дигән шигырь булачак! Мин инде бу турыда күптән уйлап йөрим»
Акбирднн Илһамыңа алла куәт бирсен!
Тука й. Амин. Теләкләрең кабул булсын.
Акбирднн. Хуш. Габдулла әфәнде, уңыш телим.
Тукай Хуш. хуш, Рәфыйк
Лкбирдин китә.
Тукай (зәһәр белән) Романовларны мактап шундый язармын! Әйе. шундый ши гырь Кардан ак. сеттан лә аграк, актан ак Палншзһ. ха-ха-ха' Аннан
Без сугышта юлбарыстан квчлебез.
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук
Патшаны, анын нәсел-нәсәбен мактатып, миннән шигырь яздырмаячаксың Явыз дошман икәнен инде ачык мина Дошман! Хөсәенне үтерүче дә снн түгелме икән әле’ Л а (Пауза) Их. Тукай. Казан дидең, дусларым дидек, дусларыннан күбрәк хәзер дошманың Дошманның да куркыны-чы. мәкерлесе, сизәсең ич үзен дә... Сөлек сыман суыра каныңны, суыра үпкәңне! IЮтәлли Яулыгында кан.) Кан?! Кан тн керәсең' Яшер тизрәк! Дошманың күрмәсен, күрмәсен дусларын да. сөйгән ярын да Сөйгән яр? Хакым бармы сөяргә? Ярым йорты үпкәм белән, бик сакаулы калган юмерем белән, гөл чәчәге кебек Зәйтүн »- гә, хатыным бул минем дияргә? Юк!!! Хакым юк моңа (Пауза.)
Зәйтүнә керә дә ишек янында туктый Күренми тора.
Тукай (әкрен генә)
Зәйтүнәм! Күз нурым'
Илһамым снн. моңым син.
Йөрәктәге, җырым син!
Тик дошманнар'
Дусларымнан күбрәк дошманым
Зәйтүнә (Тукай янына килә) Ялгы тасың. Тукай Дусларың мен тапкыр күб рок синең.
Тукай (шатланып сикереп тора) Зәй түнә?!
Зәйтүн ә Халкыбызның телендә, күке лейдә Снн Мннем дә
Тукай Зәйтүнә!! (Кутыннан ала. ләкин шунда ук кире җибәрә.)
Зәйтүнә Снн оныттың мине
Тукай
Жир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми
яктыр тамчысы
Кайдан алсын шигьре шагыйрь, булмаса илһамчысы?
Зәйтүнәм! (Дәрт белән кулыннан ала )
Зәйтүнә. Сез ише мине күрергә телә мисез, бары тик шигырьләрегез белән ген яшисе I. дип уйлый башлаган идем
Тукай Сез д.» шигырьләрем Кебек, ли мәк, җаным кебек үк кадерле мина
3 ә й т ү н ә. Күтләрендә яшь?
Тукай Гомеремдә беренче тапкыр шундый бәхет! Тик ул үкенечкә генә булмасын!
Зәйтүнә -Мин дә аның гомерле булуын телим
Тукай. Гомерле? (Тетрәнеп.) Ах. Зәйтүнә, белсәгез нкән.
3 ә й т ү н ә (башыннан сыйпап) Авырыйсың. ахры?
Тукай. Мни?! Юк! Юк. юк!.
Зәйтүнә Йөрәгегез дә. үзегез дә шундый кайнар (Дәрт белән җырлый )
Балкып янган миллион йолдыздан мин
Сайладым бары берсен генә.
Уйчан йолдыз, моңлы йолдыз дидем.
Ул да булса бары снн генә.
Синнән яктырак йолдызны
Күзләдем, табалмадым
Белмим.
Әллә җырың, әллә үзен.
Йөрәгемне аулады?
Күлдә йөзгән аккош гел моная.
Янында аның пары булмаса
Кызлар да нәкъ ялгыз аккош сыман.
Жаны сөйгән яры булмаса
Снн аккош булсаң иде дә.
Мин парың булсам иде.
Тукай (кискен) Юк, бу мөмкин түгел!!!
Зәйтүнә (тетрәнеп) Мөмкин түгел?!
Ки өчен?
Тукай Күңелемдә башка йолдыз
Зәйтүнә Башка йолдыз? (Келеп ) Шаяртасың. хөрмәтлем! Ерактагы йолдызым дип мина атап жырлаучы син түгелмени?
Коляскада Фатих керә, ишек янында туктала.
Тукай Сиңа карап җырласам да. күңелемдә
Зәйтүн > Юк' Ышанмыйм
Тукай Ышаныгыз һәм онытыгыз мине!
Зәйтүнә Ярабби'
Тукай Онытыгыз! Бөтенләй' .Мәңге! Мәңгегә'
3 ә й т ү н ә Мәңгегә? Нинди рәхимсез сез, Тукай!
Тукай Әйе. рәхимсез мин! Рәхимсез! (Зәйтүнә йыгереп ныгып китә ) РДхимсез! (Диаанга каплана Үкси)
Ф а г н х Зәйтүнә! (Тукайга ) Туктат аны! Бу ни дигән сүз? Зәйтүнә бит синең бер дәнберсн.
Тукай Әйе. бердәнберем Ии кадерле, иң сөекле кешем Зәйтүнә Бердәнберем'
Фатих Шулай булгач?!
Тукай. Ул лаеклы олы бәхеткә. • мни (Буылып ютәлли.)
Картина
Дубасов кабинеты. Сәхнәдә Дубасов. Быков. Акбирдин.
Ут сүнә. Картина
XIV
Тукай бүлмәсе.
Дубасов (кулында Тукай шигыре) Ярын, укып карыйк Ниләр язган икән беек династияне котлап. (Укый.)
Кардан ак. сөттән дә аграк, актан ак
Падншаһ ачты «мөнафнс» нам канат
Җыела халкы шул канатный астына.
Тулды өч йөз ел Романов нәслеиә.
Яхшы1 Яхшы' Вот так. то-то-товарищ ре-волюционерлар! Артык котырынмый торы гыз әле! Атаклы шагыйрь үзе мактый императорны! Так. так. Ә дальше как? (Укый.)
Рус җирендә без әсәрле, эзле без.
Та-тарихында. бер дә тапсыз көзге без Нәрсә, нәрсә?!
Рус белән тормыш кичердек сайрашып.
Тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Акбирдин Ми... ми... ми дәвамын укыгыз!
Дубасов. (Шигырьнең дәвамын күз йөртеп укый, укыган саен йөзе үзгәрә бара.) Нәрсә, нәрсә? (Кычкырып укый.)
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.
Микрофонда күмәк тавыш: Хөр мәмләкәт! Хөр Россия!
Микрофонда Тукай тавышы. Үзе артта, прожектор яктысында күренә.
һич бетәрме тарихи бу бергәлек,—
Без туган бер жепкә бергә теркәлеп.
Микрофонда күмәк тавыш. Хөр мәмләкәт! Хөр Россия!
Без сугышта юлбарыстан көчлебез.
Без тынычта аттан артык эшлибез...
Нинди белеберда бу? Синнән сорыйм, Быков?
Быков Әйтә алмыйм, ваше высблаго- родие!
Дубасов. Бәлки син әйтерсең, Акбүре?
Дубасов. Ха-ха! Хокук? Ха-халыкка? Бу бит р ре-революциягә чакыру! Патшалыкны жимерергә! Изге династияне... (Өстәлгә суга) Болваннар! Нәрсә китердегез? Әрәм тамаклар, йолкыш шагыйрь! Момо Морда! Хокукмы сиңа?!.. Татарва?
Акбирдин Татар гына түгел, үзбәк, кыргыз, чуваш... барысына да. ди Русны да мактый.
Дубасов Русның үркәчлесен. имгәген!
Акбирдин Тукай белән Ямашевны үз йогынтысына алган икән, үркәчендә димәк көч аның.
Дубасов Көч?' Бәлки үзен дә шул шайка яклыдыр?
Акбирднн. Ту-ту... Тукай — Тукай бит ул...
Дубасов Морда! Менә снна Тукай (Яңагына чаба.) Менә сиңа Ахиллес үкчәсе. (Икенче яңагына чаба.)
Тукай (ак күлмәк. кара чалбардан Тәрәзә янында табигатьнең уянуына, яз килүенә шатланып карап тора. Өстәле янына килеп кызу-кызу яза да. башын күтәреп) Лев Толстой! Үзе граф Ә үзе нинди әүлия. нинди даһи шәхес Нинди даһи фикер иясе Могҗиза бер (Пауза) Ә Хөсәен анын бар ягын да мактап бетерми иде. (Ютәлли )
И Казан, нурлы Казан!
Ут. төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Әгәр дә Сәгыйть Рәми Каян килеп керде
телемә Рәми? Сүнчәләй салды шөбһә Шом! Әгәр дә ул Ямашевка хыянәт итсә, имеш Шөкер! Рәми андый булып чыкмады! (Кызу-кызу килеп, өстәл тартмасыннан газета ала) «Идел» газетасында менә бит нәрсә яза: «Хөсәен Ямашев һәрвакыт изге һәм гади максатларга гына күз төбәп яшәде. Аның бар уе халык сәгадәте юлына хезмәт итү иде. Без киләчәктә бик зур файдалары тиячәге күренеп торган бер кешебезне югалттык. Ул. яшьләр арасында нн сөекле, иң игътибарлы бер яшь буын булып. үзенең вөҗүде, хәрәкәтләре вә киңәшләре белән яшьләр хәрәкәтенә рух биреп

тора иде Аның белән утырганда, кеше үзе нен барлык кайгысын оныта, киләчәккә өмет баглап бөтенләй жанлана иде Сәгыйть Рәми (газетаны карап) 20 март, 1912 ел »
Хөсәенгә карата ин дөрес, нн самими сүзләр. Тукта, бу газетаны Сүнчәләйгә жи бәрергә кирәк Сарашка Мөгаен, ул укы магандыр Укысын1 Рәми турында начар уйда йөрмәсен! (Газетаны конвертка салып, адрес яза ) Оса, Сарашн, Сюнчели (Тзрз- зз янына килз) Яз килә! Тиздән ямьле, жылы көннәр башланачак Ә мнн
Фатих, коляскасына тотынып, аксый-аксый керә дә тукталып кала.
(Тукай ютәлли.) Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым эттән күбәйде дошманым, чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым Кайтмады үч. бетте көч, сынды кылыч —шул булды эш (Креслога тотына ) Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьлын алмадым
Фатих Үзенә үзен яла якма, Тукай Меннәр, йөз меңнәрчә кешенен пакьлан- дырдын рухи дөньясын Бәхет тапсын өчен юлында, кабыздың син өмет кояшы Бәхет кояшы!
Явыз жаннар өчен тапкыр сүзләрен Дә табылды.
Биргән аклың барып житмәгәндә, яшен уты булып кабындын.
Тукай Өченче көн патшаларны мактап шигырь яздым
Фатих Шигырь дип ха-ха-ха! Ут, ак ефәккә төреп ут жнбәргәнсең ич син Яшен уты! Нәкъ менә шул шаштырган да акылдан Кемне? Беләсеңме кемне? Охранка башлыгы Дубасовны Ә Рәфыйк Акбирднн бүген төнлә узен-үэс асып үтергән
Тукай. Үзен-үзе? Чынмы бу хәбәр?
Фатих. Ул кабәхәт охранка белән бәйле булган Жасус Провокатор
Тукай Провокатор” Эх, подлец! Минем турыда рнсалә, имеш Ак, кабәхәт! Хәер, мин аны күптән үк сизенгән идем
Димәк, шигырь п&тша охранкасын шулай тетрәткән икән
Фатих Тарих битенә алтын хәреф белән язарлык ул шигырь Халык сукыр түгел. Энже бөртекләрен чүп-чардан аера белә Мине башка нәрсә тетрәндерде кайчан гына якты идеаллар белән яшәгән журналист, акыллы, сөйкемле генә кеше, нишләп шулкадәр үзгәрде, үзе һаман шаяра, көлә дә кебек иде, ә үзе...
Тукай Охранка кулында уенчык булган, димәк.
Фатих. Куркыныч уенчык Битендә — көләч маска, эчендә — зәһәр агу Тукай нн дә. милләт, ватан ни ана Барын да агуларга әзер Үләр алдыннан калдырган язуы гына ни тора
Тукай Язу?! Кемгә язган?
Фатих Барыбызга да Күрше хатын укыган
Тукай Я, я’ Ниләр язган?
Фатих Бары тик өч сүз: «Үзегезгә булсын дөньягыз»
Тукай. Үзегезгә булсын дөньягыз» Димәк, дөньяда анын бер идеалы да булмаган
Фатих Башта булгандыр ул Якты да булгандыр бәлки Ләкин охранка Охранка...
Тукай Барыбер сатлык жан Көчсез мәхлук Хәшәрәт!
Фатих. Мине нн нык газаплаганы, Ту- кайжан. кеше булган кешенен әнә шул хәлгә төшүе Фажига бу!
Тукай Их. Хөсәен белән Камал да исән-сау булсалар
Фатих Хөсәен инде кайтмас, ә Истам- булдан кайтып егылган Камалны озакламый аякка басар, диләр
Тукай Шулай гына була күрсен!
(Ютзлли.)
Фатих (дару биреп) Мә. даруыңны эч әле, Тукай дус!
Тукай. Эх, Фатих дускаем* Әйдә ичмасам, барын да онытып, жырлынк әле минем жырны
Пәрдә.