Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТОВИК ӘДИПЛӘР

Шәмси Хамматов,
тарих фәннәре кандидаты.
Касыйм Тәхау, журналистларның X. Ямаше» исемендәге республика премиясе лауреаты.

Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен карашта күп язучылар катнашты Алар мәкерле дошманга каршы автомат һәм каләм тотып сугыштылар Баек Ватан сугышы елларында Муса Жалил, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй, Гадсл Кутуй. Нур Баян. Габдрахман Әпсәләмоа. Әхмәт Фәйзи. Шәйхи Маннур. Ибраһим Гази. Афзал Шамов, Г омар Баширов, Әхмәт Исхак, Шәрәф Мөдәррис. Гали Хуҗи. Абдулла Әхмәт. Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми. Фатих Хөсни — барлыгы кырыктан артык әдип үз әсәрләре белән еКызыл Татарстан» газетасында һәм •Совет әдәбияты» журналында катнашканнар Аларның әсәрләрендә совет солдатының туган партиягә һәм Ватанга тугрылыгы, гитлерчы юлбасарларга каршы көрәштә күрсәткән тиңсез батырлыгы, халкыбызның тылдагы фидакарьлеге гәүдәләнә Бу авторларның күбесе фронт газеталарында эшләгән
Әлеге язмада Риза Ишморат. Гали Хуҗи. Мөхәммәт Садри, Госман Бакиров. Зәйни Шаһиморатов. Афзал Шамов. Әхмәт Ерикәй. Әхмәт Исхак. Абдулла Әхмәт. Шәрәф Мөдәррис һәм башкаларның фронттагы иҗатларына кыскача күзәтү ясалачак
ез «Ватан намусы ечен» («За честь Родины>) газетасының саргаеп беткән битләрен актарабыз Бу фронт газетасы рус. татар, казах, украин һәм үзбәк телләрендә чыгарыла. Анда Беренче Украина фронтының фашист козгыннарына каршы аяусыз кереше ташкындай алга — кенбатышка, дошман энене ярсулы омтылышы — җиңүләр белән данга күмелгән сугышчан юлы гәүдәләнә «Ватан намусы ечен» газетасының татарча беренче саны 1942 елның 19 декабренда чыга башлый. Ул 1943 елның 10 июненә кадәр — редактор урынбасары капитан Әхмәт Ерикәй, аннан соң редактор урынбасары елкән лейтенант Риза Ишмәра- тое җитәкчелегендә басыла. .
Фронт газетасы редакциясендә хезмәт иткән елларны искә тешереп, Риза Ишморат болай сейли:
«Фронтта, хәтәр шартларда, сугышчыларны канәгатьләндерерлек газета чыгару
Б
авыр һәм катлаулы вазифа булды, билгеле. Ләкин редакциябездә сугышка кадәр үк газетада эшләгән тәҗрибәле журналист-шагыйрь Гали Хуҗиев, журналист Әнвәр Ямангулов, соңрак, дошманны эзәрлекли барып. Украина территориясенә җиткәч, редакциябездә эшли башлаган кыю, тәҗрибәле, утта чыныккан сугышчылар — капитан Мөхәммәт Садри, өлкән сержант Госман Бакиров иптәшләрнең сугышчан ззда- ниеләрне намус белән һәм төгәл үти барулары аркасында «Ватан намусы өчен» газетасын уңышлы чыгарып, аны вакытында сугышчыларыбызга җиткерә килдек.-
Курск дугасында чагыбызда госпитальдән чыгып, авыр ярасы төзәлер-төзәлмәс, газетабызда берничә ай эшләп, аннан соң икенче фронтка киткән кече лейтенант Мостай Кәрим дә үзенең очерклары һәм шигырьләре белән газетабызны җанландыручыларның берсе булды».
Газета төпләмәсенең битләрен ачкан саен аларда М. Кәрим, Р. Ишморат, Г. Хуҗи, М Садри, Г. Шәрипов, Ә Ямангулов, Г Бакир, 3. Шаһиморатов кебек язучыларның фашист яуларына каршы бил алышкан һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышу- чыларыбыз турындагы оксп-блиндажларда язган мәкаләләрен һәм очеркларын очратасың, аларны дулкынланып укыйсың.
Р. Ишморатның сугыш елларында фронт газетасында «Изге хис», «Ленин ордены», «Гвардия майоры Бәдретдинов», «Берлинда» очерклары, «Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар», «Владимир Маяковский» һ. 6. мәкаләләре басыла. «Берлинда» исемле очерктан берничә юл китерик
«Менә ул, фашист еланнар оясы, мең кәррә ләгънәтләнгән Берлин.
Берлин бүген бездә. Без әле Ватаныбыз иң дәһшәтле минутлар кичергәндә, немецлар Москва янында торган чагында да Берлин турында уйлый һәм дошманны бер вакытта да Москвага аяк бастырмавыбызга, ә үзебез Берлинда булачагыбызга ышана идек...
Менә без бүген Берлинда. Берлин өстендә безнең Җиңү байрагыбыз җилферди...» («Ватен намусы өчен», 1945 ел, 30 сан.) ,
Газетаның һәр санында диярлек шагыйрь Гали Хуҗиның шигырьләре, очерк һәм мәкаләләре урын алган. Автор «Яу күрке» поэмасында Советлар Союзы Герое гвардия сержанты Нурми Шәриловның тиңдәшсез батырлыгын сурәтли, соңгы сулышына кадәр дошман алдында тез чүкмәвен калку рәвештә тасвирлый. Поэма газетаның 1945 елгы 4—5 саннарында басылып чыга.
«...Ауды җиргә...
Бөтен тирә-якны
Ялкын белән тимер көйдерде.
Үлеме дә совет солдатының
Дошманнарга үлем китерде...»
Фронт газетасы битләрендә Мөхәммәт Садриның да шигырьләре, мәкалә һәм очерклары еш очрый. «Атлы батыр алга ашкына», «Хафиз батыр» исемле шигырьләрендә. Александр Матросовка багышланган «Каһарман дус» исемле поэмасынде, «Сугыш осталары» кебек очеркларында әдип совет солдатлары һәм офицерларының онытылмас образларын тудырган. Бу җәһәттән газетабызның 1944 елгы 95 сднында басылган «Сугыш осталары» дигән очеркы аерылып тора.
Фронт газетасы редакциясендә кече лейтенант Мостай Кәрим дә берничә ай эшли. Башта ул газетаның актив хәбәрчесе була. Менә М. Кәримнең «Мин синен ягымлы анаңны күрдем» дигән парчасы. Ул газетаның 1943 ел. 4 май санында басылган.
«Әнкәң синең өйгә кайтуыңны көтә, димәк, синең җиңүеңне көтә. Аның улының җиңмәве мөмкин түгел. Ул дошманны җиңмичә кайтмаячак. Әнкәң йөрәгендә синең җиңүеңә никадәр ышаныч һәм сиңа никадәр мәхәббәт, сугышчы иптәш!..
Мин синең әнкәңне Башкортстанның зәңгәр күге астында да күрдем...
Мин синең әнкәңне гүзәл Татарстанның алма бакчаларында күрдем. .
Сугышчан иптәш! Мин синең әнкәңне туган илебезнең барлык почмакларында да очраттым.
Ул синең җиңүеңне көтә».
ибарга лаек Солдат
лән, Башкортстан егетләре капитан Зиннәт Фэтхуллин, старшина Гыйлемдар Рамазанов (хәзер ул шагыйрь һәм галим), сержант Гали Ибраһимов (хәзер язучы), отставкадагы полковник Сәлмән Таһиров (Казан), солдат Шәриф Сайкин, лейтенант Нургали Монасыйпов һәм башка бик күпләр фронт газетасында хәбәрләре, мәкаләләре һәм очерклары, хикәяләре һәм шигырьләре белән катнашалар. Г. Рамазанов үзен шагыйрь һәм оста очеркист буларак таныта, Ул, «Җиңү мае» шигырендә совет солдатының дошманны үз җирендә тар-мар итүен тасвирлап. Европа күгендә азатлык кояшы балкуы, җиргә тынычлык язы килүе турында җырлый («Ватан намусы өчен», 1915, 28 сан). «
«Висла аша, Одер, Шпрее аша Җиңеп узды совет солдаты.
Бу майда соң ничек шатлык ташмас. Бәреп кердек Берлин капкасын!»
«Ватан намусы өчен» газетасында һ. Такташ, М. Җәлил. Ф. Кәрим. Г. Кутуй, Ә. Ерикәй, М Әмир, Г. Бәширов кебек әдипләрнең әсәрләре дә еш басыла. Фронт сугышчылары татар совет язучыларының иҗатлары белән вакытында танышып баралар. ул әсәрләрдән дошманга карата рәхимсез булырга өйрәнәләр
Бөек Ватан сугышы елларында, совет кешеләрендә патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан, пропаганда һәм агитациянең миллионнарча массаны колачлаган яңа бер формасы барлыкка килә. Ул — төрле фронтларда фашистларга каршы көрәшкән татар сугышчыларына Татарстан хезмәт ияләренең хат-мөрәҗәгате. «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат» 1943 елның 5 мартында «Правда», «Известия», аннары 6 мартта «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарында басылып чыга. Бу хат фронт газеталарына да урнаштырыла. Аны язуда К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Кашшаф. X Хәйри, X. Ярми, К. Федин, Б. Зернит зур тырышлык куялар. Татар халкының фронтовик улларына һәм кызларына язган хат-мөрәҗәгатенә төрле фронтлардагы татар сугышчыларыннан җаваплар килә. «Кызыл Татарстан»ның 1943 елның 3 апрель санында — «Ленинград фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына хаты», 1944 елның 19 август санында — «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына җавап хаты». 1945 елның 17 июль санында «Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хаты» игълан ителә.
«Ватан намусы өчен» газетасы редакциясендә эшләгән Риза Ишморат. Гали Хуҗи һәм Мөхәммәт Садри «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларыннан татар халкына җавап хатыпн язуга зур өлеш кертәләр.
Шәрәф Мөдәррис «Икенче Белоруссия фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына хаты»н иҗат итүдә актив катнаша.
Хәрби журналистлар татар халкына язылган хаттагы һәр сүзне сугышчыларга җиткерәләр, һәм алар тәкъдиме белән Бөек Ватан сугышы мәйданында батырлык күрсәткән геройлар исеменнән халкыбызга фронттан җавап хаты язу оештырыла. Җавап хаты Беренче Украина фронты политидарәсе начальнигы генерал-майоо С. Шатилов тарафыннан яхшы дип табыла һәм раслана.
Сугышчыларның уз халыкларына язган хатларның әһәмияте турында элекке Беренче Украина фронтының Хәрби советы члены генерал-полковник К. В. Крайнюков «Үзенчәлекле корал» исемле китабында (ул «Хәрби мемуарлар» сериясендә 1978 елда Мәскәүдә СССР Оборона министрлыгының «Воениздат» нәшриятында чыккан) менә нәрсә ди:
«Беренче Украина фронтында сугышучы сигез мең үзбәк, казах һәм татар сугышчылары республикалар хезмәт ияләренә адресланган коллектив хатларга кул куйдылар Советлар Союзы Геройлары А. X Вәлиев, В Б. Әлбетков, Н. X. Шәрипов, Ә. Кәлиев, С. X. Хәсәнов һәм башкаларның данлы эшләре турында сөйләгән безнең татар сугышчылары хаты Казанда брошюра итеп чыгарылды. Аның тиражы 15 000 данәдән артты. Шуннан соң безнең фронтка Татарстаннан өзлексез ташкындай патриотик хатлар агылды».
Татар сугышчылары җавап хатына тирән дулкынлану кичереп кул куялар. Хаттагы. «Ватан сугышы елларында Сез хезмәттә гаять зур батырлыклар күрсәттегез.
Без Сезнең фронтка, илгә биргән хезмәт җимешләрегезнең тагын да күбрәк, тагын Ла мулрак булуын телибез. Хак эшебезнең җиңүе хакында, үз-үзегеэне аямыйча, тагын да яхшырак эшләгез. Кызыл Армиягә коралларны, сугыш кирәк-яракларын, азык-телекне, промышленность өчен чималны күбрәк һәм күбрәк бирегез
Немец-фашист басыл алучыларны тәмам җиңеп чыгар ечеи каннарыбызны һәм җаннарыбызны да кызганмабыз, беек азатлык керәшендә ару-талуны белмәбез бу ♦ көрәш тәмамланмый торып, безнең йөрәкләребез тынгы белмәс.
Шаһит бул, туган җир!
Шаһит бул, якты кояш!» — дигән сүзләр һәркемнең үз күңеле түреннән чыккандай тоела.
Икенче Белоруссия фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына шигъри хатны язуда «Фронт хакыйкате» газетасы хәрби журналистлары, аеруча Шәрәф Мөдәррис актив катнаша. Мәгълүм булганча, «Икенче Белоруссия фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына хаты» 1945 елның июлендә «Кызыл Татарстан» газетасында басыла.
«Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хаты»и фронт газетасында пропагандалауга һәм аңа җавап язуны оештыруга «Ватан намусы өчен» газетасының хәрби журналист лары зур өлеш кертәләр Алар 1944 елда, партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре 3. Муратов ярдәме белән, «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына җавап хаты»н брошюра ител татар һәм рус телләрендә бастырып чыгаруга ирешәләр.
1943—1945 елларда «Ватан намусы өчен» газетасы битләрендә «Татар егете! Үз халкыңның наказын син ничек үтисең, син ничә фашистны юк иттең!», «Антыңны син ничек үтисең?», «Хәрби антыңны һем халкыңның наказын син ничек үтисең?» кебек рубрикалар, алар астында сугышчыларның хәбәрләре, язмалары тупланып бирелә.
«Ватан намусы өчен» һәм «Кызыл Татарстан» газеталары үзара да тыгыз элемтәдә торалар Беренчесе республика газетасы өчен фронттан сугышчылар батырлыгы турында сөйләгән материаллар җибәрсә, икенчесе фронт газетасы өчен Татарстанның тылдагы фидакарьлеген күрсәткен мәкаләләр, әдәбият-сәнгать һәм культура эшлек- леләренең әсәрләрен оештырыл җибәргән Ике газета арасындагы элемтәне ныгытуда Беренче Украина фронты политидарәсенең дә роле зур була Фронт политида- рәсе начальнигы генерал-майор С. Шатилов 1944 елның 23 апрелендә партиянең Татарстан елке комитеты секретаре В. Никитинга болай дип яза;
«Беренче Украина фронтының татар сугышчылары, үзләренең туган республикасы тормышын һәм эшчәнлеген газета битләрендә даими яктыртуны сорап, татар телендә чыга торган «Ватан намусы ечен» фронт газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәләр..
Сездән Ватан сугышы чорында Татарстан республикасының тормышын һәм эшен яктырткан материалларны җибәрү эшендә тиешле органнарга һәм учреждениеләргә безгә ярдәм итүләре кирәклеге турында күрсәтме бирүегезне сорыйм (Хат ТАССРның Үзәк дәүләт архивында саклана )
В. Никитин «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә тиешле күрсәтмә җибәрә
Мөхәммәт Садри белән Гали Хуҗиның 1944 елның 12 сентябрендә «Кызыл Татарстан» газетасы редакторына язган хатында әлеге элемтәнең ныклыгы аеруча калку күренә
«Кадерле иптәш Узбеков!
Сезгә һәм «Кызыл Татарстанмның бетен коллективына бик күп итеп фронтовой коммунистик сәламнәребез белән бергә, газетагыз эчен материаллар җибәрәбез. Апврны урнаштырырсыз, дип ышанабыз. Җавап хаты Сезнең газетада басылып чыгу бик яхшы булды Хәзер бик күп иптәшләр Татарстанның терле районнарыннан хатлар алалар. Без, апврны сайлап, якын кеннәрдә газетабызда файдаланачакбыз Сезгә җибәрербез Бу материаллар хезмәт ияләренең хатларына җавап тесендә урнаштырылса бигрәк тә яхшы булыр иде
Ком сәлам белән
М. Садри, Гали Хуҗи
12. IX. 44 ел.»
ШӘМСИ ХА М МАТОВ. КАСЫПМ ТӘХАУ фФРОНТОВИК ӘДИПЛӘР
Беренче Украина фронты гаскәрләренең сугышчан данлы юлы фашист өерләре- нең үз оясына — Берлингача барып җитә. Бу җиңүгә фронт газетасы журналистлары да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Фронтның Хәрби совет члены генерал-полковник К. В. Крайнюкоәның «Үзенчәлекле корал» китабындагы түбәндәге юллары игътибарга лаек.
<Хәрби корреспондентлар — штыкка тиң булган большевистик сүз, каләм белән көрәшүче алгы сызык солдатлары алар. Әгәр хәл таләп итсә, илбасарларга каршы сугышка кергәндә, алар кулларына автомат алдылар. Урам сугышлары вакытында, геройларны сурәткә тешергәндә. «Ватан намусы ечен» газетасының фотохәбәрчесе Николай Ксенофонтов Бреслауда дошман снайперы пулясыннан һәлак булды. Оператив задание буенча ПО-2 самолетында очканда шул ук газета хезмәткәрләре капитан И. Станевский һәм өлкән лейтенант Н. Скоробогатов гитлерчылар тарафыннан һәлак ителделәр. Майор С. Вовк сугышчан постта үлде. Татарча чыгарылыш буенча фронт газетасы редакторы урынбасары Р. Ишморатов һәм аның бригадасының кайбер членнары Берлин юнәлешендә снаряд кыйпылчыгыннан яраландылар». (К. В. Крайнюков. «Үзенчәлекле корал». Мәскәү, «Воениздат», 1978 ел.)
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Р. Ишморатов һәм Г. Бакиров— Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр, Г. Хуҗиев һәм М. Садретдинов Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивында редактор урынбасары майор Р. Ишморатовны II дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим итү турында «Бүләкләү листы» саклана. Анда «За честь Родины» («Ватан намусы ечен») фронт газетасының җаваплы редакторы полковник С. Жуков олы бүләккә лаек булучы коллегасына мондый характеристика бирә:
«...Иптәш Ишморатов хәрәкәттәге частьларга еш чыга, подразделениеләрдә, алгы позицияләрдә сугышчылар арасында эш алып бара. Аның тырышлыгы белән татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы тирәсендә ныклы авторлар коллективы тупланды...
Иптәш Ишмуратов үзен ихтыярлы һәм кыю офицер итеп күрсәтте. Политидарә һәм Хәрби совет эаданиесе буенча соңгы чорда иптәш Ишморатов Беренче Украина фронтындагы сугышчы татар геройлары турында җыентык оештыру һәм язу эшенә җитәкчелек итте»...
Шул ук архивта шагыйрь Гали Хуҗины «Бүләкләү листы»да саклана. Ул «Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә, аңа түбәндәгечә характеристика бирелә:
«Өлкән лейтенант Г. Хуҗиев — шагыйрь, журналист, тәрҗемәче — әдәби сотрудник сыйфатында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасында аның оешу көненнән, ягъни 1942 елның ноябреннән алып эшли. Иптәш Хуҗиев, квалификацияле журналист буларак, иң җаваплы материалларны тәрҗемә итә. шулай ук оригиналь материалларны, очерклар, шигырьләр, мәкаләләр иҗат итә.
Иптәш Хуҗиев шигырьләре укучылар арасында зур популярлык казанды...»
Өлкән техник-лейтенант Мөхәммәт Садретдиновны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим иткәндә, аңа мондый характеристика язылган:
«Иптәш М. Садретдинов корреспондент-оештыручы буларак эшләп, һәрвакыт алгы сызыкта йөри һәм редакцияне системалы рәвештә оператив материаллар белән тәэмин итә...
Иптәш Садретдинов, Бөек Ватан сугышы башыннан ук фронтларда катнашып, төрле дәрәҗәләрдә һәм һәрвакыт алгы сызыкта булган хәлдә, үзен Совет Ватанының лаеклы сакчысы итеп танытты.
Аның шигырьләре һәм очерклары бик популяр һәм алар татар сугышчыларын яңа батырлыкларга рухландыралар. Редакциягә килгән күп санлы хатлар шул хакта сөйли.
«За честь Родины» фронт газетасының җаваплы редакторы полковник (С. Жуков)».
Бу документлардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы еллары журналистикасын баетуга лаеклы өлеш керткәннәре һәм батыр булганнары өчен, фронтовик әдипләр иҗатына югары бәя бирелә.
ШӘМСИ ХАММАТОВ, КАСЫЙМ ТӘХАУ фФРОНТОВИК ӘДИПЛӘР ф
буенча. Мәскәү хәрби округы элемтә полкының (Чабаксар шәһәре) беренче бүлекчәсеннән (ул Мәскәү шәһәренең Первомайский район хәрби комитетыннан мобилизация буенча шунда җибәрелгән иде) фронт газеталарының берсенә күчерүгә ярдәм итүегезне үтенә, анда ул, сугышчы, язучы-коммунист буларак зур файда кигерәчәк:
ӨСТӘМӘ: 1) Ш. ф. Маннуров гаризасы һәм характеристика;
2) Ә. Ф. Ерикиев гаризасы һәм характеристика;
3) Ә. С. Фәйзи гаризасы һәм характеристика һәм
4) иптәш Максудовка характеристика.
СССР Язучылар Союзы Президиумы секретаре
(А. Фадеев)».
Бу документ СССР Оборона министрлыгының үзәк архивыннан алынды. Шуннан ук тагын бер документ. Ул — Мәскәү хәрби округының «Красный воин» газетасы («Кызыл сугышчы» исемендә татарча да чыккан) редакциясеннән шагыйрь Ә. Ерикәйгә бирелгән отзыв.
«О Т 3 Ы В
Бу отзыв капитан Ә. Ф. Ерикиевка бирелә, ул 1943 елның августыннан декабрьгә кадәр Мәскәүдә булды, Мәскәү хәрби округының татарча чыга торган «Кызыл сугышчы» газетасы эшендә актив катнашты.
Бу вакыт эчендә иптәш Ерикиев газетада шактый шигырьләр, мәкаләләр, очерклар һәм «Бөти» исемле хикәя бастырды.
Бу отзыв аңа офицерлар бригадасының 53 нче полкына бару өчен бирелде.
Татар телендә чыгарылыш буенча газета редакторы урынбасары өлкән лейтенант (Ярмәкиев).
27 декабрь, 1943 ел».
Бөек Ватан сугышы башланып, берничә ай үткәннән соң, Әхмәт Фәйзи үзе теләп фронтка китә Ул анда «Фронт хакыйкате», «Ватан өчен» һәм «Совет сугышчысы» газеталарында эшли. Күренекле шагыйрь һәм драматург, проза остасы һәм ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, опера һәм балет либреттолары авторы Әхмәт Фәйзи фронт газеталарында һәм республикабыз матбугатында күп санлы шигырьләрен, очерк һәм мәкаләләрен бастыра, «һәркем үзенең көчен барласын», «Бүре походы» исемле шигырьләрен, «Москва очерклары», «Тәпәреш егете», «Кимпреков алдынгы сугышчы булды» дигән очерклары, әсәрләре — шундыйларның үрнәкләре
Яшь шагыйрь Шәрәф Мөдәррис Бөек Ватан сугышы чорында «Ватан өчен», «Фронт өчен», «Фронт хакыйкате» һәм «Җиңү байрагы» гзаеталарында әдәби сотрудник һәм корректор булып эшли. Әдип дәһшәтле елларда дошманга каршы батырларча сугыша, үзен актив журналист һәм талантлы язучы итеп таныта. Аның, мәсәлән, «Кызыл Татарстан» газетасындагы «Очкыннар», «Татарстан чәчәкләре», «Баш врач Минһаҗев» кебек очерклары җылы һәм тәэсирле итеп язылган.
Шәрәф Мөдәррисне «Бүләкләү листымнда (шул ук архивта саклана) мондый юллар бар:
«Кызылармеец Ш. X. Мөдәррисов Ватан сугышында беренче көннәрдән үк катнаша. Ул Ватан өчен сугышларда яраланды һәм контузия алды. Госпитальдә дәваланганнан соң фронтка кабат килде һәм 1942 елның сентябреннән татар телендә чыга торган фронт газетасы редакциясенә штаттан тыш шагыйрь сыйфатында эшкә кабул ителде... Аның «Командир» «Артиллерист Ваһап» поэмалары, «Фронтовик татарлар» очеркы укучылар арасында югары бәя алды, аларны фашист илбасарларга каршы көрәшкә туплады. 1943—1944 елларда Татгосиздат тарафыннан иптош Мөдәр- рисовның Ватан сугышы чорында язылган әсәрләреннән ике җыентык чыгарылды. Иптәш Мөдәррисов күп кенә башлап язучыларны да газетага тартты.
Иптәш Мөдәррисов — яшь, талантлы татар шагыйре, Татарстан Язучылар союзы
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаек.
Җаваплы редактор
полковник (Т. Миронов).
18 май, 1945 ел».
Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны, талантлы язучы, иҗат эшчән- леген гражданнар сугышы елларында башлап, шушы көннәргә кадәр уңышлы дәвам иттергән һәм укучыларны күпләгән җыентыклары белән шатландырган Афзал Шамов та, гитлерчыларга каршы керәш чорында хәрби журналист буларак, «Алга, дошман естенә», «Суворовча кысрыклау» исемле газеталарда эшли. Ул алгы сызыкта, окоп- блиндажларда сугышчылар белән очраша, очеркларында аларның каһарманлыгын сурәтләп, батырларның калку образларын тудыра.
Хәрби журналист фронт шартларында терпе хәлләр кичергән, ул дошманның кургаш яңгыры ява дип тормаган, сугышчыларыбыз янында булырга, аларның батырлыгын уз күзләре белән күрергә омтылган Афзал Шамов та алгы сызыктан редакциягә кайтып килгәндә бер төркем фашистларга юлыга Ул югалып калмый, тәвәккәллек һәм кыюлык күрсәтеп, җиде фрицны әсир итә. Аның эшчәнлеге һәм күрсәткән батырлыклары югары бәяләнә — ул Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
А Шамовны «Бүләкләү листыпндагы характеристика шул хакта сөйли;
«Капитан Афзал Шиһабетдинович Шамов — татар телендә чыга торган фронт газетасының корреспондент-оештыручысы, безнең фронтның һөҗүм сугышлары вакытында газета өчен материаллар оештырганда каһарманлык, батырлык һәм инициатива күрсәтте. Иптәш Шамов һөҗүм итүче алгы подразделениеләрдә айдан артык булды, аларның тәҗрибәләрен өйрәнеп һәм гомумиләштереп, подразделениеләр белән бергә алга барды һөҗүм сугышлары вакытында, хәрби корреспондент буларак, бик яхшы эше өчен, редакция эаданиеләрен үтәгәндә күрсәткән шәхси каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен, капитан Шамовны хөкүмәт бүләгенә—Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итем.
«Алга, дошман өстене» газетасының җаваплы редакторы
полковник (М. Рамэин)».
Калинин фронтының «Алга, дошман өстене» газетасы хезмәткәре Җ Хәсәнов «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә җибәргән хатында болай яза
«Бөек Ватан сугышының авыр елларында мин, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт белән Калинин фронтында чыгарыла торган «Алга, дошман өстенә» газетасында кулга-кул тотынып, бик тату һәм бик якын дуслар булып хезмәт иттек.
Инде үзем турында бер-ике сүз Мин — Хәсөнов Җәмил Кыямович Куйбышев районы, Әҗмәр авылында яшим. КПСС сафларында булуыма 40 ел тула. Дүрт ел сугышта булдым, ике мәртәбә авыр яраландым 40 ел укытучы, завуч һәм мәктәп директоры булып эшләдем Хәзер лаеклы ялда».
Татар совет поэзиясенә зур елеш керткән өлкән шагыйрь Әхмәт Исхак та — фронтовик әдипләрнең берсе. Ул бик яшьли республикабыз матбугатында шигырьләрен бастыра башлый. Аның иҗатына Муса Җәлил югары бәя бирә Ә. Исхак менә алтмыш еллап инде татар совет поэзиясенә хезмәт итә. Әдип Беек Ватан сугыш»! елларында командир булган, аннары рус телендә чыгучы «Ватан чакыра» исемле дивизия газетасы редакциясенә әдәби сотрудник итеп күчерелгән
«Взвод командиры кече лейтенант Әхмәт Абдуллович Исхаковна ПОЛИТХАРАКТЕРИСТИКА
Кече лейтенант Әхмәт Абдуллович Исхаков 1905 елда туган. Татар Урта техник белемле 1 нче укчы батальонның 3 иче ротасында взвод командиры булып эшли. Эшен намус белән башкара Дисциплиналы, эшне үтәүчән командир Политик яктан үскен, тотнаклы, ротада үткәрелә торган политмасса эшендә һәм стена матбугатын- дв актив катнаша, үзенең идея-политик белемен күтәрү өстендә өзлексез эшли. Үзенә һәм үз карамагындагы кешеләргә таләпчән.
1 нче укчы батальон командиры урынбасары
лейтенант (Дубровский)
...11, 43 ел».
Документ СССР Оборона министрлыгының үзәк архивыннан алынды.
Беек Ватан сугышында катнашкан фронтовик әдипләр сугыштан соңгы елларда да татар совет әдәбиятын яңадан-яңа әсәрләр белән баеттылар Аларның кайберләре арабызда юк инде Әмма аларның әдәбиятка һәм журналистикага керткән элешләре, халкыбызның бәхете хакына кылган изге эшләре беркайчан да онытылмас.