Логотип Казан Утлары
Поэма

ДҮРТ КЫЗ


Кызларның камыш биле Кагылма, сугыш җиле!
Ул еллар
...Халыкчан матурлык, халыкчан батырлык —
Зур яшьлек ул эзсез каламы?—
...Уемда — Карурман!— Каршыдан — Сырхабә!I Каршыда— Мирсәет аланы!
Әнә шул урманга, әнә шул аланга Хәзер дә һәрьяклап юл ачык...
Карурман хәлләрен төшендек, белдек без
Урманның үзеннән сорашып.
Әсәнне* ничә кат уратып килсәк тә, Урман гел сөйләде дөресен...
Олаулар артыннан озата җибәрде, Улатып бер көтү бүресен.
Бүреләр — канечкеч! Бүреләр — ерткычлар, Ә фашист — ерткычның ерткычы!
...Моңнарда ятлана, тыннарга каплана
Сугышның чатнама дүрт кышы.
Дүрт кыш һәм берочтан атасыз дүрт ятим
Хәтердә, хисләрдә терелә...
Сагышлы, шәфкатьсез җилләргә йөз куел. Бер төркем атлылар үр менә.
Бер төркем атлылар! Иң алда Рәйхане!
Чанада печәне — ат-яллык!..
Рәйхана ат каулый; кара шәл астыннан
Маңгаен балкыта ак яулык.
I CwpxaA.i сырхау һ.»м сугыш жиле Вабя жн-w (хэлыман). * Әсәй авыл исеме
Ул чакта ак яулык, кара шәл модада!
Мода ул төгәллек ярата.
Модасын китереп, җил улый үкереп: Таң ата, урманда таң ата.
Уйласаң: авылның җан көче — без икән!
Түз икән, яшь килсә күзеңнән! ...Чаналар шуыша, заманнар шуыша Тарихи шул еллар эзеннән.
Бишмәт хикмәте
Тарихлар түреннән, чаналар төбеннән Ажгырып куба да Сырхабә, Гел безгә сырыша, калмаска тырыша Язмыш кай ярларга бәрсә дә.
Гел генә колакта бер чинау, бер сорау:
— Әйт, кызый, кемнеке бу сырмаң?— Атыңны, йөгеңне, сырмаңны бирмәсәң, Дөньяңны юк итәм — очырам!
Фашистлар, вәхшиләр ил талый, җан талый, Җил талый өстәге бишмәтне...
Тик дуслар, «иске» дип, исегез китмәсен!
Ул бишмәт әкәмәт хикмәтле.
Ул бишмәт нибары бер сыңар балаклы Табылдык чалбардан тегелгән!
Кемнәрнең кайларда нинди зур яуларда Аяксыз калганын кем белгән!
Очраган, тапканны, җиң, гәүдә сапканны Җилдәнме — кем кемнән яшергән?..
Нужаны нахакка күтәртте җил-дошман Халыктан — картыннан-яшеннән.
Ситсаның яңасы булмагач тегәргә Яшь, зифа буй-сынга үлчәтеп, Искене яңартып кидек тә йорт саен Йөрдек без яңалык күрсәтеп...
Ихата-йорт саен йөреде Сырхабә —
Авышты җил каккан коймалар:
— Әминнәр, Әюпләр сырхауга сабышты...
Мәетләр сакларга куна бар!
Унарлап, йөзәрләп саналды авылда Ятимнәр һәм толлар исеме...
Өйләрдән өйләргә хәл сорап кергәндә, Шакыла тәрәзә, ишеге.
Ишектән каршыга чыксалар, сүз әзер:
— Урманга китәбез, ярармы?!.
Чатнаулы башларны, ярар, дип идек без, Белсәк тә борыннар канарны, Халыкта мәкаль бар: «дошманың каршында Белдермә, йотсаң да кара кан!..» Елата-юата, йокыдан уята Кайгыга камалган кара таң.
Ул таң— ил сагышы! Ул таң — йөз сарысы!— Әрнешнең гомерлек җирлеге!
...Гомерләр үреннән, урманнар түреннән
Ачылды урамнар киңлеге.
Безнең күз ачылды — хезмәткә чакырган
Илдәге чыдамлык, түземнән.
...Чаналар шуыша, заманнар шуыша Тарихи шул еллар эзеннән.
Олылап туасы таң хакын
Яшьлекнең хаклыгын туган ил каршында Кирәксә яңадан акларга.
Карурман эченнән без дәррәү чыгарбыз Төялеп җигүле атларга.
Ил-көнгә иминлек, бәрәкәт юрарбыз!
Урарбыз урманның кышкысын.
...Гармундай сыздырып, җил-буран туздырыл Рәйхана сайрата пычкысын.
Рәйхана кычкыра:— Каенны аударам!— Кайгыдан аумагыз, карагыз!!!
...Билдән кар!— Кар упты.
Аудык та, калыктык.
Калыкты атыбыз, чанабыз.
Сырхаулар азынды — безгә юл сузачак Таңнарын томалап дөньяның...
Шул таңнар аша без дөньяга күз салып Аңладык яралы ил җанын.
Мин һаман әнә шул олы җан ачысын
Дошманга нәфрәттә кулланам:
Тормышлар — нужасыз, алышлар — корбансыз, Күңелләр моң-зарсыз булмаган...
Бабамның булмаган бер сыңар аягы.
Уң кулда булмаган биш бармак...
Җәзалап өзелгән биш бармак хакында
Аланда көй суза биш нарат.
Наратлар таң сулый, бармаклар җан сорый. Яшьлегем, син дә бер сораштыр!— Ихтимал, минем бу хикмәтле бишмәтем Бабамнан — Сәеттән мирастыр?..
Урманчы кәсебен яшүсмер чагымнан
Нәселемә йөклимдер мин шуңар:
Ирек һәм эш эзләп таң белән кузгалган Бабамнар — борынгы юлчылар.
Бабамнар да минем бар көчкә куганнар Нужаның җигелгән пар атын...
Бердәнбер аллага гыйбадәт кылганнар Олылап туасы таң хакын.
Үзе бер хокуксыз ярлы җан булса да.
Булса да Сәет карт чи надан.
Михнәтле халыкны карурман эченә Наратлы аланга җыйнаган.
Гармунда уйнаган, моңаеп җырлаган;
Урыны, җыр-моңы — уртада!
Наратлар сыкрана, каеннар сыкрана:
— Мирсәет, туктама! Туктама!
— Мирсәет, туктама!!!—әйтерсең бу тавыш Каеннар чугына үрелгән.
...Бабамнар сагышы, әткәмнәр тавышы
Туган ил моңына әверелгән.
...Берләшкән шул моңны мең төрдә тибрәтеп
Акылдан шашканмы Мирсәет? f
Юк! Ихлас күңелдән Ленинны көткән ул: «Көрәшкә өйрәтер, килсә»,— дип.
Ленинчыл көрәшләр, ленинчыл җиңүләр Юл алган урманга турыдан.
Безнең дә хезмәтне зур итте шул йола!
Шул йола — бер алла, бер иман!
...Иман — бер! Без — дүрт кыз! Яшьлектән дүрт очкын!
Пычкылы дүрт нәни урманчы!
«Ачлык!» — дип тормадык, «Буран» — дип тормадык: Җырладык күңелләр тулганчы.
Җырның да, эшнең дә нормасын тутырдык:
Утырдык дүртебез дүрт атка...
Кыш чыккач салыныр мәктәпкә, клубка
Буралык наратлар — Норлатта!
Без барып кунасы фатир да Норлатта.
Җылымы ул фатир — сорашма!
Казанда пар бөркеп, быкырдап аш кайный:
Тоз каян алырга ул ашка?
Бу юлы — тоз юкка Рәйхана гаепле:
Тозын ул төп йортта оныткан!
Яз җитсә, ел тула ишеген-тәрәзен Кадаклап чыкканга ул йорттан.
Ел тула — бригадта өйдәшлек иткәнгә, Юл йөреп киткәнгә Норлатка...
Камыты тузса да, дугасы сынса да, Кыз-хатын инәлә ир-атка.
Ә ир-ат дигәнең— яралы ярты җан:
Я кулсыз, я култык таяклы!
Кул эшкә ятмауга, киткәннәр кайтмауга,
Әйтерсең, яшь кызлар җаваплы!
Әйтерсең, урманга без качып китәбез Бригадта почмаклар тарлыктан!
Бригадта бау ишкән яралы «конюх»ның
Тавышы сугышта карлыккан.
Яраның сызлавы, тавышның гыжлавы
Тагын да көчәя кичкырын...
Бригадның шул өе сыйдырды үзенә
Сугышның дәһшәтле дүрт елын.
Морҗада дистәләп күшеккән кул булды,
Бригада мичләре ягылса!—
Тиз генә җылын да ат эчер, тирес түк!—
Эше күп, кешесе табылса.
Эш йөкләр һәр язмыш — катлаулы табышмак!
Серенә тапкырлык белән үт!..
Тапкыр сүз кирәксә, Рәйхана һичкайчан Кермәде күршегә теләнеп.
Ә менә ипи-тоз хакына килгәндә —
Муеннан батты ул бурычка.
Тагын шул тырышкан кадәрле тырышса Бурычлар түләнер бу кышта.
Бурычлар түләнер кайтмасаң— эш йөкләп
Алынган антыңнан, сүзеңнән!
...Чаналар шуыша, заманнар шуыша Тарихи шул еллар эзеннән.
Әткәем ут аша хәлемне сораша
Җил-давыл хакында, сугышлар хакында Тарихта күпме сүз сөйләнгән!
Без дүрт кыз — берочтан көрәшчән, сугышчан!— Киләбез тарихтан, тирәннән.
Без — дүрт кыз: Рәйхана! Рәсимә! Банат! Мин!
Каршыдан шәфкатьсез Сырхабә!—
Йөзләрне сагышлый: ул бездән калышмый, Язмыш кай ярларга бәрсә дә.
Сагышлы, каргышлы ул сугыш җиленә Иң элек Рәйхана камала.
...Бишмәтләр ямала... модалар яңара!
Исәннәр — арада! Арада!
Исәннәр хезмәткә, Җиңүгә табына
Бүреләр табына улауга...
Сөйгәннәр кайдадыр? Кемнәргә файдадыр:
Каеннар-кайгылар — олауда!
Их, безне көтәргә, олауны этәргә Дүрт кызга булса бер ир-егет!..
— Егетләр! Егетләр! Соңгы кат күрик!— дип, Йөгердек, булмады өлгереп.
Алар да аугандыр, без кискән каендай
Карларга йөзтүбән капланып.
Шуңадыр ак сынлы каеннар образын
Хәтердә без сөеп сакладык.
Ә безне карурман хәвефтән саклады.
Карурман — безнең җыр төбәге!
Ыржайган тешләре шакырдап сынса да, Безгә ул бүреләр тимәде.
Ач бүре өере, буранга күмелеп,
Үрләргә чигенеп торганда,
Бар дәртне, кодрәтне җыр-моңга кордык та
Без «десант төшердек» урманга.
һәр төшкән сукмагым, һәр кискән агачым Билгеле, өлгеле, чамалы!
...Әткәйләр — фронтта, без монда — урманда —
Десантлар, аталы-балалы.
Хыяллар очканда, каеннар кочканда Яшьлегем — канатлы парашют!
Әткәем ут аша хәлемне сораша,
Урманда калынса адашып.
Гүрләргә кергәч тә, ил-бала кайгысы Бирмидер атага тынгылык...
һәр җирдә батырлар һәйкәле өстенә Мәңгелек иңәдер моң булып.
Әткәмнән, бабамнан күчкән моң мәңгегә
Безне хөр яшәргә өндәде.—
Хезмәткә тумыштан тугрылык тудырган Ленинчыл антыбыз — көндәге.
Бу җирдә көндәлек һәр эшкә, көрәшкә Халыктан бар кадер, бар ул сан!..
Ялкыны алланып шәфәкъкә иңәчәк,
Утынны кадергә яндырсаң...
Кич чыра яндырсаң, булачак кайнанаң
Ут сорап киләчәк бу кичкә...
Чыралар телсәк без, кызганып телмәдек,
Ут бирсәк — бирмәдек үтечкә!
Ут бирсәк кисәттек:— Бу утта тормыш бар!
Сулыш бар! Хуш исле ылыс бар!..
...Туксанга түнә йөк: көннән-көн күбәеп, Йөкләнә иңнәргә бурычлар.
Көннән-көн өр-яңа карарын чыгара
Бригада, идарә, сельсовет...
Бер безнең авылдан гына да сугышка
Юл алды ничәмә Мирсәет!
Сәетләр югалмас! Кыйбласын югалтмас
Олаулы, юлаулы урманым!..
Таң ата... Бу таңда:—Җиңү! дип. Хаклык!..— дип Бар көчкә дәшүе дөньяның.
Таң ата — урманда без кулда уйнаткан Пычкылар, балталар йөзеннән!
...Чаналар шуыша, заманнар шуыша Тарихи шул еллар эзеннән.