Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
24—25 февральдә язучыларның Тукай
клубында 1982 елгы әдәбн ел йомгакларына
багышланган ачык партия җыелышы булды
Үткән елда дөнья күргән әдәбн әсәрләр
турында язучы Ә Гаффар (проза), тәнкыйтьче С
Маннапов (поэзия), сәнгать фәннәре кандидаты И
Илялова (драма тургия), филология фәннәре
кандидаты И Хисамов (әдәби тәнкыйть), шагыйрь
Р Миңнуллин (балалар әдәбияты), язучы М
Хәбибуллнн (очерк), язучы Л Хәми- дуллнн
(тәрҗемә) һәм Н Орешина (рус әдипләре иҗаты)
чыгыш ясады Докладлар буенча фикер
алышуларда әдипләр Г Ахунов, Н Арсланов. В
Нуруллин, Г Рәхим, Разил Вэлиев. Л Ихсанова, Р
Файзуллин, Р Мостафнн, Г Иделле, Р
Хисмәтуллин, Ф Зөлкарнәев, рәссам Э Зарипов һ
б катнашты
Җыелышта КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М Мусин катнашты һәм чыгыш
ясады
«ЧАЯН.НЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫ
4 февральдә Пресса йортында «Чаян* сатира
журналының беренче саны чыгуга 60 ел тулуга
багышланган тантанага республика газеталары
һәм журналлары, радио һәм телевидение
журналистлары, нәшриятлар хезмәткәрләре,
иҗат союзлары вәкилләре җыелды
КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев
редакция коллективын, га- зета-журналлар
нәшрияты работникларын, <Чаян»ның авторлар
активын һәм укучыларын алтмыш еллык юбилей
белән котлады
<Чаян»ның алтмыш еллык иҗат юлы турында
журналның баш редакторы Р К. Зәкиен доклад
ясады
Татарстан журналистлар союзы идарәсе
председателе, «Социалистик Татарстан»
газетасы редакторы Ш X Хамматов, КПССның
Ленин райкомы беренче секретаре Г И Карунин,
Казан авиация про изводство берләшмәсе
эшчесе Г В Кириллова. Башкортстанда чыга
торган «һә- нәк» сатирик журналының баш
редакторы М И Сәлимов, «Казан утлары» журна-
лының баш редакторы шагыйрь Р М Харисов,
ТАССР художниклар союзы идарәсе
председателе Ә. И. Тумашев һәм башкалар тәбрик
сүзләре әйттеләр
Җыелышта КПСС өлкә комитетының
пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире К) М.
Воронин, КПССның Казан шәһәре комитеты
секретаре А Г Кадыйрова катнашты
САТИРИК РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ
28 январьда Татарстан художниклар
союзының күргәзмә залында «Чаян» журналы
чыга башлауга 60 ел тулуга багыш лап, әлеге
журналда актив катнашучы художникларның
сатирик әсәрләреннән оештырылган күргәзмә
ачылды Анда барлыгы утызлап авторның 500 гә
якын әсәре куелган
Күргәзмәне ачу тантанасына ТАССР
Художниклар союзы идарәсе председателе,
РСФСРның атказанган художнигы Ә И Тумашев,
«Чаян» журналының баш редакторы Р К Зәкнев,
ТАССР культура министры И Н Алиев, ТАССРныц
атказанган сәнгать эшлеклесе В П Игнатьев
художникларыбыз иҗаты турында сөйләделәр,
аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләделәр
Күргәзмәне ачуда ТАССР Министрлар Советы
Председателе урынбасары М X Хә- сәнов. КПСС
өлкә комитетының бүлек мөдирләре Ю М
Воронин һәм М М Мусин катнашты.
ОПЕРА ФЕСТИВАЛЕ
8—18 февральдә Казанда Ф И Шаляпин
исемендәге икенче опера фестивале узды Бөек
якташыбызның тууына 110 ел тулуга
багышланган бу фестивальдә катнашу өчен
Мәскәүдән, Киевтан, Пермь һәм Саратовтан,
Одесса һәм Уфадан бик күп сәнгать осталары
килде СССР халык артисты А Ведерников.
РСФСР халык артисты В Егудин, РСФСРның
атказанган артистлары — халыкара конкурс
лауреаты Н Лебедева, Ю Григорьев, Ю Горбунов
һәм башка сәнгать осталарының иҗатлары белән
танышу казандылар өчен куанычлы вакыйга
булды
М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
зур сәнгать бәйрәмендә «Алеко» спектаклен
әзерләде Театрның «Кармен* спектакле дә
фестиваль афишасын бизәде
Фестиваль көннәрендә А М Горький музеенда
Ф И Шаляпинның тормышы һәм иҗатына
багышланган күргәзмә оешты рылды Шаляпин
укуларында Казан, Мәс кәү музыка һәм театр
белгечләре чыгышлар ясадылар Фестивальдә
катнашучылар Казан шәһәре
предприятиеләрендә һәм уку йортларында опера
сәнгате сөючеләр белән очраштылар
ҖӘЛИЛНЕҢ МУЗЕй-КВАРТИРАСЫ
Татар халкының мәшһүр уды, Советлар
Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты
шагыйрь Муса Җәлил 1940—1942 елларда үзенең
гаиләсе белән Казанның Горький
урамындагы 17 нче йортта яшәгән Биредә
шагыйрь байтак күренекле әсәрләрен нжат иткән
15 февральдә, Җәлилнең туган көнендә. бу
бинада шагыйрьнең мемориаль му- зей-
квартнрасын ачу тантанасы булды Әлеге
тантанада катнашу өчен Мәскәүдән М Җәлилнең
тормыш иптәше Әминә Жә лил, кызы Чулпан да
килделәр
Музей-квартираны ачуга багышланган
митингны ТАССР культура министры И Н Алиев
ачты ТАССР Язучылар союзы идарәсе
председателе Г Ахунов. Совет сугыш
ветераннары комнтетынын Казан секциясе
председателе отставкадагы полковник С Ә,
Таһиров. Социалистик Хез мәт Герое. Ленин һәм
Дәүләт премияләре лауреаты С В Михалков,
митингта чыгыш ясал, ялкынлы шагыйрьнең
геронк тормышы һәм нҗаты турында сөйләделәр
Музей-квартирада КПСС өлкә комитеты бюросы
членнары һәм членлыкка кандидатлар булдылар
һәм андагы экспонатлар белән таныштылар
«ЯҢАВАЗ.НЫҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ
Мәктәптә укучы ижат көчләрен әдәбиятка.
әдәби тәнкыйтькә якынайту максаты белән.
«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе
каршында республика яшь тәнкыйтьчеләре
студиясе оештырылды Аның эшен «Казан
утлары» журналы хезмәткәре Мөдәррис Вәлиев
(Салих Маннапов) жи- тәклн Студиянең беренче
утырышы Казандагы 55 нче мәктәптә
шагыйрьләр Шәүкәт Галиев, Роберт Мнннуллнн
белән очрашу, икенчесе Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә экскурсия формасында үткәрелде
Укучылар ин яхшы рецензиягә уздырылган
конкурста катнаштылар Анда жннеп чыгучылар
танылган татар язучыларынын автографлы
китаплары белән бүләкләнде
Ленин орденлы «Камгэсэнергострий» берләшмәсе
коллективларының үткән елгы дәү ләт планнары
һәм социалистик йөкләмәлә ре тулысынча
үтәлгән иде Татарстан атом электр станциясе
объектлары төзелешендә средстволар
үзләштерүнең план үтәлеше 183 процент тәшкил
итте СССРның 60 еллыгы хөрмәтенә барган
социалистик ярыш ка актив кушылган
«Атомэнсргострой». төзелешне
механикалаштыру, юллар төзү идарәләре һәм
йортлар төзү комбинаты аерата зур уңышларга
ирештеләр
«Камгэсэнергострой» берләшмәсе кол
лсктнвлары унберенче бишьеллыкның үзәк
елында Татарстан атом электр станциясе
төзелешендә 22 миллион сумлык төзү мои таж
эшләре башкарырга (шул исәптән 4 миллион
сумлыгы — планнан тыш). 26 мен квадрат метр
торак мәйданны була чак хуҗаларына
тапшырырга вәгъдә бир дсләр
Күптән түгел Рәис Сәләхов җитәкчелегендәге
участок беренче торак йортны тап шырды Аны
салуда О Васильев җитәкчелегендәге
монтажчылар һәм Е Колбасова бизәүчеләре
үзләреннән зур өлеш керт теләр Беренче ордерлар
«Атомэнсргострой» идарәсе һәм йортлар төзү
комбинатының иң яхшы эшчеләренә бирелде
Биредә та гын берничә торак йорт, балалар
бакчасы, өч ашханә, мунча, спорт комплексы һәм
елга причалы төзелеп килә
Февраль аенын беренче якшәмбесендә
Татарстан атом электр станциясен төзүчеләре яши
торган Кама Аланы поселок советына беренче
сайлаулар булып узды. Халык депутатлары итеп
сайланучылар арасында Брежнев йортлар төзү
комбинатыннан участок начальнигы Р Сәләхов,
участок партоешмасы секретаре Ө Гайнуллин.
мастер П Фәиэов. бригадирлар L Колбасова. А
Федоров һәм башкалар бар
Журналның АЭСтәге әдәби пост членнары.
Брежнев шәһәре язучылар оешмасының җаваплы
секретаре Разил Вәлиев белән язучы Газиз
Кашапов һәм «Атомэнсргострой» идарәсенең
партия комитеты секретаре Рифкат Кәтнев АЭС
төзүчеләрнең пионер базасында булдылар.
Октябрь революциясе ордены кавалеры Әнвәр
Иб- раһимов монтажчылары белән очраштылар
АЭСнсң Түбән мәйданында котлован казу
эшләре башланып китте һәм байтак кына эш
башкарылды да инде Бу эштә бригадир Волков
җитәкчелегендәге мс хани- заторлар үрнәк
күрсәтеп эшлиләр
Бсляхчн авылында яшәүчеләрне яна урынга,
шәһәрдәгечә барлык уңайлыклары булган
поселокка күчерүгә әзерлек эшләре дә дәвам итә
Беренче йортларның нигезләре салынды инде