БОРЫНГЫ ҺӘМ ЯҢА БӘЙРӘМ
абан туе — элек-электән халкыбызның бердәм үткәрә торган уртак бәйрәме ул. Борынгы заманнарда
аны язгы чәчү алдыннан бәйрәм итә торган булганнар. Язгы чәчү — игенче тормышында бик мөһим
Һәм ааыр эш, бөтен ел тәүлегендә тормыш иминлеге аның ничек үткәрелүенә бәйле Шул ук вакытта,
җәй башы һәм яз ахыры табигатьнең чәчәк аткан, яңарган чагы көннәрнең озын, җылы вакыты Нәкъ
шушы дәвердә бер-берең белән аралашу уңай да, күңелле дә бит.
Борынгы кешеләр мөһим хезмәткә керешер алдыннан җилкенеп алуны, бер уңайдан изге рухларның
күңелен күреп, еларга корбаннар биреп, козгә мул уңыш бирүләрен ялваруны кирәк дил санаганнар Беренче
буразналарга орлык белән бергә пешкән йомыркалар ташлау нәкъ менә шул йолалардан калган
Заманалар үтә торган, халыкның көнкүреш рәвеше әхлакый һәм фәлсәфи карашлары үзгәрү нәтиҗәсендә,
йолалар да үзгәргән. Узган гасырда инде сабан туе изге рухларга мөнәсәбәтен югалткан һәм язгы эшләр
алдыннан үткәрелә торган күңелле бәйрәм төсен алган
Бу бәйрәмне халык һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәргән Ләкин, кызгснычка каршы, аның тулы
тәртибен тәфсилләп языл баручылар булмаган диярлек Халык йолаларын өйрәнүчеләрнең төп игътибары
нигездә мәйдан өчен бүләк җыю тәртибендә һәм мәйданның үзенә юиәлтелгаи Язгы йолалар исә сабан туе
белән бәйләнештә каралмаганнар, аның белән берлектә өйрәнелмәгәннәр Хәлбуки, соңгы вакыттагы
тикшеренүләр сабан туеның иртв яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар тезмәсе икәнлеген исбат
игәләр. Бу йолалар Казан һәм Чепца буе татарларында, керәшен татарларында киң таралыш алган Мишәр
татарлары авылларында исә. кагыйдә буларак, бу йолаларның кайберләре генә бәйрәм ителгән. Мәсәлән,
«кызыл йомырка көне» (балаларның ойдән-өйгә кереп манган йомырка җыюы), пешкән йомырка белән уйнау һ.
6.
Мамадыш, Кукмара, өлешчә Арча. Саба районнарында. Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк-
көнчыгышындагы куп кенә авылларда, Киров өлкәсендәге Вятские Поляны районының татар авылларында
сабан туен озак вакытка сузылган йолалар рәвешендә үткәрү гадәткә кергән.
Бу түбәндәгечә эшләнә
Кар эреп, җир ачылу белән, авыл картлары, җыен җыел сабан туен кайчан, ничек үткәрү мәсьәләсен хәл
кылалар Алар билгеләгән бер көнне бала-чага йортлар буйлап сөт. май, йомырка, ярма җыярга чыга Шуп азык-
төлектән басуда яки су буенда балаларга ботка пешерелә Аны «дәрә боткасы», ә республикабызның
көньягында һәм көньяк-көнчыгышында «карга боткасы» дип атыйлар
Күп якларда «дәрә боткасы»ның нинди мәгънә аңлатканын белмиләр. Ә менә Вятские Поляны районының
Түбән Шөн авылында безгә шундый бер риваять сөйләделәр кайчандыр бер байның Дәрә исемле кызы ташу
вакытында Вятка елгасына батып үлгән, ди Кара кайгыга баткан ата кеше һәр язда ташу вакытында кызын иске
алу мәҗлесе үткәрә башлаган. Бу күп еллар шулай дәвам иткән һем гадәткә кереп калган.
Икенче көнне ак тула оеклар, яңа чабаталар Һем яңа күлмәкләр кигән балалар авыл буйлап манган
йомырка җыярга чыгалар һеркайсының кулында — «кплөмле
С
сөлге башыннан тегелгән бизәкле букча, һәр өйдән чыкканда ул бүлтәя, авырая бара, чөнки һәр хуҗа хатын
балаларга нинди дә булса күчтәнәч әзерләп куйган: йомырка манган, бавырсак, татлы күмәч пешергән я конфет
сатып алган. Кайбер авылларда өйгә беренче кергән ир баланы мендәргә утыртып: «Аягың җиңел булсын,
тавык-чебеш мул булсын!»—дип теләк телиләр Аңа күчтәнәч башкалардан күбрәк бирелә.
Мишәр татарларында бу йола «кызыл йомырка көне» дип атала. Кичтән йорт хуҗасы үзе җиңел аяклы
дип санаган берәр ир кешене яисә ир баланы иртүк үзенә «бусагадан керү» йоласын үтәргә чакырып куя.
Чакырылган кеше таң белән керә, үзе белән алып кергән кырык таякчыкны өйгә чәчеп ташлый, әтәч булып
кычкыра, тавык булып кыткылдый, йорт хуҗасының мал-туары, кош-корты, умартасы үрчесен, дип тели.
Кунакны сый-хөрмәт итәләр, бүләк бирәләр. Узган гасырның ахырында гадәттә «бусагадан керү» өчен ир
кешеләрне чакырсалар, соңгы елларда күбесенчә үсмерләрне чакырганнар.
Беренче кергән ир баланы мендәргә утыртып теләк теләү керәшен татарларында күбрәк таралган.
Балалар йомырка җыюдан туктагач, шул ук иртәдә «сөрән сугу» башлана. Бизәлгән атларга атланган
егетләр, сигезәр-унар төркем булып җыелып, авыл буйлап йөриләр, һәр йорт каршында туктап, кайчак
ишек алдына ук кереп, йомырка сорыйлар. Аларга чи йомырка бирәләр, ул йомыркалар бер савытка
җыелып бара. Авылны йөреп чыккач, егетләрнең иң чаясы һәм җитезе капчыкны эләктереп ала да бар
көченә басу ягына чаба. Башка егетләр гадәттә аны куып җитәләр, йомыркаларны бергәләшеп пешереп
ашыйлар. Бу куышу мәйданда булачак чабышка әзерлек булып тора. Күп кенә урыннарда мәйданга атна-
ун көн кала бергәләп ат чабыштыру — «ат аягы кыздыру» да үткәрелә торган булган.
Кайбер авылларда «сөрән сугу»дан тыш «җәяүле сөрән» дә булган. «Исәкәй» булып, ягъни
танымаслык итеп киенгән берничә ир кеше, йомырка сорап яки сый- хөрмәт өмет итеп, өйдән-өйгә йөриләр.
Күчтәнәч бирмәгәннәрне кычкырып-кычкы- рып төрлечә үчеклиләр, әмма соңгысы сирәк була, чөнки
берәүнең дә саран дип дан аласы килми.
Тагын да берничә көннән, чәчү тәмам якынлашкач, ат менгән егетләр мәйданда җиңүчеләр өчен бүләк
җыярга чыгалар. Кайбер якларда бүләкне авыл картлары җыя. Бүләк җыючыларга теләгән кеше иярә,
шулай итеп төркем шактый зур була, һәр өйдә бу төркемне көтеп алалар. Узган сабан туеннан соң төшкән
яшь киленнәргә өмет аерата зурдан — алар чүпләмле сөлге әзерләп куялар Бу — алар үз куллары белән
әзерләгән бүләк. Бүләкләрне я ат йөгәненә, я егетләр биленә, я махсус шуның өчен әзерләнгән колгага
һәркем күрерлек итеп элеп куялар. Сөлгенең иң биэәклесе колга башына ук эленә. Аның зурлыгына,
матурлыгына карап, киленнең осталыгына, уңганлыгына бәя бирелә. Сөлгенең иң шәбе, сабан туеның иң
олы бүләге итеп, мәйдан батырына биреләчәк. Монда инде яшь киленнәр ярышы бара дигән сүз. Берәүнең
дә уңмаган булып күренәсе килми, билгеле. Яшь кызлар бүләккә чиккән кулъяулыклар яки башка берәр
төрле кул эше бирәләр. Әбиләр дә сандыкларын актара, һич булмаса йомырка булса да чыгара, һәр
бүләккә лаеклы рәвештә аерым рәхмәт сүзе әйтелә: тапкыр-шаян сүз белән, әйтем-мәкаль белән, яшь
егетләр җырлап-биеп тә алгалый. Мәсәлән, Пермь өлкәсенең күп авылларында бүләк җыйганда җырлана
торган «сөрән җырлары» хәзергә кадәр сакланган.
Икенче көнне таңнан халык мәйданга барырга әзерләнә, һәркем бәйрәмчә киенергә тырыша. Төрле
авылларда мәйдан төрле көнгә билгеләнә, шунлыктан мәйданга тирә-яктан бик күп кунаклар килә.
Шунысын да әйтергә кирәк, сабан туена янәшә авылларда яшәүче рус, чуваш, мари, мордва һәм башка
милләт кешеләре дә кипә торган булганнар, бу бәйрәмдә милләтләрне аеру сизелмәгән.
Ат дугаларына кыңгыраулар, сөлгеләр, тасмалар, чәчәкле тукымалар тагыла, халык шау-гөр килеп,
басуга, гадәттә парга сөрелгән кыр ягына агыла.
Ярышлар кагыйдә буларак ат чабышыннан башлана. Атларны биш-ун чакрым ераклыкка алып
китәләр, алар шуннан мәйдан янына чабып килергә тиеш булалар, чөнки бүләкләр мәйданда, бөтен халык
алдында бирелә, җиңгән атлар мәйданны әйләнеп чыгалар Атлар чапкан арада мәйданда йөгерешчеләр
ярышы башлана.
Монда, яшене карап, берничә төркем кеше йегерешә. Аннан соң башка гер ярышлар үткәрелә, һәр ярышта
җиңүчеләргә бүләк бирелә, алар өлкәннәргә дә, кечеләргә дә >ләгә Ярышларның иң меһиме һәм кызыклысы
булып керәш санала бүләкнең дә иң зурысы ат чабышында җиңүчегә һәм сабан туе батырыма саклана
Бу бәйрәмдә егетләр көчен, җитезлеген, ныклыгын күрсәтсә, җырчылар һәм музыкантлар осталыгын
күрсәтәләр. Сабан туе көннәрендә яшьләр, гомумән җыр ~ сөючеләр, яңа җырлар ишетеп, отыл калалар Бик
күпләр ул җырларны кырда да. < кышкы озын кичләрдә дә. аулак өйләрдә дә җырлап күңел ачачаклар, юаначак-
лар әле >
Сабан туе яшьләрнең кичке уены белән тәмамлана Кичләрен су буйларыннан, < әрәмәлекләрдән,
болыннардан гармун, скрипка моңнары, яшьләрнең дәртле җыр- - лары ишетелә Бу уеннарда яшьләр бер-
берсенең күңелем ачалар, үз тиңнәрен тә- бышалар, вәгъдәләр бирешәләр. Шунысын аерым билгеләп үтәргә
кирәк калык- ? ның күп җыелуына һәм ярышлар вакытында хисләрнең тыелгысыз ташыл торуына —
карамастан, сабан туйларында тәртип бозу һич булмаган Z
Сабан туеның беренче, иң тулы варианты, гомумән алганда, менә шундый тәр- 2 тилтә үтә Анда түбәндәге
этапларны аерыл күрсәтергә мөмкин: 1) халыктан җый- ? гам азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату
(«карга боткасы*); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны
пеше- ~ pen ашавы («атлы сөрән»), 4) танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыел * йөрүе («җәяүле
сөрән»)— монысы булмаска да мөмкин; 5) мәйдан өчен бүләк җыю Q (гадәттә ат менгән егетләр җыя); 6)
мәйданда ярышлар; 7) яшьләрнең кичке уены X
Сабаи туеның икенче варианты беренчесенә караганда кыскарак Бәйрәмнең төп өлеше һәр авылда икегә
бүлеп үткәрелгән Бу вариант Арча һәм Балтач район- ,-п нарының күпчелек авылларына хас Ул түбәндәге
этаплардан тора 1) мәйданга ат- * на-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы («ат аягы кыздыру»);
2) бала- > ларның манган йомырка җыюы; 3) бүләк җыю (еш очракларда бу эшне ике-өч ир а кеше башкара,
алар бүләкләрне иңбашларына куйган таякка бәйләп баралар; 4) май- £ дан; 5) яшьләрнең кичке уены. rt
Сабан туеның өченче варианты шулай ук озын түгел, ул Арча һәм Биектау ft районы авылларына хас булып
тора. Анда; 1) балаларның манган йомырка җыюы. 2) бүләк җыю, ул гадәттә ат менгән егетләр тарафыннан
башкарыла, 3) мәйдан 4) яшьләрнең кичке уены.
Башка вариантлардан үзгә буларак, биредә сабан туе көннәрендә егетләр тәркем-төркем бер-берсен
кунакка чакырып сыйлаганнар — бу «сөрән йөрү» дип аталган. Күрәсез, «серен» сүзе бу якта башкачарак
мәгънә алган (Кайбер урыннарда «серен» өч чатлы таякны аңлата — аңа җыйган бүләкләрне тагып баралар)
Кайсыбер авылларда ул гомумән юк.
Сабан туеннан соң, явым-төшем булмаса, чәчү башланган Аның беренче көне— «орлык чыгару» барлык
татарлар өчен дә уртак йола булып санала Чәчү алдыннан мунча якканнар, «тазарынып чыкканнар», чиста кием
кигәннәр Кырга барганда урамда беренче очраган кешегә, юлыбыз уң булсын, дип. пешкән йомырка бирел
киткәннәр. Җиргә беренче орлыклар белән бергә йомыркалар да ташлаганнар Өлкәннәргә ияреп басуга килгән
бала-чага аларны җыеп ала торган булган. Ул кәйне күп эшләмәгәннәр, җиргә ашъяулык җәеп, күршеләрне
чакырганнар бер бетен ипине башлап ашап бетергәннәр Табын изге теләкләр белән җыелган
«Игеннәр мул булсын.
Еллар имин килсен.
Урып-җыйганда иениәр аяз торсын.
Орлыклар йомыркадай эре булсын».
Совет власте елларында да сабан туе халкыбызның кетеп алган һәм яраткан бәйрәме булып калды Бик
авыр сугыш елларында гына әны иркенләп үткәрү мөмкинлеге булмады, ә инде илгә иминлек килү белән, ул
тагын да ямьлерәк итеп уздырыла башлады.
Дәрес, тормыш шартларының үзгәрүе бу бәйрәмне оештыруда да чагылыш тапты. Халыкның тормышы
яхшырганнан-яхшыра бара, аерым тебәклврдә яшәүче кешеләрнең көнкүреше арасындагы аерымлыклар
кнмегәннән-кнми Нәтиҗәдә
сабан туе үткәрү тәртибендәге аерма да югала бара. Беренчедән, бу бәйрәмне һәркайда бер ук чорда —
уңайлырак чакта, язгы эшләрдән соң, печәнгә тешәр алдыннан уздыра башладылар. Шулай да ул бетен
республикада берьюлы түгел, төрле көннәрдә: башта авылларда, аннары район үзәкләрендә һәм иң соңыннан
зур шәһәрләрдә һәм Казанда бәйрәм ителә Элегрәк сабан туен һава торышына карап билгеләгәннәр, хәзер
аны якшәмбе көнне бәйрәм итү гадәткә керде Казанда аны Татарстан юбилеена — 25 июньгә туры китерәләр.
Икенчедән, сабан туен үткәрүнең уртак бер формасы да барлыкка килде Ул өч өлештән гыйбарәт: 1)
бүләк җыю; 2) мәйдан; 3) яшьләрнең кичке уены. Ә «карга боткасы» пешерү, балаларның өй борынча
манган йомырка җыеп йөрүләре бүгенге көндә онытылып бара дияргә була.
Бүгенге көндә сабан туен милли бәйрәм дип саныйлар. Нәтиҗәдә, Татарстаннан читтә яшәүче,
электән аны бәйрәм итмәгән татар авылларында да аны бик теләп үткәрә торган булып киттеләр. Мәсәлән,
Киров өлкәсендәге нократ татарлары һәм Горький өлкәсендә яшәүче татарлар турында шулай дип әйтергә
була. Татарлар күпләп күчеп килгән зур шәһәрләрдә дә сабан туен милли бәйрәм төсендә уздыру еш
очрый. Мисалга, Мәскәүнең Иэмаил паркында. Ташкентта. Ленинградта, Чилөбе- дә. Свердловскида.
Түбән Тагилда һәм башка урыннарда уздырылган сабам туйлар»! борынгыдан килгән традицияләрнең яңа
җирлектә халыклар дуслыгын ныгытуга, интернациональ бердәмлекне үстерүгә хезмәт итүен күрсәтәләр.
Чөнки бу бәйрәмнәрдә якын-тирәдә яшәүче барлык милләт вәкилләре бик теләп катнаша.
һәр авылда һәм район үзәгендә бәйрәмне уздыру буенча махсус комиссия төзелә. Бу эштә совет һәм
партия хезмәткәрләре актив катнаша.
Соңгы елларда сабан туен флаг күтәрүдән башлау очраклары күренә башлады. Флагны күтәрү хезмәт
алдынгыларына һәм узган елны сабан туе батырына ышанып тапшырыла.
Мәйданда һәвәскәр җырчыларның, биючеләрнең чыгышларын оештыру да сабан туен үткәрүдә бер
яңалык булып тора. Арча сабан туенда, мәсәлән, һәр елны диярлек физкультурачыларның парады һәм
чыгышлары була. Мондый чыгышлар Казан районнарында да олы юбилей елларында аеруча әзерлекле,
тантаналы һәм истә калырлык итеп оештырылган иде.
Брежнев шәһәрендә сабан туен үткәрүгә зур яңалыклар керттеләр 1973 елдан башлап биредә сабан
туе чорында җыр бәйрәме уздырыла, күмәк хорның чыгышында меңнәрчә кеше катнаша.
...Мәйдан уртасында ике малай көрәшне башлап җибәрәләр Анда чиратлашып үсмерләр, яшьләр, ир-
егетләр көрәшә, шул ук вакытта мәйданның төрле урыннарында башка төрле ярышлар бара: гер күтәрү,
колгага үрмәләү, бау я таяк тартышу һ. б. Шаян ярышлар, көянтә белән сулы чиләкләр күтәреп яки йомырка
куйган кашык кабып узышу, капчык киеп йөгерешү, бер аякны икенче берәүнең аягына бәйләп, парлап
йөгерешү, күзне бәйләп, таяк белән чүлмәк вату, капчык сугышы.. Нәкъ менә шушындый ярышларда аеруча
күп кеше катнаша да инде Элекке заманнарда хатын-кызлар мәйданда тамашачы гына булып торганнар.
Хәзер алар да бик күп ярышларда катнашалар, бәйрәм яме өстенә ямь өстиләр.
Бүген сабан туе батырына бик зур бүләкләр — келәм, радиоалгыч, сәгать ише бүләкләр тапшыралар.
Куп кенә урыннарда, борынгы йоланы искә алып, тере тәкә бирәләр. Мәйдан көрәшләрендә беренче чыныгу
алган һәм шуннан соң танылган спортчы булып җитешкән егетләр дә аз түгел. Хәзерге вакытта татар көрәше
күңел ачу чарасы булып кына калмады, спортның бер төре булып китте. Соңгы елларда татар көрәше
буенча Татарстан һәм РСФСР беренчелегенә ярышлар да уздырыла башлады.
Мәйдан иртәнге 10—11 дән алып, сәгать 2 гә, 3 кә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә буфетлар сәүдә
итә. күпләр, чирәмгә ашъяулык җәеп, табын коралар, самавыр куеп җибәрәлр. Ә кичен болында яисә клубта
яшьләр уены була. Күп очракта һәвәскәр җырчы һәм биючеләрнең ярышы шунда оештырыла.
Мондый кичәләрне уздырганда да һәркемнең осталыгы, фантазиясе зур роль уйный. Минзәлә
районының Күзкәй авылында, мәсәлән, сабан туе алдыннан, авылның бөтен халкын һәм сабан туена
кайткан кунакларны чакырып, клубта эур кичә
үткәрәләр Бу киченең максаты — колхозның ирешкән уңышларын, ааыл тормышының матурлыгын күрсәтү.
Кичәләр «Сагындыра туган яка, «Игенчене хөрмәтлә, и башыңны икмәккә» дигән исемнәр астында уэа.
Монда өлкәннәргә «Хезмәт ветераны» медальләре тапшырыла, ярыш алдынгыларын ипи-тоз белән каршы
алалар. 25—50 ел бергә тигеэ-тату яшәгән кешеләрнең алтын һәм көмеш туйларын билгеләп үтәләр Яңа
өйләнешкән кешеләрне хөрмәтлиләр, яңа туган бәбиләрне регистрациялиләр. Елына бер мәртәбә бергә
җыелган туган-тумача, кардәш-ыру арасында болар барысы да бик хуплап, куаныч белән кабул ителә, туган
якка мәхәббәтне, авылда намус белән эшләүчеләргә хөрмәтне арттыра.
Әйе, хәзерге вакытта сабан туйлары элекке белән чагыштырганда күпкә зуррак, киңрәк, ямьлерәк уэа. Аны
оештыручыларга да зур җаваплылык йөкләнә
Бу уңайдан сабан туйларында борынгы традицияләрнең һәм һәртөрле яңалыкларның алган урыны
хакында ныклап уйланырлык мәсьәләләр бар Әйтит. бәйрәмне оештыруга өлкәннәр һәркайда да актив
катнашмыйлар. мәйданга хөрмәтле кунаклар рәвешендә генә чакырылалар. Ә нигә соң әле аларны бетен
бәйрәмне уздыру буенча җиң сызганып эшләүче, мәйдан барышында тәртип саклаучы да итмәскә!
Тулаем алганда да сабан туен оештыручыларның абруен бик нык күтәрергә кирәк әле. Кешегә бу
вазифаны йөкләү — олы ышаныч һәм ихтирам күрсәтү булып саналсын, аларның сүзе һәркем тарафыннан
зурлап кабул ителсен. Шулай булмаса, иркен һәм шау -шулы мәйданнарны тиешле оешканлык белән үтәп чыгу
бик кыен эш.
Сабан туйларын колхоз-совхоз һәм район үзәкләрендә үткәрү белән канәгатьләнү гадәткә кереп бара. Бу
хәл кечкенә авылларда яшәүчеләрне, бигрәк тә өлкәннәрне һәм балаларны бәйрәмнән мәхрүм итә, чәнки
үзәктән шактый ерак урнашкан авыллар да бар бит, аларга сабан туена барып җитү ансат түгел. Хәлбуки, көнба-
тыш Кама аръягы (Чистай, Алексеевский, Әлки. Чирмешен) һәм Идел аръягы (Апае, Кама Тамагы, Буа)
районнарында соңгы елларда сабан туен район үзәгендә генә уздыру белән чикләнергә омтылалар Ярышларда
әллә ни күл кеше катнашмаса да. бүлекләр артык зурдан булмас а да, кечкенә авылларда бәйрәмне бик күңелле
үткәрел була, чонки биредә бер-берсен яхшы белгән, якын иткән кешеләр җыела
Авылларда җыелган бүләкләрнең бер өлешен колхоз-совхоз яки район үзәгендә булачак сабан туена
илтеп бирү очраклары да бар Монда инде кемнең нинди бүләк биргәне онытыла, кешеләрнең бу эш белән
кызыксынуы кими Чыннан да, бүләгеңнең кемгә бирелгәнен үз күзләрең белән күрә алмагач, аның ни кызыгы
калсын! Шулай итеп, бүләк җыю сабан туеның бер өлеше булудан туктап, әйбер сорашуга гына кайты п калд
Шул ук вакытта бүләк җыюдан бөтенләй үк баш тартуны да күңелле күренеш дип булмый. Баулы
районының Бәйрәкә авылында һәм башка кайбер урыннарда соңгы вакытта бүләк җыюны кирәк санамыйлар.
Кирәк кадәресен алырга колхозның байлыгы җитәрлек, дип исәнлиләр. Әлбәттә, хәзерге хуҗалыкларның
күбесе бай. Әмма бәйрәм уздырганда аның матди ягына гына түгел, рухи ягын да истән чыгармаска иде Бүләк
җыйганда, халык үзенең юмартлыгын күрсәтә. ярышларда җиңүчеләргә үзе биргән бүләкләрне тапшырып
хөрмәтли Кешеләрне бу изге мөмкинлекләрдән нигә мәхрүм итәргә!
Еш кына татарча көрәш сабан туеның үзәге булып кына калмый, ул җитди ярышларның бердәнбер төре
булып та китә Чөнки ат чабышларына, йөгерүгә, сикерүгә, гер күтәрүгә җитәрлек игътибар бирелми, алар
тиешенчә игълан ителми Аларга бүләкнең дә кечкенәсе генә бирелә Сабан туен көрәш буенча ярышларга гына
кайтарып калдыру һич тә дәрес булмастыр.
Сабан туе заман үтү белән үзгәрә, аның эчтәлеге байый, төсмерләре арта Ул халыкның иң яраткан
бәйрәмнәреннән берсе һәм килечектә дә шулай булсын!
РӘҮФӘ УРАЗМАНОВА, тарих
фәннәре кандидаты