Логотип Казан Утлары
Роман

АК ДАВЫЛДА ТАЛ БӨРЕСЕ


к ртәнге рапорт вакытында Фидая Галимовна кесә
сеннән хат чыгарып. Зәйтүнәгә бирде Адресы ят ЛШмвВ кул белән язылган, фамилиясе куелмаган Врачлар- В га сирәк кенә булса да рәхмәт хатлары килгәли Зәйтүнә конверттагы штемпельгә күз салды: хат I Казаннан иде. Ул, рапорттан соң ачып укырмын It ' дип' КОНВСРТНЫ кесәсенә тыгып куйды
| Бүген Вафина Алтынчәч дигән хатын турында
— шактый озак сүз булды Утыз биш яшендә беренче
тапкыр буйга узган, йөклелеге егерме тугыз атна, анамнезы начар Хәзер йөклелекнең соңгы чорында була торган токсикозның авыр формасы белән ята Врачларның киңәш-үгетләреиә жавабы һаман бер «Баланын исән тууына гарантия бирә аласызмы?» Андый гарантияне мондый очракта ходай үзе дә бирә алмас!
Лариса, аягүрә басын, Вафннаның канындагы үзгәрешләрне бәйнә- бәйнә сөйләде. Сүзе нигезле, төгәл, ышанычлы иде Профессор Илья- сованың күз карашыннан ук доктор Ннгьмәтуллинаны хуплавы сизелеп тора иде
— Вафннаның ире килсә, миңа чакырыгыз әле, үзем сөйләшеп карармын. диде Җәмилә Закировна.
Аңа Вафннаның ире әлегә кадәр бер дә күзгә күренмәгәнен әйттеләр.
Лариса тагын урыныннан калкына төшеп
— Аларның никахлары законлаштырылмаган Вафннаның хәленә тискәре кичерешләр бик зур йогынты ясый, шунлыктан дәвалау көтел гән эффектны бирми,—дип куйды.
Бу хакта сүзне йомгаклап, тагын нинди чаралар күрергә мөмкинлеген аныклагач, профессор
— Биредә сүз авыр кичерешләр турында барды - диде Бүгенге әңгәмәнең темасы - тискәре кичерешләр.
Профессор һәр чәршәмбе көнне иртәнге рапорттан соң ярты сәгатьлек әңгәмә үткәрә иде
— Беркемнең дә тормышы тигез генә бармый, төрлесен кичерергә туры килә, дип башлады ул бүгенге сүзен — Кәефсезләнү. кайгы хәсрәт, көнләшү, ару-талу организмга бик нык тәэснр итә.
Язилмы Башы 4 нче санда
Зәйтүнә уң ягында утырган Ларисага карады Лариса дикъкатен профессорга юнәлтергә тырышып, күзләрен зур ачкан, ләкин керфекләре авыраеп, әледән-әле йомылалар, Җәмилә Закировнаның сүзләре аның зиһененә барып җитә алмый иде. Аның күз алмалары Сөембикә апаның банкаларда асрый торган бакаларын хәтерләтте. Бу чагыштыруыннан Зәйтүнә үзе үк куркып китте: «Нишләвем бу? Ни өчен болай яратмый башладым әле мин аны? Эше уңышлы барганга көнләшәмме?»
— Бервакыт Әбугалисина мондый тәҗрибә ясаган: ике кәҗәне ике абзарга ябып куйган да, берсенең каршына почмакка бүре бәйләгән. Ике кәҗәне дә бер үк төрле караган, ашатып торган ул. Буш абзардагы кәҗә күзгә күренеп көрәйгән, ә каршысында бүре торганы тиз арада ябыккан, хәлсезләнгән, озакламый егылып үлгән. Йөрәкне яндырып, бәгырьне талаган кайгы-сагыш, ярсулар нәкъ менә шул каршыбызда тешен шыгырдатып торган бүре кебек тәэсир итәләр дә инде... Алар йогынтысында канга күп микъдарда адреналин бүленеп чыга
Зәйтүнә тагын Ларисага карады. Тәмам оеп-оеп китә теге, төнен йокысыз уздырган, ахрысы. «Менә мин аңа карадым да, каныма адреналин бүленеп чыкты инде»,— дип уйлады Зәйтүнә.
— Тискәре эмоцияләр никадәр көчле булса, аларның зарары да шул кадәр зуррак Шуңа күрә үз-үзеңне тыярга, кайгы-хәсрәткә бирешмәскә кирәк. Тыгызлап ябып су кайнатсаң, чуен казан да шартлый. Ачуымнан шартлый яздым, дигән сүз халыкта да бар. Кайберәүләр кешеләрдән үч алып, башкаларны борчуга, хәсрәткә, газапка салып, үз күңелен бушата.
Бу сүзләрне профессор Зәйтүнәгә махсус карап әйтте кебек. Зәйтүнә кызарынып чыкканын тойды. Ул да, Ларисага ачуланып, үз борчуларын җиңеләйтергә маташа түгелме соң?
— Кайгы-хәсрәт килгәндә, күңел сызланганда нишләргә соң? — дип тыңлаучыларга күз йөртеп чыкты Җәмилә Закировна. Җавап көткәндәй, бераз тынып торды да: — Иң элек хәрәкәтләнү җаен карарга кирәк,— дип дәвам итте.— Саф һавада йөреп керсәң, баскычтан йөгереп менеп төшсәң, кеше арасына чыксаң, йөрәк ярсуы басыла төшә. Борынгыдан халык моны аңлаган, кешеләргә күрсәтми генә, мендәренә капланып күз яше түккән кызларны гаепләмәгән. Кайчак яшерен генә елап алу да файдалы.
Лариса сискәнеп, тураеп китте, авыр керфекләрен күтәреп, про-фессорның йөзенә текәлде.
— Ачулану, күңел сызлау—гомерне кыскарта,— дип сүзен йомгаклады профессор — Сөенеч, шатлыклар, ихлас күңелдән көлү сәламәтлекне ныгыта Җыр-бию. матур картиналар карау, моңлы көйләр тыңлау, башкалар кылган яхшылыкка соклану күңел яраларына шифа бирә.
«Көлү шифалы, димәк,—дип уйлады Зәйтүнә,—Менә мин, Әнвәр соң кайтты дип, тавыш куптармыйм, аның күңелен җәрәхәтләмәскә тырышам. Елмаеп-көлеп каршы алган чаклар да була. Ләкин күңел сызлауның аннан гына җиңеләйгәне юк шул».
Ашыкмый гына таралыша башладылар. Җәмилә Закировна тудыру бүлегенә, Вафина янына менеп китте. Лариса Зәйтүнәгә иярде:
— Синең палатада бер хатын токсикоз белән ята, шуны икәү бергә карыйк әле.
Алар коридор буйлап янәшә атлап киттеләр.
— Фән өлкәсендә талантлы безнең профессор, ләкин тормыш мәсь-әләләрендә арттарак калып бара, бигрәк беркатлы,— диде Лариса.— Хәзерге заман кешесе кәҗә түгел, аны бүре белән генә куркытып булмый! Хәзер әрләннәр заманы Шәһәр халкы өендә әрлән асрый, белә ул үзенең кем белән уртаклыгын!
Нишләптер аның һәр сүзе Зәйтүнәнең ачуын кабарта иде. Ләкин ул бу халәтен сиздермәскә тырышты Зәйтүнә нервыланып халат кесәсенә кулын тыкты һәм андагы кәгазьне йомарлады Нәрсә бу? Ә. хат! Иртән хат бирделәр бит, ә ул аны һаман укымаган Ул туктап конвертны ертты, Лариса аның җилкәсе аша хатны укырга үрелде.
— Менә хәзер синең гомерең озая инде. Рәхмәт хаты укыйсың бит. *
«Кадерле Зәйтүнә Мәҗнтовна! — дип язылган иде почмагына чәчәк 5 төшкән ак кәгазь битенә карандаш белән — Без, сезнең элекке авыру- £ ларыгыз, хәзер инде сәламәт хатыннар, сезгә мен рәхмәтләр укыйбыз». ®
— Әйттем ич! — Лариса алгарак китте. Аның өчен хатның кызыгы ч
беткән иде инде. *
Тагын берничә врачка һәм шәфкать туташларына рәхмәт сүзләрен- * нән соң хәтта. «Сез кешеләргә бик күп яхшылыклар эшлисез, без сез- 5 нең үзегезнең дә бәхетле булуыгызны, тормышыгызның тнгез-нмин бу- = луын телибез,— диелгән иде.— Шушы хис безне кулыбызга каләм алыр- « га мәҗбүр итте дә инде».— Зәйтүнәнең күңеле сыза башлады. Про- * фсссорның киңәшләре бүген үк кирәк булмагае! «Сезнең гаиләгезнең иминлеген чагарга угын чыгарган елан шуыша, Зәйтүнә Мәҗнтовна' Сезгә мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы салырга, балагызны әтисеннән * аерырга, бәхетегезне тартып алырга омтыла ул елан Уяу булыгыз, с Зәйтүнә Мәҗнтовна, ирегезне ул еланның сихереннән коткарыгыз! Ә * сез беркатлылыгыгыз белән һаман аны яныгызга сыендырасыз. Ничек - инде сез, башкаларның сызлануына шулкадәр сизгер була торып, үзе- < гезгә янаган куркынычны сизмисез? Инде һаман да белә алмасагыз. 7 без аның инициалларын куябыз. ЛСН». «Лариса Сөнгатовна Нигъмә- 2 туллина,— дип өстәде Зәйтүнә үзеннән.— Мине белми дип уйладылар 2 микәнни?» «т
— - Әйдә инде, рәхмәт сүзеннән хәлең киттеме әллә? — диде коридор- * ның аргы башында, баскыч астындагы караңгылыкта туктаган Лариса. '
«йөрәгемә кан сауды»,—дип кем беренче итеп әйтте икән? Сез хаклы түгел, Җәмилә Закировна, канга адреналин бүленеп чыгу гына түгел бу,— нәрсә ул адреналин! — бу нәкъ менә шул йөрәккә кан саву Нинди киңәшләр бирдегез әле сез бүген, шөһрәтле профессор иптәш? Нишләргә тиеш инде Зәйтүнә шушы минутта-' Икенче катка йөгереп менеп төшәргәме? Ләкин аякларның атлар хәле юк Җырлап җибәрергә яки биеп китәргәме? Ләкин тамактан тавыш чыгарлык түгел, төер тыгылган Мендәр почмагын тешләп, тавышсыз гына еларгамы? Ләкин күздә — яшь, янда мендәр юк. Ах, Җәмилә Закировна, сез сөйләгәндә барысы да шул хәтле аңлаешлы иде, үз башыңа төшкәч, бер чарасыз каласың икән лә!
Ярый әле, коридорның бу башында тәрәзә юк, баскыч астыннан узганда, йөзнең агарганы күренми, тез буыннарының йомшаганы сизелми.
-*• Чынлап торып ярдәм күргән кеше рәхмәтне сирәк әйтә ул,—диде Лариса аны көтеп алгач.— Авырулар — сәер халык, сихәтләнсә, мин врачсыз да терелер идем, дип исәпли, дәвалауның файдасы тнмәсә. врачлар ялгыш дару биргән, дип уйлый Беләсеңме, бер онколог миңа нәрсә сөйләде. Күкрәгенә операция ясап, рактан котылган бер хатын ана бәйрәм саен открытка җибәреп тора икән һаман бер төрле сүз яза. ди: «Миндә бернинди рак булмаган, сез мина операцияне ялгышып ясадыгыз, мнне гомерлеккә имгәтеп калдырдыгыз. Ачы каргышым төш сен сезгә)» Ун ел буе шундый открытка алып кара әле син! Яңа елга да, Сигезенче мартка да, Май бәйрәменә дә Әгәр теге врач операция ясап интекмәгән булса, үз башына мондый кар(ыш алмаган булыр иде.
— Чөнки ул хатын күптән кабердә булыр иде инде,— диде Зәйтүнә.
— Анысы инде хатынның үз эше!
— Ул врач андый открытканы алган саен куанырга тиеш Рактан терелгән пациентың ун елдан артык яшәсен әле! Бу үзе зур бәхет бит!
«Минем белән күзгә-күз карашып тынып калмас өчен шушылай такылдый бит бу»,— дип уйлады ул Лариса турында.
— Ништяк' Сине өзми-куймый каргасыннар да, син бәхетле бул, имеш!
— Зәйтүнә Мәҗнтовна! — дип кычкырды коридорның аргы башыннан шәфкать туташы Анна Иванова.— Сезне сорыйлар
Аның янында кызыл күлмәкле хатын-кыз күренде. Ул, башын кырын салыбрак, елмаеп басып тора иде. Зәйтүнә ерактан ук аның ике чигәсеннән сузылып киткән көмеш тасмаларны күреп алды
— Сагындыгызмы? Тагын кунакка килдем менә! Чакырылмаган кунак шундый була ул!
— Әле үзем чакырырга тора идем,— диде Зәйтүнә.
— Күңелем сизде бит менә.
Динә Зәйтүнәгә түгел, аның җилкәсе аша караган, иреннәре елмаерга тырыша, әмма түгәрәкләнеп килгән күзләрендә кнсәтүле сагаю чагыла иде Ларисадан шикләнә, аның алдында сөйләшәсе килми иде аның
— Лариса Сөнгатовна, гафу итегез! Без теге авыруны бераздан ка-рарбыз инде,—диде Зәйтүнә башын артка бора төшебрәк Ул авыру яныннан үзенең коллегасын куа, бу деонтологиягә — врачларның һәм авыруларның үзара мөгамәлә итү кагыйдәләренә берничек тә сыймый иде. Коллегаңны авыру каршында кимсетү иде бу! Зәйтүнә эчке бер үчләнү белән Ларисаның күзләрендәге гаҗәпләнүне күзәтте
— Авыру белән икәүдән-икәү генә сөйләшә торган сүзебез бар,— дип кабатлады Зәйтүнә.
— Менә ничек! Сер, димәк?
— Сер!
һәм Зәйтүнә аңа аркасы белән борылды.
— Мин сезгә направление белән килдем,— диде Динә, һәм Зәйтүнәгә кечкенә генә кәгазь кисәге сузды. Учка сыярлык бу зәңгәрсу кәгазьгә хәтәр сүз язылган: участок врачы Динәдән шеш тапкан икән.
Зәйтүнәнең аяк астында идән чайкалып киткәндәй булды
Ләкин бераздан ул үзе дә участок врачының мондый диагноз куярга сәбәбе барлыгына ышанды. Алай да Динәгә үзенең борчылуын сиз-дермәскә, күтәренке күңелле булып күренергә тырышты
— Хәзер, өсләрегезне алышыгыз да, палатага кереп, тыныч кына ял итегез Бүген үк мин сезне профессорга күрсәтергә тырышырмын, анализлар алырбыз, аннан соң нишләргә икәнен хәл итәрбез
Тизрәк Җәмилә Закировнаны табарга кирәк иде. Зәйтүнә тудыру бүлегенә китте. Коридорда аңа Сөембикә апа очрады.
- Сөембикә апа, бишенче палатадан Хәйруллинага анализ ясагыз әле,— диде Зәйтүнә. Мондый анализ ясау Динәгә бөтенләй кирәк тә түгел иде югыйсә, Зәйтүнә моны үзе дә көтмәгәндә әйтеп куйды.
—■ Минем гөберчәкләрем пионер кебек, һәрвакыт әзер,— диде Сөем-бикә апа.
Зәйтүнә тудыру бүлегенә керүгә, каршы ишектән ак халатлы ике кыз килеп чыкты Икесе дә, терсәкләрен бөгеп, озынча төргәкләр тотканнар Яна туган сабыйларны балалар бүлегенә илтүче акушеркалар иде болар. Зәйтүнә аларга юл биреп, стенага сөялде. Мондый хәлне күп күргән булса да. гаять мөһим вакыйганың шаһиты булганын тоеп, басып торды.
Менә тагын җирдә дүрт кешенең гомер юлы сызыла башлады Тын, буш коридорда басып торган Зәйтүнәдән башка беркем бу бөек вакыйганы күрмәде. Шулай да акушерка кызлар, меңнәрнең карашы ас
тында баргандай, башларын югары тотып, мәһабәт атлыйлар, чөнки үзләре башкарган вазифаның изгелеген аңлыйлар иде.
Без гомер юлыбызның башын да, ахырын да кеше кулларында узабыз Әйе, адәм баласы үзенең гомер юлын башкалар кулында башлый, башкалар кулында тәмамлый.
Никадәр мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булырга тиеш без бер-бе- * ребезгә!
* 2
Балаларны имезергә иркен арбалар белән тараталар. Арбаларга. бер-берсенә терәп, озынча сары төргәкләр салынган. Аларның күбесе 5 тын гына ята, кайсылары кыймылдаша, елый.
Кайберәүләр яңа туган сабыйларны бертөсле дип күз алдына ките- -т рә. һич юк. Туганда ук һәр адәм баласының үз кыяфәте, үз холкы. * Берсе чырылдап елый, икенчесе калын тавыш белән таләпчән итеп кыч- кыра, өченчесе пых-пых итеп бөгәрләнә, ләкин еламый! Кайсының бите * озынча, кайсының түгәрәк. Кайсы кара керфекле, кайсының керфеге * бөтенләй үсмәгән Берсе аскы иренен бүлтәйткән, икенчесенең өске ире- о не чыгып тора. Чагыштырып карасаң, һәрберсендә ата-анасының ча- * лымнары ярылып ята.
Ә бер кырыйдарак хәрәкәтләнми-тавышланмый гына кечерәк өч төр- < гәк ята, аларның бите чүпрәк почмагы белән капланган
— Нишләп болай капладыгыз5 дип сорады Алтынчәч балаларны п әниләренә өләшеп йөрүче яшь кенә шәфкать туташыннан.
— Алар иртәрәк туган,— диде кыз йомшак кына итеп, иркәләгән ч тавыш белән. «Җитлекми туган», димәде, «нртә туган».— дип, матур- £ лап әйтте.
Шуңа карамастан, Алтынчәч башкалардан шактый кечкенә, бөтенләй җансыз тоелган ул төргәкләргә тетрәнеп карады. Юк юк, аның сабые, аның кызчыгы, аның Газизәсе болай булып тумас! Әнә, калын тавыш белән кычкыра торган, кашлары сызылып киткән, керфекләре тырпаен торган шушы зур кызыл авызлы бала кебек булыр бу! Әйе, шундый җитлеккән, хәрәкәтчән булыр, томрап торыр аның баласы. Ана карынында тиешенчә яткан, җитлеккән балалар гына каш-керфек. куе чәч белән туа Алтынчәчнең сабые каш керфек үстереп туар
Менә шушындый булып Алтынчәч түшенә «35»ле клеенка кисәге тагылган сабыйга озаклап карап тора, кырыйдагы бите я бул ы төргәкләргә ялгыш та күз төшермәскә тырыша Менә шәфкать туташы аны чнткәрәк этте дә, баланы алып, палатада, караватта ята торган хатынга кертеп бирде Хатын битлек кигән булса да, ак. шома маңгаеннан, күзләреннән үк бик яшь икәнлеге күренеп тора Ул сабыен мендәр өс- тенә җәелгән клеенкага салды да халат түшен чиште, йомры күкрәген чыгарып, күкрәк уртасында күгелҗемләнеп торган төймәне сабый авы-зына китерде. Алтынчәч сабыйның үз күкрәгенә орынганын тойгандай, күзләрен йо.мды
— Сезгә монда йөрергә ярамый,—дигән тавышка күзен ачты ул. Шәфкать туташы палата ишеген ябып куйган иде — Сезгә үз палатагызда ятарга кирәк,— диде кыз.
Алтынчәч теләр-теләмәс кенә коридорның аргы башындагы палатасына китте. Бала тудыру йортында өч сәгать саен кабатланып тора торган илаһи тынлык урнашты Бу тынлык олы, бөек мәгънәгә ия. ул үзе бер тантана булып яңгырый иде шикелле бу сәгатьтә әниләр бәбиләрен имезәләр нде
Алтынчәч палатага кереп, караватына утырды да. мендәрен сыйпады Аның саф. бәхетле дәвамы ятар бер көнне бу мендәрдә. Алтын
чәч аңа гади һәм халыкчан, олы мәгънәле һәм балачакта да, олыгайгач та килешә торган, аның кадерен арттыра торган исем бирер — Газизә дип атар һәм беркайчан да, беркемнән дә ул исемне боздырып әйттермәс, беркем дә ул исемне ишеткәч көлемсерәмәс.
Аның шушы уйларын раслагандай, карынында баласы тибенә башлады Врачлар
— Балаңның йөрәк тибеше бик яхшы ишетелә,— дип мактыйлар, тик менә малай булырмы, кызмы икәнен генә ачык әйтмиләр. Хәер, алар каян белсен! Алтынчәч үзе белә, үзе кыз булуын тели!
Дөрес, врачлар төрле хәл булуы ихтимал, диләр. Ләкин аларның ялгышканы азмыни? Әнә кичләрен, коридорда җыелышып утырганда, хатыннар ниләр генә сөйләми.
Бар төрле бәхетсезлек Алтынчәчкә генә килмәс инде! Ул врачларның кушканын җиренә җиткереп үти, биргән даруларын эчә. күз алларында ята Кәефе начар түгел, бер җире дә сызланмый, башы әйләнгән чак сирәк. Ә йөрәк кагу, тын бетү ишесе мондый чакта һәркемдә була.
Әнә. коридорда арба кирегә, балалар бүлегенә таба тәгәрәп китте, тынлыкны көр сабый тавышы ярып салды. Алтынчәч коридорга чыкты.
— Утыз бишенче, тагын шул утыз бишенче! — диештеләр анда ха-тыннар Аннары теге шома маңгайлы яшь хатынга:
— Балаң туймый бит! —диделәр.
— Нишлә-әп? Туктаусыз суыра югыйсә!
— Ә йотамы соң? йотамы?
— Аның йотканын-йотмаганын каян беләсең инде?
— Сөтең җитмидер синең!
һәм хатыннар яшь әнине өйрәтергә керештеләр
Юк, Алтынчәч мондый булмас, ул күп итеп сөт эчәр, сабыеның тамагын туйдырыр!
Тудыру бүлегенә беркемне дә кертмиләр. Бары тик Алтынчәчкә генә бер ике тапкыр лабораториядә бергә эшләүче кызлар белән очрашып сөйләшергә мөмкинлек бирелде.
Менә бүген дә, балаларны җыеп алгач, аны өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә чакырып керттеләр. Анда ак халат кигән Мөһимә басып тора иде. Алтынчәчкә күчтәнәчләр тутырылган полиэтилен капчык сузып:
— Ни хәлләрең бар? Күрергә килдем әле менә,— диде ул.
Алтынчәч яшерен өмет белән карады, ләкин Мөһимәнең кечкенә күзләре аңа туры карамый, читкә төбәлгән иде.
Алар янәшә урындыкларга утырдылар. Алтынчәч, соңгы баруында кимсенгәнен исендә тотып. Линар хакында туры бәреп сорашудан тыела иде. Ә шуннан башка Мөһимә белән ни сөйләшсең соң ул? Мөһимәнең исә теле тик тормый, хәл-әхвәлне сораша. Аннары ул Алтынчәчкә кайнар сулышын өреп, якынрак иелә төште дә:
— Үз кызым кебек якын кешем бит син минем,— диде.— Күңелдән бер дә чыкмыйсың. Әле менә врачлар белән дә сөйләштем. Алар әйтә, сүзне тыңламый, һаман үзенекен итә. бу хәлендә без аның исәнлеге өчен җавап бирмибез, диләр. Нишләп алай каршы киләсең. Алтынчәч? Алар галим кеше, белми әйтмәсләр. Гомерле булып туса, бала да яшәр...
— Минем хәлем әйбәт.—диде Алтынчәч аның сүзен бүлеп Аның эче поша башлаган иде. Бу хатын һаман шул бер үк сүзне тәкърар- лар өчен генә килде микәнни монда? — Үзем өчен үзем җавап бирәм мин
— Токсикоз бик астыртын нәрсә, ди профессор. Аның кайчан аяктан егарын без дә әйтә алмыйбыз, кеше үзе дә белми, ди.
— Беләләр Көн саен тикшереп торалар
Алтынчәч кузгала башлады.
— Тукта әле,— диде Мөһимә.— И, мин үзем дә ана кеше бит. йөрәк
түрләремнән кптмлет: Әйтмәскә дә булгандыр инде, ш.лай да ».\ uv- .|<.м түзми. Линар килә бит, Алтынчәч! Тагын заводыннан командировкага җибәргәннәр. Бик сөйләшәсен киләдерие ө..ган. менә килә үзе Тик монда, больниска килә алырмы, анысын гына алдай әйтә алмыйм 1.НДС. Эш кешесе бит. Сөйләшсәгез, үзегез хәл шор иегез тагын' Куреш- * сәгез, мин әйтте димәссең инде, яме. $
— Рәхмәт. Мөһимә апа,— диде Алтынчәч аның кулына орынып. Ул г
шундук ана булган бөтен үпкәләрен онытты ®
Линар килә, димәк. Бик яхшы. Дөрес, ул хәзер Алтынчәчтән читлә- =: шә. аның белән араны бөтенләй өзәргә ниятли булса кирәк. Ләкин ба- * лапың атасы бит ул! Кызын ярата, бу баласын да бөтенләй үк чит ит- 2 мәе Әгәр дә Алтынчәч белән бер-бер хәл була калса, бала ятим калмас 5 Ни булса да сабыйга ата кирәк, исем өчен генә булса да кирәк бит <=
— Кайчан килә соң ул? 5
— Бүген кич килеп җитәргә тиеш .— диде Мөһимә, пик әйткәненә * үкенгән сыманрак итеп.
— Алайса китми тор, мин хәзер үк синең белән чыгам. Няня китеп * өлгергән булса, кием-салымны бирмәсләр, сип миңа пальтоңны биреп * торырсың я такси чакырырсың. Шушы халат белән генә кайтырмын. ©
— Ай алла, ул хәтле кая кабаланасың? Бүген кире китмәс әле' Ир- *
тәгә дә соң түгел! “
Ләкин Алтынчәч, аны тыңламыйча, бүлмәдән чыгып китте. Ул шун- < ду к Резеда Фәритовнаны күреп алды. Тудыру бүлегенең мөдире кая- ' дыр ашыгып, борчулы кыяфәт белән үтеп бара иде. Ул шактый вакыт 2 фикерен җыя алмыйча, Алтынчәчнең сүзен аңламыйча торды
— Мөһим мәсьәлә бу, Вафина,—диде, ниһаять — Аны болай ашык ч пошык кына хәл итеп булмый Сезне врач күзәтүе астыннан чыгарырга 2 ярамый, аңлагыз шуны!
— Мин расписка бирәм, сезнең мине көчләп тотарга хакыгыз юк!
Алтынчәчнең ахыр чиккә җитеп дулкынланганын, теләсә нинди тәвәккәллеккә әзер икәнен күреп, Резеда Фаритовна да йомшарды.
— Хәзер тота-каба чыгып китү — баланы куркыныч астына кую дигән, сүз. Әйдәгез, без болай итик: иртәгә иртән сезгә кирәкле даруларны табып бирерләр, нишләргә икәнен яхшылап аңлатырбыз Яңадан бер тапкыр анализ ясарбыз Ә хәзер тынычланыгыз, әйбәтләп йоклагыз Сезне бу хәлдә чыгарган өчен без дә җавап бирергә тиеш булачакбыз бит! Аңлагыз шуны! Тынычланыгыз!
Ул ашыгып кнтмәкче нде, Алтынчәч аның артыннан иярде
— Ә сез сүзегездә торырсызмы? Иртәгә чыгарырсызмы мине?
— һәрхәлдә мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын
Алтынчәч шуннан артыгына ирешә алмасын, ниһаять, аңлап, кире борылды Аның хәзер генә чыкмасын белгәч, Мөһимә, җиңел сулап, саубуллашырга ашыкты
Профессор кабинетында республиканың баш акушер гинекологы утыра нде. Мәскәү өчен отчетлар әзерли, киңәшергә килгән Гадәттә алар институтта очраша торган иделәр, бу юлы Талия Гафаровнаның бирегә килүе профессорны бераз сагайтты
Шиге юкка булмаган икән. Отчетлар турында сүз тәмамлангач. Талия Гафаровна стенадагы ана белән бала рәсеменә карап, көрсенеп куйды Чал чәче, сулган йөзе аны олыгайтып күрсәтә, шуңа курә ул профессор Ильясовага бераз гына олыларчарак карый нде
— Әйтәсе килми килүен дә. әйтми дә булмый, Җәмилә Закировна. Сезне Мәскәү һаман расламады бит әле!
Әйе, чыннан да, Гыйльми советның Ильясовапы кафедра мөдире итеп яңадан сайлаганына шактый вакыт узды инде, ә Мәскәүдән һаман раслау килгәне юк әле. Шулай да, моңа житди сәбәп бардыр, дип уйламый иде Җәмилә Закировна
— Җитәкчеләрнең эше күп була, житешә алмыйлардыр,— диде ул жиңел генә итеп.
— Сезнең өстән жалоба ята анда, Җәмилә Закировна. Бик житди һәм озын жалоба.
— Анонимкадыр инде?
— Авторы кулын куйган.
«Дәүләтшии»,— дип нечкә бер тамыр сулкылдап куйды Ильясова- ның күңел түрендә. Ләкин бу исемне кычкырып әйтергә теле бармады. Остазына кул күтәргән шәкерт. Мөмкин эшме бу?
— Дәүләтшии,— диде Талия Гафаровна.
Җәмилә Закировна, жылытырга теләгәндәй итеп, кулларын угалады.
— Миңа шундый зур үпкәсе бар микәнни?
— Кафедрада яшьләргә үсәргә мөмкинлек юк, чөнки Ильясова берәүне дә үзеннән уздырырга теләми, дигән. Яшьләр кафедрадан китә, дип мисаллар китергән. Үзен... Мине...
— Сезне дәменн?
Заманында Талия Гафаровна шушы кафедрада аспирантура тәмам-лаган иде. Ләкин диссертациясен яклый алмады, чөнки кияүгә чыкты, бала тапты, өч ел буе урын өстендә яткан ирен тәрбияләргә тиеш булды Квартирны аларга Ленин районыннан биргәннәр иде, Талия Гафаровна өенә якынрак урынга эшкә күчәргә мәжбүр булды Еллар \зып, баласы үсеп, ире аякка басканда, аның фәнни эшкә омтылышы сүнгән иде инде. «Язу-сызудан болай да гарык, кәгазьдән күзне күтәреп, авыруларга карарга да вакыт юк»,— ди ул Хатын-кызның гадәти язмышы, нишлисең. Дөрес, Талия Гафаровна уңган һәм кешелекле врач, югалып калмады, абруй казанды, республиканың баш акушер- гинекологы дәрәжәсенә житте.
Хәзер менә аның, үсәргә зур мөмкинлекләре булган кешенең, кафед-радан ник киткәнен югары оешмаларга аңлатып кара инде син!
— Үземә кагылган кадәресенә мин үзем жавап бирермен бирүен,— дип дәвам итте Талия Гафаровна.— Ә менә Дәүләтшии, Ильясова мине эзәрлекләвен һаман дәвам итә, дип бара Авторитетымны төшерү өчен, минем авыруларны үзенә ала, дип язган, Ахунова фамилиясен телгә алган.
— Анысы хак,— диде Җәмилә Закировна.— Ахунованы мин аннан алдым.
— Сез алай димәгез инде, Җәмилә Закировна! Мәскәүдә Дәүләт- шин турында бик яхшы фикер яши, белгеч буларак та мактыйлар, сүзе дә үтә
Җәмилә Закировна Мәскәүдәге очрашуларны күз алдына китереп көлемсерәде:
— Беләм,беләм.
— Көлмәгез әле сез, Җәмилә Закировна Монда бик житди итеп, төптән уйлап бирергә туры киләчәк жавапны Анда әле кафедра клиникасында тәртип юк, диелгән, тиеш булмаган кешеләрне урынга салу очраклары китерелгән. Алары чеп-чи ялган, мөгаен!
— Ю-ук, Изаил Харисович бер дә юкны язмастыр,— дип Җәмилә Закировна көлемсерәп башын чайкады.— Аны алай ансат кына каптыра алмассың! Тикшереп карарга кирәк.
— Җәмилә Закировна, сез ни сөйлисез!
Профессор Ильясованың бу рәвешле үз-үзеннән көлгәндәй сөйләшен утыруы Талия Гафаровнаның башына сыймый иде Ул һаман мәсьәләнең җитдилеген, йөз аклыгы өчен көрәшергә кирәклеген аңлатырга тырышты.
Аны озатканда да, киенеп урамга чыкканда да, Җәмилә Закировна- ның йөзе шат, адымнары җиңел иде. *
Бакча кырыенда, зәңгәрсу машинасында аны Мөбарәк Таһнрович й көтеп тора, алар аэропортка барып, бер танышларын каршы алырга £ тиешләр иде.
Җәмилә Закировна машина ишеген ачкач. Мөбарәк Таһнрович га- п җәпләнеп: *
— Ни булды сиңа? — дип сорады. 5
— Ә нәрсә?
— Төсең качкан. а
— Болай гына Безнең эштә була инде. Алтынчы роддомга сугы- ~
лып чыгыйк әле. Бер генә минутка. <
Беләм мин синең минутларыңны,—диде Мөбарәк Таһнрович канәгатьсез тавыш белән. *
— Тиз генә чыкмасам, үзең генә барырсың.
Татарстан урамына борылгач. Мөбарәк Таһнрович кисәк кенә тор- о мозга басты
Әнә, Изаил Харисович килә,— диде. Аны да алыйк, бәлки, юл уңаедыр.<
Дәүләтшин алариыц өенә килеп йөргән чактан ук. Мөбарәк Таһн- * рович бу ачык, тырыш егетне яратып калган иде. Җәмилә Закировна 2 үзенең шикләре турында йомшак, сак кына әйтеп караса да, Мөбарәк Z Таһнрович аларны зурга алмады. Диләрам белән булган хәл турында ишеткәч тә, бәндә хатадан хали түгел, диде. Кафедра мөдирлегенә Дәү- 3 ләтшинныц да гариза бирүенә дә исе китмәде яшь кеше, үсәргә теләве бик табигый, ә син эшеңне аннан ким башкармасына ышансаң гына урыныңда кал, диде, мондый хәлне тормышның гадәт и каршылыгы дип аңлатты
Мөнәсәбәтләрнең чын асылы аның өчен караңгы булып калды, ләкин моны Дәүләтшин үзе яхшы белә, ул. әлбәттә инде, машинаны читләтеп үтәргә тиеш иде.
Әмма ул аларны күрмәмешкә салышырга теләмәде. Ерактан ук елмаеп, адымнарың кызулатып килде, тәрәзәгә иелеп, гадәттәгечә ачык чырай белән сәлам бирде. Аннары ишекне үзе ачын, арткы утыргычка утырды.
Ирләр һава хәлләрен, юлларның начарлыгын сөйләштеләр, ләкин сүзләре Җәмилә Закировнаның зиһененә бик томанлы гына барып җитте. Каршыдагы көзгедән ул доцентның түгәрәк, шома, үз-үзеннән канәгать йөзен, агы зәңгәрсуланып торган коңгырт күзләрен, яңа төр җәнлеккә карагандай, дикъкать белән кат-кат күздән кичерде. Изаил Харисоничның бөтен кәяфәтеннән вөҗдан сафлыгы бөркелә нде
Шунда Җәмилә Закировнаның күңелендә яшен яшьнәгәндәй булды бу кеше профессор Ильясова каршында, остазы каршында үзен гамчы да гаепле дип санамый нде Оялу да. кыенсыну да. бу миңа үпкәләмәде микән, дигән шнк әсәре дә юк нде бугай анда Менә ул машинаны туктатуны сорады, рәхмәт әйтеп китеп барды Аның артыннан ишекне яхшылап ябарга үрелгән Мөбарәк Таһнрович тагын борчылып.
Карале. Җәмилә, авырыйсың түгелме син? — диде
— Авырганнан түгел ул
— Ә нәрсәдән? Үзеңне дә карарга кирәк бераз. Менә хәзер баруга кан басымыңны үлчәтеп кара әле
Алар Профсоюз урамына керделәр Алда урам чаты, кырыйдагы йортның почмагына, җирдән ике метр чамасы бнектәрәк. зур түгәрәк
көзге беркетелгән, аркылы урамнан килгән машиналар шуннан күренә иде. Җәмилә Закировна көзгедә күксел «Волга»пыц чагылышын күреп алды, ул зурайганнан-зурая иде. Ә Мөбарәк Таһирович борчылып хатынына карый.
— Туктат . — дияргә теләде Җәмилә Закировна.
Ләкин әйтергә өлгердеме, юкмы, анысын белми калды, дөнья караң-гылыкка чумды....
Наил Хәйдәрович килеп кергәндә, Зәйтүнә авыру тарихларын тутырып утыра иде.
— Яңалыклар бармы, Зәйтүнә Мәжитовна?
Беренче карашка Наил Хәйдәровичны һич кенә дә врач дип уйламассың Аның шакмаклап ясалгандай киң, билсез, тәбәнәк гәүдәсендә, кыска муен, йомры башында, мичтә пешкән ак күмәч кебек түгәрәк ачык чыраенда ныклык, крестьян сабырлыгы ярылып ята, йомшак тавышында күңел киңлеге сизелә. Әйтерсең лә ул монда очраклы кеше, терелеп килгән хатынына сөенечле хәбәр китергән, бу бүлмәгә исә ак башлыгын түгәрәк баш түбәсенә кырын гына салып, халат төймәләрен эләктереп тә тормыйча, врачларга рәхмәт әйтергә генә кергән Аны күрүгә, күңелне шомландырып торган нәрсәләр кечерәеп киткәндәй була, яшәүнең күңелле яклары күзгә ныграк күренә башлый. Врачларның да, авыруларның да кәефен күтәрә белә ул. Хәер, аның һөнәре шул — операция вакытында сызлануларны җиңеләйтүче, кешенең жан сагында торучы — анестезиолог Наил Хәйдәрович Сугыш вакытында хирург булган, ә тынычта үзенә яңа һөнәр сайлаган.
Зәйтүнә аңа борылып ямансу гына елмайды.
— Менә яңа авыру керде бит, Наил Хәйдәрович. Шеш белән.
— Каяле, авыру тарихын бирегез әле.
Зәйтүнә коридордагы шкафтан Динәнең элек ятканда тутырылган тарихын табып алды. Наил Хәйдәрович урындыкка береккәндәй жай- лап утырды да зәңгәрсу кәгазь өстенә иелде.
— Син мондамыни әле? —дип ишекне ачып сорады Сөембикә. Ул Наил Хәйдәровичның хатыны иде.— Кайтканда ипи ал, димәкче идем.
— Туктале, карчык, зиһенне таратасың.
Сөембикә эчкәрәк, Зәйтүнә утырган өстәл янынарак узды.
— Анализ булды, Зәйтүнә Мәжитовна. Минем гөберчәк Хәйрулли- наны йөкле итеп күрсәтә.
— Йөкле итеп? Ялгышмыйсызмы?
Сөембикәнең тиз үпкәли торган гадәте юк, шулай да елмаю яктысы кимеде. Кабан күлендә һәм Болак буенда үскән гөберчәкләр беркайчан да ялгышмый, һәрхәлдә андый очракның моңарчы булганы юк. Ә бәлки, бу аларның беренче ялгышуыдыр, бу методта нормага керә торган йөздән ике очракның берседер? Әгәр ялгышмасалар?
— Тагын тикшертеп карыйсызмы әллә, Сөембикә апа?
— Анысын эшлибез инде, гадәттәгечә
Ул чыгып киткәч, Наил Хәйдәрович уфылдап урыныннан кузгалды.
— Алайса, мин авыру белән танышып чыгыйм әле Әгәр операция ясарга ниятләсәгез, төнгә калдыруда мәгънә булмас. Шулай бит?
Мондый очракларны профессор үзенә хәбәр итәргә куша ул алтынчы бала тудыру йортына киткән икән. Зәйтүнә моны бая ук белгән иде. Димәк, шунда шалтыратырга кирәк. Зәйтүнә трубканы алды. Телефонны теге башта тиз генә алмадылар, ә инде профессор Ильясова- ның фамилиясен ишеткәч, шундүк трубканы кире куйдылар Зәйтүнә
яңадан шалтыратып, баш врачны сорады Анысы Зәйтүнәнең кемлеген, профессорны нинди максат белән эзләгәнен белешкәч кенә, көрсенеп: «Бу мәсьәләне сезгә мөстәкыйль хәл итәргә туры килер,— диде.— Җәмилә Закировна авыр хәлдә унбишенче больницада ята» —«Ничек алай булсын! Ул әле иртән генә монда рапортта булды! Сез башка берәү белән бутыйсыздыр!» Баш врач тагын тынып торды. Аннары тавы- ♦ шын әкренәйтә төшеп: «Сездән әле генә шалтыратып белештеләр бит “ инде,—диде,—Авариягә эләкте ул Ире үлгән, үзе реанимациядә» ?
Бу — тиз генә башка сыя торган яңалык түгел иде Шуннан соңгы- ® сы томан эчендәге кебек эшләнде. Врачлар, шәфкать туташлары ах итештеләр. <
Тудыру бүлеге мөдире Резеда Фәритовна шунда киткән икән. До- < цент Виктор Ефимович: «Барыбыз да анда китеп, авыруларны калды- ч ра алмыйбыз бит инде! — диде —Анда мөмкин булганны бездән баш- = ка да эшләрләр». Хәйруллина турында ишеткәч, ул да Наил Хәйдәро- § вичның фикерен кабатлады әгәр чыннан да читтә урнашкан яралгы * икән, операцияне кичекмәстән ясарга кирәк. Югыйсә эчкә кан савуы бар ♦
Коридордагы кечкенә өстәлдә, каннар сулы кастрюльдә «мунча» < ясап, каннарның катнашу-катнашмавын тикшереп торганда, Фидая: “
— Бәлки, бу—миллионга бер очрый торган үзенчәлекле очрак- * тыр? — дип сөйләнде.—Бер кагыйдәгә дә буйсынмыйдыр? Бер анализ “ белән дә беленмидер? Операциягә салмасаң — соңга калуың бар, са- < лып та диагноз расланмаса, юкка кисүең ихтимал
— Ә шулай да син Хәйруллннага икенче тапкыр операция ясаудан котыла алмассың, ахрысы,— диде Зәй.унә.
— Минме? Хәйруллинаның янына бару түгел, исемен генә ишетсәм 5 дә кулымнан әйбер төшеп китә минем
Доцент Виктор Ефимович тудыру бүлегеннән китг алмый икән. s
— Үзегезне сынап карагыз, Зәйтүнә Мэжитовна,—диде ул тыныч кына — Тәҗрибәгез җитәрлек, кулыгыз бу эшкә ятып тора Мин сезнең мөмкинлекләрне белом бит инде! - Доцент Зәйтүнәне операцияләрдә ассистент булып торган чакларында элек тә мактый иде — Ул-бу килеп чыкса, мине чакырырсыз!
Мондый ышанычны яшь врачның теләсә кайсы куанып кабул итәр, үз язмышында зур борылыш дип санар нде. Зәйтүнә моны аңлый иде, әлбәттә. Ләкин көне, көне нинди бит! Ниләр генә кичерергә туры килмәде аңа бүген!
Наил Хайдарович белән сөйләшкәннән соң, Динә дә тынычланып киткән иде инде. Елмаерга тырыша, иреннәре ерылган, әмма барыбер күзләре түгәрәк күл кебек мөлдерәмә
— Бик күп мәшәкатьләдем инде мин сезне, доктор. Гаепләмәгез, бусы, мөгаен, соңгысы булыр Миңа хәзер барыбер инде,- диде ул ачы елмаеп.
Тавышында шундый зар ишетелде ки, Тимербулатның елаганын ишеткәндәге кебек, Зәйтүнә эчке сыкрану белән апа таба иелде
- Чыкмаган җанда өмет бар, Динә Ышаныч белән, өмет белән тотыныйк без бу эшкә
Зәйтүнә Динә яныннан чыгуга, Анна Ивановна юка стакан белән куе чәй кертеп бирде.
— Операция алдыннан хәл алыгыз, доктор!
Шактый күп операцияләрдә катнашканы булды Зәйтүнәнең Операция сестрасы булып та, ассистент булып та Ләкин беркайчан да ул бу бүлмәгә тыныч кына керә алмады Бүген исә бусаганы аеруча дулкынланып атлады
Операция ясаучы врачларны гадәттә шикәрдәй ак киемнән дип күз алдына китерәләр Авыруның баш очында, сулыш аппараты һәм кан
салу җайланмасы янында басып торачы Наил Хәйдәрович белән наркология сестрасы Анна Ивановнаның халатлары чыннан да чем-ак. Ә менә хирургларның киеме карап торуга иләмсез һәм күгәргән салам төсле ямьсез Идәннән сөйрәлеп торган халат, башларында күз туры гына уелган бөркәнчек. Бу киемнәр стерилизацияләүдән шулай ямьсез төскә керәләр Операция вакытында хирургның киеме матур булу ул чаклы мөһим түгел, әмма хатын-кыз күңеле мондый ямьсезлек белән барыбер ризалашмый, тән җайсызлык тоя. Резин перчаткалар эчендә кул тирли Махсус лампалар эсселекне арттырып, сулыш алуны кыенлаштыра. Ләкин барыннан да бигрәк Зәйтүнәне эчке дулкынлану ян-дыра иде: алар куйган диагноз дөресме? Зәйтүнә барысын да тиешенчә башкарып чыга алырмы? Аның кулындагы скальпель тәнгә бер генә миллиметр да артык җәрәхәт ясарга тиеш түгел, шул ук вакытта зарарланган күзәнәкләр дә калырга тиеш түгел.
Башта сүзсез генә эшләделәр. Иркен бүлмәдә бары тик сулыш аппаратының тигез ритм белән эшләгәне, Зәйтүнә куйганда, инстру-ментларның бер-берсенә бәрелеп чыңлаганы гына ишетелеп торды. Хи-рургия сестрасы кирәкле коралны үзе биреп тора, Фидая Галимовна- ның нечкә бармаклары җитез һәм төгәл хәрәкәтләнә иде Ниһаять, бар сорауларга ачык җавап бирер мизгел җитте.
— Менә ул!
Фидая Галимовна күтәрелеп Зәйтүнәгә карады Саргылт тукыма арасыннан аның күзләре шатлыклы елмая иде Алар ялгышмадылар: Динәдә чыннан да шеш түгел иде Диагнозны да дөрес куйдылар, операцияне дә нәкъ вакытында ясыйлар, әгәр азга гына кичеккән булсалар да, Динәнең хәле тагын да авырайган булыр иде
Зәйтүнә белән Фидая сөенечләрен күз карашы белән генә аңлаштылар да янә аска иелделәр.
Хәзер инде тыныч күңел белән операцияне мәгълүм методика буенча дәвам итәргә була иде.
Ләкин скалпельне күтәргәч, Зәйтүнәнең кулы үзеннән-үзе туктап калды. Ул Динәнең: «Миңа барыбер инде»,— дип елмаерга тырышып, мөлдерәмә күзләре белән карап ятканын күз алдына китерде Ничек барыбер булсын! Менә хәзер Зәйтүнә аның соңгы өметен юкка чыгарачак Галим воачлар тәкъдим иткән методика зарарланган тукымаларны кисеп алганда, алар тирәсендрәге тукымаларны да бераз алырга куша, һәм күпме алырга икәнлеген дә күрсәтә.
Әмма бу очрак китапта күрсәтелгәннән үзгәрәк. Әгәр дә зарарланган урынны бик төгәл, пөхтә итеп кенә алсаң, ул чакта аз гыи J булса да өметне калдырырга мөмкин булыр иде Ана булу өметен...
Зәйтүнәнең скальпеле тәнгә якын килүгә, Фидая Галимовна аның ниятен аңлап алды, куркынып:
— Әгәр бер-бер хәл булса? Методиканы бозганыбыз өчен...— диде.
Җавабын үзем бирермен,— диде Зәйтүнә һәм операция сестрасына борылмый гына: — тампон! — дип өстәде.
Марля төене кыстырылган тимер кыскыч аның учында иде инде Фидая Галимовна җитез хәрәкәтләр белән кан тамырларын бәйли иде. Зәйтүнә назлы итеп маңгаен сөртеп алганнарын тойды. Динәнең баш очыннан Наил Хәйдәровичның тыныч тавышы ишетелде:
- Безнең хәлләр әйбәт, йөрәк тибеше дә, сулыш та нормада
Бүлмәдәге киеренкелек кимеде, барысы да үз эшләрен җиңел итеп, күңел күтәренкелеге белән башкардылар. Зәйтүнә соңгы җөйләрне пөхтә, тигез итеп салырга тырышты Узган операциядән соң, Фидая Га- лимовна Динәнең тәнен бик пөхтә теккән, ул җөй сул якта, нәфистән ие әллә ни бозмый да диярлек Матур булсын Динәнең тәне, ә бәлки аңа әле әни булырга да туры килер
Ниһаять, Зәйтүнә сынын турайтып, гомерендә беренче тапкыр изге сүзләрне әйтте:
— Операция тәмам Барыгызга да бик зур рәхмәт.
Бөтенесе елмаешып алдылар. Операция сестрасы зур ак эмаль тазга шалтыратып инструментларны тутыра башлады. Анна Ивановна . Динәнең өстенә җәймә япты да, баш очына килеп, битенә суккалады:
— Диночка, Диночка, уян инде! Курыккан идең, менә котыл- “ дың да. |
«Котылдымикән?» — дип уйлады Зәйтүнә.Операциянең чын нәтн- ®
җәсе шактый вакытларузгач кына беленәчәк иде әле ч
g
• ч
* • Й
ч
Зәйтүнә киенеп, тышкы ишектән чыгуга, каршысына ир кеше оч- £ рады. Ф
— Хәерле кич, Зәйтүнә. Әйдәгез, мин сезне илтеп куям ”
Бу Мөдәррис иде. Аның башын иеп, күзен кыса төшеп каравында * электән таныш соклану һәм ялвару күреп. Зәйтүнә гаҗәпләнеп куйды, о Бүген бөтен дөнья үзгәрмәдемени сон? Анда әле кнчәгечә яшәүчеләр бармыни? Бу кеше бүгенге хәлләрне белмәгәнгә генә шушылай саташып карыйдыр! <
— Сез мине илтеп йөри алмассыз инде бүген. Хатыныгыз янына п керсәгез яхшырак булыр иде Төнне анын янында үткәрсәгез бигрәк тә х әйбәт. =
— Хатын-кыз больницасындамы?
Аның Динә хәлен сорамыйча, хатын-кыз больницасына керергә s куркуы Зәйтүнәне тагын бер тапкыр сискәндереп җибәрде Хәер, ир кешеләрнең күңелен аңлап җиткермидер ул. шуңа гына сәерсенәдер. Динә янында шәфкать туташы да бар. әлбәттә Ләкин ул күзен ачканда янында ирен күрсә, кәефе күтәрелер иде Мондый авыр чакта хатыны янында оулу Мөдәрриснең үзе өчен дә файдага гына булыр, дип уйлады Зәйтүнә
— Сез борчылмагыз,— диде ул Мөдәррискә — Операция яхшы узды, бөтенесе әйбәт. Хәзер аны яхшылап карарга кирәк
Нинди операция? Тагын шундый операцияме?
— Шундый ук.
— Өмет беткән икән инде алайса
Мөдәррис башын иеп, эшләпәсе астында кечерәеп калгандай , булды
Исән калганына шөкер итәргә кирәк,— диде Зәйтүнә Динә өчен үртәлеп Төрле хәлләр була Ә өметне өзәргә ашыкмагыз әле
Ләкин Мөдәррис аның сүзләрен ишетми дә иде буган, һаман шулай башын иеп басып торуында булды Кечкенә, көчсез, чарасыз булып тоелды ул бу минутта. Зәйтүнә үрелеп аның каты салкын бармакларын тотып алды
— Кнч ашадыгызмы соң әле сез?
— Бер кире китсә китә инде ул. Бәхетсезлек ялгыз йөрми, диләр
— Хәзер без болай итәбез. Сез ашап килегез, аннары тәрәзә чиртерсез дә дежур сестра сезне арткы ишектән генә кертер Мин сестра га әйтермен Арткы ишекне беләсезме? Әйдәгез, күрсәтәм
Ул Мөдәрриснең кулыннан тартты, ә тегесе кире малай шикелле артка тайпылды.
— Болай ярамый,—днп үгетләргә кереште аны Зәйтүнә — Хатыны гыз күзен ачып, сезнең мондый чыраегызны күрсә, өр-яңадан һушын
нан язачак. Бүген сез —аның врачы, ә врач аз гына булса да артист ул! ,
Мөдәрриснең һаман кузгалмаганын күргәч, Зәйтүнәнең сабырлыгы төкәнә башлады;
— Ир кешеме сез, юкмы? Нәрсә җебен төштегез? Мин дә монда сезнең белән төн куна алмыйм, яследә балам көтә!
Мөдәррис кинәт аның бармакларын шундый каты итеп кысты, Зәйтүнә ыңгырашып кунды
— Аның янында кеше бармы?
— Наркология сестрасы утыра, дидем бит. Эштән соң калып!
— Тагын бер сәгатькә генә түзәр әле. Әйдәгез!
Мөдәррис көч белән аны урам ягына тартты.
— Сез дежур сестраны күрмәдегез бит әле Ишекне кем ачар? — диде Зәйтүнә.
— Үзем керәсе ишекләрне сездән ачтырган юк бит әле моңарчы, табармын!
һәм Мөдәррис аны җитәкләп бакча аша алып китте, аяк астында карга каткан яфраклар гына шыгырдап калды
Авыруларга күчтәнәчләр, кирәк-ярак бирү, аларның хәлен белү өчен билгеләнгән вакыт бетеп килә, сәгать алтынчы киткән иде инде. Шулай да, «П» хәрефе ясап салынган иске бинаның урта өлешендә, тудыру бүлеге каршында кеше һаман өзелми иде әле. Берсе китте исә, аның урынына башкасы килеп баса, башын күтәреп, икенче катка текәлә. Ә анда, ут балкыган тәрәзәләрдә, бумази халат кигән хатыннар бер-берссн алыштырып тора, алар, учлары белән яктылыктан ышыкланып, тыштагыларга елмаялар, иреннәрен әкрен хәрәкәтләндереп нидер әйтәләр, әмма пыяла аркылы сүзләре аңлашылмый иде
Уңда, «П» хәрефенең бер терәген хасил иткән өлештә, гинекология бүлегенә керә торган ишек, аның өстенә йөз иллеле лампа асылган. Ир-ат халкы ул ишектән башын иеп, бөрешеп килеп чыга һәм, як-якка карамый, тиз-тиз атлап урам караңгылыгына ашыга. Кечкенә бакчада, шәрә агачларның күзне алдый торган күләгәсендә басып торган Әнвәр, кыйгачлап салынган сукмактан, карга каткан яфракларны кыштырдатып берәрсе узган саен, койма янына елыша иде. Аңа гинекология бүлегенең арткы ишеге янына үтәргә кирәк, ләкин ул күләгәдән чыгыйм дигәндә генә ишектә янә кеше күренә нде
Болай йөрисе калмаган, дип уйлады ул, Лариса белән башка урында очрашасы калган Ләкин бүген вакытны тәгаен билгеләү кыен булды шул. Әнвәрнең укытучы булып эшләүче бер танышы мәктәп теплицасы корырга ниятләгән икән дә. бик үтенеп киңәшкә чакырган нде. Мәктәп шушы тирәдә. Телефоннан Лариса белән сөйләшкәндә, Әнвәр, бушагач сине үзем кереп алырмын, дип вәгъдә биргән иде. Зәйтүнәнең эше биштә үк бетә, эчтә дежур врач белән сестра гына кала, ә Лариса көтеп торачак
Ниһаять, ишегалды уртасында басып торучылар бетте, тәрәзәдән карап торган хатыннар да күздән югалды, уңдагы ишек тә ачылмый башлады Ләкин Әнвәр агач ышыгыннан чыгам дигәндә генә, бакча янына кызыл «Москвич» килеп туктады Эшләпәле ир кеше, машина ишеген шартлатып ябып, кызу атлап ян ишеккә таба юнәлде һ м каршына килеп чыккан хатын-кыз белән бәрелешә язды. Алар кызын-кы- зып нидер сөйләштеләр, әмма сүзләре Әнвәргә килеп җитми иде
Ак якалы кара пальто, ак бүрек кигән бу хатынның Зәйтүнә икәнлеге Әнвәрнең башына бераздан гына барып житте. Ул гаҗәпләнүеннән саклыкны да онытып, баскан урынында хәрәкәтсез калды Менә Зәйтүнә теге кешенең кулына ябышты, артына борылып, үзе белән алып китмәкче булды Тегесе аңа карышып, арткарак каерылды. Алар тагын бәхәсләштеләр, ахры, ниһаять, ир кеше. Зәйтүнәнең кулын ыч- * кылдырмыйча, мәҗбүр итеп диярлек, машинага таба алып китте. Алар. □ агач төбендә басып торган Әнвәрнең күләгәсен таптап, сукмактан ашы- а гып уздылар һәм «Москвич»ка утырып, китеп тә бардылар Машина- ® ның кызыл утлары Әнвәрне мыскыллап җемелдәштеләр һәм олы урам ч борылышында эреп юкка чыктылар. ь
Әнвәрнең зиһене таралып китте бу ни дигән сүз? Зәйтүнә баланы 5 яследән алып, өйгә кайткан булырга тиеш бит инде §
Мөгаен, ул соңаргандыр да, шушы кешедән машина белән илтеп » куюын үтенгәндер. Ләкин... ник соң Зәйтүнә аны бинага таба тартты, ч ә тегесе аңа карышып диярлек, машинасы янына әйдәде? Кыланмыш- £ лары да бик якын кешеләр шикелле иде...
Бакчада Әнвәрнең гәүдәсе генә басып калды, күңеле исә машина артыннан ашкынды Беләсе иде: ни сөйләшәләр, кая баралар икәнт. а
Әллә соң берәр машина тотып, артларыннан куа чыгаргамы5 һи, бу о сәгатьтә Казан урамында машина тапканчы, алар инде әллә каплардан “ урап килә алалар Кала буйлап хатынын эзләп чапкан ирдән дә көлке г һәм көчсез адәм дөньяда бар микән? Алай рисвай булудан ни мәгънә? *
Әнвәр бакча почмагыннан кире борылды да. сак булырга кирәкле- ген дә онытып, бина артына чыкты Түрдәрәк кечкенә болдыр шәйлә- х нә, тәрәзәдә тонык кына ут яна иде. Әнвәр, перчаткасын салып, учын = пыялага куйды. Пәрдә ачылып, Лариса күренде, ул борынын пыялага а терәп елмайды да, кире чигенде — ишек ачарга китте х
Әнвәр бусаганы атлауга. Лариса аның кочагына кереп, күкрәгенә сеңде. Аннары бармакларыннан кысып тотып, бүлмәгә алып керде. Әнвәрнең куртка сәдәфләрен ычкындырганда, муенын кытыклап алды:
— Туңып беткәнсең бит, йолдызым! Җылынырга кнрәк сиңа. Җылытырга кирәк сине'
Әнвәр курткасын аның кулына биреп, артсыз урындыкка утырды. Тимер абажурлы тәбәнәк өстәл лампасы гына янганга, бүлмә иркен, күләгәле почмаклар серле булып күренә иде. Әнвәр озын, тар өстәлнең караңгыда калган аргы очына, анда шәпләнгән штативларга, пыяла савытларга шикләнеп карады Бу башка, яктыга ниләрдер куелып, өстенә ак кәгазь ябылган, кырыйдарак шома стаканда кызгылт-сары һәм ачык-сары кипкән чәчәкләр тора иде Шушы кечкенә генә мәйданда да Лариса күзгә ямь бирә, күңелне кузгата торган дөнья булдыра алган иле
— Ном күзеңне. Йолдызым! Хәзер могҗиза ясыйм! Тылсымлы ашъяулык, җәел!
Әнвәр күзен ачканда, өстәлдән кәгазь алынган, җыйнак кына табынның өсте ачылган иде Колбаса юка итеп турап тезелгән, сыр кисәкләреннән чәчкә ясап куелган, кара ипи телемнәре, нәфис итеп киселгәнгә, күзәнәкләре белән ымсындырып, авыздан сулар китерә нде. Ә уртада, ут яктысында тылсымлы балкып, у тә күренмәле сыеклык тулы кечкенә колба утыра Спирт, дип уйлады Әнвәр
— Тагын авырулар премия бирдеме5
— Кеше биргәнне генә көтеп тормыйбыз, үзебез дә таба беләбез!
Лариса өстәлнең аргы башыннан йөзәр грамм гына сыешлы ике шома стакан алып килде
Анализ ала торган савытлармы бу синең?
— Болары яңа, куллануда булмаганнары
I per ГКЛик МККАЯ I П
Лариса яртылаш кына итеп стаканнарга спирт салды, графин белән су алып килде.
— Син басып торасынмыни? — дип сорады Әнвәр.
— Монда урындык бер генә шул. Әйдә, мин йола буенча кадерле кунагымны аяк эсте сыйлармын.
— Утыр монда —Әнвәр тезенә күрсәтте.
— Авыр булмаммы соң?
— Моннан авырракларын салдың инде син миңа!
— Чын сөю җиңел булмый шул ул, йолдызым! Син әле аның чын газапларын күз алдыңа да китермисең!
Лариса җиңел, хисле хәрәкәт белән аның тезенә менеп утырды. Ул бүген бик тыйнак киенгән: кара свитер, күксел юбка. Бу киеме аның буй-сынының исерткеч сылулыгын аеруча күзгә ташландырып күрсәтә иде. Ул яңагын Әнвәрнең башына терәде, аның алкасы егетнең чигәсен сыдыргалады, әмма бу да бик рәхәт иде.
— Беләсеңме, Анварчик, минем уз гомеремдә брудершафт эчкәнем юк бит әле.
Лариса кулындагы стаканны ут яктысынарак сузып, әйләндертә- ләде.
— Тәкъдим итүчеләр булмадымыни?
— Хәтерләмим Тәкъдим итсәләр дә, эчмәгән булыр идем Ә менә хәзерд.
Әнвәр аның нечкә беләгеннән тотып үзенә таба тартты.
Спирт аңкауны өтте, уйларны чуалтып җибәрде. Әнвәр Ларисаның иреннәренә үрелде, шул чак аның күз алдын кызыл тап томалады, ул тап машина рәвешен алды Брудершафтны аны машина эчендә дә эчеп була. Кызыл «Москвич»та да Әнвәр аңына килергә тырышып, башын чайкады: Зәйтүнәгә тагын! Болай кайнарланып, бер йомарлам май кебек куенда эреп бетә аламыни соң ул, бөтенләй синеке була аламыни?
Әнвәр, сыр алырга үрелгән булып, Ларисаның тар аркасыннан учын алды да, хатынны аз гына үзеннән читләтте.
— Лорочка, сезнең врачлар арасында кызыл «Москвич»лы кеше бармы?
Лариса, иелә төшеп, аның йөзенә текәлде:
— «Москвич»? Кызыл? Ә нәрсә?
— Мин сораганга җавап бир син башта
— Ильясовлар машина алган, дигәннәр иде. «Жигули» алганнар. Әйе, зәңгәрсу «Жигули». Ә «Москвич»... Күргән юк Ай-Һай, булыр микән Врачның хезмәт хакына машина алып булмый Кайда күрдең син аны?
Әнвәр әйтергәме-юкмы дип икеләнеп торды да тәвәккәлләде:
— Әле генә минем хатынны кызыл «Москвнч»ка утыртып алып киттеләр.
— Ә-ә...
Лариса егетнең тезеннән төшеп, бүлмәнең аргы башыннан, күләгәдә тонык кына шәйләнгән пыяла савытлар яныннан әйләнеп килде
— Шуңа синең эчең бик пошты инде, ә?
— Уйлап кара: әгәр Хөсәен шулай эшләсә?
— Таптың чагыштырыр нәрсә! Әгәр Зәйтүнә риза булса, мин сезне бүген үк алыштырам! Эх, бар булган нәрсәмне өстәп бирер идем әле! Син үзең әйтәсең бит, ул мине абыйсы кебек күрә, дип Абый янына башка берәү сыя Синең күңелеңә мин сыям бит әле!
— Лариса!
— Алайса сорама миннән! Ялганлый белмим, дөресен әйтсәм, юри сөйли диярсең .
Шул чак колак төбендә диярлек каһкаһәләп көлгәндәй ят тавыш яңгырады, Әнвәр урыныннан сикереп торып, аргы баштагы пыяла савытларга текәлде: аларга җан кергән шикелле тоелды Тавыш тагын кабатланды «Бака-ка-ка, ба-кака-ка!» Стена артында гына бака кычкыра иде. Лариса авызын каплап, тавышын чыгармаска тырышып, Ән- вәрнен кыяфәтеннән көлеп җибәрде
— Ни ул? — диде Әнвәр.
Бака Гап-гади бака!
— Каян килгән ул монда?
- Безнең бер тилемсә лаборант бар, шул асрый
Калын тавышлы беренче бакага нечкәрәк тавыш белән икенчесе кушылды Әнвәр каушавын сиздермәскә тырышып, өстәлдәге колбага үрелде:
— Шушындый җирдә дә ирләр белән очрашу җаен табасыз, ә?
— Әгәр дә син яхшырак урын тапсаң, без монда утырмас идек
Лариса моны йомшак итеп, әрнү белән әйтте Әнвәр аны кыстамыйча, стаканыннан спирт кабып куйды, йөзен җыерды
— Син «Доктор Франсуаза Гайан» дигән фильмны караган илеңме? — дип сорады Лариса.
Әнвәр ул фильмны Зәйтүнә белән бергә караган нде Франсуаза Зәйтүнәгә охшамады: «Ул Гиппократ антына хыянәт итә. врач үзенең пациентлары белән гыйшык-мыйшык уйнарга тиеш түгел».— диде Зәйтүнә.
— Франсуаза бик сөйкемле хатын һәм әйбәт кеше, шулай бит? — диде Лариса.
— Аның безгә ни катнашы бар? Сез хатын-кызларны гына дәвалыйсыз бит!
— Монда аларның ирләре дә килгәли шул!
Кирәкми иде Ларисага һаман бер ноктага бәрергә! Болай итеп. Зәй түнәне каралтудан да бигрәк, үзенә күләгә төшерә нде ләбаса ул' Җитмәсә, бу туктый белмәгән бакалары тагын! Әнвәр маңгай астыннан карап:
— Сиңа да киләләрме? — дип сорады. Лариса аңа таба бер адым атлады, ләкин бөтенләй үк якын килергә кыймады, ике йодрыгын күк- ауды:
— Кайчанга хәтле болай газапларсың син мине? Гомер буе шушылай өчәүләп яшәрбезмени инде? Мин генә җитмим, сиңа ул да кирәкмени? Синең миннән башка берәү белән яшәвең үзе бозыклык, әхлаксызлык, чөнки мәхәббәт юк сезнең арагызда! Ул синең сеңелең булып кала бирсен, ләкин ярың, хатының, бердәнберен мнн генә! Мин генә!
Кипкән чәчәк таҗлары Әнвәрнең күз алдында ал, кызыл, сары таплар булып биештеләр
п X X =* о
рәгенә куеп:
— Анварчнк, йолдызым, нигә син минем бәгыремне парә-парә телгәләп. һаман аны сөйләп утырасың? — диде — Ни генә булмасын, ул минем дустым бит! Миңа җиңел дип беләсеңме әллә? Беләм, ярамый сине яратырга, ярамый, тик яратам, нишлим! Ялгыштык без, Анварчнк, ялгыштык1 Теге чакта минем үземә синең яныңа килергә кирәк булгандыр! Ә мин кыймадым! Инде ул да бу хатаны аңлыйдыр, бәлки
Ул күңел түреннән актарылган тавыш белән сөйли, бу рәвешендә ул изге рух, мәхәббәтне раслаучы, аңа иман китерергә өндәүче фәрештә булып күренә иде
— Мин гаепле, Анварчнк. ләкин үз ихтыярымда түгел бит мин* Мин синең колың, син минем җирем, күгем, кояшым, аем, йөрәк тибешем! Син минем йөземне каралта да, агарта да аласың!
Лариса, сынган тал кебек биленнән сыгылып. Әнвәрнең кочагына
— Ә Тимербулат? — диде ул суга батканда саламга тотынган шикелле.
— Бала үз урынында булыр. Ул синеке булып калыр. Зәйтүнә ата белән бала арасын бозмаячак, ул киң күңелле. Иртәгә үк мәхәббәтебезне бөтенесенә фаш итәбез дә бергә яши башлыйбыз. Лариса идәнгә тезләнеп, астан үрелеп Әнвәрнең күзләренә карады, ике яңагыннан кысып тотты да:
— Вәгъдәме? — диде.
Аның күзләренә карау авыр, ләкин ул карашны үзеннән җибәрми, тылсымлы кодрәт белән тота иде.
— Вәгъдәме?
Ул Әнвәрнең кочагында утлы кисәү булып бөтерелде. Мәхәббәт утында рухы янып көл булган беренче егет Әнвәрмени? Шундый бер риваять тә бар бит: бер егеткә мәгъшукасы: «Сөюең хак булса, әниеңнең йөрәген китереп бир!» — дигән һәм егет аның теләген үтәгән.
— Вәгъдә, ял көнне абыйларга кунакка барырбыз,—диде Әнвәр саташкан кеше сыман. Бу минутта ул Зәйтүнәне күз алдына китереп кинәнде: аның да үзәге өзелсен әле!
Кинәт тышкы яктан бик каты итеп ишек шакый башладылар. Икесе дә шым булдылар. Эчке яктан ишек ачылды, кемдер тышкы ишеккә таба узды:
— Хәйруллина янынамы?
Тышкы яктан саңгырауланып ирләр тавышы ишетелде. Лабораториянең ишеген тартып карадылар, аннары калын хатын-кыз тавышы:
— Лариса Сөнгатовна, ишек ачкычын бирегез әле, авыру янына дежур торырга килгәннәр,— диде.
Лариса, Әнвәрне тар аркасы белән ышыкларга тырышып, ишек ярыгыннан гына ачкычны сузды. Әнвәр бөрешеп утырды, аның бу минутта бөтенләй юк буласы килә иде. Оят, әйтеп бетергесез оят иде аңа. Якында гына, стена артында кемдер үлем белән көрәшә, ә алар монда... Нинди эшкә этәрә аны Лариса? Менә алар — хатыннар! Берсенә дә ышанырлык түгел, берсенә дә!
Ул ашыгып ишек янындагы кадактан курткасын алды.
— Хәзер, хәзер! — диде Лариса өстәлне каплап. Ак кәгазь кырында кызыл, ал, сары чәчәкләр генә җемелдәп калды Кипкән чәчәкләр! Алар тышкы ишекне ябып чыкканда каһкаһәләп көлгәндәй бакалар - бакылдавы ишетелде.
Әнвәр ашыгып алдан атлый, Лариса аның артыннан килә иде. Бакча янында кызыл «Москвич»ны күргәч, Әнвәрнең эчен кайнар шырпы сызып үтте: бу шул, Зәйтүнә утырып киткән машина иде.
Лариса йомшак кына итеп Әнвәрнең терсәгеннән тотып алды. Әнвәр карышмады.
Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә, ди халык. Ләкин һәр очракта да ярын торган кагыйдә түгел бу. Врач янына килгән сырхау авыз эчендәген генә түгел, йөрәк түрендәген дә яшермәскә тиеш. Югыйсә аны ничек дәвалыйсың?
Әмма врачларның үзләре өчен дөрес бу кагыйдә. Алар тән сызлануларын да. җан газапларын да яшерә белергә тиешләр.
Кара син аларның эш урынында чакларын, ак халат киеп кабинетларда утырганын, авыру кеше өстенә иелгән минутларын, хәтта коридор буйлап узган чакларын гына кара. Алар башкалардан гәүдәлерәк, биегрәк булып тоела, бүтәннәр белмәгәнне алар белә, башкалар
күрмәгәнне алар күрә, аларның йөзеннән үзенә бер шәфкать нуры сирпеләдер шикелле. Яшәү белән үлем арасында эш йөртә торган бу кешеләргә бүтәннәргә гафу ителгән кимчелекләр, ялгыш-хаталар кичерелми, гадәти тормышта була торган вакчыллык, урынсыз шаярулар, уйламый әйткән сүзләр аларга килешми, чөнки без аларга илаһи затка караган кебек карыйбыз. «Кешеләрнең таләпчәнлеген без адым саен * истә тотарга тиешбез, больницада, авырулар караганда гына түгел, 5 урамда да, кунакта да, ял иткәндә без үзебезне ак халат кигәндәй то- =: тарга тиешбез»,— дип кабатларга ярата иде Җәмилә Закировна. ®
Табип үзенең табиплыгын беркайчан да онытмаска тиеш. Ләкин ха- ч латин салып, дөньяга чыккач, белмәгән кешеләр арасында ул күпләр- *- нең берсе булып кала. Трамвайда аның аягына басалар, кибет чира- - тында, мин монда тора идем, дип этә-төртә аның алдына керәләр, сату- 5 чыларның дорфалары, күзең чыкканмы әллә, сез монда күп, мин бер = генә, дип тиргәп җибәрәләр. Андый чакта нишләргә врач кешегә? Ха- ч латы белән бергә үзенең абруен да эшендә калдырып, үз дәрәҗәсен * оныгын, этешергә, төртешергә, тиргәшергә-әрләшергәме? Әллә тын гы на чигенергәме? *
Андый очракларда Зәйтүнә дорфа-тупас кешеләргә дә авыруларга ' карата булган сабырлык белән кызганып карый, бу аның үзенә дә о җиңеллек бирә, кызып китеп, дуамаллык эшләүдән саклый иде *
Ләкин менә үзен Мөдәррис мәҗбүри диярлек итеп машинага утырт- кач, ул үзен ничегрәк тотарга белми югалып калды. Рульгә ике куллап < ябышкан, ирен читеннән төген бөркеп барган бу кеше каршында кем ' ул хәзерге минутта? Врачмы, әллә арган-талган, бер көн эчендә бер 2 кеше гомеренә җнтәрлекне кичергән хатынмы?
Чын врач үз горурлыгын-дәрәҗәсен саклау белән генә чикләнми, ч ихтыярына башкаларны буйсындыра, башкалар белән идарә итә. Бу 2 минутта Зәйтүнәнең андый көче калмаган, врач буласы да килми, хатын-кыз, бары тик хатын-кыз гына буласы килә иде аның. Җанга якын һәм көчле берәүнең киң күкрәгенә сыенып, бөтенесен дә: иртән килгән хатны, гомерендә беренче мөстәкыйль операцияне, үзенең башка сыймас тәвәккәллеген, Җәмилә Закировнаның фаҗигагә юлыгуын сөйлисе, күз яше түгеп зарланасы килә иде.
Мөдәрриснең дә хәсрәте зур, ул да өметләре киселгән дип белә. Моңлы-зарлы ике кеше, машинаны туктатып, бер-берсенә елышып, хәсрәтләрен бушатсалар, икесенә дә җиңел булыр иде, мөгаен
Ләкин туктарга ярамый Яследә сабый көтеп тора. Авызын ачса хәсрәт буасы ачылыр, дип ахрысы, Мөдәррис тә яслегә барып җиткәнче бер сүз дә дәшмәде. Алар икесе дә, бер-берсенең хәлләрен сүзсез аңлап, бердәмлек тоеп бардылар
Ясленең аслы-өсле ике тәрәзәсендә генә ут яна, тәрбиячеләр китеп беткән иде инде. Тимербулат коридорда каравылчы карт янында утыра иде Бүреген кырын салган бабай аның кулына шырпы кабы тоттырган, нидер сөйләштергән була, ә сабынның йөзе бик моңсу иде. Бары тик ваемсыз, гамьсез, үз бурычын оныткан ата-ананыи баласы гына шушы рәвешле боегын утыра аладыр!
— Бәбекәччәем!
Зәйтүнә аны күтәреп күкрәгенә кысты.
— Гафу ит, улым! Үпкәләмә, бәгърем!
Балалар китеп беткәч, елап алды беравык,— диде каравылчы Аннары нишләсен, тыелды инде!
Рәхмәт, бабай!
Баланың йөзеннән Мөдәрриснең чыраена да нур күчте, ул да иреннәрен урак-ай кебек түгәрәкләндереп, бит очларын чокырайтып елмайды, Тимербулат рульгә үрелгәч «Әһә, шофер буласың киләмени, дөрес, егет эше!»- дип сөйләнде. Машина эченә тулган хәсрәт-борчулар, са
бый сулышыннан курыккандай, ярыклардан чыгып качты, караңгы урамнарда калды.
Зәйтүнәнең соңгы борчуын да таратасы килә иде.
— Унбишенче больницага барып килик әле,—диде ул.
Больницаның биш катлы зур бинасы шәһәр кварталларыннан чит- тәрәк. зур бакча эченә салынган Ул аермачык булып, зураеп, калкып тора, аның янына килгәндә, дүрткырлы биек баганалар арасыннан узып, авыр ишекне ачканда, кеше ирексездән шомлану катыш дулкынлану кичерә иде. Көн саен больницага барып күнеккән Зәйтүнәгә дә тәэсир итте бу халәт.
Менә хәзер ул Җәмилә Закировна янына кереп, аның хәлен тәгаен белер. Инде аңына килгәндер, дип үзен юатырга тырышты ул. Андый чакта авыруның хәле бер сәгать эчендә дә яхшыруы ихтимал.
Якты вестибюльдә басып торучы ак халатлы, йомшак чүәкләр кигән апаның тыныч тавышы аның бу өметен тагын да ныгытты:
— Рәхим итегез, профессор икенче катта, уналтынчы палатада,— диде ул Зәйтүнә кемлеген әйткәч. Апаның тавышы тыныч иде.
— Ничек соң. хәле бик авыр түгелме?
— Монда исән кергән кешегә үләргә бирмәсләр. Янында врачлар күп бит. Барыгыз, күңелегезне тынычландырып чыгыгыз.
Уналтынчы палата аргы башта ук икән. Әкрен генә шакыган тавышка эчтән халатлы бер хатын-кыз чыкты. Ул ишеккә аркылы басты да, сүзсез генә Зәйтүнәнең ни әйткәнен көтте. Аның кемлеген белгәч:
— Монда ул кафедрадан кешеләр бар бит инде,— диде.—Сез гафу итегез, бүлмә кечкенә, анда тиешле ярдәм күрсәтелә, хәл белү өчен генә кереп торуның кирәге бар микән? һушына килмәде әле ул...
Шунда гына Зәйтүнә Җәмилә Закировнаның кызы Ләйләне танып алды Артык дулкынлануданмы, әллә коридор ярым караңгы булгангамы, алар бср-берсен танымыйрак тордылар Хәер, алар нык аралашкан кешеләр дә түгел бит!
Зәйтүнә аның көнчыгыш кызларына хас уем белән кыйгачлап уелган күзләренә, ак йөзенә карап торды. Бу хатын өстенә төшкән хәсрәтне ныклык белән күтәрү, сыгылып төшмәү мөмкин хәлме?
Ләкин Ләйләнең күзләре коры, иреннәре кысылган, йөзе кырыс, сыны тартылган иде. Бу минутта ул бөтен барлыгы белән бары бер максатка — әнисе гомере өчен көрәшкә генә багышланган иде.
Коридорда аяк тавышлары ишетеп, алар икесе дә борылып карадылар. Аргы баштан, халат итәкләрен җилбәгәй җибәреп, очып барган кош кебек җиңел адым белән мәһабәт гәүдәле ир кеше килә иде. Зәйтүнә ерактан ук Изаил Харисовичны танып алды Шундый талпынып, атлыгып килә иде доцент, әйтерсең лә барлык сызлаулардан, хәсрәтләрдән котылу чарасын китерә иде.
— Ләйлә Мөбарәковна! — диде ул ерактан ук гөрелдек тавыш белән. Аның бөтен кыяфәтендә үзен көтә-көтә көтек булганнарына һәм ул килгән сөенәчәкләренә шиксез ышану ярылып ята иде.— Ишеткәч тә килә алмадым, кичерегез! Кайгыгызны чын йөрәгемнән уртаклашам!— Ул озын бармаклы, эре, матур кулларын күкрәгенә куйды.— Ашыгыч операция! Беркемгә ышанып тапшыра торган түгел! Хәзер генә бушадым. Иңде менә төн буена мин сезнең карамакта.
— Исәнмесез,— диде Ләйлә.— Хәзергә әни янында реаниматорлар тора. Аннан башка да әнинең коллегалары дежур торуның чиратын төзеп куйдылар инде.
Изаил Харнсовичнын ишек тоткасына сузылган кулы һавада асылынып калды, йөзендә сәер елмаю кабынды. Ләйлә аңа юл бирергә уйламый иде.
Зәйтүнә Ләйләне коткарырга теләп:
— Изаил Харисович!—диде.—Мин машина белән. Әгәр кайтырга теләсәгез.
Ләкин доцент аның сүзләрен ишетмәде. Ул хәрбиләрчә үкчәләрендә борылып китеп барды. Зәйтүнә теләктәшлек һәм кайгысын уртаклашуын белдереп, Ләйләнең кулын кысты Бу минутта ул Җәмилә Закировна- * ныи хәлен жиңеләйтү өчен бөтенесен бирергә, Ләйләне баскан авыр хәсрәтне күтәрешергә әзер иде Аһ, теләк булган һәр очракта ярдәм Q итеп булса икән! Шушындый минутларда чарасызлыгы ханнарны кый- £ ный бит аның! < ®
Тышта өзек-өзек итеп машина кычкыртканы ишетелде. Тимербулат 5 күкрәге белән рульгә яткан да, сигналга басып уйный, ә Мөдәррис ра- »- диодан соңгы хәбәрләр тыңларга тырыша икән
Зәйтүнә улын кулына алды. з
— Ничек соң?—диде Мөдәррис машинаны кузгаткач. ®
Зәйтүнәнең күз алдына Ләйләнең агарынган, ләкин сабыр йөзе ки- ч
леп басты Аның хәсрәтен башкаларга ансат кына сөйләп ташларга * мөмкинме? ф
— Аңына килмәгән әле,— диде Зәйтүнә.
Хәбәрче шомлы тавыш белән шәрык илләрендәге тынгысызлык. в дөньяның төрле тарафдарларындагы канлы бәрелешләр, кешеләрнең ° һәлакәте турында сөйли иде s
— Бер уйласаң, башка сынмый,— диде, радио музыка тапшыра баш- ч лагач, Зәйтүнә.— Кешенең гомере шул хәтле кыска, гомер азагы шун- * дый аянычлы, хәсрәтле, аннан котылу чарасы да ,юк. Барыбыз да бу л җиргә вакытлыча гына килгәнбез Нигә без, кешеләр, тыныч кына яши х белмибез, нигә бер-беребезгә хәсрәт артыннан хәсрәт кигерәбез, нигә? = Кешелекнең уртак дошманнары да күп бит әле югыйсә чир-чор, карт- £ лык, үлем Җир тетрәүләр, туфан, давыллар, корылык Шулардай $ котылу өчен бергәләп тырышырга, үлемне чигендерү, яшьлекне озайту турында уйларга тиеш бит адәм балалары! Кемнәрнеңдер сугыш ачарга тырышуы, кешеләрне үтерү кораллары ясавы минем башыма сыймын! Меңнәрчә еллар буе гаделлек, дуслык, мәрхәмәт-шәфкать турында сөйли кешелек, ә шулай да бу хакыйкатьне барча балаларына сеңдерә алмый
— Чөнки кеше — дөнья кебек катлаулы һәм каршылыклы,— диде уйчан тавыш белән Мөдәррис — Аның күңелендә яхшылык та бар, явызлык та җитәрлек
— һәркемдә дәме?
— Бу дөньяда нәрсәнең тигез бүленгәне бар соң? Бар аның кара явызлары, бар керсез күңелле изге кешеләр — Мөдәррис иреннәрен кысып тынып торды да, һич көтмәгәндә, тавышын әкренәйтеп:—Сезнең кебекләре,— дип өстәде — Изге һәм бәхетлеләре
Аның тавышында көнләшү сизелде.
— Сез шулай уйлыйсызмы?
— Кочагында баласы тыпырчынып утырган ана бәхетсез була алмый
Алар Зәйтүнәләр турына кайтып җиткәннәр иде инде. Мөдәррис үрелеп, караңгы тәрәзәгә карады Аның соңгы сүзләре, әле дә өенә кайтмаган, авыр көннәрендә дә хатынына ярдәм нтмн торган кеше — Әнвәр турында иде
Зәйтүнә аның белән хушлашырга ашыкты Каян белгән бу кеше караңгы тәрәзәле, караңгы өйгә кайтып керүнең шушы хәтле читен икәнен? Әнисе монда чакта бик бәхетле булган икән Зәйтүнә.
Арылган, кулларның хәле юк, күкрәк эченә кайнар ком кергән шикелле. нәрсәдер авырттырып кырып тора Ләкин ятып торырга вакыт юк, өйдә мең төрле эш көтә Барысы ла күнегелгән чират белән баланы чишендерергә, су бирергә, кулына берәр төрле ризык тоттырырга,
итне вак кына турап шулпа куярга... Ипи алып булмады инде, ярар, токмачлы ашны иписез дә ашап була. Кухня идәнен сөртеп алырга, аннары бала әйберләрен юарга.
Ләкин соңгысына чаклы тагын бер эш бар әле — анысы иң рәхәте, тәнне-жанны ял иттерә торганы.
Зәйтүнә улын караватка сала да, култыксага беләген куеп, тәнендә иркенлек, җанында тынычлык тоеп, сабыена таба иелә. Тормышның бөтен кере-карасы — көнчелек, чир, хыянәт, үлем — барысы, барысы ераклаша, торшерның яшел абажурыннан төшкән яктылык дөньясында ана белән бала икәүдән-икәү генә калалар. Ак мендәрдән елмаеп Зәйтүнәнең үз җылысы, киләчәге, мәңгелеге карап ята
Әллн-бәллн ит. балам. Сине йокыга салам. Син йокыга киткәнче Үзем яныңда калам,—
дип әйтеп бетермәслек наз белән әкрен генә җырлый Зәйтүнә. Күптән, бик бәхетле көннәрендә ишеткән назлы тавышны, таныш җырны кабатлый ул. Әнисе жырын өр-яңадан кабатлый ул бу минутларда.
Сабыйның сулышы салмаклана, керфекләре йомыла башлый. Аны инде йокы баскан, ләкин ул әледән-әле күз кабакларын күтәреп куя, әнкәсенең янәшәдә икәненә тагын бер тапкыр ышанасы, тавышын тагы бер тапкыр ишетәсе килә аның.
Кисәк ул нәрсәдәндер сискәнеп китте. Күзләрен зур ачып, куркынып түшәмгә каралы, иреннәрен турсайтты. Бөдрә башын мендәрдән күтәрә төшеп, нәни кулларын әнисенә сузды.
— Кил. бәбием, кил миңа. Нидән курыктың болай?
Зәйтүнә аны кочагына алып, аркасын терәп караватка утырды.
— Курыкма, бәбием, әниең яныңда чакта бер нәрсәдән дә курыкма!
Сабый җылы йомгак булып аның кочагына сыенды.
Ә тышта җнл тынып калган, чалт аяз күк йөзенә эре йолдызлар сибелгән, аларның кыйпылчыгы кебек, урам баганаларындагы утлар турында җемелдәп сыкы коела иде Тын иде төн, тантаналы, мәңгелек кебек мәһабәт һәм кодрәтле иде. Җемелдәгән эре йолдызлар, каядыр ашкынган кометалар, галактикалар арасыннан җир шары үзенең мәңгелек юлын дәвам итә, салкын һәм чиксез галәм уртасында ул яшәешнең җылы чаткысын алып бара, үзендәге барлык сабыйларның уртак бишеге булып тирбәлә иде.
Тынлык шартлап ярылды — тышкы ишек ачылып ябылды. Кемдер, Зәйтүнәнең чигәләренә баскандай дөпелдәп, баскычтан менә башлады. Менә аяк тавышлары ишек турына җитте, менә алар узып, өскә менеп китте, йөрәк, хәлсезләнеп, тибешен әкренәйтте.
Зәйтүнә сак кына кузгалып, Тимербулатны үз урынына салды.
Тормыштан беркая да качып булмый икән. Янган йөрәкне кисеп ташлардай буласың! Нигә кирәк иде аңа дөреслекне белү? Үлем түшәгендә ятучыга тиздән бу дөньядан китәчәген әйтергә ярамаган кебек. кешегә сөйгән ярының хыянәтен әйтергә дә кирәкмидер, мөгаен. Дөрес, баштарак Зәйтүнә үзе үк хакыйкатьне белергә тырыша иде. Теплицага шалтыраткан чаклары да булгалады, ләкин андагы телефон йөрәкне өшетә торган салкын һәм сузынкы тавыш белән: «10-у-у-ук, ю-у-у-ук»,—дип кенә җавап бирә Әнвәр кайткач, сорасаң. «Нишләп телефон саклап угырыйи мин анда?—дип кенә җибәрә.— Теплицалар
ны карап йөрим лә мин. Хәтерлисенме, узган елны бер торба тишелеп, кыяр тамырларын кайнар су пешерде. Күпме хезмәт әрәм булды Мастерлар утырып елардай булдылар» Бүген дә шулай дняр микән?
Мондый кичләр бөтенләй хәлен ала Зәйтүнәнең Үрмәләп йөрисе килә башлый алай җиңелдер, сабыйлар юкка гына дүрт аяклап йөр- * миләрдер Суларга һава житмн, урамга чыгасы килә
Якын кешеңнең газапларын күңел ерактан сизә, диләр Әнвәр аны .3 якын итми, күрәсең, югыйсә бу хәлгә ничек түзәр иде? £
Зәйтүнә ашык-пошык киенеп, тышка чыкты
Ә тышта — төн. каты жир өстенә галәм салкынлыгын сипкәндәй. ч газап-януларга битараф ай карап тора, аның нурын әжәгкә алган урам •” фонарьларының күз яшедәй булып, аксыл сыкы коела
Трамвай тукталышы ягыннан икәү узып китте, егет кызны иңеннән 5 кочып алган Туңмыйлар, ашыкмыйлар, алар кеше бәхетен таптап бар- ® мыйлар, җаннары тыныч, рәхәт аларга!
Әнә тагын икәү килә, болары да парлы Хәер Зәйтүнә арткарак, < ай нурыннан читкә, өй күләгәсенә чигенде Буйга калкурак, капюшон- . лы куртка кигән кешенең Әнвәр икәнен таныды ул Адымы, йөреше аныкы иде Менә алар әкрен генә атлап килгән җирләреннән бөтенләй тук- * тадылар, менә ике урынына бер кара шәүләгә әйләнделәр, кочаклашып о үбештеләр. Менә аерылышып икесе ике якка юнәлделәр Әнвәр Зәй- * түнәгә таба. Лариса - кыеклап каршыга Ләкин ул да түгел. Лариса борылды «Тукта!» — дип кычкырды, һәм, ике кулын канат итеп җәеп, < Әнвәргә таба йөгерде Йөгереп килгән уңайга Әнвәргә беректе, сеңде' * Зәйтүнә чытырдатып күзләрен йомды.
Әнвәр Зәйтүнәне, кире килгәч, ишекне ачканда гына күреп алды ~ Бу минутта ул югалып, каушап калыр, аклана башлар, дип уйлаган ч иде Зәйтүнә. Ләкин Әнвәрнең тавышы бик тыныч яңгырады
— Нәрсә, кунагыңны озаткач, керәсең килми йөрисеңме әллә?
— Нинди кунакны?
— Сине кем кигереп куйды соң? һәм беренче тапкыр гына да түгел!
— Ул бит... Ул бит.
Ләкин Әнвәр аның сүзен тыңлап тормады, ишекне ачып, эчкә узды. Зәйтүнә гаепле бала шикелле аның артыннан иярде Шунда ул бик зур мөмкинлекне ычкындырганын аңлады: ул иренең гаебен сиздереп, анда вөҗдан газабы уята алмады һәм шуңа күрә Әнвәрнең хыянәте табигый. нормаль бер хәл сыманрак килеп чыкты һәрхәлдә Әнвәр моны шулай шеп куйды
Әнә ул торшер яктысында рәхәтләнеп чишенә, гаепле кеше итеп түгел, гаепләүче итеп тота үзен! Ул хатынының сүзен юньләп тыңламый да. гүяки баштан ук аның ни әйтәсен дә, бу сүзләрнең арзанлыгын да белеп тора Зәйтүнә ачыргаланып әйткән сүзләренең, жил очырган кибәк кебек, ире колагына эләкмичә очканын күреп, тынып калды Я хода, синең белән бер бүлмәдә яшәгән кешенең, синең белән тормы шын бер иткән кешенең бу кадәр чит һәм шәфкатьсез булуы мөмкинме?
Зәйтүнәнең өйне дер селкетәсе, күк күкрәтәсе, яшен яшьнәтәсе, иренең йөзендәге гамьсезлекне йодрыклары белән төеп куасы килде
Әмма ул бу хәлдән алан чыгып булмаганын аңлый иде Тыелырга кирәк иде. сабыр игүдән башка чара юк иде
Бнлгесезлсктән дә авыр нәрсә дөньяда юктыр Алтынчәч төн үткәнен көтә-көтә тәмам гаҗиз булды Чыгарырлармы аны. юкмы’ .Чинарны күрергә насыйп булырмы күрсә, күңелен йомшарта алырмы’
Ул аңа ниләр әйтәсен кат-кат күңеленнән кичереп, сүзләр эзләп чыкты Анын йөрәк түреннән кайнап чыккан сүзләр ташны да эретер кебек иде!
Төннәрен больницада вакыт үзе тукталып йоклап ала дип белерсең. Ниләр генә уйлап бетермәде Алтынчәч! Ләкин бер нәрсә — кылганнарына үкенү аның күңелен кыйнамады бу юлы. Әгәр ул гөнаһка барма- са, карынында бала яралмаган булыр нде, җирдә яшәячәк бер кешенең гомере башланмас иде. Моның өчен ул үзен гаепли аламыни? Ләкин әгәр дә баласының хакын ахыргача хаклый алмаса, Линарны үз сүзләренә ышандыра алмаса. менә шунда булачак инде аның иң зур гөнаһы һәм йолып булмаслык гаебе!
Шуңа күрә бу очрашуга Алтынчәч бик ныклап әзерләнде. Иртән ул хәтга сабыйларны карарга коридорга да чыкмады. Авыз эченнән генә Линарга әйтәсе сүзләрен кабатлады
Менә, ниһаять, бүлмәгә аның зарыгып көткәне — Лариса Сөнгатов- на килеп керде. Ул барында, палата ничектер үзгәреп киткәндәй була, аның пөхтә кыяфәтеннән, керсез халаты белән ак башлыгы астыннан бүселеп чыккан җирән бөдрәләреннән, нечкә үкчәле түфлиләреннән үзенә бер җиңеллек сирпелә, дару исләрен затлы хушбуй исе күмеп китә, авыруларның йөзендә җилбәзәк елмаю кабына торган иде Әйтерсең лә, кәефсезләнеп яткан сабыйларга матур уенчык күрсәтеп юаталар. Ул үзе дә кешенең саулыгына, гомеренә бәйле мөһим эш башкарып түгел, ә бәлки бала-чага уены гына корып йөри сыман тоела, больницаның бөтен җитдилеге юкка чыга иде.
Хатыннар аны бу уены өчен гаепләмиләр, әмма үзләре аңа катнашырга бик омтылып тормыйлар чөнки Лариса Сөнгатовнаның кулы каты икәнлеген, кан алганда авырттырып чәнчегәнен яхшы беләләр. Дәвалау эшендә кул яту дигән нәрсә бар бит: бер шәфкать туташы уколны сиздерми ясый белә, икенчесе исә шөпшә тешләгәннән дә болайрак итә, бер врач тәнгә иркәләп кенә орына, икенчесе авыртмаган җирне сызландыра Лариса Сөнгатовна шул икенчеләреннән иде. Аның күтәренке тавыш белән барысына берьюлы «Ну, назлыкайлар, һаман иркәләнеп ягасызмы әле. ирләрегез янына кайтасы! ыз килмиме?—дигән соравына шаярышып җавап бирәләр, әмма башка врачларга сөйләгән шикелле аңа тормыш хәлләрен ачылып сөйләргә ашыкмыйлар иде
Бу юлы да ул Алтынчәчнең караваты янына килеп утыргач, палатада тынлык урнашты. Ул кулындагы штативны тумбочкага куйды да, ялтырап торган кечкенә пәке алды. Алтынчәч бармак бите авыртканын бөтенләй тоймады Менә Лариса аның җәрәхәтенә пыяла көпшә очын якын китерде, аның буенча өскә таба кызыл кара йөгергәндәй булды. Менә ул көпшә штативка куелды Ни әйтер андагы кызыл кара? Алтынчәчне Линар белән очраштырырга ярый, диярме, юкмы? Я алла, безнең язмышлар нинди юк нәрсәгә бәйле кайчакта!
Алтынчәч врачның йөзенә текәлеп карады. Лариса Сөнгатовнаның чырае караңгы, күз төпләре күгәреп чыккан, төн йокламаган, исәпле кеше кебек күренә иде ул бүген Ул көпшәләрне штативка чирканган кыяфәт белән куйды, нәни пәкесен идәнгә төшереп җибәрде, аны ала алмый шактый азапланды Таркау иде бүген Лариса Сөнгатовна Алтынчәч аның белән ныгытып киңәшергә дә уйла!ан иде бер мәлне, ни дисәң дә алар элек курсларда очрашкан кешеләр бит, ләкин врачның шушы караңгы чырае бу нияттән ваз кичерде.
«һич булмаса. дәгъвәләшеп. расписка биреп булса да чыгармың»,— дип уйлады Алтынчәч.
Врач чыгып киткәч, палатадагы дүрт хатын бергә җыелышып, больница хәлләрен, дөресрәге — гайбәт сөйләшә башладылар. Лариса Сөн-
гатовна кереп чыкса, ни сәбәптәндер хатыннар үз хәлләрен онытыбрак торалар, башкаларның хәл-әхвәле белән кызыксына башлыйлар иде
Алтынчәч бүген сүзгә катнашмады, түземсезләнеп анализ нәтиҗәсен көтте.
Берәр сәгатьтән палатага, зәңгәр штемпельле кәгазь кисәге тотып, ф Резеда Фәриговна килеп керде
— Анализыгыз ярыйсы бүген,— диде ул кәгазьдән күзен алмыйча и Аның йөзендә шикләнү ярылып ята иде,—Озак дәвалауның нәтиҗәсе | кинәт сизелгән очраклар була булуын Шулай да ашыкмаска иде, тагын ® бер көн булса да сабыр итәргә, анализны тагын бер кат кабатларга 5 иде. ' и
Яәкин Алтынчәч нык торды аңа бүген, менә хәзер үк чыгарга ки- g рәк: бик мөһим мәсьәләне хәл итәсе бар
Ахырда Резеда Фәритовна киңәшләрен бирә башлады борчылмас- < ка, даруларны үз вакытында эчәргә, аз гына үзгәреш сизелсә, тизрәк 4 монда килергә, һич булмаса телефоннан шалтыратырга Ләкин Алтын- < чәч аны рәтләп тыңламады, күңелендә сулкылдап бер үк сүз кабатлан- ф ды «Чыгам! Чыгам! Бүген барысы да хәл ителә!»
Урамда чыннан да бөтен дөнья өр-яңача күренде. Аяз, рәхәт, сулыш в алуы җиңел, күз күреме иркен! Бина эчендә чакта борчулар да стена- ° ларга бәргәләнеп зурая икән, монда алар аз булса да таралып киткән х дәй булдылар Больница каршындагы кечкенә бакчаның шәрәләнгән “ агачлары, тун җирне каплап та бетермичә керләнеп өлгергән кар, биек ~ фабрика биналары барысы да жанга якын булып тоелды
Трамвайда аңа шундук торып урын бирделәр, ә төшкәндә яшь кенә = бер егет, кулын сузып, йөзенә кайгыртучан кыяфәт чыгарып, бик кадер- “ ләп ярдәм итте. Аннары кызу-кызу атлап китеп тә барды Алтынчәчнең о күзенә яшь килде Аның әле беркайчан да мондый кадер-хөрмәт тоеп * йөргәне юк иде Көзгегә караса, ул үзенең ямьсезлеген күрә, ләкин менә кешеләрнең йөзе аңа карагач яктырып киткәнен сизә иде «Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке — ана булуда», -дигәндә шагыйрь ана буласы хатынның тышкы кыяфәтен күз алдына китермәгәндер, ул моны аналарга булган шушы якты ихтирам хисен унлап әйт-кәндер. Йөзләрне ача, мөнәсәбәтләрне лакьлый торган бу хис аналар янында һәр игелекле кешенең карашында кабына
Алтынчәч шушы якты хисне Яннарда да кабызырга тиеш иде. Яшь егетнең юл уңаенда гына күрсәткән кайгыртучанлыгы Алтынчәчнең бөтен рухын яңартып җибәргәндәй итте
Күршеләр эштә иде, Алтынчәч өйдә тулы хужа булып йөрде Ванна коенды, чәчләрен бигудига урады, ял игә-нтә бүлмә идәнен юып чыгарды. хәтта ванналарны, кухняларны тазартты Ә бәлки Яннар килер? Нигә килмәсен? Кнлер, әлбәттә! Алар Мөһимә каршында түгел, икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә тиешләр бит инде. «Кичкә кадәр генә булса да өмет белән яшим әле!» — дни, Алтынчәч үз күңеленнән бөтен шикләрен куды
Ул, Мөһимәнең ишеге йозаклы икәнен күрсә, күңеле бик тешәсен белә иде, шуңа күрә кич кенә барды Ишекне Мөһимә ачты Өйдә ят телдә өзеп-өзеп җырлаган тавышлардан ук Яннарның килгәне беленеп гора иде. Әнә ул диванда иркенәеп, кырын ягып тора, ишек ачылгач та башын борып карамады.
Кунак килде, кунак!—дип шактый кычкырып дәште Мөһимә, магнитофон тавышын басарга тырышып Шуннан соң гына Яннар урыныннан кузгалды, саргылт күлмәгенең чалбар өстеннән чыгарып салган итәген тарткалап куйды Аның йөзендә сөенү дә. каушау да сизелми, ике күзе дә тонык елтырый, кайсы күзе пыяла икәнен дә белерлек түгел иде
Әлбәттә, үзе өчен булса, Алтынчәч бу өйнен бусагасын гомерендә башка бер тапкыр да атлап кермәгән булыр иде Үлсә үләр иде, килмәс иде ул монда! Ләкин бала! Хәзерге минутта тибенеп, әнисенә хәл кертеп куйган бала! Аңа әти кирәк. Инде әти булмаса исеме генә булса да кирәк. Ул зинадан туган булырга тиеш түгел. Ул тумыштан ук башкалардан ким булырга тиеш түгел и
Шуның хакына Алтынчәч ике күзеннән ук төбәгәндәй — йөрәкне яралый торган ук төбәгәндәй!— карап торган кешенең, бөгенләй чит-ят кешенең каршына елмаеп бара Аның күңелен йомшартырга кирәк. Ул балага исемен бирсен, фамилиясен генә бирсен ул аңа. атасы дигән графага исемен генә яздырсын Калган берни дә сорамаячак аннан Алтынчәч, сабыйны үзе тәрбияләчәк. Ләкин ул чакта бала — ата баласы булачак!
Линар аның хәлен сорашуны кирәк тапмады. Аякларын җәеп, диванга урнашты. Аның бу кыяфәтен утырды дип тә, ятты дип тә әйтергә була иде Ул Алтынчәчне санга сукмавын, ихтирам итмәвен күрсәтү өчен шулай утырадыр сыман тоела иде.
Мөһимә кухняга кереп киткән иде. Алтынчәч пальтосын чөйгә элеп, аның янына узды Мөһимә
— Юк. юк, үзе.м карыйм, син рәтен белмәссең,— дип аны бер нәрсәгә дә якын җибәрмәде Алтынчәч залга чыгып, диванның икенче башына утырды. Линар сүз башламады
Чәйләр эчеп, инде эш беткәч, Мөһимә тыр-тыр йөреп табын җыя башлагач, бер яктан магнитофон уйнатып, икенче яктан телевизорда хоккейчыларның ары-бире чапканын караштырып, диванда корсагын бүлтәйтеп яткан Линарга карагач, Алтынчәч сөйләшер өчен шуннан да җайлырак вакытның булмасын аңлады. Линар аны озатмаячак, үзе суз башламаячак — бу көн кебек ачык иде.
— Минем синең белән сөйләшәсе бар иде,— диде Алтынчәч
— Да. лапочка, тыңлыйм, сөйләш
— Икебез генә.
— Монда башка кеше юк бит.
Чыннан да Мөһимә кухняда савыт-саба шалтырата иде.
— Монда өй тулы кеше,— диде Алтынчәч идәндәге магнитофонга һәм түрдәге телевизорга ишарәләп.
— Син аларга игътибар итмә. Мин сине тыңлыйм бит.
Алай да үзе янтая төшеп, магнитофон тавышын әкренәйтте. Телевизорга караган килеш
— Ты ңл ы й м.— диде
Шул рәвешле, бала язмышын, кеше язмышын хәл итә торган, Алтынчәч айлар буе хыялланып йөргән сөйләшүне «адью, адью, адью» дип көрсенеп һәм астыртын бер мәгънә белән җырланган сүзләр фонында һәм телевизор экранында әвәрә килгән таза егетләр каршында башларга туры килде.
Ләкин Алтынчәч анысына да риза иде. Бала хакына дигәндә ул үзенең горурлыгын, кешелеген, гомерен шушы адәмнең аяк астына салырга, борыны белән җир сөрергә, теләсә нинди кимсетелүгә әзер иде.
— Озакламый безнең балабыз булачак,— диде ул үзе дә бу сүзләрнең мәгьнәсезлеген аңлаган хәлдә. Хыялында ул бу сөйләшүне бөтенләй башкача башларга ниятләп куйган иде югыйсә Ул Линарга сыенып утырырга, аның сирәк аксыл чәчен сыйпарга, иңнәренең ныклыгын тоярга һәм «Ни исемле куярбыз икән?» — дияргә тиеш иде.
Ләкин Линарга якынлашып булмый, әйтерсең лә ул ниндидер акыл ирешмәс кодрәт белән үзеннән читкә этәреп тора, һәм хәтта шул хәлендә дә Алтынчәч аны бөтенләй чит итә алмый, ул аның өчен бердәнбер кеше булып калган иде
Алтынчәч сүзнең асылын әйтергә кирәген аңлады
— Линар,— диде ул аның янынарак шуышып.— Менә Мөһимә апа әйтте, син монда күчеп килергә ниятләмисең икән инде
Ул егетнең күңелен ничек тә йомшартырга омтылып, аның иңбашына орынды. Ләкин Линарның иңе кигәвен тешләгәндәй читкә тайпылды .
— Курыкма, мина синнән берни кирәкми,—диде Алтынчәч — Мин
синнән бер генә нәрсә үтенә.м балага исемеңне бир, ул әтиле булсын. “ Синең балаң бит ул! |
Линар әкрен генә башын борып, салкын тавыш белән
— Алимент аласың киләмени?—дип сорады. 5
Алтынчәчнең сулышы кысылды; *-
— Юк. ант итәм. акча сорамам! Бирсәң дә алмас идем мин аны!— $ дип кинәт кычкырып куйды ул Аннары үз-үзен кулга алырга, йомшак £ сөйләшергә тырышып;—Бала атасыз булмасын,— дип өстәде Син » бала кадерен белә торган кеше бит!
— Ну, лапочка, минем хәлне дә аңларга кирәк. Мин монда бик *
сирәк булам Үзеңне минем урынга куеп кара! Без икемс-өчме тапкыр очрашканбыз икән, аннан мондый җитди нәтиҗә чыгару кыен бит әле Линар башын телевизорга борды да, эчендә кайнаганын әйтеп салды.— * Юк нәрсә аркасында башны гомерлек камытка тьнарга син мине ах- о мак дип белдеңме әллә? *
Алтынчәч тынсыз калды. Ә Линарның сүзе бетмәгән иде әле ч Син үзең дә сабый түгел. Алданрак уйларга кирәк иде Ирләр < кулыннан килми торган эшләр бар бу дөньяда. Врачка синең урынга у мин бара алмыйм! •
Алтынчәч соңгысын — төннәрен башына килеп тә Линарга әйтмәм s дигән авыр сүзне аның йөзенә бәреп әйтте
— Синең кызың бар Күз алдыңа китер әгәр дә ул буй җиткәч * синең шикелле берәүгә юлыкса? Минем хәлгә калса? Ни диярсең ул ' чакта?
Линар кинәт пружинадай тартылып, сикереп торды Алтынчәчкә аның күзләре ике көпшәле мылтык булып күренде, аларлан ут чәчел гәндәй булды
Ж.итәр сиңа Жыен җилбәзәк хатын минем кызым белән авыз чайкамый торсын әле!
Алтынчәчнең дөньясы сүнде, ул кинәт юкка чыккандай булды Диван култыксасына яны белән бәрелеп идәнгә шуып төшкән хатыннын авызыннан күбек килә, башы өстәл аягына бәргәләнә иде.
— Апа! — дип кычкырды Линар — Апа!
Кухнядан йөгереп чыккан Мөһимә өстәлдән кашык алып Алтынчәч нең теш арасына кыстырды
— Бар, йөгер, «скорый» чакыр!
— Моннан ярар микән? Урамнан озатсак, яхшырак булмасмы5 диде Линар
— Син күренмәссең, үзем озатырмын.
Ну. апа, рәхмәт сиңа? Син минем башны бума хатынга бәйләргә йөргәнсең икән әле!
Лннар ишекне дыңк итеп ябып, баскычны дер селкетеп чыгып китте. Өйдә магнитофонның ирләр тавышы белән чинап җырлаганы гына ишетелеп калды
Аңына килеп, карашы яктыргач, ул кызын күреп елмайды, аннары күз алмаларын йөртеп кенә, тирә-ягына карады
— Ә Мөбәрәк? Әтиең кайда?
Ләйлә аңа таба иелде.
— Хәлең ничек, әнием?
— Ни булды миңа? Кайда мин? Әтиең ник юк?
— Сез машинага бәрелдегез бит, әни. Хәтерлисеңме?
— Машина? — Җәмилә Закировна күзен йомып, бераз аңын җыеп ятты. — Юк, берни хәтерләмим. Әтиең кайда соң?
— Борчылма, әни. Син ике тәүлек һушсыз яттың бит. Ике тәүлек.
Җәмилә Закировнаның йөзендә канәгатьсезлек чагылды. Ул Ләйләдән әтисе турында сүз көтә иде. Күңеле сизә иде, күрәсең.
— Машина син утырган яктан бәргән, әни. Әтигә бөтенләй диярлек зыян тимәгән. Тик аның йөрәге генә... Юк, юк... син әйтеп бетергәнне көт. Микроинфаркт булган аңа. Гидувта ята. Ул да сине гел сораштырып кына тора 1ик үзе килә алмый, торырга рөхсәт итмиләр.
— Янында кеше бармы соң?
— Равил гел шунда утыра инде. Ул — анда, мин — синең янда. Үзебез шулай яхшырак булыр дидек.
— Бар, тизрәк шалтырат, минем хәл яхшырганны әйт. Борчылып ята күрмәсен!
— Хәзер, әни.
Ләйлә бүлмәдән чыккач, бераз стенага терәлеп, хәл алып торды. Аның гомерендә бер тапкыр да әнисенә ялган сүз сөйләгәне юк иде әле. Әйтми калган серләре булды, андыйлар булмау мөмкин түгел, ләкин күзенә карап ялганлаганы булмады. Хәзер менә елмаеп, шат кыяфәт белән әнисен алдавы ифрат авыр аңа. Үзенә җиңеллек китерү өчен ул моны беркайчан да эшли алмас иде, ләкин сүз әнисе турында бара, аның исәнлеген саклап калу хакында бара!
Ләйлә әнисен шиккә салмас өчен, коридор буйлап читкәрәк китте, бераздан әйләнеп килде. Әнисе аның аяк тавышларын ишетсен. Кергәндә йөз бик тыныч булсын, сөйләгәндә керфек тә тибрәнмәсен Бигрәк сизгер, күз карашы аша җанны күрә Ләйләнең әнисе.
— Әти үзе телефон янына килә алмый әле, әни. Равилне чакырып сөйләштем. Әти үзен яхшы хис итә, инде синең хәлең яхшырганны белгәч, күңеле күтәрелер.
Җәмилә Закировна кызының күзенә текәлеп карады, әмма аны-моны сизенмәде, тынычланып, мендәренә башын җайлабрак салды. Ире өчен борчуы кимегәч, ул үз тәненең сызлауларын сизә башлады ахрысы, маңгае җыерчыкланып чыкты.
— Сул янбашым бик сызлый,— диде ул. — Ничек аякка басармын соң мин?
— Врачлар, сөякләр исән, диләр. Аңына килсә, тиз тереләчәк, диделәр сине.
— Тиз кирәк шул. Әтиеңне беркем дә минем кебек карый алмый. Аның янына барырга кирәк.
— Ә аның өчен сиңа күңел тынычлыгы кирәк, шулай бит. Син үзең әйтә идең бит җан тынычлыгы бик шифалы, күңелле уйлар уйларга кирәк, дип Шулай түгелме?
— Син бар әле. әтиең янына үзең барып кил. Минем сызланганны әйтмә, хәле бик әйбәт, диген.
Ләйлә дежур шәфкать туташын чакырып кертте дә, әнисен елмаю- лы карашы белән юатып, чыгып китәргә җыенды. Җәмилә Закировнаның сөйләшерлек хәле калмаган иде, ак җәймә өстендә үтә күренмәле булып тоелган бармакларын тибрәтеп кенә ишарә ясады «Бар тизрәк!»
Ләйләнең барыр юлы ерак түгел, ветеринария институтының ак бинасы янәшәдә, бәс сарган, тездән карга чумып утырган агачлык артында гына. Дөнья шундый ак, пакь, оеп, тирбәлеп ябалак кар ява. якындагы тимер юлдан, тәрәзәләрне тонык кына елкылдатып. яшел поезд
йөгереп узды. Урамнарда машиналарның каядыр өзлексез ашыкканы күренә, ә сирәк узгынчылар якаларына, бүрекләренә кар мамыгы жыеп, салмак кына атлыйлар. Йокысыз узган төннәр Ләйләнең хәлен алган, соңгы минутларда әнисе янында шат, хәрәкәтчән, ваемсыз булырга тырышудан жаны-тәне талчыккан иде. Хәзер менә әнисенең дә, баш- . каларның да карашыннан читләшкәч, ана бөтенесе төш кебек тоела башлады Зиһене ярым томанланып, хыялый дөньяда итеп сизде ул 3 үзен. Миңгерәйгән хәлдә, агачлык арасыннан салынган сукмак буйлап | узды. Институтның ишегалдына кергәч, ныклыгын кайтарырга теләп, х иелеп учына кар алды, яңакларын, маңгаен ышкыды, салкын дымны 5 теленә тидерде. Кайчан ашаган иде соң әле ул? Шәфкать туташы чәй ь керткән иде бит аңа, тамагыннан үтмәде.
Актлар залыннан урындыкларны алганнар, уртасына биек ятак ясап, з аңа табут куйганнар Табут кырыйлары бихисап веноклар белән ура- ® тылган, ә аларны һаман бер-бер артлы кертә торалар. Зал тулы халык, 4 әкрен тавыш белән сөйләшү дә тоташ гөжләү булып ишетелә. Бу гө- < желдәүгә микрофоннан килгән үзәк өзгеч скрипка моңы килеп кушыла, ф
Ләйлә залдагы төркемгә күз йөгертеп чыкты, беркемне танымады. < Кемнәрдер аның кулын кыса, кайгылы тавыш белән нидер әйтә, ләкин ® зиһендә аларның йөзләре дә. сүзләре дә тоткарланмый, баштагы то- ° манга уралып шундук юкка чыга иде. =
Табутның дүрт ягында почетлы каравыл тора Ләйлә чәчәкләр ара- * сыннан үрелеп әтисенең йөзенә карады Ул тыныч, ләкин хәлсез булып £ күренде. Шушы хәлендә аны жиргә илтеп күмәргәме? Ләкин бу ул — әти бит! Бите, чәчләре, кашлары, борыны шул хәтле газиз, тик күзләре z генә йомык, тик иреннәре генә күгәргән. Ә бәлки, әнине һушына китер- = гән шикелле, аны да бу хәленнән айнытып буладыр! Мөмкиндер андый « эш, тик кешеләр бу чараны моңарчы тапмаганнардыр гына. Әгәр дә < Ләйлә врач булса, ул шундый чараны эзләр иде Табар иде ул андый чараны. Бөтен гомерен шул эшкә куяр иде, барыбер табар иде!
Шунда ул ишек янында бүреген кулына тотып басып торган Равилне күреп алды. Маңгай турыннан чәче нык сирәкләнгән башын түбән игән, аркасы белән ишек яңагына сөялгән, менә-мснә егылыр шикелле. Ләйлә кинәт айнып киткәндәй булды, энесе янына ашыкты.
— Равил, нык бул, без дә егылсак, әни ничек түзәр!
Равил гәүдәсе белән апасына таба авыша төште, аның күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты. Күптән инде елаганы юк иде аның. Кайчан күрде соң әле Ләйлә энесенең күз яшен’ Бакчага йөргән чагында бугай, урамдагы явыз малайлар башын тишеп керткәч Ләйләнең шул чактагы кебек аның башын күкрәгенә кысасы. «Хәзер мин явызларның кирәген бирәм!»—дип йөгереп китәсе килде
Ләкин үлемне куып житеп үчне алып булмый шул Ләйлә өчен чарасызлыктан да авыррак хәл юк иде.
— Адәм баласының башына гомер эчендә килә торган хәсрәт бит. нихәл итәсең Мин дә күптән түгел әтиемне жирләдем
Кем сөйли бу сүзне?
Алар янына Изанл Харисович килеп баскан икән Ләйлә ана каршы сүз әйтергә авызын ачты Ни сөйли ул? Ләйләнең әтисе көтмәгәндә һәлак булды, вакытсыз, очраклы рәвештә!
— Минем әти дә кинәт үлде. Яшь иде әле.
Изанл Харисовичның гадәттә елтырап торган күзләре тирәннән, йөрәк түрендәге ярасын ачып карыйлар, алардан чын-чынлап олы хәсрәт чагыла иде. Ләйлә аның үзләренә килеп йөргән чакларын исенә төшерде Ничек сокланып, зурлап, кызыгып карый нде бу кеше профессор Ильясовка! Аның белән сөйләшеп утырырга, ничек эшләгәнен, нинди ачышлар ясаганын, чит илләрдәге галимнәр белән ни рәвешле элем
тә тотканын сорашырга ярата иде. Ихлас иде андый чакларда Изанл Харисович һәм бүген дә бу югалтуны ул чын йөрәге белән кичерә иде.
Дөрес, шул ук вакытта бу фаҗига ана юлны ача иде. Ләйлә бер генә минутка йөрәк түрендә сөенечле җиңеләю кичерә микән бу кеше, дип үз-үзеннән сорап куйды. Ләкин бу сорау җавапсыз юкка чыкты. Хәзер анысы ул хәтле үк мөһим түгел кебек тоелды. Изаил Харисович- ның сул җиңенә кызыл тасма бәйләп почетлы каравылда торуына да, мәрхүмнең якыны яки хезмәттәше булмавына карамастан, аның бар лык галимнәр өчен якты үрнәк булуы хакында сүз әйтүенә дә, табутны алып чыкканда күтәрешүенә дә рәнҗи алмады Ләйлә.
Урамга чыккач, оркестрны күреп. Ләйлә сискәнеп куйды. Болытлы көндә дә елтырап торган торбалар, барабаннар хәзер аның хәсрәтен бөтен калага игълан итәчәкләр, якын-тирәдәге һәммә кешенең күңеленә шом салачаклар. Бу хәсрәтле моң агачлык артындагы зур больница бинасына да барып ирешәчәк бит! Әниләре тетрәнеп күзен ачар «Нинди тавыш бу? Матәм маршымы? Кемне күмәләр? Кайда?» Аларның әнисе һәрнәрсәнең төбенә төшенмичә туктамый, сәбәбен белмичә тынычланмый. «Якын-тирәдә уйный бу оркестр,—дип уйлар ул —Ә монда зур йортлар юк. Институт кына.. Кемне күмәләр анда шундый зур тантана белән?»
Ләйлә баскычтан атылып төште дә оркестрга әмер бирү өчен кулын күтәргән офицер каршына барып басты:
Офицер аңа гаҗәпләнеп карады
— Монда уйнарга ярамый. Әнием ишетә. Аңлатыгыз әле шуңа!— диде ул артына борылып. Изаил Харисович офицер янына килеп, аның белән сөйләшә башлады.
Ләйлә, башын күтәреп, йөзен кар бөртекләренә каршы куйды да күзләрен йомды. Карлар җиргә явар, эрер, агачлар бәсен коеп, яфрак ярыр, җир яшәрер, күктән кояш көләр. Тик аның әтисе генә булмас... Ансыз дөнья була ала микәнни соң?
Юк-юк, бу хакта күп уйларга ярамый Ләйләгә. Күзләре кызарып, иреннәре шешенсә, әнисе шикләнер...
Зираттан Ләйлә туры больницага кайтты. Процедуралар бүлмәсенә керде дә:
— Миңа хәл кертә торган укол ясагыз әле,— диде. — Көчлерәген!
Врач белән шәфкать туташының йөзе аның күз алдында ак тап булып кына шәйләнә иде.
«Әгәр үзем врач булсам, даруның көчлерәген сайлар идем,— дип уйлады Ләйлә. — Әгәр врач булсам, әнигә дә ныграк ярдәм итә алган булыр идем. Әгәр врач булсам...»
Берничә минуттан ана әнисе янына дәртле адымнар белән, шат кыяфәттә, елмаеп барып керергә кирәк иде.
Иртән тәрәзә пәрдәләрен ачкач, ишегалдына шактый карап торды Зәйтүнә. Тышта оеп йомшак кар ява. көн соңарып, бик әкрен килә, дөнья серле һәм пакь иде. Мондый көннәрдә яшь күңелләрдә дәрт кузгала, картларны сагыш баса, авыруларның хастасы көчәя
Ямансу да, ярсу да Зәйтүнәнең күңеле. Аның артында Әнвәр Ти-мербулатны түшәмгә чөеп уйната, баланың көлгәне, гөрелдәгәне ишетелә Бүген ял, Әнвәр өйдә булыр, шулай бала белән генә сөйләшеп, үзара дәшешмичә, бер-берсенә карамаска тырышып узар микән көннәре?
Алай да тышка карап, ямансулап озак торырга ярамый Ял көненә мең эш җыелган була Яна килгән медицина журналын укыйсы, күптән башланган фәнни хезмәтне төгәлләп, мәкалә рәвешендә язып бетерәсе, җитешә алса, кыз балалар өчен махсус яза башлаган китапчыгын дәвам итәсе бар Барсына да өлгерергә кирәк! Зәйтүнә кухняга чыгыл, балага ботка пешерде, чәй куйды. Әнвәр аның белән сөйләшми. ләкин Зәйтүнә таш атканга таш атып җавап бирү ягында түгел: өс- у тәлгә өч чынаяк куйды. £
Әмма ул борылып караса, Әнвәр киенеп тә куйган, Тимербулатка. § «Сау бул, сау бул!» — дип кул болгады да чыгып та китте. =;
Бала баштарак аны. уйный гына дип, менә-менә кире керер днп н ишеккә карап көтте, аннары ныгып җитмәгән тәпиләре белән ишек < янына талпынды, абынып егылды да елап җибәрде Башка чактагыча □ иркәләнеп, юри кычкырып түгел, бер чарасыз калгандай нечкә итеп, а әкрен генә елый, ике бит очыннан мәлдер мәлдер яшь бөртекләре тәгә- ц ри. Зәйтүнә аны күкрәгенә алып кысты «Елама, бәбкәччәем, елама. * Әтиең хәзер кайта, мәми алып кайта.. »
Үзеңнең иң якын кешеләреңне газаплы яшь коярга мәҗбүр итәрлек * сәбәп булырга мөмкин? Бу хәсрәтне акларлык сәбәпнең булуы мөм- * кипме? Нинди көч алып чыгып китте Әнвәрне өеннән?
Эчкечене — аракыга, тәмәкечене — тәмәкегә, бозык гашыйкны сө- * иркәсенә тарта торган көч иде бу, һәм баланың зәгыйфь кулларында “ да, Зәйтүнәнең үпкә белән әйтелгән сүзләрендә дә аны җиңәрлек кодрәт < юк иде. ?
Барыбер бала кочып, яшь түгеп утырырга ярамый. Эчеңдә ут янса J да елмай, көл, балаңны уйнат, эшеңне кара. Ана эшләп йөргәндә, са- - бый үзен тыныч хис итә. уен белән мавыга, гамьсез була Җәмилә За- ц кировна хаклы хәрәкәтләнсәң, кайгы җиңелрәк кичерелә. Гел уйланып ® кына утырсаң, пыскып янган кисәү кебек сызарсың. Ярый әле эш күп, кер юарга, өйне җыярга, кибеткә барырга, бала белән йөреп керергә Аннары китап-дәфтәр алып утырырга. >зеңә тын алырга да бирмәскә кирәк!
И, оеп та ява соң ябалак карлар, шуларны ерып, адашкан адәмдәй, кая китте икән Зәйтүнәнең Әнвәре?
Кинәт телефон шалтырады. Зәйтүнәнең килендәше Кәүсәрия икән
— Нишлисең әле син?
— Юам, җыям, тазартам.
— Бар эшеңне ташла, матур итеп бизән, балаңны курчак итеп киендер дә, хәзер үк безгә кил
— Хәзер генә бара алмыйм бит. Кәүсәрия. Эш бик күп.
Зәйтүнәнең бу хәлендә кеше күзенә к\ренеп йөрисе килми иде
— Өйдә эш бетмәс, үлгәндә дә өч көнлек кала, ди ул. Ә менә шушы минутта безгә кнлмәсәң. гомерлек үкенеч булачак. Ишеттеңме: гомер буе үкенәчәксең Идәнеңне юарсың, китабыңны укырсың, ә бу көнне кайтара алма.сын, бел аны!
Кәүсәрия бераз тынып торды да, Зәйтүнә аны-моны дәшмәгәч
— Гөл итеп киенегез дә елмаешып килеп керегез,—диде - Тик мин чакырды димәссең, хәл белергә килдем, диярсең
Шушы сүзләре белән ул Зәйтүнәне сәерсендсрде дә. ышандырды да. Тормышны көнләп алып бару мәсьәләсендә Кәүсәрия профессор иде. Өстәвенә килендәшен ярата, ихтирам итә, аңа яхшылык теләп яши Инде бодай чакыра икән, җитди сәбәбе бар. димәк Ә бәлки, кунаклар килгәндер дә, Зәйтүнәнең күңелен ачарга теләведер.
Тышта дөнья бөтенләй икенче икән Ябалак кар аяк астына мамык булып түшәлә, тирә-юньдә күбәләк булып бөтерелә иде. Оеп яуган бу пакьлыктан бар мохит чистарган, сихри халәткә кергән, ак давыл күз не алыштыра, авыр уйларны тарата иде
33
Ишекне Әнвәрнең абыйсы Әзһәр ачты. Ул кыяфәте, йөз сызыклары белән Әнвәргә охшаган, тик бераз юантыграк, тәбәнәгрәк, чәче дә сирәгәйгән, йөзеннән җылы нур да ул хәтле яктырып сирпелми. Зәйтүнәне күргәч, ул кыенсынып киткәндәй булды, арткарак чигенде:
— Ә-ә, килен, синмени әле бу? — дип, сызганып куелган җиңнәрен төшерә башлады. Зәйтүнә, аның иңбашы аша үрелеп, эчкә карады: зал уртасында табын әзерләнгән иде.
— Вакытсызрак килдек мәллә? — диде ул каенагасын кыен хәлдән чыгарырга теләп. Ул арада кухнядан кызыллы-зәңгәрле алъяпкыч бәйләгән, бөдрәләткән кара чәчен шундый ук кыекча белән җыеп кунган, түгәрәк бит очлары алланган Кәүсәрия килеп чыкты:
— И-и, көтелмәгән тансык кунаклар килгән икән! Мактап йөрисез, бәхетле авызлар, мичтән бәлеш чыгуга өлгердегез! Әйдә, чишен, түргә уз, килендәш!
— Кунак көтәсез, ахрысы. Без белмәдек, хәл белергә дип кенә килгән идек,— диде Зәйтүнә үзенә тапшырылган рольне ышандырырлык итеп башкарырга тырышып
Ләкин Әзпәр аны рәтләп тыңламый, кая басарга белмәгәндәй, ишек төбендә таптана, күлмәк җиңен бер күтәрә, бер төшерә иде. Кысан коридорга Кәүсәрия чыгып, ирен эчкәрәк этте:
— Бар әле, кереп тор. Кунакларны чишендерик.
Кәүсәрияне беренче карашка чибәр димәссең: кыска буйлы, зур башлы, чәчен күпертеп йөргәнгә башы тагын да зуррак күренә. Киң йөзендә киң борын, калын иреннәр. Ак битендә су чәчәгеннән калган нәни уемнар бар. Таза тормыш һәм ваемсыз холык аны тагын да түгәрәкләндереп җибәргән иде. Ләкин ул бер карауда үзенә мәхәббәт тудыра, чөнки башын артка ташлап, тигез тешләрен җемелдәтеп, кычкырыбрак сөйләшүеннән үк гадилеге, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге күренеп тора иде. Ул тормыштагы һәртөрле көйсезлекләрне җиңел үткәрә, башкаларның хәсрәтен дә күпереп торган кыска бармаклы йомшак куллары белән таратып ташлагандай итә иде. Кыскасы, килендәшләр, капма-каршы кыяфәтле һәм фигыльле булуларына карамастан, ә бәлки шуның аркасындадыр, баштан ук килешеп яшәделәр.
Каенагасын исә Зәйтүнә моннан берничә ел элек вафат булган каената урынына күрә иде. Аңа карата татар хатыннарының борынгыдан килгән йоласы — тел яшерү кебегрәк мөнәсәбәт саклый иде ул. һәр сүзен зурлап кабул итә, сораганына төгәл җавап бирә, аның алдында юк-бар сөйләшми, һәр даим зурлавын сиздереп тора иде.
Кәүсәрия Тимербулатның тунын салдыра башлады:
— Иң кадерле кунагым менә шушы инде минем!
Алар өс киемнәрен салып эчкә үтүгә, Әзһәр ашыгып киенә башлады, каракүл якалы пальтосын иңенә генә салды да, бүреген кулына тоткан килеш, чыгып та китте.
Кәүсәрия табын уртасындагы аяклы пыяла савыттан алма алып, Тимербулатка сузды:
— Мә, улым, ашый тор! Әрчеп бирәсеңме әллә, килендәш?
Савытның ике ягында ике шешә —аракы белән коньяк тора. «Безнең өчен әзерләнгән табын түгел»,— дип уйлады Зәйтүнә моны күргәч. Алар өчен булса, аракы гына торыр иде — Әнвәр белән Әзһәрнең коньяк дип исләре китми. Зәвыгы билгесез кешеләр өчен, ятлар өчен әзерләнгән табын иде бу...
Кәүсәрия, аның күзенә туры карарга кыенсынгандай, артыгын кау-дарланып кухня белән ике арада йөри башлады. Әнә, табын уртасыннан тәлинкәләрне читкәрәк этәрде дә, таба белән шулпалы бәлеш китереп утыртты Аннан тәмле ис таралып, өйне тагын да ямьләндереп җибәрде. Гадәттә кунак җыйганда бәлеш табынга башта ук куелмый, аштан соң гына китерелә, йорт башы Әзһәр аны, аягүрә басып, изге
Г Хая^иахматаа рассш
йола башкаргандай мәгънә белән ача иде. Бу юлы исә Кәүсәриянең кыланышыннан, без монда үзебез генә, башка беркемне дә көтмибез, диясе килгәне сизелеп тора иде.
Ишек ачылганы ишетелде, җылы курткасының изүен ачып җибәргән Әнвәр килеп керде.
— Син каян монда килеп кердең әле? — диде ул Зәйтүнәнең йөзенә карап, әкрен тавыш белән. Ләкин бу тавышта эчке бер ярсу сизелә иде. Зәйтүнә аны-моны аңлап өлгергәнче, арага Кәүсәрия кереп басты:
— Килендәшнең миңа сүзе бар икән, якын итеп килгән,— диде ул гамьсез тавыш белән.
Әнвәр аның яныннан эчкә, Зәйтүнәгә таба узды.
— Ю-ук, синең янга килмәгән ул, мине эзләп йөри! Үзе барасы җиренә машина белән чаптырып кына барып кайта да, аннары минем арттан шымчылык итәргә керешә. Көн дими, төн дими, мине эзәрлекли! һич котылыр чара юк!
Зәйтүнә уң кулы белән Тимербулатны кочкан килеш, башын тагын да югарырак күтәреп, иренең йөзенә текәлде. Тукта, иреме соң бу аның? Бу шул нур шәүләсенә тиң Әнвәрме, керфегеннән гөлләр тамган сөйгәнеме аның? Бу караңгы, усал, шул ук вакытта куркынган чырайлы кешене Зәйтүнә, бәлки, бүген беренче тапкыр күрәдер?
Кем үзгәрткән Әнвәрне бу рәвешле, кем китергән аны шушы хәлгә, кем качырган аның йөз нурын?
— Ни сөйлисең син? Әллә инде кешенең килендәше янына килүе дә гаепме? Син монда әллә кемнәрне алып килер, дигән уй каян килсен аның башына? — диде Кәүсәрия.
Зәйтүнәнең бөтен күңелен яшен кебек сызып шундый уйлар узды. Менә нинди икән аларның мөнәсәбәте: кешенең йөзен каралта, аны шәфкатьсез итә торган хис бәйли икән аларны! Мәхәббә.т, чын мәхәббәт шундый буламыни? Зәйтүнәне яраткан чагында, хатынының йөзләренә нур сирпеп караганнан соң, берничә адым китүгә, икенче берәүгә шушы рәвешле каралып, ярсып, үчләнеп каравы мөмкин идеме соң Әнвәрнең? Туганнарын, якыннарын, баласын шушылай артык күрүе, чит итүе мөмкин идеме?
Чыннан да Әнвәрме соң бу? Зәйтүнә аны ничек тә булса тынычлан-дырырга, аның йөзеннән бу усал ярсуны сөртеп алырга теләгәндәй, үзе дә сизмәстән кулын күтәрде. Әнвәр кисәк артка тайпылды. Ул Зәйтүнәне үзенә сугарга кизәнде дип уйлады, ахрысы. Ул хәтта шундый хәлне дә мөмкин дип саный иде, чөнки бу минутта үзенең хаксызлыгын, түбәнлеккә төшкәнен аңлый иде. Ләкин бирешергә теләми иде әле, кул белән булмаса, сүз белән кизәнде, Зәйтүнәнең бәгыренә кадарлык итеп кизәнде Әнвәр:
— Сулыш алыр җай калмады,— диде күлмәк изүен чишеп. — Шунда минем арттан чапканда трамвай да басмый ичмасам үзеңне!
Бу чыннан да аяктан егарлык ител сугу иде. Әгәр шунда аягына терәлеп баскан Тимербулат булмаса, Зәйтүнә чыннан да егылган булыр иде. Ул, иелеп, баласының йөзенә карады. Тимербулатның йөзе агарынган, әмма күзләре коп-коры иде. Әле бүген иртән генә әтисе артыннан елап калган бала бу минутта җитди итеп карап тора иде.
Эш елаудан узган иде шул. Зәйтүнә керфеген дә какмады, ул Әнвәрнең нурсыз калган кара упкын кебек күзләренең төбен күрергә теләгәндәй төбәп карады Әйе, ул аның күз төпләрендә талпынган иң яшерен уйларын күргәндәй булды: бу минутта Әнвәр хатынына бик зур гаепләр ташлап акланырга тырышса да, үзенең хаксызлыгын, хыянәтче икәнен, түбәнлеккә төшкәнен бик яхшы аңлый иде. Сызланудан бәргәләнгән вөҗданын күрде Зәйтүнә аның күз төпләрендә.
Бүлмәдә нәрсәдер үзгәрде, бөтенесенә дә оят булып китте: Әнвәр артында Әзһәр тора икән, ул кисәк энесе каршына чыгып басты да
— Җиттеме сиңа, юкмы!—диде. — Кемне каргыйсың син? Кемгә
бәхетсезлек телисең? Менә синең гомерлеккә дип сайлап алган хәләл хатының, менә хәләл балаң! Моннан ары минем алда Зәйтүнәгә авыр сүз әйтәсе булма! *
Ул хәтта ботинкасы белән идәнгә тибеп куйды Әнвәр кырт боры- “ лып чыгып китте.
— Бар-бар, кәнтәең каршында дула, монда килеп табынның ямен g җибәреп йөрмә! — дип калды аның артыннан Кәүсәрия.
— Ә син нәрсә авызыңны ердын, бик кызыкмы әллә? —диде ана *
Әзһәр. <
— Кызык шул’ Көләбез! Намусыбыз чиста Пычранганнар еласын! =£ Шулай бит, килендәш!
Әзһәр кулын селтәп чыгып китте. Аңа да оят, аның да килене кар- § шында басып торасы килми иде *
— Кара син аны! дип баш селкеп калды Кәүсәрия. — Аерыл ы-
шабыз дип минем бозауны тәмам ышандырып бетергән бит синең ти- * лең. Имеш, эш судта, көнен генә көтәсе калган Хәзер безгә киләләр < дә ярәшү кичәсе сыман нәрсә үткәрәләр янәсе Килми торсыннар әле! о Җыен кәнтәйгә ашатырга артык ризыгым юк. Тапкан! Ирләрнең асыл- * ларына асылыналар үзләре, бер дә койма янында аунаган артык-пор- “ тыкка карамыйлар! <
Ул Зәйтүнәгә шикләнеп карады еламыймы, бик бетерешмиме, янә- s сс. Килендәшенең баласын тезенә алып өстәл янына утырганын күргәч, 2 җиңеләеп z
— Әйдә, килендәш, рәхәтләнеп ашыйк әле,—диде. — Ашауның тән- =t гә мең дә бер шифасы бар бит аның Сезнең медицина ни сөйли бу ™ хакта?
Зәйтүнә үзен тыныч тавыш белән сөйләргә мәҗбүр итте
— Башкасын белмим, сип пешергән бәлешнең шифасы бик зур була!
— Чыннан да шулай бит, килендәш,— дип күтәреп алды Кәүсәрия бу уенны. — Мин пешергән бәлешләр чырайга төс кертә. Менә каралып кайтып кергән була инде Әзһәр эшеннән Заводта мастерның нервысын ике яклап ашыйлар бит аның бер яктан җитәкчесе, икенче яктан эшчесе. Әйдәле, килен, уймак хәтле генә берәрне җибәрик әле! Аларга ачы булсын, безгә татлы булсын!
Кая татлы булсын! Сөйгән ярның сиңа үлем теләвеннән дә ачырак нәрсә бармы бу дөньяда!
Бу уй Зәйтүнәнең йөрәген пычак кебек телеп узды Ләкин ул сызлавын басарга тырышты Көрәш бара, сине — тол, баланы ятим итәргә тырышалар, ә син җәрәхәтеңнән сызланып ятарсыңмы? Сизмәскә тиеш син аны бу минутта!
— Мондый чак га бик файдалы бер дәвасы бар аның,— диде Кәүсәрия рюмкадагы коньякны кабып куйгач — Әйбәт кенә, ипле генә, сөйкемле генә бер кеше белән сөйләшкәләп йөрү яхшы. Кеше-кара белмәсен, үзең генә бел. Зерә юата Шифасы бик зур
Зәйтүнә, аның сүзләреннән чиркангандай, тетрәнеп куйды
— Ай алла, мин сиңа әшәкеләнеп йөрергә кушмыйм лабаса,— диде Кәүсәрия аның бу хәрәкәтен күреп - Үзеңнең төшеп калганнардан түгел икәнлегеңне белер өчен генә Дәрәҗәңне үстерер өчен генә, төшенкелеккә бирелмәс өчен генә!
— Юк андый кеше' - диде Зәйтүнә Кәүсәриянең сүзеннән дә бигрәк ире ташлаган гаепкә каршы
— Әй, юкны сөйләмәсәнә! Шундый яшь, чибәр, талантлы, акыллы, ягымлы хатын өчен ут йотып йөргән кеше булмыймыни1
Ул рюмкасын Зәйтүнә каршында торган озын аяклы бокалга китереп бәрде дә, башын кырын салып, бәллүрнең чынын тыңлап торды, ә үзе керфекләре арасыннан җентекләп килендәшен күзәтте.
Зәйтүнәнең күз алдыннан Мөдәрриснең башын кырын салып, кыенсынып карап торган чагы, тезендә Тимербулатны уйнатып, машинада утырган чагы чагылып узгандай булды.
Әйе, бу минутта Зәйтүнәне яралап, аның дәүләтен басып алдылар. Ләкин ул’көрәшәчәк әле. Бу көрәштә Мөдәррисне үзенә союздаш итә аламы ул?..
Тукта, тукта, ашыгырга ярамый, аңа көчен тупларга, хәл җыярга кирәк, ә бу тиз генә бирелмәячәк.
— Кәүсәрия, хәтерлисеңме, син миңа бер хатынны җибәргән идең? Илзирәк исемле? — дип сорады Зәйтүнә кинәт.— Кызы туган иде бит аның. Ничегрәк үсә икән?
Кәүсәрия аңын җыя алмыйча аңа карап утырды. Аннары урыныннан торды да янына килеп:
— Зәйтүнә, килендәшем, бәгърем, мондый минутларда ничек исеңә төшерә аласың син аны? — диде.— Терекөмеш кебек кызы, тәгәрәпләр үсеп килә! Хәзер икенчесенә корсаклы инде Илзирәк, анысын бик җиңел күтәрде, табар чагы җиткәндер инде! Их, изге җан бит син, Зәйтүнәкәй, нинди сихер белән томаладылар икән Әнвәрнең күзен шуны күрмәскә! Ахмаклар бу ирләр, Зәйтүнә! Ниләр генә күрсәтмәде минеке дә!
Кәүсәрия, авыр гәүдәсе белән аның иңбашына сарылып, елап җибәрде.
Зәйтүнә исә бер кулы белән баласын кочып, икенчесе белән килен-дәшенең иңеннән сыйпап, тыныч утырды.
Кайтырга чыккач, ул башын күтәреп күзләрен йомды. Ак күбәләкләр йомшак, салкын канатлары белән кызган маңгайны, кипшенгән иреннәрне сыйпадылар, гүяки юатырга теләделәр. Их, шушы карлар арасында эреп юкка чыксаң иде дә, бүтән беркайчан да күзләреңне ачмасаң иде!
Ләкин Тимербулат кулдан тарта, нәрсәдер бытылдый. Ишегалдыннан чыгып киткәндә, Зәйтүнә кинәт туктап калды. Өй буендагы тәбәнәк койма артында карасу-күгелҗем, нык чыбыкларда тезелешеп... тал бибиләре күкрәп утыра иде. Зәйтүнә, күзләренә ышанмыйча, койма аша үрелде: әйе, бу чыннан да тал бибиләре, йомшак, назлы, җылы бөреләр иде. Бозланып каткан җир өстендә, ак давыл уртасында яшәеш тантанасы, яз сәламе булып калыкканнар иде алар
Бала тудыру йортларының гади больницалардан бик зур аермасы бар Башка больницаларда авырулар ята, ә монда —сәламәт кешеләр. Алар бирегә табигать биргән изге вазифаны үтәү өчен — яңа тормышны башлап җибәрү өчен кергәннәр.
Монда башка больницаларда булмый торган күтәренке, шатлыклы рух хөкем сөрә, сүзләр дә чир чор, дапулар хакында түгел, сәламәт тормышка хас сүзләр: бала тәрбияләү, мәхәббәт, туганнар белән мөнәсәбәт, киенү-ясану турында.
Монда иртәнге биштән алып, төнге сәгать бергә кадәр — сабыйларны соңгы тапкыр имезеп яткырганчы ыгы-зыгы тынмый.
Бары тик Алтынчәч кенә бу куанычлы мәшәкатьләрдән читтә кала. Ул олы, таза бер гаиләнең аяктан егылып яткан хастасы кебек монда. Коридорда үтеп-сүтеп йөргән хатыннарның ачык ишектән карап нидер пышылдашканнарыниан ук бу аерымлык сизелеп тора.
Теге чакта. Алтынчәчне һушсыз хәлендә китереп салгач, баланы аның рөхсәтеннән башка таптырганнар.
— Улың бик тере, тугач та чүпрәк аша бармагын эзләп табып, авызына капты,— диде соңыннан көлеп врач
— Сусаганнан ул,— диде Алтынчәч. Соңгы атналарда аңа сыеклык- ♦ ны тәүлегенә нибарысы дүрт стакан гына эчәргә рөхсәт иттеләр, шуңа ш Алтынчәч гел сусап яшәгән иде. Мескен бала да шулай интеккән икән! g
Башка әниләргә бер тәүлектән соң бәбиләрен китерәләр Иң элек ® шәфкать туташы яшел клеенкадан тегелгән капчык кертеп, карават ба- ч шына асып куя. Капчык эчендә чиста клеенка кисәге, ак кыекча, биткә *■ бәйли торган битлек. Сабыйны битлек киеп, мендәр өстенә чиста клеен- .* ка җәеп каршы алырга кирәк. Яшел капчыкның карават башына асып 5 куелуы — һәр ана өчен зур сөенеч. Ләкин Алтынчәчкә ул сөенечне кү- ® рергә тиз генә насыйп булмас инде. Иртә белән врач: «Башта сезнең үзегезгә сәламәтләнергә, ныгырга кирәк әле»,— диде. «Әллә минем сә- < ламәтләнмәвем дә ихтималмы?» — дип сорады Алтынчәч «Хәзер без * өчәү сез. мин һәм чир Әгәр дә сез минем яклы булып, чиргә каршы көрәшсәгез, без икебез җиңәрбез, әлбәттә. Әгәр дә сез чиргә биреш- * сәгез, мин берүзем нишли алам? Әйдәгез, бергәләп көрәшик!»
Алтынчәч аның йөзен томанлы гына күрә иде. Егылганда аның күз- s легс ватылган, күз алдында бөтен нәрсә ачыклыгын җуйган, ул үзенең * баш авыртуын да шуннан күрә иде. $
Врач киңәшен тотып, ул күзләрен йомды, күңелле нәрсәләр хакында Q уйларга тырышты Алтынчәч — сугыш чоры баласы Абыйсы Закир | белән яшь аермасы зур булганга, ул ялгыз бала кебегрәк үсте. Ул бә- q ләкәй чакларда басулардан башак җыю бар иде. Укуда алдынгы Ал- 2 тынчәч башак җыюда да беренчелекне бирмәскә тырыша иде. Басуга * килүгә, үзенә бер буразна сайлап ала да. башын иеп, шуның буйлап бара Бик тырышып эзли ул, ләкин башак сирәк очрый Иптәшләре си- кергәләп-йөгергәләп әллә кайларга китеп баралар. Уйнап кына йөриләр кебек, ә укытучы янына килеп җыйган башакларын үлчи башласалар, икешәр-өчәр кило тарта. Бер Алтынчәч кенә нке йөз грамм белән кала. Шул чакта да аның начар күргәнен беркем белмәде!
Аннары аны кич белән көтүдән кайтмаган малларны эзләргә җибәрәләр иде. «Син, кызым, аларны урам буйлап эзләп йөрмә, әнә ындыр артындагы үргә генә менеп кара, безнең бер сарык кара битле бит, әллә каян күренә»,— ди торган иде әнисе Ул да үз баласының хәлен аңламый иде!
Кич балалар белән болынга сыер сакларга чыккач, уен белән мавыгып, малларның таралышып беткәнен күрми дә калалар иде. Аннары караңгы төшкәч, басу буйлап сыер эзләргә таралышалар. Алтынчәч берәрсенә ияреп йөри. Ул кеше сыерын куышып кайта, үзенеке әллә кайда кала. Иртән яктыргач, әнисе сыерны берәрсенең ындырыннан табып кайта.
Тормыш буйлап җитәкләп йөри торган кешегә балачактан ук мохтаҗ иде Алтынчәч.
Бу хәлләрне исенә төшергәч, аның күзләренә яшь килде Тукта, еларга ярамас Күңелле нәрсәләр уйларга кирәк
Алтынчәч бервакыт «Кызыл галстук» дигән спектакльдә уйнарга тиеш иде. Инде көне җиткәч кенә авырып китте Еш авырый иде ул бала чакта. Укытучы Мәрьям апа хәлен белергә килгән иде «Синең рольне Ләйләгә бирергә туры килер, ахрысы»,—диде ул. «Үзем. үзеМ>|_ дИде Алтынчәч. Спектакльне яхшы уйнады ул. сүзләрен әйбәт ятлаган идс Тик соңыннан малайлар «Алтынчәчнең артына гер аскан-
нар иде бугай, гел утыру ягын гына чамалады», дип сөйләп йөрделәр.
Алтынчәчнең тагын күңеле тулды.
Ишектән озынча ак шәүлә булып җыештыручы апа килеп керде дә, таяк башына уралган чүпрәк белән идәнне сөртә башлады.
— Ни кайгыларың бар, ник елыйсың? — дип сорады ул.
— Баланы имезергә бирмиләр,— диде Алтынчәч. Апаның бер йомшак сүзе, буаны ачып җибәргәндәй итте, яшь тамчылары бит очларын пешереп ага башлады.
— И җаны-ый!—дип сузды апа. — Сакла күз яшьләреңне! Балаң үскәч бик күп түгәселәрең булыр әле!
Ападан соң дежур врач кереп, Алтынчәч янында шактый утырып чыкты.
— Иртәгә сезне башка больницага күчерербез, мөгаен,— диде ул.— Анда бик яхшы белгечләр, менә дигән аппаратлар бар. Ә без үз вазифабызны үтәдек, бәбине кулга алдык бит инде.
— Баланы күрәсем килә,— диде Алтынчәч.
— Иртәгә хәл итәрбез. Тыныч кына йокларга тырышыгыз.
Аннан соң шәфкать туташы кереп укол ясады да, тыныч йокы теләп, утны сүндереп чыгып китте Ярый әле ишекне япмады, һава керсен, алай-болай тавыш бирсә, ишетелеп торсын, диптер инде.
Кичке сәгать уникедә, балаларны соңгы тапкыр имезергә таратканда, Алтынчәчнең күңеле бик тә ярсый башлады. Менә балаларның елаган тавышлары якынайды, коридорда чаж-чож аяк тавышлары ишетелде. Менә мәгънәле тынлык урнашты җир йөзендә мөкатдәс бер эш— тормышны, яшәешне дәвам итә торган, безнең кан кайнарлыгын киләчәккә илтә торган эш башланды.
Башкалар өчен башланды... Ә менә Алтынчәчнең улы, сабые коридорның аргы башындагы ишек артында ялгызы калгандыр. Шәфкать туташлары балаларны тарата, ә ул нишли? Ятим итеп сизми микән үзен?
Ятим... Ятим...
Алтынчәч урыныннан калкына төшеп кычкырып җибәрде:
— Сестра! Сестра!
Ут кабынды.
— Ни булды? — дип сорады ишектән кергән яшь кыз.
— Баланы китерегез миңа!
— Врачның рөхсәте юк бит.
— Минем балам! Үзем җавап бирәм! Китерегез!
— Аны ашаталар бит! Имезәм дип ник шул хәтле өзгәләнәсез?
Сабыйларча нечкә тавыш белән әйтелгән бу сүздә таш битарафлыгы сизелде.
Сеңелем! Әгәр син шуны да аңламыйсың икән, монда эшләмә. Ә миңа балалар сестрасын чакыр. Чакыр, юкса хәзер мин үзем аны эзләп табам!
Ишектә киңрәк шәүлә күренде — балалар сестрасы өлкәнрәк яшьтә иде булса кирәк, тавышы да калын иде.
— Баланы китерегез әле, башкалар әниләре янында, ул анда берүзе.
— Мин аны туендырып куйган идем шул инде,— диде апа.
— Янымда гына ятып торсын бераз. Бик күрәсем килә...
И, ачулансалар ачуланырлар, китерәм,— диде апа кинәт тәвәккәлләп. — Бу врачларны да аңламассың! Маска ки!
Алтынчәч калтыранган куллары белән баланы күтәреп алды.
— Улым, газизем, бәхетем...
Ул баланың битенә якын ук иелде, аның чүпрәгенә учын чак-чак
кына тигезеп, кулын буеннан буйга йөртеп чыкты, тәпиләрен тотып җылытты.
— Күз нурым, йомшагым, аппагым, бәгырь кисәгем...
Сабыйнын күзләре йомык, саргылтрак йөзендә каш урыннары чак кына калкынып тора, керфекләре күренми иде. Ф
— Бәхетең белән үс, балам. Жирдә тынычлык, иминлек булсын!
Бала тыныч сулый, ә йөрәге кош баласыныкыдай еш-еш тибә иде у Зәгыйфь, хәлсез иде әле бу тормыш, аны яклау өчен ана кулы, ана йө- j рәгс кирәк иде. Алтынчәч аны кочагына алды.
Бер сәгать бәхет бишегендә тирбәлде ул. Сәгать буе үзен сәламәт, 5 көчле хис итте.
Сабыен шәфкать туташына биргәндә:
— Бик зур рәхмәт сезгә, баламны күрсәттегез.— диде. — Мин аны з әллә күрәм бүтән, әллә юк,— дип өстәде үзе дә сизмәстән.
— Авызыннан җил алсын! Баланы ятим калдырып китәләр диме- ** ни! Ананын үләргә хакы юк, шуны белеп тор!
Ул утны сүндереп чыгып киткәч, Алтынчәч тынычлап күзен йомды, ф Аның тәнен татлы хәлсезлек биләп алды.
«Әгәр миннән баланын әтисен сорасалар, ул ерактан килгән иде, а баланын туасын да белмичә, үлеп китте, диярмен Биек күпердән суга ° сикереп һәлак булды, дип әйтермен*,— дип күңеленә беркетеп = куйды ул. *
Бу кичтә ул Линар турында уйларга теләмәде, аны бөтенләй искә =• алмады. Бу төндә ул үзендә сафлык, изгелек тойды. Әйтерсең лә. ба- га лапың орынып кына торуы да аның кайчандыр башка сыймас, гөнаһлы = һәм газаплы ләззәттә янган тәнен бөтенләй ярлыкаган, кердән арын- Z дырган иде. п
Алтынчәч яшь аралаш елмайган килеш йокыга талды. Аның төшенә 1 лаборатория керде. Тәрәзә төпләрендә лаләләр, кактуслар, яраннар — барысы берьюлы чәчәк аткан, имеш, ә ул, гаҗәпләнеп, кызларга әйтә: «Нишләгәннәр болар? Кактус яңа ел алдыннан чәчәк ата бит, ә яраннар җәй көне, лаләләр иртә язда чәчәк ата. Ничек болай бөтенесе берьюлы туры килгән?» — «Синең улың туганга шулай туры китергәннәр алар,— дип көлә, имеш, кызлар. — Бәхетле булыр улың!» Ул арада ишектән бөдрә башын тыгып Наҗия Нәкыйповна кычкыра, имеш: «Алтынчәч! Бар, заводтан аккан суларның анализын алып кил әле». Алтынчәч мензурка алып чыга һәм күл буена килеп суга ислә Ә су тонык, төбендә ялтырап кояш тәңкәләре уйный, алар арасында кызыл канатлы эре балыклар йөзеп йөри «Кай арада шушы кадәр чистарган соң әле безнең заводның сулары? —дип гаҗәпләнә Алтынчәч. — Ә, минем улым туды бит, шуңа бу, шуңа. » Ул суга кулын тыга, ә балыклар җим сорап аның учына төртеләләр. Аларның борыннары йомшак, җылы...
Бу төн язмышның Алтынчәчкә биргән соңгы бүләге иде
Палатага кояш нуры төшми — тәрәзәләр көнбатышка караган Ләкин барыбер көннең аязлыгы, матурлыгы, яктылыгы сизелеп тора.
Җәмилә Закировна кызына күңелле итеп, дәртләнеп карап ята. Әле кайчан гына ул сызлаган кул аягын кая куярга белми иде Бүген инде аягына басарга, моннан чыгып китәргә омтыла
— Озак яттым инде, торырга кирәк, эш күп бит,- ди Мөбарәкне дә тизрәк аякка бастырырга иде.
Аның күңел күге аяз, кояшлы. Озакламый аны кара болыт каплар — иренең һәлакәтен әйтерләр. Ә хәзергә Ләйлә әнисенең кояшын озаккарак сакларга тырыша. _
— Нигә соң Равил бер дә килеп чыкмый? Ул-бу булмагандыр бит?
— Әти яныннан институтка йөгерә, аннары заводка. Яңа компрес-сорларын һаман көйләп җибәрә алмыйлар бит әле.
— Эше бик җаваплы шул,—ди Җәмилә Закировна. — Үземнең дә клиникада көн саен булганда гына җаным тыныч.
Юк шул. Равилнең әнисе янына килмәвенә сәбәп эш күп булуда түгел, бөтенләй башкада! «Яшерә алмыйм, апа,— ди ул,— күземә бер карау белән бөтенесен сизәчәк әни». Чыннан да кайгыга нык биреште ул ябыкты, олыгайды, йөзе агарып китте. «Яшерә алмасаң килмә,— ди аңа Ләйлә дә. — Әни бөтен йөрәкне актарып карый».
Ләйлә сүзне башкага борырга ашыкты
— Әйдә, әни, яшь чагыңны сөйлә әле!
— Минем сүзем шул бер инде: әтиең турында.
Нәрсәдер сизенә иде бугай аның күңеле, Мөбарәк дими авыз да ачмый бу көннәрдә.
— Врач булуым да әтиең аркасында гына бит. Бервакыт безгә әтиеңнең дусты килгән иде. Өйләнгән, хатыны врач икән. «Өйдә врач булу — зур бәхет инде ул»,— диде әтиең. Ә минем ветеринария институтының аспирантурасында укып йөргән чак. Әтиеңнең шул сүзе күңелемә кереп калды бит. Уйладым, уйладым да медицина институтының икенче курсына кердем.
Ләйлә аңа йомшак кына каршы төште:
— Юк, әни, алай гына түгел. Кешеләрне ярату китергән сине бу өлкәгә. Шулай бит?
— Бәләкәй чакта миңа маэмайлар, авырган чебиләр, бәтиләр кызганыч тоела иде. Бервакыт безнең үрдәк бәбкәләре борчак ашаганнар. Аннары су буена төшкәннәр. Әле дә күз алдымда бер бәбкә тәмам күбенгән, хәле киткән, ә үзе һаман тамчы-тамчы су каба. Теле юк, зарлана да алмый. Әни аның бүксәсен тишеп, борчакларын алып та караган иде, барыбер үлде бичара Ә аларга су бирмәскә, абзарда гына ябып тотарга кирәк булган икән. Соңыннан моны белдем дә хәйран калдым. Гади генә чара белән дә ярдәм итеп буласы икән мескен бәбкәләргә!
— Шуларга ярдәм итү теләге сине ветеринария институтына китергән...
— Яши торгач, мин адәм балаларының тагын да кызганычрак бул-ганнарын һәм ярдәмгә мохтаҗ чакларын күрдем
— Менә шулай шул,—диде Ләйлә. — Ә син әти аркасында дисең.
— Кешеләргә мәхәббәт ул ата-анаңны, иреңне, балаларыңны яратудан башлана. Ата-аналарына дорфа булган, ирләренең данын саткан, балаларын рәтләп карамаган кешеләрнең яхшы врач булуы мөмкин түгел.
Җәмилә Закировна сүзләрен ныгытырга теләгәндәй, ярым утырып торган урыныннан калкынып куйды. Кайбер мәсьәләләрдә үтә дә катгый Ләйләнең әнисе!
— Ирләрнең төрлесе була, кабынган мәхәббәтне дә сүндерә кайбе-рәүләр,— дип йомшак кына каршы төште Ләйлә.
Җәмилә Закировнаның ризасызлыгы йөзенә чыкты.
— Инде үзең сайлап ир иткән кешедән дә күңелең суына торган булгач, чит кешеләрне ничек күңел биреп карарсың! Авыруның төрлесе бар карты, ямьсезе, кәйсезе Барысы өчен дә янып-көеп торсаң гына, дәвалау шифа бирә.
Ишек шакыдылар. Ләйлә ялт итеп артына борылды. Кем икән бу? Ишекнең тышкы ягына эре хәрефләр белән. «Тукта! Бу бүлмәгә кер
гәнче, авыруның якыннары белән киңәш!» — дигән язу эленгән эленүен, ләкин берәрсенең укып тормыйча да килеп керүе ихтимал бит.
— Әйе, әйе, керегез?—диде Җәмилә Закировна түземсезләнеп.
Ашарга китергәннәр икән.
— Хәзер, әни, әйбәтләп ашыйбыз,— диде Ләйлә жинел сулап. Ф
— Минем ашыйсым килми.
— Безнең хакка, әни! Минем өчен берне кап, Равил өчен тагын у берне. Үзең безне шулай ашата идеи бит әле.
Табын әзерләгәндә һәм ашаганда Җәмилә Закировна өзелгән сүзен J дәвам итте
— Урыныма кем килерен уйлаганда, мнн ул ягын да карыйм, беле- < ме, осталыгы, таланты өстенә намуслы да булсын, гаиләсендә дә ма- 5 тур яши белсен иде, дим. В
— Син, әни. үз балаларын яратмаган кеше авыруларны да ярата - алмый, дисең Ләкин үзең алар хакына безнең яннан еш китеп тора * идең. Аларны артыграк күргән чакларың күп булды бит
Ләйлә шаярган булып тырышса да, аның тавышында хәзер дә узмаган үпкә, эчке бер сызлану ишетелгәндәй булды. Җәмилә Закировна * кашыгын куеп, аңа текәлде: о
— Сездән мин кешеләрне авыр хәлдән коткару өчен генә китә идем, £ кызым. ч
Ләйлә кузгалып, чынаякларга чәй ясады.
— Кечкенәдән мин телефонны яратмадым. Чөнки ул сине бездән 1 алып китә иде.
— Бик кирәк чакларда гына
Ләйлә нидер эзләгән булып тумбочкага иелде
Төннәрен телефон трубкасын әтисе ала иде. «Хәзер,— ди иде ул *
трубканы учы белән каплап.— Машина җибәрегез». Аннары торып кие нә дә чыгып китә Өстәл лампасы яктысында тавышсыз хәрәкәтләнә, ишекне сак кына ача. Урамга машинаны каршы алырга чыга ул. Ан нары яңадан керә, иелеп, хатынының маңгаеннан сыйпый. «Ничә тапкыр әйттем бит инде мнн сиңа, Мөбарәк, шалтырату белән уят, дин» - «Әз булса да йокласын, дидем» — «Минуты кадерле бит!» Җәмилә За кировна сикереп тора да урындык аркасында эленеп торган күлмәген ала
«Кем шулай саклар синең йокыңны, әнием, кем маңгаеннан сыйпап уятыр?»
— Ләйлүк, ни эзлисең анда? — дип сорады Җәмилә Закировна.
— Ә, менә, таптым Күчтәнәч конфетны эзли идем Әйе, әни, кара дошманыбыз иде ул безнең кара телефон. Хәтерлисеңме, мина ун яшь иде: Яна ел кичендә карнавал ясарга әзерләндек. Әти — хан малае, син — хан кызы, мин — куян, Равил—соры бүре... Ә сәгате җиткәч кенә тагын телефон шалтырады.
— Әйе шул. Балык бистәсенә санитар самолет белән очарга туры килде,— диде Җәмилә Закировна.
— Матур бәйрәм итегез, мин бару белән сезне котлап, шалтыра тырмын, дип киткән идең Бәйрәмнең яме китте, синсез уенның рәте калмады. Әтигә урларга хан кызы юк иде шул. Без һаман синең шалтыратканыңны көттек. Ә телефон үч иткәндәй тып-тын иде.
— Ул төнне янымда гына телефон юк иде шул,—днде Җәмилә За кировна аклангандай.
— Радиодан даң-доң итеп сәгать уникене суга башлагач, мин әллә нишләп киттем. Чыршы каршына бастым да. кулларымны күкрәгемә куеп: «Мнн врач булмаячакмын! Мнн беркайчан да врач булмаячак мын!»—дип ант иттем.
Җәмилә Закировна күзләрен зур ачып кызына карап торды.
Ул төнне самолет билгеләнгән вакытка барып җитә алмады, мотор кинәт сүнеп, алар ялан уртасына төшеп утырдылар.
— Мин исән-сау әйләнеп кайттым бит, кызым,— диде ул.— Авыру янына вакытында барып җитеп, ярдәм дә күрсәтә алдым хәтта.
— Ләкин синең шунда һәлак булуың, безне ятим итүең ихтимал иде.
— Тәвәккәлләми генә кешеләргә яхшылык кылып булмый шул...
Юк, әнисенә бу хакта юкка гына сөйләп ташлады бугай Ләйлә. Җиңелчә генә сөйләшергә теләгән иде бит ул, бу хәлләрне бер кызык итеп кенә искә алырга уйлаган иде. Ә әнисенең йөзеннән елмаю яктысын качырды.
Ләйлә сүзне үз кафедрасындагы хәлләргә юнәлтте, әнисенең йөзенә төшкән күләгәне куарга тырышты.
Шәфкать туташы кереп укол кадагач, әнисен ял итәргә яткырып, эшенә барып килергә чыкты ул.
Ике кат пыяла аша караганда гына кояш җылы тоелган икән, урамда ачы җил исә, аяк асты бозланып, тайгакланып каткан иде. Ләйлә баскычтан атлауга таеп китә язды, ялангач куллары белән кытыршы, салкын баганага тотынды Ба1уын күтәреп карады аксыл рәшә эчендә җансыз һәм битараф түгәрәк булып кояш эленеп тора иде.
Ләйлә әтисенең; «Сез, балалар безне гафу итегез инде, бездән соң дөньяда бик күп җайсызлыклар кала»,— дигәнен исенә төшерде. «Ничек сездән соң?»—дип сагаеп сорады ул чакта Равил. «Ну... без китәрбез... әйтик, пенсиягә. Әниең дә, мин дә җирдә сугыш афәте дә, чир- чор да калмасын дип бик тырыштык югыйсә, булдырып бетерә алмадык. Сез инде үз балаларыгызга җирне яхшыртыбрак калдырырсыз».
Бу сүзләрнең чын мәгънәсен, зурлыгын, җаваплылыгын Ләйлә менә хәзер генә төшенә башлады. Әтисе китте, әнисенең дә хәле икеле. Элеккечә нык итеп аягына баса алырмы ул. кире кафедрага кайта алырмы?
Моңарчы Ләйлә баганага тотынып торган сабын хәлендә яшәгән икән. Ни генә кылса да, кая гына барса да, аңа юнәлеш бирүчесе, бар эшен гадел бизмәнгә салып бәяләүчесе, артында зур көч булып биегәеп торучысы, көч бирүчесе булган икән аның. Дөньяның бөтен торышы өчен аның каршында җавап бирүчесе булган.
Хәзер бу зур җаваплылык тулысы белән Ләйләнең үз җилкәсенә төште.
Еларга, йомшап төшәргә хакы юк иде аның. Ул ялтыравык юлдан нык басарга тырышып атлап китте.
Резеда Фәритовнаның иртән офыктан күтәрелеп килгән кояш төсле түгәрәк, алсу йөзенә бу көннәрдә болыт күләгәсе төшкәндәй булды. Табигате белән йомшак һәм мәрхәмәтле бу хатын Җәмилә Закнровна- ның кечкенә, ләкин нык гәүдәсенә ышыкланыбрак яшәргә күнеккән һәм гомере буе аның канаты астында эшләргә өметләнеп йөри иде.
Ләкин көтелмәгән хәлләр аның киң, әмма йомшак иңнәренә зур авырлык салдылар
Клиникада, профессор кайта алмас инде, дигән сүзләр йөри башлады. Нәкъ шул көннәрдә сирәк була торган авыр хәл килеп чыкты.
Иртәнге конференциядә профессор Ильясова урынына утырган Виктор Ефимовичка Резеда Фәрнтовна уңайсызланып, нәрсәдер өмет ит
кәндәй карады. Ләкин башка төшкән бәланы беркем киметә алмый иде Төнен алтынчы больницада. Алтынчәч янында дежур торып үткәргән Резеда Фәритовна карлыккан тавыш белән
— Таң алдыннан Вафина үлде...— диде.
Соңгы көннәрдә һәр иртәне Алтынчәч хакындагы сүз белән башлап җибәрүгә барысы да күнеккәннәр иде инде. Ул үзе дә, сабые да күңелләргә аеруча якын булып беткәнгә, бүгенге хәбәр бәгырьгә авыр таш 3 булып килеп төште. Башка чакта, бор бер хәл чыккан саен «Ә хәтер- £ лисезме, теге чакта...» яки «Фәлән елны бер хатын кергән нде бит ® әле...» — дип, шуңа охшашлы вакыйгаларны искә алырга керешәләр ч иде. Бу юлы сүзне ялгап китүче булмады Пн әйтәсең? Болай да ул *• Вафина хакында күп сөйләшенгән һәм тагын күп сөйләшүләр булачак * бит әле. Хәзерге вакытта хатыннарның бала табудан үлүе бик сирәк 5 була, андый һәр очрак республика күләмендә күңелсез вакыйга булып 5 санала һәм министрлык төзегән махсус комиссия тарафыннан җентск- ләп тикшерелә. <
— Теге чакта аны чыгарасы калмаган.— диде, ниһаять, бер тавыш. * Зәйтүнә иде бу.
— Кем белгән бит аны. Бик нервыланган иде Монда көчләп тотып *
булмый бит. Аннан да файда булмас, дидек Аннары Лариса Сөнгатов- о наның заключсниесе... if
Ишек янында утырган Лариса, пружинасы тартылган уенчык кебек, й кинәт сикереп торды
— Ништяк! Мин аны чыгарып җибәрергә дип заключение бирмә- '■
дем лә! Мин кан составын гына билгеләүче, ә нәтиҗәләрне башкалар 2 ясады. х
Виктор Ефимович башын чайкап кунды
— Без монда гаеплене эзләмибез бит әле, Лариса Сөнгатовна. Мои- 2 дый хәл бүтән кабатланмасын өчен, үзебезгә сабак алырга тырышабыз
— Хаталанган кеше сабагын да алсын, нәтиҗәсен дә ясасын. Гаепне башкага ягарга маташмасын.
Резеда Фәритовна Ларисага гаҗәпсенеп карады әллә ызгыш-талаш чыгарырга маташа инде бу хатын! Профессор барда бер тел теше сизелми иде югыйсә! Кара, ничек тавышы ныгып киткән! Әкрен генә, тыныч кына әйтеп, иң сабырсызларның да телен тыярга мәҗбүр итә торган Җәмилә Закнровнаның юклыгы торган саен ныграк сизелә башлады.
Виктор Ефимович сүзне башка авыруларга күчерергә ашыкты
Рапорттан чыгуга, Резеда Фәритовнаны янып торган битле, җирән чәчле бер хатын көтеп тора иде Вафннаның җитәкчесе Наҗия Нәкый ■ювна иде бу. Резеда Фәритовна аны профессор бүлмәсенә чакырды. Бусагадан атлауга, Наҗия Нәкыйповна стенадагы рәсемгә — тоташ бер сызык белән ясалган ана белән бала сурәтенә карап алды. Бүген алар шушы бөтенлекнең югалуы турында, ятим калган сабый хакында сөйләшергә тиешләр нде.
Резеда Фәритовна профессор урынына узмады, өстәлгә яны белән утырды да, кунакка кәнәфи тәкъдим итте Наҗия Нәкыйповна төлке бүреген салып, өстәлгә кунды, сумкасыннан кулъяулык алып, тирләгән маңгаен сөртте, кабинетка хуш ис таралды.
— Вафннаның әтисе — сугыш инвалиды, әнисе — авыру,— диде )Л.— Абыйсының үз балалары күп икән Моны алырга җиңгәсе риза булмастыр, мөгаен.
— Баланың әтисе дә үлгән икән,— диде Резеда Фәритовна
— Үлмәгән, кая үлсен! Алтынчәч гомерен дә яшәр әле!
Резеда Фәритовна аңа гаҗәпләнеп карады
— Вафина миңа үзе әйтте баланың әтисе ерактан килгән кеше иде. суга батып үлде. диде.
Наҗия Нәкыйповна. бүреген сыпыргалап, ямансу гына елмайды,
— Гомер буе бергә эшләп тә белеп бетереп булмый икән кешене. Инде Алтынчәч тә шушындый булгач, башкалар хакында ни димәк кирәк. Баланың әтисен сорашып белдек инде без. Кызлар бергә пляжда ятканнарын күреп калганнар икән, күршесе дә күргән. Ник аның исемен, адресын үзе әйтмәде икән сон Алтынчәч бичара?
— Чин сорадым тле Резеда Фаритовна. Ничә тонне бергә үткәрдек бит инде. Баланың әтисе, дип авыз ачсам, аркасы белән борылып кына ята иде... Баланы аңа бирдерәсе килмәгәндер, күрәсең...
— Я тегесенең алмаячагын белгәндер,— диде Наҗия Нәкыйповна каты итеп,— Их, шул баланы берәр туганы алсын иде дә, квартирын сакласын иде. Үскәч, өйләнеп җибәрергә квартиры әзер булыр иде. Ятимнәр йортына озатсагыз, я берәрсенә бирсәгез, квартирсыз кала инде ул бала!
Резеда Фәритовна аңа сәерсенеп карады сабый, квартир... Наҗия Нәкыйповнаның ерак елларга карап фикер йөртүе хәйран калырлык иде. Шулай да, ниндидер чынлык бар идс аның сүзендә, тормышның нигезен тәшкил иткән ныклык бар иде.
Аларның сүзе шунда өзелде, ишекне каерып ачып, кара каеры тун чабуларын җилбәгәй җибәргән Изаил Харисович килеп керде.
— Кем хуҗа монда хәзер? Кунакны кем кабул итә?
Резеда Фәритовна Наҗия Нәкыйповна белән хушлашкан арада ул, тунын салып, кәнәфигә иркенәеп утырды.
— Кафедрада бик күңелсез хәлләр булган икән, ә?
Биредә бергә эшләгән чакларда, Резеда Фәритовна аңа баштарак кызыгып һәм сокланып карый иде. Ләкин тора-бара бу хискә сагаю, шикләнү килеп кушылды. «Артык шома, артык эре,— дигән иде ул бервакыт иренә аның хакында.— Елгыр, салкын. Күзне кызыктыра, ләкин ж,анга җылысы юк»,— «Замана кешесе инде»,— дигән иде аңа ире.
Шуннан соң шактый үзгәргән Изаил Харисович, тазарган, тагын да шомарган.
— Минем халатлар сакланды микән әле монда? — дип сорады ул астыртып мәгънә белән,— Бу араларда килеп тә булмады. Эш өстенә эш өяләр, борылырга да җай юк. Министрлык махсус комиссия төзи икән, бүген иртән шуны җитәкләргә тәкъдим итеп шалтыраттылар. Тулы бер комиссия белән тикшерә башлаганчы, башта үзем генә килеп хәлегезне белергә булдым.— Ул үз итеп елмайды.
Резеда Фәритовна дәшми-тынмый гына чыгып китте дә. кесәсенә «А. Р. Ф.» дип үз инициаллары чигелгән халат кертеп бирде. Доцент Дәүләтшинның халатлары сакланмаган икән шул, ул үз халатын биреп тора. Гәүдәләре бер чама, халат та таман гына икән.
Шәһәрдә грипп таралган, клиникада бөтен кеше авызын битлек белән каплап йөри. Изаил Харисович ак башлыкны уң колагына шудырды. битлеген ияк астына гына элеп куйды да туп-туры гинекология бүлегенә юнәлде.
Өске каттагы уникешәр кеше ята торган палаталарны караганнан соң ул:
— һаман шундый тыгызлык икән әле,—диде.— Фән өчен бу авы-руларның ни кызыгы бар? Аның ишеләрне предприятиеләрнең мсдсан- частьларына тапшырырга кирәк! Юкса монда төрле вак-төяк белән врачлар үзләре дә ваклана кайчак. Дөресен генә әйтегез әле, Резеда Фәритовна. без инде күптән таныш кешеләр, төрле хәлләр була бит, әйеме! Ялган белешмә күтәреп килгән хатыннар кереп ята, кайбер врачлар авырулардан күчтәнәчләр дә алгалын.
Резеда Фаритовна болыт пәрдәсе астына кергән кояш кебек алланды.
— Күрәм, сез кафедрадагы хәлләр турында миңа караганда да хәбәрдаррак икәнсез,— диде ул.
— Клиника — үзе бер катлаулы организм ул, Резеда Фәритовна. .
Җитәкче — аның табибы. Ул үз кул астындагы кешеләрнең тышында- гын гына түгел, эчендәген дә күрергә тиеш! и
Аскы катка төштеләр. Процедуралар кабинетында доктор Уразова £ авыру белән сөйләшеп тора иде. Көтмәгәндә ишекне ачкан Дәүләтшин- ® га борылып, ул коры гына: ч
— Әгәр мин кирәк булсам, ярты сәгатьтән бушыйм,—диде.
Бу аның ишекне ябыгыз, бимазалап йөрмәгез, дигәнен аңлата нде. ~ Изаил Харисович елмайды, ләкин аның бу елмаюы ачы иде. «Бурычлы 5 булып калмам, исәпләшербез»,— дигәнне аңлата иде аның карашы, а
Тар өстәлләр һәм эскәмияләр тезелеп куелган аудитория аша уз- =т ганда, Изаил Харисович, тәрәзә төпләрендәге башкаларда тыпырчынган < бакаларга карап, ачы көлемсерәде: _
— Хан заманындагыча монда хәлләр,—диде ул — Кафедра дип <
аталабыз үзебез! а
Аннары эре атлап түргә узды, кечкенә лаборатория бүлмәсенең ° ишеген шулай ук хуҗаларча хәрәкәт белән иркен итеп ачып җибәрде, х Өстәл янында Лариса Сөнгатовна штативындагы көпшәләр, пробир- 4 калар белән булашып утыра икән Ул ризасызлыгын белдереп, кашын- у күзен җыерып борылган иде дә, Изаил Харнсовичны күргәч, кинәт л үзгәреп китте, ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Ул бөтен кыя- х фәте белән кибетләрдә сатыла торган «Врач» дигән курчакны хәтерлә- = тә иде. Изаил Харнсовичның йөзенә уенчыкка кызыккан малай елмаюы чыкты. £
— Доктор Нигъмәтуллина токсикозның нртә стадиясенә диагноз кую методларын эзли,— диде Резеда Фәритовна мөмкин кадәр коры тавыш белән. Ләкин аның сүзенә игътибар итүче булмады. Доцент белән ординатор арасында минут эчендә бер-берсенең уртаклыгын тою хисе урнашты. Алар диссертациянең темасы, кан составы, төрле матдәләр турында сөйләшәләр, ә карашлары, тавыш үзгәрешләре үзенчә аңлаша иде. Бүлмә җылынып киткәндәй булды, Резеда Фәритовна бу икәү арасында үзенең артык икәнен тойды, аның монда басып торуы, шаһит булуы үзе үк әхлаксызлык шикелле иде.
Ләкин Резеда Фәритовна чыгып китмәде. Берләшергә ашыкмасыннар әле!
— Лариса Сөнгатовна,— диде ул.— Сез онытмагансыздыр бит, бүген заводта безнең кафедраның прием көне.
— Профессор юк ич,—днде Лариса гаҗәпләнеп.
— Ләкин авырулар бар. Аларны карап, консультация бирергә кирәк.
— Нинди прием, кайсы завод?— диде Изаил Харисович — Ул эшләрдән күптән котылырга вакыт бит инде! Яшь галим җитди тикшеренүләр белән мәшгуль, ә аны гап-гади врач башкарырга тиешле эшкә җигәсез!
— Авыруларга ярдәм күрсәтү — беркем өчен дә чит эш түгел. Без беренче чиратта авыруларны кайгыртырга тиеш — профессор Ильясова безне шуңа өйрәтте
Изаил Харисович, баланың ахмаклыгын кичергәндәй, башын чайкап куйды.
— Заманалар үзгәрә, Резеда Фәритовна. Без заман белән бергә барырга тиеш Элегрәк, врачлар җитешмәгәндә, профессор да гади акыруларны карарга тиеш булган. Хәзер гади врачлар җитәрлек бит.
галимнәр үзләрен җитди эшкә багышлый алалар. Хәер, картайган кешедән эш стилен кинәт үзгәртүне таләп итеп булмый инде.
— Минем сезнең белән күптәннән киңәшәсем килә иде,— диде Лариса гаҗәп җитди, төпле итеп.— Тик моңарчы кыюлыгым гына җитмәде, Изаил Харисович. Сез бу өлкәдә бөтен дөнья фәненең дәрәҗәсен яхшы беләсез. Аннары мин бүгенге көндә, әйтергә кирәк, бөтенләй фәнни җитәкчесез калдым бит.
— Кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен. Гомумән, кафедраның юнәлеше турында ныклап сөйләшәсе бар әле...
Резеда Фәритовна бу ике кешегә каршы тора алмавына ачынып, эчтән сызды.
Көннең иң ямансу чагы — икенде белән ахшам арасы, ди торган иде Динәнең әбисе. Нәкъ шул сәгатьтә, көн узып барганда күңелне моң, сагыш баса. «Шуңа күрә дә кичкә таба намазны еш укыйлар. Иртәнге намаз бер генә, ә кичкеләре өчәү: икенде, ахшам, ястү».
Динә бервакыт Джек Лондонның «Кадими шагыйрь» исемле әсәрен укыгач, анда да әбисенең бу фикере раслануын күреп, гаҗәпләнгән нде. Җирдәге иң беренче шагыйрь дә үзенең иң беренче шигырен кояш баеган сәгатьтә язган икән: «Көн үтте, йолдызлар калыкты, аһ миңа ямансу, ямансу, ямансу...»
Бу халәт клиникада да нык сизелә. Иртәнге сәгатьләр дәвалану, врачлар белән сөйләшү, якыннарның килгәнен көтү белән үтеп китә. Кичкә таба бу эшләр бетә дә, йөрәк түрендә яшеренеп, посып яткан уйлар калка башлый.
Динәнең хәтерендә теге чакта төшенә кергән сабые җанлана. Исән туган, имеш, ул. Килде дә әнисенең йөзенә төкерде. Динә коты очып, шабыр тиргә батып уянды. Төрле хорафатларга, ырымнарга ышана торганнардан түгел югыйсә. Укытучы бит ул, башкаларда да тормышка аек караш тәрбияләргә тиешле кеше. Ләкин менә шул төшеннән соң ул, дөньяда әле безнең акыл ирешеп бетмәгән нәрсәләр дә бардыр, дигән фикергә килә башлады. Мәсәлән, аның үзенә дөньяга килеп тә өлгермәгән шул сабый каргышы төште. Каргыш төшү булмаса, Динә башына килгәннәрне бүтән ни белән аңлатырга мөмкин?
Югыйсә беркемгә дә начарлыгы тигәне юк бит аның, гөнаһы юк, намусы чиста. Бу заманда бала төшерүне кем гөнаһ саный? Дөрес, Мөдәррисне рәнҗетте ул. Беренче балалары тугач, сүзгә килешкән чакларында, Динә иренә: «Бүтән бала тапмаячакмын!»—дигәли иде. Мөдәрриснең кыска куе керфекләре тырпая, яңа туган ай кебек ирен читләре кысыла Хатынының буйга узганын белгәч ул: «Әгәр аңа кул тигерәсе булсаң, мәңге бәхиллегем юк!»—диде. Динәне юмаларга, ана ярарга тырышкан чаклары да булмады түгел. Ләкин барыбер дә ахыр чиктә хатыны күңелен күреп кенә яши алмады! Завод, диде, эш, диде, нәкъ Динәгә иң кирәк чакларында озак-озак командировкаларга йөрүендә булды. Ә авырлы Динә каенана белән, килен эшеннән гаеп табып кына тора торган, чая телле, бизәнеп-ясанып йөрергә яраткан каенана белән яшәргә тиеш иде. «Баланы мин генә карап үстерәм!»— дип күпме теңкәгә тиде ул. «Китмә, бу айларда өйдә тор!» — дип шуңа күрә ялынды да инде Динә иренә. Юньле ир хатыны белән баласы хакына эшен дә, хәтта һөнәрен дә алыштыра! Ләкин Мөдәррис аны тыңлама-ды Поездга утырды да китеп барды. Динәне шул убырлы карчык белән яшәргә калдырып китеп барды ул. Я хода, кара син табигатьнең могҗизасын! Үзәкләрне өзә торган, минут та күңелдән китми торган
Мөдәррис, дөньяда бердәнбер Мөдәррис менә шул сөйкемсез хатыннан туган бит, ә! Болай җентекләп карагач, охшашлык та бар бит алар арасында, ләкин каенана шул хәтле күңел кайтаргыч, ә Мөдәррис шул хәтле күңелгә якын! Берсе дөньяның бөтен ямен качыра, икенчесеннән башка яшәп булмый.. Ә Мөдәррис анын хәлен аңламады, акларга теләмәде. ♦
Мөдәррискә булган рәнҗү, каенанага булган ачу анын бөтен эчен а казандагы пар кебек тутырды. Тагын да бала булса, каенана аны да а авызын шапылдатып ашарга, сүзләрнең азагын йотып сөйләшергә өн Ф рәтер, телен дә «әннәэ дип түгел, «әббә» дип ачтырыр, дип уйлады. һәм больницага керде. <
Ул чакта барысы да бик гади һәм аңлаешлы иде: ул иреннән үч < ала, аның газапланганын күреп кинәнә, аны акылга утырта. Ә инде ч ире Динәгә мөнәсәбәтен үзгәртсә, аралар яхшырса, бала кирәксенсә- § ләр, тагын булыр әле — яшь чаклары! 5
Ләкин чынбарлык алдан күз алдына китергәнчә булып чыкмады х Үзенең бәгыре парә-парә телгәләнгән Динәгә иренең кичерешләре жи- * ңеллек китермәде, ә бәлки аның сагышын көчәйтте генә. Аларның мө- ♦ нәсәбәтендә үк җылылык кимеде: Мөдәрриснең карашы ук үзгәрде, ул < хатынына вакыт-вакыт бик текәлеп, аны үтәли күрергә теләгәндәй сы- ® нап карый торган булды. ж
Шулай да арадагы бу киеренкелекне Айгөл киметә, анын лепелдәп s йөрүе өйне ямьли, җылыга иле әле. <
һәр бәхетссзлеккә сәбәп табылып тора Нәкъ шул көзне алар пар < лашып Төркиягә барырга булдылар Тиктормас, тынгысыз Мөдәррис ® гомумән ялны кырын ятып уздыра белми. Динәгә дә аның янында шө- | гыльсез тору читен иде, икесе дә бу мөмкинлекне хуплап каршы алдылар. Еракларга барып карагач, тормыштагы кәйсезлекләр, ыгы-зыгы ™ лар кечерәеп кала, күз күреме белән бергә фикерләү дә киңәя икән. Чит җирдә алар бер берсенә янә якынаеп киткәндәй булдылар, студент чакта кабынган мәхәббәт гүя яңадан терелде. Кичләрнең берендә, кунакханә бүлмәсенең балконына чыгып, шәрык каласының шау-шулы һәм чуар урамына карагач, Динә, янында торган иренә борылып һәм аңа таба авыша төшеп «Бар икән бәхет тә! Әкият төньягына килдем бит!» — дигән иде.
Эссе иде чит җирдә. Самолет белән берничә сәгать очканнан соң, туган якның салкынча һавасын күкрәк тутырып сулау бик рәхәт булган иде. Ләкин өйдә аларны чүл эссесе бугандай итте Айгөл ут эчендә ята иде.
Әлбәттә, врачлар барысын да аңлаттылар, менингитның авыр фор масы, коткарып булырлык түгел иде, диделәр. Ләкин Динә үзе белә: теге сабыеның каргышы төште аңарга. Мәет үзе артыннан башкаларны да тарта, диләр бит
...Ишек ачылды. Динә, уйларыннан арынып, мендәреннән башын калкытты Палата врачы Зәйтүнә Мәжитовна икән Яшь. сөйкемле, бераз гына моңлы шикелле Сары чәчләрен артка шомартып тарагангамы, маңгаендагы сизелер-сизслмәс ике сыры күренә, уң як ирен читендәге түгәрәк миңе ак йөзенә сабыйларча эчкерсезлек төсмере бирә. Гаҗәп, шушы яшь врач белән Динәнең юллары һаман кисешеп тора әле.
— Хәлләр яхшымы?—ди ул бөтен палатага мөрәҗәгать итеп
— Доктор, менә минем...— түрдәге өлкән яшьтәге хатын аны үз янына чакырып алды Динәнең дә сөйләшәсе килә Зәйтүнә белән, ни өчендер бу врач белән уртак моңнары бар шикелле тоела Ләкин ул моң-зарларны монда, чит хатыннар күз алдында түгеп була торган түгел Шуңа күрә Зәйтүнә хәл әхвәл сорашканда да Динә аны моны әйтмәде.
49
Ул чыгып киткәч, Динәодеалын күтәрә төшеп, ак күлмәк белән кап-ланган гәүдәсен күздән кичерде. Менә ул, Динә үзе. Күтәрелеп торган күкрәкләр, батыбрак кергән эч, башкалар әйтүенә караганда, төз, матур аяклар. Ул аларны теләгәнчә хәрәкәтләндерә ала, аларның авыртканын тоя. Ләкин эчендә ни барын белә алмын Анысын әле генә чыгып киткән врач кына белә ала. Ул ак йөзле, сагышын эченә яшереп елмая белүче врач әйткән сүз акланырмы? Динә әни була алырмы?
Ничек сәер һәм гаҗәп бу хәлләр!
— Хәйруллина, әйдәгез!
Ишектән башын тыгып, шәфкать туташы дәшә. Динәне физиотерапия бүлмәсенә чакыра. Бүлмә икенче катта, тудыру бүлеге белән янәшә. Елтырап торган аппаратлар белән тулы ул бүлмәгә көн дә бер сәяхәт Динәнең сызланган күңеленә ял бирә. Сары бөдрә чәчле, мөлаем шәфкать туташы Динәне тар ятакка яткыра да, кулына озын саплы кечкенә чүкеч төсле прибор тотып, иркәләп кенә аның эч турын сыйпый. Үзе бертуктаусыз сөйләнә. Сүзе күбрәк тудыру бүлегендәге хәлләр турында. Ул элекке көннәрдә бер хатынның ирсез корсакка узган булуын, токсикоз белән ятуын сөйләгән иде. Бүген сүзен:
— Теге Вафина үлгән бит!—дип башлады.—Ни генә кыланмадылар врачлар, тирәсендә ничә профессор бөтерелеп йөрде, әҗәле җиткән булгач, алып кала алмадылар шул.
— Ә бала?—дип сорады Динә.
— Бала калды. Мескен, кыз көткән иде, Газизә куярмын, дигән иде. Малае туды. И сабыр иде үзе, и түзем иде. Күпме хәл эчендә ятып, бер зарланмады. Үлгәндә дә баласын гына сораган, диләр. Ә була бит шундый хатыннар, әз генә сызланганда да әллә ниләр кыланып кычкыралар, бәргәләнәләр. Авырта, имеш. Авыртмый нишләсен! Тәнеңне ярып, адәм яралсын әле!
— Баласы кая соң аның?—дип сорады Динә.
— Бездә әле. Юрист балалар йортына җибәрергә йөри бугай, менә сиңа кеше язмышы. Туганда ук бәхетсез, бичара Язмышың үз кулыңда. диләр тагын. Булыр, көтеп тор!
Гинекология бүлегендә утларны иртә сүндерәләр. Коридорда шәфкать туташының әрле-бирле йөргәне, шприцларны шалтыратып юганы һәм стерилизаторга салганы ишетелеп тора. Палата тынып калды Динәнең генә күзенә йокы кермәде. Тәрәзә артында шәрә ботаклар чайкала, сирәк кенә үткән машина фараларының яктысыннан ул ботаклардан палата эченә төшкән челтәрле күләгә карават башларыннан, йоклаган хатыннарның өстеннән шуып уза.
Йокы керми Динәнең күзенә. Колак салып тыңлагач, аргы баштан, тудыру йорты ягыннан өзми-куймый бала елаганы ишетелгәндәй була. Теге ятим бала елыйдыр Ир бала... Беркемгә кирәксез, кадерсез сабый.. Аның белән бергә туган балаларны, атлас җәймәләр белән биләп, кочактан-кочакка гына алып, күңел җылысы, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт белән үстерергә дип күтәреп китәрләр.
Бу сабынны исә тамга суккан казна юрганына урап, балалар йортына илтеп тапшырырлар Анда аның килүенә беркем сөенмәс, бары тик караучы хатын гына, башка балалардан беразга аерылып: <Ә-ә. яңаны китерделәрмени?»—дип куяр. Дөрес, аны да кнм итмәсләр, юарлар, ашатырлар, вакыт җиткәндә башыннан сыйпап узарлар. Ләкин ул беркайчан да ана назын тоймас. Ир баланың эче авыртучан була, диләр, төннәрен сызланып еласа, аны кем күтәреп йөрер? Егерме-утыз балага бер караучы, кайсын гына күтәреп йөреп бетерсен соң ул!
Кем анын беренче елмаюына, беренче сүзенә куаныр, кем үчтеки итәр, тәпи атлатыр, таит-таит уйнатыр? Кем аңа бишек җыры җырлар? Бишек җырын утыз балага берьюлы җырлап булмый, ул һәр балага аерым җырланырга тиеш...
Балалар йортында үскән сабыйлар яшьтәшләреннән соңрак тәпи йөреп китә, соңарыбрак сөйләшә башлый, азрак шаяра, азрак белә. Ә күңелләре нишли? Ата-ана назыннан мәхрүм үскән кешеләрнең күңелендә нинди хисләр тумый һәм үсми кала икән?
Ятимлек теләсә кайсы заманда да ятимлек шул инде ул!
Ә. бәлки, ул ятим булмас, аны үстерергә алырлар. Хәзер сабыйлар- ♦ ны тәрбиягә алучылар күп бит. и
Тудыру йортында яткан бала хәзерге язмышының башкалардан J аермалы икәнен белми әле. Ләкин ул башкалар төсле түгел инде, ул— ® ятим. Башкаларның тавышын әниләре колак салып тыңлый, башка- _ ларны тиешле сәгатьтә әниләре кочагына илтеп салалар, ә аның тавы- £ шып ишетеп үзәге өзелүче юк, аны көтеп алучы юк. <
Пигә шулай бу язмыш, нигә бодай тигезсез бу дөнья? Динә менә 5 үз кылганнарының әжерен ала, ә сабыйның ни гаебе бар? Без кылган- 5 нарның, безнең хаталарның җәзасын ала сабыйлар..
Башта туган уйларның очы-очка ялганмый, карават башларыннан, * идәннән челтәрле күләгәләр шуып уза.
Бу больницада моңлы-зарлы икс кеше бар- алар Динә дә ятим кал- ♦ га и сабый. Аларнын бәхетсезлеге дә охшаш берсе баласын югалтты. " икенчесе — анасын. ®
Тышта коры ботакларны тирбәлдереп, идәндә күләгәләр шудырып, х кышның озын төне бик ялкау гына узып бара. Динә төн буе керфек тә з какмады, төи буе. бала елаган тавыш ишетелмиме, дип тыңланып < Я1ТЫ. sr
Иртән обходка кергәч, Зәйтүнә: л
— Динәгә ни булган безнең?—дип сорады
— Йоклый алмадым.
Борчылырга сәбәп юк. Анализлар яхшы, дәвалау курсы тәмам- о лапыл килә, шушы арада без сезнең белән саубуллашырга ниятләп 7 торабыз
Зәйтүнә башка хатыннар белән сөйләшеп бетергәч, Динә ана ияреп чыкты та. коридор почмагындагы суыткыч янына басты.
— Сез белмисезме, теге баланы алырга сораучы бар микән?
Кайсы баланы?
Зәйтүнә аны бераздан гына аңлады. Юк. баланын язмышы ачыкланмаган әле. Андый эшләр тиз генә эшләнми бит ул. документлар җыясы бар, тсгесе-монысы..
— Күрсәтегез әле мина аны!
Алар бер буйда диярлек, шуңа күрә күзләре бер-бсрсенә бик туры, текәлеп карадылар. Динәнең күз кабаклары шешенке, кызыл Зәйтүнә аның бу төндә кичергәннәрен сүзсез аңлады, гаҗәпләнмәде.
— Тудыру йортында балаларны чит кешегә күрсәтү рөхсәт ителми
— Әгәр берәрсе аны тәрбиягә алырга теләсә?
- Ул чакта врач сүзе белән генә алалар.
Мин аны күрергә тиеш,— диде Дин.» катгый итеп.
— Кичкә таба, дежур врач белән сөйләшеп карасак кына инде,— ди io Зәйтүнә.
Кичке сәгать алтыда, дәвалаучы врачлар китеп, клиникада дежур врачлар гына калгач, балаларны имезү сәгатендә Зәйтүнә Динәне чакырып чыгарды. Динәгә халат, битлек бирде. Башлык табылмады, мендәр тышын яулык итеп бәйләргә туры килде. Алар дәшми-тынмый гына озын коридор буйлап үттеләр, аннары өске катка күтәрелделәр.
Өлкән яшьтәге апа беләгенә салып сары чүпрәккә төргән озынча төргәк алып керде дә, баланы кулында килеш кенә Динәгә йөзе белән борып күрсәтте
Дннәпсң йөрәге сулкылдап куйды бу — ул иде. Теге чакта Динәнең төшенә кергән бала иде бу.
Мөдәррис өчен иң авыры — шушы гинекология бүлегенә килү иде. Динә монда кереп ятканын таныш-белештән яшерергә тырышты, шунлыктан көн cavil диярлек Мөдәррискә йөрергә туры килде.
Бу юлы Динә бик серле кыяфәт белән аны арткы ишектән керергә чакырды. Алар класс кебек бер бүлмәдә очраштылар, укучылар кебек икәү янәшә тар өстәл артына утырдылар. Ярый әле Мөдәррис утырган иде, югыйсә хатынының сүзен ишеткәч, егылып китүе дә ихтимал иде.
Кеше баласын тәрбиягә алырга... Мондый дуамал уй бары тик Динәнең генә башына килүе мөмкин!
Ә үзе иренең йөзендәге үзгәрешне күрми дә, ахрысы, бумази халат кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарып, анда язылган унике пунктны укырга кереште: зәңгәр юрган, зәңгәр тасма, ике чүпрәк...— кыскасы баланы тудыру йортыннан алып кайту өчен кирәк буласы әйберләр иде болар. Бу хатын гомер буена Мөдәррис өчен табышмак булып калыр, мөгаен. Бергә яшәгән кеше белән серләрең килешә, уйларың бер була, диләр тагын. «Син кеше баласын карарга алынганчы, үзеңне яхшылап карарга өйрән!»—димәкче булды Мөдәррис, әмма хатынының авыру икәнлеген, үзенең больницада икәнлеген исенә төшереп, телен аркылы тешләде.
— Зинһар, документларын тизрәк әзерлә,— диде Динә.— Бездән алда берәрсе алып китә күрмәсен!
— Ата-анасын белдеңме соң? Чирле түгел микән?
— Чирле баланы бигрәк тә яхшы карарга кирәк түгелмени? — дип уйламый әйтеп салды Динә. Аннары иренең йөзендәге үзгәрешне күреп:— Ата-анасы сәламәтләр, белештем.— дип ашыгып өстәде. Бу сүзләрнең генә ышанычлы яңгырамаганын аңлап, бераз тынып торды да, эчтән сыкрап чыккан тавыш белән Ул безнең балага охшаган,— дип өстәде.— Гел безнеке төсле!
Ничек инде кеше баласын үзеңнеке белән чагыштырырга мөмкин? Ләкин Мөдәррис тагын хатынының күзенә карады да каршы әйтә алмады. Ул аның күзләрендә сызланудан туктамаган жан жәрәхәтен күргәндәй булды. Ни генә булмасын, сызланулары уртак иде шул аларның!
Хатыны яныннан чыккач, ул больница каршындагы кечкенә бакчада әрле-бирле йөренеп тәмәке тартырга кереште. Болай гына китә алмый, бер акыллы кеше белән киңәшәсе, сере сыя торган берәү белән сөйләшәсе килә иде аның.
Әнә ул кеше: ян-яктагы ишектән килеп чыкты. Ак бүрек, ак яка фонында йөзе нур чәчеп тора шикелле. Аны күргәч. Мөдәрриснең күңелен кызганулы хис сызып узды.
— Сез тагын килгәнсез,— диде Зәйтүнә шелтәле тавыш белән.— Яхшы түгел.
— Ә мин врач янына килдем. Врач буларак, сезнең миңа ярдәм күрсәтүдән баш тартырга хакыгыз юк
—Врачны урамда аулап йөрмиләр, кабинетына керәләр.
Зәйтүнә моны йомшак итеп, үпкә беләнрәк әйтте. Мөдәрриснең эченә жылы керде: чит кешегә үпкәләмиләр, якын кешеңә генә үпкәләп була.
— Доктор, минем йөрәгем сызлый,—диде Мөдәррис.
— Әгәр белгән булсам, мин сезгә валерьян тамчылары алып чыккан булыр идем.
Мөдәррис тәмәке кабызды, дәшмәде. Бу хатын әйтмичә дә аңларга тиеш ирләрнең хәлен; иң гайрәтле ир-егетләрнең дә бары тик хатын-
кызларга гына сөйләп була торган эч серләре була. Лларнын да нечкә күңелле бер зат каршына барып, язмышның шәфкатьсезлегеннән зарланасы, кызгандырасы, һәм шул затның өф дип өргән сулышыннан җиңеллек табасы килә.
Зәйтүнә дәшми-тынмый янәшә барудан уңайсызланып китте булса кирәк, аңа борыла төшеп.
— йөрәк сызлаганда, елап алу файдалы, ди безнең профессор, елап £ алыгыз булмаса,—t диде.
— Акыллы сезнең профессорыгыз. Дөрес әйткән. Ләкин үзең генә 5
елауның кызыгы юк бит. Бәләкәй малайлар да күз яшьләрен сөртеп ч торучы кеше булганда гына елыйлар. н
Алар караңгы, тынгысыз урамнан трамвай юлына килеп чыктылар. * Мөдәррис сәгатенә карады: -3
— Сез Тимербулатны алырга соңармадыгызмы?
— Аны күрше хатын ала. Үз кызы белән бергә. Мин еш соңарган* ч
га, шулай сөйләштек. *
Мөдәррис көрсенеп куйды аның малайны күрәсе килә иде. Ф
— Бәлки, бераз җәяү барырбыз? Минем сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде.
Алар бакча кырыннан тротуар буйлап киттеләр. Мөдәррис адымын с Зәйтүнә атлавына яраклаштырды
— Буталып калдым әле мин, доктор Зәйтүнә,— диде ул.— Сез инде ч кеше тәнен яхшы беләсез, шуның осталары, ә менә хатын кыз күңелен * аңлатып бирә алмассызмы? Элек без бер-беребезне ярата да. аңлый да идек шикелле. Ә хәзер мин аның дуамаллыгына, ш -фкать.езлегенә = хәйран калам Нәрсә ул хәйран калу гына! Гаҗиз мин бу хәлдән. Узган - елны командировкадан кайткач, мин аның больницага кереп чыкканын £ белеп, бөтенләй чарасыз калдым. Мин, гомумән, үземнең кайчан да ? булса елаганымны хәтерләми идем, ә бу юлы утырып еладым Мнн балалар яратам, доктор Зәйтүнә. Минем нц зур хыялым - ун бала булдыру. Эштән кайтуыма ун балам уралсын ндс тирәмдә. Ә ул мине бер бөртектән мәхрүм итте.
Юк, сез хаклы түгел, ул мәхрүм итте, дия алмый.ыз!
Барысы да шуның аркасында килеп чыкты инде* Ни уйлаганын да, нишләгәнен дә аңламый бугай ул Хәзер инде кеше баласын алырга ниятләгән. Уйлашмаган, сөйләшмәгән, бөтенесен хәл итеп тә куГнан. Ә мнн аның янында бер пешка гына!
Зәйтүнә бераз тынып барды.
Ә сез ул чакта нигә еладыгыз? — диде ул, ниһаять
Кайгыдан, әрнүдән, хыялларым юкка чыгудан! Мин улым булуын теләгән идем! Әгәр дә мин хатыннан башка гына бала булдыра алсам. сезгә ялынып та торма,- идем! Ә ул үзенең табигать биргән өстенлеген минем бәгыремә яра салу өчен файдаланды Шулмы хатын-кыз! Шулмы к e I и г л е к л ел е к!
Димәк, сез ул чакта үз-үзегезне кызганып елагансыз,— диде Зәйтүнә аның йөзенә борылып карап - Ә анык хәлен аңладыгызмы он?
Нәрсә булган аның хәленә? Ул үз эшен эшләгән ндс инде!
- Апа да җиңел түгел иде бит! Сез авырлы хатынның хәлен күз алдына да китермисез! Аның сүзен тыңламыйча, калдырып китеп баргансыз! Аның яшисе килмәгән минутлары булгандыр Нигә аның хәленә кермәдегез, нигә янында тормадыгыз?
Мнн хатын сагында гына утыра алмыйм бнт инде Це.хтлгы хәлләрне үзеге» дә беләсез. Анда да хатын кызлар эшли, нехны 'барга йөрисез.
Барысы та -үзегез теләп алган йөк Икесен:» дә җитешергә кн рпк... Бу юлы да аны аңларга тырышып карагыз Әгәр ул баллны үз
баласына охшаткан икән, бу бик житди нәрсә. Әгәр дә сез каршы килсәгез, бу аның өчен тагын бер югалту булачак.
— Ә сез медицина казанышлары белән мактанасыз тагын,—диде Мөдәррис Лампа яктысында аның бит очлары уелып, ирен читләре күтәрелгәне күренде.— Безнең әбиләр мондый кайгыларны белмәгән. Унар бала тапканнар, сәламәт картайганнар Медицина зуррак уңыш ларга ирешкән саен, бу мәсьәлә катлаулана төшә.
Монысына Зәйтүнә түзеп тора алмын иде инде Аның кыйбласына, иманына — медицинага гаеп ташлау иде бу. Ул Мөдәррискә таба борылды да
— Шулай микән?— диде,— Ун баланың ничәсен генә исән-сау үстерә алган соң ул әбиләр? Элек хатыннар, беләсезме, ничек яшәгән: корсак күтәрә, бала имезә, бала күмә, тагын бала таба, имезә, күмә... Әгәр дә үзе исән калса. Бала тапканда күпмесе һәлак булган әле алар- ның! Хәзер хатыннарның хәле чыннан да бик нык үзгәрде. Алар баланы теләгәндә табалар да исән-сау үстерәләр. Шуңа күрә ирләрдән калышмыйча эшли алалар, иркен сулыш белән яши алалар. Болай яшәүче без икенче буын хатыннар гына әле. Бу мәсьәләне хәл итми торып, хатын-кызның җәмгыятьтә тигез хокуклы булуы хакында житди сүз алып бару да мөмкин түгел иде. Әгәр дә хатыннар элеккечә ба.Үа табу, аны карау, аннан соң бала үлү хәсрәте белән генә, шуларга күмелеп кенә яшәсә, ул чакта аның тигез хокукы турында сүз дә алып барып булмас иде. Менә нәрсә эшләде безнең өчен медицина — ул безне кеше итте, беләсегез килсә!
— Ышандырдыгыз,— диде Мөдәррис эчке көлемсерәү белән, әмма тавышы житди иде.— Тик менә хатыннарны ул хокуклардан дөрес фай-даланырга кем өйрәтер икән соң?
— Анысын медицина гына эшли алмый шул.
Алар трамвайның арткы ишегеннән менеп, иң арткы утыргычларга утырдылар. Вагон буш, аларнын сүзенә колак салучы юк иде, ләкин Мөдәррис Зәйтүнәгә сыеныбрак утырды.
- Трамвайда сөйләшү уңайлы түгел, ләкин мин сезне башка жир- дә очрата алмыйм, шуңа күрә әйтәсемне әйтеп калырга ашыгам.—диде ул,— Мин кайчак төннәр буе күңелемнән сезнең белән сөйләшеп чыгам Мин сезгә болай дип әйтермен, ә сез тегеләй дип жавап бирерсез шикелле. Дөрес, соңыннан сезнең сүзләр бөтенләй башкача булып чыга Сез мип уйлаганнан да акыллырак, сизгеррәк, тирәнрәк... Гафу итегез, әгәр без көн саен очрашып торсак... әгәр бергә булсак... сез мине аңлар идегез кебек тоела миңа...
Зәйтүнә аннан читкә тайпылды, сулышы кысылды. Аның бу хәрәкәтен сизеп. Мөдәррис башын иде дә тынып калды. Зәйтүнә дә дәшмәде, бозланып каткан тәрәзәне учы белән эретеп, кырыйда чагылып узган шәһәр утларына карап барды.
Трамвайдан төшкәч, алар шулай ук бераз дәшми бардылар. Инде өн янына килеп җиткәч, Мөдәррис кулы белән аны туктатырга теләгәндәй хәрәкәт ясады
Тагын бер генә сүземне әйтим инде,— диде ул,— Тукайның бсо шигыре бар, хәтерлисезме икән- «һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.. » Мин бу юлларны укыгач, хәйран калдым. Аның хакындагы истәлекләрне җентекләп укып чыктым Ул хак дөресен язган икән бит Чыннан да, Тукайны бөек шагыйрьгә лаек дәрәҗәдәге хис белән яратучы, аңа тормышын, язмышын багышлаучы кеше булмаган. Булмаган андый хатын-кыз! Авырган чакларында аны тәрбияләүче, аның ижатына илһам бирүче, язганнарын бөртекләп жыеп баручы, аны мәхәббәте белән җылытучы. л.Дың кадерен белүче булмаган бөек шагыйрь Тукан янында! Ә шул ук вакытта җирдә олы җанлы күпме гүзәл кызлар яшәгәндер әле! Ләкин алар башкаларны яратканнар, баш-
каларны күңел җылысы белән җылытканнар, башкаларның сызлануларын җиңеләйткәннәр. Кемнәрне сөйгәннәр ул саф күңелләр, изге хисләрен кем аяк астына салганнар? Уйлап карасаң, ул чорда безнең татар халкында Тукайдан да мәхәббәткә лаеграк һәм мохтаҗрак башка кеше булмагандыр да бит әле. Минемчә, шундый изге бер җанның мәхәббәтенә юлыкмау Тукайның гомерен иртә кискән сәбәпләрнең * берсе булгандыр да. g
Зәйтүнә гаҗәпләнеп тынып калды. Аның бу хакта мондый тирәнлек £ белән чыннан да уйлый алганы юк иде әле. ®
— Мәхәббәт хисе күңелдә яхшы кеше очраган саен түгел, ә бәлки =: яратыр вакыт җиткәч кабына бит ул. Ә ул чакта синең янда зур хискә * лаек кешенең туры килмәве дә мөмкин. Тукайга лаек кыз аңа туры килмәгән, димәк...—диде ул.— Ул кыз аны белмәгән.
— Ничек инде ул алай, халыкның күз өстендә каш кебек күргән S шагыйрен кызлар белмәсен, ди? Ю-ук, монда ниндидер башка бер сәбәп бар. Хатын-кызның әлеге дә баягы шул сәерлегеннән, тормышны * аңламавыннан киләдер ул Әйтегез әле, сез хатын-кызлар ни өчен гашыйк буласыз егетләргә? Ни өчен кайчак асыл кызлар хисләрен юк * кына кешеләрдән таптаталар, ә үзләренә лаек булганнардан йөз чөе- * рәләр? Нәрсә моның сәбәбе?
— Ә сез соң, егетләр, ирләр, һәрвакытта да лаек булганнарны гы- * на сөясезмени?
Зәйтүнә моны шулкадәр ачынып әйтте. Мөдәррис ирексездән тынып < калды Бу сорауга бик зур мәгънә салынган иде.
Зәйтүнә үзе дә артыграк ачылып киткәнен сизеп, артка чигенеп 2 куйды. Тукта, ул да, бәлки, хата ясыйдыр? Ул да ин изге хисләрен s түбән кешенең аяк астына салып таптатадыр? Таптый бит Әнвәр анын ч мәхәббәтен, ике аяклап таптый! Менә хәзер бу кешенең күкрәгенә 2 капланып бөтен моң-зарларны түгәсе иде. Ә аннары., аннары. Әнвәр * аның һәлакәтен теләгән чакта да, Зәйтүнә үзен өзелеп сөйгән кешенең барлыгын, үзен аңлый торган, күңелгә якын башка берәүнең барлыгын белеп торыр иде. Бу — Зәйтүнәнең хатын-кыз буларак та. кеше буларак та дәрәҗәсен күтәрер, җиңеллек китерер иде
Шунда күз алдында Әнвәрнең теге чакта Әзһәр абыйларында каралып килеп кергәне чагылып үтте. Нурсыз иде аның йөзе, кая карарга белми иде күзләре. Зәйтүнә дә аның каршында канчан да булса шулай, йөзеннән нур качкан хәлдә, үзенең хыянәтче икәнлеген аңлап, үзенең түбәнлеген тоеп басып торырмы?
Юк юк, бу мөмкин түгел!
һәм ул Мөдәррис белән хушлашырга ашыкты.
Мәхәббәт — изге, бөек хис, барча халыкларның даһн шагыйрьләре аны юкка гына җырламаган. Әгәр икәүнең күңелендә тыелгысыз сөю уты кабынган икән, аларның юлына аркылы басарга беркемнең дә ха кы юк Алар бергә булырга тиешләр, хәтта соңарып очрашкан булсалар да.
Шулай дип уйлый Лариса һәм бу карашын Әнвәргә дә сеңдерергә тырыша.
Ләкин нигә соң аның белән йөргәндә Әнвәр танышбелешләрнең күзенә чалынудан курка, нигә үзен кечерәеп, вакланып киткәндәй хис итә?
Бу хис — гаеплелек һәм ваклану хисе — доге көнне абыйсы Әзһәр ләрдә очрашканнан сон аеруча көчәнде. ПөЗс кара иде Әнвәрнең, бу
каралык Ларисадан төшә иде. Ләкин шул ук вакытта ул Ларисадан башка яши дә алмый, башын иеп, кич саен аның белән очрашуга юнәлә, тыелгысыз бер тарту көче аны бөтерчек кебек тыгыз гәүдәле, хәрәкәтчән һәм шат күңелле хатын янына алып китә иде.
Чыннан да, мәхәббәттән дә өстенрәк хис юк иде шул, күрәсең.
— Инде кыяр өлгергәндер, нигә мине сыйламыйсың?— дип сорады Лариса.
— Алып килермен
— Ә минем сабагыннан өзеп ашыйсым килә. Хәзер теплицалар урман кебек булгандыр инде, ә? Тропиклардагы шикелле: эссе, бөркү, тастымал-тастымал яшел яфраклар арасында маймыллар сыман шәрә хатыннар йөри. Экзотика! Минем дә шундый урманда адашасым килә. Синең белән бергә. Әллә барып адашабызмы?
Ларисаның бу шаяруы Әнвәрнең эчен пошыра башлады: кем белә бит бу хатынның күңел түрендә ниләр ятканын! Әллә чынлап торып адашасы килә аның, әллә ннде Зәйтүнәгә, ирең тагын теплицага чит хатыннар алып килә, дигән гайбәт ишеттерәсе килә! Ә бәлки, аның үзенә генә рәхәт күрү әз сыман тоела торгандыр, ул әле башкалар күңелен газаплап та ләззәт табадыр! Нәрсә дигән иде әле ул: ләззәт сызлану белән бергә була, дигән идеме?
Әнвәр аны култыклаган кулын тартып алудан чак кына тыелып калды. Кулның шуышканын сизеп, Лариса аны терсәге белән тыгыз тәненә китереп кысты.
— Тамак ачты, кыяр белән генә туеп булмас,— диде Әнвәр.— Әйдә, ресторанга керәбез.
Трамвай көткән арада, Лариса кечкенә, тыгыз, хәрәкәтчән кулын аның беләге буйлап аска таба шудырды, Әнвәрнең бөтен тәненә каннар дулкын таралды, бөтен шикләр эреп юкка чыкты, икәүләп янәшә басып торуның рәхәтлеге генә калды
Лариса аның күзләренә сөеп, тәмам аныкы икәнлеген аңлатып карады. Ләкин бу карашта эчке бер тантана да бар иде. Ул үзендә бу үзсүзле, горур егет белән идарә итәрлек көч булуына куана иде.
Трамвай баскычыннан икәү янәшә басып менү уңайсыз, ләкин Лариса кулын алмады. Алар вагонның арткы мәйданчыгына терәлешеп бастылар. Трамвайда халык аз, артка караучы да юк иде. Әнвәр берни уйламыйча, бүгенге кичне генә күз алдына китереп барды. Алар- ның әле бу кичтә рәхәтләнеп сөйләшәселәре, бергәләп караңгы урамнарны гизәселәре, ә аннары бөтенләй икәүдән-икәү генә каласылары бар Ахыр чиктә, кешеләр гомернең татлы минутлары һәм сәгатьләре хакына яшиләр бит, шулай түгелмени?
Җәннәтнең үзендә булудан да бигрәк аңа илтә торган юллардан бару рәхәттер
Алар шәһәр читендәге кечкенә, иске ресторанга кереп утырдылар. Монда танышлар очрашудан куркырлык түгел иде. ләкин, сакланганны ходай саклар, дип Әнвәр ишеккә аркасы белән утыру ягын карады. Кем белә: ә бәлки кеше күзеннән качып йөрүчеләр тагын бардыр?
Ресторанда рәтле вино да. теләгән ризык та юк иде Ит салаты, цыплята-табака алдылар, коньяк сорадылар. Бер рюмка эчкәч. Ларисаның бит очлары алланып чыкты, күзләре очкынланып китте. Ул Әнвәргә балаларча ярдәм сорагандай итеп, моңаеп карады
— Эшләр гел артка китеп тора әлс. Анварчнк,— диде — Теге чакта син вәгъдәңне үтәмәгәч, китте дә китте.
— Ну, Лорочка, әйттем бит ннде, көтелмәгән хәл килеп чыкты, дип...
— Көтелмәгән хәлләрдән тора инде безнең язмышлар,— дип көрсенде Лариса алдындагы тәлинкәгә карап.— Бу Ильясованың көтелмәгәндә авариягә юлыгуын әйт . Эшне төгәлләп килә идем бит инде. Хәзер кайта алмаячак инде ул.
— Кайта алмас микәнни?
— Кая инде, андый имгәнүдән соң... Көтмәгәндә тудыру бүлегендәге бер хатын үлеп китте. Аны мина сыларга маташалар тагын. Мин дөрес анализ бирмәгәнмен, имеш Бу вакыйга минем методыма күләгә төшерә, дияргә теләүчеләр дә табылды'
— Нинди анализ? Син тудыру бүлегендә түгел идең бит?— дип *
һич көтмәгәндә төпченә башлады Әнвәр. “
Ларисаның җавабын тыңлагач, ул инде чын-чынлап кызыксынып ь китте: ®
— Ничек алан килеп чыкты соң ул? Методың дөрес булса, аның ч
хәле начараерга тиеш түгел бит! *
— Әллә син дә миннән шикләнәсең инде?— диде Лариса ялварулы §
елмаеп. ч
— Үпкәләмә, Лорочка, ләкин мин бу мәсьәләгә бөтенләй икенче «
яктан карыйм бит Авыру ягыннан карыйм мин моңа, чөнки мин, ч больницага эләксәм дә. авыру буларак кына эләгәм. Безнең техникада * болай бит ул: әгәр безнең эштә берәр нәрсәнең очы-очка ялганмый икән, без аны кат-кат тикшерәбез, сәбәбен белергә тырышабыз. Сиңа * да бәлки, инде нәтиҗә андый көтелмәгәнчә килеп чыккан икән, ул * чакта анализны кат-кат алырга кирәк булгандыр Ә бәлки син берәр о нәрсәне бутагансыңдыр, ялгышкансыңдыр? *
Ларисаның йөзенә чыккан алсулык әкрен-әкрен кимеп, йөзе ак “ агачтан уелгандай булып калды, күзләре түгәрәкләнде. <
— Мин дә кеше!—диде ул ниһаять.—- Ялгышуым ихтимал Ләкин * мин аны больницадан чыгарыгыз, димәдем. Аннары, чыккач, аның ° нинди хәлләр кичерүе дә билгеле түгел, хәле кинәт үзгәрүе ихтимал! 5 Ә син, хәтта син дә миннән шикләнәсең? Хәле авырайган һәр кеше 5 өчен врачларның башын ашый башласалар, кая китә ул?
— Андый очракта дәшми калу да ярамый шул,—диде Әнвәр.
— Ничего,—диде Лариса, кулында рюмканы әнләндергәләп.— Хәзер кафедрада зур үзгәрешләр булачак әле. Фәнни эш белән шөгыльләнгән яшьләргә юл ачылачак — Ул бераз тынып торды да. әкрен, ләкин каты тавыш белән, каядыр почмакка карап, таш стеналар, зур урамнар аша үзенең максатын күргәндәй итеп: — Башларына басып үтәрмен, барыбер үземнекен итәрмен!— диде
Бу бәладән котылу Әнвәрне кире элекке нур шәүләсе хәленә кайтару чарасы да булгандыр Ләкин Зәйтүнә андый чараны белми иде Аның күңелендә хәнҗәр булып һаман бер уй айкалды: ул Әнвәргә кирәкми, кирәкми, кирәкми...
Яшәүнең мәгънәсе сүнгән кебек булган иде Ләкин Зәйтүнә йомылып берни күрергә теләмәгән күзләрен ачарга мәҗбүр итте Ьл яшәргә тиеш иде. ул сөекле улына кирәк, аны кайгыртып яшәргә тиеш иде Эшендә аны өмет һәм сорау тулы караш белән авырулар каршы ала. Зәйтүнә алар өчен яшәргә тиеш иде
һәм ул шушы яшәеш өчен, шундый тормыш өчен үзенә бер мәйдан булдырды Шул мәйданда көчен туплап, көн нтә башлады.
Сагышка бирелеп, мендәр почмагын тешләп күз яше түгеп яшәргә теләмәде ул. Эштә чакта җиңел, кичләрен Әнвәрнең кандадыр башка берәү белән очрашып йөргәнен уйлап утыру авыр һәм Зәйтүнә хәтта уйларын да башка максатка юнәлдерергә тырышты
Ул һәр минутын уйлап, үзе өчен һәр кичкә катгый план төзеп куя торган булды һәм, башка берәү белән идарә иткәндәй, үзен бу планны
кичекмичә үтәргә мәҗбүр итте. Ул кайбер газның кеше организмына тәэсире турындагы нәтиҗәләрен гыйльми хезмәт рәвешенә китереп, тәмамлап кунды. Ул хәзер мәйданга чыккан ат шикелле, туктап калырга тиеш түгел иде. һәм ул зур бер проблемага — табигатьтәге үзгәрешләрнең, ел фасылларының, көн сәгатьләренең кеше организмына, аерым алганда, организмның төрле препаратларны үзләштерүенә йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйды. Бу — озак еллар буена дәвам итәчәк һәм бик күп көч сораячак мәсьәлә иде.
Кеше — табигать баласы һәм ул табигать белән аерылгысыз бәйләнгән. Ләкин медицина практикасы, кешене дәвалаганда, табигатьтәге үзгәрешләрне тиешенчә исәпкә алып бетерми әле. Авыруларны кышын-җәен, көнен-төнен бер үк даруларны бер үк микъдарда биреп дәвалыйлар. Әгәр дә табигатьтәге үзгәрешләрнең организмга йогынтысы ныклап өйрәнелсә, ул чакта даруларны да азрак биреп, яхшырак нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге туар иде. Бу — бала табучы хатыннарга ярдәм итүдә дә бик мөһим.
Зәйтүнә хәзергә бу темага язылган фәнни хезмәтләрне барлап, аларны укып чыгарга, клиникадагы авыру тарихларын өйрәнергә, метеорологлар белән элемтә булдырып, алардан мәгълүматлар алырга булды.
Кичләрен эштән кайткач, ул үзенә тын алырга да ирек бирми иде. Баланы карап яткыра, өй эшләрен барлый, аннары яшел лампа яктысына кереп утыра. Кайчандыр алар Әнвәр белән бергәләп утырган яшел лампа яктысына. Ләкин ул бу хакта уйламаска тырыша, үзен мәҗбүр итеп, кулына китап, дәфтәр ала һәм чыннан да бераздан йөрәк түрендәге яраның сызлавы кимегән кебек була иде.
Шулай итеп, алар Әнвәр белән бер йортта, ләкин шул ук вакытта бөтенләй аерым яши башладылар. Зәйтүнәнең тормышында Әнвәр өчен бөтенләй вакыт калмады, шулай ук аңа булган үчлелек тә бетеп киткәндәй булды. Алар бары тик бала хакында гына берничә сүз алышалар, башкасына вакыт та калмый иде кебек.
Алай да бер тапкыр Әнвәр аерылышу турында сүз кузгаткан иде, Зәйтүнә аңа тыныч кына борылып карады да:
— Ник ашыгасың, минем белән ялгышкан кебек, тагын ялгышудан курыймыйсыңмыни?—диде.—Болай гына... яшәп карагыз. Анысына мин комачауламыйм бит. Мин улыма әти итеп үзем сине сайладым, ул әтиле булып калсын өчен бөтенесен эшләргә тиешмен,— диде.— Син дә аны әтисез калдырырга ашыкма!
Гаҗәп, мөнәсәбәтләрне шушы рәвештә ачыклаганнан соң, Әнвәр өйгә иртәрәк һәм ешрак кайта торган булып китте.
Эшен дәвам итү өчен Зәйтүнәгә Җәмилә Закировна белән киңәшергә кирәк иде. Ләкин ул аның янына берничә минутка гына кереп чыга алды Профессор Ильясова янында дежур торырга бик тәҗрибәле һәм исемле врачларны гына билгеләгәннәр, Зәйтүнә кебек яшьләрне анда теләмичә генә кертәләр иде.
Профессорның бу хәлдә ятуы Зәйтүнәгә эшендә ашыгырга кирәклеген кисәтеп тора иде: кеше гомере кыска, ә эшлисе эшләр шундый күп икән!
Бер кичне, фәнни мәкаләләр башына керми башлагач, баскычтагы аяк тавышларын йөрәк сызлавы белән тыңлап утырганда, Зәйтүнә кулына популяр журнал алып, аңың урта битен ачып укый башлады. Анда борынгы майя һәм инк халыкларының гаҗәеп сәнгать әсәрләре, манаралары, калалары турында Язылган иде. Зур үсешкә ирешкәннәр бу халыклар, ләкин менә хикмәт — тәгәрмәчне белмәгәннәр. Гаҗәп. Безнең өчен гап-гади бер нәрсә бөек халыклар өчен сер булып калган. Әгәр дә алар тәгәрмәч тә уйлап чыгарган булсалар? Ул чакта, бәлки,
тагын да зуррак үсешкә ирешкән булырлар иде’ Ә бәлки без дә тәгәрмәч кебек үк гап-гадн нәрсәләрне белмибездер әле
Ә бәлки Зәйтүнә дә шундый бер нәрсә ача алыр да ул чакта бик күпләргә яшәү, чирдән сихәтләнү жиңелрәк килер?
Бу дөньяда Зәйтүнәнең бары тик ул гына башкара алырлык эшләре . бар әле. Фәндә кеше кешене алыштыра ала, диләр Дөрес түгел, әгәр * шулай булса, майя халкының тәгәрмәче булыр иде Дөньяда һәркем- g нең үз урыны бар, кеше кешене алыштыра алмый Зәйтүнәнең дә бу £ тормышта үз урыны, яшәешенең үз мәгънәсе бар һәм ул бу мәгънәне ® акларга тиеш ’ ' ч
Аңа ашыгырга кирәк иде Болай уйлаганда, ул хәтта профессор * Ильясованың аякка басып эшенә чыгуын да көтеп тора алмый иде. Алай гына да түгел, ул Җәмилә Закировнаны эшкә чыгарга үзе мәж- 5 бур итәргә тиеш, чөнки табигать белән кешенең багланышы турындагы <= идеяны да профессор әйткән иде, тик моңарчы кафедрада аңа алынган ч кеше генә булмаган. Йөрәге типкәндә, башы эшләп торганда профессор- * ның да бирешергә хакы юк иде. Аннары ни авыр хәсрәттә дә эшең, башкалар хакында уйлауның зур шифа биргәнен профессор үзе дә * яхшы белә бит! *
Бу юлы Зәйтүнәне беркем дә туктата алмый иде виде Ул ишек о төбендә торган апа янына барганчы ук халаты белән башлыгын киеп * куйды, «Исәнмесез» дип баш кына какты да узып китте һәм профессор “ Ильясова яткан палатаның ишеген саклык белән, ләкин шул ук ва- « кытта нык итеп какты.
— Керегез!—диде эчтән таныш тавыш
Җәмилә Закировна караватта аякларын салындырып утыра, кы- = рыйга таяк сөялеп куелган иде. Зәйтүнәне күргәч, агарынган, ябыккан 4 йөзендә елмаю балкыды Аның күзләренә карауга. Зәйтүнә үз күңел 2 түрендәге сызлануны күргәндәй булды «Ире үлгәнен әйткәннәр икән!»—дип уйлады ул.
Ишек янындагы урындыкта Ләйлә утыра икән Бу юлы ак халаттан түгел, гади күлмәктән Зәйтүнә кергәч, ул да торып басты Җәмилә Закировна карават кырыеннан шуышып төште дә, Зәйтүнәгә таба атлады Ул сул аягына нык кына аксын иде Зәйтүнә аңа хәсрәтен уртаклашуын белдергәндә, йөзеннән теш сызлагандай калтырану узды Профессор тизрәк сүзне икенчегә юнәлдерергә тырышты
— Клиника хәлләрен сөйлә миңа,— диде ул — Ачыктан-ачык.
— Башта үз хәлләремне сөйлим әле диде Зәйтүнә. Алар кара- каршы утырыштылар
Зәйтүнә сумкасыннан кәгазь битләрен алып Җәмилә Закировнага сузды. Бу аның газлар турындагы эше иде.
— Бушрак вакытта укып чыгармын,— диде Җәмилә Закировна - Ә практик нәтижәсе пичек сон?
— Бу хәлдән котылу чараларын эзлиләр Ләкин мин дә туктап тора алмыйм, мин яңа темага керештем инде. Менә тикшеренүләрнең планы
Артта Ләйләнең тамак кырганы ишетелде
— Безнең әнинең больничныйдан чыкканы юк бит әле. диде ул үпкәләгән кебек, ләкин аның тавышында елмаю сизелә иде
Карыйм, карыйм, ансын да карыйм, ә син Ләйлүк безгә кома чаулама Галимне шәкертләреннән аерып тора торган больннчныйлар юк дөньяда
Җәмилә Закировна планны шунда ук жентекләп карап чыкты, берничә киңәш бирде Аннары тагын клиника турында сораша башлады Монысы турында сөйләргә Зәйтүнә бик үк теләми иде Зәйтүнә Динәгә операция хакында әйткәч. Җәмилә Закировна
— Хәйруллинаны күздән ычкындырма инде хәзер,— диде.— Тотынгансыз икән, ахырынача илтеп җиткер. Әгәр дә ялкынсынуларны булдырмый калдыра алсагыз, ә бәлки чыннан да теләгегез тормышка ашар! Гел күзәтеп торырга кирәк аны! Баланы алу мәсьәләсен үзләре хәл итсеннәр Анысына басым ясарга ярамый
Авыруны борчырга кирәкми иде, ләкин Җәмилә Закировнадан яшереп буламыни Зәйтүнә ана комиссия төзелгәнендә, Изанл Харисович килеп йөргәнен дә әйтте.
— Максатыма ирештем, дип уйлый торгандыр,— диде Ләйлә.— Профессор Бернардларның даны тынгы бирми аңа. Дөньяны шаккатырырлык операцияләр ясап, дан аласы килә.
Җәмилә Закировна караваттан торып, таягына таянып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп килде. Сул аягына янтаеп атлагангамы, кызылга ак бизәк төшкән бумази халаттан ул бераз кечерәеп калгандай тоела иде.
— Медицинада карьеристларны тану җиңел түгел,— диде ул.— Алар карьерага омтылганда да кешегә яхшылык эшлиләр — авыруларны дәвалыйлар бит.
Ул Зәйтүнәгә таба борылды да:
— Әйдә соң комиссия үз бурычын үтәсен,— диде.— Безнең күз күп нәрсәгә күнеккән, кайбер кимчелекләрне күреп җиткермибездер. Яна кеше килгәч, бөтенесен яңача күрә. Безгә сабак булыр. Кара дошманның сүзендә дә хаклык була, аны кабул итә белергә генә кирәк!
Зәйтүнә остазына гаҗәпләнеп карады: бу арада күргән хәсрәтләр өстенә ул яңа борчулар алырга, аларны кабул итәргә әзер иде!
— Менә чыгыйм гына, гыйльми советка кафедраның отчетын куячакмын. Ныклап сөйләшергә, ә бәлки кайбер мәсьәләләрдә эшне яңача алып барырга кирәктер Ләйлүк, син ничек уйлыйсың, берәр атнадан аксавым бетәр микән минем? Гыйльми совет каршына таякка таянып барып керү нрамас бит!
— Әни, син башта каядыр барып керү турында түгел, моннан сихәтләнеп чыгу турында уйларга тиеш!
Бераздан Җәмилә Закировна кызына:
— Ләйлүк, сип соңармыйсыңмы?—диде.
— Хәзер, әни. Мин синең яныңа иртәгә килермен инде.
Ул чыгып киткәч, Җәмилә Закировнаның йөзе сулып киткәндәй булды. Юк, фаҗига аның өчен эзсез узмаган, ул бары тик үзен нык тотарга гына тырыша иде.
— Өегездә хәлләр ничек соң, Зәйтүнә?— дип сорады ул.— Бала ничек үсә?
Кайгы пәрдәсе аша сорады моны Җәмилә Закировна. Ләкин сүз өчен генә түгел, чын күңелдән сорады һәм аңа ихластан җавап бирергә дә кирәк иде.
— Улыбыз үсә... Ә әтисе., әтисе ятларга карый, Җәмилә Закировна!
— Кемгә икәнен дә беләсеңме?
— Сез дә беләсез аны. Лариса Нигъмәтуллина.
Җәмилә Закировна, башын иеп, бераз уйланып утырды.
— Синең иреңә авыр чир йоккан, димәк. Ә чирлене гаепләп булмый Ничек, ни сәбәптән чирләгәнен ачыкларга, дәваларга кирәк аны. Бу чир аңа йокмасын өчен, син барын да эшләгән идеңме? Анысын да уйла Әгәр дә ул терелсә, соңыннан беркайчан бу хакта аның исенә төшермәскә кирәк. Онытырга кирәк ул чирне.
— Андыйны онытып буламыни, Җәмилә Закировна?
— Бөтен нәрсәне төзәтеп була, Зәйтүнә, үлгәнне генә кире кайтарып булмый. Мәхәббәткә дәва бар, әҗәлгә чыннан да дәва юк икән —
Җәмилә Закировна күз яшьләрен күрсәтмәс өчен йөзен тәрәзәгә борды — Ансыз яши алмам шикелле. Инк исән калдым икән, дим ялгыз калган чакларымда Кырык елдан артык бергә яшәп, мин аны соңгы юлына озата да алмадым.
Зәйтүнә аяк өсте басып, аның иңенә кулын салды, һәм беренче мәртәбә бер генә минутка булса да үзен остазын юатырлык, ана көч * бирерлек дәрәҗәдә итеп тойды. g
— Чын табип беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ, кешеләр хакында Е
уйларга тиеш, дип өйрәтә иде безне остазыбыз профессор Ильясова,— ® диде ул е
— Әйе, әйе, эшләргә кирәк, тын да алмый эшләргә Яшәтсә шул *
эш кенә яшәтә ала инде мине... *
Аның белән саубуллашып чыккач, Зәйтүнә коридорда Изанл Харп- п совичны хәтеренә китерде Ашыккан икән доцент Дәүләтшин, артык 2 ашыккан икән. Төркем башындагы кыр казы урынын башкаларга 5 бирмәячәк иде әле. *
Җәмилә Закировна Зәйтүнә артыннан ямансу гына елмаеп карап калды Бу яшь хатын кереп чыккач, бүлмә яктырып киткәндәй булды ♦ аңа. «Минем яшьлегем бит бу, минем ныгып, чыныгып кына килгән < чагым»,— дип уйлады ул. “
• • S
о
Суларның да җайсыз юлдан аккан чаклары була. Гаилә тормышын = әйткән дә юк. Күпме парлар үзләренә җайсыз итеп яшиләр! Болан яшәргә ярамаганын да аңлый алар, тик күңелләрдә яткан ташлар о тормыш агышын әйбәт көйгә салырга ирек бирми Ә гомер уза тора, s тормыш һаман җайсыз бара, күңелләр бу җайсызлыкка күнегеп китә, гадәтләнә хәтта.
Әнвәр белән Зәйтүнәнең тормышы да шундый иде. Ләкин болай яшәп бетерү мөмкин түгел Нәрсәдер — давылмы, көчле яңгырмы булыр да елганың суларын ташытыр, күңелдәге авыр ташларны юыл алып китәр, я булмаса яңаларын китереп өстәр дә тормыш җайлануга өметләрне бөтенләйгә юк итәр төсле иде.
Телефоннан ят ир тавышы ишетелгәч, Әнвәрнең йөрәге жу итте.
— Мин Зәйтүнәнең хезмәттәше, Наил Хәйдәровнч,—диде тавыш исәнләшкәч.— Шимбә көнне безнең көмеш туебыз була Минем иптәшем Зәйтүнә белән дус. Бәлки, сөйләгәндер дә Сөембикә апасын Сезне бик үтенеп чакырабыз.
Әнвәрнең теле кипте, ул ничек җавап биргәнен үзе дә тоймады. Рәхмәт әйтте ахрысы, ә рәхмәт үзе ризалык бирү дигән сүз
Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, билгеләнгән сәгатьтә алар, баланы күршедә калдырып, парлашып кунакка киттеләр Кәгазьгә төрелгән чәчәк бәйләме күтәреп, ярым караңгы урам буйлап култыклашын барганда, алар артыннан бер хатын-кызның:
— Кунакка баралар!— дигәне ишетелеп калды Бу тавышта кызыгу яңгыраган кебек иде
Сөембикә апаларның олы бүлмәсендә буйдан-буйга өстәлләр куеп табын әзерләнгән иде Табындагы бәллүр савытларда алма-әфлисун, конфетлар, кыйммәтле графиннарда эчемлекләр, ак ашъяулык өстендә көмеш кашыклар - барсы да якты ут астында җемелди, балкып Бу матурлыкны, муллыкны күрел, Зәйтүнә:
— Ай-Һай мул әзерләгәнсез!— дип куйды
— Хәзинәдә бары инде, махсус җыйган мал түгел.— диде Сөемби
кә — Менә бу вазаларны туебызга бүләк иткәннәр иде. көмеш кашыкларны беренче улыбыз тугач котлап бирделәр..
— Шуннан бчрле сакладыгызмы?
— Кая китсен сон алар? Сезнен көмеш туегыз безнеке ише генә дә булмас, заманалар икенче хәзер, бай замана
Әнвәр аларны тыңлап бетерә алмады: зал ишегендә Лариса күренде. Барлык кунаклар ирексездән шул якка борылдылар, Идәнгә тиеп торган киң итәкле, озын җиңле зәңгәр ефәк күлмәк кигән Лариса бер мизгелгә генә туктап калды һәм ишек яңаклары арасында рамга алынган картинага охшап китте. Әйтерсең лә, аны рәссам бик ачык буяулар белән ясаган: куе җирән бөдрәләр, кып-кызыл иреннәр, колак очларында алкалар һәм ак муендагы бер рәт мәрҗән зәңгәр очкын сибә. Әнвәрне күргәч, ул башын тагын да арткарак ташлап эчкә атлады, итәге аякларына сыланып, аның сынын аермачык күрсәтә иде. Әнвәр ашыгып китап шкафына таба борылды һәм андагы хикмәтле савыт- сабаларның, шәмдәл-сыннарның нинди очраклар белән бүләк ителгәннәре турында сөйләп торган Сөембикәне игътибар белән тыңлаганга салышты.
Белепме-белмнчәме. Сөембикә кунакларны табынга бик оста ур-наштырды Түрдә утырган Әнвәргә ишек катындагы почмакка туры килгән Лариса бөтенләй диярлек күренми иде. Әнвәрнең сул ягында Зәйтүнә, аннан соң. өстәл башында, яшьләре кырыктан узган булса да. ыспай кыяфәтен, күзенең яктысын саклаган шома чырайлы ир кеше белән ябык битле хатынны утырттылар.
Борынгы йоланы саклап, хуҗалар кунакларын аяк өсте сыйладылар. Наил Хәйдәрович хатынын иңнәреннән кочты да:
— Чирек гасыр узып киткән, бер көн кебек тә тоелмады, иеме, карчык,— диде.— Малайларга карыйм да аптырап китәм кайчак.
Малайлар дигәне офицер киемендәге яшь егет белән чандыр гәүдәле үсмер иделәр. Алар икесе дә ишек төбендәге урындыклардан әтисе белән әнисенә елмаешып карап утыралар иде. Бу елмаюда ярату да, бераз гына кечерәйтү, өлкәннәрнең гаепләрен гафу игәргә әзерлек тә бар иде. Тормыш дилбегәсен әле генә кулларына алган яки алырга әзерләнгән яшьләр үзләре өчен кадерле булган өлкән кешеләргә шулай карыйлар
Юбилярлар һәм аларның балалары хөрмәтенә бер-ике тост күтәргәннән соң. Зәйтүнә янында утырган ыспай ир кеше сикереп торды да:
— Әйдәгез, табындагы яшь парларга бәхет теләп берне күтәрик әле,—диде.— Алар да. Сөембикә белән Наилдән үрнәк алып, тату-тигез гомер итсеннәр, көмеш туйларында яннарында буй җиткән уллары- кызлары бөтерелеп йөрсен!—Соңгысын ул ни өчендер Зәйтүнәгә карап әйткән сыман тоелды.
Әнвәр күзләрен кыса төшеп, елмаеп, үзен Наил Хәйдәрович урынына куеп карады. Әйе, Тимербулат ул чакта менә шушы офицер кебек, сынын ныгыткан, җилкәләре киңәйгән, карашы зирәкләнгән егет булыр Ә Әнвәр үзе кемнең иңнәренә кулын салып басып торыр соң? Ларисагамы? Ул чакта табын мондый күркәм була алмас, Тимербулат та аңа болай яратып карамас. Чөнки бары тик ата белән ана янәшә һәм тату булганда гына балаларның карашы шушындый якты-җылы була ала Әнвәр уйларының очына чыгарга курыкты, кулындагы бокалын иреннәренә китерергә ашыкты.
Офицер егет бер кулына табуретка, икенчесенә тальянка күтәреп керде. Наил Хәйдәрович, уртага утырып, гармун уйнап җибәрде. Тамак ялганган, тостларның иң кирәкләре әйтелгән, мәҗлеснең иң күңелле вакыты — җырлап-биеп күңел ачар сәгате килеп җиткән иде.
Гармунчы төрле көйләр башлап карады, табындагылар тамакларын кыргалап куйдылар, ләкин бер көйгә дә шома гына кушылып китә
алмадылар: җырларның сүзләрен рәтләп белүче юк иде. «Сарман» белән «Шахтажнын бер-ике куплетын җырлап алдылар да тагын тынып калдылар. Наил Хәйдәровнч авыл көен уйнап җибәргәч, өстәлнең аргы башындагы бер таза гәүдәле хатын:
Бсзнен авыл бик зур авыл, *
Килә кыйблада» давыл,— “
дип җыр башлады. Ана кайсылары кушылмакчы иделәр дә җырның ® азагында тотлыгып тукталып калдылар: с-
Бәлкя рәхәт тә күрербез. <
Хәзергесе бик авыр...
Гасырлар буе хәерчелектән һәм хәсрәттән михнәт чиккән халыкның § бу моң-зары якты бүлмәдә, мул табын янында утырган кешеләргә 4 бик сәер булып ишетелде, күпләр түзә алмыйча пырхылдап көлеп « җибәрделәр
— И, уйламаганбыз. Нанл, җыр китабын алып, сүзләрен күпләп күчереп куясы калган икән,— диде кунаклар арасына утырган Сөембикә.
— Барсын да уйлап бетереп булмый шул,— диде Наил Хәйдәровнч.
Зәйтүнә янындагы ыспай ир тагын торып басты:
— Әйдәле «Алмагачларымн!
Моның җыры шаян булып чыкты
Алмагачны үстерәләр
Алмасы булмаса да: Яр сеюләре күнелле Гомерлек булмаса да.
Җырның ертыгы булмый, днләр тагын. Була икән шул! Ярларын гомерлеккә сөя белгән кешеләрнең тигез тормышы хөрмәтенә җыелган бу табында әлеге сүзләр тагын урынсыз яңгырады
Табындагы халык бер-берсенә карашырга кыенсынып, оялчан елмаеп утыра иде. Күңелдә матур хисләр ташый, аларны әйтеп бирәсе килә, ләкин әйтеп бирер чарасын белмиләр, телсезләр хәлендә калганнар иде алар
Уйфикерләребезне уртаклашыр өчен безгә ата-бабаларыбыз тел бүләк итеп калдырганнар, хисләребезне бүлешер өчен җырлар мирас иткәннәр. Бу хәзинәне һәр заманның талантлары өстс-өстснә баетып тора. Ул байлыкны алу һәркемнең үзенә генә бәйле Ә без аны ала белмибезме, әллә алырга теләмибезме? Никадәр байлыктан мәхрүм калабыз бит без шушы рәвешле!
Сөембикәнең башы иелгән, шома кара чәче лампа яктысында елтырый иде. Менә ул йөзен күтәреп, тешләрен җемелдәтеп ялынгандай елмайды:
— Зәйтүнә, җырлап бир әле безнең хөрмәткә!
Барысы да өстәлнең түренә төбәлделәр. Зәйтүнә артык кыстатмый гына торып басты Аның өстендә ак ефәк күлмәк иде, туйда кигән күлмәге. Артык тантаналы кыяфәтен киметер өчен, Зәй үнә аның түшенә һәм җиң очларына кызыл белән зәңгәрдән чәчәкләр генә чикте. Бу бизәкләр күлмәкне гадиләштеребрәк җибәрде, шул ук вакытта ана сафлык, самимнлск өстәде. Сары чәчен баш аг/гына зур төен итеп җыеп куйган, чигәләрендә җиңел бөдрәләр бөт релгән Зәйтүнә бүген чш үлс кофта киеп кичке уенга чыккан авыл кызын хәтерлә-тә иле
Менә ул башын күтәрде дә каршындагы ише», өстенә, ә бәлки үзс
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
генә белгән бер ноктага төбәлеп, тирән аһәнле тавыш белән әкрен генә башлап җибәрде: ,
Шам шәриф дигән калада, дусларым. Ким ахшамсыз капкалар ябылмый. Ай-Һай, дусларым...
Наил Хәйдәровичның кыска бармаклары тальян телләре буйлап биеп үттеләр, ләкин ул, борынгы бу көйне уйный алмасын белеп булса кирәк, аваз чыгармады, йомры башын алга табарак сузып, тынып калды Бүлмәдә шундый тынлык урнашты ки, әйтерсең лә, бер кыз ялгызы гына җырлый, күңел түрендәге иң яшерен серне, иң тирән сагышны почмактагы зур гөлгә, түгәрәк җиз телен салмак кына чайкаган сәгатькә генә сөйли иде шикелле.
Узган гомер, калган хәтер, дусларым, Сатып алыйм лнсән дә табылмый, Ай-Һай дусларым..
Хатыны җырлаганны күп тапкырлар тыңлаганы бар Әнвәрнең, әмма мондыен ишеткәне юк иде әле. Җырчы һөнәренә махсус өйрәнмәгән кеше гомерендә бары тик бер генә тапкыр шушылай үзәк өзгеч итеп җырлый аладыр, мөгаен Анда да хисләре, сызлануы, әрнүләре йөрәгенә сыя алмаслык булып ташып чыкканда гына Аның диңгездәй сагышлы җыры башкалар күңеленә түгелә, җанга үтеп, бәгырьләрне парә-парә телгәли:
Узган гомер, калган хәтер
Сатып алыйм диеән дә табылмый-
Җыр әкренәйде, сагыш диңгезе ерагайды, ләкин дулкыннарын йөрәкләрдә калдырды.
Бераздан Әнвәр, каш астыннан күз сирпеп, табындагыларга карады барысы да әле генә яңгыраган моң тәэсиреннән айный алмый тын утыралар иде.
Менә стена яныннан нечкә сынлы яшь бер хатын торып басты:
— Бигрәк моңлы җырлыйсыз, Зәйтүнә Мәҗитовна! Җырыгыз да бик гыйбрәтле. Ләкин моңаю сезгә килешми, Зәйтүнә Мәҗитовна1 Сездән дә бәхетле кеше юк бит бу дөньяда. Сез бит... Сез... бүтәннәргә бәхет өләшүче! Иптәшләр, туганнар! Зәйтүнә Мәҗитовна безне уллы итте бит! Ул булмаса исән калмый иде би.т безнең Шамилебез! Их, карточкасын алып килмәгәнбез! Гөл кебек үсеп килә хәзер улыбыз, Зәйтүнә Мәҗитовна, бер алып килеп күрсәтәм әле мин аны сезгә! Сөембикә апа. Наил абый! Сез гаеп итмәгез, мин Зәйтүнә Мәҗитовна хөрмәтенә тост күтәрәм! Анда дәваланган, аның җылы сүзеннчн үк шифа алган йөзләгән хатын-кызлар исеменнән рәхмәт әйтә.м мин аңа!
Кунакның хуҗалардан уздырып икенче бер кунакны күккә күтәреп мактавы әдәп кысасына сыеп бетми иде. билгеле Табында Зәйтүнәдән зуррак врачлар, аннан күбрәк игелек кылган кешеләр дә күп иде Ләкин берәү дә ризасызлыгын сиздермәде, киресенчә, Зәйтүнәгә борылган карашларда хуплау, ярату, соклану чагылды
— Рәзилә хак әйтә,— диде Наил Хәйдәрович урыныннан күтәрелә төшеп. — Зәйтүнәне ходай олы җанлы, якты күңелле, талантлы итеп яраткан Менә әйткән иде диярсез, бик олы кеше булачак әле ул. Ан- дыйлар белән эшләү безгә дә күңелле!
Зәйтүнә үзе каушаган, кечерәергә теләгәндәй башын иеп, иңнәрен күтәребрәк утыра, лампа яктысында аның чәч бөртекләре алтынсула- нып җемелди, күперенке чәче алтын таҗ булып тоела иде. Ул бармак-
ларын ияк уемына куйды, аннары үз хәрәкәтеннән курыккандай, кулларын аска төшерде
Аның хәлен аңлапмы, әллә табынны тагын да җанландыру теләге беләнме, Наил Хәйдәрович кунакларны күрше бүлмәгә чакырды. Анда түшәмдәге аркылы-торкылы сузылган бауларга кызыллы-зәңгәрле чыршы утлары эленгән, өске ут сүндерелгәнгә серле һәм бәйрәмчә мохит булдырылган иде. Почмактагы өстәлдә стереомагнитофон тора, b кунаклар керүгә үсмер малай заманча көйләрне уйнатып та җибәрде. £
Башкалар бер-берсенә карашып торган арада, уртага Лариса чы- ° гып басты
Әгәр дә безгә, дәрья салкыныннан тәмам туеп, кайнар канлы җир < егетенең көйдергеч назына сусаган су кызын күз алдына китерергә мөмкинлек булса, бу минутта Лариса шул су кызы иде. Төсле лампоч- з каларның алдавыч яктысында гүзәллек, мәхәббәт, ялвару төене булып < бөтерелде ул. Аның күлмәге дә ефәк түгел, ә бәлки гәүдәсе буйлап аккан су агымы гына булып күренә, сыгылмалы тәненең һәр хәрәкәте < күзне алырга ирек бирми, ымсындыра, мавыктыра, үз янына чакыра ф иде Бию аның хисләрен әйтеп бирү чарасы, аның көчле коралы иде < Берәүнең дә аның янына уртага чыгарга кыюлыгы җитмәде, барысы я да сокланып карап калдылар, иреннәрдә сәер елмаю уйнады Табында- ° гы татлы шәраб кебек исерткеч көчкә ия иде Ларисаның биюе Әнвәр = дә, аның сихеренә бирелеп, кузгала алмый торды, ул аның нечкә * беләкләре көчен, тәненең тыгызлыгын, иреннәренең авырттырып үбүен s өр-яңадан тойгандай булды, тыны буылды Кинәт ул сискәнеп китте. „ биюченең менә хәзер аның кулыннан эләктереп уртага тартачагын, х бөтен тәне белән аңа сарылачагын, ихтыярсыз итеп үз янында әйлән- = дерәчәгсн, тәмам үзенеке итәчәген сизеп алды ул Бию генә түгел иде о' бу, гыйшык утында янган йөрәкнең җан ачысы белән үз бәхете өчен < көрәш алып баруы иде. Хәзер, менә хәзер су кызы җир егетен үзенә алып, җиңү тантанасын тирә-юньгә белдереп бөтерелер Башкалар да моны аңлар, аларның күз карашларында җиңелүчегә нәфрәт чагылыр Бу карашлар астында калу дәрья чоңгылына бап белән бер булыр. .
Әнвәр кисәк борылды да, артында торган кешеләрне аралап, артка тайпылды Баскыч мәйданчыгында тәмәке тартып торган ирләр янына чыгып, ишекне япканда, аның куллары калтырый иде.
Кире борылып кергәндә, ул иң элек Зәйтүнәнең агарынган йөзен күреп алды
Алар башкалардан алда киттеләр.
— Кызыгырлык итеп яшисез,— диде Зәйтүнә хуҗалар белән сау-буллашканда
— Төрле чак булды инде, һаман бәйрәмчә генә яшәдек, дип әйтсәк ялган булыр иде,— диде Сөембикә.
— Гаепләрне оныт син. карчык, яхшы чакларны гына истә тот,— диде Наил Хәйдәрович аның иңеннән кочып
Алар урамнан янәшә барганда да, таксида кайтканда да дәшмәде ләр Зәйтүнә Тимербулатны күршеләрдән алып чыккан арада. Әнвәр урын салды, ике мендәрне янәшә куйды
Зәйтүнә күнгән инде ире алдында күлмәген алыштырмый иде Бу юлы да ул төнге күлмәген ванна бүлмәсендә киеп чыкты Ул итәге идәнгә тигән ак күлмәктән карават янына килеп басты Алар арасы бер адым, әмма бу адым төнсез упкынга тиң, аннан искән бозлы җилне икесе дә тоялар кебек иде. Әнвәр сак кына кулын сузды, аның бармаклары тукымага орындылар.
Ә Зәйтүнә үзен самолет канатында басып торган кебек хис итте
• ** у ’ * • 65
Аста — упкын, колакта җил шавы, шул шау аша, катгый, таләпчән сүз ишетелә: «Сикер! Сикер!». Ләкин куллар чытырдатып тимергә ябышкан, тән упкынга төшәргә теләмичә, кире кабинага керергә омтыла... «Сикер!» Шунда Зәйтүнә күлмәге тибрәнгәнен тойды — салкын упкын аркылы гүя нурлы сират күпере сузылгандай булды. Зәйтүнә алгарак авышты, Әнвәрнең кайнар бармаклары аның ялангач беләгенә орынды, хатынның тәне тетрәнеп җавап бирде...
Кайчандыр бала чакта әнисе Зәйтүнәгә шундый бер кыйсса сөйләгән иде Таһир белән Зөһрә яралганчы, бер әүлия аларның әтиләренә бер алманы урталай бүлеп ашаткан, имеш. Кыз белән егет шул бер алмадан яралганнар һәм шунлыктан бер-берсеннән башка дөньяда яши алмас булганнар.
Таһир белән Зөһрә генә шундыймыни? Без барыбыз да бөтен түгел, ярты алмалардан гына яратылган бит! Кайчак гомер буе эзлибез без үзебезнең яртыбызны, гомер буе таба алмыйбыз. Ә кайчакта тапкач та тиң икәнлегебезне аңлап җиткерә алмый җәфаланабыз. Шул рәвешле нинди газапларга дучар итәбез без бер-беребезне!
Ләкин тиңен тапкан кешеләрнең шуны аңлаган сәгате — гомернең иң бәхетле мизгеле ул.
Әле кайчан гына кыш иде, әле кайчан гына Мөдәррис белән Динә, сабыйны калын юрганга төреп, зәңгәр тасма белән биләп, тудыру бүлегеннән алып киткәннәр иде
Әллә кай арада яз җитте, клиника каршындагы бакчада өрәңгеләр яшелгә төренде. Күңелне алгысытып, ботакларда сыерчыклар сайраша Бакча эченнән узганда, Зәйтүнәнең исенә язгы бер әйтем килде: «Сыерчык, сыерчык! Чирем чык, чирем чык!» Язын беренче сыерчыкларны күргәч, җиргә ятып, шулай такмаклап аунасаң, ел буе чирләмисең, имеш Хәзер, соңгарак калып аунасаң да шифасы тимәс микән? Яңа күтәрелеп килгән йомшак чирәмдә тәгәрәү бик рәхәт булыр иде югыйсә...
Кинәт салкынча җил исеп куйгандай булды: бакча кырыеннан эре-эре атлап килгән көрән мыеклы берәүнең Хөсәен икәнен танып алды Зәйтүнә. Хөсәен дә аны күрде, туктап, бакчадан чыкканын көтеп торды Ике ел эчендә ул тагын да үсеп киткән, чын мәгънәсендә ныгыган иде.
— Синең йөзеңә багана башына караган кебек карарга туры килә,— диде Зәйтүнә аңа кул биреп күрешкәч.
— Син дә чибәрләнеп киткәнсең, рәхәт яшисеңдер, мөгаен.
Хөсәеннең бу сүзләрендә яшерен киная сизелгәндәй булса да, Зәйтүнә моны аңламаганга салышты, егетнең биредә нинди йомыш белән йөргәнен сорашты Хөсәен кан составындагы үзгәрешләрдән кан югалтуның микъдарын билгеләү ысулын тикшерә икән. Күзәтүләрнең нәтиҗәсен хирургларга җибәргән дә, бу методның гинекологлар өчен дә кызыклы булуын исәпкә алып, хирурглар аны профессор Ильясова игътибарына тәкъдим иткәннәр. Хөсәеннең Җәмилә Закировна белән киңәшергә килүе икән.
Алар икесе дә шул хакта гына сөйләшеп туктарга тырыштылар, ләкин арадагы берәү хакында бер сүз әйтми калу мөмкин түгел иде. Хөсәен Ларисаның исемен телгә алырга ашыкмады, Зәйтүнә үзе баш ларга тиешлекне аңлады.
Әле мин синең килгәнеңне белмәгән идем,—■ диде.— Лариса күрше кафедрага, Дәүләтшин кул астына күчкәннән бирле, аның белән дә сирәк күрешәбез, һаман вакыт тими
Хөсәен ана карашы белән генә /кавап бирде. Ул белә иде, барысын да белә иде, ләкин Зәйтүнәне, арада берни булмагандай тыныч сөйләве, ир белән хатын арасын бутарга теләмәве, үз хәсрәтен үзе генә кичереп бетерергә әзер торуы өчен, чын күңеленнән ихтирам итә иде
— Безнең юллар аерылды инде,— диде Хөсәен йомшак кына.— Аралар бозылганда, ниндидер бер киртәгә димме, бусагага димме килеп терәләсең икән Шул бусаганы атлап үтмәсәң, кире чигенергә, араларны җайларга була әле. Аны атлап чыксаң, кире кайтып булмый икән. Мин ул бусаганы күптән атладым инде.
Кичен Зәйтүнә бу очрашу хакында Әнвәргә әйтәм днп авыз ачкач туктап, тыелып калды. Әнвәр, артына Тимербулатны бастырып, кулларын тоткан да: «Күк-кү, чыпчык, тәрәзәдән очып чык >—днп көйләп уйнатып утыра, ә малай тешләрен җемелдәтеп көлә иде. Бу минутта үткәннәрне хәтерләткән сүзне башлау урынсыз булыр иде. Үз вакытында Зәйтүнә, Хөсәен әйткән биек киртәне атлап узарга ашыкмыйча, ничек дөрес эшләгән икән!
Баланы яткызып, пәрдәләрне корып, яшел абажурлы лампа яктысына утыргач, Хөсәен хакында сөйләшү тагын урынсыз булыр, өйгә салкын җил бәреп кергәндәй итәр кебек тоелды
Әнвәр өстәлгә алсу кәгазен җәеп, готовальнясын ачып куйды Кызыл бәрхет эчендә ак тимер җәзбә, каләмнәр елкылдап ята иде Әнвәр элеваторда эшли, анда ашлык кнптерү өчен яңа җайланма ясауны максат итеп куйган иде.
Зәйтүнә китабын тотып өстәл янына килеп утырды да
— Әнвәр, синең бу машинаң эшли башлагач, байыйбыз инде без, әйеме?— диде
— Яңаны уйлап чыгарып кемнең баеганы бар соң, Зәйтүнгөл1 һәр заманда уйлап табучыларны ачышлар бөлдергән генә Бөлдергән дә кеше көлдергән. Әле ярый, безнең заманда «молодей» дип җылы сүзен әйтә беләләр
Алар көлешәләр дә, һәркайсы үз эшенә иелә.
Ә шәһәр өстенә тыныч төннең зәңгәрсу-кара канаты җәелгән. Урамнарда, юлларда, тәрәзәләрдә кешеләрнең иминлеген саклап утлар яна, Җирдә безгә кадәрле яшәгәннәрнең изге мирасы — күңел җылысы һәм яктысы булып яналар алар