Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНДАШЛАРЫМ


Заман кешеләрен сурәтләү.
Бу сүз, бу теләк телләрдә еш кабатлана. Доклад һәм чыгышларда, газета һәм журнал битләрендә, әдәбият-сәнгать хакындагы күп санлы язмаларда төрләнә торгач, ул гадәти сүзгә дә әйләнеп китә. Без әсәрләрдә заман тормышының күбрәк күренүен таләп итәбез. Бу, әлбәттә, законлы теләк, хаклы таләп. Тик аның стереотипка өйләнүе генә хәерсез. Чөнки гадәткә әйләнгән чакырулар үзләренә тартым тоссез әсәрләр, схемага корылган образлар барлыкка китерәләр
Замандаш — минем дә төп героем. Үткәннәр турында язганда да, барыбер, бүгенге көн кешесе минем баш героем булып кала. Ул еш кына үткәннәр белән сөйләшә, киңәшә, бәхәсләшә. Үткәннән калган үрнәкләр дә, гыйбрәтләр дә бүгенге конгә һәм киләчәккә хезмәт итә бит
Безнең заман герое Кем соң ул? Нинди кеше? Гомумән, болай берләштереп әйтергә ярыймы? Кешеләрнең һәркайсы бит конкрет — абстракт төшенчә түгел. Алар әсәрләргә дә төрлечә килеп керә. Аларның үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Шул ук оакытта уртак сыйфатлары да юк түгел. Мин шул уртаклыклар һәм аерымлыклар хакында еш уйланам.
Кеше — җирдәге матди һәм рухи культураны иҗат итүче. Аның дөньяга һәм бүтән шәхесләргә мөнәсәбәте, хезмәткә, фикерләүгә, әхлакый тойгыларга һәм эстетик кичерешләргә сәләте — тарихи-социаль яшәеш дәвамында барлыкка килә һәм формалаша Замандаш хакында фикер йөрткәндә без әнә шул параметрларны да истә тотарга тиеш булабыз.
Икенче яктан алып караганда, кешедәге сәләт, әхлак, җаваплылык һәм табигый үзенчәлекләр шәхесләр төрлелеге өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тудыра Әдәбиятка. сәнгатькә дә тормыш һөм кешеләр гаҗәеп дәрәҗәдә тәрле булып килеп керәләр. Бу төрлелекне теориядә һәркем таный. Ләкин, яшерен-батырын түгел, практикада моның киресе белән дә бик еш очрашабыз. Күз алдыбызда төрле хәлләр булды һәм була тора. Безнең алга
— Пантюхов минем фамилиям!—дип, күкрәк киереп килеп чыккан типлар да бар. Алар да — безнең замандашлар. Эстрада сәнгатенең күренекле вәкиле Аркадий Райкин сурәтләп күрсәткән бу адәм төрле оешмаларда җитәкчелек иткән Фәнни институтта эшләгән чагында ул бер галимне үз бүлмәсенә чакырып кертә дә
— Сез бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?— дип. сорауны кабыргасы белән куя.
— Без бүгенгесе көндә ярымүткәргечләр белән шөгыльләнәбез.— ди аңа тегесе Пантюхов җитәкчелекнең тәнкыйтьтән башланганын белә һәм нәкъ баягыма кыюлык белән:
— Шул гомер буе ярымүткәргечләр белән азапланасыз Бу воныт эчендә тулы үткәргечләргә күчәргә дә бик вакыт иде инде!— ди Һәм каты шелтә белдерә
З
Пантюхов аннан соң төрле тармакларда җитәкчелек итеп ала. Лакин аңа табанын тиз ялтыратырга туры килә.
Ә менә әдәбиятта ул озагракка тукталды, ахрысы...
Ни өчен болай дим, чөнки безгә еш кына сәер сүзләр ишетергә туры килә:
— Социалистик реализм әсәрләре өчен шартлы алымнар куллану гөнаһлы — тормыштагы хәл нәкь булган рәвешендә генә әсәргә кереп утырырга тиеш!
Тиеш һәм вәссәлам!
Кызганычка каршы, мондый фикерләр матбугат битләренә дә үтеп керәләр.
Әйе, кызганычка каршы, Пантюхов та безнең замандаш...
Ләкин безнең иҗат методыбыз, иҗатта тоткан юнәлешләребез күптөрле теорияләр. карашлар һөҗүмен кичерә һәм җиңә килә Чыннан да. инде мәсьәлә тәмам ачык, бөтенесе бик гади кебек. Фәнни нигезләрнең ныклыгын әсәрләрне иҗат итүчеләр дә бәя бирүчеләр дә тигез дәрәҗәдә таныйлар һәм күрәләр Тик практикада бәхәсләр мәңгелек, күрәсең
«Казан утлары» битләрендә башланып киткән геройлар һәм проблемалар хакындагы әңгәмә дә әнә шул мәңгелек бәхәснең дәвам итүен раслыйдыр.
Заман һәм халык көткән, үзебез теләгән характерларны без сурәтли алабызмы! Бүгенге татар прозасында ниндирәк геройлар иҗат ителә? Биредә дә җаваплар күп төрле булырга мөмкин икән. Беренче мәкаләләр әнә шуны күрсәтә. Беренче булып сүз алган А. Гыйләҗев: «Тынычлану зарарлы!» — дип аваз сала Булганнар белән канәгатьләнеп, тыныч кына яшәүнең зыянлы булуы хакындагы фикер, әлбәттә, адәм баласына күптәннән билгеле. Бүгенге көндә кайбер уңышларыбызның булуы әмма аларның тагын да зуррак булырга тиешлеге, әдәбиятыбызның гомумсоюз мәйданына кыюрак чыгарга һәм ныклырак урын алырга тиешлеге дә яңа бурыч түгел. Иң мөһиме — бәхәсле түгел. Ул бурыч социалистик милләтләрнең үсеш процессында һәм яшәешебезнең объектив бер законы рәвешендә барлыкка килде.
Әлеге мәкалә авторы бу законлы күренешне кемнәндер бик кайнар рәвештә яклаган һәм саклаган төслерәк итеп күрсәткән Р Мосгафин да мәкаләнең төп юнәлешен шул кысадан чыкмыйча тирәнәйтә генә төшкән
Әйе, хәзер союз киңлегенә чыгу факты әсәрләргә бәя биргәндә иң мөһим критерийларның берсенә әверелде Әсәрләрнең үзәк матбугатта чыгуы, бәя алуы, танылуы— ул инде шактый югары зәвыкларга һәм таләпләргә җавап бирү дигән сүз. Әмма бу урында кайбер искәрмәләр ясау шулай ук кирәк. Үзәк матбугатта чыгу төрлечә бара, һәм анда төрле дәрәҗәдәге әсәрләрнең басылуы да ихтимал. Тәнкыйть күзенә дә аерым очракта иң әйбәте түгел, ә аннан калышрагы тап булырга мөмкин. Иң яхшы әсәрнең читтә калуы шулай ук булмаслык хәл түгел. Кайсыбер язу. чы әсәренең чыгу факты белән канәгатьләнә һәм алар хакында фикер оештыруны, тәнкыйтьчеләр арасында дус-иш булдырырга тырышуны түбәнлек дип саный Ә кем өчендер, андый дуслар — горурлык, дәрәҗә!
Менә шундый бик күп сәбәпләр тоташканга күрә, кайбер яхшы әсәрләрнең тиешле яңгыраш ала алмавы, минемчә, һич тә кеше ышанмаслык нәрсә түгел. Бездә мондый мисаллар күп булды. Шуларга тагын классиканы да өстисе килә Безнең Г. Тукай. Г Ибраһимов. Ш. Камал, һ. Такташ кебек әдипләрне дә ил алдында бөтен зурлыклары белән күрсәтә алганыбыз юк әле Күрсәтә башладык кына бугай Ләкин шуңа карап, без аларның бөеклегенә шик белдерергә тиешме? Юк Бу язучылар минемчә дөнья масштабында да югалып калмый торганнардыр
Әдәбиятны зур дөньяга күрсәтү, чыгару ысуллары байтак. Ләкин без алардан тулысынча файдалана алмыйбыз. Бу мәгънәдә ныклы план нигезендә зшләсәк кенә, без проблеманы дөрес хәл итә алырбыз.
Критерийларның буталчыклыгы гомум әдәбият үсеше өчен шактый зарар китерә Беренче мәкалә авторы да теге яки бу язучыга бәя биргәндә, бары тик үз теләгенә, үз мәнфәгатенә генә буйсына. Ул, Ч. Айтматов романындагы манкорт образыннан файдаланып: «Без хәтерсезләр» дигән фикерне әйтә. Ә икенче урында, бу фикерне нәкъ кирегә әйләндереп: «Гореф-гадәтләребезне, милли мөнәсәбәтләрне, йорт-кән- куреш хәлләрен, кием-салымны йолаларны тирәнтен әдәбиятта беркетеп калучы
олы зат!»—дип язучы М, Мәһдиевне мактый Аннары «Халыкчан язучыбыз татар халкы вәкилләрен нәкъ булгандагы кебек ител... тормышның ботен тармакларында милли характерлары белән бирә белде... Халыкның үзенә хас булган күпме эчкерсезлек, никадәр сафлык бар бу повесть юлларында!»—дип белдерә ул
Эчкерсезлек һәм сафлыкны бер конкрет милләт сыйфаты гына түгеллеген җәя эчендә искә төшерик тә төп искәрмәне әйтик: мәкалә авторына кирәкмәгән төштә ф безнең хәтеребез юк иде, аңа кирәге чыккач, ул куәтлегә ук әйләнде һәм күбәйде.
Мәкалә авторы яза: «...авторларның заманны аңлый алулары, заман кешеләрен з җитәкли алырлык көчле рухлы булулары зарур! Ә уртача иҗат кешеләреннән ни < көтәргә мөмкин соң?»
Әйе, биредә ике сорт язучылар теркәлә: талантлылар һәм уртачалар (көчсез * рухлылар). «Тынычлану зарарлы!»—дигән мәкаләнең төп мәгънәсе дә әнә шунда X булып кала Мәкалә авторы, әдәби хәрәкәткә үз биеклегеннән күз атып, мәгъруранә г хөкемдарлык кыла «Бүгенге көн прозасыннан,— ди ул.— мин өч кешенең—Ә Ени- я кинең, М Мәһдиевнең, Нурихан Фәттахның әсәрләрен генә кайта-кайта укыйм» ф
Мондый ысуллар белән эш иткәндә, үз фикеремне укучы хөкеме дәрәҗәсенә в күгәрергә минем дә җаем бар Ләкин андыйны кабул итә алмыйм. Кулымда ыша- ~ нычлы социологик күзәтү документлары булса гына, укучы исеменнән сөйләргә кыю- лыгым җитәр иде. Нишлисең, принциплар икенче төрле Бәлки иң ышанычлы яклаучы <■ да шул принциптыр.
Күренекле язучы И Гази вафатына берничә ай гына калган вакытта принциплар- ~ иың бозылуы һәм иҗат мәсьәләләренең кунак-кунак уйнап хәл ителүенә, бәяләрнең и хәйләкәрлегенә карата бик борчылып, ачынып сөйләгән иде Вакытсыз үлем кома- кауламаган булса, бу хәлне фаш итүгә ул үзеннән өлеш тә керткән булыр иде әлбәттә Ләкин өлгерә алмады. Хәзер көрәш тагын да кыенлашты. Объективлыкның кимүе әнә шуның белән аңлатыла да. Кайберәүләрнең. әсәре бик үк рәтле булмаса да, гадәт буенча макталулары, билгеле бер позициягә ирешкәч обойма дигән аты чыккан исемлеккә ныклы теркәлгәч, тынычланулары принциплар гаделсезлеге белән ныгытыла Шулай ител, анализ дигән нәрсәнең дәрәҗәсе югала һәм, әле сүз барган мәкаләдәгечә, принципсыз бәя, риторика дөрли.
Юк. авторлар белән түгел, әсәрләр белән, беренче чиратта әсәрләр белән эш итәргә кирәк Бәяне дә. авторга карал, әсәренә түгел, ә бары тик әсәрләргә генә бирергә кирәк. Әсәре әйбәт булган кеше үзе дә ким-хур булмас
Тәнкыйтьнең бурычы — әдәбият тарихындагы һәм бүгенге барча байлыкларның бөтен перспективасын күз алдына тоткан хәлдә, яхшысын-иманын өйрәнү, тикшерү, үсеш яки тайпылыш тенденцияләрен тоеп, төпкел агымнарны табып, яңа. чын, матур сыйфатлар өчен көрәшү, аларга юл ачу Чын тәнкыйтьчене мин шундый көрәшче итеп күз алдына китерөм. Ә хәзергә безнең тәнкыйть әдәби хәрәкәт кырында башкалар сызып әзерләгән буразналарны гына тирәнәйтә 1ирәнәю аркасында туфракны балчык күмгәч, усал кыланудан да һич файда юк — үсеш, уңыш барыбер шәп түгел...
Баланың гел башына сугыл: «Үс. үс!»—дип кычкырсаң да. үсми, эшкә дә өйрәнми — миңгерәүләнә генә Тиргәүләр болай да җитәрлек, без болан да шактый миңгерәүләндек инде Хәзер хаталарны төзәтсәк тә. язык түгелдер Ваклануларны киметә төшеп, җирдә биосфераны саклаган кебек, иҗади атмосфераны саклау хакында күбрәк кайгыртсак, минемчә, моның чын уңышлар өчен йогынтысы куәтлерәк булыр иде
Әдәбиятта җитди тикшеренү эшләрен «пикелар белән мавыгу ыгы-зыгысына кайтарып калдыру — матур шөгыль түгел. Артык мәшәкать Чөнки бүген иң биек тау дигәннең, акбурлы токымнардан гыйбарәт булып, башка заманда ямьсез чокырга әверелүе бар бит
Т. Галиуллин Һәм Ф Галимуллин мәкаләләреннән язучы иҗатына табигый мәрхәмәт сизелеп тора, аларның күп кенә фикерләре белән ризалашасы да килә Мәгәр, уйлый төшкәч, бәхәсле моментлар да табыла *Т. Галиуллин мәкаллсендәге күзәтү әсәрләрне исәпкә алу яман эш булмаса дә. фәнни сөйләшү барышында теге яки бу әсәргә яхшы яки начар билгесе кую белән генә чикләнү, минемчә эшнең әле башы гына. Дөресен әйткәндә, бүгенге укучы бу эшне үзе дә үти ала һәм объективлык
аркасында аның бәяләре хәтта дөресрәк тә була. Тәнкыйтьче исә укучы үти алмаган- рак эшне башкарса, моның файдасы да. мәртәбәсе дә зуррак булыр иде
Язучының «үз темасы» хакындагы тезисны да ачыграк куярга мөмкин иде. Аны фетишка әверелдерү үсешкә хезмәт итә алмас. Билгеле, аерым язучы теге яки бу темага гомер буе тугры калса, моның өчен аны тәнкыйтьләмәскә кирәк. Ләкин мактау да артык, чөнки сыйфатны тема хәл итми бит Белер-белмәс килеш теләсә нинл темага ташланган халтурачыны искә алмасак, тирәнлеккә хилафлык китермичә, дөньяны киңрәк хәлендә күргән язучыны тиргәмәү хәерле. Шулай ук терминның мәгънәләрен исәпкә алсак та зыян итмәс. Мисал өчен әйткәндә, мин үзем авыл темасы, шәһәр темасы дип, аларны аерып сөйләшергә яратмыйм. Минем караш һәм уй юнәлешен кеше күңелендәге, социаль психологиядәге күренешләр билгели.
Әлбәттә, образ һәм характер теге яки бу тирәлектә матдиләшә. Конкрет җирлектә (авылда, шәһәрдә) сурәт ителә. Әмма җирлек дигәнебез икәү (бәлки тагын да күбрәк) булып чыкса, вакыйгалар барышында ике урындагы тормыш бергә кушылса, бу минем участок түгел дип. язучы шып туктарга, урамның икенче ягында гына эшләнеп яткан җинаятькә яки шатлыклы манзарага күз йомарга тиешлемени? Әлбәттә, алай түгел.
Минем гомеремнең, мәсәлән, өчтән бер өлеше авылда, өчтән ике өлеше калада узды. Темаларның аралашуы да асылда шуннан килә дип уйлыйм. Аннары, күп кенә еллар буе газета корреспонденты булып эшләгәндә, Казан һәм нефть районнарындагы төзелешләрнең әчесен-төчесен күрергә туры килде. Газеталардан артып калган тәҗрибә шигырь һәм поэмаларга, драма әсәрләренә, аннары романнарга тоташкан һәм күчкән икән, мин моны табигый хәл дип саныйм.
Кеше үзе белгәнне, күңеле ятканны, йөрәгендә тулышканны язса гына, башкалар тоярлык һәм күз алдына китерерлек сурәтләр иҗат итә ала. Ф. Галимуллин белән барь< тик шул мәгънәдә генә килешергә мөмкин.
Ә гомумән алганда, каушарга кирәкмидер. Г Ибраһимов һәм Ш. Камал кебек классикларыбыз иҗаты, М. Әмирнең «Агыйдел», Г. Бәшировның «Туган ягым—яшел (эишек», И. Газиның «Онытылмас еллар» кебек роман һәм повестьлары киләчәгебез өчен ныклы база булып тора. Ул Ә. Еникиның «Рәшә». «Әйтелмәгән васыят». Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» кебек әсәрләре белән ныгытыла. Әдәбиятыбыз әлеге сөйләшүнең үзәгендә торырга лаек булган урта буын язучылар әсәрләре аша яңа сыйфатларга ирешә. Бу һәм башка әсәрләр хакында тыныч тавыш белән эшлекле рәвештә сөйләшергә мөмкин.
Безнең максатыбыз — татар совет әдәбиятын үстерү юлы белән гомумсовет әдәбиятын баету. Моңа ирешү өчен комачау иткән кимчелекләр, аларны бетерү ысуллары хакында арттырып җибәрүләрсез, селтәнүләр һәм буталуларсыз гына конкрет мисаллар, детальләр нигезендә киңәшергә кирәк.
Мин үзем соңгы вакытта әсәрләрдәге геройларның масштабы, характер тирәнлеге турында уйланам. Гыйбрәт яки үрнәк булып халык телендә йөрерлек образлар күрәсем һәм язасым килә. Теләк тормышка ашмаслык та түгел кебек. Бу яктан Ч. Айтматовның «Ак пароход» повесте һәм соңгы романы эре һәм тере характерлар сурәтләнеше белән офыкларыбызны чынлап та киңәйтте.
Замандашлар.
Алар идеал дәрәҗәсендә түгелләр. Әмма мин алар белән яшим: бәхет тоям, алданам, кайгырам, келәм, елыйм, көрәшәм. Үз сәләтемчә һәм үз ысулларым белән
Замандашларым — геройларым: батырлар һәм куркаклар, ихлас куңеллеләр, икейөзлеләр һ. б.. һ. б. Мин алар турында уйланам. Мин алар турында язам