ТУГАН ИЛДӘ ТУКАЙ РУХЫ
Арысам,
Егылсам —
ятларга карамам,
Теш кысып торырмын яңадан
Күкләрдә очарга,
суларда йөзәргә
Елмаеп туганмын анадан.
Кешеләр, язмышлар, вакытлар Тыгызлап төенгә төйнәлгән. Йөрәккә язылган фактлар Сызылып калкына түбәннән.
Танышлар, йөзләре ап-ачык, Исемнәр җуелган, онытылган, Бишьеллык капкасын киң ачып, Баралар замана артыннан.
Шикләнгән, сокланган вакытлар Хәтердә төенгә төйнәлгән. Йөрәккә уелган фактлар Моң булып калкына түбәннән.
Кешеләр, гамәлләр, фактлар Хәтердә, югалмый берсе дә, Сөенгән, көенгән вакытлар Җанланып, күңелләр көрсенә.
Халыкның җаны җырында; Илләр кичмә, еллар кичмә, Сыздырыр басу юлында: «Тау астында салкын чишмә...»
Ә җырның гомере озын, Әкият кебек айлы кичтә Җырла, улым, җырла, кызым: «Тау астында салкын чишмә..
Кызарып шәфәкъләр янды Яктыкүл якларында.
Уйлаган уйларым калды Урал-тау артларында.
Карасам, күзләрем талды Моңайган чакларымда. Җанымның яртысы калды
Урал-тау артларында.
Ак каеннар шаулап үскән үрле Гөл-чәчәкләр илен кем күрде? Саф җилләргә каршы йөз аклыгы, Күңел якын итте бу җирне. Бер кайгысы булса, биш шатлыгы — Тормыш матурлыгы мең төрле.
Былтыргыдан быел яхшырак дип, Өзеп-кисеп фараз кылынса, Кеше үзен яхшыртырга тиеш Гомер буенча.
Сүзе көчле бөекләрдән көнләшәсең,
Кардәшеңә үз телеңдә эндәшәсең.—
Көйләсәң — моң, сөйләсәң — сүз, җырласаң — җыр: Туган илдә Тукай рухы мең яшәсен!
Әле болын, әле яшел урман, Бормалы юл үтә сөзәкләп. Гөл, чәчәкләр үскән бизәтләп. Гомер буе юлда очрый торган Яхшы кешеләргә мең рәхмәт!
Мең еллык хатирә тирбәлгән, Чәчәкләр чайкалган дала бу Күзләре таңнарга төбәлгән, Өметле, инсафлы бала бу. Мең еллык хыяллар балкышын Тирбәтеп яшәргә кала бу.
Кайгың йот. йөзең — ут, күзең — ут... Тереләй утларда янсаң да. Елмаеп, теш кысыл фронт тот. Далада берүзең калсаң да!
Гомер буе күңел үргә менә, Сәлам әйтеп Идел җилләренә, Әллә кайда илләр, гөлләр матур; Мин кадерле шушы җирдә генә.
Бу — ватан, бу — синең туган җир, Изге җир — ятсаң да, торсаң да. Җаныңның яртысын ярып бир Чәчәкләр чайкалган һәр таңга!
Көн сүрелгән, шәфәкъ кызарган. Бүтән яшьлек килә уйнап-көлеп. Син белмәгән законнарны белеп. Син йөри алмаган юллардан.— Син көнләшмә инде шулардан.
Әллә гомер буе ут йотасы, Кайларга җитеп лә туктасы, Кайсы юлда, кайсы үрдә икән Гомернең иң биек ноктасы?
Болыт килә, яңгыр килә, Таллар тирбәлә сөенеп. Әллә елый, әллә көлә, Агым суларга иелеп...
Даһи акыллардан сабак алгач, Гыйлем каршысында баш идек. Күсәк тотып патша була алмас, Хаким була алмас вәхшилек.
Шушындый ук гөлләр үскән түтәлләрдә, Үргә үрелеп күз төшерсәң үткәннәргә, Тау битендә җылы җилле җәйге кичтә Айга карап җыр уйлаган бүтәннәр дә.
Соң гына яз килә, соң гына җәй. Соңлап кына йомшак җил өрә. Сүрән климатлы чор микән, әй. Шагыйрьләр дә соңлап өлгерә.
Яшәүнең мәгънәсе — хезмәт. Әгъзалар татлы талганчы, Маңгайдан тирләр тамганчы. Бүтән төрле сөйләүчеләр — Мәми авызлы ялганчы!
Ялгызлык йөрәкне талдыра. Йөрәкне талдыра ялгызлык. Танышлар хәтерне калдыра, Елмая астыртын явызлык. Шомлану кайгыга салганда, Горурлык соклана ялганга.
Дөнья күрү, һава сулау — кыйбат, Көнне-көнгә, елны-елга ялгап, Үзең өчен генә яшәү — оят, Җирне, суны, җәмгыятьне алдап.
Давыллы юлларда, хәвефле борылышта Дәртләндереп хәтәр җилләр исә; Тып-тыныч тормышта йөрәккә мүк үсә,— Гөл үсәргә тиеш, югыйсә
Заман аты ут сулады дөбер-дөбер, Сөрә тимер, оча тимер, йөзә тимер. Тагын күлме тимер төпле еллар килерТ— Миңа кәккүкләр юрады озын гомер.