Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ядәч
Туа кеше. Әҗәл килә. «Ядәчләшик,— ди,— әйдә. Отсаң, мәңгелек буласың. Отылсаң,— ди,— бигайбә!
Газиз җаның миңа була, Ә тәнеңне җир коча». Кеше риза. Өзелә бәхәс Кендек белән берочтан.
Үсә кеше. Мирас ала — Йола ала, хәситә...
Онытты, дип уйлый Әҗәл. «Истә,— ди кеше,— истә!»
һәм ала ул ил картыннан Зирәклекне, җорлыкны.
Таудай саллы олпатлыкны, Ала җиңелмәс рухны.
Бик күп еллар яши кеше һәм бер көнне, ниһаять, Оныкларын чакыра ул Әйтер өчен васыять.
Онытты, дип уйлый Әҗәл. «Истә,— ди кеше,— истә. Гомерең өзелсә дә, балам, Көең өзелмәсен эчтә!»
Тән мәңгегә түгел икән.
Бетә хәтер, бетә хәл. Соң сулышын ала кеше. «Ядәч!»—кычкыра әҗәл.
Авыл зурлап җирли аны Зират түренә, эчкә.
Онытты, дип уйлый әҗәл. «Истә,— ди авыл,— истә!»
Җыруларын җырлый һаман Гашыйклар хат көткәндә. Әкиятен сөйли һаман Малайлар ат көткәндә.
Тирән уйда утыра, ди, Аптыраган, ди, Әҗәл.
Жанын алдым, тәнен алдым,— Исән калды. Бу ни хәлП
Көндезен дә, төнен дә Пар күләгә төшә миннән, Пар күләгә.
Уйга талам,— бер күләгәм Башын ия гамь белән. Озак тормас бу күләгә. Тезләнүне белмәгәнгә, Җиргә иңәр тән белән...
Йокы бирми бер күләгәм: Ертып күкрәк пәрдәсен, Кәгазьгә төшә, көйдерә Килмидер шул сүнәсе. Җанымның күләгәсе
Купты күңел — кабынды җил куакларда.
Мин очамын, янып оча яфраклар да.
Таны мине, аралап ал, аралап ал — Яфрак та мин, җил-җиләс тә, җисмем барда...
Җиргә сыенып мин тынармын, җил дә тынар.
Салмак кына күмеп китәр онытылу — кар. Күмсә дә кар — аралап ал, аралап ал,— Туфракта мин, һавада мин — миндә җан бар...
Мордар
Сөйде. Ләкин сөю генә Канәгатьләндермәде. Урын тапмас булып купты Җанның өермәләре!
Хәтта дөнья кысан иде. Җанның даулы чаклары Әйләндерде бар дөньяны!— Әмма урын тапмады.
Тапмады җан җирдә урын. Күкләргә караш ата.
Күкрәп-күкрәп дәшә күкләр: Җирдә яшәү сафсата!
Монда иркен, ирек монда, Монда бар да югары.
Җанны тулылыгы белән Таный күк кануннары».
Мәңгелеккә мордар китте. Күкрәгенә тотынып...
...Бәрә кылган офыкларга...— Бәгыре калган онытылып...
Тәрәзәдәге күбәләк
Гөлләр бии тыгыз җилдә. Монда — күләгәләре... Тәрәзәгә сарылдым мин — Гөлбакча күбәләге.
Җибәрмиләр тәрәзәләр, Җилпенәм җан көчемә. Мыегым — яшь гөл муенын Иркәләр өчен генә...
Канатларым — болыннарны Гизәр өчен генә...
Баеп килә тәрәзәдә Таҗларның ал яктысы.
Боегып калды өй гөле — Болынның үги кызы.
Гөл телендә дәштем аңа: — Син халәттәшем кебек... Аңламады, туган телен Белмәгән кеше кебек.
Кызганыйм соң кайсыбызны? Үзем дә аның тиңе...
Канатымдай чуар язмыш, Кая ташладың мине? ...Канатымдай чуар язмыш! Кая ташладың мине...
Гөл таҗында җан бирәсе Күбәләк идем. Менә, Чәчәксез гөл, өнсез генә, Яфрак яба өстемә...