Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХМҮТ ХӨСӘЕНГӘ 60 ЯШЬ


Бөек Натан сугышында катнашкан, батыр лыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 60 яшь тулды.
Казахстанда туып үскән шагыйрьнең беренче китабы Ленинградта 1945 елда багы лып чыга. Бөек Ватан сугышыннан соң М. Хөсәен Казан университетын тәмамлый, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыта, озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшли Кырык елга якын иҗат дәверендә аның күп санлы шигырь китаплары басылып чыкты Сонет жанрының татар шигырендә табигый яңгыраш табуында да М Хөсәеннең тырышлысы зур булды. М Хөсәен матур әдәбиятны, шигъриятне армый талмый пропагандалаучы буларак та билгеле Әмма М Хөсәен—барыннан да бигрәк, халыкка җырлары белән
йөздән артык җыр авторы Шагыйрьнең күп җырлары, романслары республикабызда уздырылган әдэби-музыкаль конкурсларда премияләр белән бүләкләнгән. Лның бу авыр жанрдагы фидакарь хезмәте аерым игътибарга, ихтирамга лаеклы
Шагыйрьне юбилее белән котлап, без бу санда аның төрле елларда язылган һәм җырга әйләнгән шигырьләрен урнаштырабыз
Мәхмүт Хесәен
Шинель
танылды ул күренекле татар, башкорт һәм казах композиторлары көйгә салган ике
Походларда йөргәндә, Ут-суларга кергәндә. Көч бирәсең арган тәнгә, Назлап солдат күңелен, Каптырмалы. Киң, ермалы һәм сырмалы шинелем!
Кургаш уклар тишсә дә. Озын юллар кичсә дә. Кыршылса да, кер кунса да, Югалмый ямең синең, Каптырмалы, Киң, ермалы һәм сырмалы шинелем!
Керфекләрең, кара керфекләрең, Сөрмәле дә алар, куе да Эчләренә кереп бер адашсам. Чыга алмам гомер буена.
Таңнар белән күзем ачылуга. Син төшәсең, тик син уема... Йөрәгемә илһам иңдерүче Кояшым бул гомер буена.
Далаларым
Чабан җыры
Далаларым, сезгә карап дулкынланам, Мин бит күпме язлар ямен күргән чабан. Җырлап киләм домбра чиртеп ат өстендә, Яшьлек дәрте янып тора шат йөземдә. Уа, малым, ай, ширкенай. Җәйләүләрем иркен, бай!
Далаларым, сездә үстем, кымыз эчтем. Көтү әйдәп күпме борма юллар кичтем. Төнен учак ягып үтте яшь чакларым, Бәйгеләрдә ат уйнатып аз чапмадым! Уа, малым, ай, ширкенай, Туган ягым иркен, бай!
Далаларым, һәркөн саен ямьләнәсез, Чиксез муллык дәрьясына әйләнәсез. Үсә күңел, канатлана сезгә карап, Без бәхетле дип җырлый күк һәммә тараф. Уа, малым, ай, ширкенай, Туган илем иркен, бай!
Кояшым бул!
Мендәрем дә син минем, Юрганым да син минем, Туңган чакта җылытучы Учагым да син минем, Каптырмалы Киң, ермалы һәм сырмалы шинелем!
Солдат та сине сөя, Маршал да сине кия. Синең белән җиңеп бергә
Үттек без дошман җирен, Каптырмалы,
Киң, ермалы һәм сырмалы шинелем!
Агарлар бик күп сулар. Узарлар бик күп еллар... Сине хөрмәтләр буыннар,
Җанга ятышлы кием. Каптырмалы,
Киң, ермалы һәм сырмалы шинелем!
Сәйдәш моңнары
Назлый Идел дулкыннарын Кояш нурлары.
Кояш нурларыдай җылы Сәйдәш моңнары.
Сандугач сайрап уята Урман-кырларны Сандугачны сокландыра Сәйдәш моңнары.
Сагыш белән тибрәнгәндә Йөрәк кыллары. Иң әйбәт юаныч безгә Сәйдәш моңнары.
Сәйдәш җырларына гашыйк Хезмәт уллары.
Күңелләрдә тибри мәңге Сәйдәш моңнары!
Әнием миләше
Газиз әнкәй, синең истәлеккә Утырттым мин миләш агачын. Оныта алмыйм, балам, дигән сүзең, Оныта алмыйм ңылы карашың, Таң нурыдай якты карашың.
Киләм, әнкәй, күңел тулган чакта Серләшергә синең миләшкә. Тормышта бик авыр булган чакта Чакырам мин сине киңәшкә. Өзелеп карыйм синең миләшкә.
Син гел. әнкәй, исән күңелемдә, Бүген дә син рухи терәгем. Бакчалардан көзен карый сыман Кызыл миләш булып йөрәгең, Миләш булып карый йөрәгең.
Агыйдел вальсы
Агыйдел Агыйдел түгел. Алкаланып акмаса.
Бер дә үсмәс иде күңел, Мәхәббәтен тапмаса
Агыйделдә аяз таңнар Аксыл нурлар тарата.
Үзләренә яхшы ярлар Гомерлеккә карата.
Кояш белән куна чыклар Агыйделнең талына.
Мәхәббәткә чын гашыйклар Кояшым дип табына!
Бәрәңге
Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр Табаларда сине биетә.
Булы боткаң ашап, эшчән ирләр Тәннәренә җылы йөгертә
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле.
Ах, тәмле.
Бигрәк тәмле бәрәңге!
Кабыгыңны салып, моңсуланып, Кайнар шулпаларга төшәсең. Мичләр кызуында алсуланып. Учак көлләрендә пешәсең.
Йодрык кадәрле, Йомры гәүдәле. Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге!
Тукай да бит сине җырлап йергән, Бабайлар да мактап сөйләгән.
Бер як та юк сине үстермәгән, Бер кем дә юк сине сөймәгән.
Йодрык кадәрле, Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге!