Логотип Казан Утлары
Повесть

КЫЗЫЛ ЧЕХ


ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬТАН ӨЗЕКЛӘР
к I вардиячеләрдән яшеренергә Гашекка актерлык сәләте дә бик нык ярдәм итә Әмма гади кешеләр булышмаса, актерлык белән генә ул ерак китә алмаган булыр иде
Ул Самарадан төньяк-көнчыгыштагы Зур Ка- менкага юл тота. «Ул тирәдә Идел буе мордва лары яши,—дип уйлый ул үзенчә.—Киң күңелле, ярдәмчел .халык».
һәм бу фикер дөрескә чыга. Беркөнне аны атлы агай куып житә дә
— Кая барыш, агайне,— дип кәбестә төягән олавын туктата.
— Барам әле,— ди Гашек,— юл барырга салынган.
— Бар, туган, бар,— ди агай бер дә исе китмичә. Әмма күпчедер дәшми торгач:—Самарада казаклар халыкны суя. Утыр әйдә арбага, бергәләп тынычрак булыр. - ди.
Гашск шундук агай янына менеп кунаклый
— Анда .хәзер мәхшәр. - дип дәвам итә агай.— Бер көнне шулай базарга барышым, каршыга Лукашовка авылының Петр Романович кайтып килә Самарадан кайтышы икән. Кире борыл, ди бу миңа, шә һәргә кергәндә, аклар бөтен нәрсәне алып калалар Күршем Дмитрич бәлагә тап булды Олавын бушатырга кушкач, карышып маташкан да. тегеләр шундук кылыч белән чапканнар
Мордвин агай, сөйләп бетереп, Гашекка карап-карап алды Кара шында «Аңлыйм хәлеңне, синен дә шуннан качуың»,— дип язылган
— Шундый хәлләр,—дип авыр сулап куйды ул,—бу якларга килеп чыгып дөрес эшләгәнсең. Бездә яшеренергә була. Халык тәмам гарык иде инде ул патшадан. Хәзер ичмасам һәркемгә җир бирелде, ә аклар аны тартып алмакчы.
Олаучы кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгарды да:
— Сиңа Иделнең теге ягына чыгарга иде,— диде.— Кичкә менә кайтып җитәбез, анда безнеңчә киенерсең. Ә иртәгесен — дүрт ягың кыйбла.
Иртәгесен Ярослав мордва крестьяны киемендә юлын дәвам итте. Төшлектә ниндидер татар авылын узды. Авылны чыкканда, аны бер татар кешесе куып җитте.
— Качып барасыңмы?—дип сорады ул, турыдан ярып, һәм, тегенең җавабын да көтеп тормастан, бер бөтен икмәк сузды.— Юлда кирәге чыгар.
Мондый изгелек онытыламы соң?!
Ун-унбиш минут та үтмәде, арттан тагын бер татар куып җитте, русчаны вата-җимерә, олы юлдан барма, елга буеннан кит, дип аңлатты. Аерылышканда берничә тапкыр
— Олы юлда казак, олы юлда казак,— дип кабатлады һәм бер кап тәмәке, шырпы, төрергә кәгазь бирде.
Кичен генә Гашек Зур Каменкага килеп җитте.
Бер көнне кызылармеецлар арасында «теге яктан» чыккан бер кеше күренде.
Ул көнне фронтта тын иде. Сугышчыларның күбесе вакытлыча клуб ителгән зур сарайга кереп тулганнар. Анда үзешчәннәр концерты бара. Концерт азагында «теге яктан» килгән кеше сүз сорап ала да алга чыгып баса.
— Унбишенче елның язында,— дип башлый ул сүзен,— мин бер мәсьәлә уңаеннан үзебезнең полк руханиен мәче тизәге тутырылган капчык белән чагыштырган идем. Шуның өчен хәрби төрмәгә ябып куйдылар. Суд булганны көтәргә хәзерләнеп, камерага керсәм, таныш тавышлы берәү миңа: «Исәнмесез, пан Гашек!» дип эндәшә. «О, мәйтәм, син ничек монда?» Бу минем иске дус Швейк үзе иде. Ярты сәгать кенә элек аерылышкандай, ул шундук: «Безнең Будейовицта...» дип, чираттагы бер тарихны сөйләргә тотынды..
Гашек, сокланырлык итеп, булдыклы солдат Швейк маҗараларын сөйли, тиз арада аудиторияне кулга ала. Бер-бер артлы сугышчыларның күз алдыннан Австрия армиясенең көяз офицерлары, азгын поплары үтә. Залның игътибары Гашекка канат үстерә, рухландыра һәм ул җимерелергә тиешле иске дөньяның череклеген Швейк маҗаралары аркылы исбатлый.
Гашектан соң алгы рәткә кырыс йөзле большевик-агитатор Петр Васильевич Казьмин чыгып баса.
— Минемчә, иптәшләр,— ди ул,— без бурычыбызны үтәрбез. Иптәш Швейк борчылмасын, акларны да куарбыз, Казанны да, бөтен Идел буен да чистартырбыз.
Шулай итеп, Гашекның әдәби герое Совет власте өчен көрәшә башлый.
12 сентябрьдә Кызыл Армия Ленинның туган шәһәре Симбирскины аклардан азат итә. Ул көннәрдә газеталарда Ленинның кызылармеецларга җибәргән телеграммасы басыла. «Туган шәһәрем Симбирскины азат итү — яраларыма иң шифалы, иң яхшы бәйләү булды»,— дип язылган була анда.
Гашек монда нәкъ шушы көннәрне килеп чыга. Бөтен халык бәйрәм итә, шатлыкның чиге юк, ә ул нишләргә дә, кая барып төртелергә дә белми йөри. Җитмәсә, бернинди документ-фәләне дә юк.
Әмма юкка гына борчылган икән Гашек. Аңа ышаналар, һәм ышанучыларның берсе карт коммунист, революцион хәрәкәттә актив катнашкан Василий Николаевич Каюров була В И. Ленин аны яхшы белгән, эшчәнлегенә югары бәя биргән. Шушы кеше Гашек язмышын хәл итүдә зур роль уйнаган Аның кангыртучанлыгын, җылы мөнәсәбәтен язучы соңыннан да искә алып сөйләгән. Яна эш урынына китәр ♦ алдыннан булган сөйләшү язучының бигрәк тә исендә кала
— Уңыш телим сезгә,— ди Василий Николаевич.— Анда җиңел бул- ~ мае. җаваплы эш Дөресен әйтергә кирәк, кыенлыклар юлда ук баш- 5 ланачак. Сезгә бернинди транспорт та бирә алмыйбыз. Кулыгыздагы з мандат белән азык-төлек тә, кунар урын да табарсыз Бу сезнең өчен * яңалык түгел, авыллар аша үткәнегез бар. Тиздән Бөгелмәдә булыр- ♦ сыз дип ышанам. Сез анда бик кирәк. Бик тә,—дип ул Гашекның ку- я лын кыса.
Бу сөйләшү 1918 елның октябрь уртасында була.
Өяз шәһәрчеге Бөгелмәдән аклар куыла. Әмма хәлләр шәптән тү- а гел икмәк, азык-төлек җитешми, ачыктан-ачык спекуляция бара. Со- * вет властена каршы саботаж дәвам итә.
Шундый көннәрнең берсендә хәрби комендатурага уртача буйлы. * башкалардан әллә ни аерылып та тормаган бер кеше килеп керә. < Хәер, ачык җылы карашлы зәңгәр күзләре аны башкалардан аера иде £ булса кирәк.
Ул тиешле кешене эзләп табып честь бирә дә:
— Белдерергә рөхсәт нтегез, Австрия императорының 91 нче пехота полкы, 11 нче маршевой ротасының элекке рядовое, хәрби әсир, хәзерге көндә исә данлы Кызыл Армия рядовое Иосиф Швейк хезмәт вазифаларын үтәр өчен Бөгелмәгә килеп төште!— дип тезеп китә
Укучыларга бу бәлки бик сәер тоелыр Бөтен дөньяга билгеле әдәби герой Бөгелмәгә ничек килеп чыккан? Фантастикамы әллә бу? Юк, барысы да үз урынында. Ярослав Гашек үзенең героен әсирлек аша Кызыл Армия сафларына китерергә уйлаган Ул «Швейк Бөгелмәдә» исемле әсәр дә язмакчы булган, тик өлгерә генә алмаган Кыскасы, булдыклы солдат Швейк язучы үзе үткән юлдан үтәргә тиеш булган Бөгелмә — шул юлның бер тукталышы
Революциягә хәтле чыккан энциклопедияләрнең берсендә Бөгелмә турында болай дип языла «Тимер юллар Бөгелмәне һәм өязне бөтенләй әйләнеп уза Ике больница, картлар йорты, 3 класслы училище, хатын-кызлар монастыре, земство китапханәсе Җомга көннәре — базар. Өч аракы заводы »
Халык составы буенча да Бөгелмә бик чуар була Бала чаганы да исәпкә алсаң, анда 16 мең кеше яши Иң зур категория — шәхси милек тотучылар — 3 мең чамасы. Тимерче, слесарь, балта остасы, столяр кебекләр берән-сәрән генә булса, маляр, итекче, мичче кебекләр дистәләп санала. Кыскасы — шәһәрдә халык власте таянырлык кеше башта бик аз була.
Шулай да коммунистлар аптырап калмыйлар Ж,ин сызганып, революцион тәртип урнаштырырга керешәләр Бу эшне комендант вазифаларын вакытлыча башкаручы М. Федоров алып бара Нәкъ шул көннәрдә, ягъни 1918 елның 14 Октябренда шәһәргә Гашек килеп төшә һәм үзенә хас энтузиазм күрсәтеп, баштан аяк эшкә чума Беренче көннәрдә ул армия өчен җылы киемнәр җыюны оештыра
Беркөнне иртән комендатурада Гашек яңа хәбәр ишетә — комендант Иван Широков килеп төшкән һәм үзенә җыя икән
26 октябрьда шәһәрдә шушындый приказ тарала:
Приказ 1
§ I
Шушы көннән шәһәр коменданты вазифаларын башкарырга керештем.
§2
Ярдәмчеләрем итеп Шпетульский, Домницкий, Таранов һәм Гашек иптәшләрне билгелим.
Кыска вакыт эчендә Гашек үзен намуслы, принципиаль һәм эшлекле хезмәткәр итеп күрсәтә, шәһәрдә тәртип урнаштыру буенча армый- талмый эшли.
Азык-төлек мәсьәләсен хәл итү беренче чиратта тора. Авыр хәлдән файдаланып, жуликлар һәм спекулянтлар бәяләрне күтәрәләр. Күп кибетләр бөтенләй ачылмый. Өстәвенә — чигенгән чакта аклар тегер-мәннәрне җимергәннәр, тәгәрмәч каешларына хәтле алып киткәннәр. Шәһәр онсыз-икмәксез кала.
Гашек хуҗалары качкан тегермәннәрне торгызу эшенә керешә. Күп тә үтми, шәһәр халкы һәм хәрбиләр даими рәвештә икмәк ала башлый.
Шушы хәлләрдән файдаланып. Телегин дигән сәүдәгәр бәяләрне күтәрә, кибеттә сатып алучылардан көлә, мыскыл итә.
— Сатып алмагач, нигә буталып йөрергә?! Пычрак кына ташыйсыз,—ди ул.
— Киндер маен күпмедән җибәрәсең?—ди бер карчык.
— Фунты кырык сум,—ди теге күзен дә йоммыйча.
— Син нәрсә, Гурьяныч, шаштың мәллә?—диешәләр кибеттәгеләр.
— Мәскәүдә хәзер майның фунты йөз сум, мин әле арзанга бирәм, иртәгә кырык сигезгә дә күтәрүем бар.
— Бу — спекуляция!—ди арадан берәү.
— Күп сөйләнмә, агайне. Ниткән спекуляция ди ул. Кара нинди суыклар башланды, сугыш бара. Теләсәм, иллегә дә алырсың. Без бит сәүдәгәр — вак халык. Безгә — акча, сезгә — товар. Шулай булгач...
Нишләмәк кирәк. Аласың.
Комендатураның бу мәсьәләдә көрәш алып баруын күреп, кайберәүләр Телегинның кыланмышларын килеп-килеп сөйли. Җитмәсә, урлаган товар белән сату итә икән. Аннан яшереп, фәхешханә тотуы беленә.
Комендант бу эшне Гашек белән Тараиовка тапшыра.
— Карак карак инде, ачыклап га торасы юк, атарга да үтерергә үзен,— ди арадан берәү.
— Алай ярамый,—ди Гашек.— Фактларны тикшерергә кирәк. Совет власте беренче чиратта—дөреслек, хаклык дигән сүз. Кем булуына да карамастан, тикшерергә тиешбез. Сәүдәгәргә баргач, барыннан да элек шуны онытмагыз.
Телегин аларны бик ачулы каршылый. Күзләре нәфрәттән кысылган.
— Берни әйтмим. Хакыгыз юк. Бездә ирекле сәүдә. Товар минеке: телим икән — сатам, телим икән — черетәм!
Кырыс йөзле солдатларны күргәч, тегенең дәрте сүрелә төшә. Со-рауларга җавап та бирә башлый. Гаепләүләрне, әлбәттә, кире кага. Эш тупикка терәлә дип торганда... Гашек тыныч кына читтә басып торган приказчикка игътибар итә. Таранов сәүдәгәрдән сорау алган арада тегеңә сиздерми генә приказчик янына килә.
— Хәлләр ничек соң, агайне,— ди ул сүз башлар өчен,— Ник читтә басып торасың? Әллә куркасың инде?
Ник куркыйм Просто кәеф начар, авырып торам бу арада.- ди приказчик теләр теләмәс кенә һәм сүзне бетерер өчен читкә борыла
— О, бу җитди сәбәп, ди Гашек, тегенең хәленә кереп Дөрес, аны кайчак исәпкә алып тормыйлар Менә, мәсәлән, бер җинаятьчене тотып асарга тиеш булганнар, ә ул тоткан да ливерный колбаса ашап агуланган. Борын борып зче авырта икән бичараның Маңгаена сал- ♦ кын тир бәреп чыккан
Приказчик кызыксынып аңа борыла, ә Гашек, күрмәмешкә салынып. х сөйли бирә
— Ну. врачлар, әлбәттә, тегене дәваларга тотына Җәзалауны ки- 2 чектерәләр Ике атна буе җинаятьчене дәвалыйлар, һәм бер көнне * доктор аңа сез котылдыгыз, ди Ә иртәгесен, бөтен шартларын туры ♦ китереп, асып та куялар, чөнки ул инде дар агачы өчен ярарлык бүлә. а
Гашек күпмедер тукталып тора, аңа приказчикның уйлануы кирәк. °
— Төрмәгә эләккән кешедән көнләшерлек түгел инде,— дип алып о китә ул бераздан - Бигрәк тә хуҗасы аркасында эләккән кешегә Ми £ нем менә Мартин исемле бер танышым бар иле Ул Рамм исемле < графның дуңгызларын карады Күргәзмәгә дигән дуңгызларын Көнен а дә, төнен дә бер тынгылык күрмәде, бичара Шулай бер көнне граф < белән графиня килеп керәләр дә чучканың температурасын үлчәргә J керешәләр. Термометр, үч иткәндәй, сигез градус урынына җиде ярым = ны күрсәтә. Шау-шу куба. Мартин гаебен танырга мәҗбүр була, бала- * сы авыру сәбәпле дуңгызның температурасын вакытында үлчи алма й ган. Граф, күп унлап тормастан, тегене эшеннән куып чыгара Ә Map- и тнн, үч итеп, тота да чучканы суя. Тагын тавыш куба Графиня аны
на килә алмый ята. Мартинны төрмәгә. Бичара алты ай камерада ялгыз утыра Ә барысы да хуҗа өчен тырышканга .
Шунда приказчик бер көлә, бер калтырана башлый
Ә Гашекка шул гына кирәк тә. Тимерне кызу чагында сугып ка лырга тырыша
— Менә шундый кабәхәтләр аркасында интегәм дә инде.— ди ул
— Ничек?
— Шулай. Телегин кебекләр халыкка көн күрсәтмиләр Ә минем ха лыкка ярдәм итәсем килә Шуңа күрә Россияне алардан арындырмый торып туган илгә кайттым юк. Җитмәсә, моның тагын бер сәб.тбе бар. шул тота.
— Ул нинди сәбәп тагын?
— Тәк. пустәк кенә кебек үзе. әмма эштә ярдәме зур. Мин кешенең күзенә карап, уен белә алам
— Чынмы?
Ипидер менә. Нигә алдашыйм, ди Ярослан бер дә исе китмичә— Сине просто кисәтеп куюым. Ошыйсын син миңа парни
Гашек приказчикка якынрак килә дә ярым пышылдап
— Мин бит болай да нәрсәнең кайда ятуын беләм Әлегә дәшмим генә. Телегин үзе яки башка берәү әйтмәсме тип көт >м Әйтсәң, соңыннан үзеңә җиңелрәк була бит. Ә тәртип бездә каты Чеканың белдерү ләрен укыгансыңдыр
Укыдым, дип пышылдый тәмам башы әйләнгән приказчик
Революциядән әйбер яшерү уен эш түгел, ди Гашек, кемнедер кызгангандай, авыр сулап. Ә үзе приказчикны күзәтә һәм кинәт, че керәеп. тегенең күзләренә карын I ашекиын карашын күтәр.» алмый приказчик, битен кулы белән каплый. Аннан йөзен ача да ишеккә ым лый Гашек аның артыннан чыга
Күп тә үтми. Гашек, балкып, бүлмәтә килеп кер » Ирика «чик б.» рысын да сөйләгән: товарны кем китерүен дә. нинди бәягә сатуын да. күпме табыш алуны да — барысын да.
Кибет шундук ябыла, сак куела, ә сәүдәгәргә товарың Кызыл Армия файдасына конфискацияләнә дин әйтелә.
Сәүдәгәр тиресенә сыеша алмыйча дулый.
— Жалоба язачакмын, дин кычкыра.
— Бик дөрес эшләрсез.—ди Гашек, тегеңә борылып,— тик фәхешханә тотуыгызны да әйтми калмагыз. Анысын да ябарбыз.
Тслегинга су сипкәндәй була. Гашек та кайсы жепне тартасын белә. Мондый эшләр өчен баштан сыйпамаячаклар.
Нәрсә белән генә шөгыльләнергә туры килми аңа монда? Җирле Со-ветларның эшчәнлеген көйләү дисеңме, сәүдәне җанландыру, элекке офицерларны, полицейскийларны исәпкә алу һ. б. Гашек дуслары белән Кызыл Армия частьларына торак урыннары таба, шәһәрне саклауны оештыра—болар бик күп көч һәм вакыт таләп итәләр. Шуңа да карамастан, Гашек, китапханәгә кереп, китаплар актарырга да вакыт таба. Шәһәрне азат иткәч, алпавыт Елатович йортына аклар белән качып киткәннәрнең чит телдәге китапларын җыялар. Алар тау булып өелеп ята. Шуларны тәртипкә кертү, аралау яшь укытучы Анна Шише- новага тапшырыла.
Бер көнне эшләп утырган укытучы янына бер ир-ат килеп керә, записка суза. Запискада түбәндәге сүзләр: «Гражданин Гашекка чит телдәге китаплардан файдалану рөхсәт ителә».
— Гаҗәпләнмәгез. Записканы мин юри китердем. Буталчык вакыт. Шигегез калмасын дидем. Ә сезнең исемегез ничек?
Кыз исемен әйтә, Гашек куен дәфтәрен чыгара.
—Анна,— дип кабатлый ул, аннан иҗекләп:— Вла-ди-ми-ров-на,— дип язып та куя.— Ә хәзер эшкә тотынсак та ярый.
Алар французча китапларны аралый башлыйлар. Гашек кызның бу телне яхшы белүен күреп:
— Миңа немецча китапларны араласам яхшырак булыр, французча начар беләм,— ди.
Киткәндә ул. саф французча итеп, кыз белән саубуллаша. Тегесе гаҗәпкә кала. Гашекның француз, немец, инглиз, итальян, венгр, поляк телләрен яхшы белүен ул каян башына китерсен!
Яшь укытучы Гашек белән комендатурада еш очраша. Бер килүендә язучы аның ни өчендер кәефе кырылганын күрә.
— Сез нигәдер борчулы, бәлки мин ярдәм итә алырмын?—ди.
— һич кенә дә ат таба алмыйм.— дип зарланып ала кыз.— Китап-ларны яңа җиргә күчерәсе бар. Кемнән сорасам да, атлар мөһимрәк эштә диләр. Белмим инде нишләргә дә...
— Соң нигә комендатурага мөрәҗәгать итмисез? Ярдәм күрсәтербез. Хәзер үк Китаплар да бик мөһим эш бит. Бик мөһим. Мин аны беләм инде...
Гашек хәрби әсирләргә дә бик игътибарлы булган. Бөгелмә елгасы аръягындагы лагерьга барып, чехлар, словаклар, венгрлар, немецлар, серблар белән еш кына әңгәмәләр үткәргән, аларга Совет властеның политикасын аңлаткан.
— Беркем дә сезне монда калырга мәҗбүр итми. Сез ирекле. Телисез икән, өегезгә кайтып китәсез, әмма сез бит пролетарийлар, эшче халык. Әгәр сезгә халык власте кадерле булса, кулыгызга корал алып, буржуйларга каршы көрәшегез, ярдәм итегез рус пролетариатына.
Икенче бер килүендә ул әсирләргә 15 ноябрьда «Правда» газетасында басылган Республика Хәрби Революцион Советы приказын укый,
чехлар белән словакларга туган илләренә кайту өчен тулы гарантия бирелүен аңлата
Кичләрен, ыгы-зыгы тынгач. Гашек комендант ротасында булырга ярата. Ниләр генә сөйләми ул солдатларга В И Ленинны тыңлавы турында да. Самарада күргәннәрен, фронт хәлләрен, чит ил хәбәрләрен барысын да җиткереп тора Еш кына туган илен телгә ала. *
— Их, дуслар,- ди ул, хыялга бирелеп китеп,— сез Праганы күр- * сәгез нде, ин матур шәһәр бит ул1
— Шупашкар да матур шәһәр,— дип куя шунда бер чуваш
—Дөрес, һәркемнең үз шәһәре, иң матур шәһәре бар Күпме анда 5 зиннәтле саранлар, мәһабәт ныгытмалар Вифлеем часовнясына карын- * сың да магистр Ян Гус тавышын ишеткәндәй буласың Ул безнең мил- < ли героебыз, 500 ел элек халыкны эксплуататорларга каршы күтәргән. я
— Алайса, күптән башлагансыз икән,— дип куя арадан берәү о
— Ә Рәсәйдә әллә күптән түгелме? Степка Разин белән Пугачевны = гына ал.. Күптән инде Иделнең алар үткән төшләрен күрәсе килә. w Бездә дә Идел кебек матур елга бар — Влтава.
Гашек, хискә бирелеп, күзләрен үк йома. Ә бераздан
— Их. сагындым да соң туган якларны,—ди — Рәсәй матур, ә lipa- “ га — туган җир. Аңлыйсызмы?
Солдатлар аның хәлен аңлап баш кагалар.
<
Кыен хәлләрдән чыгарга Гашекка тапкырлыгы ярдәм итә
Бер көнне комендатурага ашыгыч телеграмма килеп төшә җибәрелгән хәрби частьларны каршылагыз, торак урыннары белән тәэмин итегез, диелгән була анда. Эзли торгач, иске кә«арма табыла. Тнк янда кереп булмаслык пычрак, тәрәзәләре каткан, кая карама үрмәкүч оясы Моны ничек рәткә кертергә? Эшче куллар җитешми, нишләргә дә белгән юк. Шунда Гашек уйлап таба
— Хатын-кызлар монастыре,— ди ул — Анда бит тнк ягалар.
— Ничектер яхшы түгел. - диләр иптәшләре,— Изге җир бит
— Берни булмас ул изгеләргә. Эшләп күрсәтсеннәр әле бер. Юкса бар белгәннәре — дога уку да гайбәт сату.
Шундук боерык җибәрә Гашек. «Монастырь нгуменьясына Шушы кәгазьне китергән кеше белән казарманы тәртипкә салу өчен, кичекмәстән илле кеше җибәрегез»
Күп тә үтми, үтәүче кире әйләнеп кайта Игуменья боерыкны үтәүдән баш тарткан.
— Болай булгач, үземә барырга туры килер,—ди Гашек. - Күптән дини темаларга сөйләшкән юк иде
Кызылармеецларны да ал. Сак бул. ди комендант Широков
— Абруй өчен бер ике сугышчы алмын булмас. Кызларның да күңеле күтәрелер.
Хәрбиләрне күреп, монастырь хуҗасы куркуга төшә. .Монахиняларны җыярга кушкач, бөтенләй югалып кала.
— Политбеседа үткәрү өчен.-- дин аңлата Гашек.
Кара стена булып тезелешкән монахинялар сафыннан пышылдаулар ишетелә
— Хәзер бөтендөнья революциясе турында әкият сөйләячәк.
Гашек көлемсерәп куя. шунда көтелмәгән бер план туа
— Сезнең арада иске тормышка кайтырга теләүчеләр юктыр дип уйлыйм. - дип башлый ул сүзен.
Рәтләрдән ризасыз мыгырданулар ишетелә
— Апалар сеңелләр, мин сезне күп көттерергә җыенмыйм Бу фани дөнья ыгы-зыгыдан тора Тән рәхәтләренә бирелеп кнгеп, хезмәт днгән изге бәхетне оныгын җибәрү дөрес булмас нде Сезгә мәгълүм булган
ча. Изге Павслн ' алоиика халкына җибәргән мөрәҗәгатендә бодай диелгән: «Сезгә васыять итеп шуны әйтәм. әгәр кем дә булса эш- ләмәсә. ашамасын да»
— Менә молодец, дип пышылдый шунда олы яшьтәге кызылармеец.— Ничек итеп изге апостолларны революция эшен.» җп1>
Шунда игуменья алга чыгып баса да сөйләүчегә ачу белән текәлә
— Алла бәндәсе, җавап бир ул казармада безне нишләтмәкче буласың? Өстеңә гөнаһ алма, ходай гафу итмәс
«Хәйләкәр карчык.— дип уйлап ала Гашек - Ни өчен чакырганны белә торып, мәсьәләне куертмакчы... Авызын томаларга кирәк»
— Сезгә анда эш юк Яшегез узган.—ди Гашек тыныч кына Ял итегез, ә илле кызны казармага җибәрергә барыбер туры киләчәк.
— Ялварып сорыйм, харйп итмә кызларымны'— дип үкерә хуҗа- бикә. Аның скандал кубарасы килә.
— Чиркәү милкемә берәүнең дә кагылырга хакы юк. Ә эш кызларга таныш Авыр эш түгел. Алар гына булдыра алырлык. Солдатлар да канәгать булып калачак
Антихрист!— Карчык акырып ук җибәрә - Алла хакы өчен харап итмә кызларымны Моның өчен тәмугта яначаксың!
Алла ярдәм бирсен сезгә Казармада көтеп торалар. Ирләргә ярдәм кирәк.— ди Гашек
Шунда хатын-кызлар елаша башлый.
— Православныйлар!—дип кычкыра Гашек бар көченә.
Кинәт тынлык урнаша Барысы да аңа төбәләләр, көтәләр Ә Гашек берни булмагандай сорап куя
— Соң идәннәрне юып чыгару шул кадәр авырмыни соң ул?
— Шул гынамы?
— Шул гына.. Ант итеп әйтәм Игуменья сезгә бу хакта әйтмәдемени?— һәм ул карчыкка борыла. Теге исә башын аска ия
— Ай-яй-яй. хәтерегез начар икән.— дип башын чайкый Гашек — Чистарткач, казармага кызылармеецлар урнашачак. Каршы түгелсездер бит?
Шулай итеп бу мәсьәлә дә хәл ителә. Гашек башлап җибәргән бу эшне соңыннан да дәвам итәләр. Монахиняларны төрле эшләргә чакыра башлыйлар
Ноябрь башында хәвефле хәбәр алына аклар Кызыл Армия частьларын чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Дошман шәһәргә якынлаша, ун- унбиш чакрым гына кала Бөгелмәдәге бөтен гаскәр фронтка озатыла. Комендатураның да өч ротасы алгы сызыкка китә. Гашек та сугышчылар белән. Ул монда зур политик эш алып бара
— Күңелегезне төшермәгез, егетләр.— ди ул атышлар тынып торган арада.— Акларның уңышы — вакытлы нәрсә генә ул. Без аларны туктаттык, тиздән куып та җибәрербез, менә ярдәм генә килсен, арт сабакларын укытырбыз без аларның. табаннарын ялтыратырлар
Шулай булып чыга да Тиздән резерв килеп җитә, дошман алып ташлана. Бөгелмә ирекле шәһәр булып кала.
Декабрь ахырларында комендатурага күрсәтмә килеп төшә Гражданский революцион комитетка тиз арада хезмәткәрләрнең анкетасын җибәрергә
Дәфтәр битенең яртысы хәтле бланкка гади генә сораулар язылган. Ярослав та бланк тутырырга дип утыра, күз алдыннан сорауларга сыймый торган күпме хәлләр уза
«Хәзерге көндә нинди вазифа үтисез һәм нинди числодан»
Кәгазьгә түбәндәге сүзләр языла: «1918 елның 16 Октябреннан ко-мендант ярдәмчесе».
Кыска әйтелгән, әмма шушы фронт буе шәһәрендә кәгазьгә сыйма ган күпме рухи һәм физик көч түгелгән, күз алдыннан күпме язмышлар узган
«Октябрь революциясенә кадәр кем булып эшләдегез?»
Монысы да — гап-гади сорау. Ә уйлый башласаң, үзе бер гомер Әдәбияттагы беренче адымнар, китаплар, фельетоннар, хикәяләр Анархистлар партиясе, илдә шау-шу кубарган үз партияңне булдырырга йөрүләр, власть вәкилләре белән даими тартышу, акча жнтмәү. эшсез интегүләр Әдәбиятта аны тиз күреп алалар, уңыш та тиз килә, дөнья шаулатып йөрүләр, аннан уңышсызлыклар башлана Барысы ла чуар калейдоскоп пыяласы кебек хәтердән уза Шулай да ул сорауга бер сүз белән җавап бирә «Журналист»
Әйе, аның бөтен гомере вакытлы матбугат белән бәйле Беренче әсәре- «Чегәннәр бәйрәмдә» исемле очеркы 1901 елмын 26 январенда ук басылып чыга Башкалары да газета-журнал битләрендә күренә килә Ул легионерларны Чехиянең азатлыгы өчен көрәшкә өнди, рус революциясен яклап чыгышлар ясый «Журналист» сүзен язганда күңелендә газета, журналларда эшләү теләге тагын кабына Үткен каләме белән революция дошманнарын фаш итәсе килә
«Шәхси милеккә мөнәсәбәтегез».
Моны укыгач, Гашек елмаеп куя. Ни дияргә? «Милек» Аның беркайчан да милке булмады, һәм ул аңа омтылмады да Шәхси милек аКы бәйләп куяр иде Ә аңа ирек кирәк. Шума ул бер сүз генә яза
«Юк».
һәм соңгы сорау: «Совет властена теләктәшлек күрсәтәсезме?» Күпләр «күрсәтәм» дип яза Ә Гашекның анкетасында башкача «Коммунист»
Кыска да, аңлаешлы да Коммунист — Совет власте өчен көрәшүче Моннан да ачык итеп ничек әйтә аласын?!
Гашек Бөгелмәдә ике ай ярым хезмәт итә Күп вакыт түгел, тик андый катлаулы чордагы ике ай ярым накыт тыныч тормышның елларына тора Андагы очрашулар, хәлләр, вакыйгалар язучы өчен зур мәктәп була.
Гашек монда зур имтихан үтә, күп нәрсәгә өйрәнә һәм нң мөһиме. Совет власте өчен барган көрәшнең мәгънәсенә төшенә, яңа тормыш сулышын тоя
Русчадан СОЛТАН ШӘМСИ юржемәсе.