Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЕЧЕ АРТЕК» ХУҖАЛАРЫ


Кадрларны эшлеклелек. принципиальлек кимчелекләр белән килешмәүчәнлек рухында тәрбияләр.’», эштә аларның инициатиаасын һәрьяклап үстерергә
(•tWO елга кадәрге чорга СССРиык Азык тә-те» про граимасмжиаи)
ешс җирдә ни «чан яши?»— дигән мәңгелек сорауны арткә- рак чигереп, «Кеше җирдә ничек яши?»— диген мәсьәләне алга куасы килә. Беренче карашка гади тоелган, әмма эчке мәгънәсе дәвамлы уйлануларга этәргән бу сорау миндә ки- сәтүле чаң тавышыдай тармакланып, кайтавазын җуя алмыйча, күңелдә тагын-тагыи кабатлана: ничек ашим соң әле мин? Ничек яши соң әле ул? Ничек яши соң әле алар? Кеше тормышта үзен геллер белен дә, үсәл утырган агачлар белән дә чагыштырып-тиңлеп тормый, ул үзен бары тик әйләнә-тирәдәге бер үк максатка омтылган кешеләр белән генә янәшә куеп карый. Менә шунда ачыла инде күңелнең яшерен пәрдәләре — кем заяга үткән еллары ечен
үкенү кичерә, кемдер, максатына ирешелгви белен генә канәгатьләнмичә, үзендә яңа омтылыш тоя. ә кемдер, деньяга йеэ чытып, үэ-үзен аклар сәбәп эзли башлый Ә гомер дигәнең һәркемгә бер генә бирелгән Ни ечен аакыт берәүләргә зур эшләр кылырга җитә дә, икенче берәүләр әлсерми кала микән? Әллә соң вакыт агышының яраша алу хасияте бармы? Кулыннан эш килгәннәр аны ияләштера, буйсындыра аламы? Шулайдыр. Югыйсә, үзенә тигәннән артыгын эшли алучылар каян ниләр иде1 Мин гомерем буе әнә шулай вакытны буйсындыра алган, булган кешеләргә кы-зыгып яшәдем. Булган кеше дип, үз һенәренә бирелгән, гаять тырыш кешене генә түгел, ә үз мемкинлеге чиген дә узып, юкны бар итә, барны үстерә белгән кешеләр турында әйтәләр бездә
Агачларга әле коэ канаты кагылмаган, алар, җәйге хозурлыкның ямен җуярга теләмичә, әле һаман яшел килеш утыралар Әмма сентябрь үзен барыбер сиздерә, урман ешкынлыгыннан исеп куйган җилдеме, юкә яфракларының салкын яңгыр шавын хәтерләтеп шыбырдавындамы, сусыллыгын җуйган үләннәрнең коры кыштырдавындамы — каяндыр кәз үзен искәртә, ул янәшәдә генә, яңа фасыл — кыш бусагасы тебвидо җәнлек сыман посып ята
Мин әле кайчан гына шау-гер килеп торган лагерьда тын калган биналарга, итекләрен җил шыбырдаткан палаткаларга карап торам Җил моннан берничә дистә чакрымдагы Боек Болгар агыннан исе Моңсу тынычлыкка ’ләше алмый торганда
урман арасыннан ак аулыклы әби килеп чыга Янәшәмә килеп баса да, исәнлек- саулык алышуга, туп-туры сорап куя;
— Бик ерактан килгән күренәсең. Әллә исәбең укытучы булып урнашыргамы?—ди.
— Теләк шулайрак иде,— дим мин. дәресен әйтергә кыймыйча; ак чырайлы, зәңгәр күзле әбидән йөземне читкә борам.
— Безнең Әнвәрнең эшкә алган кешеләре, гадәттә ипле, тәртипле булалар. Үзе дә бик уңган бала ул. Кара инде, буп-буш »ңиргә нәрсәләр салдырып куйды бит. Ун бала арасында үскән бик инсафлы егет ул1
Кыска гына вакыт эчендә үз гаилә тормышын да сөйләргә өлгәшкән әби, олы юл тузанын туздырып килгән машина тавышын ишетүгә, әллә кая гына юкка да чыкты. Урман бирде, урман алды үзен. Мин аның исемен дә сорый алмый калдым. «Болгар әби».— дип уйлап куйдым эчемнән.
Минем әле Әнвәр Хуҗиәхмәтовны, мәктәп директоры буларак, турыдан-туры эш урынында беренче күрүем. «Нива» машинасыннан шактый озын буйлы, Гогольныкы сыман пөхтә ятып торган озын чәчле егет чыкты. Күзләрендә, йөз чалымнарында һаман шул сабыйлык чаткылары Балалар дөньясын үз ител, шулар арасында гел яңалыкка омтылып яшәгәнгә шулайдыр ул. Гомумән, әгәр кешенең эчке дөньясы белән тышкы дөньясы, теләкләре һәм эше тәңгәл килсә, канәгатьләнү тудырса, йөзе тиз генә үзгәрми, күрәсең.
Менә без «Кече Артек» исемен йөрткән хезмәт һәм ял лагерен карап йөрибез. Ни өчен хезмәт һәм ял лагере, ә пионер лагере дип кенә аталмый? Хикмәт шунда: бу лагерьда ял һәм хезмәт итү махсус план белән уйланып оештырылган. Быел монда өч смена буе, 1 нче һәм 10 нчы классларны да кертеп, барысы 296 бала ял иткән, эшкә катнашкан.
Өстәлләренә бизәкле клеенкалар җәелгән пөхтә ашханәдә «Намус тактасы» игътибарны җәлеп итә. Анда эше. тәртибе, үз-үзен тотышы белән дә һәркемгә үрнәк булырлык укучыларның фотолары тезелгән. Шунда ук «Әтиләр җире — безнең җир!» дигән стенд тора. Бу стендта — ата-аналарның һәм балаларның ял иткәндә һәм хезмәт вакытында төшкән рәсемнәре. Туган җиренә тугры булып калган, бәхетен шунда тапкан өлкән буын белән балалар арасындагы рухи бергәлек чагыла бу рәсемнәрдә.
Моннан биш-алты еллар элек бу урында беренче палаткалар корыла Казан дәүләт университетын тәмамлагач, туган авылына укытучы булып кайткан Әнвәр Хуҗи- әхмәтов (ул чакта Яңа Рәҗәп сигезьеллык мәктәбе) төрле кабинетларны шакып, шундый-шундый планнарым бар дип, олыдан кубып, буш сүз сөйләп йөрми, ә укучыларда дәрт-илһам кузгатып, конкрет шөгыльгә керешә. Беренче башлангыч... Беренче палаткалар... Ул чакта күпләр Әнвәр Хуҗиәхмәтовның бу энтузиазмына әле ышанмыйча, мыек астыннан көлеп кенә караганнардыр Көйле генә барган көндәлек дәрес сәгатьләренә яңа мәшәкатьләр өстәләсен сизенгән кайбер укытучыларның йөзе караңгыланыбрак та киткәндер. Әмма беренче башлангыч, бернигә карамый, үзенә мәйдан сорый. Колхоз бүлеп биргән басуда көндезен эш кайный. Эштән бушаган арада ял. Тын аланны җанландырып, музыка тавышы, укучы балаларның шат авазлары яңгырый. Һәм бу авазлар, сөенечле хәбәргә әйләнеп, югары оешмаларга да барып җитә. Хыялны чынга әйләндерү, теләкне хуплау өчен, бу оешмаларның ишекләре киң ачыла Нәкъ шушы урында. Куйбышев районы «Кызыл Йолдыз» колхозы идарәсе, Авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы райкомы һәм Яңа Рәҗәп урта мәктәбе дирекциясе тарафыннан «Кече Артек» хезмәт һәм ял лагере корыла башлый.
Мин затлы зәвык белән төзелгән йокы биналарын күздән кичерәм. Шунда ук _____________
төсле телевизоры, кино күрсәтү аппаратурасы булган клуб, спорт мәйданчыклары. Уку үзәге дә лагерьда. Монда умартачы, терлекче һәм игенче һөнәренә өйрәтү дәресләре дә үтә икән.
Менә без лагерьның алма бакчасында Укучылар монда 1416 төп төрле сортлы алмагач утыртканнар. Рәт-рәт сузылган агачлар арасында талгын җилдән күкчәчәкләр тирбәлә. Инде көз сулышын сизгән бал кортлары ялкау гына безелдәп очалар Янә-
шәдэ — умартачылары да укучылар булган умарталык. Быел аннан 372 килограмм бал суыртканнар
Бакча тирели, фонарьларны хәтерләтеп. сыерчык оялары тезелгән. Иң матур сыерчык оясына конкурс игълан ителүгә. бетен мектәп дәрраү эшкә тотына. Нәтиҗәдә, 542 сыерчык оясы ясалып, урманга таратыла. Кеше белән табигать арасындагы бәйләнеш, үзара ярдәмләшү, бала күңеленә үз жезмәте аша салынган бердәмлек ♦ күпере шушы мисалда гына да чагыла түгелме! 2
Куйбышев районы Яна Рәҗәп урта мәктәбе базасында укыту-тәҗрнбе комплексы i оештырылган Бу — күл компонентларны берләштергән, зур бер яуҗалык. Мәктәпнең J «Колос» һәм «Нива» комбайннары бар Комбайннарда киң профильле межанизатор таныклыгы алган елкән класс укучылары эшли Тәҗрибә участогының һәр гектарыннан х 28 әр центнер уңыш җыеп алганнар. •
Мәктәпнең шулай ук бер йок машинасы, җир эшкәртү агрегатлары, оч тракторы, £ ике аты бар <
1981 елда укучыларның производство бригадаларына үткәрелгән Ботенроссия ш
смотрында җиңеп чыккан иң яжшы ун бригада арасында партиябезнең; «Терлекче- — лек и ә — удар хезмәт!»—дигән чакыруына беренчеләрдән булып кушылган Яңа Рәҗәп • урта мәктәбе дә бар. ф
Бу тобәинең җирләре уңдырышлылыгы ягыннан бик ук мактанырлык түгел. Кол- и хозиың баш агрономы Шәһит Исмәгыйлое җитәкчелегендә агротежника серләренә w ейрәнгән укучылар үз участокларында тәҗрибәләр дә алып баралар. Мисал очен, “ шикәр чөгендере утыртылган мәйданда дүрт терле тәҗрибә үткәрелә. Беренче 6ү- < лемдә чөгендер орлыгы 1 центнерга 16 грамм исәбеннән бор эремәсе белен чыла- u тылып утыртыла. Икенче бүлем молибден эремәсе белән ашлана (1 центнерга л 35 грамм) Өченче бүлемдә туфрак бор һәм молибден белән баетыла. Дүртенче бүлемдә исә саф суда гына чылатылган орлык май уртасында утыртыла. Бор һәм U молибденлы участокның гектарыннан 480 центнер күләмендә иң зур уңыш алынган Нәкъ шушы төбәк туфрагына ярашлы дип табылган сый-ашлама микъдарының 1 уңай нәтиҗәсе «Кызыл Йолдыз» колхозына да тәкъдим ителә
Хезмәт һәм ял лагереның 195 гектарлы тәҗрибә участогында тагын бәрәңге, бодай, борчак игелә. Үз куллары белән утыртылган бакчадан карлыган, кура җилеге уңышы алына, яшелчә үстерелә, файдалы үләннәр җыела
Тәҗрибә-терлекчелек комбинатында да колжоэның баш зоотехнигы Касыйм Гыйээәтуллин җитәкчелегендә эш фәнни нигезгә куелган. Малларны үэ вакытында һавага алып чыгу, яшенә һәм авырлыгына карап группаларга бүлү, азык рационын тулысынча бирү, һәрторле мәгълүматларны анализларны тегел язып бару, режим саклау кебек герлек үрчетү һәм симертүдә моһим чаралар һәр укучының ихтыяҗына әверелгән
1982 нче елда бу комбинатта 88 нутрия, 652 куян, 74 дуңгыз үстерелеп хокүмет- кә тапшырылган. Укучылар кече белән әле тагын 58 сарык, 19 бозау карап үстерелә Йөзләрчә килограмм җиләк-җимеш, яшелчә, файдалы үләннәр җыела.
21237 сумны тәшкил иткән еллык саф табыш мәктәп ихтыяҗларына тотыла; ашханәдә бушлай ашату, укучыларга кием-салым алу, уен кораллары, җиһазлар Шушы хисаптан һәр укучыга «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» һем 120 данә «Казан утлары» журналларына да яздырганнар.
Күңелләренә яхшы уку һәм хезмәт дәрте сеңгән яшь белгечләр үэ казаннарында гына кайнамыйлар, башкалар кулланган ысулларны да өйрәнелер Мәктәптән 28 укучының Мәскоүдә Бетенроссия хезмәт һем ял лагеренда булып, айга якын теҗ- рибе уртаклашуы, анда үткәрелгән уку, семинар, диспутларда катнашуы, эштәге вңа алымнарны өйрәнеп, үзләре ирешкәннәрне дә күрсәтә белеп кайтуы — ныклы нигезгә корылган бу комбинатның бүгенгесе һем килечеге киң карашлы җитәкчеләр, олыларча уйлый белген яшь көчләр кулында икәнлеген искерте.
1982 елда үзләре җитештергән продукция үрнәкләре белен катнашын. Яңа Рәҗәп мәктәбе—СССР Халык хуҗалыгы күргәзмәсе дипломы белән, мәктәп директоры Әнвәр Хуҗиөхметов һәм 14 укучы «Юному участнику 8ДНХ СССР» медале белен бүләкләнде
Менә без ойрәнү-тәҗрибе терлекчелек комбинатында Тезелеп киткән читлек-
пәр ерасында эшчән кыяфәтле укучылар кызыл күзле куяннарга ашарга салып йөриләр. Беренче карашка, кыяфәтсез генә тоелган нутрияләрне дә (тиресе затлы булганга, бәлки, табигать аларны котсыз яраткандыр) балалар, һәрберсенең холык-фи- гылен белеп, кадерләп карыйлар. Әнә бит, һәр читлек кырыендагы ак катыргыга матур-матур исемнәр язып тагылган: «Ут-күз», «Ялт-йолт», «Мырауҗан»...
Бу мәктәптә укучылар, дәрестән соңгы буш вакытны кая куярга белмичә, трай тибеп йермиләр. Алар ечен буш вакыт юк. Уку — хезмәт — һенәргә өйрәнү — ял һәм уеннар тәүлеклек расписаниегә сыйган.
— Ничек соң, укучылар барысына да өлгерәләрме, укытучылар зарланмыймы?— дип сорыйм мин Әнвәр Хуҗиәхмәтовтан.
— Яхшы укытучы өйгә эш калдырмый, ә яхшы укучы өй эшен мәктәптә бетереп кайта,— ди ул. Бу сүзләрдә, бәлки, хаклык бардыр. Чынлап та, эшең күп булса, вакыт үзе ярдәмгә килә, син аны каныңда, җаныңда тоя башлыйсың. Син — вакытка түгел, ә вакыт сиңа буйсына.
Мин Әнвәр Хуҗиәхмәтовның үз кул астындагы хезмәткәрләр белән мөгамәләсен күзәтәм. Күрсәтмә-приказ тоны аңа ят. һәммә кешене үз урынында зур икәнен, шәхес икәнен танып, гомум эштә барыбыз да тигез, дигән сыман гади генә итеп сөйләшә, кирәген куша, киңәшләшә белә. «Хезмәте барның хөрмәте бар»,— дигән мәкаль нәкь менә шушында урынлыдыр да. Укучылар белән дә ул ерак ара калдырып, үзенең директорлыгын сиздереп сөйләшми. Кирәк икән, башларыннан сыйпап, җилкәсеннән кагып куя, китапча купшы вәгазь укып түгел, кешелекле, җанга ягымлы сүзләр табып, хәтта, шаяртып та ала. Көлгән чакта да, вәкарь саклап, иреннәрен газаплы тартыштырып көлми, рәхәтләнеп җәелеп, самими чаткылар уйнатып көлә. Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән, көченә, сәләтенә, дәрт-дәрманына ышанган кеше генә шулай көлә аладыр.
Вуз бетергәч, районнарның берсендә мәктәп директоры булып эшли башлаган бер танышымны мин Бауман урамында очраттым. Ул, тар күкрәген киереп, тавышын калынайтып, Казанга килгәч тә җитәкче роленнән чыгып җитә алмыйча сөйләшә башлады.
— Менә, тазарып булмый әле, көненә ике кило ит ашыйм югыйсә, ә корсак үсми... Солидность өчен анысы да кирәк,— диде ул һәм аның зарын хатыны да куәтләгәч, шаянлыктан ерак торган бу кешегә мин чын-чынлап гаҗәпсенгән идем. «Солидность өчен анысы да кирәк...»—бу сүзләр һич тә колагымнан китмәде. Мин аның эш урынында кешеләр белән ничек сөйләшүен, үз-үзен тотышын, рәвеш-кыяфәтен күз алдыма китерергә тырыштым. Гадәттә, кылган хезмәте бәләкәй кеше, гәүдәне утыртып, ясалма тавыш чыгарып, тышкы кабыгы белән ялтырарга, ялган эффект тудырырга омтыла. Бүгенге әдәпле, культуралы җитәкченең башкаларны кечерәйтеп буйсындыруы түгел, ә һәр шәхесне хөрмәтләп, үзендәге яхшы сыйфатлар мисалында тыңлата белүе мөһим,
Галстук тагып, дөрес сүз генә сөйләп, туфлиен кулъяулык очы белән серткәләп йөрүче «әдәпле» эшлексезләр заманы күптән үткән, эш-гамәле сүзеннән аерылмаганны гына хөрмәтлиләр, шундыйларга ышаналар, югары бәялиләр. Шуңа күрә дә мин Әнвәр Хуҗиәхмәтовның затлы туфли башларының купшаклануын да кичерәм. Аңа отыры зурая барган мәктәп хуҗалыгын торгызу өчен көн-төн чабарга, гозерен йөрәгенә кысып, күн ишекләр төбендә чират торырга, күпме чакрымнарны узарга, кыскасы, сорый, таба, исбатлый белергә кирәк.
Яңа Рәҗәп авылы олы төзелешләрдән, зур заводлардан ерак урнашкан. Кояш йомгагы тәгәрәтерлек асфальт юллар да сузылмаган әле аңа. Мәктәп хуҗалыгы исә яңадан-яңа төзелешләр сорый, колачы киңәя, үсә бара.
Ак ташпулат мәктәп, тәрәзәләрендә чагылган эре таҗлы гөлләре, бакчасындагы яшеллеге белән, авыл уртасында үзенә бер бизәк булып балкып тора. Ак диварлар дәшми. Аларның тигез тезелгән һәр кирпеченә күпме кешенең кул җылысы, кайнар сулышы, күмәк авазлары сеңгән. Әгәр төзүчеләргә генә ышанып, куп кушырып торсаң, бу мәктәп, планда каралганча. 1983 нче елда салынып бетәр иде микән?.. Кирпечне мең бәла белән Ульяновск аша Казаннан кайтартып, төзүчеләргә ярдәм йөэен-
нәи, батей укытучылар. укучылар коллективы емәгәр ясал бердәм кубып тотыима- салар, әлеге якты тәрәзәләрдән менә ике ел инде укучыларның шат тавышы ишетелеп тормас иде Җылы кабине ын калдырып, кемдер алдан йергәндә. кузгатыл кеч биргәндә генә коллектив бер йерәк булып тибә башлый, һәм эш дигән куэгә күренмәс, авыр да, газаплы да нәрсәнең татлы нәтиҗәсе шунда күренә
Классларда тәрбияви күргәзмә әсбаплары, терпе фәнгә багышланган кабинет- ♦ лардагы җиһазлар искитмәле, хәтта, техниканың соңгы яңалыклары да монда килеп кергән. Нинди һенәр сайларга телисең — рәхим ит1 Рәт-рәт тезелеп торган тегү ма- z шииалары, токарь станоклары, фото-кино аппаратлары, кыйммәтле музыка кораллары (монда музыка мәктәбе филиалы эшли)... Кайсы түгәрәккә язылырга телисең — синең ихтыярда.
з2
Елкылдап торган ер-яңа автобуска «Бетенроссия смотрында җиңүчегә — ТАССР — Куйбышев районы Яңа Рәҗәп мәктәбенә* дип. сәнгатьле хәрефләр белән язылып — куелган. Бу зур бүләк һәммә укучыда горурлык хисе уятадыр 1 сентябрьдә, укуның * беренче көнендә. 1—3 нче класслар, шушы автобуска утырып, туган җирне ойрәнү ♦ экскурсиясенә баралар Дәрес, һәр бала үзенең тәгәрәп-уйнап үскән тугайларын, җи- - ләк җыйган урманнарын, җилләр кормәкләшкән тауларын яхшы белә, мең кат күр- - гәне бар Әмма янәшәңдә бер тойгыга бирелгән иптәшләрең белән сәяхәт итү. укы- “ тучының гади генә нәрсәләрдән дә хикмәтләр чыгарып, ягымлы сейләвеи тыңлаган- <■ нан соң. туган як табигате, иген кырлары, ата-бабалар җире бәла аңы ечен кәтел- ~ мәген яктан ачылып китә Мондый гайре табигый дәреснең тебендә олы бер тәрбия- - ви мәгънә ята
Әйе. туган як ул — урман-кырлар. матур тугайлар, әрәмәле инешләр генә түгел - икән, ул — тырыш кешеләрнең фидакарь хезмәте, омтылышы белән сакланып, үсте- релол, буыннан-буынга исән-имин тапшырыла килгән тормыш бишеге икән!
Бу мәктәптә эшкә дә, укыту-тәрбия мәсьәләсенә дә үзенә бер иҗади караш яши. һәр чараны кызыклы, истә калдырырлык ител оештыру гамәлгә кереп килә Җәйге эшләр тәмамлангач, ата-аналарны да чакырып, лагерьда үткәрелгән уңыш бәйрәме укучылар хәтерендә җуелмас эзләр калдырадыр Бу вакытка инде звенога бүленеп эшләгән һәр укучының хезмәт кенәгәсе тутырылган була. Тантаналы җыелыш, социалистик ярышта җиңүчеләрне бүләкләү (кайчак бүләккә 200 сумлык маг-нитофон да бирелә), балалар үзләре хәзерләгән ризыкларга конкурс. җыр-бию. күңелле уеннар, очкыннары йолдызларга үрелгән учак ягу — болар барысы да тантаналы истәлек булып, җир. эш кадерен белгән балаларны киләчәк хыяллары белән бәйли
Мин хәтерлим элек авылларда аерым һонәр ияләре була торган иде Әйтик, мич чыгаручы. Аның даны бу авылга гына түгел, тиро-якка да тарала Ул чыгарган мич тетенне әйбәт суыра, кирпече тиз кыза, ой эчен дымландырмый Әнә шундый мич чыгара белгән тылсым иясенә чират, мендәрле урын-түрне бушатып, аны кәгеп алалар. хормот итәләр Бүтән берәүнең инде мич чыгарып карарга башына да килми, бу эшкә тотынырга кодрәте җитми Балта остасы, тәрәзә рамы ясаучы, умарта караучы, алма үстерүче кебек һонәр ияләре бармак белен генә санарлык, урамнарга ямь кертел, гармун уйнаучы, фотога тошерүче дә аерым бер шәхеснең аатоном шогыле иде Элек шулай иде
Бүген ничек соң? Хәзер инде авылда ике кешенең берсе балта уйната, бурасын да бурап ташлый, мичен дә чыгара, рамын да үзе ясый, умарта да тота, гармун уйный белүчегә дә гаҗәпләнмиләр, хәтта, кайбер ейләргә. ишекләрне киң ачтырып, пианино да кереп утырган Хикмәт нәрсәдә? Сәбәбе бик гади Муллыкта яшәгән кешеләрдә элек затлы саналган һенәрләрден курку тойгысы бетте Апарда «Ә нигә моны мин дә булдырмаска тиешП. — диген яхшы мәгънәдәге үҗәтлек, тәвәккәллек, уянды, яшеренеп яткан сәләтнең эшкә бары тик үзең тотынганда гына тоела торган ләззәтен сизделәр
Әгар мәктәптә уи ел буена бары тик укуны гына белеп, хезмәт тәҗрибәсе алмыйча, олы денья каршына чыксаң, элекке куркуны ничек җиңә алыр идең икән?1 Әнә шуны истә тотып, бүгенге мәктәпләрдә укыту методикасы белән бергә хезмәт культурасына ейрәтү бурычы да куелу бик табигый.
Яңа Рәҗәп урта мәктәбенең укыту-тәҗрибә комплексында теоретик белемне практика белән бәйләп алып баралар икән, соңыннан балаларга куян караучыдан башлап, шофер һәм киң профильле механизатор таныклыгына кадәр биреп чыгаралар икән, бу инде — мондагы педагоглар кешеләрне кечкенәдән ук җәмгыятькә бик кирәкле итеп тәрбиялиләр, аларның сәләтен вакытында күреп алып, омтылышларына дөрес юнәлеш бирәләр дигән сүз.
«Киләчәктә кем булырга’» — дигән сорау яшь кеше күңелендә мәктәпне бетергәнче аерылгысыз юлдаш булып килә Профессия сайлауда укытучының да, ата-ана- ның да йогынтысы булырга тиеш. Яшермик, кайбер ата-аналар, яшьлегемдә хыялланган минем максатка, ичмасам, балам ирешсен, дип. балага, аның сәләтенә, мөмкинлегенә бөтенләй чит-ят һөнәрне тагарга тырышалар. Шуңа күрә дә укытучылар коллективы һәр укучыны якыннан өйрәнеп, уку һәм хезмәт дәверендә аның асыл сыйфатларын ачарга тырыша.
Укыту-тәҗрибә комбинатының мөдире Миңҗиһан Сәйфетдинова мәсьәләгә болай
— Кайбер укучыларның профессия сайлауда ялгышуы мәктәп белән авыл хуҗалыгы арасында бәйләнеш булмаудан килә. Безнең укыту-тәҗрибә комбинаты нәкъ менә шушы ике өлкәне якынайтырга тырыша, һәм инде ул уңай нәтиҗәләрен дә бирде.— ди ул.
һәр уку елы башында 7—8 классларда: «Киләчәктә син кем булырга телисең?»— дигән сораулы анкета таратыла. Күпләрнең әле киләчәк юлын сайламаганлыгы, яисә икеләнүе, кайсыларының исә, ата-ана сүзенә карап, үз сәләтенә бөтенләй ятышмаган белгечлек турында хыяллануы ачыклана. Тату коллективта уртак максатка омтылып уку һәм эшләү хәлне үзгәртә, һәр баланың холык-фигылен яхшы белгән укытучыларның шифалы йогынтысы, ата-аналар белән үтемле сөйләшүләр алып баруның нәтиҗәсе инде икенче елда шул ук сорау куелган анкеталарда ачык чагыла — җавапларда укучыларның киләчәк планнары төпле бер юнәлеш алганы сизелә, ә инде мәктәпне тәмамлаганда ул тәгаен ачыклана.
1982 нче елда Яңа Рәҗәп унъеллык мәктәбен тәмамлаган 49 укучының алтысы — югары уку йортларына, уникесе — авыл хуҗалыгы техникумнарына, берсе — һөнәр училищесына кергән, калганнары, укуны читтән торып дәвам итәргә ниятләп, туган авылларында үз профессиясенә хас эш сайлаган.
Юк. кыйммәтле спорт мәйданчыклары, купшы культура сарайлары асфальт юллар салып кына яшьләрне авылда калдырып була диючеләр берьяклы уйлыйлар Кешегә яшьтән үк дөрес тәрбия бирү, аны коллектив хезмәттә чыныктыру, үз эшеннән канәгатьләнү — сөенеч тойгысы алырлык итеп җитлектерү генә уңай нәтиҗәләр бирә Үзе үстергән иген, үзе үстергән агач тамырлары аша җиргә күңелләре белән береккәннәр. авылда калып, шунда бәхет табалар, эш белән бергә белемнәрен дә күтәрәләр. Күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыручылар белемле яшьләр икән, югарыда әйтелгәннәрне булдыру да — алар кулында
Яңа Рәҗәп мәктәбе укучылары әнә шул хакыйкатьне аңлап, рухи җитлегеп чыгалар. Мәктәп белән тыгыз бәйләнештә торучы, һәртөрле ярдәмне кызганмаучы «Кызыл Йолдыз» колхозы җитәкчеләре дә лаеклы алмашны үз итеп, ике куллап кабул итә беләләр
Мәктәпнең укытучылар коллективы, нигездә, яшьләр Уку һәм эш процессын ялыктырмаслык итеп оештыра белүче фантазиягә бай кешеләр Нинди генә кызыклы чаралар уйлап табылмый монда- әнә бит, каникулга таралганда да. укучылар, сумкаларын күтәреп, тизрәк өйләренә чыгып чапмыйлар, тантаналы линейкага тезеләләр. Отряд советы председателе кулында - конвертлар һәр укучы тынын кысып көтә Конвертларда олы бер сер ята Менә отряд советы председателе конвертларны берәм-берәм ачып укый башлый. Анда - классларның өлгерешенә хезмәттәге уңышларына карап бер-берсен һич тә кабатламаган котлау сүзләре язылган икән
Бу инде Һәр классның, шулай ук һәммә укучының күңелен күтәрү, аерым игътибар күрсәту, сайлый һәм олылый белүнең кабатланмас бер үрнәге булып тора.
Хәер, каникулга таралсалар да. алар өчен мәктәп офык артында күмелеп калмый, комбинатта эш дәвам итә, классларда төрле үзешчән түгәрәкләр эшләп тора. Директор Әнвәр Хуҗиәхмәтов үзе «Яшь хәбәрчеләр», фото һәм кино соючеләр түгәрәкләрен җитәкли. Яшь хәбәрчеләрнең мәкаләләрен район һәм өлкә газеталарына җибәрәләр, авыл радиосыннан укыйлар, шигырь, хикәяләрне түгәрәктә тикшерәләр. ' бәхәсләшәләр. Мәктәпнең фото сөючеләр оештырган күргәзмәне карагач, ничек инде «авыл матур уйлый» димисең; бер рәсемдә озынколак-куяннарны күтәреп, бәхетле елмаеп төшкән балалар. Алар шатлыгына җитди бер символ булып, артта плакат тора: «Күктә — кояш, җирдә икмәк мәңгелек!»
Укучы балалар эш һәм ял сәгатьләрен, спорт уеннарын, үзләре куйган спектакль һәм концертларны кинога төшерәләр, аннары, күмәкләшеп, ул фильмны карыйлар. Мәктәптәге ритм, шаулы тормыш һәр укучының күңелен үстерә, чын кеше булырга өйрәгә.
— Бездә пассив балалар юк, барысы да тырышлар,— ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов Аның >чке куанычын йөзендә чагылдырып әйткән сүзләренә һичшиксез ышанасың. Әнә бит, «Артекпка бер путевка килгән, ул инде ике-өч кен буена, аны кемгә бирергә белми баш вата. Барысы да лаеклар, берсен до читкә тибәреп булмый, әмма тырышлар арасыннан да тырышын барыбер сайлап алырга туры килә...
Әнвәр Хуҗиәхмәтов сигезенче класста укыганда үзе дә Кара диңгез буенда — «Артек»та булган. Шуңа охшашлы лагерьны туган авылында булдыру теләге аның * шул вакытта ук бөреләнеп хыялына күчкән.
— Хәзергә безнең хезмәт һәм ял лагере «Кече Артек» дип атала Бу әле башы гына. Киләчәктә... — һәм ул төзеләчәк яңа корпуслар, аттракционнар, спорт мәйданчыклары турында илһамланып, ышандыргыч дәлилләр белән сөйли башлый. Кулыннан эш килмәгән кеше моңа, коры хыял дип, күзен йомарга мөмкин
Әнвәр күңелендә кайнаган хыял исә. тиз арада, бөтен педагогик коллективның тынгысыз эзләнүе рәвешендә укучы балаларга да күчә. Мәктәптә конкурс игьлаи ителә Ял һәм хезмәт лагереның макеты һәм киләчәктә авыл нинди булырга тиеш, дигән тема буенча игълан ителгән конкурска укучылар йөзләгән макет әзерлиләр Бетен сәләтен, уй-фантазияссн эшкә җиккән яшь җилкенчәкләр агачтан, пенопласттан. кәгазьдән, пластилиннан — кыскасы, кул астындагы һәртөрле материалдан макетлар ясыйлар Конкурста җиңел чыгучылар макеты нигезендә авылда яңа йортлар до салына башлаган инде -Кече Артек» лагере да, яшь энтузиастлар күрергә теләгәнчә, үзгәртеп корылачак
Балалар фикерендәге безнең өчен өлкәннәр уйларга һәм эшләргә тиеш дигән < карашны үзгәртеп, аларның үз ихтыярына, уи-хыялынә мөмкинлек бирү, аларны җитди мәсьәләләргә катнаштыру — Яңа Рәҗәп мәктәбе укытучыларының игътибарга алырлык кыю алымы
Кеше үз гомерендә кимендә бер гел яисә бер агач утыртып, тәрбияләп үстерергә тиеш. Шунда гына ул яшәеш дигән чиксез мәңгелеккә бәясез бер өлош кертә ала Яңа Рәҗәп мәктәбе укучыларының күпме гел, күпме агач утыртканын санап бетерү мөмкин түгел. Шушы дәлил үзе генә до аларның киләчәгенә өмет яктысы сирпи
Еш кына, шәһәр гозоннарында әле өлгереп тә җитмәгән, ачуташ кебек кыргый алмага үрелеп, агач ботакларын рәхимсез рәвештә сындыручы җилкуар малайларны да күрергә туры килә Кайчак урманда, агачын тептән кисеп-аударып. шомырт, миләш җыючылар да очраштыргалый. Мондый мәрхәмәтсезлек каян килә! Шик юк ми. андый йөрәксезләр үз гомерләрендә бер генә агач та утыртып карамаганнар Алар уенча, бу агач беркемнеме дә түгел... «Боркемиеке дә түгеп Минеке түгел» диген җәмгыять өчен ифрат зарарлы караш җәһәтеннән тагын бер мисалга тукталасым килә. Әйтик, балигъ булган, яшен яшәгән шофер элеваторга икмәк илтергә чыга Ул машинасының әрҗәсен юньләп карамаган, ашлыгы коелып бара Башка кешеләр.
юлда туктатып, кисәтү ясаганнан соң гына, ул, әрҗәдәге тишек-тошыкны ратләп, яңадан кузгала. Гәрәбәдәй бөртекләрнең юлга коелып исраф ителгәнен үзе дә белә иде бит югыйсә, икмәкнең нинди авырлык белән үстерелгәнен дә белә иде! Хикмәт шунда — әлеге дә баягы «минеке түгел» дигән салкын битарафлыкта. Димәк, бу адәм мәктәп елларыннан ук бер җан булып типкән коллективта хезмәтнең ачысын- төчесен, ләззәтен татымаган, аның канына бер максатка омтылудан туган саф рух сеңмәгән.
Яңа Рәҗәп мәктәбенең укыту-тәҗрибә комбинатын карап йөргәндә (ә бит алар чын мәгънәсендә терлекчеләр, яшелчә, җиләк-җимеш, иген үстерүчеләр), укучыларның хуҗаларча «бу — безнең эш нәтиҗәсе бит» дигән якты караш, хезмәттән тәм табып йөрүләрен күзәткәч, миндә шундый уйлар туды. Киләчәктә укыту-тәҗрибә комбинатлары илнең бөтен мәктәпләрендә булдырылыр. Хезмәт һәм уку арасына өнә шундый ныклы күпер салыныр.
«Бу бит безнеке... шул ук вакытта минеке дә...» дигән төшенчәләр тәңгәл килгәндә, хезмәт рәхәте җанга тәрбия аша иңгәндә генә җәмгыятьтәге байлыкка саф мөнәсәбәт туа. Сакчыллык һәм кешеләргә мәрхәмәтле булу — шулай ук аерылгысыз янәшәлектә. «Безнеке һәм минеке дә...» дигән төшенчәләрнең бердәмлеге совет чынбарлыгында җитлеккән яңа кешенең иң асыл сыйфатыннан саналырга тиеш!
Кеше үзенең туган җирен күз карашына сыйдыра ала, ә туган илен, Ватанын күңеле белән иңли. Торган җиреңдә үзең үстергән гөлне, үзең үстергән агачны кадерләү, саклый белү исә — туган илеңне, Ватаныңны кадерләү һәм саклау кебек олы мәгънәгә барып тоташа.