ИБРАҺИМ НУРУЛЛИНГА 60 ЯШЬ
Язучы һәм галим Ибраһим Нуруллинның әдәбият фәнендәге беренче адымнары ук Тукай иҗатын вйрэнүдән башланган иде Шагыйрьнең эстетик карашларын ачуга багышланган беренче хезмәте кандидатлык диссертациясе рәвешендә язылды, әлеге теманы яктырткан мәкаләләре 1956 һәм 1964 елларда аерым китап булып донья күрде XIX йөз ахыры һәм XX йоз башы татар әдәбиятында реализм үсешен өйрәнү нәтиҗәсендә И Нуруллин филология фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклады Тукай шәхесе һәм иҗаты И Нуруллинны язучы буларак та илһамландырды Аның Тукай турындагы хикәяләре һәм пьесалары киң катлам укучылар игътибарын җәлеп итте Бер яктан, татар халкының сөекле шагыйре һәм ул яшәгән чор әдәбияты турында әтрафлы фәнни хезмәтләр, икенче яктан, Тукайның җанлы образын гәүдәләндерүче әдәби әсәрләр иҗат иткән галим һәм әдип, ниһаять, •Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясе өчен зур китап язды Мәскәүдә (1977) һәм Габдулла Тукай* әсәре әдәбиятыбызда вакыйга буларак кабул ителде һәм бәя алды Китапта биек шагыйренең әдәби һәм гражданлык батырлыгы бай фактик материалга нигезләнеп ачыла Шагыйрьнең садә һәм гади җанын аңлирга омтылу, аның иҗатын шәхесен һәм мохитын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу хезмәт югары бүләккә — Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды
Ибраһим Нуруллин әдәбиятыбызның катлаулы һәм актуа ть мәсьәләләрен еш кына беренчеләрдэн булып күтәреп чыгучы актив һәм принципиаль тәнкыйтьче Аның мәкаләләре фәнни-теоретик нигез ныклыгы, эстетик һәм социологик анализ jr кешлеге белән әдәби хәрәкәткә сизелерлек тәэсир ясап килә Жентекяе анализны канатландырып килүче полемик рух тәнкыйтьчегә инде кабул ителгән караш һәм концепцияләрне дә кабат тикшерү. уз фикерен ышандырырлык итеп дәлилләргә омтылу мөмкинлеге бирә Аның күп кенә тәнкыйть мәкаләләре, вакыт сынавын үтеп, бүген дә актуаль яңгырашларын югалтмыйлар
II, Нуруллин — танылгин әдәбият белгече дә Аның гыйльми хезмәтләрендә әдәбиятның конкрет күренешләрен анализлау белән киң колачлы гомумиләштерүләр, әдәби тарихи материал белән теоретик сөземтәләр бергә үрелеп бара Әлеге хезмәтләр эстетик критерийлар төгәллеге. фикернең үткен һәм дәлилле булуы, профессиональ анализ осталыгы белән аерылып тора
Татар әдәбиятында тәнкыйди реализм мәсьәләләре һәм XX йол башы тотар әдәбияты тарихы буенчи зур монографияләре белән танылгин галим һәм тәнкыйтьче үзенең хезмәтләрендә методология проблемаларына зур игътибар бирә халыкчанлык Һәм партиялелек, социалистик реализм принципларын раслый, әсәрләрнең идея югарылыгы һәм художество эшләнеше камиллеген яклап көрәшә
Филология фәннәре докторы И Нуруллин Казан дәүләт университеты профессоры буларак та, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен күп санлы дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы буларак та зур һәм и.ч лекле эш башкара
60 яше тулган көннәрне тынгысыз хезмәттә каршылаучы галим һәм тәнкыйтьчегә яңа иҗат уңышлары, нык сәламәтлек телибез