Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨГЕЛМӘНЕҢ ШАНЛЫ КӨННӘРЕ


Егет солдат Швейк. Күренекле чех язучысы Ярослав Гашекның бу популяр героен кем генә белми икән? Язучының тууына йөз ел тулу уңаеннан 1983 ел. ЮНЕСКО карары буенча, Гашек елы дип игълан ителде
Бөтен дөньяга билгеле булган роман авторы гражданнар сугышы вакытында меңләгән интернационалистлар белән бергә Совет власте өчен барган көрәштә актив катнаша Советлар Россиясендә, Мәскәүнең үзендә. Коммунистлар партиясенә керә. Самарада (хәзерге Куйбышев шәһәре) Кызыл Армиянең интернационал частьләрсн төзи Кызыл Йолдыз орденлы легендар Бишенче армия составында Симбирскидан Иркутскига кадәр барып җитә Армия политбүлегенең көчле җитәкчесе, ялкынлы пропагандист-агитатор, күп санлы матбугат органнарында җаваплы эшләр башкаручы
Милли һәм интернациональ матбугат органнарын үстерүгә Гашек аеруча зур өлеш кертте Ул күп санлы матбугат органнарын җитәкләү белән генә чикләнмәде, күбесен үзе оештырды, еш кына мәкаләләр, репортажлар белән чыкты, ил тормышын һәм халыкара хәлләрне яктырткан материаллар язды Шунысы кызык — алар барысы да рус телендә язылганнар
Киң күңелле, олы йөрәкле Гашек тирәсенә кешеләр һәрвакыт тартыла торган була, авыр минутларда ул аларга гел ярдәм кулын суза Язучы үзенең шәхси бәхетен дә Советлар Россиясендә таба Уфадагы армия типографиясен җитәкләгән чагында ул Шура Львова исемле татар кызын очрата, аңа гашыйк була 1920 елның азагында алар икәүләшеп Чехословакиягә кайтып китәләр Шура Львова гомеренең азагына хәтле шунда яши. 1965 елның 8 декабренда генә вафат була.
Рухланып, халык азатлыгы өчен көрәшергә дип туган иленә әйләнеп кайткан Гашекны анда бик нык эзәрлекли, башлыйлар Язучының Россиядә революция ягында булуын кичерә алмыйлар Әмма Гашекның фикерләрен инде бернәрсә дә үзгәртә алмый, авыр шартларга да карамастан, язучы ачыктан-ачык яшь Совет республикасын яклап чыга. 1957 елны. Совет властеның илле еллык юбилее көннәрендә ЧССР Президенты Указы белән Я Гашек «Совет власте өчен көрәштә күрсәткән хезмәтләре өчен* үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде
Коммунист язучыны безнең илдә дә зурлап искә алалар Мәскәү. Уфа. Иркутск. Чиләбе шәһәрләрендә аның исемен йөрткән урамнар бар. Шулай ук Иркутск. Красно- водск, Куйбышев шәһәрләрендә Гашек яшәгән яки эшләгән йортларга мемориал такталар куелган
Свердловск, Таллин театрларында совет композиторы А. Спадавеккианың «Егет солдат Швейк» исемле операсы куелды Гашекның Советлар Россиясендә үткәргән елларына багышланган «Зур юл» исемле фильм илебезнең бөтен экраннарын йөреп чыкты Фильм совет һәм чехословак кинематографлары тарафыннан эшләнгән
Чех язучысы, ялкынлы интернационалистны хөрмәтләп, безнең илдә күп эшләр эшләнә Бу мәсьәләдә Татарстан аеруча кайгырту чанлык күрсәтә Күренекле сатирик 1918 ел ахырында Бөгелмә шәһәрендә хәрби комендант ярдәмчесе була, анда тәртип урнаштыру буенча күп эшләр башкара Хәзер инде Гашек алтмыш биш ел элек эшләгән шәһәрен танымас та иде Соңгы елларда шәһәр бигрәк тә үзгәрде Яңа йортлар. яңа заводлар фабрикалар, нефть институты. Шулай да кайбер урыннарны ЧЛ таныган булыр иде. Мәсәлән, киң экранлы «Мир» кинотеатрыннан язучы исемен йөрткән урам сузыла 1918 елны хәрби комендатура урнашкан йорт та шуннан ерак түгел Бу йортта 1966 елның 15 январенда Я Гашек музее ачылды Унҗиде ел эшләү дәверендә анда йөзләрчә мең совет кешеләре һәм чит ил кунаклары булдылар
1970 елның 26 апрелендә Совет Армиясе Чехословакияне фашистлардан азат иткән көнне Бөгелмә театрында С Антоновның «Йөрәгем Россия белән» исемле пьесасының премьерасы булды Пьеса Я Гашекның гражданнар сугышы елларындагы эшчәнле- генә багышланган Шул көнне Чехословакиянең СССРдагы илчелегеннән, театр коллективын һәм тамашачыларны котлап, телеграмма килеп төшә «Бу премьера — истә калырлык зур бәйрәм ул» диелгән иде анда
Язучының эшчэнлеген Бөгелмә генә түгел, Казан үзе дә исендә тота Монда бер урам һәм республиканың 28 нче номерлы иң яхшы китапханәсе аның исемен йөртә.
Швейк турындагы роман утызынчы елларда ук татар телендә басылып чыга Гашек- ның 100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан китап нәшрияты романның русчасын бастырып чыгарды
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында егет солдат Швейк турына инсценировка куелды. Татарстан радиосы язучы хикәяләре буенча эшләнгән <Бөгелмә коменданты» исемле спектакль тапшырды
Республика матбугатында Я Гашекның тормышы һәм иҗатына багышланган материал tap әледәнәле күренеп тора Традицион совет-чехословак дуслыгы айлык- ларында язучының әсәрләре, мәкаләләре, очерклары басыла Совет-чехословак дуслыгы җәмгыятенең Казан һәм Бөгелмә бүлекләре китапханәләрдә, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә артистлар, музыкантлар катнашында терм кичәләр, әңгәмәләр уздыралар Кыскасы — хәзерге көндә, 65 ел үткәч тә. Гашек гел безнең белән Ул һәрвакыт социализм, тынычлык, халыклар дуслыгы өчен көрәшүчеләр арасында Ә аның Шчейгы. хикәяләре, юморескалары, фельетоннары, мәкаләләре һаман әле нацизмга, дингә, реакцион сугыш чукмарларына каршы көрәш алып бара Гашек үзенең тормышы һәм иҗаты белән халыклар дуслыгын ныгыта
Бу санда без 11 И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының журна- лштика кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Станислав Антоновның язучы тормышына багышланган яңа китабыннан өзекләр тәкъдим итәбез.