БАЛАЧАК ИСТӘЛЕГЕ
азан өендәге 1 сәке өстендә ашап утырабыз. Вакыт кичкырын. Шул чакта Сәгыйть абый Рәмиев килеп керде. Әтием
— Бүген бик соңга калып кайттың, әйдә, ашарга утыр.— дин әйтүгә ул:
— Рәхмәт, минем ашыйсым килми Габдулла Тукаев белән гостиницада без ашадык та, эчтек тә,— дип җавап кайтарды
Әтием белән Сәгыйть абый арасындагы сүзләрне бик кызыксынып тыңлап утыра торгач, мин шуны аңладым без, балалар, бергә кушылып җырлый торган «Туган тел» җырын язган Габдулла Тукай исемле кеше Казаннан Астраханьга килгән, хәзер ниндидер мөсафирханәдә яши икән.
Тукайның мөсафирханәдә яшәвен ишеткәч, әтием
— Ник син аны туп-туры безгә алып килмәдең? Астрахань татарларының өендә шундый кешегә урын табылмас дип уйладыңмы әллә? — дип, Сәгыйть абыйны бераз шелтәләп алды.
Сәгыйть абый акланырга теләп булса кирәк:
— Үзегез уйлап карагыз, Давыт aral Ничек ител сездән рөхсәт сорамыйча-нит- мичә кунак алып кайтыйм икән? Мин бит сезнең өйдә үзем дә кунак. Икенче ел инде чын мәгънәсендә кунак булып яшим| Кешедә оят дигән нәрсә булырга тиеш бит! — диде.
Әти кулын гына селтәде:
— Ташла әле ул сүзләреңне, Сәгыйтҗан! Бу өйдә син чит кеше дә. кунак та түгел. Син үз кеше, гаиләбез әгъзасы! Сиңа сүзем шул: Габдулла әфәндене әллә нинди чит кешеләр арасында тилмертмә, өйгә алып кайт! Теләсә, синең бүлмәдә бергәләп яшәрсез яки, әнә. чарлакта бик әйбәт ике бүлмә буш тора Теләсә, шунда торсын. Үзең беләсең, минем юлдаш 1 аш-суга оста. Җаны теләгәнен пешереп алдына куяр. Кирәк булса, (әтием бармагы белән миңа күрсәтте) кызыбыз даладагы казакълардан һәр көнне кымыз алып кайтыр
Ул вакыттагы сөйләшү әнә шулайрак хәтердә калган.
Әтинең хөр фикерле кешеләр белән аралашуы юкка түгел, билгеле. Ул бигрәк тә Н. Нариманов белән танышканнан соң драма түгәрәге оештыруда, әдәби-музы- каль кичәләр үткәрүдә, спектакльләр куюда актив катнаша иде. Хәтта әнигә Астрахань хатын-кызлары арасында беренче булып, сәхнәгә чыгарга да юл ачты ул. Ел саен «Тәрҗеман-, «Йолдыз» газеталарын, «Шура», «Аң » журналларын алдырып укый иде.
Тукайның мөсафирханәдән безнең өйгә кайчан күчеп килгәнен хәтерләмим. Ул чакта әле мин сигез яшьтә генә идем. Шулай да, кояш көч алып кыздыра башламаган вакыт булгандыр дип уйлыйм, чөнки аның өстендә күгелҗем зәңгәр шинельме, пальтомы сыман бер нәрсә, башында, кашына чаклы басып кигән фуражка иде. Габдулла Тукай чарлактагы ике бүлмәне яратса да, анда торырга теләмәде. Сәгыйть абый янына урнашты. Бүген, бик күп еллар узганнан соң. мин Тукайның бездә кунак булган көннәрен бер-бер артлы тасвир итә алмыйм, әлбәттә Ул көннәрнең аерым күренешләре хәзер күз алдымда өзек-өзек кенә булып җанланалар Менә шул күре-нешләрнең берсе:
«Идел» газетасы редакциясенең ял көне, ягъни җомга көн булгандыр дип уйлыйм, чөнки Сәгыйть абый иртәнге чәйдән соң эшкә китмәде Ул китмәгәч, Тукай абый да өйдән чыкмады. Икесе дә залда утырып калдылар Мин. әниләр бүлмәсенең ишек пәрдәсе арасыннан борынымны тыгып «Сәгыйть абый, гадәтенчә, трюмо алдына басып, шигырьләрен укымасмы. Тукай абый да аңа кушылмасмы икән?» — дигән өмет белән карап торам. Алар үзара сөйләшүләрен дәвам игәләр Күпмедер вакыт узды. Ә мин һаман ишек төбендә, пәрдә арасында .
' Казан өс Астраханьда аш пешер, торган бүлманс икн өйне «казан өс :чадан кухня.
’ Әти әннема, исеме белпн ойтмнчл. «юлдаш» дин тнд.нн.) иде
К
Ниһаять Сәгыйть абый урыныннан кузгалды, көзге алдына килеп басты. Болай да кабарып торган куе, озын чәчләрен куллары белән тагын да кабарта төшеп уң аягы белән алгарак басты да «Таң вакытыпи тантаналы тавыш белән сейли башлады Мин ул вакытта Сәгыйть абыйның күп шигырьләрен үзеннән ишетел ятлаган идем Аның һәрбер хәрәкәте матур, тавышы көр. ягымлы булып тоела иде миңа Инде Тукай абый да үз шигырьләрен сейли башлар дип. сабырсызлык белән котсәм дә ф ул утырган урыныннан кузгалмады, фәкать
— Артист син, Сәгыйтҗан, артист! — дию белән генә чикләнде. Аннары, бераз ~ уйланып торганнан соң, дусларча елмаеп дәвам итте:
— Сине сәхнәдә карчыклар ролен уйный диләр. Имеш, син. сәхнәгә уң аягың 2 белән аксап кереп, сул аягың белән аксап чыгып китәсең икән. Шулаймы! — диде һәм ~ бик рәхәтләнеп көлде Сәгыйть абый да аңа кушылып көлеп җибәрде:
— Сиңа бу турыда да сөйләп өлгерделәрмени индеП
— Сөйләмичә! Кызык ич! Сәгыйть аксак карчыклар ролен уйнаганда кайсы аягы < аксаганын оныта икән!
Алар шулай көлешә-көлешә залдан чыгып. Сәгыйть абый бүлмәсенә кереп кит- * теләр <
Менә тагын бер күренеш безнең өйдәге зал. Идәнгә келәм җәелгән Келәм өс- ® тенә әннәм белән Тукай абый утырганнар Аларның алдында минем терле төскә -t буялган ашыкларым 1 сибелеп ята. Әннәм Тукай абыйны «Әлчә-дахан» уенына өйрәтә 2
— Ашыкньщ менә бу тишекле ягына «чек» диләр, ә менә бу кабарыбрак торган 7 ягына ибек» диләр. Инде менә бу тар. кыйгачланып уелган ягына »әлчә» дип. ә о шундый ук тар, ләкин тигез ягын «дахань дип әйтәләр
Тукай абый әннәмнең сүзләрен бик дикъкать белән тыңлый Кулындагы ашым- у ның дүрт ягын әйләндереп «бек. чек. элче, дахан» — дип гәкърарлый. у
Бу уен, бер урында гына утырып уйнаганы эчендер, Тукай абыйга кызыксыз кү- _ ренде ахрысы. Әннәмә карап:
— Әйдә. Һаҗәр ханым, ишегалдына чыгып, шунда рәхәтләнеп уйныйк әле! — ® дип, келәм өстендәге ашыкларны кесәсенә тыкты да, миңа:
— Ә син. кыз малай, ашыкларыңны тартмасы белән алып чык! — диде
Мин ишегалдына чыкканда ул. уен өчен кирәк булган сызыкларны җиргә сызып, кесәсендәге ашыкларны тиешле урынга тезеп куйган иде инде Миие күргәч, кулымнан тартманы алып, ашыклар арасыннан үзенә сага эзли башлады Минем ике сагам бар иде Тукай абый аларның икесен ике кулына алып, кайсы яхшырак икән дип, авырлыкларын үлчәгәндәй сынап, караштыргалап торды җирдәге ашыкларга төзәп бер-бер артлы атып та карады Ниһаять, кызылга буялганын сайлап алды. Бусы чын-нан да аяыррак та. ныграк та иде
Уен озакка сузылды. Ара-тирә әннәмнең:
— Сагаңны сызыктан бер адым алга чыгып аттың бит! Алай ярамый! — дигән сүзе. яисә: — Бик хәрәмләшәсең син, Габдулла әфәнде! Алай булса мин уйнамыйм! — дигән тавышы ишетелеп китә иде
Тукай абый моңа каршы рәхәтләнеп келә дә.
— Аның кызыгы да шунда! — дип кенә җавап кайтара иде
Әтием бер көнне Тукай, Сәгыйть һәм туганнан-туганы Вәлит абыйлар белән бетен гаиләбезне, моторлы көймәгә утыртып, пикникка алып чыкты
Кон матур, җылы Аударма елгасы иркенләп, тулып ага Зурлар үзара сөйләшәләр көлешәләр Әннәм ара-тирә кулына кыңгыраулы Саратов гармунын алып, уйнап җи- барә Сәгыйть абый белән Тукай абый гармунга кушылып җырлыйлар Шул вакытта Тукай абыйның йомшак матур тавыш белән җырлаган бер җыры хәтеремдә иеп- тан Моның сәбәбе, бәлки, җырдагы сүзләрнең мәгънәсе миңа аңлашылмаганга күрелер Җырның сүзләре болай иде
Башымдагы чабатамның сиксән сигез серкәсе;
Ьу деииода шөһрәт алды Бадигъ мәзин күркәсе
Бу җырда мине иң аптыратканы ниндидер серкәле чабатаның Тукай абыйның башына менеп утыруы иде Хәзер аның башында чабата юк ич| Ул хәзер сөлгене башына чалма кебек итеп урап куйган ич1
Әтием яр буендагы бер бакчада шашлык пешерергә әзерләнг башлады. Бу эшне ул узе эшли, берәүгә дә тапшырмый. Яшь сарык итен бер күләмдә кисәкләп турый, тозлап, борычлап, суганлап, лимон, яки нар сыгынтысы белән бергә, шампур- ларга тезгәнчә бер-ике сәгатькә томалап «дәмләргә» — талдырырга куя. Шул арада Тукай абый белән әннәм, бер читкәрәк китеп, тагын ашык уйный башладылар.
Әннәм:
— Күреп торам ич! Бу ашыкны син бармагың белән төртеп, сызыкның ар ягына чыгардың — дип Тукай абыйга үпкәләгән була.
Сәгыйть абый кычкырып көлә:
— Син. Һаҗәр ханым, кирәкмәгәнгә ачуланма. Аның бармагы якынлашу белән, ашыклар үзләреннән-үзләре сикерешә башлыйлар! — ди.
Мин ышанырга да, ышанмаска да белмим. Башта миңа да ашык сызык өстендә яткандай күренгән иде. Ләкин Сәгыйть абый кебек олы кеше әйткәч. Тукай абыйның бармакларында ашыкларны үзләренә тарта торган магнит кебек нинди дә булса бер көч бардыр, бәлки? «Әнә, өйдәге ике кайчының берсе инәне үзенә тартыл ала. ә икенчесе тартып алмый».— дип уйлап, мин шикләнеп тә куйдым.
Габдулла Тукайның Казанга кайтып китүенә байтак вакыт үткәннән соң, хат ташучы безгә, хәзергечә әйткәндә, бандероль китереп тапшырды. Ул көнне әтиемнең эштән кайтып бандерольне ачканын сабырсызлык белән көтеп алдык. Аның эчендә өч китап булып, аларның исеме «Мияубикә» иде Боларның берсе — «Гайшә туташка» (миннән ике яшькә олы апам), икенчесенә — минем шуклыгымны искә алыптыр — «Кыз малайга», өченчесенә «Давыт улы Сөләйман егеткә» дип язылган. Китапның һәрбер бите мәче сурәте белән башлана иде Соңыннан Сәгыйть абыйдан ишеткәнемчә. бу «Мияубикә»нең рәсемнәрен, Габдулла Тукай Калмык базары дигән авылда Шәһит Гайфиләрдә кунакта чагында Шәһит абый ясаган икән. Китаптагы рәсемнәрне күргәч үк. әннәмнең дә:
— Менә бу песи Нурбиби 1 мәчесенең нәкъ үзсенәсе! — дигәне хәтеремдә.
Астраханьнан китәр алдыннан Тукайга багышланган кичә үткәрелүе, томан аша гына булса да. күңел түрендә тора. Ул көн спектакль куелдымы, әллә әдәби-музы- каль кичә булдымы? Кызганычка каршы, аны бик ачыклап Әйтә алмыйм. Тик бу турыда уйлаган чакта Сәгыйть абыйның:
— Ишеттегезме? Зөлкарнай: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!» диясе урынга: «Ни сәбәптән җир йөзендә җанга—мунча, тәнгә — юк?!» — дип әйтте бит! — дигәне исемә төшә һәм кышкы театр залының уң кырыенда утырган Габдулла Тукай менә хәзер дә күз алдымда