Логотип Казан Утлары
Шигърият

Апрель авазы

Апрель авазы
«Җәмәгать, иШетми калмагыз: Мәгарә ишеге ачыла.» Г үяки, Шулай дип һәр елны Мәйданга Апрельнең җилләре чакыра.
Без килдек Тукайлар варисы — Хәкимнәр хикмәтен тыңларга. Апрельле халкыма мең рәхмәт — Күңеле моңга бай булганга.
Апрель ул әниең шикелле, Аналар ни тели—билгеле: «Оланнар, яшәгез дуслыкта, Саклагыз Ватанны сез, илне... Булыгыз бәхетле, гомерле».
Аналар теләге күп төрле, Төбендә — энҗедәй яхшылык. Бу изге теләкне без ничек Яшибез тормышка ашырып?
Яшибез зур-бөек семьяда, Урын киң сиңа да, миңа да. Бу — Ленин төзегән уртак йорт, Тигезлек, Иминлек — нигез нык!
Юк, буш сүз түгел бу — чынбарлык: Юлларның ниндиен узмадык, Читләргә без нәфес сузмадык, Сузганны тукмадык — тузмадык.
Бирмәбез хәзер дә апрельнең Саф җилен сөремгә бутарга. Язларның кояшы нурына Нейтрон ялкыны кушарга.
Җәмәгать, ишетми калмагыз: Мәгарә ишеге ачыла!..» Сагынып көтелгән бу бәйрәм — Халкымның зур улы каршында Даһилар тудырган бу айда Иманны яңартыйк тагын бер; И күңел, халкыңның. Илеңнең, Җиреңнең һәр даим хәлен бел!
но
И гомерем аккошы, Күңелемнең яктысы. Очкан чагыңда ашкынып, Кем сиңа ук атты соң?!
Сагынсаң да һаваны,— Канатларың яралы,
Очу тәмен белгәннәргә Очмый яшәү ямандыр...
Ләкин нигә аучының Йөзендә юк шатлыгы? — Аккошны һәлак иткәннең Кими күңел аклыгы...
Халкым өчен
...Аерырга теләп Шигърияттән, Зинданнарга күпме япканнар.— Тик шагыйрьләр музалары белән Кавышырга җаен тапканнар.
Бу дуслыкның җимешләре булып, Җырулары — Җыр-уллары илгә кайтканнар.
...Бу якларның яшел яфрак исен. Кошлар җыры тулы һавасын — Табигатьнең назын
Калдырам да, мин бүлмәгә керәм.— Мине кеше иткән халкым ечен Сүзләрем бар җырга саласы.
Сөйгәнеңне озак күрми торсаң. Сүзләр табылмаган шикелле, Кәгазь йөзенә карап, уйга калам: Ничек кенә үтемлерәк итеп. Аңлатырга йөрәк хисемне?
...Халкым көткән сүзне моңыма төреп, Яңгыратып әйталсам иде.
Якташларым янына җыруларым — Җыр-улларым
Миннән алда кайталса иде...
Алда — яшьлек көтә
Менә тагын мин — каен урманында. Рәхәт тә соң шул чаңгы юлларында!
Йөземне кар кызымы алсулаткан?
Каршы ала агачлар кар-толыптан.
Эләгеп калган бер ботакка ал яулык...
Алга-алга! Анда — Мәхәббәт тавы.
Авыру, картлык артта калсын боегып — Алда — яшьлек, көтә нурда коенып...
Аккошны һәлак иткәннең...
Гөрләвекләр килеп уятты да, Иделкәйдә шаулап акты боз. Җылы якка киткән аккошларым, Ник кайтмыйсыз инде, кайтыгыз.
Кайтыгыз сез: сабыйларга тәпи, Ә яшьләргә алып мәхәббәт, Сырхаулыга саулык китерегез, Дөньяларга — ризык-бәрәкәт.
Кайтмый калганнарын көткәннәргә Сагыну-моңнар алып кайтыгыз. Сездән минем көткән нәрсәм шул ук: Яңа җырлар алып кайтыгыз.
Ул җырларда — сабыйларга тәпи, Яшьләр өчен булсын мәхәббәт, Сырхау кеше сихәт алсын аннан, Дөньяларга иңсен бәрәкәт...
Гөрләвекләр килеп уятуга Иделкәйдә шаулап акты боз. Җылы якка киткән аккошларым, Бик сагындым сезне, Кайтыгыз!..
Кешеләрдән кача, диясездер бәлки минем хакта... Ә мин кешеләрдән түгел, Яман гадәтләрдән генә качам. Качам төрле гайбәтләрдән, күз буяудан, әләкләрдән — чакмасыннар димен килеп арттан...
Шул гадәтем аркасында күп вакыт ялгыз да калам, ямансулыйм мин, моңланам. Ләкин барыбер, «Кеше дигән бөек затны түбәнсеткән, йөзенә кызыллык китергән бәндәләр арасында булмадым, ваклыклардан читтә яшим», дип юанам. Кешеләрдән качмыйм!
Мин — Кешеләр эзләп барам...
Еллар сезне картайтмасын, япь-яшь кызлар, картайсагыз, бу дөньяны каплар бозлар. Сагынырга сез булмагач, күңел сызлар.
Кайтыгыз
Сездән башка без — ир-атлар дәрмансызлар.
Картаймагыз, картаймагыз, яшьтәш кызлар!