Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК БУРАНДА ТУГАН ШИГЪРИЯТ

Ә rap чынлап та әдәбият га «Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясе» булдырылса һәм ул премиягә шагыйрь Рәдиф Гатауллин кандидатурасы тәкъдим ителсә, мин аны яклап чыгыш ясаудан тыелып кала алмас идем һәм сү-земне сәнгатьнең мәңгелек объектларыннан берсе — Мәхәббәт хисе һәм аның сәнгатьтә иң нык чагылышы булган мәхәббәт лирикасы турындагы уйлануларымнан башлар идем
Рәдиф Гатауллин иҗаты турында сүз чыкса, каймакта шактый сәер фикерләр ишетергә туры килә; “Әлбәттә, аның төп темасы — мәхәббәт», «Шул мәхәббәт лирикасыннан да ары үсә алмаячак ул...» Шушы ук фикерләр матбугат битләрендә дә күренгәләде.
Әйе. нәкъ шулай: мәхәббәт лирикасына кадәр үсә алу турында түгел, «мәхәббәт лирикасыннан ары үсә алмау» хакында сүз барды.
.Хәзер, менә шушы мәлдә бөтен җир ша-рында ничә кешенең алдында ачык шигырь китабы икән? Кемнәр, кайсы битен ачты икән ул китапның? Галәмдәге йөзләгән спутниклардан шуны тикшереп карыйсы иде дә процентлап исәпләп чыгарасы иде... Хәер, бу исәпләүләрнең мәхәббәт лирикасы файдасына булачагына шикләнергә дә кирәкмидер.
Шулай да. мәхәббәт лирикасына карата сәер мөнәсәбәт бар. Димәк, шагыйрь Рәдиф Гатауллинның «Мәҗнүн премиясенә тәкъдим ителгән кандидатурасын» һичшиксез якларга кирәк.
Башладык.
Гадәттә. «Фәлән шагыйрь фәләненче елларда поэзиягә килде», дип әйтелә. Димәк, логика таләп иткәнчә, килгән елы булгач, аның поэзиядә яшәгән, эшләгән һәм. ниһаять, киткән елы да булырга тиеш. Ләкин .фәлән шагыйрь фәләненче елны поэзиядән китте», дигән сүзләрне укыганыбыз да, ишеткәнебез дә юк Поэзиягә килә алган кеше китә алмый. Поэзиягә гомерең буена, бер туктамыйча килергә генә мөмкин.
' Гатауллин Рәдиф йөрәк сөйли Казан Та тарстап китап нәшрияты. 1982.
Шуңа күрә, «шагыйрь Рәдиф Гатауллин поэзиягә 60 нчы елларда килә башлады»,— дип сүзгә керешү дөресрәк булыр.
һәр уңышлы шигырь — поэзиягә килү.
һәр уңышсыз шигырь... Хәер, шигырьнең уңышсыэы булмый.
Гомерең буена поэзиягә килә алу — иҗади бәхет. Бу бәхет — барлык бәхетләргә бәхет.
Көрәш мәйданында шагыйрьнең әһәмиятен, гражданин буларак кыйбласын, иманын аңлау өчен иң элек аның интим хисләрен аңларга кирәктер. Тагын да төгәлрәк әйткәндә. шагыйрьнең җиһанга, яшәешкә, социаль халәткә карага мөнәсәбәте иң әүвәле мәхәббәт лирикасында тамырлана Мәхәббәттән башка нәфрәт барлыкка килә алмый. Мәхәббәт — беренчел. Шигъри сүз сокланудан, гаҗәпләнүдән һәм, ниһаять, яратудан ярала түгелме соң?
Күңел түрендә, бәгырь үзәгендә яралган саф хис, нәфис хис. гүзәл хис... Нигә соң кеше аны шунда — үз җанында гына яшереп сакламый? Нигә ул аны кәгазьгә төшерергә. кешегә ишеттерергә, китаплар итеп дөньяга чыгарырга һәм хәтта сәхнәләргә чыгып укырга җөрьәт итә соң? Саф хисләренә хыянәт итү түгелме соң бу? Күңелнең серләр пәрдәсен ачарга нинди көч, нинди хикмәт мәҗбүр итә шагыйрьне?
«Аллага шөкер, мәхәббәт — һәркемнең Яшерен эше» — шагыйрьнең әнә шул яшерен хисләре турында язганнарын укыганда без һич тә чит кеше хатын ачып укыган сыман уңайсызлану, оялу кичермибез ләбаса! Киресенчә, шул ук тойгылар кайнарлыгыннан үзебез дә кабынабыз, үкенәбез. борчылабыз, куанабыз... Серләр пәр-дәсен ачуның хикмәте нәкъ менә шундадыр, күрәсең: укучының, тыңлаучының рухиятенә, хиссиятенә карата булган ышанычтадыр ул. Шул ышаныч булмаса, кешелекнең бөек сәнгать үрнәкләре, җан кергән мәрмәр сыннарга, тере төсләргә күчкән полотноларга, утлы сулыштан кабынган сүзләргә әверелмичә, һәр талант иясенең күңел түрендә генә яшәп, дөньядан китеп барыр иде
Менә өч шигырь. Өч мәхәббәт шигыре. Яшерен хисләр яшерен өмет, яшерен яну. «Ког сии мине» (К Симонов), «Юксыну» (С Хәким), «Фатыймам» (М Әмир), һәрберсе бер йөрәктән чыккан бу гаҗәеп дәрәҗәдәге ихлас, моңлы сүзләр меңләгән авторлы җырларга әверелгән Меңләгән автор — меңләгән ышаныч, меңләгән өмет, меңләгән моң. Иң катгый приказлардан, иң ныклы бастионнардан көчлерәк сүзләр «Ура!» авазыдай канагландыргыч, кодрәтле сүзләр. Гражданлык вазифасы әнә шунда «Ирләр булыйк!» шигырен мин нәкъ шул исемлектә санар идем.
Кеше гомере дөньяга нечкә җеп белән генә бгйләп куелган, диләр. Бу дәрес икән, ул җепнең ныклыгы аңа мәхәббәтнең күпме үрелүенә бәйле.
Күптән түгел генә Башкортстан китап нәшрияты гаять кызыклы бер китап чыгарды. «Мәхәббәт китабы» дип атала ул. Анда Башкортстан шагыйрьләренең мәхәббәт турында язылган иң әйбәт шигырьләре тупланган. Гаҗәеп китап! Әгәр дә дәньяда шигъри сүз туган көннән алып бүгенгегә кадәр иҗат ителгән мәхәббәт шигырьләрен бергә җыйсаң, нинди бөек дәреслек барлыкка килер иде Кешелекнең күңел тарихы дәреслеге Әйтик, Борынгы заман Күңел тарихы. Яңа заман Күңел тарихы. СССР халыклары Күңел тарихы. .
Бәлки, бу дәреслекләр тикшерелгән, төгәл мәгълүматлар белән эш итүче кайбер фәнни чыганакларга караганда көчлерәк тә, гыйбрәтлерәк гә булыр иде
Бүгенге чорда. бүгенге йөрәкләрдә яңарган иске мәхәббәт татар совет поэзиясенең бүгенге вәкиле Рәдиф Гатауллин шигырьләрендә аерата яңа көч. яңа талпыныш белән яңгырый алган икән, бу — шагыйрьнең иҗади бәхете
Сөю һәм романтика... Мостай ага Кәримнең бер шигырендә шундый юл бар «Сөю сүнсә, кеше үлә» Кешенең күңел тарихы тәҗрибәсеннән, газаплы тәҗрибәдән чыгып әйтелгән гаять тирән сүзләр . Гомер җебенең ныклыгы мәхәббәткә
Сибгат Хәкимнең Рәдиф Гатауллин иҗаты турында әйткән фикерләре искә төшә «Яңа утраулар—шигырь утраулары эзли яшь шагыйрь Каядыр ерак сәяхәтләргә, ерак диңгезләргә омтылу гомумән аның иҗатына хас сыйфат Поэзия утраулары, мәхәббәт утраулары дияр идем мин аларны. Аларда — яшьлек романтикасы, мәхәббәт романтикасы Шигырьгә канатлар кирәк, ялкын, хис кирәк, ул югарыга. яктыга омтылсын. Шигырьнең табигате, рухы шундый. Ләкин нигезе тормышта.. Җырга җыр кирәк, якты кирәк, зур омтылышлар, янулар кирәк. Рәдиф Гатауллин- ның шигырьләренең характерын күз алдында тотып, мин өстәп Такташча романтика дияр идем... Романтикага канатларны тормыш үзс куйсын, шул канатлар күтәрә шигырьне»
Рәдиф Гатауллин поэзиясендә заман яшь кешесенең гаять киеренке кичерешләр белән кайнап горган күңеле бик күп төрле яклары белән чагылыш тапты. Нинди булып күз алдына килә соң ул яшь кеше!
Үзенең бөтен табигате белән бунтарь, һәм халкы алдында үзен җаваплы тойган көрәшче шәхес ул. Дөньядагы һәр авазны, һәр сулышны йөрәгенә гаять якын кабул итә торган шәхес мәхәббәте һәм нәфрәте белән көчле, горур шәхес Ул яшь кеше үзенең нинди катлаулы заманда. потенциаль катаклизмнар һәр адымда сагалап торган чорда яшәгәнлеген бик яхшы аңлый, кисәтә, чаң кага, көрәшергә чакыра.
Шагыйрьнең барлык шигырьләрен рәттән укып чыкканда бу яшь кеше образы— замандашыбыз образы тагын да калкурак булып күренә. Хәтта ул шигырьләрне һәм поэмаларны әнә шул замандашыбызның көнделеге яки чордашларына атап язган хатлары итеп тә аңлатырга була. Ул яшь кеше кайда гына булмасын — туган авылы Марстамы, яки Ык буйларындамы, Уфада яки Казандамы, яисә Лондонда һәм Париждамы — Тукайлардан калган җитди миссиясен аңлаган хәлдә һәр күренешкә карага үзенең шигъри хөкемен чыгара һәм мәхәббәте яки нәфрәте хакында ачыктан- ачык сөйләр өчен гражданлык трибунасына күтәрелә.
Шуңа күрә, бу кешенең кичерешләрен «мәхәббәт лирикасы» дип кенә атау бик аз. әлбәттә.
Әйе. Хәсән Туфан әйткәнчә, шигъриятнең ике канаты да ныклы булырга тиеш — мәхәббәт һәм нәфрәт канатлары
Бу бунтарь рух шагыйрьдә аның рухи укытучылары Такташ, Байрон йогынтысында тәрбияләнгән
Рәдиф Гатауллин, гомумән, зур шигъри мәктәп үткән, бөтендөнья классикасын тирәнтен белгән шагыйрь Шуңа күрә шигырьләрдә до «бөек исемнәр» вакыты-ва- кыты белән күбәебрәк китә Ләкин бу, русча әйткәндә, «литературщина» булып яңгырамый. Күңелне борчыган сорауларга җавап эзләгәндә, бәхәсләшкәндә, киңәшкәндә шагыйрь аларга мөрәҗәгать итә. Дөрес, әдәби зәвыгың тиешле югарылыкта булмаганда, исемнәр белән мавыгуның чыннан да «литературщина»га китерүе бик мөмкин. Ләкин Р. Гатауллинга интеллектуаль ориентация ярдәм итә, һәм ул «бөек исемнәр» шагыйрь өчен абындыргыч каршылыкка түгел, үзенчә бер маякка, уй һәм кичереш объектына әверелә.
Форма үзенчәлеге, әлбәттә, фикер үзенчәлегеннән килә. Р Гатауллинның саф һәм иркен яңгырашлы шигырь формасына укучы инде күптән күнекте, ияләште, яратып өлгерде М. Светлов әйтмешли, гел бер үк калып «иждевениесендә» яшәүче шагыйрьләр до бар Рәдиф Гатауллин үзенең шигъри формасын эзләгәндә Назыйм Хикмәткә таянды бугай. Аның кырык шигырьдән торган «Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы әнә шул хакта сөйли. Бу шигырьләрнең ритмик яктан иркен сулышлы булулары һич тә йөгәнсеэлектән түгел. Ритмик иркенлек барыбер шигъри төзелеш кануннарының төгәл үгәлешен таләп ите. Ритмик иркенлек фикер, хис иркенлеген тәэмин итә. Р. Гатауплинның «Ирләр булыйк!» исемле китабына язган кереш сүздә Әхсән Баянов болай дигән иде: «һәр шагыйрь кебек үк. Рәдиф Гатауллин да һаман үзгәрә. Шигырьләрнең стиле, тематикасы төрлеләнә. Гражданлык тойгылары, интереслар һәм фикерләр, элеккечә үтә күренмәле булу белән бергә, инде кат-лаулырак һәм тирәнрәк тәҗрибәләрне сиздерәләр. Иң кыйммәтлесе — чәчелгән фикерләр бөтенлеккә кайталар».
Әйе. Рәдиф Гатауплинның әдәби герое шагыйрь белән бергә шигъри дөньяга аяк басты, гашыйк булды, ялгышты, эзләде Югалтты, тапты... һәрдаим якты идеалларга омтылган йөрәге аны ерак юлларга алып китте, чыныктырды, ир итте, һәм бүген инде ул — гомер уртасында. . «Гөл керфеге тибрәнүгә мөкиббән» гашыйк малай инде ир булды. Ләкин сынаулар тукталмый икән, алар туктаусыз дәвам итә икән. «Гашыйк малай» инде үз буыны өчен
генә түгел, үзеннән соң килгән буыннар өчен дә җавап тота.
Югыйсә, бу яшьтә инде тәҗрибә дә җитәрлек, дусларның һәм дошманнарның кем икәнлеге дә ачык, максатлар да тә- гаен билгеле сыман Ләкин йөрәк һаман эзләнә... Димәк, табигый ки, тагын югалтулар, ялгышлар да һәм ачыш-табышлар да булачак. Яңа ялгышлар, яңа табышлар... Романтиканың табигате шундый. Без дә шагыйрь белән бергә ялгышлар өчен үкенәчәкбез, табышлар өчен сөенәчәкбез
Рәдиф Гатауллин шигъриятен, хисләренең сафлыгын һәм давыллы булуын күздә тотып, «ак буранда туган шигърият- дип әйтергә мөмкин булыр иде.
Якты талант кешеләргә һәрвакыт шатлык китерә. Синең белән бер үк чорда яшәүче якты күңелле, дөньяга муеннан гашыйк кешеләрнең яшәвен тоюдан да зуррак тагын нинди куаныч булсын!