Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӘЙНИ ШАҺИМОРАТОВНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ


айми Шаһиморатов (Ш. Зәйни) — театр һәм драматургиябез тарихында мәгълүм эз калдырган әдипләрнең берсе. Аның зур гыйбрәт һәм эстетик ләззәт бирүче пьесалары нигезендә куелган спектакльләрне тамашачы яхшы хәтерли.
Ш. Зәйни уз иҗатына һәрвакыт зур җаваплылык белән карады, әсәрендә чагылдырачак тормышны җентекләп, бетен нечкәлекләренә кадәр әйрәнен, белеп язды. Шуңа күрә аның «Таң җыры». «Гембәэ асты серләре», «Раушан», «Уеннан уймак», «Хәят», «Йосыф-Зөләйха», «Энҗе бертекләре», «Тугыз гашыйк». «Хәзрәт үгетләргә килде» әсәрләре тормышчан эчтәлекләре, табигый агышлары белән үзенчәлекле.
Драматургның беренче иҗат тәҗрибәләре 1935—36 елларда Татар театр техникумын тәмамлап республика Халык иҗаты йортында эшли башлаган чакларыннан ук башлана. Зәйни Шаһиморатов тамашачыларны җәлеп итәрлек скетчлар, бер пәрдәлек пьесалар, үткен һәм тапкыр телле эпиграммалар, шулай ук курчак театры ечен пьесалар да яза. Аның 1937—38 елларда татар халык әкиятләре нигезендә язган «Шүрәле» исемле драма-балладасын Казан курчак театры зур уңыш белән сәхнәгә куя һәм бу спектакльне нәни тамашачылар яратып, бик кызыксынып карыйлар. Балаларга олы шатлык бирүче бу тер иҗат эшчәнлеген дәвам иттереп, ул «Мәч-мәчин» һәм «Айтуган» исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казанда гына түгел, Башкортстанда, Уфа курчак театрында да зур уңыш белән бара. Сугыштан соң да Ш. Зәйни Курчак театры белән иҗат дуслыгын өзми Бөек Ватан сугышында гитлерчы фашистларга каршы героик керешләрен чагылдырган «Кечкенә партизаннар» исемле драматик балладасын яза.
Зәйни Шаһиморатов үзе дә кыска сроклы пехота училищесын тәмамлаганнан соң, ут сызыгына баса, Мәскәү янындагы. Калинин фронтындагы аяусыз сугышларда катнаша. Сталинград оборонасында да, Курск дугасында да, шулай ук Польша, Чехословакия, Австрия халыкларын илбасарлардан азат итү һәм Берлинны алу әчеч барган сугышларда да үэ-үэен аямый керәшә
...Сугышка кадәр үк, әле театр техникумында укыган чагында ук Зәйни Шаһи- моратовны яхшы белә идем. Сугышта, һич көтмәгәндә, 1944 елны кабат күрешү бик күңелле булды. Фронтта күргәннәр, баштан кичкән хәлләр, туган яктан килгән хәбәрләр турында сөйләшеп утырдык. Аның фронтта фашист өерләренә каршы барган авыр сугышларда күрсәткән батырлыклары, берничә тапкыр үлем куркынычы кичерел тә, үзенең тапкырлыгы, кыюлыгы аркасында гына исән калуы шатландырды мине. Зәйни Шаһиморатов безнең янга — «Ватан намусы өчен» исеме белән чыгарыла торган фронт газетасының татар редакциясенә килергә теләген белдерде. Фронт редакциясе шартларында кече лейтенант Зәйни Шаһиморатов үзен кыю солдат та, эшен яхшы белеп, төгәл башкаручы журналист та итеп күрсәтте.
Сугыш тәмамлангач, безнең редакция бер елдан артык Австриянең башкаласы Вена шәһәрендә эшләде. Зәйни Шаһиморатов Вена театрларына, концерт залларына йерде, ул кызыксынмаган бернинди матурлык, бернинди сәнгать әсәре юк иде диярлек. Шул кызыксыну аны Моцарт яшәгән, «Фигароның ейләнүе» кебек атаклы әсәрләрен язган йортка да, гүзәллеге белән барлык кешеләрне әсир иткән Вена урманнарына, зәңгәр Дунай буйларына да алып барды Зәйни Шаһиморатов сәнгатьне, гомумән олы талантлар иҗат иткән гүзәл әсәрләрне яратуы белән бергә табигать матурлыгына да гашыйк иде. Шушы мәхәббәт аны зур иҗатка рухландырды
Бетен гомерен Социалистик Ватаныбызның үсешенә, ныгуына, иминлегенә багышлаган, беек Ленин идеяләрен тормышка ашыру ечен армый-талмый керәш алып барган каләмдәш дустыбыз бүген инде безнең арабызда юк Әмма безгә, халкыбызга кадерле мирас булып калган, ул озак еллар буе үзене хас тырышлык, җентеклелек. җаваплылык белән иҗат иткән әсәрләре бар
Зәйни Шаһиморатовның әдәби мирасын булдыру, аның әсәрләрен дөньяга чыгару безнең зур бурычыбыз булып кала