ЮЛ КЕШЕСЕ-ЮЛДА
оезд шәһәргә якыная башлагач, һәркемнең күзе зышта булды. Менә Займище тукталышына җитеп киләбез, тиздән Казан да күренер. Уң якта— футбол кырыдай тигез, якты Идел, җиргә чүккән Ослан таулары, сулда кара-яшел чыршы урманы, карга чумган дача өйләре, юл читендәге челтәрле тимер баганаларның берәм-берәм артка шуышулары күренә. Тукталышны үткәч, тимер-бетон корылмаларга җитәрәк, урыннарыбыздан кубып, тәрәзәгә капландык. Идел аша салыначак яңа олы юл күперенең субайларын барыбызның да күрәсе килә иде. Бигрәк тә командировкага килүче юлдашыбыз кызыксынып, гаҗәпләнгән сыман әйтеп куйды:
— Сала да башлаганнар икән инде1
Эшләнгән эш ул гынамы соң, дигәндәй, тәрәзә янында утырган ханым:
— Иделдә күпме ком юдырганнарын күрсәгез икән!— диде.
Купедагы дүртенче юлдашыбыз аңлатыл бирде.
— Суның тирән урынына җиткәнче, ком өйдерәләр бит, күпер шуннан гына башлана,— дияргә ашыкты ул.
— Ә бусы нинди баганалар соң?
— Путепровод булачак ул. Өстеннән машиналар чаба, астан — поездлар.
Булачак юл үткәргеч астыннан поезд, күл булса, бер-ик-э минут узып киткәндер, ә шул турыдагы сүз Юдино станциясенә килеп җиткәнче сузылды. Мин шушы төзелештә эшләүче Факия ханым Хәбированы белә идем. Юлдашларыма аның турында да сөйләргә теләдем, ләкин вакыт аз калды. Аннан соң кайтып җитү, төшәргә җыену ыгы-зыгысында сүзнең кадерен дә җибәрәсем килмәде. Аның тормышы аерым утырып сөйләшерлек, кызык та, гыйбрәтле дә, шуның белән бергә, һәрбер совет кешесенә хас булганча, гадәти дә.
һәрбер чрр үзенең проблемаларын, яңалыгын, темпын алып килә. Бәек Ватан сугышыннан соңгы чорны гына искә төшерик. Кешеләрнең ул вакыттагы омтылышын аңлау кыен түгел. Шундый зур афәтне кичергән халкыбыз тормышны аеруча бер нечкә хис белән кадерли белә иде. Тыныч тормышка сусаган кешеләр аерым бер дәрт белән үҗәтләнеп, илебезне аякка бастырырга керештеләр. Илленче еллар башында Бөек Идел каскадын тезү башланды. Аның бер өлеше — Казан шәһәрен судан саклау корылмалары булып, бишьеллыкның төп бурычларыннан санала иде. Казан шәһәре биш диңгез порты дип аталды. Казанка елгасының яңа юлы, бетонга төрелгән яр буйлары, яңа порт корылмалары турында радио һөм газеталар гел сөйләп, язып тордылар. Яшьләрне бөек төзелешләргә өндәгән очерклар, яңа җырлар, хикәяләр иҗат ителде.
Менә шушы күтәренкэлек Актаныш районы «Игенче» колхозы кызы Факияне дә Казанга алып килде. Эшен ул бик гадидән, җир казудан башлады. Казанка елгасының булачак яңа ярыннан шәһәр тирәли биек вал өелергә тиеш иде. Күбесенчә үзе кебек авыллардан килгән кызлар белән бергә Факияне шунда җибәрделәр. Иптәшләре аның чаялыгын, өлгергәнлеген, ярдәмчеллеген бик тиз күреп алдылар. Аның белән дус булырга теләүчеләрнең тагын бер сәбәбе бар иде — Факия җырларга ярата, тавышы моңлы, матур. Тальян гармун — яннарында. Гармунчы да ялындырып тормый, ял итәргә утырдылармы, туган ягының моңы-сагышы тулы күңеле белән Факия җыр башлап җибәрә.
П
Озакламый Казанга Мәскәү трестының алтынчы күпер тезүчеләр отряды килеп теше Дамбалар, насос станцияләре кебек инженерлык корылмалары белән бергә Казанне елгасында күперләр дә салырга кирәк була. Җитмәсә, шәһәр үзәген Ленин районы белән тоташтыручы Кремль янындагы күперне иң кыска срокта 1956 елның беренче маена салып бетерү бурычы куелган. Отрядка эшчеләр туплаганда, күпер тезү эшенә шәһәрне судан саклау оешмаларыннан да кешеләр җибәрәләр. Егерме кешелек бетончылар бригадасы оештырып, Факия дә шунда килә.
Ул вакыттагы техниканы күз алдына китерсәк, шактый авыр һәм зур күләмдәге эш була бу. Үзебезнең квндәлек мәшәкатьләребез белән без' хәзер бу күперне хәтта күрмибээ дә кебек. Аңар күпме квч куелганын уйлаганыбыз, карлы бураннарда. кышкы ачы салкыннарда эшләгән кешеләрне бер генә тапкыр булса да күз алдына китергәнебез дә юктыр. Алар бит — хөкүмәтебез куйган бурычны намус белән үтәп, ничәмә-ничә буынга җитәрлек менә дигән истәлек калдырган кешеләр.
Моннан байтак еллар элек, Рига шәһәренә беренче баруымда, балалар журналы «Берниба»ның әдәби хезмәткәре Юлия ханым Авексис мине истәлекле урыннар белән таныштырып йөргән идэ. Менә бу — Петр I утырткан агач. Ул йортны фәләненче йөздә фәлән архитектор эшләткән, Туганнар каберлегендәге яшь имәннәр латыш халкының кеч-куәтеиә ишарә дип сөйли-сөйли, борынгы шәһәр буйлап ул мине бик озак йәртте. Шул чагында Рига турында кырык кына бер легенда да сөйләгән иде. Даугава елгасындагы бер утрауда Дәү Кристя дигән кеше яшәгән, имеш. Бер тәнне бала елаган тавышка уянып киткән бу. Чыгып караса, ишеге төбендә яшь бала ташлап калдырганнар. Кристя, баланы кызганып, җылы урынына кертеп салган, озакламый үзе дә йоклап киткән. Иртән торса . бала урынында бер өем алтын ятканын күргән, ди. Кристя шул алтынга Даугаваның диңгезгә койган җирендә шәһәр салдыра .башлаган, ләкин салдырып бетерә алмаган, үлеп киткән. Менә шуннан башлап, ел саен килә дә икән ул, шәһәрне салып бетердегезме әле, дип сорый икән. Аңар, юк, дип җавап бирәләр ди. Әгәр шәһәр салынып бетсә, Кристя аны су төбенә алып төшәчәк, имеш.
Легенда легенда инде ул. Тик аның чынлыкка туры килгән ягы да бар. Ченки
— Без үзебезнэң шәһәребезне бик яратабыз Аның турындагы кечкенә генә истәлекне дә кадерләп саклыйбыз. Ял көннәрендә мин улым белән шәһәргә чыгам да, менә сезнең белән йергән кебек, аңар барын да сөйлим. Кечкенә чагымда мине етием шулай йөртә иде—дигән иде Авексис ханым.
Яратуын без дә үзебезнең Казаныбызны яратабыз, тик менә ригалылар кебек кадерләп тоту гына җитми кебек. Без дә урамнарыбыэның, андагы йортларның тарихын балаларыбызга, оныкларыбызга күбрәк сөйләсәк, шәһәребездә пычрак ишегал- лары, каерылган рәшәткәләр, лампочкалары ватылган электр баганалары булмас иде, мегаен.
Шулай да сүзебез Факия һәм күперләр турында бит әле.
Казанка күперен салган вакытта алтынчы мостотрядка килеп кушылган Факия, 1979 елда туган ягына яңадан өйләнеп кайтканчы, гомеренең иң күп өлешен шушы коллектив белән үткәрә. Шунда ул һөнәргә өйрәнә, чын дусларын шунда таба, олы бәхетнең ни икәнен шунда белә Соңыннан, шактый еллар үткәч, трестның 25 еллыгына чыгарылган кечкенә брошюрада аның турында менә мондый юллар бар «...бу вакытта мостотрядның төрле милләттән торган дус гаиләсенә татарлардан да зур коллектив килеп кушылды. Алар соңыннан Рыбинск һәм Ярославль күперләрен салганда да бәя биреп бетермәслек зур хезмәт күрсәттеләр.. Аларның бер өлеше соңыннан башка төзелешләргә китте. Яхшы күңелле кеше, арматура эшләренең менә диген остасы, дистәдән артык арматурачьПтврның укытучысы, ничәмә-ничә тонна арматура корычыннан катлаулы конструкцияләр ясаучы, РСФСРның атказанган тезүчесе Факия Ислама алиевна Хәбироса исә алтынчы мостотряд коллективыннан аерылып китмәде».
Ул вакытлар турында сөйләшеп утырганда, Фәниянең: «Кадерле генә булып йөрдем шул үзеМ до»,— дип әйткәне бар. Тик менә шундый кадср-хөрмәткә ирешкәнче. Факия Исламгалиеәнега эштә үзен күрсәтергә, берничә төрле һөнәрне, кешеләр бе
шәһәр елдан-ел яңара, зурая, чыннан да аны салынып бетте инде бу, дип берничек
тә әйтеп булмый. Тик бер генә нәрсә үзгәрми — ригалыларның шәһәрләрен ярату хисе һәм аны чиста итеп тоту гадәте.
лән эшләү осталыгын үзләштерергә кирәк була. Аның йөргән юлларына карап кына да илебез үзәгенең географиясен өйрәнергә мөмкин булыр иде; Казан, Рыбинск, Ярославль, Кострома, Кимры. Рязань...
Ул үткән юлларда челтәрле күперләр, бетонга төрелгән яр буйлары, киң дамбалар, нык буалар, юл үткәргечләр төзелеп калган.
Факиянең әтисе Исламгали солдат, фронттан кайткач, казылып-актарылып яткан иген кырлары, кое сиртмәләре генә тырпаеп утырган өйсез авыл урыннары, җимерелгән шәһәрләр, шартлатылган күперләр турында әрнеп сөйли торган булган. Сугышларда йөреп алҗыган карт солдат бу җирләрнең озакламый аякка басуына, кеше яшәрлек хәлгә килүенә шикләнеп тә караган. Ата ул чагында кызының зур тезелешләрдә эшләячәген күз алдына да китерә алмаган. Чөнки әле ул еллар — Факиянең колхозларында печән чабып, иген үстереп, урман кисеп йөргән чагы. Кызның илгизәрлеге әтисенең әнә шул кайгылы хикәятләрен тыңлаган елларда тугандыр, бәлки.
• — Бер җирдә эшне түгәрәкли башлауга, яңа урынга барасы килеп, атлыгып тора идем,— дип сөйли ул.
Юл төзүче, күпер салучы, электр манараларын монтажлаучы, нефть бораулаучы, геолог кебек һөнәр ияләренең холкын аңлау шактый кыен. Уртак тормышта җайлы гына эш таба алмаслык кешеләрмени?! Юк бит. олыгаеп чәчләре агара башлаганда да романтик җанлы булып калган, үз эшләренә фанатикларча бирелгән кешеләр алар. Коллективлык, дуслык көче аларда аеруча зур.
Факиянең инде оныклары үсеп килә. Шулай да бергә гомер иткән коллективы белән араны өзми, гел хәбәрләшеп, күрешеп тора. Шулай бер көнне, бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләшеп утырганда, кинәт исенә төшерде, ахры, иреннәй:
— Иртәгә билеткә барасыңны онытмадыңмы? — дип сорап куйды.
— Сәфәргә җыенасыңмы әллә?— дим.
— Котдүсның ялы башлана. Ярославльгә барып кайтырга кирәк, дустыбыз авырып киткән.
Факиянең «кадер» сүзенә салынган мәгънәне дә үзенчә аңларга кирәк. Элек- электән иң җаваплы эшне тапшырсалар, ул аңа хөрмәт итү дип караган. Бердәнбер кызлары Флүсә Казанда урнашып, гаиләсе ишәеп киткәч, яшьләргә булышмыйча ярамый, эшләгәндә балалар үстерү җиңел түгел дип, әти белән әни кеше туган якка кайтып төпләнәләр. Ә бит Факияне Мәскәүнең үзенә чакырып торган чаклары да
Башкалабызны күрмәгән һәм аның метроларында йөрмәгән кешеләр аздыр. «Спортивная» станциясен үтеп, Ленин тауларына барганда, җир астыннан килгән поезд кинәт кенә якты дөньяга атылып чыга да күз алдына бик матур панорама ачылып китә. Мәскәү елгасының бер ягында Лужники спорт комплексын, каршы ярда мәскәүлеләрнең яратып ял итә торган җире — Измайлово паркын күреп каласың.
Менә шушы метро күперен Бөтенсоюз удар төзелеше дип игълан итеп 1958 елда сала башлыйлар. Илебезнең төрле җирләреннән күпләп-күпләп эшче көчләр килә башлый Иң яхшы һәм тәҗрибәле эшче буларак, Факия Хәбированы да Рыбинскидан, вакытлыча, әнә шул төзелешкә җибәрәләр. Төзелеш башлауның беренче кыенлыклары биредә дә булмый калмый, әлбәттә, аңлашылмаулар да чыгып куя. Килгәненә ничә көн инде, Факиянең эшкә тотынганы юк әле. Алтындай кадерле вакытның әрәмгә үтүе кызның эчен пошыра. Гомерендә бер генә сәгать тик утыруны да белмәгән бишенче разрядлы арматурчы эшсезлектән җанын кая куярга белмичә, җитәкчеләр янына керә.
— Я миңа эш бирегез, я кайтарып җибәрегез. Тик торганга эш хакы алып ятасым килми,— ди ул.
Кызның кулына сызым тоттыралар, ярдәмгә өч кеше бирәләр дә тротуар блоклары ясарга җибәрәләр. Хәзер инде ул бик гади эш санала, элек кыен булган. Тәҗрибәле Факиянең исә куллары җитез йөргән. Иптәшләрен өйрәткән, ә үзе, алар берне ясаганчы, оч арматура бәйләп куярга өлгерә икән. Бурычны алар бик яхшы итеп үтәп чыгалар. Смена ахырында прораб — бригадирын алып килеп:
— Менә кара, конструкцияләрне ничек ясарга кирәклеген алардан өйрән,— дип күрсәтмә биргән.
Әгәр күз карашы сөйкемле булмаса, ихтыяр көчен күрсәтел торучы нык кысылган иреннәр, чокырлы ияк аны шактый кырыс итәр иде Түгәрәк нәфис йөзенә җылы ♦ нур бөркүче шомырт кара күзләр шул кырыслыкны җуя да куя. Кызның туры сүзен < дә, гаделлегенә күрә, җиңел үткәреп җибәрәләр. Бәхәсләшеп тору да юк, ни кушса, —' шуңа ризалар. *
Нәкъ шул көннәрдә утыртма баганаларга аркылы ныгытмалар кую башлана. Моны _ җиңел эштән саныйлар, акча да аз төшә. Шушы бурыч тапшырылган бригада аннан У баш тарта. Операцияне Факия бригадасына тәкъдим итәләр
— Барабызмы?— ди бригадир, эш шартларын яшермичә.
— Барабыз,— диләр егетләр.— Кемгә дә булса эшләргә кирәктер бит инде аны. 5 Бригаданы каршы алган участок начальнигы:
— Кайсыгыз бригадир?— дип сорый. *
Егетләр дәшми генә Факиягә карыйлар. <
— Бригадирыгыз килмәдемени?—дип кабатлый начальник.
Шуннан соң Хөбирова җавап бирә. X
— Мин бригадир.
Әзмәвердәй егетләр арасыннан каршысына какча гәүдәле яшь кыз чыгып баскач, х начальник аптырап кала: —
— Мондый эштә хатыннар да эшлимени? <з
а
— Ничек кенә әле,— диләр егетләр, бригадирларының дәрәҗәсен яклап. х
Шул елны оештыру сәләте зур булган бригадирны, башкалабызның үзәгендә
яхшы квартира тәкъдим итеп, эшкә калырга өндиләр Мәскәүдә яшәргә кем генә т- кыэыкмас икән. Аның һәр мәйданы, урамы, һәйкәлләре, йортлары — гомерең буе укып туймаслык кызыклы тарихи китап кебек. Ул театрлар, ул музейлар! Киноларның иң яңалары башлап Мәскәүдә күрсәтелә, үэебезнекеләр генә түгел, дөньяның атаклы җырчыларын шунда тыңларга мөмкин. Ә рәсем күргәзмәләре, бакчалар, парклар... Әмма Факия, башкала тормышы никадәр мавыктырса да, иптәшләрен сагынып, биредәге эше төгәлләнгәч, Рыбинскига кире кайта.
Озакламый Хәбированы'бригадир итеп куялар. Утыз кешелек бригаданың күбесе— ирләр. Утызында — утыз терпе холык. Шулай да чибәр һәм гадәттән тыш инсафлы, уңган һәм таләпчән кызның иркенә алар бик теләп буйсыналар Факиянең ул чактагы рәсемен күрсәм, Такташның «үзе усал, үзе сөйкемле» Алсуын искә төшерәм.
Шулай да ул метро күперен салган егетләр белән очраша әле. 1972 елда Мәскәү трестының алтынчы отрядын 25 еллык намуслы хезмәте һәм күпер салуда күп яңалыклар кулланганы өчен Почет билгесе ордены белән бүләклиләр. Юбилярны котлау өчен башкаланың Вахтангов театрына трестның барлык отрядларыннан киләләр. Фойеда киенгән-ясанган, күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле төзүчеләр таныш- белешаөрен очратып, кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашып, салмак кына сөйләшеп йәрилор. Заманча киенгән шау-шулы яшьләр үзләре тәркем-тәркем булып оешканнар. Фокияне белгән кешеләр бер-берсеннән сорашалар
— Хөбирооаны күрмәдегезме?
— Фая Исламгалиевна килмәде микәнни?
— Мондый җирләрдән бер дә калмый ида бит...
Бу минутларда Факия Хөбирова, үзенә бер тыныч урын табып, тантанада сөйләячәк чыгышын кабатлый. Нәкъ шушы сәгатьләрдә Ярославльдә вакытыннан алда салынып беткән күперне файдалануга тапшыру тантанасы барганын да белә ул. «Ал тасманы кисеп җибәргәннәрдер инде. Иптәшләре утырган автобуслар, машиналар оркестр һәм җыр белән үзләренең яңа күперләреннән үткәннәрдер . » Күңолсң белән әнә шунда булганда, ничек итеп тыныч кына сөйләргә мөмкин?! Җитмәсә, гади чыгыш кынамы әле. Әнә шул олы уңыш турында иптәшләре исеменнән бетен трест алдында раперт биргән кебек бит ул.
Факиягә өченче кешо итеп сүз бирәләр Күкрәгенә РСФСРның атказанган төзүчесе һәм В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Хезмәттер батырлык өчен модален кадаган яшь, чая хатын трибунага чыгып басуга, зал шаулатып кул чаба.
Андый бәхетле минутлары күп Хәбированың Шулай бер көнне Факия ханымның дистеден артык мактау грамоталарын. Коммунистик хезмәт бригадасы членлыгына һәм
Ярославль шәһәр советы депутатлыгына карата, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә катнашуы уңаеннан бирелгән, хезмәт ветераны булуын раслаган таныклыкларын, транспорт төзелеше министрлыгы коллегиясе һәм тимер юл транспорты эшчеләренең профсоюзлар Үзәк Комитеты тарафыннан 1970 елда бирелгән «РСФСР- ның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемнең дипломын, 1973, 1977 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләрен һәм башка истәлекле бүләкләрне карап утырдым. Болар — бер үк эштә бөтен көчен, тәҗрибәсен, тырышлыгын, белемен биреп эшләү нәтиҗәсе. Белем дигәннән, зирәк хатынның практик эштә алган тәҗрибәсе генә җитми инде хәзер. Төзелешләр туктаусыз катлаулана. Моннан егерме-егерме биш ел элек күзгә дә күренмәгән, колак ишетмәгән ысуллар ачылды. Алтынчы мост- отряд үзе генә дә бөтендөнья белгечләре үрнәк алырлык әллә никадәр яңалыклар уйлап табып, эштә куллана башлады. Моннан унбиш еллар элек күпернең аерым өлешләрен электр белән эретеп беркетәләр иде. Хәзер бу эш махсус җилем ярдәмендә .башкарыла. Ярославль һәм Кострома күперләре — нәкъ шулай «ябыштырып» салынган күперләр. Совет инженерлык практикасының соңгы еллардагы казанышларын файдаланып салынган Рыбинск күперенең рәсемен чит илләрдә басыла торган техник әдәбиятта да чыгардылар. Арматура сызымнарын аңлау өчен генә дә хәзер, ким дигәндә, урта техник белем сорала. Факия ханым да заман таләбеннән читтә калмый. Берничә тапкыр Мәскәүдә бригадирларның, мастерларның белемен күтәрү, квалификацияләрен камилләштерү курсларында укый.
1979 елда Хәбировлар гаиләсе Казанга күчеп килә. Факия яңа җиргә күчү мәшәкатьләренең беткәнен дә көтми, Саратов трестына караган өченче отрядка эшкә керә. Беренче елларында ул Хөсәен Ямашев проспектындагы һәм Оренбург трактындагы юл үткәргечләрне салуда катнаша. Унберенчг бишьеллык корылмаларының берсеннән саналучы Идел күперен төзү башлангач, шунда күчә.
Өченче отряд начальнигы Анатолий Павлович Курилов Хәбированы электән үк белә иде инде. Ул аны шатланып каршы ала һәм иң җаваплы участокка, тимер-бетон конструкцияләр хәзерләү цехына мастер итеп билгели. Хәзер Факия ханым балта осталаоы. бетончылар һәм арматурачылар бригадаларыннан торган 30—40 кешелек коллективның эше өчен җаваплы.
План буенча бирелгән бурыч, әлбәттә, җиңел булмый. Аларның базасы елга 350 кубометр тимер-бетон конструкцияләр эшләргә тиеш. Детальләрнең төрләре кайчагында утыздан дэ артып китә. Конвейерга салынган автоматик эш түгел, һәркай- сына иҗеди уйлану кирәк. Факия Хәбироза биредә дә тату, эшчән коллектив оештыра. Балта осталары бригадиры Виктор Алексеевич Дунин, арматурачылар бригадиры Валентина Георгиевна Акстина — аның иң зур ярдәмчеләре. Мастер үзе 1980 елдагы эш нәтиҗәләре өчен КПССның Казан шәһәре Мәскәү район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район башкарма комитеты тарафыннан «Районның иң яхшы мастеры» дигән мактаулы исемгә лаек дип табыла.
Йөзе җилдә, кояшта йөреп, көньякта ял итеп кайткан кешенекедәй каралган җиңел гәүдәле мастерның иртәнге эше цехларны карап йөрүдән башлана. Иң элек ул an-ак болытка күмелгән парландыру камерасына кагыла. Мондагы эш тимер-бетон конструкцияләрнең ныклыгын хәл итә. Лаборантларның хәле ничек икән? Аннан ерак түгел — арматур цехы. Чуен челтәрле күперләр өчен конструкцияләр ясау ифрат катлаулы. Бер күзен төшерсәң, челтәр дә сүтелеп китүчән, күпер салуда да шулай. Балта осталары яныннан да әйләнә мастер, һәркайсына җылы сүз әйтә, туктап, ки-ңәшләшеп тера. Кайчагында үзләрен аналарча әрләп тә алырга туры килә.
Бер көнне ял итеп утырганда эшчеләрдән берәү:
— Эшлисең, эшлисең, һаман акча җиткереп булмый,— дип зарланырга тотынды.
— Сиңа нәрсә җитми?— дип, иптәшләре аны кыздырып җибәрделәр.
— Машинага язылган идем лә._
Яннарына килеп туктаган мастер да егетнең сүзләрен тыңлап тора. Ул: -
— Акчаны аны биргәнең булса гына аласың, энем,— дип куйды.
— Ничек инде... биргәнең булса?
— Син укыдыңмы? Укыдың. Менә дигән квартирада яшисең. Эшкә министр кебек киенеп киләсең. Әлегә хәтле син хөкүмәттән аласың да аласың гына. Ә үзеңнең нәрсә биргәнең бар? Бер ел эшлим, дисеңме? Ул әле, энем, алган бурычларыңны түләү генә. Инде машиналы да буласың килә
— Әллә машина алу гаепме?
— Гаеп түгел, ал гына. Тик аңарчы маңгай тирең түгеп эшләргә кирәген онытма. Менә мин гомер буе эшләдем. Идел аша гына да дүрт күпер салдым, инде бишенчесен башлсдым. Иң зур байлыгым — шул минем, машиналарың бер якта торсын,— дидо Факия, улы шикелле итеп егетнең чәчен туздырып куйды, сүзем бетте дигәндәй урыныннан кузгалды.
Юк, бүген ул алар янына бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләшергә дип килгән иде бит. Бөтен җирдә экономияле эшләү турында суз бара. Газеталар көн дә шул турыда языл торалар. Идарәгә килдеңмо, аның турында сүз булмый калмый. База начальнигы Владимир Иванович Ролихның «Фая Исломгалиевна, резервлармы карагыз»,— дип искә төшермәгән коне юк. Бер уйласаң, барын да үлчәп, чамалап, норма белән тоталар югыйсә, цементны да, арматура чыбыкларын да, экономиялим дип проекттагыдан ким салып булмый. Алай да, чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, ди халык. Балга осталары әнә опалубка такталарыннан кат-кат файдаланырга тәкъдим керттеләр. Бетончылар да цементны суга чылатмый, җилгә чәчми саклап тоту чараларын күрергә булдылар. Арматура бәйләгән вакытта чыбык очларын кыскарак калдырырга мөмкин бит. Егетлор янына әнә шул турыда киңәшергә дип килүе иде аның.
Эштә төрле чак була. Әмма ии генә әйтсәң дә, үз эшен бик ярата Факия Хәби- роаа. Моннан огермо җиде ел элек көрәк тотып җир казый башлаган авыл кызы — хозер инде атаклы мастер — үз тормышыннан бик канәгать. Аның хозмәто кешеләргә юл ача. Үзе дә гел юлда, сәфәрдә ул. Бәхетле тормыш дәвам итә. Юл кешесе һаман да юлда әле