Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУГАН КӨН


ала үзенең туган көнен, Яка елны көткәндәй, зарыгып
көтә. Рәмзия дә туган көнен зарыгып көтте. Әтисенең:
— Кызым, туган көнеңне син ни өчен яратасың?—
дигән соравына:
— Барысы да киләләр. Барысын да сыйлыйсың.
Үзең дә сыйланасың. Барысы да бүләк алып килә,— дип
жавап бирде.
Быел апрель аенда Рәмзиягә биш яшь тула.
Исмәгыйлевләр бу көнгә алдан ук әзерләнә баш-
ладылар. Рәмзия иртә саен күзен ача да:
— Туган көнгә тагын күпме калды,— ди
Кызыйның яраткан ризыкларына инде заказлар да
бирелде. Өстәлне алты кешелек кенә хәзерләргә булдылар. Кунакларны
үзләренең ишегалдыннан һәм Рәмзиянең бакчасыннан гына чакырырга
сөйләштеләр. Күбрәк чакырырга әниләре рөхсәт итмәде.
Туган көн килеп җитте дигәндә генә әнисенең эшендә күптән көтеп йөргән
санаторийга яна торган путевка барлыгы беленде. Әнисе ике ләнеп калды:
туган көнне дә үткәрәсе бар, путевканы да кулдан ычкындырасы килми.
Рәмзиянең дә кәефе кырылды: әнисе ясаган пилмәннәр булмагач, нинди
туган көн инде ул?
Бу хәл Илгиз Идрисовичны сөендерде генә: әтисенең аны ничек яра туын
күрсен әле кызы
— Уйлап та торма, әнисе, бар,—диде ул хатынына.—Бер дә борчылма,
үзебез ерып чыгарбыз.
Ә бакчага барганда, кызына әйтте:
— Әниеңә дәваланырга кирәк. Барып кайтсын. Ә без туган көнгә
пилмәнне шундый күп пешерербез, бөтен дусларыңа да җитәр.
— Бөтенесен дә чакырабызмы?—дип очынды Рәмзия.
— Әйе, бөтенесен дә,—дип ант итте әтисе.
— Кадрияне дәме?
— Кадрияне дә!
— Наташаны да?
— Наташаны да!
— Әлфияне дә?
— Әлфияне дә!
— Розаны да?
— Розаны да! .
Сәлимәне, Светаны, Алсуны, Зөлфияне, Венераны дамы?
— Әйе, аларны да!— Бу исемнәрдән әтисенең башы ук әйләнә башлады.
— Гуляны да?—дим дәвам итте кызы.
— Гуляны да!
— Юк, әти, Гуляны чакырмыйк.
— Нигә, кызым? *
— Аның, әти, борыныннан ага. =
— Минемчә, ул — бик пөхтә кыз,— дигән булды әтисе. Гуляны ул *
бөтенләй белми иде. =
— Пөхтә сиңа. Аңа әле өченче яшь кенә китте.
— Ә Зөлфиягә ничә? ь
— Ул инде өченче класста укый. ♦
—• Хм,— дип куйды Исмәгыйлев.— Кызым, ә ул Зөлфия дигәне а сезнең
компаниягә зуррак булмасмы соң?
— Юк! Зөлфия Гуляны бик ярата Аның борынын сөртә. Гуля баш- 5
ка берәүгә дә сөрттерми. о.
Саный торгач, ике яшьтән унике яшькә хәтле унбиш кыз жыелды. * Табигатенә
хас киң күңеллелек белән Исмәгыйлев эшкә кереште. ч Күрсен әле кызы әтисенең
ничек яратканын!
Хатынын озаткач, Илгиз Идрисович кияүгә чыкмаган ике балды- < зын,
хатынының ахирәтен һәм күрше хатынын ярдәмгә дәште Иртәгә 2 туган көн
дигәндә, алар эшкә тотындылар. Биш йөз пилмән ясалды, дерелдәвек, винегрет,
салатлар әзерләнде. Аннан тыш милли ашлар кибетеннән чәкчәк, бавырсак, нке
гөбәдия, пирожныйлар сатып алынды Лимонад, томат согы, шоколад конфетлар
һәм башка шуның ише әйберләр дә табылды.
Мәжлес башланырга бер сәгать каларак, Илгиз Идрисович рестораннан
магнитофон хәтле ике торт та алып кайтты Тортлар белән ишегалдыннан
үткәндә, бер көтү кыз амны күзләрен елтыратып озатып калдылар. Бу минутта
һәр баланың күз алдында үтә дә тәмле торт тора иде.
Тортлар күренгәч, Рәмзия кулларын чәбәклн-чәбәкли снкеренде
Ишегалдында көткән иптәшләрен тизрәк өйгә чакырып кертәсе килде аның.
Балкып, кабаланып, әтисе артыннан ул да йөгереп керде, мәж- лесне тизрәк
башлап жибәрүне үтенде
Барысын да тикшереп чыкканнан соң Исмәгыйлев кызының битен нән, борын
очыннан үбеп алды да:
— Әйдәле, кызым, күзеңне йом әле,— диде
Кызы күзләрен йому белән, ул шкафтан хатыны киткәч сатып алынган
берничә кесәле, замоклы, күкрәгенә чәчәкләр, гөмбәләр төшерелгән нейлон
куртка тартып чыгарды Аннан шулай ук хатыны киткәч сатып алынган Буратино
башлыгын алып киде Башлыкның очында матур гына чук та бар иде. Шушы
кәяфәтендә әти кеше кызы каршына чүгәләде дә:
— Ку-ку!—диде.
Кинәт күзен ачып жнбәргән кызый күптән хыялланып йөргән әй берләрне
күреп алды Теге вакытны кнбеттә әнисе алмый киткән әйберләрне әтисе кайдан
белгән диген Менә бит нинди аның әтисе! Кызый башта ышанып бетмичә генә
кулын сузды, аннан бөтен гәүдәсе белән бүләккә тартылды һәм шул чакны әтисе,
тореодор хәрәкәте ясап, куртканы кинәт бер якка авыштырды да кызның
кочагында калды. Рәмзия, әтисен кочаклап, бер-нке үпте дә тагын, тагын
кочаклады Бу тамашаны күзәтеп торучыларның күзләреннән яшьләр бәреп
чыкты
— Менә ничек яраталар икән аны әтисе белән әнисе, диде күрше хатын.
_ „
— Юк, мине әти генә шулай ярата,—диде Рәмзия, бүләкләрне күкрәгенә
кысып
Аннан ул кабаланып ишегалдына чыкты.
Эреле-ваклы унбиш кыз Исмәгыйлевлар квартирына әйтелгән вакытта
шалтыраттылар. Илгиз Идрисович ишекне зур итеп ачты да өлкән
кунакларны каршылагандай:
— Рәхим итегез, кадерле кунаклар!— диде.
Кунаклар, берәм-берәм кереп, кыяр-кыймас кына стена буена те-
зелештеләр.
— Кызым, әйдә, кунакларыңны кара,— диде Исмәгыйлев. Ләкин
Рәмзия алар арасында юк иде. Хуҗа кеше, балдызына ымлап: «Әйдә,
утырта башла»,— диде. Кызлар нигәдер тартыналар, теләр-теләмәс кенә
чишенәләр иде.
— Тизрәк, тизрәк,— дип, хуҗа балдызын ашыктырды. Кунаклар,
бүләкләрне кулдан-кулга күчергәләп, чишенә башладылар. Кечкенә Гуля
гына Рәмзия кайтып кермичә башлыгын салдыртмады. Күп үгетли торгач,
Зөлфия аны, ниһаять, чишендерде, әмма кызый башлыгын барыбер
салдыртмады.
Ә Рәмзия һаман юк та юк.
Ишектә кинәт звонок чылтырады. «Ул!»—Ләкин бу Рәмзия түгел иде әле.
Монысы күрше йорттан Света булып чыкты. Рәмзия аның белән үткән көзне
генә дуслашты, аннан нигәдер аралары бозылды. Рәмзия дуслыкны кабат
яңартырга тели иде, күрәсең.
— Әйдә, Светик, түрдән уз,— диде Исмәгыйлев.— Рәмзия синең белән
түгелмени?
— Юк. Ул бездән Томаларга китте.
Тома дигәне моннан ике квартал ары тора иде. Үткән елны кызлар кинәт
йөрешүдән туктадылар. Димәк, кызый монысы белән дә дус лыкны ялгап
җибәрергә тели. Шулай да, дипломатик сөйләшүләрне бетереп, аңа өйгә
кайтырга вакыт түгел микән. Ә залда ике яшьтән унике яшькә чаклы уналты
кыз гөжләшә, һәркайсының бүләкне Рәмзиянең-үз кулына тапшырасы килә.
Ишектә тагын звонок чылтырады «Бусы, мөгаен, улдыр!»—Ләкин
монысы Тома иде.
— Исәнме, Тома! Менә молодец! Ә Рәмзия кайда соң?— диде әти
кеше.
— Ул бит бездән Наиләләргә китте.
Бу йортта торганда, Наилә Рәмзиянең иң якын дусларыннан санала иде.
Кышын алар икенче йортка күчтеләр. Хәзер өч квартал ары торалар бугай.
Ишектә бер-бер артлы звоноклар чылтырап кына торды. Залда инде
егермедән артык бала җыелды. Килгән кунакларның төрле яшьтә булуы
Исмәгыйлевне борчый ук башлады. Төрле зурлыктагы өстәл һәм
урындыкларны каян табып бетерергә? Иң элек Илгиз Идрисович өстәлне
зурайтты, биегрәк урындыклар куеп чыкты. Кечерәкләр өчен дә балалар
бүлмәсеннән бәләкәй өстәл һәм урындыклар чыгарды. Янәшә куелган ике
өстәл баскычка охшап калды. Бу килеш бик тә ямьсез иде. Шунда хуҗа кеше
өченче өстәлдән тегү машинасын идәнгә куйды да, аякларын тиз генә кисеп,
ике өстәл арасына китереп кушты. Өстәлләр хәзер җыйнак кына баскычны
хәтерләтәләр иде. Хатын-кызлар табын әзерләргә кереште, ә бала-чага,
үзләренә урын чамалап, аяк астында буталды. Барысы да тиздән табынга
киләсе тәмле-тәмле ризыкларны көтәләр иде.
Ә Рәмзия һаман юк. Исмәгыйлев үзенең ярдәмчеләрен кухняга җыйды
да көтелмәгән бу хәлдән ничек чыгу хакында киңәшеп алды. Халыкны
сыйлый башларга (>ик вакыт иде.
— Бәлки пилмәнне салырга вакыттыр?—диде хуҗа кеше.
— Таралып бетсен дисеңмени?!—дип куйды олы балдызы —Бәлки ул
әле тагын бер сәгатьсез кайтмас.
— Алайса,'салкын кабымлыкларны чыгарыгыз,— дип тә ашыктырып карады
хужа.
— Алар зурлар түгел ич?—Монысы хатынының ахирәте иде.
— һич югында лимонад булса да ачыгыз.— Хужа бирешергә теләмәде.
— Ач карынгамы?—дип сүзгә кушылды күрше хатын —Соңыннан ♦
чәй ташып жаның чыгар? =
— Алайса, гөбәдия, бавырсак, чәкчәк булса да куегыз — Хужа $
һаман үзенекен итте. Ләкин шунда кече балдызы да телгә килде: х
— Рәмзия аларны музыкадан соң гына чыгарырга кушты. *
— Ул нинди музыка тагын? н
— Аның сюрпризы бар: ул сезнең өчен «Чижык-пыжикжы өйрәнде, ф
— Шайтан алсын ул... «Чыжык-пыжык»ны.
— «Чижык-пыжик»ны? ®
— Ну, миңа барыбер...— Исмәгыйлев кулыннан власть ычкынуга с
көенеп, күз кырые белән өстәл тирәли күңелсезләнеп утырган балалар- “ га карап
алды.— Куегыз инде берәр нәрсә, болай бит тиздән эскәтерне < ашый
башлаячаклар Торт чыгарыгыз! ”
— Кем инде татлыдан башлый,— дип каршы төште олы балды- *
зы —Соңыннан пилмәнне ашамаячаклар бит. <
— Ашамаса, үзебезгә күбрәк калыр. Куегыз тортны! Әлегә—берне! «
Суыткычтан торт алып, хатынының ахирәте залга чыгып китте. =
Тортны кая куярга белми аптырап торганда, Гуля тотты да бармагын тортка
батырды
— Дөрес, Гуля, шулай кирәк!— дип хуплады аны Исмәгыйлев. кечкенә
өстәлгә ымлап.— Монда куегыз!
Торт өстәлгә куелу белән, унлап кул аңа сузылды Гуля торт өс тендәге тәмле
розаны эләктсрмәкче генә иде, Зөлфия аның кулын тотып алды.
— Башта борынны сөртик, ә менә хәзер башлыкны салсак та була.
Башлык астыннан идәнгә открытка очып төште. Бу Гуляның эткән исе
тарафыннан Рәмзиянең үз кулына тапшырырга дип кисәтеп би релгән открытка
нде. Көтелмәгән бу хәлдән Гуля, кулларын бутый- бутый, кычкырып елый
башлады. Күзендә яшь күренде Зөлфия каушап калды, шундук аңа башлыкны
кидертте, тынычландырырга тырышты. Дәкин кызын, башлыкта открытка
юклыгын күреп, тагын да ачулырак кычкырды Әмма шунда өстәл астында яткан
открытканы күреп алды да ялт кына урындыгыннан шуып төште.
Тортны якынрак күчерү турында хыялланып утырган кызларга шушы берничә
секунд та бик житкән нде Кызын открытка тотып, өстәл астыннан чыкканда, торт
инде күршеләр кулында нде. Гуля моны кичерә алмады, кинәт елаудан туктады
һәм, соңга калудан курыккандай, күрше өстәлгә омтылды. Нурия тортны
өлешләргә бүләм дип кенә торганда эскәмиягә менеп баскан Гуля. кулындагы
открыткасы белән сузылып, чәчәкләп бизәлгән торт өстен актарып ук ташлады
Тавыш! Елау' Көлү! Күз яшьләре! Бу мәхшәргә кухнядан хужа атылып чыкты.
Сукалап ташланган тортны күреп алды Торт хәзер сүтелеп таркалган иске
корзинне хәтерләтә иде Балаларның каушаган йөзе, кинәт урнашкан бу сәер
тынлык ниндидер дәһшәт якынлашуын сөйли нде шикелле
Шунда звонок чылтырады. Балаларның йөзендә өмет чагылып узды Олылар
коридорга ташланды
Исмәгыйлев ишекне шундый нтеп тартты кн, аз гына тышка атылып чыкмый
калды «Әй. кызым кызым! » димәкче нде ул, әмма каршы- сында биш яшьләрдәге
яг кызны күреп, тукталып калды Кулын кесәсенә яшергән дә күзләрен тутырып тик
карап тора ана.кызый.
Авырлык белән үзен кулга алып, кызның борын төбендә ишекне
шапылдатып япмыйча көчкә тыелып калды Илгиз Идрисович.
— Исәнмесез,— дип пышылдады кызый.
— Сиңа кем кирәк, үскәнем?
— Миңа Рәмзия,— диде кызый боек кына.
— Син аны беләсеңмени?
— Әйе — Кызый бөтенләй каушады.
— Ә исемең ничек соң? Ничек дисең?
— Римма,—диде кызый ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Син дә, акыллым, туган көнгә килдеңме?
— Ие,— диде кызый.
— Нигә аны баштук әйтмәдең соң?—диде ул, кызны квартирага кертеп —
Менә бит, ә...
Шул вакыт берничә кыз кычкырып җибәрделәр:
— Әнә ул, әнә!
— Рәмзия кайтып килә!
— Әнә ул!
Илгиз Идрисович тәрәзәгә барып капланды Рәмзия күрше ишегал- •
дыннан койма ярыгы аша бу якка чыгып килә иде. Үз ишегалларына чыккач та ул
әле өйгә кайтырга ашыкмады. Үткән елны ук чыгарылып куеп, хәзер инде
яртылаш кар астында калган комод артына кереп яшеренде. Курткасы буялып
беткән, чуклы башлыгы бөтенләй юк.
Исмәгыйлев очып диярлек тәрәзә төбенә менде, форточкага башын
тыкты да ачулы тавыш белән:
— Рәмзия,—дип кычкырды.
Кызы дәшмәде..
— Өйгә кайт, тиз бул!
Кызы — ләм-мим.
— Рәм-зи-я!— Егермедән артык кыз бер булып аваз салдылар.
Монысына да Рәмзиянең исе китмәде. Комод янына җайлабрак чүмәште
дә муенын якасына яшерде.
— Өйгә кайт хәзер үк, кире беткән нәмәрсә!—дип кычкырды Исмәгыйлев
бар көченә.
Менә Рәмзия теләр-теләмәс кенә урыныннан купты. Шунда күрше
ишегалдыннан:
— Тюк-тю-лю-люк,— дигән аваз ишетелде.
Рәмзия үпкәләп тәрәзәгә карап алды: «Синең аркада таптылар». Бер-ике
секундтан койманың теге ягында кызлар тавышы яңгырады.
— Синең чират, синең чират,— диешеп, алар кул чабалар иде.
— Без кача-кача уйныйбыз бит. әти,—диде Рәмзия, тәрәзәгә карап.—
Тагын азрак уйныйм инде Печтек кенә, ярыймы?
— Бүген нинди көн икәнен син беләсеңме?
— Ой!—дип куйды Рәмзия.—Онытканмын...
Моны ишетеп, ул бар көченә өйгә йөгерде. Күрше ишегалды кызлары да
аңа иярделәр. Менә баскычта әлсерәгән, кызарынып пешкән Рәмзия белән
тагын биш кыз күренделәр. Өс-башларыннан су тама. Рәмзиянең киемен Дә
танып булырлык түгел Әтисе үзгәргән тавыш белән:
— Туган көнен белән, кызым,— диде.
— Гафу ит, әтием.
— Их син... Рәмзиям.
Үз бүлмәсенә үтеп, Илгиз Идрисович тел астына валидол таблеткасы
куйды, аннан ишекне ачты да:
— Пилмәнне салыгыз!— дип әмер бирде.
Моны ишетеп, балдыз дигәне балкон ишеген ачты, капланган ризыкларга
кызыгып, шул тирәдә спкеренгән чыпчыклар, песнәкләр, өркеп, күрше
балконнарга күчтеләр. Балдыз берничә урында тишкәлән*
гән кәгазьләрне ачып ачып карады да. нидер сөйләнә-сөнләнә, пилмән,
дерелдәвек, салат кебек» тәмлсдән-тәмлс ризыкларны кухняга кертә
башлады Шунда кулыннан ычкынып, бер мискасы авып китте, кар өстен
бизәп, савыттан бераз винегрет түгелеп калды.
Берничә минуттан барысы да әзер иде инде. Мәҗлесне башларга бик вакыт
иде Балалар утырышты, ыгы-зыгы да. тавышлар да кимеде. Исмәгыйлен, хуҗа
кеше буларак, кулына рюмка урынына ялгыз канәфер чәчәге готын, табын алдына
чыгып басты, хатын-кызлар ишек төбендә укмаштылар.
— Балалар!—диде ул, үзенә төбәлгән утыз өч пар риясез күз карашыннан
дулкынланып — Балалар! Кызым Рәмзия һәм аның дуслары! Без бүген монда
...Ә бу вакыт балконда өйгә җыелган балалар кадәр песнәк һәм чыпчык.
Рәмзиянең шатлыгын уртаклашкандай, чәчәкләр булып ак кар өстенә
сибелешкән винегретларны чүплиләр, иде.