Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШКА МӘДХИЯ


атарстан китап нәшрияты «Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты» сериясеннән җыентыклар бастырып чыгара башлады. Сериянең нәкъ менә Фәнис Яруллин ' иҗаты белән ачылуы символик мәгънәгә ия.
Бик күп минем танышларым: Иң тугрысы — сагышларым, Аниан кала — язмышларым, Аннан кала — табышларым. Аннан кала — балкышларым.
Мми гел шулар арасында. Тотынып шул танышларга, Гомер дигән юлдан барам Язмышлардан — табышларга. Сагышлардан — балкышларга.
Иң нечкә күңел кылларын тибрәтәчәк уен коралын кейләгән төгәл бер камертон сыман, әлеге юллар укучыны алдагы әсәрләрне кабул итәргә әзерли. Бу аһәң, бер шигырьдән икенчесенә күчеп, беркадәр моңсу, әмма эчкерсез һәм якты лейтмотив булып сузыла.
Китапка шагыйрьнең торле елларда язылган шигырьләре тупланган, һәм бу, үз чиратында, аның иҗатын тулырак күзалларга, үзенчәлекле якларын тагын да яхшырак сиземләргә момкинлеи бир» Ленин, туган ил, туган җиргә булган мӘхәббәт сугыш һәм тынычлык, бәхет, аның асылы, хезмәт кешесенең фидакарьлеге — китапта киң чагылыш тапкан теп темалардан әнә шулариы санап үтәргә момкин.
Шагыйрьнең лирик герое заман сулышын йерәге белән тоеп, андагы һәр үзгәрешне, һәр яңалыкны күңел түреннән кичереп яши. Ул уй-фикерләрен, теләк-омтылыш- ларын, үз замандашлары алдына боек Ленин тарафыннан куелган бурычлар яктылыгында доросли
Карашында аның үзено ис
Бик ягымлы гына җитдилек:
— һәр адымым дөрес булсын дисәң. Ил сулышын той син,—ди кебек.
Хәзерге тормышыбызның матурлыгын, киләчәк елларның яктылыгын да ул нәкъ менә Ильич образының күңелләрдә мәң- ' Ф Яруллин ТаИЫШЛьр «расында Татарстан яитап нәшрннты. 1М0 ел ге сүнми-сүрелми яшәвендә, аның зирәк акылының гасырлар үткәч тә бетен кешелек дөньясын яктыртуында күрә.
Тик бер нәрсә истә яхшы калган. Онытмыймын һаман бер конне: Ильич уты керде авылыбызга. Почмак саен якты бөркелде.
„Күңелем минем, бер дә киметмичә, Шатлыкларын саклый ул кичнең.
Шул яктыда күрдем елмаюын.
Мин кадерле, якын Ильичның.
Туган илгә, туган җиргә һәм Ауган туфракка чиксез мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр др укучыны битараф калдырмый Ир-егетйең көч-куәте дә. дошманнарны җиңәр дәрман-кодрәте дә туган илдән, туган туфрактан килә, ди шагыйрь Әлеге шигырьләрдән чыга торган теп нәтиҗә оно шундый.
Күкрәгемдә кечем кимемәс. Горур башым түбән иелмәс;
Әйе. читтә йөргәннәрнең сагындырып тешләренә керер очен, яулаган матур »ш- ләреңә матур бәя бирер очен. корләнгон күңелләрне сафландырыр очен дә «ямьле, мәрхәмәтле туган ягы кирәк кешегә!» Тормыш ямен, яшәеш асылын туган җирде үзең яраткан хезмәт белән илһамланып яшәүдә күрә шагыйрь.
...Ә бервакыт иииәт вның
Бетте >ше.
Менә шунда бик нык ару Сизде иеше.
һәм әнә шул кинәт аруны, талчыгуны сизмәс очен берозлексез «шли шагыйрь, туктамый иҗат итә Шахтер егет тау токымнарын актарган кебек, ул вакыт белән дә, егәре белән дә исәпләшмичә, бихисап сүз рудаларын актара, кеше күңелендә асылташ булып балкырдай асыл сүзлер »зли.
Әгәр йөрәгең гаш буяса. Хисләрем булыр тамчы. Тамармын да тамармын мин Таш тишелеп чыкканчы.
Әгәр йөрәгең боз буяса. Ут булырмын, тор белеп Янармын да янармын мин Бозың беткәнче эреп.
Чыннан да. шагыйрьнең самими, керсез хисләре безнең йөрәкләргә җылы шигырьләр булып тама. Андый минутларда шагыйрь күңеле — соң чигенә җитеп киерелгән скрипка кылыдай. Дустанә бер кагылып кына кит аңа, ул сиңа бетен моңын түгәргә әзер.
Йөрәгемдә бүген шуңа бәйрәм, Шатлыкларым шуңа күбәйде: Бер кешегә дустым артты бүген. Бер кешегә дөньям киңәйде.
Бары тик үзе олы җанлы булган кеше генә башкаларның да олы җанлылыгын, олы йөрәклелеген күрә, тоя белә, аңлый ала. Китапка кергән «Рәхмәт сезгә, игенчеләр». «Бер сүз эзлим», «Ышанам», «Сулыш», «Гел балкытыр идем кояшны» кебек шигырьләр — шагыйрьнең әнә шундый олы җанлылыгы хакында сөйләүче ялкынлы дәлилләр.
Гомумән, биредә урын алган бик куп әсәрләрне ике сүз белән генә «Тормышка мәдхия» дип атасак, ялгыш булмастыр кебек. Шигырьләрне укыганда, аяторның тормыш, яшәү турындагы тирән фәлсәфәсе уйландыра, аның оптимизмы күңелләрне сөендерә Шагыйрь гаҗәп үткер күз-ле, сизгер күңелле. Беренче карашка үес- сез күренгән, башка берәүләр бөтенләй игътибар да итмәгән гади генә деталь яки образ аша ул үз замандашын борчыган, уйландырган дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрне яктырта, канатлы суз ярдәменде аларны ачып бирә. Бу җәһәттәй шагыйрьнең «Яшел бәбкә», «Туган җир», «Аерыл- масам әгәр» кебек шигырьләре аеруча игътибарга лаек.
Әйе, шагыйрь үз максатына ирешкән. Китап элекке танышлары арасына көтеп алынган кунак булып кайтты. Ул Татарстанда да. күрше республикаларда да үзенең яңа укучыларын, яңа танышларын бик тиз тапты.