Логотип Казан Утлары
Бәян

ТЕГЕРМӘНЧЕ ТУРЫНДА БАЛЛАДА


өньяның тегермәннәре күп төрле...
Бар җил көченнән дә зырылдап әйләнә торганнары, бар су агымы килеп бәрелгәч кенә шаулап эшли башлаганнары. Ягулык ягыл, электр куәте белән хәрәкәтләнгәннәре дә бар. Нинди генә көчләргә җайлашмасыннар, кеше аңының, фәннең нинди генә мөмкинлекләреннән чыгып камилләшмәсеннәр — тегермәннәр бер үк вазифаны үтәгән, алар гомер буе ои тарткан! Гасырлар буе кешегә ипи ашаткан.
Кешелек дөньясында башка төрле тегермәннәр дә бар икән...
Он әзерләүче тегермәннәрнең ипиен ашап үскән кешеләр беркөнне бүтән тегермәннәр уйлап таба башлаган. Ул тегермәннең ташлары астында калып илләр көл- кумер-ә әйләнгән, улаклары буйлап он түгел, кан аккан...
Җир шары әйләнгән дә өйләнгән...
1934 нче елда, Советлар иленең Югары Тегермәнлек авылы тегермәнендә Миңлешаһ Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин эшли башлый. Яңа оешып килгән колхозларны икмәкле итәр өчен, аякка басып килүче халыкка иминлек, туклык бирер өчен...
Ул еллар — фашистик Германиядә башка тегермән, үлем тегермәненең котырынып әйләнә башлаган чагы. Тегермәнчесе дә башка, максаты да — бөтен дөньяны шул үлем тегермәне аша уздыру, юк итү, көл итү.
Җир шары өйләнә дә әйләнә...
Югары Тегермәнлек авылында беренче колхоз төзелә. Тегермәнче Миңлешаһ белән колхоз ударнигы Миңсылуның берсеннән-берсе тере, берсеннән-берсе матур балалары үсеп килә. Тегермән улагыннан ап-ак, җылы он ага. Бәхет ага. Тегермән бер көйгә гөрләп кенә әйләнә дә әйләнә.
Дөньяның башка бер тарафында, башка бер тегермәннәрнең тимер ташлары астына чәчәктәй илләрне салып әйләндерәләр. Ашлык тегермәннәренең күңелле гөрелтесе аларга ошамый, алар нәкъ әнә шул тегермәннәргә каршы, кешелеккә, яшәешкә, тынычлыкка каршы үлем тегермәнен көйләп җибәрәләр. Каршы тора алырсыңмы, Советлар иленең Югары Тегермәнлек авылы тегермәнчесе Миңлешаһ Мохәм- мәтшин?! Җырың ярты юлда өзелмәсме, мәңгегә тукталып калмасмы Сула суы буендагы бу кечкенә генә колхоз тегермәне?..
Миңлешаһ тегермәне исән-сау.
Кешелек тарафыннан кискен-кискен сораулар куелганга да инде кырык ел вакыт үткән. Үлем тегермәне көйләүчеләрнең инде үз сөякләре тузанга әйләнгәндер. Советлар иленә нәфрәт белән караучы дәүләтләрнең яңа үлем тегермәннәре янына инде ничәме сугыш чукмары басып карагандыр. Дөньяга яңа хәвеф, шом салып, күпме президентлар килеп киткәндер. Ә Югары Тегермәнлек авылы тегермәне һаман шул урынында тора. Янында ап-ак сакаллы, ап-ак чәчле татар карты Миңлешаһ... Әйтерсең лә, безнең мондый тегермәннәр мәңгелеккә дип салынганнар! Советлар иленең үзе кебек. Яңарып, үсеп, камилләшеп, киләчәктә дә тынычлык сагында тору өчен, кешеләргә иминлек, бәхет китерү өчен!.. Тегермәнче Миңлешаһ карт та үткәннәрдән киләчәккә күчеп бара.
Совет кешеләренең рухи ныклыгына, Ленин күрсәткән юлдан тайпылмыйча һаман алга баруларына чит илләрдә торып-торып гаҗәпләнәләр. Әйе, аларга безнең яшәү рәвешебез ят, максатларыбыз аңлаешсыз, алар без ирешкән азат тормышка шикләнеп, киләчәк планнарыбызга ышанмыйчарак карыйлар. Чөнки алар бу илнең Миңлешаһ Мөхәммәтшин кебек миллионлаган хезмәт ияләре барлыгын, тормышның шундый нык кешеләр җилкәсендә торганлыгын аңлый да, кабул итә дә алмыйлар. Совет чынбарлыгын бозып, безнең илебез, аның кешеләре турында төрле уйдырмалар тараталар, ялган, нигезсез фәлсәфәгә биреләләр. Ә чынбарлык бер генә — ул менә шул миллионнарның берсе булган Миңлешаһ Мехәммәтшинның тормыш юлы, яшәү
Д

ӘПРӘМОВА ф ТЕГЕРМӘНЧЕ ТУРЫНДА БАЛЛАДА ф
Миңлешаһ бабай бүген дә хатынын зурлап, яратып тора, аңа «анасы» дип кен* эндәшә, ә Миңсылу әби картын йомшак кына, тыныч кына «бабасы», «наный» дип йөртә. Үзе бер моң кебек гомер бит бу. үзе бер җыр кебек!
Малайларына да әтиләренең иң күркәм гадәтләре күчкән. Бу гаиләдә хатын аеру, ир ташлау — ят нәрсә. Эчү, тавыш чыгару, яманат белән халык теленә керү юк. Аларның данын тараткан, исемнәрен шаулаткан нәрсә — ул эш. Хезмәт. Ифрат та күңел биреп, ифрат та эчкерсезлек, осталык белән башкарылган намуслы эш.
Олы улы Бадамшаның инде үзенә илле яшь, гомер буе техника белән «җенләнгән», хәзер амбарда механизатор булып эшли. Авылдашлары Бадамша турында: «Ул машиналар телен инженерлар белән бер дәрәҗәдә беле»,—дип сөйлиләр.
Бәдамша абыйның инде үзенең дә биш баласы үсеп буйга җиткән. Тик шулай да ул гаиләсендә бер генә җитди эшне дә әтисе белән киңәшләшми эшләми.
— Әти ул безнең командир кебек,— ди Бәдамша абый.— Ул һәр көнне барыбызны да бер әйләнеп чыга. Аның сүзеннән узып, берни эшләмибез.
Икенче малай Хәйдәр — тракторчы. Мин аны кара тиргә, майга батып, трактор ремонтлап яткан вакытында очраттым.
— Әтиме!—Май арасыннан Хәйдәрнең ап-ак тешләре генә ялтырап күренә.— Әти мировой кеше ул безнең. Ул — безнең генә түгел, бөтен авылның киңәшчесе.
Шул чагында Хәйдәр, эшеннән аерылмый гына, сугыш елларында әтисе белән булып узган бер вакыйганы сөйләде. Миңлешаһ бабай үзе телгә алмаган иде. Ул, гомумән, үзе турында күп сөйләргә яратмый.
— Эшләдек, олан. Шулай эшләргә кирәк иде,— ди дә, тегермәне ягына карап уйга бата. Соңгы вакытта Миңлешаһ бабай тегермәндә эшләми инде. Алдй да тегермән буйларын көн дә бер әйләнеп кайта. 53 ел таптаган сукмактан, әкрен генә, үз җаена гына Сула суы буендагы тегермәненә төшеп менә.
— Кодрәтеннән килсә, бүген төшеп, яңадан эшли башлар иде шул тегермәненә.— Монысын Миңсылу әби әйтә. Ул да күп сөйләшми, сүзгә сирәк катнаша. Татар хатын-кызларына хас булганча, күбрәк ир-ат сөйләгәнне тыңлый, аның киңәшен тота. Сөйләгәннәре дә. күбрәк, кеше алдында, балалары алдында Миңлешаһ бабайның абруен күтәрү очен була.
Теге вакыйганы Миңлешаһ бабайның хәтеренә төшерергә тырышам. Күбрәк мин сөйлим, ул тыңлый гына, ахры. Әллә миңа гына шулай тоеламы! Әнә бит зәңгәр күзләре бер яктыралар, бер кырысланып, уйчанланып китәләр. Бабай ул елларда күргәннәрен тагын бер тапкыр җаны аша үткәрәдер кебек...
1942 елның көзендә була бу хәл. Игеннәр сугылмаган, ир-ат — фронтта, кырда — хатын-кыз, карт-коры, бала-чага. Берәм-сәрәм калган ир-атларның кайсы аяксыз, кайсы кулсыз... Җыелган игенне тизрәк суктырырга, дәүләткә тапшырырга, чәчүлек орлыкка салып куярга кирәк. Ә молотилканы эшләтерлек куәт юк, ни булган техника да фронтка җибәрелгән. Нишләргә! Авыл халкы җыелып, чарасызла- нып, тегермәнче Миңлешаһ янына килә.
Икенче көнне, көзге сүрән таң беленеп кенә килгәндә, Миңлешаһ абзый, сыерын җитәкләп. Чистай ягына чыгыл китә. Берничә көн югалып торганнан соң, сыерын бер двигательгә алыштырып, халыкны шаккатырып, арып-ватылып Югары Тегермәнлеккә кайтып егыла. Шул көнне үк, үгез җигеп, двигательне арбага салып, кырга чыгып китәләр, молотилканы көйләп җибәрәләр, көне-төне ашлык суктыралар. Үз кырларында игенно суктырып бетергәч, күрше авылларга да булышалар-
Сугыш елларында, өч баланың ризыгын өзел, карап торган сыердан колак кагарга һәркемнең тәвәккәллеге җитми. Әле хәтта хәзер, тыныч елларда да, энәсенә кадәр ябышып ятучы кешеләр азмы!
— Шулай кирәк иде, олан. Заманы шундый иде.— Миңлешаһ бабай ул турыда күп сөйләргә яратмый, һәм мин ышанам, әгәр кирәк икән, ул бүген дә, сейләми- нитми генә, ил өчен барысын да эшләячәк. Ил үзе дә нәкъ менә шундый кешеләрне хөрмәтли, шундыйлар белән көчле дә ул.
Кабат бүгенге Югары Тегермәнлекнең киң урамнарына чыгыйк әле! Менә бу шыңгырдап торган сал-сары нарат бүрәнәләрдән салынган йорт — Миңлешаһ бабайның өченче улы Ханнанныкы. Ул да механизатор булып эшли. Йортын биш
тугаи бергә җыелышып салганнар. Мелсйлар ойлзнгәч, башта ten йортта торалар икән, аннан туганнар бергә җыелып, яшь гаиләгә йорт салып бирәләр Эш башында— әтиләре. Киңәше, мәгънәле сүзе белән, тәҗрибәсе, зирәк акылы белән ярдәм итә.
Дүртенче малай Мәүла тап йортта калган. Анысы шофер. Ул өйдә бик сирәк күренә. Аз сүзле, тыным, эшчән ир. Төп нигезне дәвам итәргә лаеклы кеше.
Төп йортта әле малайлар хезмәт иткән частьлардан килгән мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һаман саклана. Алар төрле-төрле җирдә — Мәскәүдә дә. Урта Азиядә дө. хәтта ерак Монголия далаларында да хезмәт иткәннәр. Ләкин шаулап торган Мәскәүдән дә, өкияттәгедәй гүзәл Ташкент якларыннан да, Монголия соп- калары арасыннан да юл бары тик бер генә якка — Югары Тегермәнлеккә алып кайткан. Дөньяның нинди генә урыннарында булсалар да, Миңлешаһ абзый балалары үз авылларын ташламыйлар, дөньяның нинди генә кешеләре белән аралашсалар да, туган йортның җылысы, ата-ана киңәшләре аларны бирегә тарта, монда калдыра
Менә, килә-килә, төпчек малай Ибраһим йортына да килеп җиттек Ибраһим күршедә, берничә йорт аша гына яши. Ул да механизатор, тракторда эшли. Яшьләрнең тормышлары матур, хуҗалыклары нык. Биш йортны бер игеп уйнап йөрүче сабыйлары бар. Ә иң зур байлыклары — һәрвакыт киңәш биреп, ярдәм итеп торучы ата-анасы, өлкән туганнары Ибраһим—туган җирендә үсеп, тамырларын шактый тирәнгә җибәргән зур агачның бер тармагы кебек.
Шулай итеп, әтиләре тарттырган оннан пешкән күмәчне ашап үскән биш егет хәзер Югары Тегермәнлектә үзләре иген үстерәләр, кешеләргә икмәк ашаталар балаларын тәрбиялиләр, һәм аларның да балалары шушы җирдә калырлар, шушы кырларга хуҗа булырлар. Югары Тегермәнлек авылында Миңлешаһ бабай нәселенең яңадан-яңа буыннары үсеп чыгар, аларның урамы тагы да зураер, әнә ул кырларгача дәвам итәр.
Җир шары әйләнә дә әйләнә..
Югары Тегермәнлек авылы кырларында шаулап иген үсә. тегермән улагыннан ап-ак, җылы он ага...
Ә дөньяның башка бер почмагында иген үсәргә тиешле мәйданнар үлем полигоннарына әйләндерелә. Тегермәннәре — он тарттырмый, кешелек язмышы, илләр язмышы белән көч сынаша Тынычлык тегермәннәре белән үлем тегермәннәре бүген дә •ерышта.
Безнең илебез, бөтен дөнья иминлеге очен борчылып. Тынычлык программасы кабул итте. Без ашкынып кораллануны туктатырга, атом-төш коралын җитештерүне тыярга чакырып, бөтен кешелеккә мөрәҗәгать белән чыктык.
Рейганнар дөньясы исә үлем коралларын күбрәк таратырга, ил белән ил сугышуын тыныч кына читтән карап торырга тырышалар
Тегермәннәр дуэльдә..
Кайсы җиңәр? Кайсысының җиңүгә хакы зуррак? Без беләбез: Җир шарын үлем тегермәненә салып өйләндерергә берәүнең дә хакы юк. Дөнья иминлеге өчен, кирәк икән, Миңлешаһ картның өрлектәй уллары күтәрелер. Югары Тегермәнлек калкыр. Совет иленең бөтен халкы бер булып чыгар!
Җир шары һаман әйләнә дә өйләнә. Ул үз өстемдә Югары Тегермәнлек авылын да, аның ондай ак чәчле мөхтәрәм Миңлешаһ картларын да, кара капитал дөньясының өмете киселгән адәмнәрен дә әйләндерә. Әйләнә генә күрсен! Без аның бәхет ягына, матур тормыш ягына, хаклык, тынычлык ягына әйләнүенә нык ышанып яшибез.