Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Биогамма
Кем геннары тынгы бирми миңа, Кем хисләре көйләп эндәшә? Дулкын тота күңел локаторы, Биотоклар нидер сөйләшә.
Ультракыска тирбәнештә килә Миңа дигән күңел сагышы... Бик аз ялга рөхсәт алса хыял, Өнсез ялгызлыкка сабышам.
Бер яналар, бер сүнәләр утлар — Инфракызыл, яшел, миләүшә.
Төсле музыкадай алчак җаным Гүя дөнья белән киңәшә.
...Җир — тумыштан бер формасыз гына Гади күзәнәкле башмакчык.
Булдыралсаң, челпәрәмә китер, Чиксезлекнең чиген атлап чык!
Без килмәгән булсак табигатькә, Кеше калыбына салынып — Кайтыр идекмени үткәннәрдән Җирнең тарту көчен сагынып.
...Кем күзләре тынгы бирми миңа, Ныклап сынап карый, күзәтә...
Шуңа гына тәңгәл килермен күк — Кем йөрәген җыеп сүз әйтә...
Бармакларың
Сиңа язган шундый язмыш: бармакларың йөз сызыкларын сыйпамый да тоярга тиеш.
Күрергә тиеш бары бармакларың. Югалтмаска тиеш күңел тармакларын. Ишетергә тиеш бармакларың гына: көйнең дә җитезен түгел, салмакларын гына: үткәрергә тиеш аралап;
Җаның бары шуның белән яралап,
өзгәләнгән күңелеңне уздырырга тиешсең син бармакларың аша. Хисең түгел, бармакларың шаша! Ахры, саташа...
Газапларың тамып бармак очларыннан әверелә сылу кызга, җыерчыклы гаҗиз йөзгә;
әверелә көйгә,
сабыр, тыныч гаиләле өйгә...
Син бармакларың белән коясың
бөек Яралышны!
Тудырасың мәңге җанга сусап яшәячәк кешеләрне!
Сикереп төшеп рәхмәт әйтәлмәс, узалмас өнсезлек чиген шулерның берсе!
Озайтасың безнең өлешкә
саран тигән Яшәешне, Син — игелекле, изге хисле...
Шуның өчен — әле икебез дә исән чакта, әле икебез дә әверелмәгәндә салкын ташка, бирче, үз вакытында Баш куйыйм кулларыңа: исәнлекләренә сәҗдә кылып, берәм-берәм тидерим иренемне тере ун бармагыңа!
Кирәкми!
Бу болытлар болыт түгел инде, Сугыш җиле илләр иңләп йори. Болыт түгел, атом яңгыры бу, Яоар җирләр эзләп иңрәп йори.
Вакыт
Яшәү мәңге булыр иде, Вакыт кына туктата.
Күз йоммыйча йорер идең, Вакыт тотып йоклата.
Мең елны гасыр итәрлек Сәбәпләрне тапканнар. Кешелеккә, вакыт бүлеп, Сәгатьләрне такканнар.
«Шундый вакыт килер!» — диеп.
Өметләнеп көткәннәр.
Вакыт җиткәч, әллә кемнәр, Әллә кемнәр киткәннәр...
Вакыт — талант. Әллә ниләр Тудырырга сәләтле, Булса да тик безнең өчен Егерме дүрт сәгатьле!
Кайчакларда җитмәгәнгә, Туктатырга теләсәк...
Туктар да вакыт... Тик ансыз Ни эшләр соң киләчәк?
Шуңа әнә катып калып Искәртергә теләгән Хиросима бомбасыннан — Күпердәге күләгә^
Өерелеп, кайнап ага болыт, Ил өстеннән җир өстенә күчеп. Басуларга түгел, җанга явып. Ул сынарга әзерләнә көчен.
Юк, шифалы җылы яңгыр түгел, Тамчы-тамчы үлем кояр кебек!
Җирнең җыерчыклы, арган йөзен Инде соң мәртәбә юар кебек...
...Ни гаебе бар бу болытларның? — Әйләнәләр һаман судан парга.
Тик мин хәзер нәни Садакодай V Карый алмыйм кургаш болытларга...
Ишегеңә киләм.
Юк, мәхәббәт түгел, Аның белән көлгәчә янган... Рыялансаң — рыя гомер буе, Алдый алсаң — үлгәнче ялган.
Барьер кебек тора ак ишегең Күңелләрне бүлеп, аерып. Тик ярату була алмый хәзер Башкалардан үзгә, аерым.
Тик бер адым. Анда синең дөнья...
Түгелергә иде, керергә! ...Еллар итеп санап баскычыңны, Тып-тын гына төшәм кирегә...
Сизмим дә мин, тавышыма Кай арада моң тула.
Җырым белән тизрәк аны Коткарырга омтылам.
Даладагы курай кебек Моңлана да моңлана!
Җаныңа тынычлык табыйм Дисәң, мине тыңлама...
...Үземне качып баручы Бер дәрвишкә охшатам... Сиңа — җыр... Мин — Чайпалып торган Җан газабын бушатам.
V Садако — нурланыш авыруыннан үлгән япон кызы.