Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тынычлык
Җыела өйгә кунаклар: Женяның туган көне. Женяның зур юбилее — Сигез яшь тулган көне1
Алып килгәннәр бүләккә Пистолет һәм автомат, Кылыч, мылтык һәм пулемет — Теләгәнчә ат та ат!
Көтә дә малай бүлмәдән Кунакларның чыкканын, Ыргыта сүтеп, ботарлап Бөтен уенчыкларын.
Ә кунаклар кала телсез, Йөзләрендә — сызлану. Женя көлә: «Борчылмагыз! Бу бит — коралсызлану!»Кызылтүш
Мәктәптән соң мин бүген Соңгарак калып кайттым. Мин «ошлар базарыннан Кызылтүш алып кайттым!
Кызылтүш — шундый матур, Тавышы — шундый көчле: Сайрап җибәрде кошым Нәкъ урмандагы төсле!
Сайрар әле .кызылтүш
Көзләрен-кышларын да.
Сайраганын күрергә Килделәр дусларым да.
Туйдырды ла кызылтүш Ике атна дигәндә.
Тыңлыйм хәзер мин аны Бары вакыт тигәндә.
Ә бервакыт шәһәрдән Китеп тордым өч көнгә.
Ялгызына калырга
Туры килде мескенгә. ’
Мин югында кызылтүш
Чак-чак кына үлмәгән: Ашарына беткәчтен, Ни ашарга белмәгән.
Сыйладым бөртек белән, Сыйладым җим биреп тә. Туйганчы су эчердем һәм очырдым иреккә!
Өйдә миңа: «Син безнең Төпчек балабыз! — диләр. Синең туган көнеңә Көчек алабыз!» — диләр.
Ә мин әйтәм: «Алыгыз!
Тик әле хәзер түгел!
...Аны тәрбияләргә
Мин әле әзер түгел!»
Булдыксыз
«Бик булдыклы булалар Тик талантлы балалар: Концертта катнашалар, Җырлый-бии алалар.
Әгәр дә матур сурәт Ясасалар балалар, Журналда бастыралар, Күргәзмәгә алалар.
Турнирга, конкурска Чит илләргә баралар, Күпме бүләк алалар Тик талантлы балалар.
Лисичкина Наташа Җиңүче — һәр ярышта! Гарик исә — лауреат! Җиңелми бит ялгыш та. Булдыксызларга гына Бөтен юллар ябылган...» Шундый сүзләр сибелә Миңа әни ягыннан.
Каршы килмим, сөйләшмим, Иң әйбәте — эндәшмим.
Бу күңелсез темага Мин бер дә бәхәсләшмим.
Әйдә, башка балалар Түгәрәккә йөрсеннәр, Рәсемнәр төшерсеннәр, Хәтта җырлый белсеннәр.
Скрипка уйнасыннар, Кинода уйнасыннар, Үзләрен бик талантлы , Кеше дип уйласыннар.
Мии белам кем булырга!
Мин югалмам кайда да: Үсеп җиткәч бер көнне Китәчәкмен тайгага.
Әле дусларымны да Тайгага алачакмын.
Алар белән бергәләп Тимер юл салачакмын. Рельс буйлап поездлар Кош кебек очар әле. Мин төзегән тимер юл Әнигә ошар әле!
Мине бик оялтса да. Әнидә — әйбәт теләк. Тик төзүче җырчыдан Барыбер кирәклерәк!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тврҗемаларе
Арыслан һәм ярлык
МӘСӘЛ
Иртән торган да Арыслан, җене чыгып. Тотынган ди үкерергә, җикерергә:
«Бу ярлыкны койрыкка кем тагып киткән? — Табарга һәм тотып бире китерергә!
һе... Ярлыкка: «Ишәк» — диеп язганнар бит, Имзасы бар, мөһере бар, датасы бар! — Өзеп кенә атар идең бу нәләтне, Документ бит — соңра җавап тотасы бар...
Бу хурлыктан закон мине коткарсын!» — дип, Ул җәнлекләр җыенына килде кызып:
«Мин — кем? — ди ул.— Арысланмы, түгелме?» — ди. Әйтте Шакал: «Әйе, эһем, кызык, кызык...
Син Арыслан инде болай бер карасаң, Ә юридик яктан килсәк — гади ишәк!» «Ни сөйлисең? Синең кайчан күргәнең бар Торганымны салам, печән ашап... Хәшәп! Көңгерәдән сорыйк әнә, әйтсен иптәш, Яхшы белергә тиеш ул кемлегемне!» «Арыслан да кебек инде...— ди Көңгерә.— Нәрсә генә әйтергә дә белмим инде...» Тәмам ярсып китте шулчак Арысландай: «Ә син нәрсә, су каптыңмы. Ишәк тәре?! Хәтерләтәм мени соң мин абзарларга Кереп йоклый торган хәсис ишәкләрне?!» Башын иеп уйга калды шулчак Ишәк һәм әйтте ул әллә нигә күңле тулып: «Син Арыслан түгел инде... Әмма ләкин Җитмәгәнсең әле cnrf чын ишәк булып!» Ялынды да, ялварды да Арысланбай, Җәнлекләрнең һәммәсен дә кузгатты ул. Аңлатты да, янады да, елады да. Бүре белән Шакалга да сүз катты ул. Кызгандылар аны хәтта кәҗәләр дә. Уфтандылар хәтта мескен сарыклар да Тик Арыслан — ник Арыслан булсын икән Койрыгында «Ишәк» дигән ярлык барда?! Арысланның төсе китте, сызды-кипте...
Сөйләделәр: инде тәмам ычкынган, ди: Бүген иртән, өннән башын тыгып кына, Нәкъ Ишәкчә: «И-a-al» диеп кычкырган, ди.
Бу мәсәлдән чыга бары
Тик бер вәгазь:
Арысланнарны да бөгә Кайбер кәгазь!
Нәзберек Мияубикә
МӘСӘЛ
Чибәр кызый
Мияубикә
Мырлый-мырлый '
Кияү көтә. Күп эзләде, гаҗиз булды, башы катты — Тапмады ул кияүлеккә кандидатны.
Ничек кенә бармак кирәк шул ЗАГСка: Берсе — юан, берсе — пеләш, берсе — кыска. Берсе — тычкан ашаганны гаеп итә, Берсе — күселәрне күрсә качып китә.
Бу мыеклы чибәреннән куркып торам — Яман көнче диеп сөйли бөтен урам.
Ә тегесе — аты чыккан ялкау икән. Көне-төне мич башында ята икән! Мияубикә: «Мияу!» — ди, «Мияу!» — дими — «Кияү!» — ди.
Ары чапты Мияубикә, бире чапты, һәм беркөнне ул... берничә бәби тапты.
...Ул көн шактый Мырауҗаннар, Качып-посып,
Өйдә генә утырганнар Койрык кысып...
ЗӨЛФӘТ тәрҗемәләре.