ШИГЫРЬЛӘР
Белоруссиядән башлап, Гел кырлар, кырлар, кырлар... Күңелдә зур вакыйгалар, Күңелдә ГДРлар...
Июль. 198!
Польша җире, ап-ак карабодай, Ызанында утыра кыз, егет— Онытылды бар да, барам узып Мәхәббәтләренә кызыгып.
Бисмарк
«Бисмарк — канечкеч дуңгыз...» Ишеттем мыркылдауны.
Узалар яшьләр, һәйкәлдән, Юк, сөртми беркем канны.
Яңгырый сугышка протест, Юл куйсаң пруссакка. Тупларны борыр иде ул Яңадан безнең якка.
Юк миндә бернинди хөрмәт Сугышлар символына.
Ничек тә саклап каласы Иде бит сине, дөнья.
19 август, 1982
Йөрим Берлин вокзалында
Йөрим Берлин вокзалында, Без күптәннән дуска — дус. Йөрим бер баштан бер башка, Адым саен «Ost» та «Ost».
«Ost» ул «Көнчыгыш». Пошынып Укыйм эчтән «Ost»napHbi.
Шул «Ost «лар искә төшерә Узган зур сугышларны... Уйларым сугыш
Көнбатыш Берлин.
Көнбатыш Берлин. Бисмарк. Тукталдым биш минутка.
Ләкин һич хөрмәт йөзеннән Түгел шул Бисмаркка, Юк миндә бернинди хөрмәт Сугышлар символына.
Ничек тә саклап каласы Иде бит сине, дөнья. Бисмарк уяу, шулай ук Дөнья да уяу, беләм. Язганнар һәйкәлгә куе Кып-кызыл буяу белән:
Мин сугышчы — окопта. Шул эшелоннар килә күк Якынлашып Харьковка. Туктаусыз гүли рельслар, Туктаусыз гүли җирем, Тоям якында йөземә Бәрелгән үлем җилен... Йөрим Берлин вокзалында, Онтылган үч алулар, Нигә шул чаклы дәһшәтле Брезентлы эшелоннар?
Туктыйлар поездлар килеп, Каннар соң сулышлары,
кырында, Минем ышануларның, Кузгалып шушы вокзалдан Киткән эшелоннарның Бер очы Харьковта кебек,
Чыгып бетмәгән шикелле Әле дә сугыш пары. Йөрәккә кадалган минем
Август. 1982.
Еллар шул «Ostwnap булып.
Каядыр эшелоннар күк Агыла өстән болыт.
Берлин стенасы
Берлин стенасы уза Йортлар, подъездлар аша. Карыйм Көнбатыш Берлинга, Алга ят йөзләр баса.
Шушында очраша күзләр, Ничаклы ачу-йөзләр!
Дуга кырларын әйләнеп, Бер-берсен ашый күзләр. Таныш йөз... Моның артыннан Сагалап өч көн йөрдем, Өч көн күзәттем Дугада, Ничек, дим, ычкындырдым. Хәзер дә аның билгеле Хөкемнән ычкынасы;
Арада сузылган еллар һәм Берлин стенасы.
Июль. 1982.
Берлин, төн. Берлин тын...
Берлин, төн. Берлин тын. Ап-ак кар. Әйтерсең, үлмәгән, сау барсы.
Кич яуган ап-ак кар өстендә Мусалар, Алишлар шәүләсе. Берлин, төн. Берлин тын. Ап-ак кар. Чыгалар шәүләләр чатлардан, Кушыла төркемгә Курмашлар, Кушыла Симайлар, Саттарлар. Атлыйлар урамнар буенча. Атлыйлар, барысы унике.
Кычкырам елларның түреннән: Егетләр, сез кайсы илнеке?
Берлин, төн. Берлин тын. Ап-ак кар. Урамнар тагын да шомлырак.
Атлыйлар... Башында шул Муса, Туган ил, син ерак, син ерак.
17 август. 1982.
Фронтовик һәм каз
Чирәмдә каз бәбкәләре, Караучысы... фронтовик. Фронтовик артында басып Тора сугыш — зур тарих.
Чирәмдә каз бәбкәләре, Тик шуларда гамь-кайгы.
бәбкәләре
М. Мэһдиевкэ
Бар иде егет чаклары, Узды еллар, картайды.
Шәһәрләрне азат итте, Төрле илләр язмышын
Хәл итте, кайтты, картайды, Караганың каз булсын.
Аккош күлендә сагыш, моң...
Аккош күлендә сагыш, моң. Юксынып сорый урман: Гасырның үзе кебек чал Кайда, дип, синең Туфан? Үзем дә эзлим, шушыннан Узган эзләрен беләм. Чәчәкләр карый күземә Туфан күзләре белән. Ул юкта ромашкаларга Кунмаган хәтта тузан, Сыйпыйм, башларыннан сөеп Сыйпаган кебек Туфан. Аккош күлендә сагыш, моң, Юксынып сорый урман: Гасырның үзе кебек чал Кайда, дип, синең Туфан?
23 авгчст, 1982
КамАЗ алмагачлары
Сез — безнең узган яшьлеккә Бу җирдә алмаш бары, Сездә дәвамы яшьлекнең. КамАЗ алмагачлары.
Киләсез урамнар буйлап, Әйтерсең, загстан сез. Язмышның үзе белән дә Шушында танышкансыз. Сез аяк баскан җир — КамАЗ. Тамырлар чыккан шуннан...
Дисәләр:
— Кайдан?
Әйтегез:
— Дәверләр капкасыннан... Сез — безнең узган яшьлеккә Бу җирдә алмаш бары, Якты, хәерле юл сезгә, КамАЗ алмагачлары.
Лпгисг. 1082
Гөнаһсыз, нарасый дияр. Сөеп сүзләр әйткәләр, Узган сугышлар турында Берни белми бәбкәләр.
Йөриләр чемченеп чирәм, Сап-сарылар, йомшаклар...
1981
Урамда бер узе исән, Ул сакламый, кем саклар.
Фронтовик, Дуга солдаты.
Артиллерист, ат кадәр.
Сөйләнә: икенең берсе, Я сугыш,— я бәбкәләр.
Теш иртән су буйларына
Каратыйм дисәң үзеңә Авылда тәкәбберне, Авылда түгел, илеңдә, Җиреңдә фәкать берне, Төш иртән су буйларына, Эзлә, күзәт талчыгып, Тибрәнер сандугач басып Сайраган яшь тал-чыбык. Өз шуны, күрсәтмичә сук Тәкәббер беләгенә, Иңәр сер шул чакта аның, Иңәр сер йөрәгенә.
Бел шуны, сиздермә ләкин, Йөр һаман саклап серең, Шул көннән башлап гомергә Синеке тәкәбберең.
Июль. 1982
Ялганчы бүрәнә
Осталар йорт башлаганда Хуҗаны, бу бәндәне Бер кызык итик дигән күк, Беренче бүрәнәне Күмәләр, аннан шаяртып Көләләр: күр әнә, дип,
Ята нигездә күмелеп
Ялганчы бүрәнә, дип.
Мине дә күмәрләр бер көн, Кирәкми күмәргә күп.
Ятасым килми кабердә Ялганчы бүрәнә күк.
Алмагач
Таралган нигез. Таралган Йорт-нигез. Идән-сайгак Күптән юк. һәркем кергән дә Кирәген алган сайлап.
Таралып шүреләр ята, Калдырча, суса, кылыч...
Июль. 1982.
Станок куй да киндерне Сугарга шунда кереш. Бакчада бер төп алмагач. Корган очы, кәүсәсе.
Килә шул алмагач белән Кул биреп күрешәсе.
Карама
Йөрәктән сагыш белән моң, Ярсып кан тама төсле, Урманы калдырып киткән Ялгыз карама төсле
Август. 1982.
Торамын кыр уртасында, Гел уйлан, сагын икән. Көр чагың—бергә шаулаган Шул урман чагың икән.
Ялгызлык
Бу картның көндәлек юлы: Йорт, тыкрык, иске зират, һәркөн тикшереп тора күк Кайчан дип минем чират. Тәрәзә турыннан уза, Гүя күп'күргән рәсем, Шәйлим гөлләр арасыннан Селкенгән күләгәсен. Элек печән чабар иде. Урагын урыр иде.
Элек юлы озын иде: Йорт, Идел, Одер иде... Ялгызлык... хәзер өч көнгә Капка келәсенең бер Шыкылдаганы ишетелсә.
Июль. 1982
Картка көн ачылды, бел. Уенда колхозлар төзи, Кора кыр станнары.
Юк, үзе түгел — ялгызлык Теләгән дошманнары.
Тәлгат дус
Тәлгат дус, авылдаш минем... Керешеп «Бисмилраидан, Бөкрәеп кабер ташына Мәрхүмнең исемен язган. Кайсының Бибигарифә...
Кайсының Рәхмәтулла...
Бетергән: «Үзе бер алла Булсын,— дип, рәхмәтендә». Язган... Асылда бит авыл — Хезмәтчән, тырыш токым... Язган хөрмәтләп, гадәттә, Үлгәч, итмиләр хөкем... Язган... Уйлары тоташкан Сугышка — атасына... Барсына язган әтисе Ташыннан башкасына.
Миңа да язар... Елмаеп: Я, ни бар җир яме күк? «Башка берни дә кирәкми», Дил җырлап җибәрер күк.
Лвгцст. 1982
II «( .-//ст. 1982
Март 1982
Өшегән бәрәңгеләр
Мин ятим, миннән калганнар Бар да шат, үзем беләм. Карыйм авылым күгенә Бала чак күзе белән.
Карыйм декабрь кичендә, Үпкәм зур декабрьга, Юк, ипи әгәр, онытмам Кергәнче шул кабергә. Декабрь күңелдә калды Ачлык символы кебек.
күк
Еладым үксеп төшемдә Мин солы оны күреп. Әнидән сорап еладым Әй, солы коймагын мин, Декабрь, сабый җанымны Ник иртә кыйнадың, дим. Берсе авылым өстенә Аударган йөге белән,- Өшегән бәрәңгеләр күк Йолдызлар җемелдиләр.
Бүген монда Бакый күргәзмәсе, Бүген монда хуҗа — Урманче. Йөрдем олы сәнгать дөньясында, Йордем тәмам күңел булганчы. Бу күргәзмә — үзе зур бер тарих, Кайнар сәлам миннән рәссамга. Моң доньясын ачып бирә алмам Мин — бичара, күпме язсам да.
Үзен кайчак мин охшаттым аның Җәен кырда кызу кояшта Арыш арасыннан килеп чыккан Мәһабәт зат Хозер' Ильяска. Калын тарих урманнары аша Атлап бара кебек Урманче, Шунда туган боек «Сагыш»ларын Шигъри җаным саклар үлгәнче.
Әби һәм козгын
Зиратта туктаусыз сузып Кычкырса козгын әгәр, Борчыла йөз яшьлек әби: «Япмады авызын, каһәр. Бар әле, карап кер әле...» Эндәшә оныгына: «Кай якка карап кычкыра, Ни гөнаһ шомлыгына?» Оныгы чыгып керә дә Юанып, өскә карап, Әби, ди, козгын кычкыра Югары очка карап.
Нәтижә чыгара әби: «Үлемнән калмый кеше. Ибраһимгадыр, авылда Ул карт — иң карый кеше...»
Тавышы тынды дигәндә, Кычкырып куя козгын. «Кай якка карап кычкыра, Карап кер әле, кызым». Оныгы, күрсә-күрмәсә, Түбән очка, ди юри. Бик авыр сулый да әби, Гөлҗамалга дип юрый. «Алла рәхмәтендә булсын, Бик дус идек яшьлектә». Шомлы козгын өне килә, Тотындисә тәсбихкә. Әби, ди, оныгы көлеп, Козгын гел алга карап, Нишләптер кычкыра бүген Безнең урамга карап. Уйланып утыра әби Килгәндә кызарып таң. «Балалар авырыйдыр әле Тыкрыкта кызамыктан». Козгынның язын зиратта Бала чыгарган чагы. Түгел, ди әби, башыма Бәла чыгарган чагы...
Март, 1982