САБЫР КАНАТЛАРЫ
дәбиятта «хатын-кыз шигърияте» яки «хатын-кыз прозасы» дигән төшенчә яшәми Язу эшенә алынган хатын-кызларга ташламалар ясарга безнең хакыбыз юк. Бу җәһәттән ышанып әйтергә була: Саҗидә Сөләйманова иҗаты — татар әдәбиятының горурлыгы, йөз пакь- лыгы. Ул Мозаффарияләр очырган шигърият кошын яңа биеклеккә, зур әдәбият күгенә күтәрде
60 нчы еллар башыңда безнең поэзиябез күл кенә яңа исемнәргә баеды Менә шул вакытта артык куадарланмыйча гына һәм гаҗәеп тыйнаклык белен Саҗидә Сә- ләйманоаа да шигърият ишеген шаиыды.
Ә
Менә шушы юлларда ук инде шагыйрәнең башкалар салган юлдан бармыйча, үз юлын, үз җырын табарга тырышып эзләнүен сиземләргә мемкин.
Менә аның 1963 елда язылган «Машинада атлар» дигән шигыре:
Кара тасма юл сузылган, ике якта кар.
Машиналар узышалар, машинада атлар...
Карап торышка, һич тә гаҗәпләнерлек урын юк кебек. Сугым сараена яки базарга алып бару ечен машина арбасына төялгән мал-туар кемне шаккатырсын икән!!
Тик без шигырьне дәвам итик:
Юл ташларын ат ташыды, таныш һәрбер чаты — кара кәздә тездән батып, чыгалмыйча ятты.
Пар кыңгырау чылтыратып юртыр гына чаклар...
Машиналар чаба юлдан, машинада атлар.
Соңгы елларда татар әдәбиятында, бигрәк тә шигърияттә, ат образы гаять зур эволюция кичерде. Образ яңа мәгънә төсмерләре белән баетылды, заманча яңгыраш алды С. Сөләйманованың бу шигыренә бер төрле генә аңлатма бирү дә дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде. Шулай, шигырьне шигырь итүдә образларның күп сыйдырышлы, ассоциатив мәгънәле булуы төп шартлардан берсе икәненә тагын бер мәртәбә ышанасың.
Шагыйрә иҗатында социаль-психологик анализның көчәюе дә нәкъ менә шушы шигырь язылган елларга туры килә Шигырьләрнең фәлсәфәсе тирәнәя, образлар тагын да конкретлаша төшә. Менә аның атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаевага багышланган шигыреннән бер өзек:
Ә кояшта таплар
чит күзләрнең Күзлегеннән кара күренә...
Юлдаш булсаң, йолдыз булыр идең туган-үскән илнең күгендә.
С. Сөләйманова биредә татар укучысына Марина Цветаева дигән зур шагыйрә барлыгын тагын бер мәртәбә искәртә һәм шигъриятнең җәмгыятьтә тоткан урыны турында тирән гомумиләштерү ясый.
Ә бөркеткә һәрчак ук төбәлә.
Очып тешә кызыл каурыйлар...
Күк барында —
җирдә уклар да бар,— тыныч яшимени шагыйрьләр.
Шагыйрәнең икенче бер шигырендә ниндидер куркыныч сагалавын тоеп хәвефләнү мотивы урын ала: һәр авазы серле шагыйренә.' Җир әйләнә, ә ул үзәктә, өй тирәсендә дию туен йөрәгенә басып күзәтә.
Шул йөрәктә тагын ничә үкчә!
Үксеп чыга аннан җыр, ютәл...
Йөрәгемнән сикереп, җиргә чумдым, Ахматова түгел мин — бүтән.
Үз вакытында Саҗидә Сөләйманованы Анна Ахматова, Зөлфия кебек мәшһүр шагыйрәләр белән тиңләү очраклары булды. Бу чагыштырулар бер яктан, С. Сөләйманованы шигърияттә зур фигура булуына ишарә ясаса, икенче яктан, аның иҗаты да Ахматова, Зөлфия кебек киң яңгыраш табарлык дигән фикер уята иде.
Соңгы патрон әле атылмаган, онытылма, йөрәк, хушланма! Гадел атлы әткәм әманәте — соңгы патрон — соңгы дошманга!
Менә шуның кебек күп кенә шигырьләр дә шагыйрә аерым кеше язмышы аша бөтен совет халкының героик язмышын сурәтләү югарылыгына ирешә.
Әйе, Саҗидә Сөләйманованың үз тормышы Һәм иҗаты да халыкка фидакарьләрчә хезмәт итүнең гүзәл бер мисалы. Киләчәктә дә шагыйрәнең шигъри авазы көчәй- гәннән-көчәя барыр. Без моңа олы шигърияткә ышанган кебек ышанабыз.