Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯ КАҺАРМАНЫ


атар халкының гражданнар сугышы елларында кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән данлы уллары арасында Хөсәен Мәүлетов исеме күренекле урын алып тора. Кама буенда ярлы гаиләдә туып үскән Хөсәен Мәүлетов катлаулы һәм авыр тормыш юлы үтә. Ул Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында чыныга һәм политик яктан үсә. Уралдагы революцион вакыйгаларда актив катнаша. Соңрак легендар Фрунзе гаскәрләре сафларында ул Көнчыгыш фронтта һәм Урта Азиядә Совет власте дошманнарына каршы сугыша. Сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен ул ике тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Язучы Вазих Исхаков. Хөсәен Мәүлетов- ның тормыш юлына мөрәҗәгать итеп, яңа кызыклы фактлар таба, герой шәхесендәге яңа сыйфатларны ача. Аның Татарстан китап нәшриятында чыккан «Кама егете»1 повесте—моңа ачык дәлил.
Т
Китапның беренче битләреннән үк автор безне каһарман ашаган мавыктыргыч дөньяга алып кереп китә. Хатергә уелып калырдай мисаллар ярдәмендә ул кискен социаль конфликтларның асылын ача. Повесть герое— ленинчы-большевик Хөсәен Мәүле- тояиың тынгы белмәс эшчәнлеге әнә шул катлаулы социаль-политик фонда күрсәтелә Бәян итүдә хронологик ээлеклелекне сакламастан, автор төрле отышлы алымнар куллана. Әйтик, кирәк дип санаганда, ул тарихка һам персонажларның үткәненә экскурс ясый. Болай эшләү хикәяләүне мавыктыргыч итә, укучыны да кызыклы информация белән баета. Аннан соң мондый типтагы әсәрләрдә тарихи дөреслек белән иҗади фантазия арасындагы нисбәт дөрес булу бик мөһим. Автор оптималь нисбәтне таба алган һәм геройның тормыш юлын чагылдыру процессында аңардан уңышлы гына файдаланган.
Китапта без Мәүлетовлар гаиләсенең, ярлы тормыштан качарга теләп, Чистайдан Пермьгә күченүен күрәбез. Аннары Хөсәеннең шәһәр мәдрәсәсендәге уку елларын, Алафузовлар фабрикасы конторында эшләсен күздән кичерәбез. Тагын уку. Бу юлы инде Хөсәен—Казандагы Учительская школада. Вак буржуалар оешмасы — Җәмгыяте хәйрия — сәләтле егетне Казанга укырга җибәргәндә, әлбәттә, уз максатла-рын алга сөрә. Егеттән ялкынлы революционер чыгар дип ул чагында кем уйлаган СОҢ|
Хакыйкатькә юлны уз тәҗрибәсе аша, аңлы рәвештә табарга күнеккән Хөсәен Мәу- летов — комиссариатта эшлиме, фронтның алгы сызыгында сугышамы, авыр яралардан дәваланып ятамы — ул һәркайда көрәшче булып, хезмәт халкын яклаучы булып кала. Каһарман тормышыннан алынган конкрет фактлар моңа ышандыра. Мәсәлән, М. В Фрунзе заданиесе буенча ул чит ил интервентлары һәм Колчак белән союзда торган милли-буржуаэ «Алаш Урда» хөкүмәтен безнең якка аудару өчен тезелгән интернациональ отряд командиры ител билгеләмә Хөсәен Мәүлетов бу заданиене уңышлы башкарып чыга һәм батырлыгы өчен беренче Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Юк, Хөсәен Мәүлетов ялгызак батыр гына түгел. Геройның сугышчан илтешләре Якуб Чанышевка, Гали Касыймовка, Госман Фәхретдиновка һ. 6.ларга китапта шактый ук урын бирелгән. Әсәрне укыганда без үзәк Меселман комиссариаты башында торган Мулланур Вахитовиың зур оештыру эшчәнлегеи тоеп торабыз
Повестьның үзәгендә художество кечене ия образ тору, әсәрнең фоторәсемнәр белән баетылган булуы китапны мавыктыргыч һәм җиңел укыла торган итә. Чиста, бай әдәби тел белән язылу, матур стиль дә — авторның казанышы. Китап укучылар тарафыннан җылы каршыланыр дип уйлыйбыз.