Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАМИ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ


зербәйҗанның бөек шагыйре Низами исеме бөтен совет халкы тарафыннан тиран ихтирам белән телгә алына. Аның әсәрләре яратып укыла, иҗатц> уртак байлык буларак кабул ителә. Тууына сигез йөз кырык елдан артык вакыт узса да, тарих агымының барлык сынауларын үтеп, Низами безнең белән бергә яши. Ул кешене якты идеаллар белән һәм тыныч, дуслыкта яшәргә чакыра. Шуңа күрә дә яңа дөнья төзүче совет кешесе Низамины зурлап, аның алдында баш ия.
1947 елда үткәрелгән Низами юбилее бөтен совет әдәбиятының зур бәйрәме төсендә булды. Шул вакытта Низамины татар укучысына тагын да киңрәк җиткерү өчен чаралар да күрелде. Низами әсәрләреннән үрнәкләр матбугат битләрендә урын алды ', «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасы татар телендә аерым китап булып басылып чыкты 2. Низами әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүне Н. Исәнбәт һәм М. Максуд кебек зур каләм осталары башкарды. М. Максуд татарча басылган «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасында «Азербәйҗан халкының даһи шагыйре» дигән мәкалә багыш-лады. Ул мәкалә поэмадан өзекләр белән бергә авторның сайланма әсәрләр җыентыгына да кертелде.
М. Максуд үзенең бу мәкаләсендә, Низами иҗатына югары бәя бирү белән бергә, аның мирасының әле дә кешелек дөньясы интересларына хезмәт итүе һәм тагын да көчлерәк яңгыраш алуы турыңда яза. «Низаминың,— ди ул,— коллыкка һәм гаделсезлеккә каршы, кешенең кешелеген мыскыл итүгә каршы әйткән ялкынлы сүзләре хәзерге чорның тираннарын — империалистларын да бик нык камчылыйлар. Аның хезмәт сөю, иптәшлек, дуслык һәм мәхәббәт турындагы сокландыргыч шигырьләре бүген дә актуаль яңгырыйлар. Менә шуңа күрә дә үлемсез шагыйрь Низами бөтен җир шарында бәхетле азат тормышның тулы тантанасы өчен көрәштә прогрессив кешелек дөньясының алгы сафларында бара».
Шулай итеп, Низамины татар укучысына якынайтуда тагын да бер зур адым ясалды. Моннан соң да Низами игътибар үзәгендә була, чөнки татар әдәбияты үткән озын юлны Низами эзләреннән читтә карау һич тә мөмкин түгел. Бу — хакыйкать, моның шулай икәнлеген фактлар үзләре сөйли.
Кырыгынчы елларда татар укучыларын Низами иҗаты белән яхшылап таныштыручыларның берсе көнчыгышны өйрәнүче әдәбиятчы-галим Бакый Халит булды. Б. Халитның шагыйрьнең юбилее уңае белән язылган мәкаләсе3 татар әдәбият белемендә Низамины өйрәнүдә җитди тикшеренү булып тора. Автор Низами иҗатын шул заман җәмгыятенең торышы, андагы социаль процесслар, халыкның изүчеләргә төрле төстә каршылык белдерүләре яссылыгында тикшерә, әсәрләренең тирән гуманистик идеяләр белән сугарылганлыгын ача һәм алардагы образларының алдынгы идеаллар белән илһамланып яшәгәнлекләрен күрсәтә. Ул шагыйрь иҗатында со- циаль-философик, утопик карашларның урын алуына да туктала, язучының стиле, иҗат методы кебек катлаулы мәсьәләләр һәм ул алып килгән яңалыклар турында да фикер йөртә. «Романтизмга бирелгән Низами,— ди уп,— искиткеч катлаулы фантастик матур образлар иҗат итә; романтик каһарманнарның язмышларын, тойгыларын, психологияләрен, рухи кичерешләрен тасвирлауда тиңдәшсез оста художник
' Низаминың «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы (үрнәкләр).—Совет әдәбияты. НМ7. № 9. 84 87 битләр (п Исәнбәт тәрҗемәсе)
5 гГ».а.аН Лэйлә белән Мәҗнүн. М Максуд тәрҗемәсе Татгосиэдат. 1950
X. 9-^0 “ 26-135 битләр ТууЫНа 800 сл тулугя каР“та ~ Совет әдәбияты. Казан. 1940.
А
буле. Феодализмның тончыктыргыч авыр шартларында романтизм Низами ечен кислород кебек зарур иде... Искиткеч батырлар, фантастик каһарманнар тормышы турында эпик поэмалар язу чорында романтик поэмалар иҗат итүне башлап җибәрә һәм Фирдәүси традицияләренә юл баглый»
Низами кебек дөньякүләм классикның иҗат методы хакында әле бөтенләй диярлек сүз бармаган бер вакытта Бакый Халитның ул хакта башлап фикер йөртүе шулай ф ук искә алынырга тиеш. Татар әдәбиятчылары аннан элегрәк тә Низами иҗатына ме- рәҗегать иттеләр. Г. Рәхим һәм Г. Газиз, совет властеның беренче елларында ук н «Татар әдәбияты тарихыпн төзегәндә, Низами йогынтысы астында язылган терки = телдәге «Мехэәнел-әсрар»га махсус тукталып, аңа аерым бүлекчә бирделәр. XIV йөз « азагы — XV йөз башында яшәп иҗат иткән харәземле Хәйдәр, Низаминың «Мәхзә- <9 нел-есрар»ыннан файдаланып, шул исемдә әсәр язган. Бу хакта ул үзе дә: <
Мин ки пешердүм бу ләэнз 1 ашны, Шәйх Низамидин алып чашии 2,—
х дил, ачыктан-ачык әйтә.
1 Хәйдәрнең «Мәхзәнел-әсрарпы3 беренче мәртәбә 1857 елда Казанда Иосиф 2 Готвальд тарафыннан басылган һәм барлык төрки халыклар дөньясына таралырга юл X алган. Урта Азиядә бу әсәрнең кулъязмалары булуы хәзергә билгесез, соңгы еллар- ф да Татарстанда аның яңа бер кулъязмасы табылды. а
Татар халкының алдынгы укымышлылары Низами иҗатын башка төрки халыклар о даирәсенә җиткерүне дә күз алдына тотып эшләделәр. Мәсәлен, 1902 елда Казан университеты типографиясендә «Мәшһүр гашыйк, мәгъшук Ләйлә илән Мәҗнүн хи- л кеясе» дигән китап басыла. Бу — Низаминың атаклы «Лейле вә Мәҗнүн» поэмасының < эчтәлеген шул вакыттагы төрки-татар әдәби .телендә сөйләп биргән хикәя була. Хи- о. көянең авторы Фатих Халиди: «Ушбу мәшһүр «Ләйлә ве Мәҗнүн» китабыны Россиядә “ булган мөселманнар теркисенә тәртип кылдым» 4,— дип белдерә. <
Ләйлә белән Мәҗнүннең Низами әсәрләреннән килә торган мәхәббәт маҗара- 3 лары турындагы хикәятләрнең борынгы чорга караган үрнәкләре до бар Мәсәлән, 1973 елда археография экспедициясе Татарстанның Арча районыннан Ләйлә һәм Мәҗнүн хакындагы легенданың XVIII йәзгө караган татарча кулъязмасын табып алып кайтты в.
Әгәр дә без тарихка күз салсак, татар әдәбиятының Низами иҗаты белен бәйләнүе бик ерактан килгәнен күрербез. Татар халкының бабалары — болгарлар аэер- бәйҗаннарның бабалары угызлар белән якын мөнәсәбәттә булганнар Ибне Фазлан болгар ханы Алмышның угызлар гаскәр башлыгы кызына өйләнгән булуын хәбәр итә °. XII йөзнең беренче яртысында яшәгән гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнати болгар сәүдәгәрләренең аэербәйҗан кылычларын алып кайтулары турында яза Идел тама-гындагы Саксин шәһәрендә кырык угыз кабилә кешеләре, болгар һәм суаарлар бергә яшиләр, болгар әмире шәһәр үзәгендә урнашкан, һеркайсы халыкның үзләренең мәчетләре, галим-голәмалары бар т,— ди ул.
Ш Мәрҗани язганча‡‡ §§, XIII йөздә Болгарда яшәп иҗат иткән Хосон Болгари (Әш-Шәйхел— Имам Хуҗа Хесон бине Гомер) исемле билгеле галим чыгышы белән Азәрбайҗанның Гонҗә шәһәреннән булып, Болгарда күп еллар терле фәннәр белән шөгыльләнгән, дини һем деньяаи әхлак, фен мәсьәләләре буенча барган бәхәсләрнең башында торган һәм хор фикерләре ечен мәчет манарасыннан ташлар үтерелүгә хөкем ителгән, тик дуслары ярдәмендә генә үлемнән качып котылган Болгарның уз галиме саналып, ул тарихка Хәсән Болгари исеме белен кергән.
1 Лптпэ - татлы
• Чатни - аш тәмләткеч
• «МоХЗОНел асрар» Катай. IB57. II бнт
• Мәшһүр гпшмЛк. мәгъшук ЛәПл» клан Мәҗнүн хикәясе Казан. ими университет типа лктогпафнис с. IIW. 4Л бнт
‘Әхмөтҗлпов М. ГаПнетдинов М Ләйлә беләи Мәмнүн кыДссасынык татарча варианты - Катаң утлары 1979. № 6. I7O--I7I битләр
§§ КовалгпскнЛ А П Кинга А»чела Иби Фадлаиа о его путешествии на Волгу а 971 5Л гт ,₽'кГ?утс'исчтнн.' Абу Хамида Ал Гврнати в Восточную и Центральную Европу (IIJI-II5J гг >
М. 1971. 77. 56. М битләр
• 111 Мәрҗани Мвстәфадел әхбар I. Катан. 1897 83 бит
Икенче яктан, Афак исемле кыпчак кызы Низаминың бердәнбер сөйгән хатыны булган. Афак (борынгы болгарча язылышы — Афа) исеменең болгар кабер ташында теркәлгән булуы да кызыклы факт. Аэербәйҗаннар белән татарлар арасында барган бәйләнешләр, культура һәм сәүдә мөнәсәбәтләре соңга таба да тукталып тормаган *.
1969 елның маенда Татарстанда Азербәйҗан культурасы атналыгы башлану уңае белән Д. Г Жафаровның: «Безнең халыклар борынгыдан инде үзләренең этник һәм рухи гомумилеге белән билгеләнә иделәр»2, дип язуы бик дөрес булды. Азәрбайҗан һәм татар фольклорының, әдәби ядкәрләренең үзара керешүләре — борынгы вакытлардан килгән законлы күренеш. Шуның нәтиҗәсе буларак, Себер татарларында «Куроглы»ның аерым варианты барлыкка килгән, «Дәдә Коркыт» дастанының тәэсире Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына да кагылган А. Самойлович һәм Ә. Нәҗипнең бу әсәрнең барлыкка килү урыны итеп угызлар белән тыгыз бәйләнештә булган төбәкне чамалаулары4 бер дә гаҗәп түгел. Н. Хисамов та бу галимнәр фикеренә кушыла һәм Зөләйха образын сурәтләүдә, сарай эче бизәкләрен бирүдә «Кыйссаи Йосыф» авторына Низами әсәрләренең тәэсире булганлыгын да билгели. Низаминың социаль-утопия карашларының болгар-татар язучылары иҗатына йогынтысы турында исә безнең элегрәк басылган хезмәтләребездә сүз булган иде5.
Низаминың урта гасыр татар әдәбиятына ясаган йогынтысының иң күркәм үрнәкләреннән берсе — аның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының XIV йөздә шагыйрь Котб тарафыннан ясалган төрки телдәге тәрҗемәсе. Бу тәрҗемәнең иҗади башкарылганлыгы, ягъни анда Котбның үзенең дә оригиналь өлешләре булганлыгы фәндә инде исбат ителгән нәрсә.
Поляк галиме А. Зайончковский илленче елларда Котб әсәренең кулъязма фотосын транскрипция һәм сүзлеге белән аерым китаплар итеп бастырып чыгарды. Котб иҗатын өйрәнүдә тюрколог Ә. Нәҗипнең дә зур эш башкарганлыгын әйтергә кирәк. Ленинград университеты профессоры Г Таһирҗаноа 1946 елда бу әсәр турында кандидатлык диссертациясе язган иде. Автор, эзләнүләрен дәвам иттереп, соңгы вакытта «Котб һәм аның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре» дигән яңа хезмәт игълан итте *.
Галим бу хезмәтендә Котбның шагыйрь буларак зур каләм остасы икәнлеген күрсәтә Шулай булмаса. ул Низами кебек бөек сүз сәнгаткяренең гаять катлаулы сурәтләр, образлы картиналарны эченә алган «Хөсрәү вә Ширин» кебек шедеврга тотынмаган булыр иде. Һәрхәлдә, Котб Низами поэмасындагы гаҗәеп образлар дөньясын төрки укучысына җиткерә алырлык талант көченә ия булган Котб иҗатын бу яктан өйрәнүдә X Миңнегуловның да күп өлеше бар7. Госман Котбның «Хөсрәү вә Ширинне турында мәкаләләр язу белән бергә, бу поэманы ул гарәп язуында ике кисәктә бастырып та чыгарды8. Болар барысы да Котб иҗатын өйрәнүдә һәм аны Низами белән бәйләнештә карап татар укучылары арасында популярлаштыруда мактауга лаек эшләр булды.
Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е төрки халыкларга Низами мирасының серле дөньясына үз телләре аша үтеп керергә киң юл ачкан Е Э. Бертельс, аның әһәмиятен күрсәтеп: «Монгол биләмәләренең көнбатыш өлешендә бу — беренче дөньяви әсәр, һәм аны дөньяви әдәбиятның алга таба үсеше өчен юл билгеләгән шактый уңышлы тәҗрибә дип атарга мөмкин» °,— дип бәяләде.
Манылган зур галимнең бу әсәр турында әйткән сүзләренең хаклыгына аерым төрки әдәбиятларының үсү тарихы ачык мисал Г. Таһирҗанов «Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре болгар-татарларның һәм Урта Азиядәге кайбер халыкларның әдәбият-
1 Казанская история М -Л.. 1951, 135 бит
’Жафаров Д. I Ленин сызган юлдан - Социалистик Татарсгш 1969. 25 май
л Vpq4 "Л нсто|’и" туркменской литературы - В кн Туркмения т I.
гня* 1970.° ДЬАббН8в "бнт* <Кутадгу Билик’ в булгаро-татарской литературе - Советская тюрколо- •Таһирҗанов Г Тарихтан - .әдәбиятка Казан. 1979. 95-169 бит
* Котб"е1ХвспВ« tll.m»,/™» "*ат?’ .?а35п„даүл;>т Уивв'РСитеты (КДУ) нәшрияты. 1976
X Госман һәм 3ШМлкеь^ппи к 7 ’гКДУ "э,|||,ня'ы- 1970-1971 (Басмага хәзерләүчеләр-
Cp“"'"A,p" " ■»««« *•« -■
ШАКИР
ф НИЗАМИ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ф
һям аның Махаммадъярга булган йогынтысы турында да кагыла. Низаминың татар әдәбиятына ясаган йогынтысы турында профессор М.
җитеш, мул тормышта рәхәт кичерә. Бу күренешләрне Мөхәммәдьяр да, Низами кебек үк, үз җәмгыяте тәртипләренә каршы куя, шул юл белән илне савыктырырга тели
Күренә ки, шундый зур социаль-философик мәсьәләләрдә дә Низами безнең Мөхәммәдьярга хыялланыр өчен канат биргән.
Кол Галидән башлап, болгар-татарларның алдынгы язучылары Низаминың фарсы телендәге әсәрләрен дә яхшы белгәннәр һәм алардан рухи азык алганнар.
Хәзерге вакытта Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә ф-326 (2391 саны белән Низами «һәфте пәйкөр» поэмасының 1020) 1611—12 елда күчерелгән кулъязмасы саклануы да шул хакта сөйли булса кирәк. Моңа Мөхәммәдьяр иҗаты да мисал була ала. «Нуры содур» поэмасы үзенең төзелеше белән Низаминың «Мәхзәнел-әсрар» һәм «Җиде гүзәл» поэмаларын хәтерләтә. «Нуры содурида һәм «Җиде гузәлидә, аерым бүлекчәләрнең бер үк исемдә булулары белән бергә, фикер агышында да якынлык бар. «Төхфәи мэрдан» поэмасының башламында авторның үз күңеле белән сөйләшүе, язмыш белән бәхәскә керүе дә Котбның «Хөсрәү вә Ши- рин»ендәге керешкә охшап китә.
«Төхфәи мәрданида Мөхәммәдьяр кешене югары, бөек бер зат саный, аның кешелекле булуын төп сыйфаты итеп карый. Бу караш та Низаминың «Мәхзәнел-әсрар» һәм «Җиде гүзәляендәге төп мотивка бик якын.
Низаминың барлык әсәрләрендә дә хатын-кызның әхлак сафлыгы, турылыклы мәхәббәте, олы җанлы һәм хәтта батыр рухлы булуы да сурәтләнә. Алар арасында ирләрдән югары торганнар да күп, ди автор.
Бик күп гүзәл хатыннар бар арыслан күк.
Ирләрдән дә хатын-кыздан калышкан күп.
(«Хөсрәү вә Ширинпнән өзекләр. Н. Исәнбәт тәрҗемәсе).
Мөхәммәдьярда да хатын-кызлар һәр эштә ирләр белән тиң. Алар, кешелекле- лекнең иң гүзәл сыйфатларына ия булып, һәртөрле батырлыкларны эшләргә сәләтле итеп сурәтләнә. Шуның өчен дә:
Тел вә күңлеңне игри 2 кылма кешегә. Йөзең бер кыл көрәк иркәк, тешигә,—
(«Төхфәи мэрдан». 60 б.)
дип кисәтә дә шагыйрь. '
Низами мирасы татарның соңгы чорлардагы шагыйрьләре өчен дә уңдырышлы бакча булган. Ул тәэсир өзелеп тормаган, аны һәр буын яңача кабул иткән. Низаминың әхлак турындагы аерым өйрәтмәләре XVIII йөз башы татар шагыйре Габди шигырьләренә дә үтеп кергән. Ә XIX йөзнең урталарында иҗат иткән Габделҗәббар Кандалыйга Низаминың мәхәббәт каһарманнары тагын да якынрак булган. Кандалый- ның лирик герое үзенең хисләрен сөйгәне Бәдигага, барысы да үтәчәк дигән фаталистик карашта торып, мәхәббәт кебек олы тойгыларның кичерелмәскә тиешлеген аңлатырга тырыша. Герой үзен Низами персонажлары хәлендә калганлыгын аңлата.
Дәхи Мәҗнүн тотып куп гыйшкы мәйле,
Дэюр ирди: И Ләйле лә! И Лейле!
Дәхи борын заманда үтте Фәрһад, Ки Ширин атлы кыз өчен итте фөрйад. Ки мән дәхи бу арага төзелдем, Бәдигам! дип, өзелдем дә өзелдем 3,—
ди ул.
1 Бу турыда кара: Н Ш телей Средневековья,— В кн 61 битләр.
• Игри — кәкре, чалыш Күчерелмә мәгънәдә — ялган Кандалый Г Шигырьләр Казан. I960. 164 бит
Абилов Иден социальной утопии в Из истории татарской общественной
наследии татарских мысли- мысли. Казань. 1978. 56—
Шагыйрь Дәрдмәнд иҗатында ис» Низами тәэсиренең гаять үзенчәлекле, тирен һам сәнгатьчә бик иечк» сыйфатларга үрелеп бирелүен» шаһит булабыз. «Бүзләрем маиалмадым» шигырендә лирик герой, тормыш дулкыны агышында квчле кичерешләргә бирелеп, үзенең хәлен Мәҗнүн һәм Фәрһадныкына караганда да аянычрак сиз» һәм:
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад,
Бер янып ат алдылар,
Мин гарип мең кат янып та — Яндыга саналмадым,
дип аваз сала.
Низаминың татар шагыйрьләре иҗатына тәэсире хакында свйләгәндә, шул ук Дәрдоәнднең тагын бер шигыренә тукталмый үтү мвмкин түгел. «Хикәяи гыйшык» дип аталган ул шигъри юлларны Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасы йогынтысында иҗат ителген классик үрнәк ител карарга м»миии.
Дәрдмәнд үз карашы нигезендә вакыйганы күңеле аша үткәргән, аңа үзенең тойгыларын, кичерешләрен салган, яңа образ, картиналар иҗат иткән, нәтиҗәдә берәүдә дә кабатлана алмаган бетенләй яңа әсәр барлыкка килгән.
Беек Тукай да үзенең иҗатында намуслы мәхәббәтнең Ләйлә һәм Мәҗнүн, Фәрһад һәм Ширин кебек классик образларыннан поэтик чараяар буларак файдаланды. Тышкы матурлык яисә көчле мәхәббәтне сурәтләгәндә ул аларны чагыштыру эчен алды. Мәсәлән:
И кояш! Ямьсезлегеңнәи сии оялырсың, беләм. Бер чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына. Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә. Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
(«Бер рәсемгә»).
Шуның белән бергә, Тукай үзе яшәгән капиталистик җәмгыятьтә чын сөю һәм мәхәббәт өчен шартлар булмавы, кешелекнең бу югары һәм изге хисләренең тапталган, кимсетелгән булуы турында:
Калмасын дуслык, мәхәббәт, чын сеешмәк дөньяда. Бу — җәһәннәмдер, түгел Ширин илә Фәрһад җире.
дип ачынып язды.
Тукай гасырлар буена килгән традицион мәхәббәт образларын үз заманы тәртипләренә каршы кую белән бергә, аларны әле хәл ителмәгән, ләкин киләчәктә хәл ителергә тиешле зур социаль мәсьәләләр белән дә бәйләп аңлатты.
Татар әдәбиятының олы маягы Г. Ибраһимоя «Кыйссаи Йосыф», «Таһир һәм Зөһрә» кебек әсәрләргә анализ ясаганда аларның мәхәббәт геройларын Низаминың Ләйлә һәм Мәҗнүн кебек классик персонажлары белән чагыштырды, аларны үрнәк итеп куйды.
Шулай итеп, татар әдәбияты үткән тарих юлына күз салсаң, аның Низами иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булганлыгы күренә. Низаминың анда мактаулы урыны, якты эзләре бар. Бөек шагыйрьнең югары сәнгатьчә эшләнгән җәүһәрләреннән үрнәк алу Һәм аның йогынтысын кабул итү өчен татар әдәбиятының үзендә дә бай җирлек, көчле традиция яшәп килгән. Башка әдәбиятлар белән үзара бәйләнештә үсү процессында татар әдәбияты нәфис, яңа сыйфатларга ия була һәм сәнгатьчә камил-леккә ирешә барган, яңа поэтик образлар иҗат иткән, дөньяны танып-белү сәләтен арттырган. Моның шулай икәнлеге азербәйҗанның бөек улы Низами Генҗәвннең татар әдәбиятына ясаган шифалы йогынтысы мисалында да ачык күренә