МӘСҮФӘНЕКЕЛӘР ҺӘМ ПИВНИК
лдан кайтып кереп, ял итэрге ниятләп утыра идем, телефон шалтырады. Трубкадан: «Беләсеңме, Пивник Казанда бит,— дигән хәбәр ишеттем.— Буби Пианик — Казанда!»
Берничә минуттан без Казанның Яшьләр үзәгендәге кунак йортында, Пианик каршына килеп баскан идек инде. Ул безне: «Тукта, тукта, әйтмәгез, мин үзем танырга тиеш!»—дип каршы алды. Шактый вакыт текәлеп торганнан соң ул миңа апам исемен атады, аннары кисәк кенә: «Юк, юк,— дип, үзен-үзе теэәтергә ашыкты.— Син — Закир абыйның телчек кызы булырга тиеш,— диде. Исемемне әйтте.— Кечесе, кечкенәсе, әлбәттә,— дип кабатлады.— Утыз сигез ел вакыт үткән бит инде»...
Бер-беребезгә карашып сүзсез калдык. Шул ук төз, озын буй, какча йөз, кылыч борын, тирәнгә баткан, моңлы, зур коңгырт күзләр, шома чәч. Куе зәңгәр төстәге костюмы, саргылт кызыл күлмәге, буйлы галстугы гына аны тәмам олы, эшлекле кеше кыяфәтенә керткән сыман.
— Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, Буби,— дим. Артыгын әйтә алмыйм, үткәндә кичергәннәр бары берьюлы күңелгә кереп тулган да, төен булып, тын юлын каплаган. Авыз ачсаң да, күзгә яшь тулар кебек.— Син үзгәрмәгәнсең, Буби!..
Мин бу сүзләрне юри кабатламыйм: Буби, чыннан да. 1943 нче елның салкын яңгырлы көзге кичендә. Чистай районының без яшәгән Иске Роман авылына аяк баскан кичтә дә шундый ук иде кебек, һәрхәлдә, аның кыяфәте минем күңелдә гел шундый булып саклана. Алар безнең авылга Эстониянең башкаласы Таллин шәһәреннән килеп төштеләр. Туган йортларының немец фашистлары кулында калуына сагышланып, тормышның мең кыенлыгын авыл халкы белән бергәләп җиңә-җиңә, алар бездә шактый гомер яшәделәр. Әнисе, Фаня Гиршевна Пивник, немец теле укыта башлады. Бубины мәктәпнең атын карарга алдылар. Әниләребез бергә эшләгәнгә, без дә гел бергә идек. Буби безгә эстоннар турында сөйли, аларның җырларын көйләп күрсәтә, аннары бездән татарча сүзләр өйрәнә, авыл халкыча сөйләшергә теләвен аңлата иде. Эстон мәктәбендә өзелеп калган укуын һичничек дәвам иттерү мөмкин булмаганлыктан, аның буш вакыты күп. Ул атын чистартып, ашатып- эчертеп, эшен түгәрәкләп куя да китаплар, газета-журналлар дөньясына күчә. Тик ул еллардагы татар авылында аның зәвыгын канәгатьләндерерлек, аңлаешлы китаплары да аз булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә Бубиның телне өйрәнергә ашкынуы табигый. Ул үзенең бу теләгенә шактый тиз иреште. Кышкы озын кичләрдә авыл яшьләренең аулак өй мәҗлесләрендә, «Йөзек салыш» уйнаганда иң оста итеп ул җырлый торган булып китте. Авыл кызлары Бубиның ягымлы баритон тавышын яраталар, җырны ул башлаганны көтеп торалар иде. Буби исә моңа бик шат, ул кыстатмый, тамагын кыргалап, кызлар ягына елмаюлы карашын ташлап ала да йөзек салучыны биетерлек иттереп такмаклый:
Китте йөзек, китте йөзек куллардан.
Барыйм әле. барыйм мин шул юллардан...
Ю
Аңа башкалар да кушыла. Тәбәнәк, караңгы әй яктырып киткәндәй була. Без, кечкенәләр, я киң сәкенең түр почмагына, я мич башына, я сәндерәгә үк чәмәшкән килеш зурларның уенын күзәтәбез Йөзек кем кулыннан табылыр, ул кешегә нинди «җәза» бирелер дә, «гаебен» ул ничек җиңеләйтер: җырлармы, биерме, башка берәр тамаша күрсәтерме?
Җанга капылт ябырылган истәлекләр тәэсиремнән айный алмый утыруның озак- ♦ карак сузылуын чамалап, тел очында торган беренче соравымны бирәм. ж
— Безнең якларны онытып бетергәнсеңдер инде, Буби?
Ул үпкәле карашын бик тиз читкә борды, креслосында чайкала-чайкала, үзалды- Е на гына сөйләнгәндәй итеп, саф татарча:
— Ул елларны онытсаң, җир йотар,— диде.— Ярыймы соң, мөмкинме?!
Соравыма сорау белән җавап бирүе генә түгел, теленә кинәттән безнең авыл £ кешеләре еш куллана торган «җир йотар» кебек сүзләр килеп керүе дә Бубиның о бернәрсәне дә истән чыгармавына көчле дәлил иде
Бер-беребезне бүлә-бүлә шул чактагы хәлләрне, бер караганда, көлке, икем- £ челәй исәпләсәң, үзәгеңне өзәрдәй вакыйгаларны сөйли башладык.
— Фаня Гиршевна Октябрь бәйрәме көнне безнең мичтә бәрәңгедән шундый > тәмле бер ризык пешергән иде. Тәме әле дә авызда. Исемен сорарга гына оныт- у канмын.
— Сии кечкенә идең бит әле, кая анда аш исемнәрен сорап тору1 Минем ат
күтәрәмгә калгач, сезгә йөгереп барып кердем, өйдә — син генә. «Әйдә, дим, аркан * очын тотып кына торсаң да ярар». Икәүләшеп абзарга кердек. Тотып кына торырга о кушсам да син тартып азапланасың икән. Бер заман карасам, үзең лыпылдап җиргә — утыргансың, аркан да ычкынган... чз
Көләбез. Күзләребезгә ихтыярсыздан тулган яшьне бер-беребездән яшерер ечен читкә борыла-борыла көләбез Бүлмәне тутырган көлү авазлары яшьлектә, Е балачакта без кичергән яман еллар күләгәсен читкә, еракка куа, күңелләребездә әллә кайчан бөреләнгән карусыз дуслык бәхетен мең-миллион мәртәбә арттыра кебек а
Буби «ат караучы озын эстон малае» хәленнән җаваплы постка күтәрелгән, ° Бениамин Моисеевич Пивник хәзер Таллиндагы кием-салым тегү берләшмәсенең генераль директоры икән. Сүзебез бер эзгә төшкәч, ул, уңайсызланып: «Ни гомер үткән, ә Чистайга кайтып килергә җай чыгара алганым юк,— дип куйды.— Инде бу юлы бер генә көнгә булса да барырмын дигән идем, киңәшмә озакка сузылды Казаньы да беренче күрүем бит — гаҗәеп шәһәр икән!.. Чистайга эләгеп булмады»
— Әйдә, Буби, иртәгә таңнан чыгып китәбез!— дим.
— Командировкам бетте. Самолетка билетлар алынган. Сез инде миңа сөйләгез генә: әйдә, авылның беренче йортыннан башлыйбыз, ерак чишмә юлына чыгып җиткәнче, бетен кешеләр турында!—Буби, үтенеченең чынбарлыктан шактый ерак икәнлеген сизел, төзәтергә ашыкты. Сәгатенә күз салды.— Анысына да вакыт җитми икән,— диде.— Өч йөзләп йорт бит анда, без аларның исемнәрен генә әйтеп чыгарга да өлгермибез, самолет өчтә оча, хәзер — унике
Без Бубига аеруча якын кешеләр турында сөйләшергә тотындык. Ул сорый, без ни белгәнебезне түкми-чәчми аңа җиткерәбез. Кайберләрен ул белә дә икән еле
— Фатир хуҗабыз үлгән инде,— диде Буби.— Шәйдулла абый да. әби дә юк инде —Шул сүзенә ялгап, ул яңа сорау китереп чыгарды — Мәсүфәнекеләр нишләде икән, сез беләсезме? Ул апа берүзе алты бала үстерә иде Андый семья авылда бер генә, безнең очта, безгә якын гына торалар иде Аларны күргән саен аптырый идем: мин әниемә берәү генә, әле үзем дә эшлим, акча алам, алай да җитми, Ме- суфә апаның ялгызына — алтау!!! Ни ашатты икен ул аларга? Киендерергә ниләр тапты икән? Әле аңардагы шөфкатьлелекне белсәң! Берсендә ул әниемә түшкәсе белән каз биргән иде! Ул балаларның кайсы исән калды икән, нишлиләр икен алар, кайларга таралыштылар икән?..
Кызганычка каршы, уп кичто Бубиның бу сорауларына төгәл җавап бирерлек мәгълүматым юк иде. Бер-ике сүздән соң җавабым өзелеп калды. Туган үскән яклар Таллин кадерле үк ераклыкта булмаса да. сирәгрәк кайтыла шул: җәенә бер злексө, зләге, зләкмәсә —юк Инде чираттагы кайтуда, авыл капкасыннан үткәч үк. колак
төбендә Бубиның соравы кабаттан яңгырады кебек: «Мәсүфәнекеләр нишләде икән?..» Бу юлы мин Пионик соравына төп-тәгәл җавап алырга тиеш идем.
Без яшәгән чорда алты бригадалы җыйнак кына бер колхозны тәшкил итүче Иске Роман авылы хәзер «Степной» исемле совхозга әйләндерелде. Дирекция урнашкан ике катлы кирпеч йорт буп-буш. Кемнең кайдалыгын сорагач, болдыр баскычында утыручы малай (ул әнисе урынына килгән булып чыкты) бик горур кыяфәттә:
— Әллә күктән төштегезме?—дип, йеэен читкә үк борды,—Бүген кем конторд» утырсын инде? Безнекеләр генә түгел, Чистайдан килгәннәр дә кырда ята, кичкв бәйрәм була бит1
Малайның артык сөйләшергә теләге юк иде, турыдан-туры Мәсүфә апа Морта- эиналарның үзләренә китүдән башка чара калмады. Аларны табу исә бик җиңел булып чыкты: Түбән очтагы инешкә тоташкан аркылы рәт тоташы белән аларныкы икән, Балалар, киленнәр, кияүләр, кодагыйлар — бары да бер тирәдә. Мәсүфә апа яши торган ак ташпулат башкалардан аерылып тора, ул башка йортларга караганда зуррак та, биегрәк тә, мәһабәтрәк тә. Дөрес, йортларның башкаларына да тел-теш тидерерлек түгел, барысы да төзек, җыйнак, аларында да авыл тормышының хикмәтләрен яхшы белүче, нык хуҗалыклы, уңган кешеләр яшәве әллә каян сизелә.
Зәп-зәңгәр мөлдерәмә күзләре, елмаеп, бер генә сирпелде, Мәсүфә апа, безне танып, өйгә чакырды.
— Узыгыз, уз? — диде. Үзе газ плитәсендәге казаннарга ишарәләде.— Ике табынлык аш пешерәм. Берсе осталарга, чуаш ягыннан килгән ике оста мунча өлгертә. Икенчесе — балаларга. Хәзер кайтып керергә тиешләр. Әйдә, узыгыз, әйдә!..
Өйнең күп тәрәзәле, өч яклап көзге кояшның алтынсу салкынча нуры белән өртелгән җәйлек өчен ясалган өлешеннән эчкә үтәбез. Залны, кунак бүлмәләрен, кече якны күргәч, йөзебезгә чыккан гаҗәпләнү галәмәгләрен чамалап, Мәсүфә апа аңлатырга ашыкты.
— Илдусым: «Йөз квадрат метр булсын!»—диде дә кырт кисте. «Ниемә бу кыр хәтле өй?» — димен. «Кунак-төшем килгәндә, туйлар уздырганда җайлы була ул, әнәй»,— диләр.— Ана шунда ук балалары кылган эшнең яманларлык түгеллеген дә искәрә.— Соңыннан аларныкы дөрескә чыкты,— ди.— Безнең нәсел зур бит. Ел саен ике-өч туй уздырабыз, гадәт кушканча, бишлр-алтышар пар кодалар китертеп, аларны өчәр-дүртәр кич кундырып ясыйбыз туйларны! Әле генә Рафика кызымның Рәсимәсен бирдек, аннан алда Ирегемнең Ландышы чыккан иде. «Эһ» итергә дә өлгермисең, оныклар үсеп җитә: Рәисе, Рамиле, Чәчәк. Энҗе... Инде оныкларның балалары аякка басты, яшь тулмас борын дөнья җимертеп йөрергә тотыналар. Ул арада бер ишесе мәктәбенә кергән була, армиясенә китеп бара. «Карт әбием, өйдә, туй ашлары пешерешергә син кирәк!» — дип чакырырга да килерләр. Барысы да рәт-рәт тезелгән: Радигы, Мараты. Алинөсе, Русланы...
— Шулаен шулайдыр инде ул, Мәсүфә апа, тик бу безнең урмансыз якта, бөтен авыл сыярдай мондый йортны нәрсә ягып җылытырсыз?
— И-и, канатым, син һаман теге еллар аршины белән үлчисең икән әле. Хәзер бөтенләй башкачага әйләнде бит эшләр: су өйләргә керде, электры, газы... Утын дигән нәрсәне дә кызык иттеләр аны, гел кирәге калмады дисәң дә була: пар казаны ясаталар да миченә соскычлап ташкүмер генә өсти торалар...
Капка тавышы ишетелеп, сүз өзелде. Мәсүфә апаның кече улы Илдус кайтты. Аңа ияреп, өйгә авылның бар мәшәкате, шатлыгы, борчулары да кергән кебек иде Ул ым кагып кына исәнләште дә, ашыгып, түргә атлады, телефон трубкасына ябышты.
— Әй, диспетчер, карале, ну, ничек анда? Эһе! Алайса, бәйрәм була!..
«Бу нинди хәл соң: бөтен авылларда халык җан-фәрманга эшләп ята, Романда бәйрәм уйлап чыгарганнар?»—дигән аптыраулы уй туды. Илдус исә. телефонда сөйләшеп туктауга, шикләнүемне сизгән диярсең, аңлатырга тотынды.
— Шәп вакытка туры килдегез әле!— ди.— Бүген бездә уракны бетерәләр. Тагын бер-ике сәгатьтән бөтен комбайннар авылга кайта. Бер айлар элек, зур митинглар ясап, басуга озатып калган идек үзләрен, хәзер каршы алырга кирәк инде Әни, синең эшләр ничек соң, өлгерәсеңме?
Мәсүфә апага бу тантана турыдан-турь< кагыла, чөнки аның Сәгыйдулла кияве белән Фәүзия кызының улы Рамил-онык бер комбайнда эшләгән. Алар ай буе күзгә-башка да күренмәгән, төнге уникеләргә генә өйгә кайтып, баш төртеп алалар икән дә, таң беленер-беленмәстән, басу ягында тагым комбайннар гөрелтесе ишетелә башлый икән. Көндезге ашау-эчүләре. ял итеп алулар — барысы да кырда көйләнгән. ф
Бүген инде, ниһаять, бөтенесе бергә җыелып, сыйлана-сыйлана. сөйпәшә-сой- ләшә кич утырырлар. Әнисенең «барыгыз бергә» дигән сүзе еш кабатлана башлагач, s Илдус кисәтергә кирәк тапты.
— Барыбыз да кайтып бетә алмабыз, әни,— диде.— Миңа хәзер җәйге лагерьга. Р кичке савымга китәргә кирәк. Рафика апаның да яңа туган егермеләп бозавы бар, у соң гына кайтыр. Рәшит абый — төнге көтүдә...
Ана кеше, беләм инде, дигән кебек, башын игәләп, кулын селтәигәләп кенә а. торды Аның өчен әллә нинди яңалык юк. һөнәрең терлекче булгач, барың бергә Е; җыелып утырулар эләгәмени улТ1 Башкасын әйткән дә юк. Мәсүфәнекеләр туй мәҗ- ъс лесендә дә ферманы онытып тормыйлар, табынга чиратлашып кына утыралар. Ха- X тыннары савымга киткән арада, терлекме ирләр кунак сыйлый, маллар карарга вакыт § җиткәч, азык әзерләү җиһазларын, абзар чистарткыч транспортерларны эшләтергә и фермага ирләре китеп бара. Кунаклары кайберләренең күзгә-башка чалынмый то- < руын сизми дә калалар. Кайсы баласының кай сәгатьтә кайда икәнлеген Мәсүфә апа ф гына белә. Ул әле кайберләренең исенә төшергәли: «Бар. кызым!», «Ярар, килен, калганын үзем эшләрмен, фермаңа йөгер!», «Улым, әйдә. ашык!». «Кияү. бар. ка- а иатым, өйләнеп кайт, күз-колак булмый ярамас!..»
Балалары да, рәхмәт яугырлары, анага каршы килеп тору дигәнне белмиләр = Ул әйткән икән — димәк, шулай кирәк. Бу — ихтыярсыэдан коры буйсыну гына түгел, ш Тормышның бөтен җаваплылыгын хәзер үз иңнәрендә тотумы балалар әниләренең * терлекчелектә иң нечкә серләрне дә белүен, киңәш биргәндә, бары тик файдалы- >_ сын гына әйтүен яхшы аңлыйлар. Мәсүфә апа да кыэ-улларының, килен-кияуләре- g нең эчләрен пошырырлык итеп, гел күрсәтмә биреп кенә утырмый. Үтмәстәен сх генә, әйтми калсаң, үкенеч булырын гына телгә ала. Белә ана: бүгенге терлекчелек ° кешеләр алдына, ул эшләгән чордагы белән чагыштырганда, күп мәртәбә зуррак мәсьәләләр китереп куя. Бурычы да, аны чишү әмәлләре до гаять катлаулы Кем белә, Мәсүфә апа бүгенгесендр, бәлки, әллә ни майтара да алмас иде әле. Әмма үз чорында аңа тиңнәр булмаган, шунлыктан әниләренә зур хормәт китергән шул һөнәр балалар өчен дә яшәү максатына әйләнгән Аларның үсеп җиткән һәрбере терлекчелеккә килә торган. Хәзергесе көндә «Степной» совхозының сыер-бозау фермасында Мәсүфә апаның ун баласы эшли. «Чү!»—диярсез.— Аның балалары алтау гына иде бит әле! Буби Пиеник та: «...Ялгыз башына—алтау! Тамакларын ни белен туйдыра алды икән!»— дигән иде.
Кыяр-кыймас кына Мәсүфә апага ул ерак еллар хакында сүзләр әйткәли башлыйм, Пивникларны искә төшерәм. Елмая ул. үте күренердәй зәңгәр күзләр дымлана.
— Алтау иде шул,— ди.— Ул елларда әле алтау гына иде Хәзер бит алар барысы да башлы-күзле булды инде. Оныкларымны да, тагын аларының балаларын да кушып исәпләргә тотынсам, саи-исәпләрен бутый башлыйм Үзләре, шекер, әллә ни еракка таралышмадылар. Менә бит. Нәфисә кызым белән Зәйнулла кияүне әйтмәгәндә. барысы да — үз янымда Нәфисәм күрше авылга. Каргалыга килен булып теште_.
— Андагы киявегез ниндирәк кеше соң!—дим.— нәселегезгә тиңме!
Ана җитдиләнде. Сорауның ни сәбәптән бирелүенә төшенмәмме булып, беразга тукталып, уйланып алды Аннары, кисәктән, еэдереп әйтте:
— Бик уңдым мин! Киленнәрдән дә. кияүләрдән дә уңдым Күз тидерә күрме!
Табигатьтә һәрьяктан мөкәммәл кеше бөтенләй диярлек очрамый. Сирәк кенә буладыр, бәлки, тик гадәтиләргә барыбер нидер җитеп бетми. Халык әйтмешли, пбе килсә, сабы килми Мәсүфә апаныкылар дә гәп-гадиләр. һәр кешегә хас сыйфатлар аларда да бар Мәсүфә апа үзе үк балаларына да. килен-кияүге дә кисәтүләр ясап кына тора. Шунсыз гына авып кадер булып үрчегән нәселен бер үзәккә туплап
кала алыр идемени ул?! Әмма ләкин балалары турынДа бирелгән сорауга ана, теш агартып, бер генә зарлану сүзе дә кыстырмыйча җавап бирде. Мишәр хатынына табигатьнең үзе тарафыннан иңдерелгән түземлек, горурлык, имәндәй ирләреңне дә сыгып кына төшерә торган хәсрәт килгәндә дә сер бирмәүчәнлек бер бөтен булып калыкты. Мәсүфә апа, әле ишеттеңме-юкмы, дигәндәй:
— Минекеләр яхшы!— дип кабатлады.— Балаларым да игелекле булып үстеләр, килен-кияүләрнең дә, чүпләп җыйган кебек, иң яхшылары миңа туры килде!—Ул күңелләрдә һичнинди шикләнүләргә урын калдырмас өчен сабыр гына, берәм-берәм дәлилләр китерә башлады.— Яшем җитмештән ашты, бер генә баламның да сүземне аяк астына салганы юк. Әтиләре сугышка киткәндә, олы улым Рәшит кенә бераз кул арасына керә башлаган иде әле. Төпчегебезне әле үзем дә белмим, узып кына азапланам, аңа алты атналык йөгем генә бар иде. Вагыйэ фронттан җибәргән беренче хатларында аңа «исеме билгесез балама» дип сәлам яза иде.„
МТСлар оештырылгач, районда тракторчылар бригадиры булып эшләгән Ва- гыйз Мортазин сугышка киткән дә бер-ике генә хат салып өлгергән. Мәсүфә апа болай сөйли:
— Тормыш итүләре авырая башлагач, колхоз председателенә бардым. «Миңле- гәрәй-канатым, дидем. Бир әле миңа авыррак эш1 Балаларны кеше итәргә кирәк бит».— «Кулыңнан килсә, бер эшем бар-барын, ди, сезнең очта яңа ферма салабыз, утыртма баганалар чокырын казырга кеше таба алмыйм»...
Төзелешләр бетеп, яңа фермага сыерлар кереп тулгач, Мәсүфә апа шунда эшкә калган, Аннары янына берәм-берәм балалары да җыела башлаган: кызлар, киленнәр әниләре кебек савымчы булалар, ир-атлар терлекчелекнең авыррак эшләренә алыналар.
Иске Роман фермасында Мәсүфә ала Мортазина гаиләсе эшләгән барлык вакытны исәпләсәң, алар бу фермага 225 еллык хезмәт куйган булып чыга. Дәрья- дәрья сөт, көтү-көтү тана-бозау. олау-олау ит. май биргәннәр алар. Мәктәптә укыганда:
...Безнең ике казыбыз бар.
Аны бер оя итәбез!
Ник, дисезме, белмисезме!
Әти кайтуын көтәбез...
— дип шигырь сөйләп, өлкән яшьтәгеләрне елатып, уз сүзләренә сабый беркатлылыгы белән ихластан ышанып, әтисен күрәчәгенә өметләнеп яшәгән Рафика сыерларның унынчы яңа буынын үстереп тапшырган инде. Аның ире Сәгыйдулла Ислямоа — кирәксә, тракторына, бульдозерына, теләсә нинди маркалы машинасына, комбайнына утырып, һичнинди чик-чаманы белмичә эшли торган, укымышлы, универсаль механизатор. Җәйге-көзге кыр эшләре, ремонты-фәләне беткәч, ул дә үз туганнары янына фермага килә, абзар чистарткыч, азык әзерләгеч механизмнарны көйли. Аңа да әбисе Мәсүфә башлаган эш — изге. Уңган бу механизаторның терлекчелекне дә үз итүен сизеп, дирекция аңа ферма мөдирлеген дә тапшырып караган. Өч ел эшләгән Сәгыйдулла. Тик кырлар киңлегендәге җанга сихәт бирүчән машина' гөрелтеләре чакыруыннан котыла алмаган. Үтенечен тотып, дирекциягә килгән: «Машиналардан башка булмый икән, бирегез миңа иң иске бер тракторны, үзем көнләп, эшләтермен!» — дигән.
Сәгыйдулланың фермадагы урынына Мәсүфә апаның кече улы — коммунист Илдусны куялар. Җиңелме аңа хәзер, авырмы? Кул астындагы эшчеләренең яртысына якыны — үзенең туган-тумачасы.
— Эштә үзеңнекеме-түгелме, анысы исәпкә алынмый,— ди ул.— Бездә барысы да төп-төгәл исәп-хисапка корылган. Җәй башында иң күп сөтне Зөлфия сауды, минем хатын. Күз алдында битон-битон сөт алып тора икән, аны кая куясың?! Фәүзия әнә, минем иң яраткан сеңел, ул да сава, аныкы азрак чыга икән, ул ягын аерып алып мактап булмый...
Сүзебезне тыңлап торган Мәсүфә апа, бер җаен табып, әңгәмәгә кушылып китте.
— Золфия сөтне мулрак сава икән, аның, улым, башка чарасы да юк. Аңла: хатыны ялкау мөдирме кем тыңлар иде? Ул бит синең абруй өчен дә тырышырга
Соңгы елларда Илдус, «аһ-ваһ» килеп, электрик саву аппаратлары кейләтеп йвр- де. Гасырлар буе хатын-кыз кулы башкарып килгән үзе вак, үзе бетен буыннарың, ның хәлен суыра торган хезмәт электрга йөкләтелде. Әй, рәхәтләнде савымчылар, әй котылды ул куллар! Егерме биш-утыэ сыерны сәгать ярым эчендә савып бетерәләр. Шулай да «УДС-З» маркалы ул аппаратураны мактый башлаганчы, шактый четерекле хәлләр кичерергә туры килгән. Аппаратура, заводтан фермадагы бөтен сыерларның сөтен, гомуми бер көпшә аша үткәреп, олы бер цистернага җыю ысулына көйләп чыгарылган. Савымчы үз сыерларының җиленен генә тоташтырып тора, сөтен күрми дә кала. Гомер-гомердән артта сөйрәлүчеләр өчен җайлы да була ул: «Әйдә. ярар.— диләр алар,— алдынгылар-фәләннәр бетәр, бөтенебез тигез хәзер, җыелган сөтне сыерлар санына бүләбез дә күмәкләшеп урталыкта йөзәбез...»
Зөлфия килен ул көннәрдә ятьмәгә эләккән кош кебек бәргәләнә. Мәсүфә апа аны тынычландырырга тырыша: «Ашыкма! — ди.— Барлык кешедән алда син офтанма, күрерләр, аңларлар, бер җаен табарлар».
Хәзерге савымчылар ул көннәрне елмаеп кына искә төшерәләр. Эшләрен карап торсаң, бигрәк тә элекке фермаларның хәлен күргән дә булсаң, исең-акылың китәр. Мәсүфә апа сөйли: «Язлар җитсә, сыерларның азыгы бетүдән кот алынып тора иде, әкренләп түбә саламын сыдырып төшерә башлыйбыз. Анда нинди сөт тә, күпме май инде, җан саклау турында гына баш вату...»
— Буби Пивник та сезнең шулай җәфаланган көннәрегезне хәтерли икән,— дим.
— Кара син аны-ы! — Мәсүфә апаның йөзен ихлас гаҗәпләнү галәмәте каплады.— Ул да шул хакта уйлана белгән икән, ә! Мин үзем аларны жәлләп өзгәләнә идем. Без бит, ни әйтсәң дә, үз җиребездә, үз туган-тумачаң, авылдашлар, үз колхозың, бары — бергә, югы — уртак. Ул Пивниклар, бичаракайлар, башта безнеңчә сөйләшә дә белмиләр иде бит. Менә хәзерге кебек күз каршымда тора: беркөнне безнең капкадан килеп керде бу, Фәнияне өйтәм инде, ул Фаня Гиршевнаны без икенче көнне үк үэебезчә, Фәния, дип йөртергә тотындык бит, шул килеп керде. Кулында — бармак буе гына пыяла көпшә. Шуны миңа суза. «Нәмәстә соң бу?» ди- мен. «Градусник, ди, бичарам. Синең, ди, балаларың күп, көне буе яланаяк чабалар, температураларын үлчәмичә, йокларга салма! ди. Минем Буби зур инде, аныкынул- чәмәсәң дә була...» Авызымны ачтым да калдым. Жар үлчәү дигән нәрсәне безнең белгән дә юк бит аны! Әз-мәэ кызарынып китсәләр, мин аларны, мунчага алып кереп, кычкыртып-кычкыртып чаба идем дә мич башына, аталарыннан калган кайры тун өстенә салып, томалап йоклата идем... Чәй эчәргә чакырдым. Бәрәңгем пешеп кенә чыккан иде. Кишер, кабак телемнәрен көйдереп, аңа җиләк яфраклары кушып ясап куйган чәем дә бар чак. Бу бичара укытучы бер мәртәбә кайнар чәй эчеп, тамагын туйдырып чыкса да, дөньясы яктырыбрак китәр кебек. Чакырам, керми, аягын да атламый. Чамалап алдым: өендә ач баласы утырган кайсы ананың тамагыннан аш үтәр соң! «Тукта, мәйтәм, бер генә минут көтеп тор!» Иске савыт алып чыктым да аңа бәрәңге тутырдым, аннары чалырга вакыты җитсә дә, кызганыч булганга, әле һаман ишегалдында сукранып яшәүче аксак бәпкәм бар иде—күзем шуңа төште. Күтәреп алдым да аңа суздым. «Ал, Фәния, ал!»—дим. Ул татарча белгән бөтен матур сүзләрен әйтеп бетерде. Әле урамнан да: «Рахмат! Сынок! Жаркой!..»—дигән сүзләре ишетелде.
Мин Әминә киленнең саву кабинасы янында торам. Бестужев токымлы куе- кызыл сыер, чайкала-чайкала, үз урынына кереп бара. Аның артына тагын егерме- утыз сыер, су буеннан тезелешеп кайткан казлар кебек, чиратка басканнар. Бу хайваннарда адәм акыллары бар микән әллә: үз савымчысын тапкан, үз аппаратын таныган, ишләре арасындагы тәртип санын да чамалаган — чираты җитүен тыныч кына көтеп ала белә. Хәзер һәр савымчы сыерларының хәзинәсен үзе җыя, үзе хисапчы кызга тапшыра. Әминә .килен савымчылар арасында гадәтиләр рәтендә атлый. Хәрәкәтләре җитез аның, әмма каударлануның әсәре дә сизелми. Ул үзендәге салмаклык белән дә беренчелеккә чыгарына ышана шикелле.
...Сандугач сайрый сабырсыз, баскан таяы тамырсыз. Булмагыз, кызлар, сабырсыз, кадерсазг» калырсыз!..
ҺӘМ ПИВНИК ф
өйләренә җыела башлады. Ана, алдан хәстәрен күреп, аларны каршы алып торды: Рафика кызы соңрак кайтасы булганга, аның йортындагы терлекләрне көтүдән кар- шылады, Кяфия киленнең мунчасын томалап кайтты. Фәүзияләренә бармаска да була — аның каенанасы өйдә. Төп йортта ике казан аш әзер. Табынны Зөлфия килен үзе тезәчәк, моңа аның кулы ята төшә.
Тик, әле Зөлфия кайткач та, түгәрәк табын тезелгәч тө, барысы да бик арыган булса да, өстәл тирәсенә килергә ашыкмадылар. Бары да көн тантанасының бу гаиләдәге төп каһарманнары — комбайнчы Сәгыйдулла белән аның ярдәмчесе Рамил оныкны көтә иде.
Рафика да кайтты. Ул, өй мәшәкатьләрен читкә куеп торып, совхозның кырчылык диспетчерына шалтыратты, җәмәгате Сәгыйдулланың хәлен сорашты. Калганнар Рафиканың күзенә генә карап тора. Трубкадан шактый күңелле хәбәр килде, күрәсең, Рафиканың нәкъ әнисенеке кебек зәп-зәңгәр, зур күзләренә сөенеч нуры тулды. Ишеткәннәренең рәхәтен җанына иңдереп, шактый ара эндәшми торды ул. Аннары туганнарына да аңлатып бирде.
— Сәгыйдуллага соңгы тезмәне суктыруны биргәннәр. Имеш, яхшы комбайнчы инде, шуңа күрә. Диспетчер әйтә. Сәгыйдулла абый суктырган ашлык алты мең центнерга тарта, ди. Эшләре беткәч, бөтен игенчеләрне кичке чәйгә җыялар, сез аны көтеп тормагыз, ди...
Ул тәүлектә Мәсүфәнекеләр төннең таңга ялгануын сизми дә калдылар. Яшьрәкләре авылның клубына, игенчеләр җиңүе уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсенә китеп барды. Өлкәнрәкләр арасындагы суз тагын ерак елларга, Мәсүфә апа өчен аеруча кадерле чорларга килеп тоташты. Мин Пивникларны искә төшерү ягында идем. Бер җаен китереп:
— Буби сезнең балаларның исән-имин үсеп җитүләрен белергә бик теләгән иде,— дидем.— Тагын бер очрашсак, барын да мактармын инде.
— Ашыкма, канатым!—диде ана.— Башта минекенә җиткерсеннәр әле!
Табын тирәли утырган балалары, килен-кияүләре: «Әнәй дөресен сөйли»,— дигән шикелле, башларын аска иел кенә торалар. Аптырый калдым: бер уч черегән саламга шөкер итеп яшәгән ферма савымчысының бүгенге терлекчеләргә нинди дәгъвасы булырга мөмкин!
Зөлфия килен баТилап җибәрмәсә, бәлки, Мәсүфә апа артыгын әйтмәгән дә булыр иде.
— Безнең әнәй бит ул ВДНХга барган!—диде Зөлфия.— Балаларының анда ук җиткәне юк әле.
Әллә кинәт үзенең җиңүчеләр сафына баскан көннәре исенә төшү шулай нык тәэсир итте, әллә килененең капылт кына бөтен серне чишеп ташлавыннан оялып куйды — ананың йөзе комачтай кызарды.
— Ни инде, ул елларда исәп-хисап алып барулары да башкача иде бит аның,— дип, үзе ирешкәннәрне мөмкин кадәр гадиләштереп сөйләп китте.— Көннәрнең берендә фермага комиссия килеп төште. Иртәдән алып кичкә кадәр безнең кайсы сыерның күпме сөт бирүен тикшерәчәкләр икән болар. Без савабыз, тегеләр һәр сыерның сөтен аерып үлчи бара. Мин башта уртачарак сыерларымны саудым, кайсы унике литр бирә, кайсы — унөч. Ахырдан өч-дүрт сыерым чиләк арты чиләк тутырдылар. «Унбиштән дә ким булмаска тиеш боларның сөте»,— дип чамалыйм. Бер чиләк тутырып илтәм, икенчесен, өченчесен... Ахырдан сорадым: «Күпмегә чыгардыгыз!» дим. «Унтугыз литр, апа! — диләр. Күзләре маңгайларына менгән.— Бу кадәр сөтне кеше үз абзарындагы сыердан да ала алмый!»
Соңыннан барыбызны бергә җыйдылар да әйттеләр: «Иң күп сөт бирүче сыерларны Мәсүфә Мортазина тәрбияли икән!»— диделәр. Аннары тагын тикшерделәр әле. Миннән: «Үзең карый торган сыерлардан ничә бозауны үстереп җиткерә алдың!»— дип сорадылар. «Унҗиде сыердан—унсигез бозау».— дип җавап бирәм. Көләләр «Әй апа, фермада эшләмәсәк тә, без бит аңгыралар түгел, бер сыерның елга бер генә бозау китерүен беләбез, әле анысын да аякка бастыруы кыен, азык юк, күбесе тууга кырыла бара, син шаяртма безне!»—диләр. Мин бүтәнчә дәшмәдем, ферма мөдире генә сөйләде. Әй, кызык та сөйли иде инде. «Ибдәшләр!— ди,—
Мәсүфә Мортаэинаның, ызначытсы, бер сыеры игез бозау тапты. Шуңа кура, ызна- чытсы, иптәш Мортазина унҗиде сыердан унсигез бозау үстерүгә иреште. Бүгенгесе кендә, ызначытсы, беренчелеккә ул чыкты...»
Әнисенең сүзен бүлеп, Илдус көлеп җибәрде.
— Әнинең ул көнне эштән кайтып кергәнен бүгенге кебек күз алдында тотам мин. Ишектән керде дә бусагага утырды. Шунда ук мөдире булып сөйләп күрсәтергә тотынды. Үзенең беренчелекне алуын да. ВДНХга җибәрергә карар чыгаруларын да, бүләккә бер бозау бирүләрен дә соңыннан гына әйтте, һаман мөдир сүзләреннән келә. «Тел төбенең мине мактап кыймылдавын да тоям,— ди,— ну. бер сүзен һич аңламыйм: «ызначытсы» — нәрсә соң ул?» ди...
— Заманасына күрә булган инде, юк кына нәрсәләрдән юаныч табып, көлке чыгарып яшәгәнбез.— Мәсүфә ала моңсу да, горур да кебек.— Кунагына күрә — өйрәсе, диләр, менә шул инде ул.
Ана: «...минекенә җиткерсеннәр әле1»нең ни икәнлегенә төшендеңме? — диген кебек миңа карый. Аңламаган кая?1 Алты ятим белән ач калган хатынның колхоз файдасына кылган эше Мәскәүләргә барып җиткән икән, баштин-аяк механикалаштырыл- ган хезмәттә дә гадәтиләрдән генә саналучы бүгенгеләр хакында тел әйләндерел уңай сүз әйтү, бәлки, урынсыздыр, димәкче була ул, балаларының даны бетен илне шаулатмаганына моңсулана кебек. Шул ук вакытта аның горур кыяфәтен дә аңларга була: бүгенге көннең иң гадәти хезмәте дә илгә күпме муллык китерүен ана бик яхшы белә.
— И-и-и, ул еллардагы хәлләрне сөйләсәң, хәзергеләр ышанмас та1 — ди ул.— Кәйнең көн буена оланнар белән бергәләп кыр буенда йөри идек, колхоз амбарына алып кайтып тапшырган байлыгыбыз бер чиләк башак була. Хәзер бит меңәрләп кенә исәплиләр!..
— Мең генә түгел шул, әби!— Әңгәмәбезгә аз сүзле Сәгыйдулла кияү кушылды.— Быелгысы елда безнең Чистай районының дәүләткә сатканы гына да Татарстанда иң күп ашлык булып чыкты. Беләсеңме күпме — бер миллион йөэ дә илле мең центнер! Аны потларга әйләндерсәң, зиһенеңне таратырлык зурлык килеп чыга, әби,— алты миллион тугыз йөэ мең пот була ул, белдеңме?!
Сәгыйдулланың сүзен Мәсүфә апаның шофер улы Ирек куәтли.
— Бер башлагач, әйтеп бетер инде син, җизни!— ди — Шул ашлыкның утыз алты мең потын мин суктырдым диген! Ташый-ташый да хәлдән тайдык.
Сәгыйдулла, Ирек кайнише кушканча, мактанырга ашыкмый ашыгуын, шулай да аның өзлексез елмаеп торуыннан да, эшләү өчен, мөмкинлеген тудырыл торган табигатькә рәхмәт белдергәндәй, куш кулын әледән-әле күккә күтәрел: «Их! Алдан килгән булсагыз, мин сезгә быелгы әләйнең бункердан ничек акканын күрсәтер идем. Бетердек бит! Коп-коры чакта, зыян-зәрәтсеэ бетердек уракны!»—дип куюыннан да шул ук тойгыны, ул нөнәрдә Мәсүфәнекеләрнең һәммәсе кичергән горурлык хисен сиземләргә мөмкин иде...
Буби Пивникка Иске Роман авылының шушы бер көнен ген» тасвирлап язсаң да. Чистай районының бүгенге куанычлы тормышы аңлашылыр кебек. Калганнары турында, я ул безгә кайткач, я Таллинда очрашкач, энәсеннән-җебенә кадәр тәмләп бер сөйләшербез әле.