Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨМКИНЛЕКЛӘР БАР!


актый кызыклы, әйтергә кирәк, югары нотадан башланып китте бу сайлашу. Моңа, әлбәттә. Аяз Гыйләҗевның кайнар да, динамикалы да, шул ук вакытта бәхәсле дә чыгышы беркадәр сәбәп булгандыр. Шулай да, минемчә, төп сәбәп тирәндәрәк ята: прозабызның язмышы, абруе дигән олы проблема соңгы елларда һәммәбеэнең уртак гаменә әверелде, бу турыдагы уйланулары- быэдан мөлдерәмә тулы буа, ниһаять, ерылып китте... Проблема зур. һәркемдә минем генә көч җитмәс дигән уй да бар, шуңа күрә беренче чыгышларда аны хәл итәргә алынудан бигрәк, көн тәртибенә кую өстенлек итә кебек.
А. Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә...» повесте басылып чыккач, бу әсәр уңаеннан басылган бер рецензия дә «Хәйретдин агай чаң кага...» дип исемләнгән иде. Инде килеп, язучы үзе: «Прозабыз артка кала!»—дип безне җай гына яшәп яткан җиребездән сискәндереп җибәрде. Дөрес, ул бу өлкәдәге уңышларны күрми дип әйтеп булмый Киресенчә, үз рухына туры килгән аерым язучыларны күкләргә күтәреп мактый, икенчеләрен кискенлек белән «уртачалар» рәтенә төшереп куя. Шунысы әйбәт: әдәби әсәрләрне бәяләүдә ул олы критерийлар куя. Әйе, әдәбият күгендәге зур йолдызлар янында кайбер проэаикларыбызның тоныкланып калуы да бик мөмкин Язучы үткен фикерләрен «күз чыгарырлык» итеп тә әйтеп куйгалый. Монда үзенә күрә бер психологик момент та игътибарга алынмый калмыйдыр. Әгәр язучыларга әсәрләрендәге кимчелекле якларны коллегасы әйтсә, алар моны гадәттә тынычрак кичерәләр, әллә ни күтәрелеп бәрелмиләр. Үзе яза торган кеше әйтсә дә урынында, диптер инде. Шул сүзләрнең чиреген генә булса да тәнкыйтьчедән ишетсә, авторның хәзер бала йоннары кабара. Менә син башта әйбәт итеп үзең язып күрсәт, аннан соң минем әсәр хакында хөкем йөрт, янәсе. Тәнкыйтьнең ролен бу рәвешлә аңлаучыларны А. Гыйләҗев мәкаләсеннән дә күреп була. Кайбер язучылар «тузга язмаган әкәмәтләр укмаштырыл язып куя да, «Роман яздым! Менә дигән әсәр!» дип, банкетлар уздыра башлый. Аларга тәнкыйть сүзе әйтеп кара син бүген! Шунда ук жалоба белән чаба башлыйлар! Тәнкыйть йомшак булу аркасында бездә күпләр прозаик булып йөри...»—ди ул. Монда дөреслек бар. Гомумән, тәнкыйть язучының шәхесенә карап түгел, әсәрдән чыгып кына язылырга тиеш. Шулай булмаса. А. Гыйләҗев әйткәнчә, «чины олы кеше шәп яза!» булып чыгуы да бар. Чын язучы бервакытта да тәнкыйтьтән курыкмый, аны акыл бизмәнендә үлчәп карый да, файдалы дип тапса, күңеленә салып куя, игътибарлы булганы өчен тәнкыйтьчегә рәхмәт әйтә. Д И. Писарев әйткәнчә, «черегән әйбер генә тәнкыйть кагылудан куркып тора». Әйе, язучыларның тәнкыйтькә дөрес мөнәсәбәте әдәбиятны, бу очракта прозаны, үстерүгә ярдәм итә торган бик әһәмиятле мәсьәлә ул.
Хәзер бездә әсәрләрнең идея-эстетик дәрәҗәсен бәяләүдә бер критерий ныклап гамәлгә кереп бара, ул да булса — әсәрнең үзәк нәшриятларда басылып чыгуы. А. Гыйләҗев мәкаләсеннән дә бу ачык күренә. Монда хакыйкать юк түгел. Ни өчен дигәндә, Мәскәү, Ленинград нәшриятлары йомшак әсәрләрне басарга бик атлыгып тормыйлар. Димәк, кабул ителгән икән, ул роман-повестьлар гомумсоюз укучысы зәвыкларына туры килә дигән сүз. Анда илебезнең төрле милләт яэучыпарының аеруча уңышлы дип табылган әсәрләре дөнья күрә дә. Әмма бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр артыгы белән күп бит әле. Бөтен эш югары таләпләргә җавап бирерлек тәрҗемәчеләргә барып терәлә. Бар син, Такташны оригиналь яңгырарлык итеп тәрҗемә кылып кара! Ф. Хөснинең челтәрле, бизәкле, йөгерек телен бөтен колоритын саклап тәрҗемә итү дә — бик кыен эш. X. Туфан, Ә. Еники әсәрләре белән дә шул ук хәл. Уңышлы тәрҗемә итү — әсәрне яңадан язу белән бер. Г. Ахуновның «Хәзинә» романы Мәскәүдә Рәшит Ахунов тәрҗемәсендә чыккач, бу әсәргә кайберәүләр өр- яңадан игътибар иттеләр. Бу вариант оригиналга аеруча тәңгәл килә, димәк, әсәрнең халыкчан рухын укучыга тулырак җиткерә.
Кайбер язучыларыбыз, Мәскәүдә китабын чыгаруга ирешкәч, масаеп китә. Әсәрләрне үзәк нәшриятларга тәкъдим итү эшен язучылар союзы үз кулына алса, бу
Ш
елкәдә тәртип яхшырыр иде. Шул вакытта «җаен белә торган» кеше түгел, бәлки намуслы иҗат белән мәшгуль язучыларның әсәрләре Бөтенсоюз укучысына тизрәк ирешер иде. Бу үз чиратында прозабызның идея-эстетик дәрәҗәсен күтәрүгә дә уңай йогынты ясаячак.
Тагын бер мәсьәләне күтәреп куясы килә. Әсәрләрнең сыйфатын яхшыртуда китап укучыларның да ярдәме тияргә мөмкин, һәм ничек кенә әле! Укучы әсәрне гадәттә кызык тоелса укый, мавыктырмаса читкә алып куя. Аны юк-бар белән алдап ♦ булмый. Нигезенә бик яхшы идея салынса да. әгәр сәнгать көче чамалы булса, уку- - чының күңелен биләмәсе, теге яки бу әсәр үзенең иҗтимагый функциясен үтм алмый. < Әмма ничектер бераз кыюсыэрак безнең укучы. Үз фикерләрен авторга, гаэета-жур- ~ малларга сирәк яза, язса да —билгеле бер дипломатия белән, йомшак кына әйтә. Язучыларга аларның әсәрен ошаткан укучыдан гына хат килә. Язучыларның укучы- ~ лар белән очрашуы да шул рухтарак уза. Бәлки, компетентлык җитмәс дип шик- * лвнү дә бардыр. Тагын бер сәбәп бар: ул — безнең халыкта элек-электән ташка 5 басылган сүзне олылау. Басканнар икән, димәк, яхшыдыр, миңа гына барып җитми- £ дер дип уйлый ул. Аннары татар укучысы бүген үзенең әдәбиятка сусавын рус * телендә чыккан әсәрләрнең иң яхшылары белән баса. Шуңа күрә ул кайсыбер ? төссез әсәрләрне укып та тормый, алар турында фикерен дә әйтми, дау да күтәреп « йөрми. Уйласаң, уйланырлык бит бу! .
Прозаның хәзерге көн таләпләреннән калышуының тагын бер сәбәбе — фәнни- “ техник революция нәтиҗәсендә җәмгыять үсешендә һәм дөнья күләмендә бара тор- х ган катлаулы процесслар җирлегендә кеше аңында, үэ-үэен тотышында, яшәү рә- х аешендә килеп чыккан нюансларны сурәтләүнең яңа формаларын табыл җиткерә Ч алмауда. Ч. Айтматовның соңгы романы ни өчен шулай уңыш казанды? Чөнки аның үзәгендәге проблемалар, автор сурәтләргә теләгән геройлар кыю. яңача хәл ителгән- * нар. Аны укыганда баш миендә бертуктаусыз фикерләү процессы бара. Моңа кадәр * үзең дә уйлап йөргән кайбер нәрсәләрнең автор тарафыннан билгеле бер бөтен “ хәлендә ачып бирелүе таң калдыра. Ул гына да түгел, язучы, гадәти сюжет кыса- < ларыннан чыгып, вакытны узып китә, яки, киресенчә, халыкның зур тарихыннан u җәүһәр булырлык гыйбрәтләрне алып, әсәр тукымасына сала. Шул рәвешле, бүгенге н кешеләр үткән һәм киләчәк призмасына куеп яктыртыла. Әсәрдәге фикер хәрә- < йөгенең кече укучыны әсир итә. О
Ч. Айтматов әсәрләренең тезелеше һем формасы, вакыт узган саен, үзгәрә Ө бара. Чөнки төрле чордагы тормыш материалын бертөсле буяулар белән биреп булмый. Язучыны иҗат зенитында менә шушы мәгънәдәге динамика яшәтә. Ә бу җиңел эш түгел. Укучының игътибарын яулап алу үзе бик авыр булса, шул игътибар үзәгендә күп еллар буе саклану аннан да авыррак Биредә язучының осталыгы аның художник буларак өлгергәнлеге белән генә түгел, гражданлыгы белән бергә килеп кушыла. КПССның XXVI съездында язучыларыбыэ алдына нәкъ әнә шундый олы мәгънәдәге бурыч куелды да. «Партия иң яхшы әсәрләргә хас гражданлык пафосын, кимчелекпәр белән килешмәүне, сәнгатьнең җәмгыятебезне дулкынландыра торган проблемаларны хәл итүдә актив катнашуын хуплый» Л. И Брежнев съездда сөйләгән докладында тамашачыларның һәм укучыларның әдебият-сәнгать әсәрләрендә үз фикерләренә һәм кичерешләренә аһәңдәшлек табарга, совет характерының иң яхшы сыйфатлары гәүдәләнешен күрергә телөвеи әйтте. Ә бу олы бурычны үтәү, мәгълүм булганча, тормышны яхшы белүгә бәйле. Партия съездыннан соң без иҗатыбызга яңача карарга тиеш булдык, һәр язучы үз иҗат планын чор таләп иткән бурычлар яктылыгында тагын бер кат җентекләп карап чыккандыр. Съезддан соң тәнкыйтьче Ринат Мехәммәдиеенең «Иртәгесе көнне кайгыртып» дигән мәкаләсендә ул бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе болей формалаш- тырылган иде: «Әдәбиятта күп тапкырлар кабатланып килгән сюжет, тема, характер һәм мөнәсәбәтләрнең яңа вариацияләрен уйлап чыгарудан кискен рәвештә борылырга, чынбарлыкны китаптан, сәнгать әсәрләреннән, истәлекләрдән — икенчел чыганаклардан түгел, тормышның үзеннән өйрәнергә Язмыш һәм вакыйгаларның барышын ничек булган шулай теркәп бару түгел, шуларның асылына төшенеп, шу-ларга нигезләнеп чор һәм буыныбызның үзгәлеген, яңалыгын үзгә һәм яңа характерлар аша чагылдырырга». («Социалистик Татарстан». 1981. 25 октябрь).
Тормышны белү — командировкага барып, бер-икә ай эчендә сурәтләү объектыңны күзәтеп өйрәнү дигән сүз түгел. Бәлки, аның да азмы-күпме файдасы бардыр. Тормышны белү — сурәтләү объектыңның һәм күтәрәсе проблемаларыңның •на сете белен каныңа сеңгән булуы Шундый сеңү юк икән, аны бернинди өстөн- естен күз йөртү белән ала алмыйсың.
Әйтик. Шукшин да Шукшин дибез, аны чорыбызның иң үзенчәлекле, чын халык тормышын тирәннән каерып алып, күңелеңә кереп утыртырлык дәрәҗәдә күрсәтеп бирү осталыгына ия дибез, иҗатта аңа йөз тотарга чакырабыз Ул нәрсә турында язган? Себер һәм аның кешеләре турында Югыйсә Шукшин башкалада яшәгән, әдебият-сәнгать дөньясында кайнаган Әмма әдәби иҗатында нигездә үз күңеленә бала чактан ук якын, аңлаешлы булган туган як кешеләрен үз итә. аларның күңел дөньясын белә, аңлый. Ул геройларның теле дә, гореф-гадәтләре дә үзләренеке
1 КПССның XXVI съезды материаллары Казак. Татарстан хитап мәшоияты. 1!В1. 63 бит
Татар әдәбиятына килгәндә, Г. Баширов, Ф. Хөсни иҗатларын алып карыйк. Бөтен барлыклары белән авыл балалары — иҗатлары да авыл кешеләренә багышланган. Авылны җиде буынына җиткәнче нечкә тоючы суз рәссамнары. М. Мәһдие! иҗаты турында яратып сөйлибез икән, ул да бер темага тугрылыклы — сугыш вакыты һәм аннан соңгы авылны бүген аннан да тәфсилле кем белә?
Ә менә кайбер язучыларыбыз, мәсәлән, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Б. Камалов, М. Хәбибуллин, Ә. Баянов. Э. Касыймов һәм башкалар тормышның төрле өлкәләренә күз төшерәләр, үз иҗатларының артык киңәеп китүеңә юл куялар. Дөрес, бу авторлар бүгенге әдәбиятыбызның төп көчләре, алар иҗаты әдәбиятыбызның хәзерге йөзен, зурлыгын билгели. Ләкин шулай да, диапазонны тарайту исәбенә тирәнлеккә омтылсак, безнеңчә, моннан әдәбият отар гына иде. Бу — иҗат көчләребезне, талантларыбызны рациональ файдалануның магистраль юлы булырга тиеш. Шул уңайдан С. Хәким сүзләренә колак салыйк. «Минемчә, язучының, шагыйрьнең тор-мышта озаклап өйрәнә торган үз өлкәсе, үз темасы булырга тиеш,— дип яза ул.— Икенче төрле әйткәндә, әдиптән дә чынбарлыкның билгеле бер өлкәсендә специальләшү сорала. Очраган бер темага әсәр язарга алынучы авторга зур өметләр баглавы, аның иҗатыннан җитди нәтиҗәләр көтүе кыен» ’.
Борчылырлык күренешләрнең тагын берсе шул — без әле күп очракта тормыш проблемаларын тотып алып, аларның кеше язмышларына тәэсирен, ягъни проблеманы герой аша күрсәтеп бирә алмыйбыз. КамАЗ төзүчеләргә багышлап язылган әсәрләрне генә алыйк. Алар сан ягыннан шактый. Ә. Баянов, М. Хәбибуллин, Б. Камалов, М. Хәсәнов, Р. Солнцев бер-бер артлы роман-повестьлар бастырдылар. Ләкин язучыларыбыэның кайсысы: «Мин гасырыбыз төзелешен иңендә күтәргән намазчылар алдында художниклык һәм гражданлык бурычымны үтәдем»,— дип әйтә ала? Әлеге әсәрләр укылалар, кайсылары мавыктыралар да. Ә киң яңгыраш ала алмадылар. Хикмәт авторларның гигант төзелештә әлеге дә баягы командировкада гына булуларында. Әле 1976 елда ук Г. Ахунов болей дигән иде: «КамАЗны алсак, аны әдәбиятта күрсәтүдәге төп кимчелекне мин болай күз алдына китерәм. Әдипләр бу төзелештә бик мәһабәт бер бина тирәсендә йөргәндәй йөгереп йөриләр, нинди зур, нинди мәһабәт дип сокланалар, әмма эченә кереп карарга базмыйлар. Шул сәбәпле җисем азрак, соклану, тел шартлату күбрәк булып чыга»г. Бу сүзләр сиксәненче еллар өчен дә актуаль булып кала бирәләр. Биредә тормышны өйрәнүне Г. Әпсәләмовча аңлау зарур. «Репортер өчен ике атна да җитә торгандыр, ә язучыга кешеләрне өйрәнер өчен еллар кирәк. Кеше бит деталь түгел, аның җаны уйнап тора, салават күпере төсләренә кереп, күзләрне дә чагылдыра, кайчак сукырайта да. Кыскасы, кешеләргә озак карарга, аларның күңел нечкәлекләрен анык белергә кирәк» 3.
Аерым кешенең үзенә генә хас характеры булган кебек, һәр төзелешнең дә аны башкаларыннан аерып торучы үзенчәлекләре була. КамАЗ кебек төзелештә ул бигрәк тә шулай. Ә төзүчеләр бу автомобиль гигантын күтәрү дәвамында аңа гына характерлы ниндирәк проблемаларны хәл иттеләр соң? Шуларны ачыклыйк.
Беренчесе, биредә төзелеш эш сызымнары буенча башланды, техник проект- лаштыру төзелеш белән бергә алып барылды.
Икенчесе, багана фундаментлары бораулап утыртылган субайлар белән алыш- тырылды. Бу да эш процессында гамәлгә кертелде.
Кыскасы, чынбарлык үзе әдәби әсәр өчен проблемаларның кискеннәрен, аларны тормышка ашырганда, кешеләрнең кемлеге ачылачагын тәэмин итәрдәйләрен язучылар кулына китереп тоттырды. Эш барышында проектлауның дәвам итүе төзүчеләр һәм проектлаштыручылар арасында нинди генә фикер каршылыклары, бәхәсләр. конфликтлы ситуацияләр китереп чыгармагандыр дисең? Булдымы шуларның берсен әдәби әсәр үзәгенә куеп сурәтләү? Юк, булмады. Ә бит бәхәстә дөреслек туа, конфликтта характер ачыла.
Ә менә икенче проблеманың язмышы бәхетлерәк булды кебек. Ул, прозаикларыбыз күзеннән читтә калса да. драматург Диас Вәлиевне җәлеп итте. Дөрес, бу ’Урыда үзенең «Урамнар киңәя» повестенда Б. Камалов та искә алып уза, әмма аңа эстетик әһәмият бирми. Д. Вәлиев исә бу техник яңалыкта катлаулы идея-эсте- тик концепцияләрне ачып бирү, совет кешеләренең әхлакый, профессиональ, политик җитлеккәнлекләрен күрсәтү мөмкинлеге күрде. Зур проблемалар янында эре характерлар ачыла башлады. Язучы үз геройларын чынбарлыкны чагылдыручылар гына түгел, ә дөньяны үзгәртеп коручылар итеп сурәтләде. Аның үз бурычын әнә шул рәвешле олы итеп аңлавы әсәрнең көчле иҗтимагый-эстетик яңгырашына нигез булды.
Күргәнебезчә, КамАЗның тышкы күренешенә генә соклану, өстә ятканны гына күрү калку геройлар тудыруга ярдәм итә алмый.
Соңгы вакытта Феодосий Видрашку «Набережные надежды» дип аталган әсәр язды («Новый мир» журналы, 1982, 4 нче сан, 5—123 битләр). Ул аны «хәзерге Чал-
стаи Э“тбЛ27 ню“ь"ЫФ“ ҺЭ“ ЭАәбият ТҮГ°РЭК өстэл артында сөПләшү - Социалистик Татар- смП,,ы<*’ы һэм ’Дабвят- Түгәрәк өстәл артында сөПләшү Социалистик Татарстан.
’ Кашапов Г КаЛгыртучан остаз - Социалистик Татарстан. 1982. 15 август.
лы күренешләре» дип атый. Исеменнән ук күренгәнчә, әсәр документаль нигездә язылган бик күп бүлекләрдән тора. Реаль кешеләр турында язу авторның язучылык фантазиясен чикли кебек. Ләкин, Г. Әпсәләмов әйткәнчә, андый геройларны ■тормыш үзе шундый югарылыкка күтәргән, аларда совет кешеләренең уртак сыйфатлары шулкадәр көчле тупланган, алар, язучы тарафыннан гомумиләштерелмичә дә. әдәби әсәр герое булып керә алалар»'. Әсәрнең үзәгендә — шәһәр партия ко-митетының беренче секретаре Рәис Кыямович Беляев һәм «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе начальнигы Евгений Никанорозич Батенчук. Дөнья күләмендәге зур төзелеш җәелдерелгән шәһәрнең политик һәм производство җитәкчеләре булган бу шәхесләрнең гап-гади кешеләргә хас тормышы бэлән танышу укучы эчен бик кызыклы, һәр бүлектә, һәр җөмләдә авторның сурәтләгәннәргә ачык позициясе, хикәяләү осталыгы, публицистик кайнарлыгы, лириклык көче сизелә. Бу әсәр безнең язучыларның файдаланылмаган, эшкә җигелмәгән мөмкинлекләре турында да сөйли. КамАЗ төзүчеләргә багышлап моңа кадәр язылган проза әсәрләре сәнгатьлелек ягыннан әллә ни югары бәя ала алмагач, яэучыларыбызны әлеге тема бераз өркетеп җибәрде кебек. Әмма бу турыда язу, олы тезелештән иҗат өчен илһам алу безнең гражданлык бурычыбыз булып кала бирә.
Әдәбиятыбызның иҗат көчләре, аерым алганда прозаиклары күп, алар алдына таләп һәм бурычларның зурдан куелуы да табигый. Халкыбызның талантлар чишмәсе һәрвакыт мул булды, ул алга таба да саекмас. Урта буын әдипләр эзеннән Ө Гаффар, М. Галиев, Ф. Гыйльметдинов, Г. Кашапов, Р Вәлиев, Р. Карами кебек яшьләр килә. Алар, безнең карашыбызча, бүгенге тормышны, хәзерге геройларны сурәтләүдә иркенрәк эш итәләр, заманга яраклы формаларны уңышлырак табалар Яшьләребез тагын да кыюрак, хезмәт сөючәирәк булсыннар иде. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби-нәфис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади элемтәсе турындаигы карарында: «Совет кешеләренең яңа буынны рух һәм вакыт буенча үзләренә якын булган, сәнгатьчә ачыш дип кабул ителердәй, кешеләрнең эш-гамәлләренә тәэсир ясардай, халык язмышын чагылдырырдай уңай геройга мохтаҗ»,— дип әйтелгән икән, бу ихтыяҗны канәгатьләндерүдә яшьләргә йөэ тоту дәрес булыр
Мин еш кына мәрхүм И. Газиның «Юл барганда» дигән мәкаләсенә мөрәҗәгать итәм. («Социалистик Татарстан», 1968, 19 сентябрь) Күләме белән артык зур булмаган чыгышында ул әдәбиятыбыз алдында торган бурычларны бер фокуска туплап, үтемле итеп әйтә белгән. Юл барганда туктап уйланып алу безгә дә ярдәм итәр дип өметләник.
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР1
Бүгенге проза проблемаларына багышланган сөйләшү дәвам итә. Сездән хатлар, язмалар, мәкаләләр көтәбез.