Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫКЛЫ ДА, ГЫЙБРӘТЛЕ ДӘ


абделхәй Сабитов — балалар һәм зурлар әдәбиятына шактый өлеш керткән, төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп килгән язучы. Шулай да прозаик һәм драматург буларак күбрәк билгеле ул. Язучының «Тармаклы яшен» җыентыгынаVI да һәр ике жанр төренә кергән, ә адресат ягыннан караганда, ба-лалар һәм зурлар өчен язылган әсәрләр тупланган.
Үзенең хикәяләрендә әллә ни әһәмияткә ия түгел кебек күренгән гади генә күренешне, очракны ала да, теләгән фикерен шуңа бәйләп, матур гына итеп әйтеп бирә автор. Җыентыктагы «Чын дәфтәр», «Кәккүк ялгыша икән», «Айбаш», «Би-зәкле чиләк» хикәяләре нәкъ әнә шул юнәлештә үстереләләр. Койма буенда аунап яткан зәңгәр тышлы дәфтәр, малайлар янында бөтерелеп уйнаучы кәкре койрыклы эт, стенада эленеп торучы поши мөгезе, каядыр адашып калган кара айгыр — беренче карашка ис китәрлек бул-маган хәлләр әлеге хикәяләрдә язучының үткен күзенә эләгеп, аның оста каләме тәэсирендә укучыны гыйбрәтле уй-фикер- ләр эченә алып кереп китәләр.
Г. Сабитов иҗатының характерлы бер сыйфаты — табигатьне, үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү. Юк, язучы табигать могҗизаларын күреп, тасвирлап кына да калмый: ул табигать серләренә юл ача. әйләнә-тирәдә сокландыргыч бай тормыш күрергә өйрәтә. Геройлар белән янәшә басып, куе урманнар эчендә, биек таулар арасында, зәңгәр сулы күл буйларында йөри автор. Үзе күргән, үзе тапкан табигать дөньясының сокландыргыч җанлы картиналарЫн яңадан-яңа төсмерләр салып, характерлы детальләр ярдәмендә тасвирлап бирә ул. Әмма бу — гади тасвир гына түгел. Бу — ярату, мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, тереклек дөньясына мәхәббәт. Язучы күңелендә бала вакыттан туган шул олы мәхәббәт әдәби әсәр юлларына төшеп, укучы күңеленә күчә. Укучы кеше әгәр бала икән, аның күңелендә табигатькә, тереклек дөньясына карата иң изге тойгылар уяна. Әгәр укучы өлкән кеше икәи—табигать аның алдында әлегә кадәр Ул күрә алмый калган яклары һәм ул үзе дә сизмәстән: «Мин ничек әлегә кадәр моны күрмәгәнмен!» — дип куя.
Язучының әсәрләрендә табигать дөньясы үзенең төрле төсмерләре, буяулары белән яши. Аның көзләре—әле сытык чырайлы, әле алтын, җәйләре — әле авызын ерган кояш белән балкый, әле җиде аждаһа башына охшаган тармаклы яшеннәре белән килеп керә,- язы исә. ярсынып, изүләрен чишеп җибәрә. Хикәяләрдә култыклашып баскан наратлар, ак керфекле, са-ры күзләре белән дөньяга караган ромашкалар. яшь юкәләрнең /фалла арбасы артыннан сыгылып төшеп, башлары белән урам тузанын себереп кайтуы — болар барысы да укучы күз алдында гәүдәләнә.
Язучының «Ай сукмагы» исемле әкият драмасы аеруча кызыклы. Табигать көчләре бу әсәрдә кешеләштереп биреләләр. алвр явыз көчләргә каршы кеше белән бергә сугыш ачалар.
Табигатьне кешеләштереп бирү Г. Саби- товиың башка хикәяләрендә дә бар. Бары тик халык әкиятләрендә генә яшәгән Урман бабай. Таңсылу кыз. Алып батыр, урман шүрәлеләре, җиде башлы аждаһалар — истә калырдай образлар булып, әсәргә килеп керәләр. Әкият геройлары белән бергә татар халкының борынгы гореф-гадәтләре, ырымнары да язучы игътибарыннан читтә калмый. «Әпсен-төпсен. Урман суы салкын су! Мине тотма, шуны тот»,—дип, еч кат кабатлыйсың да, күлмәк ертыгыннан бер җеп алып, суга ташлыйсың («Йолдыз яктысы»), «Башта бусагадан мәчене кертергә кирәк». («Туй бүләге»).
Г. Сабитов кеше күңелен, кеше психологиясен оста итеп тасвирлый. Ләкин язучы бу очракта да табигатькә, тереклеккә дан җырламый калмый. «Туй бүләге» хикәясендә, мәсәлән, буяучы кыз Гөлүсә җанлы табигатьне кешеләр яшәгән бүлмәнең стеналарына күчерә. Тик менә кешеләр шатлыгы белән сеенеп яшәгән, яхшы күңелле, уңган Гелүсәнең акчаны күп нәрсәдән өстен күргән Тәнзилә каршында җиңелеп, нәүмиз калуы гына — укучы эчен көтел- мәгәнрәк хәл. Хикәяне укыганда, намусына турылыклы булган Гелүсәне кызгану хисе уяна Шул ук вакытта сорау да туа. Ә нигә әле усал Тәнзилә Гелүсәнең яраткан һәм аңа лаек булган егете Мөҗәһиткә кияүгә чыгарга тиеш тә. шундый матур бүлмә аларның икесенә булырга тиеш! Рухи көчкә ия булган уңган кызны язучы кирәгеннән артык кызганыч хәлдә калдыр-мыймы икән?
«Йолдыз яктысы» хикәясенең тел геройлары— 12—14 яшьлек малайлар. Ләкин алар электр утын ейләргә үткәрү эчен каешлы кәлчәк белән трактор динамосыннан башка тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген ничек белмиләр икән! Югыйсә, күрше Кушкаен авылында гына да ейләргә электр тогы биек багана башларына тартылган чыбыклар буенча бара бит.
Җыентыкка тарихи-революцион темага язылган «Гарасат» пьесасы да кертелгән.
Татар-башкорт авылларыннан Себергә куылган гади крестьяннар — бу әсәрнең тел геройлары. Алар арасында соңгы ризыгын ачлар белән бүлешкән Мирсәлим бабай, Зөлфәт, Элми, Сабир да. халыкка авырлык килгәндә, күбрәк байлык туплап калырга тырышкан Сәлмән дә бар. Чит җирләрдәге татар крестьяннары Рузанов кебек рус эшчеләренең дөрес юл күрсәтүләре нәтиҗәсендә, ачыктан-ачык байгураларга каршы чыгалар һәм приискадагы башка милләт эшчеләре белән берләшәләр. Зур тарихи әһәмияткә ия булган 1912 елгы Лена вакыйгаларының үзәккә алынуы һәм аның эшчеләргә тәэсирен күрсәтү — биредә бик мөһим. Язучы бу вакыйгаларның килеп чыгу сәбәпләрен дә, эшчеләрнең ничек яшәүләрен дә кабатланмас геройлар аша укучы күңеленә үтеп керерлек итеп сурәтли. Бу кәрәш кул корбаннар белән тәмамлана Ләкин татар эшчеләренең күңелләрендә төшкенлек түгел, ә бәлки менә мондый өмет кала:
Каныгызда кызыл гөлләр чәчәк атар—
Әйе, бу гарасат, дәһшәтле күкрәү булып, еракларга яңгырады, еракларга ишетелде. Бу күкрәү йоклаган акылларны уятты. Иелгән башлар күтәрелде, изелгән, кимсетелгән җир уллары күктә Чулпан йолдыз янганын күрделәр, һәм ул йолдыз ялкынлы чакыру авазы салды: «Әй, җир уллары, торыгыз, уяныгыз! Изге көрәшкә, зур бәхет өчен яуга берләшегез! »
Әсәрдә зур емет һәм җиңү ышанычы белән яңгырый бу сүзләр...
Йомгаклап, шуны әйтәсе киле: Г. Сабитов балалар эчен дә. зурлар эчен дә әһәмиятле, кызыклы проблемалар күтәрә Укучының хыял дөньясын баетуда, матурлыкны тоярга, туган ягын сөяргә өйрәтүдә язучы әсәрләренең өлеше зур.