Кыл уртада басып тора ана
Сагыш җиле кай тарафтан исә — кайсы илдән, кайсы кыйтгадан? И, Кешелек! Уйла үткәнеңне — Хәтереңме әллә йоклаган?
Бу дөньяның кайсы төбәгендә золым чәчеп, афәт уралар? — Тынычлыкның күзләренә кереп, бәбәкләрен терәп торалар.
«Рәхәтенә чыдый алмый кеше»,— дия сыман әнкәй авазы.
Кайтып-кайтып сөйли сагышланып, кырык бишнең моңлы ул язын.
Хәтер сорый, акыл сыный, уйлый: ни җилкетә адәм баласын?
Дәрес булды, сабак булды, күрде сугышлардан нәрсә аласын.— Ни җилкетә адәм баласын?
Сагыш җиле исә кай тарафтан, кай яклардан иңрәп зың килә? Кемнәр елый ятып, җирне тырнап, акылыннан шашып, кем көлә?..
Кузгатмагыз, зинһар, җир уллары, әниләрнең татлы сагышын.
Үлем чакырып бөек кешелеккә, алмагыз ла ана каргышын...
Газиз ана басып тора сыман
Җир шарында — урта бер җирдә: сугыш чире йоккан вандалларны тудырмаска кирәк иде дә...
Тудырмаска кирәк булгандыр шул үзәк өзеп, кырык кыл өзеп.
Актарыла ана хәтерләре, Кыйтгаларны йөри ул гизеп...
Сакта ана: бүген таңда туган оныгына җил өрмәсен лә.
...Кыл уртада басып тора ана — тора уйлар өермәсендә!..
Ю6
Фаилгз
Оя кордык
Синең белән оя кордык. Бер-бер артлы кызлар туды, моңлы булдык, җырлы булдык.
Синең белән оя кордык. Җил тимәсен җимешләргә — уяу тордык, уйда булдык.
Синең белән оя кордык. Хәсрәт килсә, шатлык килсә — күкрәкләргә башны куйдык.
Синең белән оя кордык, оябызга мая куйдык.
Яшьле яңгыр
Яңа кабер туфрагына тамчылары коела, Яшенле түгел, бу яңгыр Яшьле булып тоела.
Җилләр җиргә ятып елый, җилләр дә җирсиләрдер. Җаны яралы анага кушылып үксиләрдер.
Табигать шуңа кайгылы — Югалткан бер баласын.
Аңа да газиз булгандыр яңа туган нарасый.
Җитәр, җилләр, җирсемәгез, син дә, болыт, түкмә яшь. Чык, кояш, юат ананы, чык, хәсрәтен уртаклаш.
«Нишлисең? Тукта! II* — дип хәзер язмышларга дәшимме? — Керфекләремне кейдерә — яшемме бу, яшенме?
Үзәкләрне өзә бер моң, өзә, үтмәле түгел! Уйный да, уйлый да икән торгынлык кичкән күңел.
Яңгырлардан, җилләрдән соң, гомер кезендә шулай сискәнеп куямы күңел әбиләр чуагыдай?
Иртән торып, суга барам, чайкала чиләкләрем.
Комлы юлда: шыгырт-шыгырт сөйләшә чүәкләрем.
Әнкәемә су кайтарам — чишмә сулары, чәйгә... Тәпи йөреп китәр инде Нәни кызым да җәйгә.
Үсепләр буйга җитәр дә чишмә юлыннан китәр. Тәүфигы артсын иде лә буй-сыннарыннан битәр...
Уйга чумып, суга барам чайкала чиләкләрем. Кабул булсын су алганда теләгән теләкләрем.
1981—1982.
Дәва җыям
Аланда балан өлгергән, баланның дәвасы бар. Кайтам баланлы аланга — күңелнең ярасы бар.
Күңелемнең ярасы бар... Их, дәваласы иде.
Дөрләп янасы иде дә — исән каласы иде.
һаман әрнетә күңелне, бер яра бирми тынгы...
Киләләр ятлар яныма, тартып карарга кылны.
Чиртәләр күңел кылларын төрлечә, төрле яктан.
...Күңелемә дәва эзлим, туган җир, туган яктан:
туган җирдә, туган илдә үскән әче баланнан.
Тәлгәш-тәлгәш дәва җыям шул баланлы аланнан, шул баланлы аланнан.
Хыялымда кайтып килдем
Озын-озак көн булды бу: иртәдән төнгә кадәр хыялда җәяүләп кайттым Иделдән Сөнгә кадәр.
Сөн буйларына кайттым да утырып уйлар уйладым. Үзәкне өзгән моңымны җырга салдым, җырладым.
Кушылды куш каеннарым сагышлы хисләремә. Күзләремә яшь төелде, төштең дә исләремә... Озын-озак көн булды бу — Иртәдән төнгә кадәр, хыялымда кайтып килдем Иделдән Сөнгә кадәр.
Үлеп тереләсе иде әкияти җаннар кебек. Их, сөеләсе иде бер кочакка сеңеп, сеңеп.
Сөеп, сөеләсе иде: бар микән андый ярлар?
...Кичтән генә ап-ак иде, каралган икән карлар.
Тапталган икән шул карлар без килеп эз салганчы...
...үлеп тереләсе иде үкенечтә калганчы...
Йөрәк турың кайда икән, Җир-ана?
Йөзкәеңдә меңләгән җөй, мең яра...
Парә-парә теленгән һәр төбәгең.
Бу газапка ничек түзгән йөрәгең?
Ярый әле, кешеләр бар — терәгең.
Синең өчен утка кергән
Кешеләр, сине, мине яклый белгән Кешеләр!
Алар барлык үлемнән дә көчлеләр.
...Уйлы юллар, утлы еллар, киң дала, йөрәк турың кайда икән, Җир-ана?
Йөрәк турың кайда икән, Җир-ана?!