Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, СССР Министрлар Советы Председателе иптәш Н. А. ТИХОНОВ рече

Кадерле иптәшләр! Коммунистлар партиясе, безнец халкыбыз, бөтен дөнья коммунистлар һәм эшчеләр х<әрәкәте зур югалтуга дучар булдылар Юрин Владимирович Андроповның—партиябез һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе, социалистик Ватаныбызның ялкынлы патриоты, тынычлык һәм коммунизм өчен ару-талуны белмичә көрәшкән кешенең гомере өзелде. Юрий Владимирович Үзәк Комитетка аз вакыт, бер елдан аз гына артыграк җитәкчелек итте. Әмма шушы вакыт эчендә никадәр к\п эшләнде Партия, КПССның XXVI съезды курсы белән барып, аны иҗади баетып, КПСС Үзәк Комитеты җитәкчелегендә илебезнең экономик һәм социаль прогрессның барлык юнәлешләрендә ышанычлы төстә алга баруына иреште. Юрин Владимировичның эшчәнлеге күпкырлы булды, һәм партия ышанып тапшырган җаваплы постларда ул үзенең бөтен көчен һәм белемен халык интересларына хезмәт итүгә бирде. Юрий Владимировичның Үзәк Комитетның ноябрь (1982 ел) һәм аннан соңгы Пленумнарындагы тирән эчтәлекле чыгышлары һәркайсы- бызның хәтерендә, ул чыгышларда социализмның өстенлекләрен тормышка ашыруның, коммунистик төзелешнең актуаль проблемаларын хәл итүнең ачык программасы бирелде. Ул коммунистларны, барлык хезмәт ияләрен экономиканы тизрәк үстерүгә, халык хуҗалыгын идарә итүне камилләштерүгә, оешканлыкны һәм дисциплинаны ныгытуга туплау өлкәсендә Үзәк Комитетның һәм Политбюроның эшчәнлегснә оста һәм энергияле төстә юнәлеш бирде. Коллектив тәҗрибәгә таянып, иҗтимагый үсеш ихтыяҗларын төгәл сиземләп, Юрий Владимирович Совет дәүләтенең куәтен ныгыту, совет кешеләренең тормыш хәлен яхшырту буенча партия алып барган эшкә зур шәхси өлеш кертте. Ул партнИнең тынычлык сөючән тышкы политик курсын, атом-төш сугышы куркынычын бетерүгә, империализмның агрессив казынуларына кискен отпор бирүгә юнәлтелгән курсын эзлекле рәвештә тормышка ашыру өчен нык торып көрәште. Без партиябезгә, бөтен совет халкына килгән зур кайгыны тирән кичерәбез. Әмма ленинчы коммунистларның бурычы — үз сафларын тагын да тыгызрак туплау, партия белән халыкның бердәмлеген ныгыту. . Үәәк Комитет Политбюросы, Үзәк Комитет Пленумы партиянең киләчәктә дә дөрес Ленин курсы белән нык һәм эзлекле рәвештә алга бару ихтыяры какшамас булуын бөтен илгә, бөтен дөньяга күрсәтер, дип ышана КПССның тарихи XXVI съездында һәм Үзәк Комитетның аннан соңгы Пленумнарында эшләнгән һәм җитештерүне интенсивлаштыруга, экономиканың нәтиҗәлелеген күтәрүгә, фән-техннка прогрессын тизләтүгә. Азыктөлек программасын тормышка ашыруга, совет кешеләренең материаль һәм руХи ихтыяҗларын тагын да тулырак канәгатьләндерүгә юнәлтелгән линиясе нык торып һәм максатчан рәвештә тормышка ашырылачак. Партия эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарның һәм интеллигенциянең какшамас союзын, Ватаныбыз халыкларының туганнарча дуслыгын киләчәктә дә ныгытачак. КПСС һәм Совет дәүләте тынычлык, барлык илләрнең халыклары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек идеалларына, социаль прогресс идеалларына һәрвакыт турылыклы булачаклар. Кадерле иптәшләр! Политбюро КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре турындагы мәсьәләне тикшерде һәм бердәм рәвештә миңа партиябез Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп иптәш Константин Устинович Черненконы сайлау турында Пленумга тәкъдим кертергә кушты. Константин Устинович зур тормыш мәктәбен үтте. Ул авыр крестьян хезмәтен дә, солдат хезмәтен дә, авыл райкомының көндәлек эшләрен дә белә.. Ул күп еллар буена Красноярск, Пенза, Молдавия партия оешмаларында, КПСС Үз<әк Комитеты аппаратында партия эшенең җаваплы участокларына җитәкчелек итте. Константин Устинович, кайда гына эшләсә дә, үзен һәрвакыт массаларны талантлы оештыручы, марксизм-ленинизм идеяләрен ялкынлы пропагандалаучы, бөек партиябез политикасын тормышка ашыру өчен какшамас көрәшче итеп күрсәтте. • Коммунистларга, совет кешеләренә Константин Устинович Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе буларак, Леонид Ильич Брежнев һәм Юрий Владимирович Андропов кебек Ленин тибындагы җитәкчеләрнең турылыклы көрәштәше буларак билгеле. Үзәк Комитет Политбюросында һәм Секретариатында эшләгәндә Константин Устинович партия һәм дәүләт җитәкчелегенең ленинчыл стилен үстерү һәм ныгыту өчен күп эшләде, аңа иҗтимагый үсешнең мөһим мәсьәләләрен тирәнтен аңлау, ирешелгәннәргә һәм хәл ителмәгән проблемаларга бәя бирүгә реаль якын килү, кадрларга карата югары таләпчәнлек һәм шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәт, хезмәт ияләренең инициативасына һәм тәҗрибәсенә таяну хас. Константин Устиновичка кешеләрне ялкынландыру осталыгы, һәр эшкә новаторларча якын килү, иптәшләрен бердәм коллектив эшкә туплау хас. Аның массалар белән даими аралашырга омтылуын, һәр кеше язмышына— талантлы галимме ул яки атаклы металлургмы, солдат анасымы яки яшь язучымы — һәркайсына игътибарлы булуын басым ясап әйтәсе килә. Нык үскән социализм җәмгыятен камилләштерүнең зур теоретик проблемаларын эшләүдә, КПССның озак перспективага исәпләнгән идеология эшчәнлегенең тулы концепциясен булдыруда Константин Усти- новичның роле зур. Константин Устинович безнең тынычлык сөючән тышкы политикабызның стратегик юнәлешләрен формалаштыруда, КПССның халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте бердәмлеген һәм тупланганлыгын ныгыту өлкәсендәге эшчәнлегендә бик актив катнаша. Безнең хәрби работникларыбыз Константин Устиновичның илнең оборона сәләтен ныгыту, Кораллы Көчләребезне хәзерге заман техникасы белән коралландыру, армия һәм флотның кешеләр составын идея ягыннан чыныктыру мәсьәләләре белән никадәр күп шөгыльләнгәнен беләләр. Политбюро, Константин Устинович Черненко КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре постында партиябезнең сугышчан штабына лаеклы җитәкчелек итәр, дип ышана. Ленинчыл Үзәк Комитет тирәсенә һәм анык җитәкче ядросы тирәсенә тыгыз тупланып, партиянең XXVI съезды, аның Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнары эшләгән ачык һәм төгәл эш программасы белән коралланган коммунистлар, барлык совет кешеләре киләчәккә оптимизм белән карыйлар һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән бөек Ватаныбызның тагын да чәчәк атуын тәэмин итәргә әзер торалар