Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЧЛЕ КЕШЕЛӘР


СССР халык художнигы. СССР художество академиясе член-корреспонденты рәссам
Харис Якупов үзенең әсәрләрендә нигездә республикабыз тарихына һәм аның бүгенге көненә
караган иң зур вакыйгаларны тасвирлый Рәссам иҗат иткән әсәрләрдәй «В И. Ленинның
Татарстан автономияле республикасы төзелү . турындагы Декретка кул куюы» (1950 . Лотфулла
-Фаттахов белән бергә язылган). Муса Җәлил образына багышланган «Хөкем алдыннан»
(1954), «Татарстан алтыны». «Чаллы гүзәлләре» ("0 иче еллар) инде күптән республикабызның
сынлы сәнгать музее залларында лаеклы урын алдылар, хрестоматияләргә керделәр
«Мулланур Вахитов исемендәге колхозның алдынгы кешеләре» сериясенә кергән «Көчле
кешеләр». «Көтүчеләр» картиналарының геройлары — тормыш-көнкүрешебездәге конкрет
кешеләр Бу әсәрләрендә рәссам эзлекле рәвештә кешенең җиргә береккәнлеге. холык-
фигыльләр күркәмлеге, авыл эшчәннәре хезмәтенең матурлыгы һәм бөеклеге турында сөйли
«Көчле кешеләр» (1963) картинасында сыер савучы хатын-кызларның күмәк портреты
тасвирланган. Әсәр авторның югары сәнгатьчә нәкыш салу культурасын, деко ратив
алымнардан оста файдалануын, төсләр белән эш итә белү осталыгын дәлилли
Зөбәржәттәй җемелдәп-балкып торган яшел чирәм Анда бер төркем кызлар сурәтләнгән
Аларның кояш нурлары белән еретелгән зифа буйлары, төз. матур гәүдәләре. көчле
кулларының юнәлешләре, кызыл йөгертелгәп ачык-кус төсләр хәрәкәте—һәммәсе бергә
кушылып, тулы боҗра хасил итәләр Мондый композицион алым сурәттәге кызларның бер -
бсрсснә бәйләнешен, аларның рухи берлеген, эчке халәтләренең уртаклыгын ачып бирергә
ярдәм итә Күлмәк-алъяпкычларындагы ак. алсу, куе кызыл, кызгылт-'кара төсләрнең җанлы
катнашмасы, йөзләрдә уйнаган балкышлар һәм тукымадагы буяу өермәләре әсәрнең нык.
тотрыклы композициясенә хәрәкәтчәнлек өегпләр Алар образларның эчтәлеген баету белән
бергә хезмәт кешесенә хас булган эчке матурлыкны да калку рәвештә сурәтләп бирәләр.
Рәссам үзе тасвирлаган кешеләргә сокланып, сөеп карый, аларның табигать үзе койган
сафлыгына, гүзәллегенә мәдхия җырлый Хатын-кызларның йөзен тасвирлаганда пумала
йөреше назлы, салмак булса, яшеллек муллыгын, тирә-як җисемнәрен, кнсм-салымны
сурәтләгәндә исә аның хәрәкәтләре көчәеп, ярсып китә. Халык сәнгатенә хас ялкынлы, якты
төсләр образларга үзенчәлекле бер самимилск өсти, милли колоритны баета һәм героиня,
ардагы ташып торган шатлыклы ашкынуны, аларның күңелен биләгән хезмәт дәртен, татар
кызларына хас оялу хисси нечкәләп сынлан- дырып бнрерга ярдәм итә Кызлар — искиткеч якты
төсләр, хәрәкәт, шатлык катыш борчыту һәм кояш тулы дөньяның җанлы бер өлеше булып
кабул ителәләр.
Күренешнең бер почмагына кайры савыттагы ак. сары, зәңгәр кыр чәчәкләре ясап куелган
Бу деталь авторның образлы итеп әйтәсе килгән фикерен ачыклый: карти надагы кызлар да
шулай туган җир күкрәгеннән шыТып һыккан саф. садә чәчәкләр не хәтерләтәләр.
Новаторлык билгеләрен эченә алган «Көчле кешеләр» Татарстан сәнгатенең иң күтәренке
рухлы, оптимистик әсәрләреннән санала