Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ КЫРЛАЙДА


1950 елның җәй башларында без, бер төркем колхозчылар, Кырлай авылына юл тезү эшенә килдек. Мин Каратам кушаматлы ат белән таш ташырга билгеләндем. Юл тезү бригадиры бик тәфсилләп, эленке-салынкы йөрмәскә, норманы үтәү өчен >ш мәйданына берничә километр ераклыктан көнгә кимендә егерме йөк таш алып килергә кирәклеген аңлатты. Норма үтәлсә 1,25 хезмәт көне язылачак икән. Кырлай-га килүнең икенче көнендә иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә эшкә керештек. Тейи- без дә китерәбез ташны, төйибеэ дә китерәбез Нормада каралган ташны мин Карагай белән көндезге сәгать икеләрдә ташып та бетердем Ат хәйран ук талчыкты. Аны бераз ял иттерем дә, төнлә ашату өчен печән чабып кайтыйм дип, урманга киттем. Бераз җир үткәч, бер җәяүлене куыл җиттем.
— Абый, урманга барасың мәллә? Әйдә, утырыгыз,— дидем аңа. атны туктатыл.— Минем дә урманга барыш.
— Шундый исәп белән чыккан идем шул,— дип, ул минем уң ягыма менеп утырды һем кем булуым, урманга нинди исәп белән баруым турында сорашты.
— Атка печән хәстәрләп кайтырга барам. Бер уңайдан Габдулла Тукай җиләк җыеп йөргән урыннарны да карал кайтырга исәп бар,— дидем мин аңа. Бу сүзләрне ишеткәч, аның йөзе яктырып китте, елмаеп куйды
— Яхшы ниятләр белән барасың икән, әйдә, шагыйрь йөргән җирләрне бергәләп карарбыз,—диде юлдашым миңа таба борыла төшеп. Шуннан соң ул күзлеген салды да, аны орә-ерә кулъяулыгы белән сөртте, тагын киеп куйды.
— Энекәш, синең исемең ничек була соң әле?
— Нәҗип.
— Алай икән. Нәҗип, бир әле бер гәҗит,— диде ул шаяра тешәп.
Юлдашым уен-көлкене ярата торган кеше булып чыкты. Тора-бара ул әңгәмәне Габдулла Тукайга күчерде Миннән аның кайсы шигырьләрен яттан белүемне сорады. Юлда барганда аңа «Таз» шигырен һәм «Мияубикә» әсәреннән бер еэек сөйләдем. Урманга җитәрәк «Шүреле» әкиятенең Кырлай урманнарына кагылышлы урыннарын яттан укыдым.
Без кечкенә генә бер аланлыкта туктадык. Мин атка печән чапканда, теге абый, кесәсеннән блокнот чыгарып, аңа нәрсәләрдер язгалады. Атны дилбегә белен арканлап куйдым да, әлеге абый белән урман хозурлыгын күзәтә башладык. Ул үзе бер ни дә белмогән кеше сыман миннен гел сораштырып тора:
— Бу нинди агач була соң әле?
— Элм» агачы ул, абый.
— Ә монысы?
— Өрәңге.
— Менә биредә үскәне нинди куак?
■ — Ул кара зелпе.
— Ә бусы?
— Чыпчык миләше.
— Карале, син, энекәш, барысын да беләсең икән,—Ул тагын рәхәтләнеп көлеп куйды. Аннан соң кайбер үләннәрне сораштырды. Аларны белүем дә аның күңеленә хуш килде.
Урманнан кайтышлый ул дилбегәне үз кулына алды. Атны юырттырып карады, үз көенә генә баргызды, кызулаткалап та алды. Авыл башына җиткәч, арбадан төшеп җәяү генә бара башлады һәм, бер тыкрыкта минем белән хушлашып, колхоз идарәсенә таба китте. Ул шагыйрь һәм язучы Әхмәт Фәйзи булган икән. Мин бу хакта ахырдан гына белдем һәм аның шундый гади кеше икәнлеген» исем китте.
Чандыр гына гәүдәле, шаян сүзле, уенчан бу кеше миңа иртәгесен кибеттә очрады. Ул вакытта ипине юл тезү эшендә катнашучы кешеләргә дә талон белән бирәләр иде. Менә ул кибеткә керде дә прилавка янына килде. Кибетче хатын ипине үлчәү тәлинкәсенә салып үлчәп бирә. Бу хәлне шактый күзәтеп торгач; Әхмәт ага Фәйзи сатыл алучыларга берничә сорау бирде:
— Икмәкне күпмешәр аласыз?
— Кеше башына сигез йөз граммнан.
— Алай гына җитәме соң?
— Җи1ә, артып та кала әле.
— Ә артканын нишләтәсез?
— Анысын да ашап бетерәбез.
Әхмәт абый мондый сүзләрне ишеткәч, нәкъ үзенчә генә беркатлылык белән көлеп җибәрде дә:
— Икмәк бик кадерле, аның кадере кимемәс,— дип кибеттән чыгып китте.
Ул җәйдә илебездә колхозларны эреләндерү эше башланып киткән иде. Бу вакыйга «Тукай-Кырлай» колхозын да читләтеп үтмәде. Без әнә шул Кырлай авылында торып, таш юллар салган вакытка туры килде ул хәл. Кырлай урамнарына ике колхозны берләштерүгә багышланган җыелыш булачагын игълан иткән белдерүләр куелды. Колхозчылар арасында ыгы-зыгы купты. Берәүләр «эреләнмәскә» кирәк, дисәләр, икенчеләре бу яңалыкны яклап сүз йөрттеләр. Кайберәүләр исә битараф булып калырга исәп тоттылар.
Булачак җыелыш Әхмәт ага Фәйзине дә кызыксындырган. Ул клубка килү белән алдан өченче рәттәге эскәмиягә яшьләр янына килеп утырды. Тора-бара сүз тагын шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына күчте. Әхмәт ага Тукай хакында кемнең нәрсә белүе белән кызыксынды.
Стенада Тукайның ниндидер бер үзешчән ясаган начар гына портреты эленеп тора иде.
— Бу рәсем Тукайга охшамаган,— дидем мин.
Икенче бер агай миңа каршы чыкты:
— Синең Тукайны күргәнең бармыни. Бәлки ул шагыйрьнең нәкъ үзе кебек ител ясалган рәсемдер әле.
— Бик алама рәсем бит бу, Тукай алай ямьсез булмаган ул,— дип, бер егет мине яклап чыкты.
Шул вакыт колхоз председателе Фәсәхәт Сафина сәхнәгә куелган трибуна артына күтәрелде. Безнең Тукай турындагы бәхасле өңгәм» өзелде.