Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖИР ҖЫЛЫСЫ


ентябрь ахырлары иде
Сибеп-сибеп, үзәкләргә үтеп, салкын яңгыр ява Күк йөзен кургаш сыман авыр болытлар томалап алган. Ничәнче тәүлек инде — көнен дә. төнен дә — ява да ява Хәер, быел аның язы — яз, җәе җәй төсле булмады
Язгы чәчү өч атнага сонга калды. Бер-ике көнгә, яисә атна-ун көнгә генә дә түгел бит. туп-тулы өч атнага. Эшнең рәте-чираты китте, вакыт чикләре буталды Май башында чәчәсен июнь кергәч чәчтеләр. Җирне әллә ничәшәр кат тырмаларга туры чыктылар
Шуны гына көткән диярсең, ялтырап-көлсн кояш чыкты. Бер атна эчендә җирдәге дым суны күкләргә очырды. Җир өсте куна тактасыдай катып китте. Эч пошуы бераз басылмасмы дип, идарә янына җыелган ир-ат, карт-коры арасыннан кайсыдыр берсе саксызланып «Кара туфраклы җир шулай инде ул, яңгыр яуса, боткага, яумаса аэродромга әверелә»—дип ычкындырды Яшен яшәгән, шушы җирдә туып ил кичергәннәрнең барысын да кичергән Закирҗан карт шундук, чук-мар башлы таягын тегенең күз алдында уйнаткалап:
- Син, энем, ата-баба җиренә тел-теш тидерәсе булма Бездәгедәй җир бүтән беркайда да юк ул Тәртә кадап куйсаң, бер атнада тарантас үсә торган җир бит ул безнең җир, дн иде минем мәрхүм бабай,— дип дуларга кереште.
Закирҗан картны кордашлары көч-хәл белән тынычландырып, өенә таба озаттылар. Ә ул барыбер тиз генә бирешер! ә теләмәде
— һе, кара син аны, танау асты кипмәгән, май урынына ипигә яксаң ашап туймаслык туфракны яманлаган була бит тагы,—днп сукрануында булды
килде. Бүген әзерләгән, әбиләр чәче кебек тнп-тнгез тарап, тырмалап куйган басу өстенә иртәгә, үч иткән сыман, тагын яңгыр сулары сибелде, аннары епшек кар явып үтте Дүрт биш сәгатьтән җылытып җибәрүгә, җир өстенә, тоташ күл булып, су җәелде Көннәр көйләнә бугай дип, шөкер кылып, эшкә керешсәләр дә, җайлап-көйләп бер-ике әйләнүгә, Мәрәҗән тавы ягыннан кара болытлар кабарып чыга, тагын яңгыр тотына Җен ачулары чыккан тракторчылар сукрана-сук- рана авылга кайтырга мәҗбүр була. Шулай итеп, чәчүне июнь ахырында. гадәттә, сабан туйлары була торган көннәрдә генә тәмамлап
Игейнәр шытып чыгалмыйча интегәләр иде. тырмага төштеләр, йом-шарттылар җирне. Эш бетеп, ике көн узган иде, тагын яңгыр тотынды...
Аннары август керде, әмма басулардагы игеннәр ямь-яшел килеш күк йөзен томалаган болытлар астында кояш нурына зар-интизар булып кала бирделәр Игенче нишләргә, кая барып сугылырга белмәде. Механизаторлар сыза һәм урман буйларында байтактан күрелмәгән, машина тәгәрмәченнән биек үләннәрне кызулык белән чабып ташладылар да җыя алмыйча интегеп беттеләр.
Шулай да ничәмә-ничә буыннарның маңгай тире белән сугарылган җир мәрхәмәтсез кыланмады. Басу юлларыннан армый-талмый йөгерүче җәенке борынлы «УАЗ»ларны күмәрлек булып үсте игеннәр. Картлар гынамы, әлеге басуларда фән кушканча эшләп, картограммалар ясатып иген игүче агрономнарның да исе китте. Тик бу шатлык озакка бармады. Ничек җитте шулай печәнне җыештырганнар гына иде, өстән кушылганга күрә, чамасыз күп чәчелгән борчак колхозчыларның йөрәгенә кара кан булып төште, санаулы көннәрне уздырып, өлгерә алмыйча интекте, һаваның кәйсезлеген вакытлыга санап, урып-җыюга тиешенчә яхшы хәстәрләнә алмаган хуҗалыкларның хәле хөртиләнде. Закирҗан картның: «Ышанмагыз бу җәйгә, оланнар, ышанмагыз. Уңыш котырыр быел, ләкин әрәм-шәрәмгә китәр»,— дип юравы дөрескә чыкты.
Аның бу сүзләрен ишеткән Хәйдәр Яруллин беркөнне урам уртасында туктатып:
— Син, бабай, үзеңнең сынамышларың белән заманнан артка кал-гансың инде. Хәзер колхозда унбиш-уналты комбайн, алар янында тагын никадәр машина-трактор, шулар барысын да хәл итә. Кешеләр күңеленә коткы салма,— дип кисәтте. Идарә членнары картның юравы юш килмәгәе, комбайннарны юеш игеннәрне суктырырдай итеп көйләргә кирәк, дип әйткәләсәләр дә. Яруллин көлде генә. Моңарчы ун- биш-унсигез центнердан артмаган арышның быел егерме биш-утыз центнер уңыш бирәсен чамалап караганнан соң, кеше сүзен бөтенләй тыңламас булды. Әмма тикшерү өчен суктырып караганнан соң, уңышның тагын да күбрәк чыгачагы мәгълүм булды. Ләкин... Закирҗан карт та гомерен бер дә юкка уздырмаган икән. Күкрәп үскән игеннәрне түкми-чәчми генә җыеп алып, амбарларга тутыру насыйп булмады...
’•— Күкнең төбе тишелгән,— диде күпне күргән карчыклар.
— Касманауларыгыз күкне бозып бетерделәр. Моңарчы менәләр дә төшәләр иде, хәзер әнә яртышар ел ходай тәгаләгә тынычлык күрсәтмиләр. йөриләр шунда...
Тик колхозчыларның мондый сүзләр белән мавыгырга вакытлары юк иде. Чынлап та. хәлләр көнләп түгел, сәгатьләп кискенләште. «Дуслык» колхозы уракка хәзерлексез чыкты. Комбайннар беренче көннәрдән үк ватылып тора башлады.
Сентябрь ахыры җитте, уракның яртысы гына бетте. Көзге чәчүне ничек җитте шулай башкардылар...
Шундый көннәрнең берсендә «Дуслык» колхозына, каян җил таш-лагандыр. өлкә газетасыннан корреспондент килеп төште. Ул үзе шушы авылда туып, урам-тугайларда яланаяк йөгереп, тирә-якка даны таралган Кушкаен чишмәсеннән су эчеп үскән Дамир Хафизов булып чыкты. Өске иренен томалаган куе мыегын сыпыргалап. үзенең «газет җанлы» кеше икәнлеген бик тиз танытты ул. Шәһәрдә йөргән җиңел туфлилә- рен резин итекләргә алмаштырды да, лаштор-лоштыр килеп, басудар- ны, ындыр табагын айкап чыкты Колхозчыларның олысы-кечесе белән сөйләште, механизаторлар янында аерата озын-озак булашты. Хәтеренең ныклыгына ышанмагандай, күргәнен-ишеткәнен тышына рәсемнәр төшерелгән калын блокнотына теркәп барды. Хәер, соңрак нинди максат белән килеп чыгуы ачыкланды аның. Кайчандыр миллионер булып
тирә-юньгә шаулап торган хуҗалыкның соңгы елларда артка тәгәрәве, быелгы уракка тиешенчә әзерләнмәүләре, колхоз председателе Хәйдәр Яруллинның атналар буе «югалып» торуы, кәеф-сафа корып йөрүе турында язылган хатны тикшерүе икән.
Юкка вакыт уздырып йөрмәгән булып чыкты, китүенә атна тулар- тулмас борын өлкә газетасының икенче битендә тозлы-борычлы мәка- ♦ лә басылды... з
Өченче көн тоташ яуган яңгырдан интегеп, вакыты җитәр-житмәс авыл өстенә ябырылган куе эңгер-меңгергә карамыйча, комбайн-трак- fj торларын көйләп йөргән механизаторлар янына мәкалә басылган газетаны Таһир Валиуллин алып килде. Мамыктай йомшак сары чәчләрен с. туздырып, өзек-өзек искән җилгә арты белән басты да, барысына да * ишетелерлек ител, тозлы-борычлы урыннарын сузыбрак, кычкырып укый башлады. *
Таһир тирәсенә җыелган механизаторлар бер-берсенә карарга кый- “ мыйча, салкынча җил китергән алма исләрен дә сизмичә басып тор- с дылар. Ул арада караңгылык куера төште. Актарылып иңгән болытлар < авыл тәрәзәләреннән күренгән якты нурларны тагын да кечерәйтеп күрсәтәләр иде. ж
— Әйе, авылдашлар дип тормаган бу, биргән кирәкне,— диде ком- m байнчыларның берсе, эшкә күңел бирүдән битәр баш төзәтү турында = кайгыртырга яратучы Мотыйгулла <
Аның фикеренә кушылырга ашыкмадылар Мондагылар хәлнең u кискенлеген аңлый, кичекмәстән чара күрергә кирәклеген сизенеп йөриләр, әмма соңгы елларда күңелләрен күк йөзендәге болытлар -кебек томалый башлаган битарафлыктан арына алмыйлар иде әле
— Болай булгач, оланнар, Яруллинның башыннан сыйпамаслар инде,— дип куйды комбайнчы Шиһабетдин, чамасыз куе, сары кашларын җыерып.
Үсмер еллары сугыш чорына туры килеп, бишенче классның яртысыннан узалмаган, югары белемле кеше булмаганга инженер урынына - куелган шофер Мннап Рнзаев «газет җан»ның бу эшен яратмыйча
— Газетага язарга, тәнкыйтьләргә кем дә оста аны,— диде, үзенең үтә калын тавышы белән тирә-юньдәгеләрнс сискәндереп — Вот ул үзе кайтып эшләп күрсәтсен, оештырып карасын, запчасть тапсын, аннары безнең белән, ничә еллар буе шул колхозны үз җилкәләрендә күтәрүчеләр белән аяк терәп сөйләшеп карар иде(..
Кырыкмаса кырык эшең кырык төштә ярылып ятканда кеше исеме белән авыз чайкаучы бүтән күренмәде. Механизаторлар арасында элегрәк тә «болай барсак, озакламый барып чыгабыз да чыгабыз инде», дип борчылучылар байтак иде Шуңадырмы, быелгы өзеклек барыбер яхшыга илтмәс дип, үзгәреш көтеп яшәүчеләр бу юлы дәшмәделәр. .
2
Ачып куелган тәрәзә рамына таң атар атмас йокысыннан уянган күгәрчен килеп кунды Кош авырлыгыннан тәрәзә теләр-теләмәс кенә ябыла башлады Күк күгәрчен пар канатын салмак кына җилпеде дә күтәрелеп китте.
Төнге бер тулып узгач кына район үзәгенә кайтып кергән Сабир Салихович Гайнуллин — район комитетының беренче секретаре — эш урынында, эчке бүлмәдә ял итә иде, кәефе кырылып торды Хәер, шатланырга урын да юк. Акъяр районы урып җыю, терлек азыгы хәстәрләүнең барышы белән республикада иң соңгы урыннарның берсендә Ашлык тапшыру планы да үтәлмн
Нигә, нишләп болан килеп чыкты соң әле бу?
Гайнуллин менә ничәнче тапкыр инде үз-үзенә шундый сорау бирә, ләкин, күпме генә уйласа да, җавапның төгәлен таба алмый иде. Райондагы хуҗалыкларның бер ишесе, бер үк шартларда эшләп тә, кышлатуга җитәрлек терлек азыгын хәстәрләп куйды, икенчеләре моңа ирешә алмады. Урып-җыюда да шундый ук хәл килеп чыкты. Алдынгы хуҗалыклар сентябрь башында ун-унике көнлек аяз көннәрдә игеннәрнең сиксән-туксан процентын җыеп алды, ә арттагылар... Әнә бит, бөтен республикада кайчандыр шаулаган «Дуслык»ның бүгенге хәлгә төшүен ничек аңлатырга? һава шартлары гына гаеплеме? һичшиксез, район комитетының, иң элек Сабир Гайнуллинның да гаебе бар бу очракта. «Дуслык»ның артка таба тәгәрәвен күрмәде түгел, күрде бит ул. Ләкин... Хәйдәр Яруллинны, үзенең полкташын, тиз генә алып ташлый алмады. Аның хәмер белән мавыгуын, кешеләргә дорфа бәрелүен, тагын бик күп нәрсәләрне сизмәде түгел, сизде. Колхозчылар да аның «югалгалавын» җиткерделәр. Ниһаять, Хәйдәр Яруллин райком бюросына «җылынган» килеш килде. Каты шелтә бирделәр үзенә. Эшләсә, булдыра алмый торганнардан түгел, кем ялгышмый, дип уйлады Сабир Гайнуллин, полкташының тоткан җирдән өзәргә яратуын искә төшереп.
Гайнуллин тәрәзә янына ук килде дә, бая күгәрчен төшеп япкан ягын ачып, мәшәкатьләрдән талчыккан йөзен салкынча һавага, тыгыз дымлы җилгә куйды.
Радиодан өлкә газеталарына күзәтү тапшыралар иде. Акъяр районын атадылар. Кеше күңеле, борчулы хәбәр буласын белеп, сизенеп торса да, ышанмый, шатлыклысын көтә, өмет итә бит ул. Әмма бу юлы, Сабир Салиховичның уйларын бүлдереп, «Дуслык» колхозындагы эшләрнең шәптән булмавын, өстәвенә Хәйдәр Яруллинның үз вазифаларына салкын каравын, район җитәкчеләренең моны күрмәмешкә салышуын әйттеләр, артталыкның сәбәпләрен берәм-берәм күрсәттеләр. Дөрес анысы, Сабир Гайнуллин өчен яңалык түгел иде болар. Ләкин үзең белү бер хәл, ә бөтен республикага мәгълүм булу икенче нәрсә...
Хак сүзләр, җанны әрнетә торган сүзләр. Соңгы бишьеллыкта өченче тапкыр инде Акъяр районы ил алдындагы изге бурычын, икмәк тапшыру планын үтәп чыга алмый
Аңлашыла ки, мондый хәлнең сәбәпләре, эшләр бераз җиңеләя төшкәч, ачыкланыр. Кичәге бюро утырышы Сабир Салиховичка күп нәрсәне яңабаштан аныкларга ярдәм итте. Дөресрәге, кичәге утырышта Сабир Салихович ничә елга беренче тапкыр Хәйдәр Яруллинга катгый таләп куйды. Моңа хәтта бюро әгъзаларының да беркадәр исе китте, чөнки алар беренче секретарьның Яруллинга каты бәрелмәскә тырышуын беләләр иде...
Сабир Гайнуллин армия хезмәтеннән соң үзләренең районына кайтып комсомол эшенә керде. Аннары район комитетына инструктор итеп күчерделәр. Ул арада укуга сәләтле, зирәк егет авыл хуҗалыгы институтын бетереп агроном дипломы алып кайтты. Телгә остарды, егетне күреп алдылар да югары партия мәктәбенә җибәрделәр. Аннары берсеннән берсе җаваплырак эшләр, вазифалар чоры башланды. Аның Акъяр районына беренче секретарь булып килгәненә дә инде дүрт елдан артыграк вакыт узды.
Кичәге утырышка кызмача килгән Хәйдәр Яруллинга каты шелтә биреп, эшеннән алырга дигән тәкъдимне раслап кул күтәргән чакта полкташларның күзләре очрашты, карашлары кисеште. Билгеле, Яруллинның хәзерге эшләрен аклап, колхозны шушы хәлгә җиткерүен, кешеләр күңеленә битарафлык салып, иң җаваплы вакытта вазифалардан качуын аклап, берничек тә аклап булмый иде. Сабир Гайнуллинның
үткәннәр хакына бүгенгегә күзен йомарга кодрәте дә, намусы да кушмады.
Сабир Салихович икенче каттагы тәрәзәдән кырлар өстенә кара күләгәләр булып ябырылган сузынкы авыр болытларга карап, җаваплы эшләрдә эшли башлаганнан бирле беренче тапкыр, дилбегәнең кулын нан ычкына баруын сизде. Болай да сүлпәнрәк характерлы, тымызык ♦ күңелле кеше җаны-тәне белән калтыранып куйды. 3
Бүлмә ишеге, үч иткәндәй, шыгырдап ачылды да беренче секретарь- £ ны сискәндереп чынбарлыкка кайтарды. Шул ук мизгелдә, һәрвакытта- гыча җыйнак киемле, мөлаем йөзле секретарь кыз кереп, чакырылган £ кешеләрнең утырышлар залында җыелуын, атналык планерканы баш- с. ларга мөмкинлеген әйтте.
Гайнуллин, гадәттәгедән авыррак, салмаграк адымнар белән уты рышлар залына кереп китте. Сүзне бүгенге санда басылган мәкаләдән * башлады. «Дуслык»тан кем килгәнлеген күзләре белән эзләде Берәү ® дә юк иде. һич көтмәгән төштән Сабир Салихович мәкаләдә күрсә- с телгән кимчелекләр турында түгел, ә өлкә газетасыннан килгән кор- < респондент белән «Дуслык»ка барган яшь инструкторны битәрләүгә 3 күчте. Теге, бичара, күптән түгел генә бер хуҗалыкның комсомол оеш- « масын җитәкләгән егет, ни әйтергә белмичә, баскан җирендә тораташ- п тай катты да калды
Яшь инструктор тагын ниләр ишеткән булыр нде, ярый әле секре- < тарь кыз кереп коткарды. Ул күбәләк сыман ярым очып, ярым атлап u Сабир Салихович янына килде дә «обкомнан шалтыраталар» диде
Өлкә комитеты секретаре Сабир Гайнуллин) а телефоннан бер генә җөмлә әйтте:
— Егерме минуттан Әлмәттән кайтучы вертолет Акъярга төшәр, шунда килеп торыгыз
Колак төбендә пиип-пиип дип сузган тавышны тыңлый-тыңлын, Сабир Салихович: «Урып-җыю. . икмәк тапшыру планы яна өстәвенә тагын әлеге мәкалә»,— дип уйлап алды Аннары залга чыкты да җыелган җитәкчеләрне хуҗалыкларына кайтарып җибәрде..
3
Шул ук иртәдә әлеге мәкаләнең авторы Дамир Хафизов әллә нинди, аңлашылмас тойгылар белән уянды Күнел дигән нәрсә нидер сизенә, борчыла, сәбәпсезгә шатлана да нде кебек
Торыргамы, юкмы? Бераз ялкауланып ятмакчы нде дә, кинәт бүген җыелачак санга мәкалә язып бирәчәге исенә төште.
Икенче мизгелдә инде ул, күптән күнегелгән гадәтенчә, сул кулы белән одеалын стена ягына әйләндереп салды, йомшак келәм өстенә торып басты Хафизов ишек катындагы кечкенә тумбочка астыннан гантельләрен барып алды, тәрәзәнең ярты ягын ачып күнегүләр ясарга кереште Бу аның шулай ук күптәнге гадәте, хәтта районнарда йөргәндә дә калдырмый торган ихтыяҗы иде. Редакциядә эшләгән өлкән иптәшләре дә белә аның бу гадәтен Пресса йортында соңга калып эшләгән көннәрдә, баштагы мәлне күпләрне гаҗәпләндереп, коридор тәрәзәсен ачып күнегүләр ясарга керешә иде Хафизов Тора-бара аның сәерлекләренә ияләштеләр тагы Хәтта аңа иярүчеләр дә табылды Очлы сакал, өске ирене аша авызына керәм керәм дип торган әйләнмәле кара мыек җибәргән, әдәбият бүлегендә утыручы сотрудник хәзер инде Хафизовның үзеннән дә уздырып җибәрә
Күнегүләр ясаганда, аннары ваннадагы душ астында салкын тамчыларга рәхәтләнгәндә дә иртәнге тойгылар югалмады, бәлки тагын
да көчәя төшеп, дулкынлануга әверелде: «Нәрсә булыр бу?»—диде Хд- физов юыну бүлмәсендәге көзге алдында яңакларына күбек сөртеп кырынып торганда. Кичәге мәкалә шаукымы түгелме икән? Булыр да. Әнә бит, гомере буена авыл хуҗалыгын күтәрү юлларын күрсәтеп, авылда иген иккән белгечләрне өйрәтеп язган бүлек мөдире Мостафа Мөдәррисов үзенең көл сыман чәчләрен кирәк-кирәкмәскә артка сы- пыра-сыпыра: «Кайбер урыннарын йомшартасы иде дә моның, ярар, калсын алайса», дип уздырды. Хәер, планерка вакытында баш редак-тор мәкаләне яклап чыкмаган булса, Мөдәррисовның уздырырга уе да юк иде бугай... Шәйхи Хәлиуллович күзләрен кыса төшеп, елмаер-ел- маймас тыңлап утырды да: «Бирергә кирәк моны», дип кырт кисте. Ә кичә иртә белән планеркада Хафизов мәкаләсенә иң югары балл биреп, «алтын каләм» конкурсына элеп куйгач, Мөдәррисов аксак аягына гадәттәгедән ныграк авыша төшеп йөрде. Төшке ял вакытында бильярд сугучы хезмәткәрләрнең Хафизов мәкаләсен мактавын ишеткәч, «һе, авыл хуҗалыгы бүлегенең кайчан йоклап ятканы бар», дигән булып, тизрәк бүлмәсенә кереп китте.
Хафизов бераздан Иске урам янындагы бакча аша узганда, аннары Свердлов урамыннан кольцога таба менгәндә, этешә-төртешә троллейбуска кергәндә дә әлеге тойгылардан тулысынча арына алмавына аптырады.
Казан елгасы аша салынган күпернең нәкъ уртасында Хафизов утырган -троллейбус бер-ике мәртәбә дырык-дырык итеп тартылгалады да бөтенләй туктап калды. Озын ялы җилкәләрен томалаган, зәңгәрсу төстәге джинсы кигән троллейбус йөртүче егет алгы ишектән чыгып өскә таба карап торды да: «Ашыгучылар булса, җәяү бара торыгыз»,— диде. Кешеләр сукрана-сукрана юл кырыендагы сукмакка сибелделәр. Арттан килгән троллейбуслар, шартларга җитешеп тулганга күрә, алар яныннан тизлекне әкренәйтергә куркып, узып китәргә ашыктылар.
Шулай итеп, кешеләр килгәнче материалны язып бетерермен дигән өмет юкка чыкты. Аның каравы, Хафизов әллә канларга кадәр җәйрәп яткан елга ярында балык тотып утыручы агайлар белән гәпләшеп алды. Үзе дә кармак сабы тотып чүгәләп торды Дөрес, башкалар җименә әледән-әле килеп торган балыклар, аның кармагы тирәсенә әйләнеп тә карамады Барыбер, иртәнге саф һавада, су буенда утыру үзе бер рәхәт икән. Хафизов моңа шатланды гына, тагы кайчан шулай утырыр идең әле, дип юатты ул үзен, кулындагы сәгать угының тугыз ягына таба җитез генә авышканын күреп. Пресса йортына барып җиткәнче, югары катка күтәрелгәнче, тагын ике-өч минут узды. Лифттан чыгып коридор башына керүгә, секретариат бүлмәсенең ачык ишегеннән җаваплы секретарьның кабаланып кычкырган тавышы ишетелде.
—Син, Хафизов, балыкчылар әртиленә языласың калган, алай бик һәвәс булгач...
Аннары, кайдан күргән бу җен күз дигән сыман, авызын ерып ишекне томалап торган Хафизов кырыеннан яны белән чыга-чыга:
— Немедленно баш редакторга!— диде дә, башын югары күтәреп, кулындагы кәгазьләрне жнлләндерә-җилләндерә кайсыдыр бер бүлмәгә кереп югалды.
Хафизов өстендәге плащ-накндкасын салып, секретарь кыз Сәгыйдә бүлмәсендәге кресло артына ташлады да редактор ишеген шакыды.
Күптән түгел генә алтмышны тутырган, ләкин егетләр шикелле чандырлыгын саклаган, озынчарак битле редактор Мөхәммәтов кайсысы тагын эшләргә комачаулый дигәндәй, өстәлендәге кәгазьләрдән башын күтәрде, күзлеге өстеннән сөзеп ишек катына карады.
— Рөхсәтме, Шәйхи Халиуллович, чакыргансыз икән...
Редактор җитез хәрәкәт белән күзлеген өстәлдәге корректурага ташлап:
— Ә-ә-ә, иптәш Хафизов, рәхим итегез, утырыгыз,— диде, аның бү
ген гадәттәге кырыс тавышына бәләкәй кыңгырау чыны кушылган иде. Болай да юка иреннәре тыгыз кысылган, кашлары җыерылган, күзләре һаман шулай, маңгай астыннан сөзеп карый иде ♦
Хафизов редактор алдында үзен хәрбиләрчә тота, хезмәткәр белән 3 редактор арасын сакларга тырыша иде Мөхәммәтовның кырыслыгын у күреп, аның өстәленә аркылы терәп куелган өстәл башында басып кал- 5 ды Баш редактор исә, аның каршысында Хафизов әллә бар, әллә юк, тагын берничә секунд төбәп карады, кинәт торып арттагы бүлмәгә ке- а. pen китте. Андагы телефоннан кем беләндер сөйләшеп алды, чыгып урынына утыргач кына:
— Обкомга җыен, иптәш Хафизов,— диде. Бераздан тагы — Берен- ♦
че чакыра,— дип өстәде, бу ни әйтер дигән сыман, тагын Хафнзовка ® карап нидер көтә башлады. £
Хафизов кымшанмады, күзләрен яшермичә,редакторга туры карап <
торды. 3
— Ничәдә? *
— һе, ничәдә ди тагын Вакыты җиткәч әйтермен, бар, эшеңдә „
бул, иптәш Хафизов. s
Баш редакторның тавышында кырыслык артына яшеренгән ягым- "
лылык, киң күңеллелек сизелеп тора иде. Хафизов сул җилкәсе аша <- борылды да паркет идәнгә җәелгән келәм буйлап ишеккә таба атлады.
Төшке ашка кадәр бер генә юл да язылмады. Бүлек мөдире Мөдәр- рисов, йөзендәге астыртын елмаюын яшермичә, бер керде, бер чыкты. Ниһаять, түзмәде, искә төшергән булып:
— Сез, иптәш Хафизов, бүгенге санга әйбер бирергә тиеш идегез түгелме соң?— диде.
Аның кисәтүенә карап кына мәкалә барыбер язылмады
Сәгать беренче яртыда барысы да ашарга төшеп киттеләр Хафизов олы капка кадәрле тәрәзәсен ачып, үтәли искән җилдән ишек ачылып китмәсен дип, иске газета бөкләп кыстырды да дүрт битлек мәкаләне бер тын белән язып ташлады. Аннары машинисткаларга кертеп чыкты, тырышып-тырышып яшьләр газетасыннан кергән бер һәвәскәр белән бильярд бәрә башлады. Ул арада промышленность бүлегендә эшләүче, шар сугарга дигәндә өенә кайтасын оныткалын торган Кара Кәрим менеп җитте. Аның белән турнир партиясен уйнарга керештеләр
Төш вакыты бетәргә егерме минутлар кала, бильярд тирәсенә редакциянең барлык ир-атлары җыйналды Соңгы шар әчеп аяусыз көрәш киеренкелекнең иң югары чигенә җитте дигәндә, секретарь кыз Сәгыйдә килеп:
— Хафизов абый, редактор аска төшеп китте, тизрәк, тизрәк инде,— дип өтәләнә башлады Барысы да тынып калды, коридор тәрәзәсеннән чыгар урын табалмыйча азапланган чебен безелдәгәне ишетелеп китте. Хафизов гаҗәпләнеп күтәрелеп карады, аннары бильярд таягын җайлап кына үзенә тартты да салмак этеп алга таба җибәрде. Бәрхет чүпрәк өстендә яткан соңгы ике шарның берсе сул, икенчесе уң яктагы лузага ыспай гына барып төштеләр Хафизов, бүлмәсенә кереп, плащ- накидкасын алырга онытмыйча, салмак адымнар белән коридор буйлап лифтка таба китеп барды.
4
Колхозчылар, яше карты, эшләгәне-эшләмәгәне". тыштагы яңгырга карамыйча, башка вакытлардагы кебек ялындырып нитеп тормастан, радио аша бер ике кычкыруга, Яңавыл уртасындагы клубка таба агы
ла башладылар. Моннан егерме еллар чамасы элек салынган агач клуб шактый бирешкән, кайбер урыннарында нигез бүрәнәләре бүлтәеп чыккалаган иде. Берничә ел инде сипләтергә уйлап йөрсәләр дә, игенчеләр өстенә ябырылган мәшәкатьләр мондый «вак-төяк» эшләргә вакыт та, көч тә калдырмады. Клубнын киң болдырында тәмәке тартып, халык җыелганны көтеп аны-моны сөйләшеп торучы ир-атлар арасыннан берәү:
— Адәм мәсхәрәсе, колхозыбыз оешканга илле ел тула, ә безнең авыл күрке булырдай клубыбыз гына да юк,— дип куйды. Ир-атларга бу җитә калды.
— «Җиңү»нең культура сарае безне дә сыйдыра, әйдәгез, аларга кушылыйк соң...
— һе, хитрый син, кар астында калачак икмәгеңне «Җиңү»гә сы- ламакчы... Алырлар, бар, көт...
— «Җиңү» председателе салына башлаган культура йорты нигезен сүтеп ферма салмады шул...
— Аларда да яңгыр ява, тик алар уракны бетереп киләләр. Бүген- иртәгә чөгендергә чыгарга йөриләр бугай...
— Алар җиренә яуган яңгыр юеш түгелдер...
— Чистый кеше рәтеннән чыгып рисвай булдык бит, ә...
Җыелышны озакка сузмадылар Яңгыр явып, ындыр табагында, басуларда игеннәр юештән интегеп кара яна башлаганда, озын-озын сүз куертып утыру бик үк килешә торган нәрсә түгел иде. Игеннәрне киптерү, кырдагысын кар астында калдырып әрәм итмәү, җыеп алу өчен ашыгыч чаралар күрергә, кешеләрне әнә шул көрәшкә оештыру-туплау кирәк иде.
Колхозчыларның күпчелеге нәкъ шулар хакында ачынып сөйләде— колхоз председателен мондый вакытсызрак чакта алыштыру мәсьәләсенә аек карадылар. Чөнки эшләрне кемдер оештырырга, башлап йөрергә тиеш, ә Хәйдәр Яруллин көннәр буе югалып тора.
Әйе, халык әйтсә — хак әйтә, нишләп соң без Яруллинның кемлеген белә торып, бу хакта элегрәк уйламадык? Нишләп соң аның вәгъдәләренә ышандык, дип уйлап утырды Сабир Гайнуллин.
Сәхнәгә комбайнчы Шиһабетдин Мөгыйнов чыкты. Халык бердәм тынып калды. Мөгыйнов гадәттә җыелышларда чыгыш ясап, нинди дә булса кимчелекләрне күрсәтмичә калмый, ул сүзен ярып әйтә белә иде.
— Колхозның мондый хәлгә калуы барыбызның намусына тап төшерә, иптәшләр,— диде ул, сүзләрен бераз сузыбрак.— Турысын әй- тәм, соңгы бер-йке елда Хәйдәр Яруллин үз-үзенә артыграк ышанды. Кешеләрне санга сукмады. Безнең өчен аның мондый хәлләре яңалык түгел, иптәш Гайнуллин...
Мөгыйнов кулларын әле трибуна өстенә куеп, әле аска яшереп интегә иде. Ниһаять, ул аларны артка куйды, һәм райкомның беренче секретарена таба бөтен гәүдәсе белән борылды. Аның куе кашлары астындагы күзләре очкынланып китте.
— Бу хакта, иптәш Гайнуллин, партиянең район комитетына да мәгълүмдер дип уйлаган идек без. Чөнки авылдашлар сезгә бер генә язмадылар. Мужыт ялгышамдыр, миңа барысы да билгеле түгел, ләкин Хәйдәр Яруллинга күбрәк ышандылар, аны күбрәк тыңладылар.
Сабир Салихович, киеренкелекнең чигенә җитүен сизепмедер, аягүрә басты. Алдындагы графинга ручкасы белән суккалап алды, күкрәге тулганчы сулыш туплады да, җыелган халык өстенә туры карап әйтте.
— Елның болай килүе, иптәшләр, безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Ләкин моңа карап акланырга җыенмыйбыз. Техниканы вакытында карасак, оештыру эшләренә игътибарлырак булсак, уракны атна-ун көндә төгәлли ала идек. Башка районнарда да яңгыр булмады түгел,
булды, ләкин күпчелек хуҗалыклар игеннәрне безнең шикелле хурламады Боларның барысы да. иптәшләр, анализланыр әле Сезнең бүгенге хәлне дөрес аңлавыгыз шатландыра. Миңа калса, иптәш Ярул- линның халык ышанычын акламавы икеләтә авыр, чөнки без аның белән бер полкта хезмәт иткән идек... Ул чагында ул күпләргә үрнәк ♦ иде. Аның урынына башка берәү, энергияле, белемле, авылны ярата 3 торган кеше кирәк Бәлки колхозчыларның үз тәкъдимнәре бардыр? -
Зал тынып калды Тәрәзәгә бәреп яуган яңгыр тамчыларының эч- 5 пошыргыч бертөрлелеге болан да киеренке хәлне тагын да көчәйтә :< иде Берәү дә тәкъдим кертергә атлыгып чыкмады Авыр тынлык та- а. гын күпме дәвам иткән булыр иде, саф һава керсен дип ачып куелган J ишектән, ни кич, ни иртә дигәндәй, әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Арыган йөзләр бераз ачылгандай итте. Шул вакыт, теләсә кайчан үз * туксанын туксанларга яратучы, дуамаллыгы белән бөтен тирә-як авыл- “ ларга танылган, җитмеш төрле һөнәр иясе булып дан тоткан Озын с Әхмәт, салмак кына, ләкин барысына да ишетелерлек итеп:
— Сукыр әтәч саташкандыр, безнең шикелле Урак өстендә рәис
алыштырабыз...— диде. *
Кайберәүләр моңа елмаеп куйды, кайсылары көлеп үк җибәрделәр т Озын Әхмәтнең әлеге сүзләреннән әйтелеп бетелмәгән мәгънә табучы- “ ларның бер дә юкка көлүе бүтәннәргә дә йокты. Сукыр әтәчнең саташ- < кан тавышы. Озын Әхмәтнең урынлы-урынсыз чагыштыруы колхозчыларны җанландырып җибәрде. Кеше күңеленә күп кирәк мени, аны бер сүз белән моңландырырга да, дәртләндерергә дә мөмкин ләбаса.
Сабир Салихович үзе дә соңгы вакытларда күңелен биләгән авыр уйларыннан берьюлы бушанып калгандай булды. Халыкның бераз тынычлана төшүен көтеп алгач, Сабир Салихович, шахматчылар теле белән әйтсәң, алдан ук уйлап килгән «йөрешен» ясады.
— Иптәшләр,— диде ул. Аннары, тавышларның бөтенләй тынганын көтеп алды да: — Акъяр район комитеты бюросы «Дуслык» колхозының правление председателе итеп авылдашыгыз, өлкә газетасының корреспонденты Дамир Хафизовны тәкъдим итә Ул югары белемле, элек, үзегез беләсез, авыл хуҗалыгы техникумын бетергәч, агроном булып эшләп алган иде . Моңа ничек карыйсыз?
Җыелышта баягыдан да хәтәррәк тынлык урнашты Сабир Салихович, ни тәҗрибәле кеше, халыкның ни әйтәсен чамалый алмыйча интекте. Зал умарта күче сыман дәррәү гүләргә тотынды.
— Үзе ризамы соң??
— Үзе кайда, үзе??
— Ай-Һай, шәһәрне авылга алыштырыр микән?
— Язарга оста, эшләп күрсәтсен менә
— Тагын ялгышмабызмы??
— Сайлыйбыз, ник сайламаска? Үзебезнең авыл малае, кайтсын, эшләсен...
Колхозның партоешма секретаре Семенов җәһәт кенә урыныннан торып сәхнә артына чыгып китте. Тагын бер-ике минуттан Семенов, аның артыннан Дамир Хафизов күренде
Ул таза гәүдәле, уртачадан биегрәк буйлы, күпереп торган куе мыеклы, шундый ук чигә едкалы җибәргән, машае өстендә ике яклап, диңгез култыклары шикелле, чәче коела башлаган, зәңгәр күзле, ягым лы йөзле, ир уртасы бер кеше иде. Җыелыштагылар янына кергәч аның йөзе кырыслана төште, маңгаендагы өч рәт булып яткан буразналар тагын да тирәнәйде
— Исәнмесез, авылдашлар!
Әле анда, әле монда «Саумы. ишнииЛ» ^ццлн танышлар ншетелгә-
и «к У • 1* з
17
ләде. Аннары, залдагы тавышлар бергә кушылып, тоташ бер дулкынга әверелде.
Сабир Салихович, халык алдына башын иебрәк чыгып баскан Ха- физовка сынаулы караган килеш, обкомдагы өченче көнге сөйләшүне исенә төшерде.
— Иптәш Хафизов, әйтүләренә караганда, сез хәрби хезмәттә булгансыз икән. Агроном таныклыгын да алгансыз Белемегез дә бар Мәкаләдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгын яратасыз, аның өчен борчыласыз Язганнарыгыз чын күңелдән икән.. Үзегезнең районга эшкә кайтырга сез каршы түгелме?— диделәр аңа.
Бу тәкъдимне Хафизов ничектер тыныч кабул итте.
— Мин риза,— диде сугышчан боерык алгандагы сыман.
..Колхозчылар, гөжелдәүдән тынып, Сабир Салихович ни әйтер дип көтә башладылар Ул халык арасындагы таныш йөзләрне барлагандай сулдан уңга таба күз йөгертеп чыкты.
— Менә, иптәшләр, сезгә яңа председатель....
— Беләбез, беләбез аны,— дигән тавышлар ишетелде халык арасыннан.
Гайнуллин исә тимерне кызуында сугарга теләп:
— Ышанып тапшырабызмы соң Хафизов иптәшкә колхоз дилбегәсен, әллә юкмы?— дип сорады.
Җыелыштагылар, Хафизовның кырысланган йөзенә төбәлгән килеш, берәм-берәм ризалык белдереп кул күтәрә башладылар.
Сүз биргәч, Хафизов, дулкынлануын яшерергә тырышмыйча, бераз тотлыга төшеп:
— Авылдашлар.. Ышаныч күрсәтеп мине сайлавыгыз өчен рәхмәт. Мин ул ышанычны акларга тырышырмын. Иңгә-иң куеп эшләрбез, яшәрбез, колхозны өзеклектән бергәләп чыгарырбыз. Тик., холкымны беләсез, кеше исәбенә яшәргә тырышучы, устав бозучы ялкауларга көн булмас,— диде.
Кайберәүләр бу сүзләрне чираттагы председательнең «яхшы» булырга тырышуы дип уйладылар, ләкин күпчелек, бигрәк тә, кайчандыр Хафизов белән бергә эшләгән механизаторлар, аның холкын бик яхшы беләләр иде. Каршы кул күтәрүчеләр булмады...
Колхозчылар төркем-төркем булып таралыштылар. Саркып яуган салкын яңгыр туктарга уйламады да Янавыл өстенә ябырылган болытлар агач башларына тия язып каядыр еракка, Урал таулары ягына агыла Басулардагы карала башлаган авыр теземнәр камыл төбенә тагын да ныграк сеңә бара иде.
5
Колхоз ашханәсендә көндәге вакытка чамалап өлгертелгән аш-су куерып, савыт-саба төбенә утырып бетте. Надирә «инде килмәсләр, җыелыштан соң өйләренә таралыштылар бугай» дип, соңгы тапкыр карап кермәкче булый болдырга чыккан иде. Бер төркем ир-атның пычрак ерып ашханәгә трба килгәнен күреп алды һәм ашыгып эчкә атлады. Аннары, һич кирәкмәгәнгә, савыт-сабаны күчергәләргә, кая барып нәрсәгә тотынырга белмичә аптырады. Килүчеләрнең болдыр төбендәге тимер тагаракта итекләрен юып, ара-тирә сөйләшкәләп керүен ишеткәч, тәмам хәле бетеп, кече яктагы агач урындыкка утырды.
Җыелыштан кайтучыларның сүзе дөрес булып чыкты Теге юлы килүендә Надирә аны күз кырые белән генә күреп калган иде. Хәзер бер караудан таныды ул аны. Әйтерсең, егерме ел үтмәгән, әйтерсең, озын-озак еллар аларны аерып тормаган, икесен ике якка сибеп җибәреп сынамаган Председатель итеп Дамир Хафизовны кайтардылар, дигәч тә күңеле бик үк ышанып бетмәгән иде аның. Башта «булмас.
шул кадәр елдан соң авылга әйләнеп кайтмас, Казандагы эшен ташламас», дип уйлый башлаган иде дә. үзенең дә күптән түгел генә тиктомалдан авылга кайтуын хәтерләп алды
«Нишләп утырам соң мин, кешеләр керде бит инде, аш-суларым суынып беткән, җылытырга кирәк»,— дигән уй белән Надирә үзен уры- ♦ чыннан кузгалырга мәҗбүр итте Ул арада килгән кешеләрнең җитәк- 3 челәр ашый торган бүлмәгә узганы ишетелде. Ниһаять, Дамир тавышы « яңгырады. Надирә ул тавышны егерме ел аша гына түгел, күкләр 5 күкрәгәндә, мең гөрелте арасыннан да таныр иде «Нишләргә соң. ни- % чек чыгып күренергә, ходаем?»— дигән уй тагы бер кат ялтырап узды а Хәлсезләнүе өстенә Надирәнең башы чатный, чигәләре кыса башлады £ Аннары күз алларын ниндидер кара таплар томалагандай булды. Мондый хәл Надирәне тагын да каушата төште Шул чак кухня ягы тәрә- ♦ зәсен кактылар. Надирә җиңел капкачларны ике якка ачып җибәрде. = Кешеләрне бары тик ачык йөз белән генә каршылавын белгән Семенов ® Надирәнең төксе чыраен күреп аптырап торды Аннары чувашча <
— Аш-суың пармы. Надирә? — диде. Э
Надирә сүзсез генә борылып чәнечке-кашык ала башлады. Ничәнче * кат инде «менә хәзер күрешәбез, очрашабыз, гомерлеккә дип аерылыш w сак та, очрашабыз хәзер Нишләргә, ипчекләр генә итеп түзәргә, аны- = моны сиздермәскә соң??»—днп уйлады Надирә £
Кухня ишеген чыгуга күрде ул аны. Шул мизгелне көтеп кенә тор- u ганнар диярсең, күз карашлары томырылып очрашты Надирә ничек торган булса шулай бусагада туктал калды Хафизов та торып басарга теләгәндәй урыныннан кузгалып кунды, янәдән утырды Чәчәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләгән, куе кара толымнарын җилкәсе аша салган, башына ак калфак кигән Надирәдән күзләрен алалмады. Гүя ул:
— Синме соң бу. Надирә?— дип сорый иде.
— Әйе, мин бит бу, мин Дамир
— Син авылдамыни. Надирә?
— Син дә кайттыңмы, Дамнр?
— Мин сине эзләдем, эзләдем бит. Надирә..
» — Мин дә.
Хафнзовның күзләрендә сагыш катыш үкенү төсмерләре чагылып китте Аларның сүзсез, күз карашлары белән генә сөйләшүе бик озак дәвам иткән кебек булды
Надирә өстәл тирәли йөрн-йөри кунаклар алдына чәнечке-кашыклар тезә башлады Дамнр исә аның салмак хәрәкәтләрен, бераз гына калтыранган иреннәрен, еш еш күтәрелгән күкрәкләрен йотылып карый бирде
Сабир Салихович китәргә ашыкканга күрә идарә утырышында кат нашмаячагын әйтте Шулай да җыелган кешеләрне тагы бер мәртәбә, әле яңа гына күргән шикелле, барлап чыкканнан соң
— Иптәш Хафизов, иптәш Семенов, идарәдә иң кискен, иң нәтиҗә ле чаралар билгеләрсез дип ышанам Без бу хакта сөйләшкән идек, кабатлап тормыйм Нрюгә нртә белән шалтыратырсыз. Район коми теты. райбашкарма мөмкин кадәр ярдәм күрсәтёр Ләкин, турысын әй- тәм, ярдәм көтеп ятмагыз, үзегездәге резервларны кыюрак ачып эшкә аШыра барсагыз хәерлерәк булыр. Райондагы кыен хәлне беләсез Икмәк тапшыру планы өзелә Сез. иптәш Хафизов, өлкә комитетында булдыгыз, үз колагыгыз белән ишеттегез Шулай булгач шулай булгач,— дип кабатлап торды да, кинәт, янәшәсендәгеләрне сискәндереп, һич көтмәгәндә, чалышма аяклы өстәлнең утызлы такталарына авыр йодрыгын төшерде. Иптәш Хафизов, канчан сайлануыгызга карамас тан. эшләр торышы өчен җаваплылык — тулысы белән сезнең өстә. Моны бер минутка да онытмагыз.
Райком секретареның кыркулыгын белүчеләр дәшмәде. Хафизов исә мондый «кискенлекләрне» армиядә байтак күргән, ишеткән кеше — артык исе китмәде. Аның күз каралары кечерәеп, хәлиткеч бәрелешкә әзерләнгәндәге сыман, очкынланып китте. Сабир Салихович моны искәреп алды. Ул яңа председательнең уйнаклап торган яңакларына карап «моның характеры бирешә торганнардан түгелдер», дип уйлап алды. Хафизов аңа туры карап:
— Иптәш Гайнуллин, кулдан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышырбыз, әлбәттә. Ләкин... текә тауга менгәндә тракторның тизлеген алдан чамалап тоташтыралар, югыйсә, тауның иң кыен җиреннән кире тәгәрәп төшүе мөмкин...— диде.
Партком секретаре Семенов өстәл астыннан Хафизовның тезенә төртеп алды. Тегесе «кискенрәк әйтеп ташладым бугай, ләкин аның һәр сүзенә баш селкеп торып булмас бит», дип үз-үзен тынычландырды.
Сабир Салихович Хафизовның ни әйтергә теләвен аңлады.
— Сезнең, иптәш Хафизов, сүзгә бай кеше икәнлегегезне газеталардан укып белә идек, инде үзегез белән сөйләшү бәхетенә ирешкәч, тәмам ышандык. .. Эшегезне дә шулайрак башкарсагыз... бик әйбәт булыр иде.
Өстәл янына Надирә килеп басты. Аның кулында булары чыгып торган кәстрүл иде. Борыннарны кытыклап тавык шулпасы исе таралды. Надирә чәчәкле тәлинкәләргә аш бүләргә кереште. Хафизов аның дулкынланган йөзенә караган килеш санаулы секундлар эчендә әллә ни кадәр вакыйгаларны күз алдыннан уздырып өлгерде...
Күз ачкысыз бураннары белән хәтердә уелып калган март ае иде. Урманлы урта мәктәбендә чит авыллардан йөреп укучылар өчен оештырылган тулай торакның янәшә бүлмәләрендә яшәүче сигез кыз һәм сигез егетнең ундүртесе ул көнне авылларына кайтып китте. Дамир белән Надирә сүз куешмыйча-нитмичә тулай торакта калдылар, кайтып йөрмәскә булдылар.
Дамир тиз-тиз генә ике мичкә дә җитәрлек утын кертеп ташлады. Иртә белән ягылмаганга күрә бүлмәләрдә җылы әсәре калмаган. Өстәвенә ял көннәрендә ашханә эшләми, Минҗан апалары тары өйрәсен пешерми, димәк, тамак ягын да кайгыртасы бар иде. Анысын Надирә үз өстенә алды, Дамир мичкә ут дөрләтеп җибәрде, кәстрүлгә су салып куйды, бәрәңге әрчергә кереште. Турысын әйткәндә, Дамирлар ягында аш пешерер өчен кәстрүл белән судан башка нәрсә юк та иде. Кыз моны белә, чөнки бүлмәләрне икегә аерып торган бүрәнәләр юан булса да, урта бер төштә кул яссуы кадәр ярык бар иде Егетләрнең барлык «серләрен» кызларга җиткереп торган «информация үзәге» санала иде ул. Ә егетләр, ни сәбәптәндер, үзләренең кычкырып сөйләшүләрен бүтәннәр ишетер дип уйлап та карамыйлар иде.
Язның башы гына әле, көн ярыйсы ук озынайса да караңгы тиз төшә. Җитмәсә, берничә көн буе дулаган буран кояш әсәрен күрсәтми, авыл кышкы ялга талган иде.
Озакламый кызлар ягыннан пешкән бәрәңге исе кереп борынны кытыклый башлады. Ул да түгел Надирә утын пүләне белән стенага суккалап тавыш бирде, ашарга чакырды. Китап белән мавыгын дөньясын онытып утырган Дамнр чакыруга игътибар итмәгән иде, «сигнал» кабатлангач урыныннан торды да чәчен артка тарап кызлар ягына кереп китте.
Ут кабызмадылар, унлы лампаның куыгы шартлаган иде, мичтә янган ут яктысында авызларын пешерә-пешерә туйганчы бәрәңге ашадылар.
Март аеның җилле-буранлы төне әллә нинди, аңлашылмас могҗизалы сәер бер төн иде. Ул төнне ахырдан — Ерак Көнчыгышның кеше
үтеп чыгалмаслык урман-тайгаларында, Байкал аръягының ачы җилләре котырынган салкын төннәрдә, Кара-ком чүленең аяусыз кояшы астында бер кабым суга тилмереп үлем белән якалашкан минутларында да искә төшерде Дамир
Күзләренә йокы кермәде. Сөйләшәсе сүзләр бетмәде. Кайдадыр, мич астындамы, тынгысыз чикерткәләр сайрашудан туктады . Гомер- ♦ дә беренче тапкыр туйганчы үбешү, сөйгәнеңнең якынлыгын тою На- 2 дирә белән Дамирны тәмам исертте. Алар бу бүлмәдән башка дөнья « барлыгын бөтенләйгә, бөтенләйгә оныттылар Мичтә җемелдәп киткән 5 утлы күмерләр сыман кайнар хисләр аларны моңарчы татымаган дөнья- га алып китте. Надирәнең хәлсезләнгән күз кабаклары калтыранып, с. нәрсәдер әйтергә теләгәндәй итәләр, ләкин бер генә сүз, бер генә хә- рәкәт тә аларны аера алмый иде. Надирәнең уттай кызу, тыгыз тәненә орыну, аның кайнар сулышын тоюдан егетнең йөрәге күкрәк читлеген- ♦ нән бәреп чыгардай булып тибә башлады. Тыннар кысылды Надирә- « нең йомшак куллары Дамирның муенына уралдылар Кайнар нрен- 2 нәр, кабарып, түземсезлек белән бер-берсен эзләп таптылар да бергә- < бергә кушылдылар Аннары алар, башка беркайчан да кабатланмая- 3 чак минутларның җиңүле тантанасын бозарга кыймыйча, бердәм те- * ләккә карышмыйча, караңгы упкынга таба ташландылар. т
Төнге эңгер-меңгер бер куерды, тагын яктырып киткәндәй булды. = Тышта котырынган җил бүлмә тәрәзәләрен калтыратып алды Дамир " да, Надирә дә берни тоймадылар, ишетмәделәр Йөрәкләрдә кузгалган u дулкын аларны ерак-еракларга, килер көннәр юлында очраган барлык киртәләрне ватарга-җимерергә чакыра иде .
6
Яңгыр бер көчәеп, бер иләктән иләнгәндәй вак тамчылар булып ява бирде. Әнә тегендә, Мәрәҗән тавы өстендә тагын болытлар куера һава да салкынчаланды, тамчылар да цинк тутыр!ан сыман авырайдылар. Сөлчә елгасындагы су ерактан караганда яшелләнебрәк күренә Гадәттә елга суы зәңгәрләнеп тора, җылы, йомшак була торган иде. Ләкин быел бик сирәк кешеләр генә аның суында колач җәеп йөзә алгандыр Кайчандыр Дамир Хафизов та шушы елганы иңләп йөзә, атлар коендырырга төшә, көзге салкыннар башланып, су йөзе ялтыравык зәңгәрсу боз белән капланса, тизрәк шунда ашыга иде. Хафизов туган авылына кайтуына үкенми үкенүен, ләкин монда эшләп, үзенең күптәнге хыял-ларын тормышка ашыру, чит-ят якларга киткән авылдашларын мондагы хәлләрне күреп кайтырлык итүнең җиңел булмаячагын аңлый, төшенә иде. Ләкин бит кемдер эшләргә тиештер Кемдер туган җир җылысын башкалар сизәрлек итәргә тиештер
Хафизов туган якларына кайткач, аның урамнарында, су буйларында йөргәндә иркенрәк, тирәнрәк сулый шикелле Пөрәк тә ничектер ышанычлырак, тигезрәк тибә, берничә ел элек булган нмгәнү-сызла- нуларның шаукымы да онытыла кебек Дамнр аңлый, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән белә кеше үзенең туган-үскән, яшьлеге чәчәк аткан, олы тормышка аяк бастырган туган җирен, аның җылысын беркайчан да, теләсә генә нинди шартларда да оныта алмый Туган җирне тою кешене беркайда да ятим итми, аның адымнарын ныгыта Чынлап та, кешенең балачагы, аннары үсмер еллары, яшьлеге иксез-чиксез күк йөзеннән аккан һәм беркайчан да кире кайтмый торган болытлар сыман китә дә югала, ә туган җирне тою хисе кала
Хафнзовның уйларын бүлдереп, алда ниндидер тавыш ишетелде Кемдер авызын ачар ачмас шыңшып җырларга азаплана иде. Ул да түгел, әлеге җырның мәгънәсе ачыклана төште
Уффаларга барган чакта
Бәл-ләбэн уңда кала
Дамир, шушы җырны ишетүгә, аның хуҗасын таныды. Озын Әхмәт иде ул Гомер-гомергә аның авызыннан авылдашлары бүтән җыр ишетмәделәр.
Уффалардан кайткан чакта
Бәләбәй сулда кала
Хафизов барган җиреннән туктап, каршыдагы баганаГа сөялеп торучы Озын Әхмәткә карады. Ул телен көчкә әйләндереп, тотлыга-тот- лыга:
— Эһ-һем, персидәтел булдым дисең инде, ә... Дамир туган... Әйдә, бул, бул әйдә. Кар-ра аны, персидәтел, кар-ра . Сиңа монда ать-два әйтеп, я булмаса газетага тегене-моны язып утыру түгел... Теге вакытта... хәтерлисеңме... эһ-һем... безне шабашниклар дип мыскыллап язган идең... ә?
Хафизов исерек кеше белән сүз көрәштереп торуны артык эшкә санапмы, әллә бүтән төрле уйга килепме, Озын Әхмәтне уң кулы белән юлдан читкәрәк этәрде дә алга атлады*. Әйе шул, җиденче класста укыганда бугай. Озын Әхмәтне һәм аның өч иптәшен, уттай кызу урак вакытында күрше авылга китеп бура бурап йөрүләрен район газетасына язган иде. Аның мәкаләсе янына, бигрәк тә килештереп, Озын Әхмәтне һәм аның иптәшләрен сурәткә төшереп куйганнар иде. Шул ук кичне клуб янында үз ишләре белән уйнаган төштән аны кемнеңдер тимер шикелле нык, каты кулы тартып чыгарды. Шул ук мизгелдә Дамирның күз алдында бүрек хәтле ут йомгагы хасил булды, аллы-гөлле чаткылар тирә-якка сибелде...
Аннан бирле күп сулар акты, әмма Озын Әхмәт шуны онытмаган, хәтерли икән ләбаса...
Идарә әгъзалары җыелган иде. Ишек туктаусыз ачылып-ябылып торганга яңа керүчегә игътибар иткән, борылып караган кеше булмады. Хафизов дәшми-тынмый гына өстәл янына узды, тәртипсез шау- шу үзеннән-үзе тына башлады. Ул арада плащ-накидкасын салып мич артындагы чөйгә элгән Хафизов, тамагын кыргалап алды, җыелган колхозчыларны барлап карады. Тәрәзәгә бәреп яуган яңгыр шавы ишетелердәй тынлык урнашты. Хафизов берәүгә дә төбәп карамыйча:
— Иптәшләр,— диде.— Хәзер үк барыгыз да бүлмәдән чыгып ун- унбиш минут саф һава сулап керәсез, һәм моннан соң бу бүлмәдә берәү дә тәмәке тартмаска тиеш,— дип өстәде һәм. кешеләрнең чыгып беткәнен дә көтеп тормыйча, бердәнбер ачылмалы тәрәзәне ачып җибәрде.
Бу моңарчы хуҗалыкта күрелмәгән нәрсә иде. Сугыштан соңгы еллардан ук килгән гадәт — председатель бүлмәсендә җыелып тәмәке төтәтеп утыруга моңа кадәр булган җитәкчеләрнең берсе дә каршы төшмәгән иде. Хәзер кайберәүләр беренче утырыштан ук шушы гадәтне җимереп ташларга җыенган Хафизовның кырыслыгын «яңа себерке яңача себермәк була», дип уйладылар. Әмма күпчелек дәшмәде, чөнки төтенгә күмелгән бүлмәдә сәгатьләр буе утыруның әллә кайчан онытылган начар гадәт икәнен аңлыйлар иде.
Тәнәфестән соң, салкынаеп калган, ләкин еллар буена сеңгән тәмәке исеннән арына алмаган бүлмәдә Хафизов идарәнең беренче утырышын ачып җибәрде. Барысы да «тагын ни әйтер бу, ни генә әйтеп исне китәрер, яңгыр астында яткан игеннәрне ничек коткарыр икән», дип көтә башладылар Яңа җитәкче исә бөтенләй сөйләмәде Колхоздагы урып-җыю эшләренең шул сәгатьтәге торышы белән вак-төяген дә калдырмыйча таныштырыгыз, дип сүзне баш агроном Вәли Гомәревкә 2?
бирде. Үзе өстәлгә җәелгән кәгазьдәге саннарга-күрсәткечләргә төбәлде, әлеге дә баягы, куен дәфтәрен чыгарып кулына каләмен алды.
Гомәрев тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле, кечкенә күзле, илленең өске ягына чыккан кеше, шулай ук куен дәфтәрен чыгарды, бармагын ♦ теле белән юешли-юешли кирәкле битен эзли башлады Гомәревнең 3 таушалып беткән куен дәфтәрен күргәч, идарә әгъзалары, чакырылган « механизаторлар, укытучы-агитаторлар, гадәттәгечә, чәнечкеле сүзләр ч әйтмәсәләр дә, үзара елмаешып куйдылар Гомәревнең үз сүзләре бе- * лән әйткәндә «кесә бухгалтериясе» иде бу Кызыксынган кеше соңгы о. ике-өч елда колхозда нинди орлык, нинди сортның кайсы басуга күпме 5 чәчелгәнен, кайда, кайчан, күпме ашлама алышанын һәм тагын бик күп төрле башка мәгълүматларны аннан таба алыр иде Аннары әлеге ♦ куен дәфтәренең загын бер сере бар. Гомәрев әлеге «бухгалтерня»не « башта карандаш белән язып тутыра, аннары икенче яктан башлап кара ° каләм белән яза иде. <
— Дөресен әйтсәк, иптәш Хафизов, эшләр начар безнең. Аек акыл, 3 үткер күз белән карасак, эшләр хөрти безнең — днде баш агроном, * бары тик председательгә генә мөрәҗәгать итеп Чөнки монда утыру- „ чыларның һәрберсе эшләр барышын, чынлыкта, бөтенләй бармавын = беләләр иде,—Әйе, хөрти, иптәш председатель Менә үзегез чамалап ка- ” рагыз, ниндирәк картина килеп чыга уракка сентябрьнең башында, и- бүтән елларда эшне төгәлләгән вакытта төштек Атнага якын борчак тирәсендә үтте. Беркөнне күрдегез, борчакны яшел килеш урып ташладык. Бөтен комбайннарны туплап, алдынгыларча эшлибез дип, борчакта тотасы калмаган да бит Иптәш Яруллин, киткән кешене яманлый дип уйламагыз, «нпатовлыларча эшлибез», дип шулай кушты Тагын мең ярым гектар арыш, көзге бодай, арпа һәм солы ята Борчакның яртысы теземнәрдә үрә Комбайннар
Күзләрен мәгълүматлар язылган җәймәдән алмыйча, алдындагы дәфтәренә нәрсәдер сызгалап утыручы Хафкзов баш агрономны шул төштә туктатты Күзләрен йөгертеп бүлмәдәгеләрне барлады, кемнедер эзләде, таба алмагач:
— Алары турында безгә инженер сөйләсен,— диде
Аргы почмактан кемдер
— Безнең инженер — Насыйбулла абый былтыр кыш ук дөнья куеп бөтен эшне бозды шул Югыйсә мондый хәлгә калмаган да булыр идек,— дип төрттереп әйтеп куйды Бер-нкесе. урынсызрак булса да. көлгәндәй итте. Ләкин, кушылучы булмагач, телләрен аркылы тешләп, тынып калдылар
— Ярый соң. алайса, инженер вазифаларын башкаручы сөйләсен Анысы исәндер бит
Хафнзовның теге төрттерүне шаяруга борып җибәрүе барысына да ошады бугай, алдагы урыннарның берсенә карап, беркавым көлешеп аллылар Беренче рәттән уртача буйлы, атлы гаскәрдә хезмәт нтүчене- кедәй кәкре аяклы, яшенә күрә шактый нык. таза гәүдәле кеше — Минаи Ризаев күтәрелде. Ул председатель өстәленең бер почмагына килеп бала башы кадәрле йодрыгын кунды да гөбедән чыккан сыман юан тавыш белән сөйли башлады
— Соң бнт, иптәш председатель, нн бит Быелгы яңгырларны бездән кнм белмисез бнт Мондыйда җир өстенә комбайн кертеп буламы? Булмый. Без, нптәш Хафизов, гомер буе шушы колхоз арбасын тарткан кешеләр, хуты булса, шул кадәр мул унышны җыймас идекме әллә? Жыяр идек Моңарчы бнт әле. кемнәрдер читтә йөри дип. ярдәм килгәнне көтеп ятмадык, эшләдек, сынатмадык...
Хафизов аның чәнечкеле сүзенә баягы кебек үк игътибар итмәде, бүлдерде дә:
— Иптәш Ризаев, комбайннарның, тракторлар паркының һәм силос техникасының ни өчен тик торганын аңлатыгыз,—диде.
Ризаевның башы белән тигез кушылган юан муены кызара башлады, ләкин тиктомалдан яңа председательгә бәйләнер урын юк иде. Шуңа күрә үз-үзен тыеп дәвам итте.
— Соң бит, ни бит, иптәш председатель. Техникага нәрсә аңа — торалар басып. Комбайннарның уникесе худта, калганнарының күчергечләр тартмасы кырылып чыкты, шкивлар, ременьнәр юк. Берсенең аккумуляторын алып киткәннәр...
Ризаев яңа председательнең урыныннан кузгалуын күреп, сүзеннән туктады, авызын ачып караң тора башлады. Хафизов бер җөмлә белән утырыштагыларның исен китерде.
— Идарә әгъзалары риза булса, колхоз техникасын урып-җыюга әзерләүдә гафу итмәслек җинаятьчел салкынлыгы өчен Ризаевны эшеннән алырга тәкъдим итәм...
һәм Хафизов аягүрә баскан килеш уң кулын күтәрде.
Башкалар, бу ни бу, дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар, ләкин партком секретаре Семенов, аның янәшәсендәге берничә кешенең килешүен күреп, берән-сәрән генә кулларын күтәрделәр. Хафизов бу юлы икеләнергә урын калдырмыйча:
— Инженер вазифаларын башкаруны авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укучы иптәш Вәлиуллнн Таһирга йөкләргә мөмкиндер, иптәшләр,— диде.
Шик тә юк, эшлекле тәкъдим иде бу Таһир менә дигән механизатор, яшьлегенә күрә түгел, тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган егет. Идарә әгъзалары моңа каршы килмәделәр. Шул вакыт уртадагы рәттән комбайнчы Шиһабетдин «рөхсәтме» диде дә янәшәдәге-
■ ләрне этә-төртә алга чыгып басты.
— Сүз боткасы куертабыз, җәмәгать. Ярый. Уракка, чынлап та, кеше кебек хәстәрләнә алмадык, что факт, то дөрес. Хәзер нишләргә? Председатель комбайннарны тракторларга тагып өстерәтергә диме? Мин —риза. Тик аларны бит әле төзәтәсе бар, ә запчасть кайда? Минем мондый тәкъдим бар: әйдәгез уналты урынына уникене җыеп куйыйк...
Күрәсең, Шиһабетдинның бу сүзләре башкаларның авырткан җиренә тиде, гүләү көчәйде. Арткы рәттән баядан бирле кыбырсып, сүзгә кушылырга чамалап утыручы Мотыйгулланың:
— Акылың баш икән Үзеңнекен сүтәргә бирәсеңме соң? Бирерсең син ..— дигән тавышы ишетелде, аннары үзе дә торып ук басты. Элек- электән үз комбайнын күз карасыдай саклавы, шуңа күрә башкалар өч- дүрт җәй үтүгә бүтәнгә күчеп утырганда да искесе белән дөбердәтеп эшли торган Шиһабетдин бу юлы
— Бирәм, кәнишне, ник бирмәскә. Жәл түгел, элегрәк жәл иде. Элекке елларда мин алты-җиде мең центнер суктыра идем Җиребезгә карата аз түгел иде. Быел тавыклар көләрләр бит, мең ярым белән комбайнчы исеме күтәреп йөрим... Сүтегез... эшләп торган комбайнны...
Шиһабетдин «бөтенләй чыгырымнан чыкмагаем», дигән сыман, мазут тапларына буялып беткән көрәк кулын уңайсызрак итеп селтәде дә, ишек катына барып утырды
Яхшы комбайнчының мондый кәефе, әлбәттә, әйбәткә түгел иде. Хафизов алдындагы кәгазьгә «Шиһабетдин абый белән аерым сөйләшергә», дип теркәп куйды. Аннары бу хактагы сүзне җөпләп:
— Шиһабетдин абый тәкъдиме белән килешергә кирәк, иптәшләр. Сүз хәлиткеч удар отряд туплау турында бара. Без болай эшләрбез: иң
аз күрсәткечле комбайннармы туктатырбыз Соңыннан кайткан зап- частьләр белән алармы да берәм-берәм сафка кертербез.— дип нәтиҗә ясады, һәм бүлмәдәгеләрне тагын оер кат гаҗәпкә калдырып, бөтенләй икенче мәсьәләгә күчте —Иптәшләр,—диде Хафизов, дулкынлануын җиңәргә тырышып, яңак сөякләрен }йнатып алды.— Безгә тагын менә нәрсәне хәл итәргә кирәк. Безгә, иптәшләр, берничә ел буена ’ планга кертелеп тә. нигезеннән күтәрелә алмаган Культура йорты би- з насын яңадан кузгатырга, кыскасы, бүген үк төзүчеләр бригадасы оеш- 5 тырырга кирәк. Түбән Камадан тиешле материал ташый башларга з була. Мин оу хакта тиешле кешеләр белән сөйләштем инде, безгә яр- * дәм итәчәкләр. Сез моңа ничегрәк карыйсыз, иптәшләр. =
Бүлмәдә үлем тынлыгы урнашты, барысы да башларын күтәреп * Хафнзовка карадылар Партком секретаре Хафмзовка язу сузды «Да- ф мир Җәләлович, хыял — яхшы, ләкин вакыты ничек бит...* диелгән иде анда. Хафизов, исе китмәгән рәвешле, кәгазьне учына йомарлады да сиздерми генә кесәсенә шудырды.
— Бу мәсьәләгә ничегрәк карыйсыз, иптәшләр?— диде.
Берничә минуттан шундый шау-шу, бәхәс купты ки. Хафнзов ниндидер яңарыш оуласын сизгән авылдашларының очынып сөйләүләрен күреп шатланды, ничек кенә шатланды әле. «һичшиксез. дип уйлап алды ул, мондый кешеләр белән зур эшләр башкарып булачак. Колхозны күтәрү әиә шундый гомер буена җиргә ябышып яткан колхозчылар кулында, бу — бәхәссез...» Дамир үзе сугыш чорында туып үскән кеше. Аның өчен ул еллардагы шартлар, әйтергә кирәк, кыенлыгы белән күз алдына китерүе дә моңсулык тудыра торган нәрсәләр. Дөньялар үзгәрде, билгеле. Шулай булырга тиеш тә. Ләкин теге елларны кичергән кешеләр үзләренең балаларын җиңелрәк тормышка чыгарырга. үзләренә караганда яхшырак, күңеллерәк яшәүләрен тәэмин итәргә тырыштылар. Бу гаепмени? Юк, әлбәттә. Ләкин к^п кенә яшьләрнең шәһәрләргә китеп, туган-үскән җирләрен ташлавын, ата-бабалары яшәгән нигезен туздыруларын ничек аңларга? Моны ничек гаф\ итәргә? Сәләтле егет һәм кызларның үз авылларыннан китүен Хафнзов тормышның муллыгыннан, күп нәрсәләрнең җиңел генә бирелүеннән күрде. Редакция заданнеләре белән авылларга чыгып йөргән чакларда ул төгәл бер карарга килде: яшьләрнең төркемнәре белән авылдан шәһәргә китүен бары тик авылда яшәү, эшләү һәм ял итү шартларын шәһәрнекеннән ким итмәгән очракта гына туктатып булырга мөмкин. -Алай гына да түгел, авыл яшьләренә үзләренең эчке дөньясын, аң-белем дәрәҗәләрен үстерү шартларын булдыру кирәк иде. Иртәме-соңмы без шуңа ирешәчәкбез. Әмма инде бик күп нәрсәләрне яңабаштан булдырырга туры киләчәк. Әлегә соң түгел, туган нигезләрне, ата-бабалар яшәгән авылларны, аларның каберләрен, ана телләрен саклап калырга соң түгел...
Хафизовның колхозчылар ихтыяҗына туры килгән сүзләреннән купкан шау-шу бераздан гына төште. Стена буендагы урындыктан озын буйлы, йомшак сары чәчләрен туздырган Таһир күтәрелде. Ул дулкынланудан кызарган йөзендәге җанлануны чак тыеп тора, техникага һәвәс булып үскән бу егет сүзсез ка*та алмый иде Ул, кешеләрнең тынганын көтеп алды да
— Хәзер безнең сүз боткасы куертып утырыр чагыбыз т^гсл, иптәш ләр, Шиһабетдин абый дөрес әйтте. Безнең хәзер тыштагы яңгырлар га. салкыннарга карамастан, гаять каннар чагыбыз Чин белә башлаганнан бирле булмаган авыр чагыбыз Ләкин бу безнең ялкаулыктан, эшләргә теләмәвебездән түгел, иптәшләр. Мин механизаторлар арасында яшим, шуңа күрә аларның сулышын тоеп, теләкләрен белеп яшим Безнең егетләр әнә санаулы сәгатьләрне дә файдаланырга тыры
ГАЗИЗ КАШАПОВ
ш^лар. Уңышның муллыгы безне шатландырмыймы әллә? Бик шатландыра. Без киләчәктә дә шулай эшләрбез. Ләкин безнең эшне күрмәделәр. Без әлегә кадәр күбрәк үз белдегебез белән яшәдек. Теләсәк эшләдек, кемгәдер үпкәләсәк, әйтергә дә оят, иптәшләр, ватык түгел техниканы да ватык дип ычкындыргаладык. Болай булмый, иптәшләр. Сезнең алдыгызда әйтсәм әйтим инде. Иптәш Хафизов мине инженер урынына билгеләгәнгә түгел, ә күңелемдәгесен әйтим, менә күрерсез, иртәгә үк авылдан чыгып китәргә җыенган өч-дүрт егет-моханизатор яна Культура йорты салына башлавын ишеткәч тә... Ярар. Минем сүзем бетте...
Сүзен кырт кисеп урынына утырган Вәлиуллинга карап Хафизов тагын бер тапкыр шатланып куйды.
Төзү эшен белүчеләр табылды, аларны иртәгә үк идарәгә чакырырга, һәркайсы белән аерым-аерым сөйләшергә булдылар.
Идарә утырышында культура сараен төзи башларга һәм киләсе язга кадәр аны файдалануга тапшырырга дигән карар кабул ителде...
Механизаторлар чыгып киткӘч тә Хафизов бригадирлар белән танышты, аларның фикерләрен тыңлады. Аннары болай гап-гади күренгән, ләкин, нишләптер, моңарчы башка килмәгәннәрне әйтте.
— Белгәнебезчә, иптәшләр, гадәти булмаган авыр ел кичерәбез. Шуңа күрә эш алымнарын һәм формаларын төптәнрәк уйлап кулланырга тиешбез. Быелгы уңышны коткару безнең бик мөһим, ләкин якындагы бурычыбыз. Иртәгә үк, без бөтен кешене: мәктәп укучыларымы, өлкәннәрме, кунакка, ял итәргә кайткан авылдашлармы — һәммәсен басуга чыгарырга тиешбез. Нишлибезме? Теземнәрдәге игеннәрне җыеп көлтә бәйлибез. Аны әйбәтләп өеп куябыз да астан электр бастырып суктырабыз. Мөмкин эш бит бу, иптәшләр? Мөмкин... шулай булгач, минемчә, бригадирлар, идарә әгъзалары хәзер үк һәрбер кол-хозчының өенә кереп сөйләшергә тиешләр. Мин картлар белән киңәшеп алам. Аларны көлтә бәйләү серләрен өйрәтүче итеп куярбыз...
Шуның белән идарә утырышы бетте. Кешеләр, гадәттән тыш эш белән җанланып, урамнарга таралдылар
Тагын ярты сәгатьтән «Дуслык»ның яңа җитәкчесе Дамир Хафизов авыл радиоузелында иде.
— Быелгы уңыш өчен көрәшнең хәлиткеч көннәре бара. Я җыеп алабыз икмәкне, я җирдә, кар астында калдырабыз. Гәрәбәдәй бөртекләрне, икмәк дигән изге нәрсәне хөрмәт иткән һәрбер кеше иртәгә иртүк, мөмкин кадәр җылырак киенеп, эшкә чыгарга, ындыр табагына җыелырга тиеш, иптәшләр,— дип башлады ул сүзен.
Колхозчылар күптәннән көткән чакыру иде бу.
7
Төн уртасы. Көннең көн буена аяк өстендә йөрелгәнгә арыткан, ләкин. ни хикмәттер, Хафизовның күзләренә йокы керми. Хәер, элекке елларда авылга кайткач та беренче төнне шулай йокысыз уздыра иде ул. Ни генә әйтсәң дә, туган-үскән җир сагындыра. Нигез йортың, ата- анаң булмаса да, беренче мәртәбә күкрәк киереп сулаган авыл һавасының тәме искә төшә. Дөрес, моңа кадәр Хафизов туган җирен никадәр генә сагынса да, шәһәрдә торгач, андагы эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр иде. Күрәсең, авылларның язмышы шулайдыр инде, үзенең балаларын чит җирләргә, таш урамнарга озатып җибәрә дә, аларның ерактан сагынуларына риза булып, салмак аккан тормышы, үзенең
мәңгелек мәшәкатьләре белән яши бирә; иген игә, мал үрчетә, үзенең читтәге балаларын туйдыра..
Кунакханә янәшәсендәге урыс капкалы йорт ягыннан карлыккан тавышлы әтәч кычкырды, тагын бераздан, әлеге башбаштакның җнке- ф ренүен ишетеп, бүтәннәр дә аңа кушылдылар.
«Ризаевны ашыгыбрак алдык, ахры Катырак бәрелдем бәрелүен, - тик шулай итмичә мөмкин идеме соң? Комбайннарны вакытында тиеш- 5 ле сыйфат белән ремонтлау, урып-җыюга әзерләмәү сәбәпле август ахырындагы аяз көннәр бушка узганмы? Узган. Икмәк теземнәрдә - кара көеп ятамы? Ята. Шулай булгач? Әгәр инде сиңа ышаныч белдергәннәр икән, күз карасыдай кадерле икмәкнең язмышын сиңа тапшырганнар икән, рәхим итеп күрсәт егетлегеңне, коткар икмәкне, үтә үзен- ♦ нең партия алдындагы бурычыңны. Тупла үз тирәңә шушы бурычны в үтәрдәй кешеләрне. Моның өчен берәү дә сине битәрләмәс. Әмма ки- ° ләчәктә кешеләр мәсьәләсенә саграк кагылырга кирәк булыр Ләкин < бит киләчәктә... ә быел Хафизовның кешеләрне тикшереп, уйланып йө- Э рергә бер генә сәгать тә вакыты юк. Быел аңа артык сәгатьләр бирел * мәгән. Валиуллин яшь кеше, булачак инженер Аны чыныктырмыйча, я кемне чыныктырасың...». х
Төн караңгылыгына чумган бүлмәдә әле бер, әле икенче якка әй- < ләнгәләп яткан Хафизов, кайдадыр, мич астындагы ярыкта енрәк-мн- u рәк черкелдәп куйган чикерткә тавышын тыңлый-тынлый, көндезге мәшәкатьләреннән тәмам арынып татлы да, бер үк вакытта үкенечле дә хатирәләргә чумды
Ул вакытта да тышта яңгыр, тукта, тукта., яңгыр түгел, кар ява, күз ачкысыз кар бураны дулый иде. Әйе, ул кышны бураннар сш булды, ачы җилләр котырынды. Хәтта кышкы юлларда адашып үлгәләгән кешеләр дә булды дип сөйләделәр Алар икесе берьюлы аңга килделәр, дөньяга кайттылар Тәрәзә турысында, болытлардан арынган күк йөзендә түм түгәрәк ай ялтырын иде. Күк йөзе ачыла башлаган, күрәсең, дип уйлап ә цы ул чагында Дамнр. Аиың каршыдагы стенага күзе төште. Эленгән көзгедә ай яктысы чагылгалап китә. Чылбырына хушбуйдан бушаган бәләкәй шешәләр тагылган сәгать теле тек-тек йөри. Юк ла, сәгать түгел, Дамирның йөрәге шулай тибә түгелме соң?
Дамнр йокыдан тәмам арынып җитте. Үзенең күкрәгенә башын ку сп яткан Надирәне кочаклап аллы Кызның куллары бушап, хәлсезләнеп калганны тоеп, Дамнр терсәкләренә таянып күтәрелде дә Надирәгә карады. Аның озын толымнары тузгып шәрә күкрәкләре өстеиә, йөзенә, иреннәренә сибелгән иде. Надирә аларны сизелер-снзелмәс хәрәкәт белән, әллә сулышы белән өрепме, битеннән, иреннәреннән куарга . тырышты. Аннары инде бернәрсәгә дә үкенми торган караш белән күзләрен ачты да кыюланып Дамирга текәлде. Егет күзләрен яшермәде Ул кызның кабарынкы, ләкин уттай яндырган иреннәренә кап ланды. Тагын бераздан күтәрелеп
— Надирә — Кара толым, менә тагып өч айдан без мәктәпне бетереп чыгабыз, өлгергәнлек аттестаты алабыз Беләсеңме, беләсеңме, чыгарылыш кичәсеннән соң мин сине велосипедыма утыртам да туп | туры үзебезгә алып кайтам, яме. Беләсең бит, минем әбн виде сиксәнне тутырып килә. Синең кебек Кара толымны күргәч ул да бик шатланыр.
Надирәнең күзләреннән шатлык тамчылары мөлдерәп чыкты да, чуалган чәчләрен чылата-чылата, бит алмаларыннан тәгәрәп Дамирның муенына төште Егет бер сүз әйтергә өлгерә алмыйча калды, кыз, сулкылдап слый-елый. Дамирның яшькә чыланган муенын, күкрәген үбә башлады
— Мин мнн риза да бит, Дамир... нишләптер, күңелем шомлана минем Күңелемдә шомлы уйлар йөри дим, җаааиыыым, шоммм...
— Ташлале, шулай шомлана торган чагыбызмы безнең, Кара толым...
Надирә, бер кулы белән Дамирның күкрәгенә тотынып, аның кулларыннан арынды да чалкан ятты. Тагын озак кына дәшми торганнан соң:
— Нишләптер, куркам мин, җаныым. Син бит минем бабайны белмисең, бееелмииисееең... Син бик күп нәрсәне белмисең бит әле, Дамир...
Надирә тынып калды, терсәкләренә таянып күтәрелде дә зур кара күзләрен очкынландырып Дамирга төбәлде. Әлеге караш егетнең дә күңелен шомландыргандай булды, өшетеп куйды.
— Соң әйт, Надирә, нәрсәне белмим, яшермә... Хәзер безнең сүзлә-ребез дә, серләребез дә, уй-теләкләрсбез дә, кайгы-хәсрәтләребез дә уртак булырга тиештер бит, Кара толым...
— Син үзең бик белдекле, усал малайлардан саналасын. Бер генә дә ишеткәнең юкмыни соң... Синең бабаң колхоз оештырган елларда кем булганын, ячейка секретаре, совет председателе...
Дамир исә, моның безнең мөнәсәбәтебезгә ни катышы бар икән инде, дигән сыман, гаҗәпләнеп көтеп торды.
— Соң, булса ни?..
— Ә минем бабай авылның иң зур бай малае булган, үзе Түбән як мәхәлләсенең мулласы саналган... Аны синең бабаң Себсргә сөргән, йорт-җирен сүттереп, совет йорты салдырган...
— Соң, Надирә, минем бабай авылда беренче коммунист икәнлеген кем белми, заманасы шундый булган, сыйнфый көрәш еллары.
— Мин боларны бик яхшы беләм дә бит, ләкин син бар әнә, миңа түгел, минем унбиш-уналты ел гомерен Себердә уздырган бабайга аңлатып кара шуларны...
Дамир боларны ишеткәч тә урын өстенә торып утырды, Надирә исә элеккечә түшәмгә төбәлеп яткан килеш калды.
— Аннан соң инде күпме еллар узган, Надирә. Синең бабаң тиешле җирдән рөхсәт алып туган якларына кайткан бит, ул бүген авылда яшәмәс иде, синең әниең дә җаваплы эштә эшләмәс иде...— диде Дамир кызга таба әйләнеп.
— Алай гына түгел, җиңел генә түгел ул, җаааныыым. Син бит үзең сыйнфый көрәш турындагы темаларны гел бишлегә генә сөйлисең ... Әнигә... тимә син аңарга. Дамир, белмисең бит...
— Белмисең дә белмисең...—диде Дамир бераз үпкәләбрәк, карашын тәрәзәгә борып:—Соң әйт, әйтмичә кайдан белим ди мин кемнең нәрсә уйлаганын.
Надирә егетнең ефәк сыман йомшак чәчләрен сыйпый-сыйпый:
— Шулай шул, җаныым. Сиңа әйтергә кирәк иде аны. Бәлки элегрәк тә кирәк булгандыр... Тик авылда моны бик сирәк кеше белә. Син, Да мир, ничек уйлыйсың? Менә мин, тере анам була торып, нишләп бабайда ятим үстем, ә?
Дамир бу хакта унлап та карамаган иде. Шуңа күрә, җавап бирүдән битәр, аптырашта калды. t
— Дәшмисең, җаныым. Димәк, син боларның берсен дә белмисең... Бел алайса, бел...— диде Надирә һәм соңгы чиккә килеп баскан кеше, үтәргәме бу чикне, юкмы, дип, икеләнеп торган шикелле, тынып торды. Аннары бер тын белән сөйләп китте:—Утызынчы елларда ук, тегендә, Себердә, бабай үзенең кызын үзеннән ваз кичәргә күндергән., аннары, әнине бөтенләйгә куып чыгарган... Әнкәй, хәер сорашып йөр-
гән, тәрбиясез бала булып колониягә эләккән. Шунда үскән, исем-фа- милнясен үзгәрткән... Мин... мин анын беренче иреннән туган баласы... Икенчесе инде мине үз итә алмаган... Дөрес булса, чине юк итәргә, яки адаштырырга димләгән әнине. Ана кеше ничек итеп үз баласына кул салсын ди инде. Кырык җиденче елны төнлә кайтып, мине әби кулы- ф на тапшырган*да, бабайга күренү түгел, өнгә кереп тә тормыйча, янә станциягә киткән. Шул вакыттан алып мине бабай тәрбияләп үстер- 3 гән... Боларын син беләсең инде... •!
Бер авылда яшәп, ун ел бергә укып, инде өченче ел бер-берсен яра- | тышын йөргән кызның язмышы моның кадәр катлаулы булыр дип уй- а лап та карамаган иде Дамир. Ул аны-моны әйтмәгәч, Надирә дә сөй- = ләвеннән шып туктады. Бер сүзсез, озак кына уйланып яттылар. На- * дирә түзмәде, Дамнрның битенә йомшак кулын куеп үзенә таба ка- ♦ ратты. и
— Нишләп сүзсез калдың, җаным? °
Дамир тагын бер сүз дә әйтмәгәч, үрелеп аның күзләренә карарга < тырыш!ы, ләкин өлгерә алмады, егетнең көчле куллары аның ялангач 3 җилкәсеннән тотты, битләренә актарылып төшкән кара чәчләрдән аң- л I ыган хуш истән тәмам исерә барып, үзенә якынайта-якынайта баш- я лады... =
Атна-ун котырган буран, кешеләрнең җирдәге тормышын барыбер < туктатып булмаячагын аңлаган кебек, сүнеп, тынып калган иде. *"
Аязып калган күк йөзеннән җилгә карап торучы салкын йолдызлар, тагып беравыктан кышкы тылсымлы табигатьне якты нурларга күмеп ялтырап чыккан кояш, соңгы суыкларга бирешергә теләмичә шыгырдап яткан ярмалы кар бөртекләре ике яшь йөрәкнең гомерлеккә дип корган якты хыялларының, уй-тойгыларының эчкерсезлеген аңлыйлар, күрәләр, һәм, һичшиксез, ишетәләр иде бугай... Югыйсә, атна-ун көй буена дулаган буран нигә туктап калды, күк йөзе ачылды, ни өчен ялтырап кояш чыкты да. ярмаланып яткан карлар ни өчен шыгырдашалар?..
Дамир йокыдан уянганда, Надирә кичә калган утыннарга ут элеп җибәргән иде инде. Ул йомшак адымнар белән егет янына йөзеп килде, җылы куллары белән аның бит алмаларын кысып торды, иреннәрен бармак очлары белән җыеп китереп үпте дә җитез хәрәкәтләр белән урын-җирнс җыярга кереште.
Әмма тормыш үзенекен итте.
Ике яшь йөрәккә бүләк ителгән бәхетле төннең санаулы сәгатьләре соңыннан әллә ни кадәр сынауларын да китерде. Ачыдан-ачы әрем суын кәсаләп түгел, чүмечләп эчертте. Аның беренче тамчылары дүшәмбе көнне иртүк, әле кайнарлыгы да сүрелеп бетмәгән иреннәргә тамдылар.
Беренче дәрес башланып китүгә Дамир белән Надирәне директор бүлмәсенә чакырттылар Алар кыяр-кыймас кына бүлмә бусагасын атлап керергә өлгермәделәр, интернатта тәрбияче вазифаларын башкарырга тиеш булып та, анда яшәүчеләр янына атнага бер тапкыр да кереп чыкмыйча «эшләүче» Мәрзия апалары
— Менә, күрегез, күрегез инде җир битләрне, кара йөзләрне Ичмасам бәбәкләрен терәп кермәсеннәр иде...— дип зәһәр елан шикелле ысылдый башлады
Барысы да аңлашылды.
Кичә алар дөньяларын онытып, җир йөзендә мәхәббәттән башка бүтән нәрсәнең буласын унлап та карамаган иделәр. Әмма явызлыкка уралган кара бәхет аларпы сагалап йөргән ләбаса
Надирәне орыштылар-әрләделәр дә дәрескә кереп утырырга куштылар. Мәрзия апалары аны бер генә минутка да ялгыз калдырмаска, интернаттан алып үзләрендә тотарга вәгъдә итте.
Мәктәпнең абруен саклаудан битәр, үзенең былтыр гына ирешкән урыны өчен борчылган директор Дамирга мондый тәкъдим ясады: егет мәктәпне ташлап авылына кайтып китәргә, тагын бер елдан, әгәр үзе теләсә, имтиханнарга килергә тиеш иде. Дамир, директор бүлмәсен-* нән чыгу белән, вак-төяк әйберләрен җыйды да авылына кайтып китте...
Бәхеткә каршы, уку елы бетәргә өч ай кала иң яхшы укучының сәбәпсез-нпсез мәктәпне ташлавы, ниндидер юллар аша. районның мәгариф бүлегенә барып ирешкән булып чыкты. Өч-дүрт көн узмады, Дамчрның әтисе белән бер полкта сугышкан күрше авыл чувашы, роно мөдире Савелий Селиванов колхозда эшли башлаган егетне кырдан, тирес чыгарып йөргән җирдән эзләп тапты. Колхоз идарәсенә алып барып сәгать ярым сөйләште дә, районның икенче ягындагы урта мәктәп интернатына илтеп урнаштырды.
Апрель урталарына кадәр Дамир ерактагы Урманлы мәктәбендә калган Надирәсенә көн аралаш хат язып торды. Авылларына ял саен ашкынып кайтты, әмма Надирә кайтмады, аңардан кош теле кадәр язу да килмәде.
Түзмәде Дамир, Май бәйрәме алдыннан авылларына кайтып килергә, Урманлыга сугылырга булды. Күптән түгел генә язгы ташулар узган иде. Авыл араларындагы вак елга күперләрен су агызып киткән, юлларның өзелгән чагы булуга карамастан, кайтты Дамир. Бата-чума булса да кайтты. Тик... аның ашкынып кайтулары юкка иде. Дамнр моны авылга кайтып җитәргә биш чакрым кала ук белде. Урманлы- дан кайтучы яшьтәшләрен очратты, алар сөйләделәр.
Дамирны мәктәптән чыгаргач та, бәйрәмгә дүрт-биш көн кала, мәктәп ишегалдына аклы-каралы шакмаклар төшерелгән машина килеп туктый. Аңардан бер ир белән хатын төшә. Директор аларны үзе каршы чыгып ала. Озын тәнәфестән соң, дәрес бетәргә ун-унбиш минут кала, Надирәне директор бүлмәсенә чакыралар. Ул аннан елый-елый чыга да ашыгып-ашыгып әйберләрен җыйный башлый. Аннары... берни аңламаган яшьтәшләре белән саубуллаша, әнисенең алырга кайтуын, үзенең бөтенләйгә китәчәген әйтә...
Надирә аңа кош теле кадәр генәме, тулы бер дәфтәр язып калдырган икән. Сары кәгазьле төргәкне сүтәргә дә сүтмәскә дә белмичә торды Дамир. Ниһаять, кыюлыгын туплап, нәрсә генә булса да барыбер, Надирәнең соңгы әманәте бит, төргәкне сүтеп җибәрде. Дәфтәр эченнән гөлчәчәкләр төшерелгән кызыл батист кулъяулыгы килеп төште. Надирәнең бүләге, ул калдырсаң төс иде бу кулъяулык. Аның бер читенә энҗе сыман тип-тигез хәрефләр белән кыеклап җыр язылган.
Дамнр!
Мә. кулъяулык, сөрт битеңне.
Биткәйләрен тирләсә.
Минем күңелем сине эзли. Синең күңелең эзләсә...
Надирә.
Авыл май бәйрәменә әзерләнә иде. Бөтен тирә-як кышкы йокыдан уянган, су буендагы тугайлар, авыл читендәге Олы болын, тау битләре, авылның ике ягыннан урап килгән Бикчабар һәм Коры елга итәкләрендә бәбкә үләннәре күтәрелеп килә. Авыл басуларын кышкы усал җилләрдән биек һәм киң калкан сыман томалап торган Шомыртлык урманы белән Кәҗинкә урманы ягыннан бөтен әтрафка татлы каен сутының хуш исләре бөркелгән чак.
Кайчан һәм кем тарафыннан башлап җибәрелгәндер, моны берә^ дә төгәл әйтә алмый, ләкин Янавыл кешеләре генә түгел, тирә-күрше авыллар да язның иң күркәм бәйрәмен Сөлчә буендагы Олы болынга җыелып, бергәләшеп үткәрәләр. Бәйрәм алды кичләрендә һәм бәйрәм көнне Олы болынга яшьләр тупланалар. Нинди генә уеннар уйнамый- ♦ лар да, кемнең генә йөрәкләрдә сөю ялкыннары кабынмый бу болында? 2 Гармун моңы иртәдән кичкә кадәр авыл урамнарын, су буйларын тутырып агыла да агыла биредә... Әмма Дамир өчен бәйрәм үзе дә. аның | дәртле-җырлы болыны да тоташ моң-сагыштан тора нде. Шуңамыдыр. < Дамир түзмәде, бәйрәм көнендәге уеннарга җыелган яшьләр арасында а. башын иеп йөрдс-йөрде дә тиз генә өенә кайтып китте. Аннары үзе * укый торган мәктәп ягына карап юлга чыкты...
Озакламый укулар бетте, Дамир да бүтән яшьтәшләре шикелле үк д күптән хыялланган аттестатын алды. Ләкин аның өчен башкалар ки- о чергән шатлыклар шатлык түгел, аңлашылмас тойгылар өермәсеннән с гыйбарәт булды. Дамир тагын күпме газапланган булыр иде. билге- * сез, ләкин укуны тәмамлап кайтуының икенче көнендә үк аны »шкә < чакырдылар, шушы араларда гына алып кайткан өр-яңа «ДТ»ны бир- - деләр. һәм . ата-бабалардан калган шомырт төсле кара җир, урман ар- « тыннан күтәрелгән кабарынкы болытлар, рәшәле басулар, йөрәкләргә “ бетмәс-төкәнмәс көч өстәп торучы арыш һәм бодай исләре, көзләр җи- < теп алтынсу төс иңгән усак, өрәңге һәм миләш яфраклары, аяз төннәр- *" не яктыртып җемелдәгән йолдызлар Дамнрны тормыш дигән дәрьяга кертеп җибәрделәр...
Баягы башбаштак әтәч таң беленә башлаганны хәбәр итеп кычкыргач кына Хафнзовныц уйлары берничә сәгатьтән башланачак кнерсн ке һәм хәлиткеч көрәшкә әйләнеп кайтты. Соңгы елларда Янавыл кешеләрен җылы сүз белән түгел, күбрәк административ чаралар белән «дәртләндерергә» тырышканнар Юк, Хафизов моны үзенә кадәр эшләгән кешеләрне гаепләп әйтми. Хәер, әйтсә дә хаклы булыр иде. чөнки ул хуҗрлыкның нинди хәлгә төшүен үз күзләре белән күрде Әйтергә генә җиңел, тагын ике көннән октябрь керә, ә ике мең гектарга якын җирдә игеннәр кургаш сыман авыр яңгыр тамчылары астында интегеп ята..
Кунакханә тәрәзәсенә тыгыз караңгылык аша кызгылт яктылык сирпелде. Хафизов аны-моны уйларга өлгермәде, кайдадыр рельс кисәгенә тимер белән кага башладылар.
— Чин чаң, чииң-чаң...
Кемдер кунакханә тәрәзәсен шакыды Хафизов плаш-накндкасын иңнәренә ташлап веранданың урам як ишегеннән чыкты. Аның ялангач күкрәгенә салкын тамчылар килеп бәрелде, өзек-өзек искән җил плащ башлыгын бер күтәреп, бер төшереп уйнап алды
— Кем ул, ни бар?
Тәрәзә шакыган кеше китеп бара иде инде, председатель тавышын ишеткәч туктады да, артына борылып, кычкырды
— Ут чыккан, иптәш председатель, югары очта пожар.
Хафизов болдырдан төшеп ачык урынгарак чыкты да югары оч ягына карады. Чынлап та, яңгырлы күк йөзенә таба кызгылт яктылык үрмәли, ул яктан ниндидер хәвефле тавышлар ишетелә иде...
Хафизов урам уртасына тупланган халыкның уртасына ук ярып керде.
— Нн бу, иптәшләр, нишләп утны сүндермисез, ни карап торасыз?!— дип каршындагы ирләргә төбәлде. Берәү дә дәшмәде, арадан берсе
ияген күтәреп күрше өй түбәсенә таба ымлап күрсәтте. Хафизов күтә рслеп карады. Анда кулына ау мылтыгы тоткан берәү йөри, әледэн-эле:
— Якын килмәгез,’ килмәгез дим мин сезгә. Дөмектерәм барыгызны да!—дип кычкыра иде.
— Кем ул, кем?!
Ут көчәеп урамдагылариың йөзен пешерә башлаган иде инде. Кеше ләр, алар белән бергә Хафизов та арткарак чигенделәр. Комбайнчы Шиһабегдин председатель янына ук килеп:
— Утны, иптәш Хафизов, электромонтер булып эшләүче Әнгам Кар- баев \зенец йортына үзе салган.. Аның сәбәбе билгеле инде,—дип председательне тагып да ныграк гаҗәпкә калдырды. Ул чагында әле ул Әнгам Карбаевның хуҗалыктагы күп эшләрнең тоткасы, уңган куллы колхозчы икәнлеген белми иде. Соңрак, идарәгә кайтып барышлый гына \ аңа Әнгам Карбаевның хатыны Тәгъзия белән элеккеге председатель Хәйдәр Яруллииның «маҗараларын» сөйләделәр. Тагын бер ике көн үткәч тә, тикшерү вакытында, баш бухгалтер булып эшләүче Тәгъзия- нең, ирен һәм балаларын ташлап, Хәйдәр Яруллинга ияреп билгесез якка чыгып китүе мәгълүм булды...
Янгын сүндерүчеләр ул арада озын-озын брезент көпшәләрне яна- шәдәге буага тоташтырдылар, төнге һаваны ярып движок эшли башлады. Шул мизгелдә Хафизов берәүнең күрше йорт түбәсендә мылтык белән кизәнеп йөрүче Әнгам янына таба үрмәләвен күрде. Нәкъ шул секундта пидер сизенгән Әнгам да артына борылып карады. Хафизов баскычтан үрмәләүчегә:
— Җиргә сикер, сикер!..— дип кычкырмакчы иде дә соңга калды. Әлеге тәвәккәлнең кулындагы брандспойттан көчле басым белән килгән су бәрергә тотынды. Беренче бәрем Әнгам Карбаевның бигенә туры килде. Ул кулындагы мылтыгын онытып, ике кулы белән берьюлы битләрең томалады. Калай түбәдән бакча ягына шуып төшкән мылтык, түтәсе белән бәрелеп, гөрселдәп атып җибәрде. Бәхеткә каршы, бу гөрселдәүнең берәүгә дә зарары юк иде инде. Әнгамнең коралсызлануын күреп, халык дәррәү хәрәкәткә килде.
— Әйберләрен чыгарырга кирәк,— дип тәкъдим ясадылар. Ләкин мондый тырышлыкның кирәге калмаган иде инде. Кайсыдыр:
— Өйгә керәсе булмагыз. Артка чигенегез, хәзер түбә ишелә!—дип кисәтеп кычкырды. Шуны гына көтеп торган кебек, Әнгам Карбаев өенең түбәсе урталай бөгелеп төште. Аннан чыккан очкыннар югарыга сибелде, күрше йорт түбәсенә дә коела башлады. Әмма анда аларны көчле агым бик тиз сүндереп тора иде.
Хафизов янына баш агроном Вәли Гомәрев килеп басты. Анын өс- башы лычма су, күзләре янгын яктысында очкынланып-очкыпланып китә, ә йөзендә елмаю иде. Хафизов таныды. Әнгамне коралсызландыручы ул — баш агроном иде. «Утырышта тыйнак кына, башын аска иеп кенә утырган иде дә, күр сип аның кыюлыгын», дип унлап алды председатель. Таң атканда инде янгын сүндерүчеләр таралышкан иде.
8
«Дамир1 Җир йөзендә синнән дә кадерлерәк, синнән дә якынрак бер кешем дә юк минем. Көннәрем дә, төннәрем дә синең белән тулы. Кайчагында дөньяда бары тик сип булганга гына яшим төсле тоела. Мин, Дамир, сиңа чын-чынлап үпкәли генә дә алмыйм бит. Нишләттең сип мине? Сихерләдеңме, дип әйтер идем, син дә, мин дә апдый тылсымнарга ышанмыйбыз. Яратам мин сине, бары тик сине генә яратыр- га дип ант птәм, ишетәсеңме, Дамир??
Беләсеңме, Дамир, безнең теге төнебез, март төне, кыш уртасындагы яшен кебек ялтырады да узды. Төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин күңелемнең күзгә күренми торган кыллары белән еизәм: ул төн безнең бердәнбер сөекле төнебез булып калыр шикелле... Юк, син, Дамир, уйлама, уйлый күрмә тагын, минем сиңа булган хисләрем аз гына да кимемәде. Хәтерлисеңдер, бер кичне шулай ашханә янәшәсендәге класста ф кызлар белән дәресләрне аннан-моннан караштырдык та, сезгә — син 2 дустың Кәшшаф белән «камчатка»да утыра идең,— комачауларга бул- и дык. Ләкин ничек? Уйлаштыкуйлаштык та таптык уйлап: син бит ч шигырь чыгарырга оста идең, иеме? Шул Имәнле кызы Равия алдан- * рак өлгерде. «Дамир, туктале укуыңнан, барыбер академик булалмас- а сын. яз әле үземә генә атап бер шигырь», диде. Син, гадәтеңчә, башта = югалыбрак калдың. Син бит, гомумән, кызлар алдында югалып кала идең, әйтер сүзләреңне берьюлы оныта идең. Үпкәләмә, Дамир, андый ♦ чакта синең колакларың тырпаеп, зураеп күренә иде. Ләкин син бу я юлы үзеңне бик тиз кулга алдың. Аннары беребез дә көтмәгән шартны ° әйттең. Син Равиягә: «Минем күзләремә унбиш минут буе төбәлеп ка- < pan утырсаң, язам, ник язмаска»,— дидең. Мин шаяртасыңдыр дигән S идем. Чын икән. Теге кара чутыры да, шуны гына көткән диярсең, чәч- * рәп чыкты да каршыңа барып утырды. Күзләрегезне төбәшеп күпме л утыргансыздыр, белмим, мин башта бернигә санамаган идем, ләкин = сез бер. ике, өч... биш минут шулай чекрәешеп утыра башлагач, күңе- * лемнең әллә генә кай җирендә нәрсәдер «кырт» нтеп өзелгән сыман <булды Түзмәдем, тиз генә китапларымны җыеп алдым да чыгып киттем . Соңыннан белдем инде, көнләшүем булган икән. Элек мине көнләшә белмисең, дип үртиләр иде
Дамнр! Тышта беренче гөрләвекләр мөлдерәп-мөлдерәп ага. Беренче сыерчыклар да килде инде. Мин быел сынар сыерчык кына күрдем Урамнарга чыгуы да күңелле. Тышта яз. яз исе килә Инеш буендагы таллар да каралып, ямьсезләнеп калдылар Элек игътибар итмәгәнмен Ләкин теге көннән соң, син бер сүз әйтмн-ннтмн китеп югалгач, мин инеш буена төшеп, таллар арасында йөрергә гадәтләндем. Син ачулан ма, Дамнр, ниндидер бозык күңелләр түгел без, әйе бит, кадерлем Без бер-беребезне яратабыз. Мин сипа да, үземә дә үпкәләмим Юк, иң беренче хисләремне сиңа, шушы хисләрнең бердәнбер иясенә бүләк итә алуым белән горурланам мин, Дамнр
Снн беләсеңдер инде. Дамнр. мин авылга кайтмадым, кайта алма дым. Теге көннән соң бер-ике көн үттеме, юкмы, бабай килде Нәрсә ләр генә сөйләмәде ул миңа, Дамир, синең бабаң Хафиз турында СИн дә шундыйрак, каты күңеллерәк кеше буласың бит кайчагында, әйеме Дамнр? Юк, снн ачуланма, минем бит хәзер синнән башка сер сөйләр бер генә кешем дә юк Шулай булгач, барысын да синең белән уртак лашырга туры килә инде. Хәтерлисеңме. Дамир? Без былтыр, тугызын чыда укыганда, авылдан Урманлыга килә идек. Сез, малайлар, безнең кызларны, туры юлдан барабыз дип. урманның әллә нинди кеше йөр ми торган төшеннән, үзегез генә белгән юлдан алып киттегез Ул урманда, соңыннан әйттеләр. Шәкүр карак оясы дигән бер урын бар икән Без нәкъ шунда булганбыз ул чакта Сез. малайлар, әллә кайдан ук күрдегез. Төбе-тамыры белән актарылып ауган имәннең тамырлары астындагы бүре өнен күргәч, котларым очканлыкны белсәң иде снн II курыктым, и курыктым да соң. Ә син . курыкмадың, башыңдагы иске бүрегеңне, колакларың күренмәсен диптер инде, батырыбрак кндеңдә ояга таба атладың. Бүтәннәр бармады Снн башта таяк тыгып бута дың. аннары оята бүре өненә керә башладык Ничек курыкмадың соң снн. Дамнр? Тыннарым кысылса да, ул чакта миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде бит. белсәң Кемнең егете бүре өненә мылтыксыз ннсез керә ала? Снн бераз югалып тордың, аякларыңдагы чабаталарын ат
33
дагандагы шикелле алмаш-тилмәш селкенделәр, аннары артың белән үрмәләп чыктың. Синең кулларыңда, Дамир, әле күзләре дә ачылырга өлгермәгән йоп-йомшак бүре балалары иде Алар юньләп чинаша да алмыйлар иде. Син сыртларыннан тотып күтәргәч, мескенкәйләрем, бары тик тәпиләрен генә селкеткәләделәр нәниләр Син ул бүре балаларын нишләткән булыр идең, белмим, нәкъ шул вакытта безнең янга ике аучы килеп чыкты Алар әлеге нәниләрнең әнисен сөйрәп киләләр иде. Балалары да безнеке, диделәр... алдылар да киттеләр.
Ә мин... ни әйтергә белмәдем, Дамир, нишләп соң шундый кешеләр була икән. Япь-яшь балалы ананы (бүре булса да бит) үтергәннәр... Бүре — ерткыч, тик нигәдер ул да жәл бит...
Аңла Дамир, жаным, иң кадерле кешем син минем, әле генә уйлап алдым Әгәр дә. әгәр дә безнең дә. . юк, юк, булмас, булырга тиеш түгел, иеме, Дааамииир?..»
Надирәнең күңел дәфтәрендә моңа кадәр тип-тигез, кулъяулыктагы чигү сыман түм-түгәрәк хәрефләр белән язылган беренче язма шушы урында бетә, аннан кала эреле-ваклы язылган юллар башлана иде...
« .Сиңа булган мәхәббәтем өчен ниләр генә ишетмәдем инде мин, Дамир! Көн саен авыр сүз, көн дә бер тамчы агу Нинди хәл соң бу? Ичмасам, син дә, Дамир, киттең дә олактың. Бер юл хатың-хәбәрең юк. Хәер, мин баштарак шулай уйладым, жаным. Хәзер беләм, син гаепле түгел. Язасыңдыр син. Нигәме? Бер көнне хат ташучы апаны күрдем, зур залда, директор бүлмәсе янында Сорадым. Ул күз карашын яшереп әйтте Юк бит. сеңелем, диде. Кулындагы газеталар арасыннан чыгыбрак торган бер хатның читендә ике-өч хәрефе күренде. Мин бит синең кулыңны теләсә нинди язулар арасыннан да таныйм. Дамир... Синең хат иде ул... Мин бүтән сүз әйтә алмадым, директор ишеге ачылып китте...
Авыр миңа, бик тә авыр, Дамир... Бабай килде, укулар беткәнче торам, ди... Интернаттан чыгарды бит ул мине, Мәрзия апаларда яшибез.
Анысына да түзәр идем әле, иң курыкканым ул түгел... Юраганым юш килә, ахрысы, Дамир. Соңгы көннәрдә бөтенләй әллә нишләдем... Күңелләрем болгана Төрле сәбәпләр табарга тырышам, ләкин... ләкин сизәрләр, барыбер сизәрләр инде .. Андый хәлне ничек яшерәсең, ди, Дамир? Ә бит мин булмас, булырга тнеш түгел, дип ышанып йөри идем...»
Икенче язма дәфтәр битендәге ике юлны бер итеп, карандаш белән, мөгаен, бер утыруда язылган юллардыр.
«Дамир! Әни һәм үги әти булып саналырга тиешле кеше кайтты. Алар мине алырга кайтканнар Нишләргә? Бабай, астыртын, әнинең кайдалыгын гел белеп яшәгән икән... Әнкәй дә., ваз кичкән, имеш. Алар бит, Дамир, үзләренең өсләренә килгән бәла-казадан качар өчен шулай эшләгәннәр икән. Бу — коточкыч...
Шулай да. нишләргә соң миңа? Ичмасам, син дә юк. Бер-бер нәрсә уйлап табар идек Тегеләр минем белән артык сөйләшеп тә тормадылар. Иртәгә китәбез, диделәр дә мине мәктәпкә жибәрмәделәр. Кәгазьләрне юллан йөриләр буган . Кичә бабайның танышы — Мәрзия апа
ның әтисе турында белдем Ул сугыштан сон гына авылга кайткан, элек бабайлар белән бергә булган кеше икән. Әни белән ачыктан-ачык сөйләштек. Ни турындамы? Шул инде.
Беркөнне, сагынуыма чыдый алмыйча, су буена, әрәмәлеккә төшкән ф идем. Агачлар шау яфракта... һәркайда тормыш кайный. Ә минем ва- , кыт-вакыт бөтенләй яшисем дә килми башлый Нишләттең соң син, 3 нишләттең мине, Дамир? Син бит шигырь чыгарырга оста идең, нечкә 5 күңеллесеңдер дигән идем мин сине... Ә син. бүре оясын туздырган | кебек. . Юк, юк, Дамир, мин моңа гомеремдә дә ышанмаячакмын Снн а бит усаллык белән эшләмәдең бу эшне, снн бит минем шикелле үк = яратасың, әйеме, Дамнр?
Соңгы сүзем шул сиңа: син эзләмә мине, эзләмә, яме. Дамнр Авыл ♦ да берсеннән-берсе матур, син әйтмешли, колхоз кызлары бик күп. = Шуларның берсен киләчәктә тормыш юлдашың итеп сайласаң, мин ° риза. Мин рәнҗемәм сиңа Дааамииир...» <
Сыкранып, теләр-теләмәс кенә таң атты. Идарәдә утыручылар, ко- <•» рыласы планнар корылып беткәнлектән, анысы-монысы дигәндәй, һава- * ны сүккәләп, күршеләрдәге эшләр барышы турында гәпләшә башлады лар Беркадәр ваемсызрак булырга тырышсалар да. күңелләре тыныч түгел иде аларның Ничектер, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты инде, көтмәгәндә-уйламаганда купкан янгын колхозның бүгенге кыен көннә рендә җаваплылыкны үз өсләренә алган кешеләрне бергәрәк туплады Янгынны сүндергәннән сон, яңа председатель белән бергә идарәгә таба атладылар. Баш агроном Вәли Гомәрев, Таһир Вәлиуллнн, партком секретаре Григорий Семенов белән берничә ветеран монда килгәч тә иртән башланачак штурм хакында тагын бер кат киңәш-табыш тотып алдылар Ни әйтсәң дә. соңгы елларда авыл халкын мондый эшләргә күтәрергә туры килгәне юк иде.
Яктырды Мәрәҗән тавы өстеннән авылга таба актарылган болыт лар артында күк йөзе бераз ачылгандай итте
Урта бүлмә ишегеннән берәүнең, таякка таянып кергәнен искәргәч. Хафизов, өстәл артыннан торып, каршы атлады. Бусагада өстснә иске кожан кигән, башлыгы белән битен баянын томалаган, агач тамырын нан ясаган чукмар башлы таягын тоткан Закирҗан карт күренде Ул бүлмәдәгеләргә бөтенләй игътибар итмәгәндәй
— Кһем-кһем, энем, кем — Дамнр дип әйтеп әйтимме, безнең ише карт-корыларның да үзләре оештырган колхозга кирәге чыкты, алар ның да эшкә ярар көне җитте, диләр Шул сүз дөресме? - диде дәбаш лыгын аркасына таба төшерде, кечкенә күзләрен мелт-мелт китереп, кытыршыланып беткән ун кулын колагы янына куйды
— Дөрес, бабай, бик дөрес. Сез кирәк безгә бүген, сезнең ярдәмегез кирәк, дип, Хафизов аңа урын тәкъдим итте
— Кһем. кһем. алайса, без әзер, энем Дамнрҗан. боер давай
— Сезгә боерып булмый. Закирҗан бабай Үтенеп кенә була
— Халык юкка >ына «ил төкерсә, күл була» димәгәндер Күптән шулай кирәк иде Башлап җибәрүче, җылы сүз әйтүче булмады, булмады Закирҗан карт соңгы сүзләрен әйтеп бетергәндә, бүлмә ишеге тагын ачылып китте Кулларына кайсы урак, кайсы тагын нәрсәләрдер тоткан картлар гөлдер гөлдер гәпләшеп кереп киләләр иде
Алар белән сөйләшкән арада, идарә бүлмәләренә, болдыр тирәләре нә колхозчылар җыелды Тагын бераздан утырып торырга түгел, ба сарга да урын калмады
Хафизов тыныч күренергә тырышса да, дулкынланудан маңгаена бөрчек-бөрчек тнр тамчылары бәреп чыкканын сизде.
Күк йөзе ярыйсы гына ачылган, сүрән генә ялтырап кояш чыгып килә. Идарә эчендәгеләр дәррәү кубып, урамга атладылар. Хафизов партком секретарена:
— Григорий Иванович, китәргә команда бирер алдыннан бер-ике сүз әйтәсезме әллә?— диде.
— Юк, Дамир Җәләевич, сез кузгатучы халыкны, үзегез әйтегез...
Ләкин Хафизовка сөйләргә туры килмәде. Закирҗан картның:
— Я, авылдашлар, хәерле сәгатьтә булсын, китә башлыйк,— дигән тавышы ишетелде. Шуны гына көтеп торган колхозчылар авыл артыннан ук башланып, ерактагы урманга кадәр теземнәр сузылып яткан басуга таба кузгалып киттеләр.
Басу башында халык тагын да күбрәк иде. Идарә алдына төшеп өлгерә алмаганнары, соңга калдык дип, ашыга-кабалана туры монда кил- I гәннәр.
Эшне Закирҗан картның «бабайлар» бригадасы башлап җибәрде. Алар халык алдына, теземнәр башына чыгып тезелделәр. Яшьлектә алган һөнәр онытыла димени, Закирҗан карт яшьрәкләрне үз тирәсенә җыйды да «лекция» укырга, шунда ук практика уздырырга кереште.
— Менә шуның кадәр учманы аласың да,— диде ул зәп-зәңгәр күзләрен ялтыратып,— көлтә бавы ясыйсың. Аның бер башын әйләндереп, киндерә ишкәндәге сыман, бөтереп ныгытасың, аннары менә шушылай тотып култык астына кыстырасың Шундый ук әмәл белән икенче башын да бөтерәсең, анысын да култык астына кыстырасың...
Кеше өйрәнмәслек эш юк диләр, беренче көлтәләр тузылып, тарал- галаса да, беравыктан эш көйләнә башлады Иртәнге мәлдә акрын барган эш төшкә таба кайнарлана башлады. Кемдер учак ягып җибәрде. Җиргә ябышып яткан теземнәр урынына очлаеп-очлаеп утырган чүмәләләрне җил кага башлады.
Закирҗан карт, кожан башлыгын артка ташлаган килеш, һөҗүмгә барган солдатларына көч-куәт биреп барган командир сыман, Хафизов белән бер адымга басып, рәтләр арасыннан йөрде, киңәш бирде, үзе бәйләп күрсәтте. Карт очынып йөри, гүя ул күптәй инде узган яшьлегенә әйләнеп кайткан иде.
Бераздан җитәкчеләр киңәшкә басты. Көлтә бәйләү эшнең башы гына, бәйләгән көлтәләрне чүмәләдә озак саклап булмый иде. Шул хакта уйлаштылар. Закирҗан карт тәкъдиме белән чүмәләләрне ындыр табагы артындагы чирәмлеккә чыгарырга, кибәннәргә өяргә булдылар. Вәли Гомәрев кибән астында җылылык өрдергечләр куябыз да киптерәбез, янәшәгә комбайн бастырып бер-ике көннән үк суктырырга керешәбез дип вәгъдә итте. Шулай итәргә булдылар. Кибән өеләсе җиргә киртәләрдән өй кыегы сыман корылма ясарга керештеләр. Моның өчен тагын бер отряд оешты. Төш җитәр алдыннан көлтә бәйләп баручылар авыл ягына таба әйләнеп карасалар, исләре китте. Анда, Мисыр пирамидаларын хәтерләтеп, киртләч-киртләч ике кибән күтәрелеп килә ице.
10
Акъярның тоташ яуган яңгырлардан изрәп, боламык сыман былчыракка әверелгән урамы буйлап берәү атын юырттырып бара иде. Аның өстендә—юештән каралган башлыклы кожан, кулында — әледән-әле ат сыртына төшеп, кызулык өстәп баручы камчы, йөзендә усаллык чаткылары сизелә, тешләре уртларын авырттырырлык итеп кысылган иде.
• «Дуслык» колхозының инженер вазифаларыннан куылган Минап Ризаев иде ул
Янгыннан соң каядыр югалып йөрде, өенә таң атканда гына кайтып керде һәм ни әйтергә белмичә торган хатынын гаҗәпләндереп, ашыгып- ф кабаланып өс киемнәрен алыштырды. Аннары, кая кнтәсен әйтмичә, ишегалдындагы баганага бәйләп калдырган атына атланды да. инеш 3 аша чыгып, Коры елга буйлап урманга таба менеп китте.
Иренең кыркулыгына, тегене-моны уйлап тормыйча дуамаллануда- £ рына ияләшкән Мәликә бу юлы да аны-моны әйтергә, киңәш-фәлән би- а рергә җөрьәт итмәде. Капка төбенә чыгып карап торды-торды да, кы- = рыкмаса кырык төштә яткан эшләрен исенә төшереп, өйгә кереп китте. *
Коры елга итәгендәге чирәмнән атын камчылый камчылый райүзәк- * кә таба ашкынган Минапның нияте, чынлап та, изгедән түгел иде Ул, « ничек кенә булса да тиз арада үз урынына кайтып, Хафизовның гай- ° рәтенә сукмакчы, шуңа райкомның беренче секретаре Сабир Гайнуллин < аша ирешмәкче иде Чөнки моңарчы «Дуслыкжа килгән бер генә пред- 3 седатель дә аңа карата шундый шәфкатьсезлек күрсәтмәде, мин-мин- * легенә тимәде. Авылныкылар гына түгел, читтән килгәннәр дә аның бе- w лән киеренке мөнәсәбәттә булмау ягын карадылар, күп вакыт аның сү- х зеннән чыкмадылар. Ә бу... үксез бозау кайтып җитәр-жнтмәс борын " Ризасвны урыныннан куып чыгарды Моны болай гына калдырырга яра- u мый, Хафизовның гайрәтенә сугып, кикриген шиндермәсәң, киләчәктә бөтенләй адәм мәсхәрәсенә калуыңны, кая кушсалар шунда йөрнсеңне көт тә тор.
Кырык алтынчы елны бугай, Минапның дуамаллыгын белгәнгә күрә, аны полевой, ягъни, басу караучы итеп куйдылар Уракка төшкән чак иде Сугыш елларында ачлы-туклы тору кешеләрне бәрәкәтле булырга. ашлыкның бөртеген дә калдырмаска өйрәткән иде. Игеннәрне урып-җыеп алгач та басуга, камыл арасында калган башакларны чүпләргә дип бала чага, карчык корчык чыга башлады. Тик нинди агач җанлы кешенең әмере булгандыр, башак чүпләүчеләрне басудан куарга, җыелган бөртекне, янчыгы-нне белән тартып алырга тотындылар
Минап инде аерата кансызлык күрсәтте. Бала-чага, карт корыны айгыр белән өсләренә килеп куркытты, камчысына да ирек биргәли иде.
Беркөнне Минап Коры елга чокырыннан искәрмәстән килеп чыкты. Дөрес, малай-шалайның күбесе аны күрүгә чокыр ерганакларга сикерделәр, ә Дамир артыграк мавыгып кнткән булгандырмы, өлгерә алмады, аркасына камчы чыжлап төшкәч кенә, корт чаккан сыман читкә тайпылды Ләкин соң иде инде, айгырның көчле күкрәгенә бәрелеп җиргә капланды. Ул да түгел, аның гәүдәсе, үзеннән үзе күтәрелә башлады. Дамир, аңына килеп, камчы ачысыннан тулган күз яшьләре арасыннан карады. Бөтен нәрсә йөзтүбән күренә, Мннап аның нке ботыннан тоткан килеш күтәреп бара икән. Сап-сары башаклар камыл арасына сибелеп кала Малайның иңбашына кигән букчасы айгыр тоягы астында калып тартылды да муен тамырын өзә язды Аннары дөнья караңгылыкка чумды Соңыннан әйттеләр. Ризаев малайны баштүбән күтәреп килгән мәлгә җиргә кадап калдырган икән
Көтмәгәндә-уйламаганда Хафизовны колхоз председателе итеп кай-таруларын ишеткәч тә Мннап әнә шуларны исенә төшереп алган иде Оныткандыр, дип уйлады Күрәсең, онытмаган булып чыкты Хафизов аның теге чактагы «батырлыгын»
Юыртудан адымга күчкән ат райүзәкнең олы урамыннан барган җиреннән кинәт читкә сикерде Әлеге уйлары белән булашып барган Мннап иярдә утырып кала алмыйча, юлдагы былчырак суга барып төште. Шулай да ул тезгенне җибәрмәде, сикереп торып атка кизәнде.
Юаш ат артка чигенеп, үзен өркеткән машинага арты белән килеп төртелде.
Минап туктап калган машинаны күреп, шоферның тетмәсен тетәм дип бара башлаган иде... «УАЗ»ның уң як ишеге ачылып китте, аннан Гайнуллинның пеләшләнә башлаган башы күренде.
— Исәнмесез, иптәш Ризаев. Ни иртә, ни кич дигәндәй, нишләп монда, бер-бер хәл булдымы әллә?
Көтелмәгән очрашу Минапның уйларын бераз чуалткан иде, секретарьга әйтергә дип уйлап килгән сүзләр берьюлы юкка чыкты.
— Саумысез, Сабир Салихович, караңгылы-яктылы сезнең янга ашыгуым иде...
Беренче секретарь тезген тоткан Минап янына килде. Аның авызыннан аңкыган самогон исен сизеп борынын җыерды да кискен генә әйтте.•
— Ярый, Ризаев. Үзеңне тәртипкә китер дә керерсең... Озакламый бюро утырышы башлана безнең.
— Мин, мин, мигом, иптәш Гайнуллин.
Тагын унбиш-егерме минуттан Ризаев үзенең өс-башын бераз чистартып кабул итү бүлмәсенә атлады. Секретарь кыз урынында юк иде, уң яктагы ишекне шакыды да эчкә атлады
Гайнуллин телефоннан сөйләшә иде. Ризаев аны бүлдермәскә тырышып ишек катында тораташ шикелле торды. Озакламый секретарь сүзен очлады һәм Ризаевны якынрак килергә чакырды.
— Ягез, Ризаев, ни кылды яңа председатель?..
Ризаев моны көтмәгән иде.
— Соң бит, ни бит, иптәш Гайнуллин...
Минап, каракның бүреге янар дигәндәй, вакытны сузарга, әләкләргә килүен ераграк яшерергә тырышты.
— Дөрес, иптәш Гайнуллин, яңа председатель килеп житәр-җитмәс борын колхозның ышанычлы кешеләрен урыннарыннан куа башлады. Үзе шунда була торып бер колхозчының өен яндыртты. Алары гына ярар иде әле аның. Җыен малай-шалайны җитәкче итмәкче була. Җитмәсә, иптәш секретарь — Ризаев әйтергә теләгәннәрен бер тын белән әйтеп бетермәкче иде, сулышы бетте. Күзләре секретарьга төбәлде. Ул икенче каттагы бүлмә тәрәзәсеннән урамга карап тора. Анда тагын яңгыр сибәли, вак тамчылар тәрәзә пыяласына бәреләләр дә тигез эзләр калдырып тәгәриләр иде. Ризаев сүземне бетерим дип тирән сулыш алды.
— Инде анысы гына аз булсамы, иптәш секретарь, яңа председатель комбайннарны сүтәргә приказ бирде, авылдагы бөтен кешене, яшен- картын аямыйча кырга куып чыгарды, чыкмасагыз, берәүгә дә көн күрсәтмәячәкмен, дип янады...
Сабир Салихович «кеше дигән зат үзенең җылы урынын саклап калу, үз кайгысын кайгырту юлында нинди генә түбәнлекләргә төшми», дип уйлап тора иде, Ризаев туктап калгач:
— Сөйдәп бетер, Ризаев, бик кызык бу,— диде.
— Халык кызык дими шул, иптәш Гайнуллин. Болганышалар, күпме җәфа чигеп торгызган комбайннарны сүтәргә кем риза булсын ди...
— Чынлап та кызык бу, Ризаев. Мин болай ук булыр дип уйламаган идем Черт побери, кызык, иптәш Ризаев...
Гайнуллин бөтен гәүдәсе белән Ризаевка таба борылды. Аның йөзендә кырыслык ята, йокысызлыктан кызарган күзләрендә усал очкыннар чагыла иде.
— Син, Ризаев, җавап бир әле. Ни өчен безнең район бүгенге хәлгә төште, ә? Яңгыр бит ул тирә-күршеләргә дә ява...
Секретарьның һәр .сүзен җөпләп кабул итәргә, аны теләсә нинди очракта да, теләсә нинди эшнең дә җаен, серен белергә тиешле һәм
Гасил
XajfUJXMJroe р»семе
39
белә дип санарга өйрәнгән Ризаев мондый сорауны көтмәгән иде. Бер Ризаев каян белсен аны, тиешле кешеләре бар, райком, райбашкарма бар, алар уйласыннар... Ул, күзләрен мөлдерәтеп секретарьга караган килеш, әнә шулай уйлады.
— Я, Ризаев, ничек уйлыйсың, әйт әле фикереңне...
— Мин бит, ни бит, иптәш секретарь, миңа нәрсә... Мин кечкенә кеше... эш кешесе...
Гайнуллинның болай да ачуы чыккан иде, тагын да кырыслана төште.
— Ярый, Ризаев, менә син монда кешеләр өстеннән килгәнсең, ә бит... Районның шушы хәлгә төшүендә синең дә гаебең бар — Ризаевның нидер әйтергә теләп тә тукталып калуын күреп, секретарь янә дәвам итте _ Дөрес, Ризаев, райондагы эшләр өчен без җавап бирәбез. Ләкин бит «Дуслык»ның техникасын тараткан өчен син дә үз җавабыңны бирергә тиеш...
Шушы төштә Сабир Гайнуллин сүзен кырт кисте, эчтән үз-үзен дә кисәткән шикелле офтанып куйды. Ә ни өчен? Районда шактый еллар эшләп, канчандыр колхоз хуҗалыгын тартып бара алган, ул чагында белемнән битәр тырышлык белән яшәгән, хәзер исә, белем җитмәү сәбәпле, торгынлыкка дучар булып, җаваплылыкны оныта башлаган кичәге көн җитәкчеләренә артыграк ышанган өченме? Менә шушы Ризаев кебек, теләсә нинди юллар белән үз урыннарын саклап калырга тырышучыларны вакытында күрмәгәнме? Шулай, иптәш Гайнуллин, быелгы хәлләр өчен иң беренче җавапны син бирергә тиешсең... Шулай булгач, әгәр дә синең кул астында кискен чакта инициативалы, белемле, колхозчыларны хәлиткеч көрәшкә күтәрердәй тагын бер җитәкче эшли башлаган икән, аның белән килешмәгән кичәге көн кешесенең әләгенә колак саласың икән... Син үзең дә кичәге көн җитәкчесенә әверелмисеңме икән?..
Бу уйлардан Сабир Гайнуллинның күкрәк читлеге чәнчешеп куйгандай булды. Моңарчы булганы юк иде...
— Син, Ризаев, ничек уйлыйсың, хәзерге минутта «Дуслык» меха-низаторлары, колхозчылар кырда микән, ә?
Ризаев башын түбән иде.
— Ә син, инженер башың белән, эш калдырып килгәнсең!
— Мин инженер түгел...
— Аңлашылды. Бик дөрес эшләгән Хафизов. Күптән шулай кирәк иде. Бар, кайт, Ризаев. Син — механизатор кеше, эш табылыр...
Ризаев теләр-теләмәс кенә урыныннан күтәрелде дә авыр адымнар белән ишектән чыгып югалды. Сабир Гайнуллин секретарь кызны чакыртып кертте, илле яшьлек гомерендә беренче тапкыр валидол соратып алды.
11
Җирән кашкага атланган Хафизов Кәҗинкә елгасы буеннан элдертә иде. Өс-башы юеш. тамагы ач аның, ләкин күңеле күтәренке, басуларда мөлдерәп яткан игеннәрне борынгы ысул белән булса да коткару эшенә тотынылды бит. Тик бусы әле башы гына, шуңа да карамастан эшнең болай кузгалуы, колхозчыларның икмәк язмышына мөнәсәбәте күңелгә рухи ныклык, яңа көч өсти иде. Урылмый калган басуларга кичә иртә белән ургычларны төшерделәр. Соңгы өч-дүрт көндәге темплар белән эшләсәләр, күп дигәндә, тагын бер атнадан игеннәр җыелып, кибәннәргә куелачак.
Иртән Хафизов комбайнчылар янында булды.
— Яна председатель, яңача-искечә эшләп, безне вакытыннан элек запаска чыгарамы әллә, дип торабыз тагын, болай булгач, дөрес сүз түгел икән,— диешеп, ярым шаяртып каршыладылар аны Председатель дә югалып калмады, турыдан туры һөҗүмгә күчте:
— Я, нишлибез соң, егетләр? Искечә эшләүләргә ышанып ятабызмы, әллә бер-бер әмәлен табабызмы?
Механизаторлар, бу тагын ни әйтер икән дигән кебек, бер мәлгә тынып калдылар Хафизов дәвам итте.
— Сез — тәҗрибәле игенчеләр, икмәк бәясен миннән яхшырак беләсез, чөнки сез — аны үстерүчеләр. Бүген иртән исәп-хисапчылар белән ♦ сөйләшкән идем Турысын әйтергә кирәк быелга колхозның хәле, өс- з тәмә кызыксындырулар белән дим, шәптән түгел. Ләкин киләчәктә без з мондый хәлдән чыгарбыз дип уйлыйм.
Шул вакыт майга буялган кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә Шиһабетдин алга чыкты һәм үзенең мул сары кашлары астыннан карап Ь әйтте: £
— Син, председатель, безне юк-бар белән бутама, значит Колхоз ф хәле — безнең хәл ул. Үзебез ^к чыгарбыз кеше рәтенә. Син безне әгитләп маташма, яме. Кайсы яктан башлыйбыз? .
— Суктыруны бер-ике көннән — җылыткычлар бераз эшләп алгач— Jj башларбыз, Шиһабетдин абый, син ничек уйлыйсың?
— Дөрес, бик дөрес булыр Без әле генә нәкъ шул хакта сөйләшеп <
тора идек. *
Төркем арасыннан Мотыйгулланың икеләнгән тавышы ишетелде 2
— Соң, өстән явып торганда урмабыз бит инде .
Аңа шундук җавап бирделәр ' *
— Әллә иртәгә туктый дип сиңа телеграмма җибәрделәрме?
— Җибәрмәсәләр бит...
— Шулай булгачтын..
Таһир Вәлиуллин сүзгә кушылды.
— Хафизов абый, ургычларны чыгардык, авыр булса да. үрмәлиләр Менә мин нәрсә турында уйлыйм бит әле, Хафизов абый Республиканың кайбер хуҗалыкларында комбайннарга резин башмак-гусе- ницалар кидерәләр дә трактор белән тарттырып Кичә «Вакыт» программасыннан да күрсәттеләр.. Әллә мин әйтәм .
Мотыйгулла монда да, тагын эш арттырырга тырыша бугай бу дип, каршы төшәргә жай тапты
— Соң бит андый гусеницаларны кайдан аласың? Китегез аннан, булмаганны!
Хафизов комбайнчы Мотыйгулланың электән килгән ялкаулыгын белгәнгә, аның сүзләрен тыңлап бетермәде. Ул идарәгә телефоннан шалтыратырга ашыга нде Акъяр районыннан кайткач. «Сельхозтехника»- ның Казандагы базасына барган иде, шунда күрде бит ул Таһир Вәлиуллин әйткән резин гусеницаларны Өеме-өеме белән база ишегалдында яталар иде. База начальнигы, корреспондент килгән форсаттан файдаланып калмакчы булып, урын биләп яталар шунда, берәүгә дә кирәкми, нәрсәгә кайтарганнардыр, дип зарланып та алган иде
База начальнигының секретаре. Хафизовның өлкә газетасында эшләвен белгәнгә күрә, тиз тоташтырды. База начальнигы гына әлеге резин чылбырларның өлкә газетасы корреспондентына нигә кирәклеген төшенә алмыйча аптырады. Ахырдан, шатлыгын яшермичә, кычкырып ук җибәрде.
— Хет ике машина җибәр, иптәш Хафизов, урынны гына бушатсыннар,— дип ялварырга ук кереште Хафизов уеннан кире кайтмагае дип борчыла нде бугай.
Күп тә үтмәде, җиде йөз ат көчле трактор Таһир Валиуллин утырган колхоз машинасын олы юлга таба тарттырып китте
Хафизов, газетаның үз корреспонденты буларак, быел районнардан кайтып кермәде Редакциядән әле бер, әле икенче районнан рейд яисә
тәнкыйть материаллары таләп иттеләр Урындагы хәлләрне үз күзләре белән күргәч, Хафизовның йөрәге әрнеде. Чынлап та, дип уйлады ул еш кына, чынлап та, карап-тәрбияләп үстергән уңышны җыеп алу өчен мондый авыр елда нинди чаралар күрергә, нинди алымнар белән эшләргә иде соң? Хәзерке вакытта, техника саны, аның мөмкинлекләре чиксез сыман тоелган бер чакта, бабайлар эшләгәнчә эшләргәме? Нишләп болан соң әле? Нишләп безнең инженерлар теләсә нинди һава шартларында да игеннәрне урып, суктырып алырдай комбайннар уйлап чыгармыйлар? Нишләп соң без булган кадәресенең дә кадерен белеп бетермибез, көчне тулысынча файдаланмыйбыз? Мондый проблемаларны кичекмәстән хәл итүнең зарурлыгы аермачык түгелме соң? Бу ел әнә шушы хакыйкатьне тагын бер кат аңлата түгелме! Хафизов ничәнче тапкыр инде әнә шушы сорауларга җавап эзли, ләкин таба алмый иде.
Тормыш үзе — гаять хикмәтле нәрсә инде ул, һич көтмәгәндә Хафизовны әлеге проблемаларны хәл итәргә тиешле кешеләр рәтенә куйды.
Ә яңгыр ява да ява. Аның да ниндидер бер чыганагы, туплана торган җире бардыр лабаса. Шушы чыганакны, шайтан алгыры, шартлатып булмыймы, әнә шушы сыйсыз, салынкы болытларны ракета-фәлән белән куып тарату ысулы бар бугай бит.
Хафизов быелгы башакларның авырлыгын үз кулларында тойды. Бүтән елларда сабагы сабак, башагы башак була торган иде. Былтыр әнә икешәр теземне бергә кушып суктырдылар, быел исә бер тезмәне икегә бүләргә туры килә.. Комбайннар мондый мул уңышка ярашмаган булып чыкты, алар теземнәрне җиңә алмыйча авыр үкерешеп-тырышып карадылар да сафтан чыга бардылар...
Хафизов, очсыз-кырыйсыз уйларына бирелеп, урман буена җиткәнен сизмичә дә калган иде Җирән кашка урман ышыгына кергәч, тезгене бушануын тоеп, теләр-теләмәс кенә атлап барды-барды да бөтенләй туктарга булды
Хафизов өчен бик тә таныш, истәлекле урыннар иде бу Шушы урман буеннан өч ел буе Урманлы мәктәбенә йөрделәр Көзге пычракларда, яңгырлы-буранлы көннәрдә алар шушы юлны сайлыйлар иде. Ни әйтсәң дә, урман арасы, ышык, ачы салкын җилләр биредә сүлпәнәя, атлавы җиңеләя иде.
Хафизов ияреннән сикереп төште дә, авылдашларының әйтүенә ка-раганда, ике йөз яшьлек имән янына килде. Алар шушы имән янында ял итеп алырга яраталар иде. Кайсыныңдыр җиңел теле имән ышыгын «вокзал» дип атады Шуннан соң китте инде, арып-талган чакта, «менә вокзалга җиткәч ял итәрбез» дип, имәнне алдагы максат итеп билгеләү, ашыгып атлаулар Хәзер дә Хафизов имән ябалдашлары астына кереп, бирчәеп торган коры тамыр өстенә утырды да тирә-юньгә карады. Яңгыр Кинәт Хафизов, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, җиргә тезләнде, берсе-берсе көрәк сыман куллары белән җирдә муртаеп тыгызланган яфракларны умырып-умырып алды, туфракны казый башлады. Ләкин җир каты, аны бармаклар белән генә чокып булмый иде. Хафизов янәшәдә яткан коры ботак сыныгын алды, җирне шуның белән тырнарга кереште Кечерәк бер чокыр хасил булды Аннан чыккан ярмалы кара туфракны учына алып карады, аннары чокырны тагын бераз тирәнәйтте дә кулын шунда батырды. «Гаҗәп, бикгаҗәп, дип пышылдады Хафизов. Җир куенындагы ярмалы кара туфрактан йомшак җылылык бөркелә иде Председатель туфракны кушучлап алды, күз алдына ук китереп, җирдәге җылылыкның кайдан чыкканлыгын белергә теләгәндәй, текәлеп карап торды, аннары туфрак бөртекләрен бармаклары белән араларга кереште.
Шул вакыт кайдандыр:
— Что вы там ищете, абый? — дигән тавыш ишетелде.
Хафизов учындагы ярмалы кара туфракны ташларга онытып, тавыш килгән якка таба күтәрелеп карады Аның алдында аягына аксыл төстәге резин итекләр, иягенә кадәр каплаган түгәрәк якалы кара сви- ф тер, аның өстеннән плащ киеп, башына кыекча яулык бәйләгән озын- , чарак йөзле, яулык астыннан кара бөдрә чәчләре күренеп торган унси- у гез-унтугыз яшьләрдәге кыз басып тора иде Ул, күллары гына түгел, § битләре дә туфракка буялып беткән, ләкнн буй-буй сызыклы күлмәк | өстеннән зур төенле, вак шакмаклы галстук бәйләгән кешегә карап- ь карап торды да урманны яңгыратып көлеп җибәрде Кызның янгыра- = выклы тавышы якындагы агачларга бәрелеп, беркадәр ада,шып йөр- * гәннән соң янә әйләнеп кайтты. Кыз көлүеннән кинәт туктады да бер- ♦ ике адым артка чигенде, ләкин имән төбендәге сәер кешенең йөзендә а андый-мондый усаллык чаткылары күренмәгәч, тагы кыюлана төште. °
— Нәрф югалттыгыз дим бит инде, абый? Әллә, әллә соң чукрак- <
мы сез? э
Хафизов, артына борылып, имәннең теге ягыннан кемнедер эзләгән- < дәй итте. Әмма тирә-юньдә чемченеп йөрүче җирән кашкадан башка җан иясе юк иде. s
«Кайда, кайда гына ишеттем соң мин бу тавышны? Кайда, кайчан ” сөйләштем мин бу кыз белән? Юк, гомумән, кайдадыр күрдем бит инде u мин бу кызыйны
Хафизов, әле яңгыраган тавышны хәтерләсә дә, каршысында, гаҗәпләнүнең чигенә чыгып, соры күзләрен тутырып карап торучы кызны, кызганычка каршы, беркайчан да, беркайда да күргәне юк иде Ләкин тавышы... Кайчандыр нәкъ менә шушы имән төбендә ишетә нде түгелме соң? Ләкин бу кызый авызыннан түгел.
Тормышының кыен көннәрендә, госпиталь койкасында ятканда көн саен ике-өч мәртәбә үлемнең‘ач бәбәкләренә карап та яшәүдән өметен өзмәгән, ләкнн инде кичерелгәннәрдән чигә чәчләре буй-буй чалара башлаган кырык яшьлек ир менә бу минутта чарасыз калды Әле генә җанын талкыган борчулы уйларын бер дә булмагандай онытты да җибәрде
— Җир салкындыр бит. абый, суык тидерерсез Әллә соң сез. чын лап та, чукракмы?.
— Юк, сеңелем, чукрак та. телсез дә түгел мин Җирдән, сеңелем, суык тимәс Җылы икән бит ул безнең җнр Менә тотып кара, сеңелем, җир җылысы бит ул.
Кыз. Хафизовтан битәр аптырап, үзенең нечкә бармаклары белән ярмалы кара туфракны тотып-тотып карады Дөрестән дә. җылы нде туфрак
Бәлки, туфракка Хафизов кулындагы җылы күчкән булгандыр
— Җылы икән, абый. Әллә сез җир җылысын билгеләүче тылсым иясеме? Җан җылысы кирәк кешеләргә, абый.
— Дөрес, сеңелем, тик җан җылысы вакытлар үтү белән онытыла, диләр кайберәүләр. Ә менә туган җир җылысы онытылмый да, кимеми дә
— Әй. сез. абый, әллә нинди серле сүзләр сөйлисез Шагыйрь фәләнме әллә сез?
Хафнзов кызның кәкре атып туры тидерә язуыннан елмаеп куйды
— Юк, сеңелем, мин шагыйрь түгел, ләкин моннан атна ун көн элек кенә журналист идем
— Ә хәзер, хәзер кем соң сез, абьпР
— Хәзерме? Хәзер мнн, сеңелем, әллә бәхетемә, әллә бәхетсезлеге- мә каршы, менә шушы җирләр өчен җаваплы кеше, «хуҗа> ди колхозчылар Председатель иттеләр мине, сеңелем.
— Кайсы колхозга, абый?..
— Менә бу җирләр, сеңелем, мин туганнан бирле, «Дуслык» кол-хозыныкы . Аңа хәтле дә безнең бабайларныкы булган...
— Сез Янавылныкымыни? Мин дә шунда кайтам бит әле
— Күрәм инде.
— Мин быел гына кайттым бу якларга. Ләкин, ни хикмәттер, бу җирләр миңа бик якын тоела. Нигә икәнен үзем дә белмим.
— Шулаймы? Кем кызы буласың соң син (Хафизов аны чүт кенә «җен кызы» дип атамады), кемгә кайтасың?
— Әнием... әнием авылына кайттым мин, абый. Бик елады әнием. Гел шушы якларны сагынып яшәде. Мине дә гел шушы якларны сөйләп үстерде. Моннан да матуррак, мондагыдай да игелеклерәк, җанга якынрак җир бүтән беркайда да юк, диде әнием миңа. Менә бу имәнне алар яшь чакта «вокзал» дип атап йөрткәннәр. Дөрес әйткәнме икән ул, абый?.. Абау, абый, сез нишләдегез... нишләдегез дим, абый?..
Хафизов нәрсә булганны үзе дә аңлап өлгермәде. Аның төзәлеп бетсә дә, ара-тирә хәбәр биргәләргә маһир яралары, сызлау, михнәтләре — барысы да, барысы да берьюлы янәдән әйләнеп килгәннәр дә үлем базына таба өстериләр сыман тоелды аңа. Ләкин әлеге шаукымның беренче көчле дулкыны тиз үтеп китте. Җилкәсеннән кочаклап тоткан кулларны тойды Хафизов, һич көтмәгәндә аны салкын рәхәтлек биләп алды. Тагын бер минуттан аның йөзеннән качкан кан кайтты, күзләренә нур иңде, ачык күрә башлады. Әмма колакларында шундый кискен вакытларда кабатлана торган чыңлау тавышы гына калды. Тик Хафизов аңа игътибар итмәде. Ул кызның йомшак, ләкин нык кулларына тотынды да башта бер аягына, аннары икенчесенә басты. Кызның күзләре шундый якын, шундый таныш, искиткеч таныш иде...
— Ни булды сезгә, абый? Әллә авырыйсызмы?
— Хәзер үтте инде, шайтан алгыры, кайчакта шулай сынатып куя. Ул тагын «сылу кызлар алдында» дип өстәмәкче иде дә, урынсыз шаярту булыр дип, дәшмәде.
Алар, шушы җирдә туып-үскән, шушы җирнең җылысын тоеп яшәгән Дамир Хафизов һәм әнисе туган җир җылысы тартып кайтарган исемсез кыз, шактый гына бер-берсенә текәлеп тордылар. Хафизов аягына баскач, әлеге кыз куллррын тартып алды да ике-өч адым артка чигенде, яулык астыннан чыгып, иреннәренә тиеп йөдәткән чәчләрен башта өреп карады, аннары, җитез хәрәкәт белән яулык астына яшереп куйды...
Хафизов чемченә-чемченә шактый ерак китеп өлгергән җирән кашканы тотып килде, кызның таш төягәндәй авыр дипломатын кулына алды
— Әйдә, сеңелем, кайтыйк, алайса, Яиавылга,— диде.
Алар Кәжинкә елгасын үтеп, Акбалчык басуы аша салынган кыр юлы белән авылга таба атладылар. Бераздан аста, инеш буенда сыенып утырган авылның борынгыдан калган мәчет манарасы күренде. Ачылып килгән офыкның яктысы күзләрне чагылдырды. Ничә көннәр инде вак яңгыр койган болытлар Мәрәҗән тавы ягыннан килеп, Шомыртлык борынына таба агылалар, алар артыннан күз йөзе чистара, яңгыр болытларыннан арына бара иде.
12
Бүген кибәннәргә өелгән игеннәрне, куәтле өрдергечләр белән кип-терелгәннән соң, суктыра башларга булдылар.
Иртән иртүк Хафизов янына баш агроном Вәли Гомәрев килеп җитте. Соңгы берничә көн эчендә аның түгәрәк йөзе сузылыбрак кал
ган, шуңадырмы, күзләре зурайган шикелле күренә иде Әмма аңарда беренче тапкыр үткәргән идарә утырышындагы сүлпәнлекнең эзе дә юк. әйтерсең, кешенең бөтен характерын, сөйләшүен, фикерләвен атна-ун көн арасында алмаштырып була, дип уйлап алды Хафизов
— Бүген эшне нәрсәдән башлыйбыз, иптәш Хафизов? Суктырырга ф керешмибезме? — диде ул кунакханә бүлмәсендәге өстәл янына килеп. 3
— Ә синеңчә ничек, Вәли абый, башларга мөмкннме?
Агроном, гадәтенчә, ашыкмыйча гына чәчсез түбәсен сыйпап алды, = нәрсәгәдер «кесә бухгалтериясенә чыгарды, аны ачып та тормыйча янәдән урынына салды һәм: &
— Минемчә, вентиляторлар ярыйсы гына җилләндерделәр, киптер- = деләр, башласак та ярый,—диде
Хафизов аның белән килеште һәм алар бергәләшеп эш урынын ка- ♦ рарга, рекогносцировка ясарга киттеләр а
Машина-трактор паркында аларга комбайннарын суктыруга куярга ° тиешле механизаторлар да кушылды. Озакламый бер төркем ир-ат ын- < дыр табагы янындагы чирәмлектән калкып чыккан кибәннәр арасында э туктаусыз эшләп торган җилләткечләр янына килеп бастылар
Әмма киңәш-табышны башларга өлгерә алмадылар, идарә ягыннан ж бер атлы күренде. Партком секретаре Семенов атыннан төшә-төшешкә 2 үк Хафизовка:
— Иптәш председатель, тагын ике сәгатьтән безгә өлкә комитеты * вәкиле килә. Әле генә Гайнуллин шалтыратты. Сезне табарга, идарәдә көтәргә кушты,—диде, ашыгудан булса кирәк, чуваш һәм татар сүзләрен гадәттәгедән ныграк буташтырып
Бу хәбәрне көтмәгән Хафизов бераз караңгыланыбрак алды, дәшмичә торды. Аннары Гомәревкә борылып:
— Син, Вәли абый, мондагы эшне оештырып җибәрерсең,— диде дә Семеновка «киттек» дип ымлады
Сәгать ярым узмады, идарә каршына аллы-артлы ике «УАЗ» кнлеп туктады. Хафизов аларны каршы алырга дип урыныннан кузгала башлауга, ишек ачылып китте, һәм бусагада обком вәкиленең мәһабәт гәү дәсе күренде. Болай да әллә ни зур булмаган бүлмә, ул кергәч, тагын да кечерәеп, тараеп калган шикелле булды Хафизов белән алар электән үк танышлар иде.
— Я, иптәш корреспондент, эшләр ничек бара? Сезне киң фронт белән һөҗүмгә күчкәнсез дип әйтәләр, шул дөресме?
Хафизов каушамады, хәрбиләрчә төз баскан килеш җавап кайтарды
— Теземнәрдәге игеннәрне җыеп кибәннәргә өйдек. Бүген сукты рырга керешәбез, Фәргат Әхмәтовнч. Әмма киң фронт белән һөҗүмгә күчүдән бик ерак әле без
— Я, я, нәрсә җитми, әйтегез, иптәш Хафизов
— Җитмәгән нәрсәләр күп, Фәргат Әхмәтовнч Колхозга озакламый илле ел тула, кызганычка каршы, шушы тантананы уздырырга культу ра йортыбыз да юк
— Булыр Булыр, иптәш Хафизов. Без менә нәкъ шуның өчен килдек тә сезнең колхозга Тик, сүзне башлаганчы, әйдәгез әле, сезиец фермаларны, терлекчелек биналарын карап кайтыйк. Аннары күз күрер...
Җәлпәк «УАЗ»лар пычрак ярып фермалар ягына таба кузгалдылар. Хафизов Фәргат Әхмәтовнчның тикмәгә генә йөрмәсен белә нде Шуңа күрә терлекчелек фермалары турында сүз чыгуга, эшнең нәрсәдә икән леген чамалагандай итте Алар авылның кырый урамы аша уздылар да, бакчалар артындагы тугайны ярып, фермалар ягына киттеләр
Хафнзоп саным сыерларының санын белешкән иде. әмма калган нары турында тулы мәгълүмат бирә алмады Фәргат Әхмәтовнч баядан бирле үзләренә ияреп йөреп тә бер авыз сүз әйтмәгән партком секрета
рена борылды да терлекчелектәге хәлләр турында сөйләвен үтенде. Теге ык-мык килде, юньле җавап бирә алмады. Аннары, терлекчелектәге эшләр өчен председатель җавап бирә иде, дип ычкындырды. Чит- тәрәк торган Сабир Гайнуллин аңа йодрык күрсәтте, сүзгә кушылырга омтылды Әмма Фәргат Әхмәтович кинәт көлеп җибәрде. Райком секретареның Семеновны якларга маташуын сизгән иде ул. Гайнуллин әйтергә җыенган сүзен әйтмичә туктап калды
— Менә нәрсә, иптәш Хафизов,— диде, ниһаять, фәргат Әхмәтович.— Менә нәрсә... Сезгә мәгълүмдер дип уйлыйм, Акъяр районында дуңгыз симертү белән шөгыльләнүче комплекс-автомат бар. Әмма әле- гә кадәр мөгезле эре терлекләрне симертү комплексы юк. Кыскасы, сезнең районда да бу эшне яңа алымнар, югары механизация нигезендә башларга вакыттыр бит, иптәшләр, ә? Сез, иптәш Хафизов, иптәш Гайнуллин, моңа ничек карыйсыз?
Хафизов моңа ни дияргә дә белмәде. Дөрес, аның мал симертүче эре комплексларда булганы бар, карап йөргәне, хәтта андый фермалардан мәкаләләр дә язганы бар Ә монда, әле күптән күнегелгән эшләрне дә җайга салмаган килеш Меңләгән баш терлекне симертергә...
Гайнуллин озак көттермәде, Хафизовның дәшмәвен кирегә юрап булса кирәк:
— Бу — бик вакытлы киңәш. Безнең моңа җавабыбыз бер: керешер
гә кирәк бу эшкә,— диде. Беравыктан, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, өстәп куйды: — Билгеле, тиешле акчасы һәм кирәкле материаллары бирелгән очракта... •
Фәргат Әхмәтович бөтен гәүдәсе белән берьюлы аңа таба борылып:
— Ә сез, иптәш Гайнуллин, «Дуслык» колхозының шундый олы эшкә көче җитәр дип уйлыйсызмы? Хәтерем ялгышмаса, алар дәүләткә миллион сумга якын бурычлы...
— Билгеле, бөтен район хуҗалыклары бергә тотынган очракта, коо-перация юлы белән оешканда, минемчә, башкарып чыкмаслык эш түгелдер,— диде Хафизов көтмәгәндә дулкынлана башлап. Эре комплекс- ферма корган очракта аның янәшәсендә торак, культура йортлары булачак, һичшиксез, юлы да салыначак бит дигән уй-хыяллар аның күз алдыннан'уздылар...
Хафизов, кунакларга юл күрсәтеп, алдан атлады. Озын-озын кибәннәрнең ике башында, аз-маз яңгыр сибәләп торуга да карамастан, тузан өере күтәрелә иде. Фәргат Әхмәтович якындагы комбайн янына килде. Аның күз алдында кайчандыр барлык авылларда булып та, соңгы ун- биш-егерме ел арасында онытылган күренеш — игеннәрне урында суктыру күренеше пәйда булды. Комбайн хедеры алдында алты-җиде ир-ат кулларына яртылаш сындырылган ураклар тотканнар да кибәннән бирелгән көлтәләрнең бавын 'кисеп барабан авызына ташлыйлар Югарыдан көлтә биреп торучыларның шаян сүзләре ншетелгәлн иде.
Мондый күренеш аның күңеленә хуш килде бугай, ул, Гайнуллннга таба борылып, нәрсәдер әйтте, тегесе аның белән килешеп башын селкеп куйды, нәрсәдер сөйли башлады Соңрак, җитәкчеләр идарәгә кайткач, обком вәкиле Хафизовны мактап, эшләрне нскечә дә бик якача оештырып була бит, диде.
Шулай итеп, «Дуслык» колхозында бөтен бер районның ит задание- сен үгәп барырлык комплекс — ферма кору турындагы мәсьәлә хәл ителде Яна елдан төзелешне башларга булдылар
Шул ук көнне, кичке караңгылык төшеп килгәндә, Таһир Валиуллин кайтты Ул комбайн көпчәкләренә кидерә торган биш пар резин башмак- гусеница алган, файдалану тәртибен дә белеп кайткан иде Эшне ир-
тәгәгә калдырмаска, бүген үк җайланмаларны куярга, сынап карарга булдылар һәм көйләүчеләрне, комбайнчыларны чакырттылар
Кешеләр җыелганчы, Хафизов силос салучылар янына китте Караягы төшүгә дә карамастан, биредә эш тукталмаган, яшел масса кайтаручы тракторлар берәм-берәм кыр ягына китеп баралар, озын-озын ♦ траншеяләр өстенә терлекчеләр йорты түбәсенә куелган прожекторның 3 көчле нурлары сибелә иде
Траншеяларга барып җитәргә кырык-илле адым чамасы калгач та ч яшел масса таптатып торучы трактор ышыгыннан күләгә аерылып чыкты, Хафизов ягына таба атлый башлады а.
Шул мәлдә, бөтен тирә-юньне караңгылыкка чумдырып, прожектор^ сүнде Траншея өстендә аркылы торган трактор фараларының сүрән яктысында Хафизовның бөркетнеке кебек зирәк күзләре каршы килү- ♦ чене абайлап кына түгел, танып та өлгерде
Ризаевның авыш-тәвеш атлавыннан ук Хафизов аның яхшы ннят 3 белән килмәвен аңлап алды
— Карале, карачкы дип торам, безнең Хафизов түгелме сон бу? — 3 дигән булды Ризаев гөбедән чыккандай тавышы белән Аннары сул * кулындагы тимер чылбырны күтәрә-күтәрә: — Я. Хафнзов, әйт иманың- „ ны, әгәр дә андый нәрсә синдә була калса, канншне
Хәрби вазифаларын үтәгәндә һәрвакыт уяу булырга күнеккән Ха- < физов баш өстенә таба күтәрелеп барган чылбыр боҗраларның чыңын u ишетте Шул ук мизгелдә ул чыңга кискен халәттә колакларында яңгырый торган шау да кушылды. Хафнзов капылт алга омтылды, уң кулын чылбырга каршы сузып, бар авырлыгын, бар көченең саллылы гын сул йодрыгына салып, яшен ташы сыман ялтыратып Ризаевның ияк астына бәрде. Башта «чык» дигән тавыш, аннары тешләр шыгырдаганы ишетелде Әмма Хафизовның да уң кулы түзә алмаслык тупас авыртудан чыбыркы шикелле салынып төште, трактор фараларының тонык яктысы бер мәлгә югалып торды
Прожектор сүнгәч тә, «ни булды» дип терлекчеләр йортыннан чыккан кешеләр тавыш килгән якка ыргылдылар. Ул арада меңле лампа кабынып китте, Хафнзов, авырткан кулын күкрәгенә кысып тозкай килеш, җирдә хәрәкәтсез яткан Ризаев аша атлап чыгуга, партком секретаре Семенов белән күзгә-күз очрашты Мизгелнең бер өлешендә булган бу бәрелеш Хафнзовка бик күп нәрсә сөйләгәндәй булды, бәрелешнең серен ачып салгандай итте
— Ни булды, ни булды Тамнр Чәләевнч?
Авырткан кулның сызлавы йөрәкне сава, колактагы шау ачы сызгыруга күчә, башны каядыр яшерәсе, җәһәннәмгә сикерәсе килә нде Хафизовның. Бер-берсснә ябышкан тешләрен көч-хәл белән ачып
— 3-з-зарррар юк. Аны карагыз,— диде председатель
Семенов белән тракторчы, силос салуда эшләүче нке-өч ир-ат Рнза- евны җирдән күтәреп торгыздылар. Аның белән бергә сул кулына ураган тимер чылбыр да күтәрелде Барысы да аның кулына уралган чылбырына, аннары исләре китеп Хафнзовка таба борылып карадылар. Председатель исә уң кулын күкрәгенә кысып тоткан килеш, берәүгә дә бер сүз дәшмичә борылды да караңгылыкка кереп югалды
Бу вакытта машина трактор паркында эш башланган, комбайнчыларның барысы да, хәтта ялкаулыгы белән даны чыккан Мотыйгулла да, көйләүче-слесарьлар арасында резни гусеницаларны кидереп маташалар нде
Беренче сынауны Шиһабетдин комбайнына ясарга булганнар, һәр- кайсы шунда, кулына эш тимәгәне кнңәш-фллән биреп булса да ярдәм итәргә тырыша Ни әйтсәң дә, комбайн кадәр комбайнга мондый әкәм- төкәм гусеницаларын кидертүне моңарчы күргән-белгән кеше юк нде.
Озак та үтмәде, кунак егете сыман көязләнеп торган «Ннва» һәр төше килешле, җыйнак кыр корабы, әллә ниткән карачкыга әверелде дә куйды Мотыйгулла, күршесен чәнечкеләп алыйм әле дип:
— Карагыз әле, егетләр, карагыз... Шиһап абзагызның комбайны гражданнар сугышыннан кайткан инглиз танкысына әйләнде бит...— дигән булды, тәмәкедән саргайган тешләрен ыржайтып.
Мут Мотыйкның шаяртуы урынлы булса да, аңа иярүче булмады. Күн эшләпәсе астыннан сары чәчләре тузылып чыккан Таһир аңа: Буталма, пожалысты, Мотыйгулла абзый, аяк астында Бар, әнә үз комбайныңны алып чыга башла,— диде. Беркөнге жыелыштан соң үзенең комбайны тирәсендә маташса да, суктырган процентлары аз булгач, минекен барыбер сүтеп таратырлар диебрәк йөргән Мотыйгулла. кичәле-бүгенле генә баш инженер итеп куелган Таһирга ышанмый- чарак карап торды. Тегесе кабат: — Бар, бар диләр бит сиңа, Мотыйгулла абзый, алып чыга башла комбайныңны,— дигәч кенә урыныннан кузгалды.
Шул чагында комбайн алдында уң кулын бинт белән урап, плащ- накидка өстеннән муенына аскан Хафизов, аның артыннан баш агроном Гомәрев килеп чыктылар.
— Әйдә. Шиһабетдин абый, кабыз двигателеңне, атлатып карынбыз... бу нәмәстәне...
Стартер гөжелди башлады, калын тонык тавыш белән двигатель эшләргә тотынды. Хафизовның төсе качкан, әмма карашы элеккегечә нык, тыныч, бары тик яңак сөякләре генә уннаклап-уйнаклап ала иде.
Кабина күперчегеннән:
— Нишлибез, иптәш Хафизов, кузгалып карыйбызмы? — диде ком-байнчы, Хафизов, бер читкәрәк атлый-атлый, «әйдә, кузгал, карап карыйк әле» дигән сыман исән кулын изәде.
Двигатель көчлерәк эшләргә кереште, резин гусеницалар тартыл- дылар-тартылдылар да тәгәрмәчләргә юл салып жиргә ята башладылар.
Җыелган ир-ат комбайн тирәсеннән атлады Җылы ятагын калдырып килгән Закирҗан карт та шулар арасында. Капкадан чыгып илле- алтмыш метр киткәч, Шиһабетдин комбайнны туктатып җиргә төште, агрегаты тирәли ике тапкыр әйләнеп чыкты да. башын чайкая, елмаеп торды, аннары, гадәтенчә, салмак кына әйтте:
— Майлаган кебек бара, җир өстенә кергәч нишләр бит әле... ка- мыл-саламны җыймасмы,— дип шик-шөбһә белдерде.
Монысын инде эшләтеп карамыйча белеп булмый иде. Шуңа күрә озын-озакка сузмыйча басуга таба кузгалдылар
13
Салкынча иртә. Юл буендагы өянкеләр, таң атканда көчәя төшкән җилдә тирбәлә-тирбәлә, нәрсә турындадыр гәпләшәләр. Янгыр туктаган, ләкин әле сүрән болытлар үз юллары белән каядыр һаман агылалар. күк йөзендәге йолдызлар сирәк-мирәк кенә күренгәлиләр дә тагын югалалар Әкрен генә таң атып килә
Резин гусеницалар кидерелгән кыр корабларын җайлап җибәрүнең мәшәкатьле яклары җитәрлек булды. Җир өстеннән ярыйсы гына шома барган гусеницалар камыллы-саламлы төшкә кергәч утыз-кырык метр узуга зурая башлыйлар, аннары авырлыкка чыдый алмыйча бер читкә шуып чыгалар, агрегатны туктатырга мәҗбүр итәләр иде Тора-бара җаен таптылар, агрегатлар, акрын тизлек белән булса да, тамырда басып торган килеш каралып калган игеннәрне егып сала башладылар.
Менә, ичмасам, көн дисәң дә көн, дип уйлады машина-трактор паркы яныннан кунакханәгә таба барган Хафизов Әгәр моннан берничә ел элек, госпитальдә яткан чакларда «син әле шундый-шундый киеренке көннәрне дә эһ итмичә кичерерсең» дисәләр, Хафнзов аларга ышанмас иде. Ә хәзер. л
Хәзер Хафизов үзенең кичәге төш вакытыннан бирле авызына бер _ валчык икмәк капмаганны уйлап алырга өлгермәде, колхоз ашханә- и сендә «ялт» итеп ут кабынды Хафизовның чигәләрен кысын-авыртты- = рып, йөрәгенең ерак бер түрен дөрләтеп Надирә искә төште Әйе, ул | хәзер ашханәдә булырга, механизаторларга иртәнге аш пешерергә тиеш. _
Борылыргамы, юкмы?
Көтмәгәндә калыккан бу сорауга җавап биреп өлгергәнче, Хафизов * авыр итекләрен лаштыр-лоштыр китереп ашханә ягына таба атлый иде ♦ инде Инде керәм дип болдырга күтәрелгәндә пәрдәсе яртылаш ачык = тәрәзәдән Надирәнең шәүләсе күренде
Керергәме, юкмы? Хафизовның калган берничә адымны атларга < хакы бармы? =
Хафизов баскан төшендә туктап калды, аптырап тирә-якка карады * Чынлап та: керергәме, юкмы? п
Күпме еллар узды, күпме сулар акты, нинди юллар үтәргә туры “ килде бит аларга соңгы тапкыр икәүдән-икәү сөйләшкән-серләшкән < карлы-буранлы март төненнән соң. Тормыш үзенекен иткәндер бәлки. u Надирә аны күрергә, сөйләшергә дә теләмидер? Дамир да бит әнә, теләгән булса, табар, тапмый калмас иде, илдәге кеше бит. чит-ят илләрдән дә эзләп табалар
Юк. Надирә аның йөрәгеннән беркайчан да чыкмады, югалмады. Димәк, икесенең дә бер-берсен онытмаулары бнк ихтимал ич. Бер-берсен гомер буена яратып та шул кадәр еллар буе очрашмаганнар икән, аңлашмаганнар икән, димәк, кешеләрнең күпчелеге тарафыннан танылган кагыйдәләр яраксыз булып чыга. Хәер, тормыш бит ул язылган кагыйдәләргә караганда, язылмаганнарны күбрәк ярата, кешеләр алдына шу- ларны ешрак куя түгелме соң?
Надирәнең узган тормышын бөтенләй белми Хафизов, белми... Ләкин беркөнге очрашу, берәүгә дә әйтелмәгән кичерешләр аңа бик күп нәрсәләр турында сөйләде бугай.
Ун ел элек Хафнзов офицерлар йортында эшләүче бер хатын белән мавыгып, хезмәттәшләре сыман тату гаилә кормакчы булып, тиз арада шуңа өйләнеп тә алган иде Ләкин ел ярым тормадылар, гаиләне беректереп тотучы нигез ташы — мәхәббәт дигән нәрсәнең булмавы Хафнзов- ның теләген чәлперәмә китереп ташлады
Хезмәт вазифаларын үтәгәндә каты яраланган Хафизовка тоташтан ел ярым госпитальдә ятарга туры килде Хафнзов җан газабын кичереп, үлем белән тартышып яткан минутларның берсендә, хәтта дәвалаучы врач та «летальный исход» сүзләрен ычкындырды Хафнзов ул сүзләрне аермачык ишетте Ишетте дә: «Әһә, шулаймы3 Мине исән килеш исәннәр исемлегеннән сызмакчы буласызмы?» дигән шикелле, нксләтә-өчләтә үҗәтләнеп, тормышка алып бара торган өмет мыскалларына ябышты
Тагын көннәр, айлар үтте Хафнзов палатада, аннары коридорда, ниһаять, ншегалларында йөри башлады. Шул көннәрдә җиткерделәр аңа: изге теләк белән кабызган гаилә учагын усал җилләр пыран-заран китереп, туздырып ташлаганнар иде .
Ул чакта
— Выше, выше голову, капитан,— диде ул үз-үзенә.
Кыенлыкларны түземлелек белән кичерергә өйрәнгән йөрәге, озак-
«к У • М 1
49
ламый госпитальдән чыгасын ишеткәч тә. әллә нишләде, йомшарып китте, тамагына тыгыз төер килеп тыгылды. Ул күршесендәге капитанга:
— Кыенлыкларны кичерүе шатлыкларны ишетүгә караганда җиңелрәк бит. Болан булыр дип уйламаган идем,— диде, әлеге төерне йотарга тырышып.
Менә хәзер дә Хафизов шул күршесенең:
— Выше, выше голову, капитан! — дигән сүзләрен ишеткәндәй булды. һәм үзен үсмер чагындагыдай җитез, чая итеп сизде. Ашханә тәрәзәсенә тагын бер карап алды да, сул кулын сузып ишекне тартты, «пычрак итекләрне салырга тукталсам, керә алмам», дигән уй белән эчкә атлады.
— Саумы, Надирә-Кара толым... иртәләгәнсең...
Надирә җавап бирмәде. Күкрәгеннән чыгам-чыгам дип типкән йөрәген тыярга тырышып тирән сулыш алды. Беравыктан: «Юк, Дамир, иртә түгел, соңгарак калмадым микән?» димәкче иде, булдыра алмады, күзләрен томан каплады Дамирның арадагы бер-ике адымны атлыйсы да. Надирәне кочагына аласы килде. Чәчләреннән сыйпыйсы, юатасы иде аны, үткән еллар үкенечен бергә бүлешәсе иде. Шул вакыт Дамнр өстәл янында утырган, беркөн урман буенда очраган кызны абайлап алды. Надирәгә ике тамчы су кебек охшаган, аның дәвамы Хафизов бу кызның колхозга баш бухгалтер урынына рөхсәт алып килгәнен бераздан белер.
Янавыл өстендә таң туды. Салынкы-сүрән болытлар Мәрәҗән тавы ягыннан килеп. Шомыртлык борынындагы ялгыз имән ботакларына тия язып агылып беткәннәр иде инде. Күк йөзе чнп-чнста, анда яңа гына туган ай көн яктылыгына коена, җир йөзенә кояш нурлары карын башлаганны көтә иде.